Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитетыннан, ССР Союзы Министрлар Советыннан һәм ССР Союзы Верховный Советы Президиумыннан


 Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитеты, ССР Союзы Министрлар Советы һәм ССР Союзы Верховный Советы Президиумы 3 нче июньдә 10 сәгать 05 минутта озак һәм каты авырудан соң партиябезнең һәм Совет дәүләтенең күренекле эшлек- лесе, ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы члены, ССР Союзы Верховный Советы Президиумы члены иптәш МИХАИЛ ИВАНОВИЧ КАЛИНИННЫҢ үлгәнлеген партиягә һәм Советлар Союзының барлык хезмәт ияләренә гаять зур кайгы белән белдерәләр. Иптәш КАЛИНИН үзенең бөтен аңлы тормышын хезмәт ияләре эше өчен, коммунизмның җиңүе өчен көрәшкә багышлады. Иптәш КАЛИНИН Ленинның һәм Сталинның турылыклы көрәштәше, большевиклар партиясенең һәм Совет дәүләтенең иң актив төзүчеләреннән һәм иң күренекле җитәкчеләреннән берсе иде. Егерме җиде ел буена МИХАИЛ ИВАНОВИЧ КАЛИНИН, Совет дәүләтенең Верховный органы җитәкчесе постында фидакарь рәвештә эшләп, бөтен көчен социалистик Ватанны ныгытуга, илебездәге эшчеләрнең, крестьяннарның һәм интеллигенциянең союзын һәм Советлар Союзы халыкларының дуслыгын ныгытуга бирде. Бөек революционер һәм социалистик дәүләтне төзүче булган иптәш КАЛИНИННЫҢ кайнап торган бөтен тормышы һәм нәтиҗәле эше — ул, халыкка чын күңелдән бирелеп хезмәт итүнең һәм Ватанга тирәнтен бирелгәнлекнең үрнәге. МИХАИЛ ИВАНОВИЧ КАЛИНИН Ленин — Сталин эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге белән, халыклар массасына якын торуы һәм аның интересларын тирәнтен аңлавы белән, халыкның яхшы тормышы турында армый-талмый кайгыртучан- лык күрсәтүе белән барлык хезмәт ияләренең чын күңелдән ихтирамын һәм кайнар мәхәббәтен казанды. Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитеты, ССР Союзы Министрлар Советы һәм ССР Союзы Верховный Советы Президиумы МИХАИЛ 
Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез! GOBET ӘДӘБИЯТЫ | < 
4 М, И. Калинин 
 ИВАНОВИЧ КАЛИНИН турындагы, илебездәге халыкларның азатлыгы һәм бәхете өчен, Совет Ватанының чәчәк атуы өчен аның армый-талмый көрәшүе турындагы истәлекнең барлык коммунистларны һәм партиясезләрне, I барлык эшчеләрне, крестьяннарны һәм интеллигенцияне Социалистик Дәүләтне тагын да ныгыту хакына фидакарь хезмәткә рухландырачагына ышаналар.
 БӨТЕНСОЮЗ КОММУНИСТЛАР (БОЛЬШЕВИКЛАР) ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫ. ССР СОЮЗЫ МИНИСТРЛАР СОВЕТЫ. ССР СОЮЗЫ ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ. . . 3 нче июнь, 1946 өл