Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәби календарь

В. Г. БЕЛИНСКИЙ Тууына 135 ел.
 Дәртле патриот һәм даһи фикер иясе Виссарион Григорьевич Белинский ның тууына 135 ел тулды. Белинский рус әдәбияты тарихында гына түгел, бәлки бөек Ватаныбызның бөтен тарихында һәм шулай ук бөтен дөнья әдәбияты тарихында күренекле роль уйнаган кеше. Ул чәчәк атып килгән рус әдәбияты ихтыяҗларын гына түгел, бәлки рус җәмгыятенең төп сорауларын да, аның чираттагы бурычларын да Ү’зенең барлык башка замандашларыннан яхшырак аңлады. Шуңа күрә дә Тургенев аны эпоханың «үзәк натурасы», «чын урында чын кеше» дип атады. Бу «бөек йөрәк» Ватанның язмышы, коллыкка төшерелгән халыкның җафалары өчен чын күңелдән борычылып янды. Ул үзенең даһи акылын һәм гаять зур әдәби талантын тулысынча, актык тамчы, сына кадәр, халыкка бирде. Белинский рус әдәбиятына борылыш моментларының берсендә, * а ның бөтен киләчәге турындагы мәсьәлә хәл ителгәндә, — романтизмнан реализмга күчү моментында килде. Бу вакытта язучыларның әле үзләре өчен дә томанлы булган яңа иҗат тенденцияләрен аңларга һәм рус әдәбиятын бөтен дөнья кү. ләмендә бөек әдәбият булып баскан юлында ныгытырга кирәк иде. Бе. линскийга кадәр яшәгән тәнкыйтьчеләр бу бурычны үти алмадылар. А-лар өчен Пушкин һаман да «төньяк Байроны», ә Гоголь иҗаты бөтенләй диярлек аңлаешсыз иде. Бу бөек бурычны Белинский үтә. де. Ул художество тәнкыйтенә нигез салды. Ул рус әдәбияты хәзинәсен гадәттән тыш тирән фикер һәм бик яхшы стиль белән аерылып торган әсәрләр белән баетты. Ул әдәбиятка тормыш өчен дә, әдәбият өчен дә бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле булган идеяләрне һәм темаларны күрсәтте. Ул әдәбиятны югары дәрәҗәдә идеяле һәм художество ягыннан гүзәл итеп ныгытты. Аның үзенең тәнкыйтендә беренче урынга күтәргән бөек принциплары — реализм һәм халыкчыллык булды. Белинский Пушкинның чын бөек, леген беренче булып ачты. Ул вакытта әле Пушкинның даһилыгы, бигрәк тә аның аеруча өлгергән әсәрләре аңланмаган һәм тиешенчә бәяләнмәгән иде. Бөек тәнкыйтьчегә хас булган зирәклек белән, Белинский Пушкиннан соң, Лермонтовның, Грибоедовнын, Гогольның һәм башка күп кенә язучыларның чын йөзләрен беренче булып билгеләде. Шуның белән бергә Белинский әдәбиятны ясалма бөеклектән дә азат итте. Заманында күренекле язучылардан саналган Марлинский, Бенедиктов һәм башкалар турындагы мәкаләләрендә бөек тәнкыйтьче чын нәфислекне нәфислек иллюзияләреннән аерырга өйрәтте. Белинскийның тәнкыйть эшендәге жанрлары күп төрле. Әдәбиятка ел саен ясап барган күзәтүләрендә у.? үзенә бер төрле тәнкыйть «пейза. жы» тудыра — әдәбият үсешенең бөтен бер эпохасының һәм этапларының, тирән фнлософиктарихн гомумиләштерүләрне эченә алган картинасын тудыра; чын тормыш белән элемтә, аның сорауларына
Лдәбн календарь   
 
 дәртләнеп карау, Белинскнйны еш кына тәнкыйть каләмен сатира камчысына алмаштырырга мәҗбүр итә. Аның аерым әдәби әсәрләрне тикшеренүләре чыичыннан тәнкыйть энҗеләре булып торалар. Мәсәлән, аның бу яктан алганда бик характерлы булган «Безнең за ман 
герое» дигән мәкаләсен күрсәтеп үтәргә мөмкин., Даһи тәнкыйтьче, бөек мәгърифәтче, революцион демократ, крепостнойлыкка һәм самодержавиегә каршы килешмәүчән көрәшче булган Белинскийның исеме халык күңелендә һәрвакыт якты йолдыз булып калачак.
 А. Н. ОСТРОВСКИЙ Үлүенә 69 ' ел.
 XIX йөзнең кырыгынчы елларында рус театр сәхнәсе, күпчелеге тәрҗемәләрдән торган, бөтенләй буш эчтәлекле пьесалар белән тулган иде. Бу пьесаларда җиңелчә мәхәббәт, фарс күренешләре, анекдот, кисм алыштыру, әйбер яшерү, ялгышу, очраклылык һәм буталышу кебек хәлләр төп урынны алалар иде. Ә Фонвизинның «Недоросль», Грибоедовның «Акыллылык бәласе», Пушкинның «Борис Годунов»ы һәм Гогольның «Ревизор»ы кебек милли үзенчәлекле, көчле идея яңгыравы ишетелә торган пьесаларны патша хөкүмәте тамашачылардан мөмкин кадәр ерагырак тотарга тырыша иде. Менә шушындый . шартларда, 1850 нче елда, Москвада А. Н. Ос. тровскийның беренче зур әсәре — «Уз кешеләр — килешербез» дигән пьесасы басылып чыкты. Эчтәлеге ягыннан көндәлек әһәмиятле, формасы ягыннан искиткеч гүзәл итеп эшләнгән бу пьесаны русның алдынгы җәмәгатьчелеге шатлыклы соклану белән каршы алды һәм авторда күренекле әдәби, көч күрде. Островский Россиядәге алдынгы кешеләрнең өметләрен юкка чыгар. | мады. Ул Фонвизинның, Грибое. ^довның Һәм Гогольның иң* яхшы традицияләрен дәвам иттерүче бу. лып чыкты. Ләкин бу хәл патша хөкүмәтенә бөтенләй ошамады. • «Үз кешеләр — килешербез» пьиса. сының матбугатта килеп чыгуын, нан соң, аның авторы полиция күзәтүе астына алына, әсәргә Николай I: «Юкка басылган, ә уйнауны тыярга» дигән резолюция сала Сстровский бөтен гомере буенча цензура белән тартышты, бик зур кыенлыклар, мохтаҗлыклар кичерде. Хакыйкатькә, рус халкына, Ватанга чиксез мәхәббәт кенә аңа барлык кыенлыкларны һәм рәхимсез тормыш юлындагы киртәләрне ж иңеп чыгарга мөмкинлек бирде. Рус әдәбияты тарихына Остров, ский кыю новатор һәм милли дра. ма тудыручы булып керде. Островскийның кыюлыгы һәм бөеклеге шунда ки, ул үз заманын, дагы рус тормышында хөкем сөргән «караңгылык патшалыгына» каршы куркусыз көрәш ачты. Үзенең пьесаларында ул бөтен халык күләмендә әһәмиятле булган мәсьәлә, ләрне кискен рәвештә- куйды: байлык һәм ярлылык арасындагы кар. шылык («Ярлы кәләш»), чиновникларның взятка алучылыгына каршы көрәш («Төшемле урын»), дворяннарның экономик һәм мораль яктан череп таралуы («Котырган акчалар», «Урман»), үсеп бара торган капитализм шартларында акчаның рәхимсез власте («Үз кешеләр — килешербез», «Придансыз кыз»), башбаштак байларның ерткычлыгы, көчләүләре һәм кыланулары («Гроза», «Авыр көннәр», «Бүреләр һәм сарыклар»), өлешсезләрнең котылгысыз хәле («Хезмәт белән табылган икмәк», «Гаепсезгә гаеплеләр»). Островский актуаль һәм киң тематика язучысы гына түгел, бәлки үз заманы өчен алдынгы булган идеология язучысы да иде. Рус характерының иң яхшы сыйфатларының тулысыңча чагылуын һәм халыкның азатлыкка омтылышын 
116 Әдәби календарь 
 
 тормышка ашыруга комачаулаучы җитешсезлекләрне бетерүне, чын патриот буларак, Островский бөтен күңеле белән тели иде. Рус әдәбияты тарихына ул тирән демократизмны һәм чын халыкчылыкны гәүдәләндерүче художник булып кер де. Ул караңгылык патшалыгы вәкилләрен камчылап, хезмәтчел интеллигенциягә, гади халыкка чын күңелдән сөеп карады. Островскийның үлүеннән соң 60 ел һәм беренче пьесасының басылып чыгуыннан соң 100 ел чамасы вакыт үтте. Ләкин әдәбиятта һәм деатрда бөек драматургның роле кимемәде генә түгел, бәлки үсте. Островскийның заман тарафыннан сынау үткән пьесалары хәзер дә миллионнарча тамашачылар тарафыннан мәхәббәт һәм соклану белән каралалар. Чын шигърият учагында эретелгән, күренекле художник кулы белән чыныктырылган һәм тирән патриотизм белән сугарылган бу әсәрләр күренекле әһәмияткә ия булган төшендерү һәы тәрбия бирү бурычларын иң тирән такт белән үтәп киләләр.
 В. В. ВЕРЕСАЕВ Үлүенә бер ел.
 Шушы елнын июнь аенда Викентий Викентьевич Вересаевның үлүенә бер ел тулды. Вересаевны рус җәмәгатьчелегенең летописчысы дип атыйлар. Ул бөтен гомере буенча (ул 78 яшендә үлә) җанлы рус тормышында нинди үзгәрешләр булуын күзәтеп барды, һәм күзәткән бер нәрсәсен түкми- чәчми язып калдырды. Вересаевның рус һәм дөнья язучылары арасында иң. яратканы Пушкин була. Аны өйрәнер, аның турындагы материалларны җыяр өчен («Пушкин тормышта», һәм «Пушкинның юлдашлары» дигән китапларны язар өчен) ул гомеренең утыз елын бирә. Бу искиткеч зур хезмәт. «Пушкинның юлдашлары» дигән китабында ул Пушкин очрашкан, Пушкин теге яки бу сәбәп белән бәйләнештә булган 403 кешенең биографиясен бирә. Бу китапта Пушкин яшәгән бөтен .чор чагылган. Вересаев борыш ы грек телен бих яхшы белә. Ул озак еллар буенча Гомерны, Архилохны, Кратннны. Гесиодны, Сафоны, Пендарьны. Алкейны тәржемә итә. Соңгы унбиш ел эчендә Вересаев «Илиада» һәм «Одиссей» тәрҗемәләре өстендә эшләде. Бу тәрҗемәләр рус культурасы хазинәсе өчен чиксез зур байлык булып калдылар.