Логотип Казан Утлары
Маҗаралы хикәя

БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ

(Маҗаралы хикәя)'II
 VIII. Ялтыр башлы офицер — Сез мине, иптәш капитан, гафу итегез, — диде Гаяз. — Мин сезнең белән урманда бүтән төрле сөйләшә алмадым. — Шулай да сез бик усал икәнсез, якташ, — диде Хәсән елмаеп һәм. кинәт хәтерләп, кесәсеннән кечкенә пистолетын чыгарды: — Мин дә кайбер саклану чараларын күрми кала алмадым бит! Алар дүрт кеше, — командир, комиссар, Шәрипов һәм Гәрәев, —отрядның штаб землянкасында утыралар иде. Думко сүзен дәвам итеп: — Безгә немец кулындагы агрономның фамилиясе һәм сезнең фамилиягез кичә үк мәгълүм булды, — диде. — «Зур җир»дән радио аша боерык килде. Немецлар тарафыннан сез хәрәкәт иткән районда кулга алынган агроном Федоровны коткарыгыз, аның белән гестапоның кызыксынуы билгеле булды, дигәннәр. — Туктагыз әле, гестапо кызыксына, дигәннәрме? — Әйе. гестапо, — диде Думко. Хәсәннең күзләренә туп-туры карады. Хәсән кашларын җыерды һәм «хәзер аңлашыла» дип куйды. — Ә сез ниләр эшләдегез соң?— диде ул бераздан. Безнең кулыбызда әйтерлек берни дә юк иде әле. Бары бер нәрсә бар, ул— Федоровны белүче иптәш Шәрипов. Без бу эшне аның өстенә йокләргә генә өлгердек әле. Ул Федоровны күреп тә белә, аның эше белән дә таныш, җитмәсә үзе дә агроном. Тик шунсы начар: «бәхет 
                     II Дәвамы. Башы □ иче номерда. 
орлыклары»ңың кайда яшерелгәнею белми ул. — Шәрипов миңем якташ бит,— диде Хәсән сүз арасында. — Миы. аның туган җирен дә беләм, хәтта үлгән җирен дә беләм. Өстәл артында утыручылар көлешеп алдылар. — Үлгән җирен белеп бетермисездер инде, — диде комиссар. — Беләм, беләм. Үз күзләрем белән күрдем. — Кара син аны, — диде Гаяз үз кабер ташы турында тыңлагач.— Менә үкенеч! Ул көннәрдә безнең отряд зур авырлыклар кичерә иде. Хәтеремдә, безне, мәрхүм Андрей Максимович белән икебезне, разведкага җибәрделәр. Бу эшне бетереп лагерьга кайтырга- чыккан идек. Андрей мәрхүм: «Тукта әле, -малай, ди, — мин отряд начальнигыннан рөхсәт алган идем, син миңа итекләреңне бир әле. Мин Уваровога үземнең кыз янына барып килим> ди. Мин, итекләремне салып, аның ботинкаларын кидем. Ә минем кызылармеец кенәгәм итек төбендә, олтырак астына яшерелгән иде. Шулай, егетне киендереп маташа идем, безне уйламаганда немец дозоры чолгап алды. Без патрон беткәнче сугыштык, ләкин качып китә алмадык. Шуннан... — Калганнарын беләм инде, — диде Хәсән. — Менә синең шул кнә- гәң аркасында синең әниең көне- төне елый. Ә син хат та язмыйсың.
25 Бәхет оряыклары 
 
 — Хат язарга кирәк иде шул, — диде Гаяз, якташының дусларча шелтәсен тыңлагач. Ләкин бераздан бу турыда ул яңадан онытып, Федоров мәсьәләсе белән йотылды. — Иртәгә таң алдыннан хуторга һөҗүм ясарга кирәк, — диде Дум- ко, — бу тирәдән Быков отряды киткәч, фрицлар үзләрен бик иркен сизә башладылар ахыры. — Сезнең фикерегезчә Федоров алар кулыннан үткән икән, — диде ул кинәт Хәсәнгә дә, Гаязга да карап. — Авыл кешеләренең әйтүләренә караганда, кичә нәкъ Петр Кузь- мичка ошашлы бер картны автобуска утыртып алып киткәннәр. Ләкин мин иптәш капитанны очратканга кадәр бу нәрсәгә очраклы бер охшаш дип кенә караган идем, — диде Гаяз. — Комендатурадан автобуска утыртып озатылган кешенең Петр Кузьмичка ошавына хәзер анык ышанырга була, — диде Хәсән. — Ләкин безгә комендантның үзен тотып тере' килеш алып кайтырга кирәк. Шунсыз без бер нәрсә дә эшли алмаячакбыз. — Анысы шулай, тик монда авылга урман ягыннан ничек барып керү турында уйларга кирәк, — диде командир. — Урман ягыннан керү, минемчә, барыннан да җайлырак, Филипп,— диде комиссар. Думко озак уйлаганнан соң комиссар белән риза булды. ~ Менә алайса болай, — диде ул. — Менә сезгә план. Монда кечкенә елгачык, ә монда юл. Олы юлга урман алып бара. Без урман буйлап керәбез дә юлны иярләп алабыз. Бер группа авылга бәреп керә. Немецларга бары бер юл кала — алар елгага чигенергә тиешләр.. Монда аларны безнең резерв каршы алачак. — Әгәр дә комендантны урлау белән генә чикләнсәк? — диде комиссар. Барысы да уйга калдылар. — Бу, эшне әллә Гаязга гына тапшырыргамы? Чыннан да комендантны тавыш-гаугасыз үзен генә урлау ансатрак ич. Шул җиргә җиткәч Хәсән дә сүзгә катнашты: — Миңа да бер сүз әйтергә рөхсәт итегез әле, — диде ул. — Минемчә, иптәшләр, командирның баштагы фикере дөрес. Комендантның урлануы аерым бер хәл булып сизелергә тиеш түгел. Әгәр без комендантны урласак, бу эшнең лагерьга озатылучылар һәм, бәлки, . шул ук Федоров аркасында туган эш икәнлеге дошманга анык булачак. Димәк, безнең Федоровны коткарырга йөрүебез дә фаш ителәчәк. Әгәр бөтен гарнизонга һөҗүм итеп, шактый югалучылар арасыннан комендант та югалса, ул эш яшерен полициянең дикъкатен җәлеп итмәячәк. Сез бит моңа кадәр аерым комендантларны гына аулап маташмадыгыз. Җитмәсә тагы ул авылга немецлар моннан ике атна элек кенә кергәннәр. Мәсьәлә, гарнизонга һөҗүм итәргә, дигән нәтиҗә белән чишелде. Караңгы төндә авылга һөҗүм ясалды. Шәрипов белән Хәсән иң беренче булып комендант өенә таба йөгерделәр. Авылда кинәт ату тавышлары яңгырады. Куркып шашынган немецлар зур каршылык күрсәтә алмадылар. Сугыш озак дәвам итмәде, немец гарнизоны юкка чыгарылды. Бишалты немец солдатын һәм киенергә дә өлгермәгән комендантны урманга партизаннар лагерена алып киттеләр. Хәсән белән Гаяз әсирләр артын-.1 нан баралар иде. — Немецча беләсеңме син? — дип сорады Хәсән. — Юк, онытылган, — диде Гаяз, — нигә сорыйсың? — Хәзер лагерьга кайту белән сорау алабыз. Үтелгән юлны күзәтеп Хәсән: «Бу караңгылыкта оста йөрү өчен чыннан да партизан булу кирәк шул» дип уйлады. Ә Гаяз комендантны кулга эләктергәндә Хәсәннең хәрәкәтен хәтерләп «Кораллы кешене бу кадәр оста кулга алу өчен чын
26 
 
 нан да разведкачы булу кирәк шул» дип уйлый иде. Лагерьга кайту белән комендантны штабка алып керделәр. Думко- ның отряды бу җиргә яца гына урнашканга күрә, землянкалар әле салынып та бетмәгәннәр иде. Бары штаб землянкасы гына хәзер* иде. Караңгылыктан елы һәм якты землянкага килеп кергәч, немец югалтып китте. Стенадагы плакатлар явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыралар. Зур абажурлы якты лампа яна. Тәмле нарат исе аңкып тора. Кара урман эчендә, дошманның тирән тылында бу күренеш сәер дә, күңелле дә иде. Немецның шак катып, тирә-янын күзәтүен күргән комиссар ачулы күзләрен аңа текәде. — Ничек, охшыймы сезгә? — Яхшы, яхшы, — дип мыгырданды немец. — Менә алар нинди бит, — диде комиссар, елмаеп Хәсәнгә карады.— Ә үзләре безнең турыда, партизаннар ярым кыргый халык, урманнарда яшиләр, ерткычка әйләнеп баралар, дип коткы тараталар. Әгәр дә моны үз араларында сөйләсәләр бер хәл. Алар бит шушы ахмак сүзләрне безнең халыкка сөйлиләр. 1 Гәрәев комендатурадан алынган кәгазьләрне карап чыккач, немецтан •сорау ала башлады. — Фамилиягез, исемегез? Немец исем-фамилиясен әйтте. — Таныш исем бу,—диде комиссар, — аның кулы канлы булырга тиеш. Бар әле, Шәрипов, Герасимны чакыр, ул яхшы белә бу комендантны. - — Иптәш комиссар, бер генә минут, — диде Хәсән. — Мин тиздән аны сезнең хөкемгә бирермен. Ә сорау вакытында иптәш Шәрипов монда булсын. — Әйтегез, — диде Хәсән, комендантка мөрәҗәгать итеп, — өченче көн лагерьга сез кемнәрне озаттыгыз? — Өченче көн ике йөз егерме кеше озатылды. — Санап чыгыгыз! — Гафу итегез, мин аларны хә- А.; Расих  -------  ---  -------------------------------  - .................................................................  ...... — ■  -----------------; < терләмим, бәлки, сезнең алдыгызда исемлек бардыр? — Кемне хәтерлисез — шуны әй-' тегез! Немец бармакларын бөгеп саный башлады: 
— Профессор Иванов, Доктор Гольцман... — Аннан? — Инженер Петров. — Тагы? — Дмитриев дигән бер кеше. — Тагы? — Белмим, хәтерләмим. — Уйлагыз, бәлки хәтерләрсез? — Әйе! — диде хәтерләп комендант, .— тагы Федоров дигән( бер агрономны әйтмәгәнмен икән. Хәсән, бер нәрсә дә сиздермәс өчен, соравын дәвам иттерде. . — Мин сезгә аерата әһәмиятле- ләрен генә санадым, — диде комендант. — Аларны ни өчен «аерата әһә- миятлеләре» дип атыйсыз? . — Чөнки алар турында махсус директива булды. Аларны безнен разведкачылар тогып алып .килделәр. Моңа кадәр яшеренеп ятучылар алар. — Ул директиваны мин кәгазьләр а,расыңда күрмим, нәрсәләр язылган иде анда? — Анда күрсәтелгән кешеләрне комендант үзе каршы алырга тиеш һәң СС концентрация лагерена үзе озатып калырга тиеш, дип язылган иде. — Башка берни-дә юкмы? . — Тагы шул бар: ул кешеләрдән бернинди copay-фәлән алмаска. Бары фото-рәсехмнәрен генә төшереп алырга. — Агроһом Федоровны кем китерде? — Аны без, үзебез барып алдык. — Аның кайда икәндеген кем әйтте? — Әйтә алмыйм. Гәрәев ачу белән крментдантка текәлде. Комиссар исә түзмәде, аякка басты. — Әйтә алмыйсызмы? Яшерәсезме?!— дип кычкырды, — Мин белмим, — диде комен
27 
Бәхет орлыклары  
 
 дант калтыранып. — Мин бары шуны гына әйтә алам. Көндезге сәгать бердә җиңел автомобильдә комендатурага СС обершарфюрер Лютце килеп төште. Автомобильдә аның шоферы һәм бер күн фуражкалы рус утыра иде. Ул автомобильдән төшеп тормады, кесәсеннән пакет чыгарып миңа бирде һәм хәзер үк укып чыгарга һәм башкарырга әмер итте. Аннары алар фронт ягына таба киттеләр. Мин хатны шунда ук укып, Федоровны .алырга ике солдат җибәрдем. — Нәрсә язылган иде соң ул ■кәгазьдә? — Федоровның хәзерге минутта кайда икәнлеге һәм аны хәзер үк тотып, СС лагерена озатырга кирәклеге язылган иде. ’ Гәрәев тукталып, комендантның ■сөйләгәннәрен Шәриповка тәрҗемә ■йтте. ' -— Кайда икән соң ул лагерь? — диде’Гаяз. Федоров озатылган лагерь Польша чигендә иде. • — Безгә бары бер гёнә юл бар,— диде Хәсән сорау алуын бетер- тәч. — Без тиз көндә Польша читендә булырга тиешбез. Гаяз белән Хәсән ял итү өчен, •рота землянкасына киттеләр. Йомшак салам түшәгенә яткач. Хәсән үзенең киләчәк эшләренә план кора башлады. —- Безнең эшләребез бик күп әле, — диде ул Гаязга, — бик күп һәм бик авыр. Петр Күзьмич озатылган лагерь турында минем кайбер мәгълүматларым бар. Ул бик дәһшәтле лагерь. Без агрономны ул җәһәннәмнән сау-сәламәт килеш алып чыгарга тиешбез. • — Безнең эш бераз җиңеләячәк,диде Гаяз сүзгә кушы- .лып. — Чөнки әнә шул лагерь янындагы шәһәрдә минем танышбелеш- ләрем бар. Мин Кызыл Армиядә хезмәт иткәндә шул тирәләрдә булдым. ■ — Бу яхшы, аның да файдасы булуы мөмкин, — диде Хәсән. • Арыган булуларына карамастан, •озак сөйләшеп яттылар. Төнге операциягә катнашкан партизаннар күптән йоклыйлар иде инде. Безнең каһарманнар туган-үскән якларын искә алдылар. Гаяз әнисен һәм аның хәзер бик кайгылы булуын хәтерләде. — Юк, малай, — диде ул, әйтер- сеңлә, аңа каршы килүче бар иде, — өйгә хат язарга кирәк. — Билгеле, кирәк, — диде Хәсән йокы аралаш. Иртәгесен якташлар командир һәм 
комңссар белән киңәшеп, юлга хәзерләнә башладылар. Шәрипов трофей автомобильнең ^түренә. ә Хәсән рульгә утырды. Аларны командир һәм комиссар, ат менеп, берникадәр озата бардылар. — Безгә монда озак торырга туры килмәс ахыры, — диде Дум- ко, — без күчү белән сезне эзләргә махсус кеше җибәрербез. — Яхшы, — диде Шәрипов. — Язуны онытмагыз. . Ленин урамы 22 нче капка. Әгәр анда бер кем дә юк икән, капкадан керү белән туп-туры илле адым үткәч, җирдән казып, безнең хатны табарсыз, — диде ул. " Кич кырын иде. Алар урман чат- л ы гы н д а сдубулл а штыл а р. Җи ңе л автомобиль юл түмгәкләрендә чай- калачаг>кала. көнбатышка таба китте. Озатучылар машина күздән югалганга кадәр тордылар да, атларын :юыртып, лагерьга таба киттеләр. 
IX. Зина \ Гаяз, барачак шәһәрдә үзенең танышлары булуы турында Хәсәнгә с өйләсә дә, ул андагы хәлләрне "белми иде. Безнең каһарманнар юл- да вакытны Гаязның ул шәһәрдәге танышы — тимер юл эшчесе Степан Сергеевичның өендә түбәндәге вакыйга булды. Шимбә көннең томанлы иртәсе иде. Иртә таңнан Степаннарның ишеген' кактылар. һәрбер ишек кагылуның ахыры хәерле булмавына өйрәнгән Степан карт башта хатынын, аннан-киленеи уятуны кирәкле тапты. Бары шуннан соң гына бик
< СЛ 
28  Ал Расйх 
 
 хикмәтле ишек келәсенә үрелде. Ләкин борчылу урынсыз иде. Тыштан ишетелгән сак кына тавыш аны шунда ук тынычландырды. — Ачыгыз, курыкмагыз. Мин үз кеше, — диде тавыш. Бу тавыш я хатын-кыз тавышы, я берәр малай тавышы иде. Шуңа күрә карт куркынып бер-беренә .сыенган карчыгы белән килененә: тынычланыгыз дип, ишарә ясады да ишекне ачты. Өйгә кергән кеше зәңгәр күзле, ак йөзле чибәр бер кыз иде. Кыз бүлмәгә керү белән, әйтерсеңлә үз өенә керде, башта ишекне бикләп алды. Аннан: «Мин үз кеше, курыкмагыз» — дип кабатлады. — Мин сезгә бер сүз әйтергә генә кердем. Өйдәгеләр аптырап, аның авызына текәлделәр. Кыз маңгай өстендәге аксыл чәчен күпертеп, яулыгын артка этте: — Мин Зина, — дип куйды, — мине сезгә хәбәр итү өчен оешма җибәрде. Карт та, килен дә «оешма» турында беләләр һәм Зина турында да ишеткәннәр иде инде. Алар үзләре катнашмасалар да, комсомолларның яшерен оешмалары барлыгы, аларның дошманга каршы көрәш алып баруы һәм шул оешмада Зина исемле кызның да бу^ы аларга ишетелгән иде. Эш нәрсәдә соң? Ни өчен Зина бу кадәр иртә килеп чыкты? — Я ни булды, ни булды, кызым? — диде Степан. — Сезнең капка турысында үтерелеп ташланган офицер гәүдәсе табылган,— диде Зина. Карчык агарынып, Степанның иңенә ябышты. Килен кроватьта яткан баласына ташланды. Кашларын җыерып, ияген сыпырган Степан хатынына борылды да кыскача гына г — Җый чүпрәкләреңне! — диде. — Кая, кая барабыз сон? — Кая булса да барырбыз әле. Эш болай булгач, безгә барыбер үлем. — Борчылмагыз, апай, — диде Зина, — Мин сезне үземнең бүлмәмә урнаштыра алам. Анда сезгә тыныч булыр. Кыска буйлы, чандыр гәүдәле Степанның агарган, озын мыек очлары аска салынып төшкәннәр иде. Аның кипкән карт йөзе борчулы һәм ачулы. Ул калын күз кабакларын кыса төшеп, урамга карап алды. Аннан чөйдәге бишмәтенә- үрелде. Өй җиһазы да, кием-салым да күптән юк иде. Алар һәммәсе* дә икмәккә, тозга киттеләр. Барлык, кирәк-яракны җыйгач, ике төенчек, әйбер чыкты. Әйберләрне күтәреп, баскычтан1 ишек алдына төштеләр. Баскыч төбендә аларга күрше Серафим карг очрады. Ул бер сүз дә дәшмәде,, бары: «Киттегезмени? Мин дә белом. Мин дә китәм» дигәндәй, эчке мәгънә белән Степанга карап куйды. Заманында зур һәм матур итеп- салынган бу йортның яртысы немецлар кергәндә бомбадан шартлаган иде. Бу өйнең шуннан бирле бары ике квартирасы гына торырлык. Уалган тәрәзәләргә пыяла урынына фанера, такта, катыргы куеп булса да күршеләр ярым караңгы бүлмәдә торып киләләр иде әле. Хәзер инде аннан да китәргә туры килә. Степаннар эчтән сыкранып, бомба чокырлары белән адәм йөри алмаслык хәлгә килгән ишек алдындагы җимерек сарайлар* арасында югалдылар. Нәкъ биш минуттан соң, шушы йорт янына өч грузовик, бер ябык, автобус белән немец жандармнары килеп төштеләр. Алар бу тирәдәге дүрт-биш өйне камап, тенти башладылар. Бикле ишекләр ауды, тәрәзәләр чәлпәрәмә килеп ватылды. Мендәрләр, түшәкләр актарылды. Ләкин бер нинди дә шик кузгатырлык әйбер табылмавына карамастан, жандармнар бер төркем гаепсез кешене заложник сыйфатында автобуска төяп, кире киттеләр. Бу вакытта Степаннар Зинаның квартирасында иделәр. Ярым караңгы подвал кунакларны күңелсез генә каршы алды. Зина, моны сизгәндәй, үзләренең төенчекләре

 
 
■'odxcT орлыклары _ янында куркынып торган карчык •белән яшь киленне юата башлады. Хәзер куркырлык урын юк ич. Менә берничә көн монда торырлар да, җайлап урнаштырырлар. Барыбер Степан абзый немецларга хезмәт итми бит. һәммәсе дә җайланыр. Озакламый Кызыл Армиябез дә килеп җитәр. Аның ничек ашкы- •нып алга баруын һәрбер кеше белә бит! Зина сөйләшә-сөйләшә кечкенә генә тимер мичен ягып җибәрде. Ул чишенеп яулыгын салгач, тагы да матуррак булып күренде. . Карчык аның йөзеннән күзен алмады. Зина кайчак кинәт сискәнеп куя, вакыт-вакыт онытылып, уйга кала иде. Зинаның бу табигатен Степан карт та сизде. Ул Зинаның зур ■борчылулар һәм авыр хезмәт белән яшәвен аңлый .иде. Карт бу батыр йөрәкле кызга беренче очрашуда ук хөрмәт баглап; аны аталарча ярату белән озак карап утырды. — Хәзе*р чәй кайнатып җибәрербез,— диде Зина, картның болай иркәләп каравын аңлагандай елмаеп. Ул кыю адымнар белән тар бүлмәнең бер ягыннан икенчесенә очып эшләп йөрде. Килен кулындагы баланы шаяртырга да өлгерә иде ул. — Кайсы яклардан син, кызым? — диде карчык. Зинаның кай яктан, булуы белән Степан карт та, килен дә кызыксыналар иде. ләкин моңа .кадәр бу сорауны бирергә кыймадылар. — Мин ерактан, Орел өлкәсеннән,— диде Зина. Аннан тагы кинәт уйга талып өстәлгә ашъяулык җәя башлады. Карчык бу җавап белән канәгать түгел иде. Ул тирәнрәк төпченү өчен авызын ачты, ләкин Степан карт аңа ачуланып карап куйды. Имеш, нигә ул сиңа, ни җитми сиңа, кеше әллә ни уйлар! Карчык сүзне икенчегә борып җибәрде. Сүз, табигый, шул икмәк- тозга бәйләнеп үрелде. Шәһәрдән авылларга махсус пропусклар белән генә чыгып була иде. Ләкин халык барыбер, төрле хәйләләр табып, яшерен рәвештә авылларга чыга. Кич-иртәгә карамастан сукмаклардан, тар юллардан кечкенә кул арбалары өстерәп, икмәк эзләргә юнәлгән кешеләрне дошман басып алган шәһәрләр тирәсендә еш-еш очратырга була. Ачлык куркынычы кешеләрне өйләреннән, куышларыннан куды. Әгәр безнең халыкның тапкырлыгы, әрсезлеге, тормышка, яшәүгә булган 
бетмәс-төкәнмәс ашкынуы, мәхәббәте булмаса, фашист илбасарлар үзләренең юлларында тагы да күбрәк һәлакәт, үлем калдырган булырлар иде. Кунаклар мәтрүшкә чәен эчеп утырганда кемдер ишек шакыды. — Кер-кер, Ванюша! — диде Зина. Өйгә кергән ундүрт-унбиш яшьлек малай кунакларга кыргый ка* раш ташлагач, сорау белән Зинага ' текәлде. — Я ни бар, әйт?—диде Зина. — Немецлар егермеләп кешене алып киттеләр. Зинаның йөзе уттай яна башлады. Аның чигә тамыры бүртеп, еш- еш тибүе хәзер Зина янында утыручы киленгә дә ачык күренә иде. Зина эчелеп бетмәгән чынаягын өстәлгә куеп аякка басты. Кызның нәрсә уйлавы кунакларга билгеле ’түгел иде, бары аның ачудан ялтыраган зур күзләре генә дошманга булган тирән нәфрәтең чагылдырып торалар иде. — Бар, Ванюшка, Власка да әйт, — диде кыз, бераз тынлыктан соң. Ваня сүзсез чыгып китте. Зина артык өстәл янына килмәде. Ул стена буендагы кровать астыннан чемодан тартып чыгарды һәм аннан нидер алып, куенына яшергәч, кунакларга дәште. — Сез бернидән дә шикләнмәгез. Минем фатирның эзенә төшкәннәре юк әле, бу хәзергә хәвефсез урын. Ул, мин кичсез кайта алмам, дип таушалган пальтосын киеп, башына шәлен бәйләде дә бүлмәдән чыкты. —• Харап булмаса ярар иде инде, диде карчык Зина киткәч.
'ЗО А.. Расих 
 
 Карт онытылып, ачу белән бер ноктага текәлгән иде. Килен аерата бер тырышлык белән, бүлмә буенча йөреп, баласын тирбәтә башлады. — Ай-яй!! — диде карт яна гына хәлне аңлап. — Менә этләр! Булмый болай. Юк! — диде ҮЛ. — Юк! БУЛМЫЙ! — Нәрсә булмый? — дип сорады карчык. — Шулай кирәк! — диде карт һаман үз алдына сөйләнеп.—Зина бик дөрес, бик дөрес эшли! Бу вакытны шәһәрдәге бер җимерек өйнең подвалында Зина кечкенә генә басу машинасында листовкалар баса иде. Ә аның янындагы өч яшь егет аңа булышалар һәм басылган бер листовканы куеннарына яшерә баралар иде. Иртәгесен урам чатларында, капкаларда, коймаларда Зина баскан листовкалар чын хакыйкатьне сөйләп, халыкны дошманга каршы аяусыз көрәшкә чакыралар иде. Бу эш беренче мәртәбә генә булган эш түгел иде инде. Вакыт-’ва- кыт листовкаларның кемнәр тарафыннандыр басылуы, таратылуы шәһәр комендантын акылыннан яздыра башлады. Бу шәһәр партизаннарын тоту өчен бик күп шпионнар эшкә керештеләр. Моны оешма әгъзалары бик яхшы беләләр иде. Ләкин фашистларның тырышуы комсомолларның эшләрен туктата алмады. Элеккечә көн аралаш диярлек шәһәрдә я склад яна, я паровозлар шартлатыла иде. 
Көн караңгылана башлаганда Зина урамга чыкты. Бүген оешманың чираттагы җыелышы булырга тиеш иде. Партизан отрядлары белән элемтәдә булмау бу диверсия группасын күптән борчып килә. Бүгенге утырышта кемне булса да элемтәче итеп урман партизаннарына җибәрергә тиешләр. Группаның башлыгы Костя Смирнов бу эшкә Зинаны билгеләргә исәпли бугай. Зина моны үткән утырышта ук сизенде. Ул моңа бик шат иде. Зинаны һәрвакыт авыр эш башкару кызыктыра. Зина Степан картлар ишек алдыннан узып барганда караңгы төшкән иде инде. Ләззәтле хыял гына аның күңелен яктыртты. Ул үзе дә элек партизан иде бит! Менә агачлар шаулый. Зина ашыгып урман куелыгына үтә. Партизан посты. 
Постта бер кеше баскан. Зина аның йөзен, хәтта киемнәрен дә күз алдына китерә. Зина шатланып елмая. Ә партизан җитди, хәтта ачулы, чөнки ул Зинаның кем икәнен белми. Зинаның күзләрен ;каты кысып бәйлиләр дә аны лагерьга алып китәләр. Менә ул лагерь! Урман аланында җирдән әз генә калкып торган землянкалар. Сукмаклар, сукмаклар! Атлар эчерергә алып баралар. Мен^ бик таныш йөз! Кем ул? Әйе, Игнат абзый. Дөнья әкәмәте шунда инде. Ул бер туктаусыз әкият сөйли белә. Ниләр генә күрмәгән ул карт... Зина ч шулай уйланып, хыялланып барды һәм нәкъ шул җиргә җиткәч, сискәнеп китте. Степаннар ишек алдында ниндидер билгесез кеше койма тирәсендә яткан зур ташны кузгатырга маташа иде. Караңгылык шактый куе булганлыктан Зина аны яхшылап күрмәсә дә немецтер дип уйлады. Ни эшләргә? Качып китәргәме, әллә атып китәргәме? Үтерелгән бер фриц өчен немецлар ни кадәр гаепсез кешене һәлак иттеләр! «Юк»—дип уйлады Зина һәм тәвәккәллек белән куенындагы кечкенә пистолетын тартып чыгарды. Ул төзәп, атам дигәндә ниндидер аңлашылмас бер хәл булды. Зинаның күз аллары караңгыланып китте. Ниндидер көчле кул күз ачып йомганчы Зинаның кулыннан пистолетын бәреп төшерде. Зина ирексез кычкырып куйды һәм борылып карагач, таза гәүдәле бер кешенең басып торга ный күрде. Зина уйлап өлгермәде, теге иелеп, җирдә яткан пистолетны алды да көтелмәгәндә русча:
Бахет орлыклары      
 
 — Мондый әйбер белән шаярырга ярамый, туташ! — диде. — Мондый әйберне кеше үтерү өчен генә кулланалар. Зина шак катып аңа текәлде. Ләкин кеше аңа карамыйча-, баядан бирле ташны урыныннан кузгата алмый азапланган иптәшенә русча: — Кара әле, Гаяз, зинһар тизрәк бул, — диде. Бу сүзләрне әйтүче Хәсән иде. Ә Гаяз үзенең Думкога язган хатын урнаштыру белән шул кадәр мавыккан иде, дустының әйткәннәрен дә ишетмәде. 
X. Федоров бирешми 
Агроном автобустан төшеп, тирә- ягына карангач, гамьсезлек йокысыннан тетрәп уянды. Аның каршында Гитлер Германиясенең дәһшәтле концентрация лагере иде. Иң беренче булып, аның күзенә чәнечкеле тимерчыбык артында йө-* рүче кипкән йөзле, буй-буй кара күлмәк-ыштан һәм шундый ук төстәге башлык кигән кешеләр ташландылар. Бу тоткыннар, авырайган аякларын көчкә сөйрәп, еракта күренгән агачларга таба ком ташыйлар. Алар ишек алдына килеп кергән автобусны, аннан төшкән кешеләрне тупасланган, дәртсез бер караш белән күзләреннән кичерделәр. һәр кайсы үз эшендә булды. Сул якта бер-беренә ошаган тартмасыман саргылт төстәге бараклар тезелеп тора иде. Алар бик куп. Ерактан ук алардан ниндидер салкын шыксызлык бәреп тора. Түбәләре кара кәгазь белән ябылган. Тәрәзәләре тимер рәшәткәле. Алар тирәсендә кешеләр күренгәли. Бараклардан биш йөз метрлар чамасы арттарак озын чират чылбыры агрономның күзенә чагылды. Юка такталардан ясалган кухнядан тоткыннар аш алалар иде, күрәсең. Кухня янында коралланган, яшел киемле немецлар күренә. Алар, тәртип саклаудан да бигрәк, тоткыннарны топ-томалга кыйнау бе- иән мавыкканнар йде. Федоров баракка таба юнәлгәндә ике немецның бер тоткынны кыйнавы күренде. Немецлар кизәнеп, кешенең башына сугарга тырышалар иде. Кеше тавышсыз-тын- сыз йөзен саклап, кулларын күтәрә.. Бер немец тоткынның кулыннан аш алу өчен хәзерләнгән 
консерва банкасын бәреп төшерде. Икенче- немец арттан килеп, кешенең уң колагына сукты. Федоров артык ни булганын күрмәде, аларны баракка алып керделәр. Бу барак яңа килүчеләр өчен иде ахыры, чөнки монда ятыр өчен, урын да хәзерләнмәгән. Җир идәнгә кайчандыр түшәлгән салам хәзер уылып, саргылт тузанга әйләнгән. Караңгы. Уртадагы юл читләрендә нәкъ сыер абзарындагы кебек пычрак, юеш. Аннан сасы ис килә. Кайчандыр акшарланган озын баракның буеннан-буена сузылган баганаларның түбә асты өлеше- генә ак. Федоров бу сарайга керү белән ярты юлда тукталып калды. Озатучы немец аны этеп җибәрде һәм ишекне япты. Сарайның икенче өлешендә халык төркеме күренә иде. Федоров, караңгылыкка бераз ияләшә төшкәч, мондагы кешеләрнең байтак булуын, кайберләренең аяк үрә торуын, кайберләренең утырган хәлдә булуын күрде. Шляпалы, күзлекле бер яшь кенә ир кулларын аркасына куйган килеш, арлыбирле йөри иде. Стена янындагы зур ак сакаллы яһүд карты тирә-ягына, беренче мәртәбә- күргәндәй, аптырап карый һәм шешенке буынлы бармаклары белән күзләрен каплап, вакыт-вакыт ни-, дер уйланып ала иде. Тәрәзәдәй төшкән идәндәге яктылык дүртк^_ л£нәурта яшьләрдәге кеше чыбык белән нидер яза. Федоров алга узганда шуңа карап китте. Бу кеше компазитор булса кирәк, нота яза иде. Сез биредә күптәнме? — дПп.
*2   А. Расих 
 
 сорады Федоров каршындагы кызыксынып үзенә текәлгән кешедән. — Кичә генә әле, иптәш, — диде кеше Федоровтан күзләрен алмыйча. — Кайсы яклардан үзегез? — Минскидан. Федоров карттан башка берни дә сорамады. Ул урын эзләп стена янына узды. Агрономның карт буыннары арыганнар иде инде. Ләкин утырырга, һич булмаса. берәр таш кисәге дә табылмады. Ул артык эзләп тормады, идәнгә кыйшайды. — Сак булыгыз,—диде аның янындагы кеше, — бу салам тузанында бет күп. Бу озын муенлы тәбәнәк кеше үзе таш өстендә утыра иде. — Сез бик гамьсез кеше күренәсез, — диде беттән куркучы. — Сез үзегезнең кайда эләгүегезне беләсезме? Федоров аңа сорау белән карады. — Безнең язмыш хәл ителгән инде, — диде кеше сүзен башлап. — Бу лагерьдан исән-сау котылган кеше юк әле. Чөнки монда иң куркыныч, иң дәһшәтле шартлар. Әйе, әйе! — диде кеше Федоровның күзләренә ук карап. Әйтерсеңлә Петр Кузьмич аның сөйләгәннәренә бер дә ышанмый иде. — Мин бу лагерь турында күптән белә идем инде. Моңа . кадәр мин яшәгән лагерь моннан ерак түгел. УМИН анда җирле халыклар бүлегендә идем. Азмыкүпме көненә ике йөз грамм икмәк бирәләр иде, көненә бер тапкыр кайнар чөгендер суы бар иде. Вахманның таягы да ул кадәр каты түгел иде шикелле. Тик, бәхетсезлеккә каршы, безнең лагерьдан качарга җыенуны сизеп алдылар. Һәм менә күптән исеме ишетелгән шушы концентрация лагерына китереп тыктылар. Ә бер иптәшемнең эше. бер яктан, җайлырак булып чыкты. Ул электән үк йөрәге белән җафалана иде — егылды да улде^ — Ах, сез, бабай, белмисез? Бу лагерь куркыныч лагерь ул! Әгәр белсәгез, бу кадәр тыныч утырмас идегез. — Беләсезме монда нинди режим? Монда көненә йөз грамм .икмәк бирәләр, аннан ярты литр баланда. Монда һәр көнне иртәнге барлау өч сәгатькә сузыла. Иртәнге физкультура — бер сәгать. Бу лагерь эчендә үлән заты калмады инде, барысын да тоткыннар ашап бетерделәр. Менә иртәгә, я берсе көнгә безне теге баракларга күчерерләр, күрерсез. Мондагы «күңел ачу» минутларын күрсәгез сез үзегезнең монда исән-сау калмаячагы- гызны аңлар идегез. Бу лагерьның һәрбер бүлегендә һәр якшәмбе көн «күңел ачу» сәгате дигән бер нәрсә була. Ул вакытны һәр тоткын түгәрәккә басып җырларга тиеш. Ә комендант узе, я берәр вахман, түгәрәк уртасына чыгып, биюче сайлый. Гадәттә ул иң зәгыйфь кешене сайлый һәм ул биегәндә арып, аякларын начар хәрәкәтләндерә башласа аны гоммн (резина таяк) белән кыйнап тора. Әгәр инде биюче хәлдән таеп егылса — аңа тору юк иде. Аны күп вакыт шул «күңел ачу»ны оештыручы кыйнап үтерә. — Мин әле сезгә мондагы хәлләрнең бары бер кисәген генә сөйләдем. Барысын да сөйләсәм сезнең чәчләрегез үрә торыр. Монда кеше бер кергәч чыкмый торган камералар да* бар. Ул тар табут кебек тартма, «гаеплепе» шунда ябалар да башын түбән калдырып, табутны стенага сөйиләр. Сез коймадан кергәч тә дар агачлары күрмәдегезме? Аида бит һәр көнне диярлек өч-дүрт кеше асыла. Немец ыргак белән аса; Муеннан эләктерми, ә үткен ыргак белән ияк астыннан эләктереп аса... Кыш көннәрендә асып үтерү аз була, бигрәк тә салкын көннәрдә. «Гаепле»не кисмәк эчендә бозга катырып үтерәләр. Әле хәзер лагерьда «культура атнасы» уздырыла. Бу атнада чисталык өчен көрәш дигән булып, мөмкин кадәр күбрәк кеше үтерү бурыч булып куелган, һәр көн иртә белән тоткыннарның кулларын карыйлар, әгәр әз генә кер тапсалар — җәва.
33 
Бэкет орльгклары  
 
 Ә җәзасы — казармада мүкәйләп авыз белән чүп җыюдан тора. Сез аптырыйсыз? Аптырамагыз! Мин сезгә чын хакыйкатьне сөйлим, һәрбер концентрация лагерында адәм түзә алмаслык шартлар. Егетнең хикәясен Федоров ахырына кадәр тынлый алмады, җиргә утыру белән аның буыннары йомшап киттеләр, картлык үзенекен итте. Ул изерәп йокыга талды. Сөйләүче моңлы күзләрен картка текәде һәм: — Кеше картайган саен тормышка ныграк ябышучан була диләр. Бу карт үзенең тормышы турында бердә уйламый ахыры. — дип мыгырданды. — Ул хәлдән таеп егылган бит, күрмисезмени? — диде күршедәге ялан башлы туктаусыз кашынучы. Чыннан да Петр Кузьмич хәлдән таеп егылган иде. — Аның гомере күп булса бер атна булыр, — диде яшь кеше. Кашынучы да бу фикер белән риза булды ахыры, тирән көрсенеп алды. Аннан, кызганыч күзләрен бер ноктага текәп, тагы- кашынуын дәвам иттерде. ».» Ерактан ук икенче очтагы барак ишегенең ачылуы ишетелде. Баракка унтер-офицер белән бер немец солдаты керде. Немец солдаты алдаң килә иде. Халык төркеменә якынлашкач, унтер солдатның терсәгеннән тотты. — Әйт, кайсы? Солдат утыручылар арасында йөреп, кемнедер эзли башлады. — Федоров! Кайда?—‘дип кычкырды ул. Халык Федоровны белми иде. Шуңа күрә унтерга җавап бирүче булмады. Унтер моңа ачуланып кулындагы таягы белән юлында очраган бер кешегә селтәнә башлады. — Менә ул, эт-баш! — дип солдатның кычкырганы ишетелде, — яшеренеп ята, картлач! , Солдат Федоровны типкәләп уята башлады. " г 
з. .С Ә“№ 6. — Тимә! — диде унтер, — тимә,, тимә! Солдатның моңа кадәр мондый сүзне унтердан ишеткәне юк иде. Ул шаккатып, шаярмыймы икән дип аңа карады. — Торыгыз!—диде унтер Федоровка. — Сезне комендант чакыртты. Бер ун минуттан соң Федоров концлагерь коменданты Фон-Шолен янында иде- 
Озын буйлы немец офицеры Федоровны дикъкать белән күзеннән кичереп, сүзсез каршы алды. Аның күзләре уңган зәңгәр төстә иде. Күз кабаклары кызыл. Өске кабаклары калку күз алмаларына ябышып, сары кашлары астына кереп киткәннәр иде. Зур, итләч һәм кызыл борын, юка гына, өскесе аскысыннан алгарак чыгып торган иреннәр, очлы ияк, яссы маңгай, кысылган озынча яңаклар. Федоров ишек янында шляпасын кулына тоткан хәлдә немецны күзәтте. Комендантның ниләр әйтәчәге аңа билгеле иде. Карт бу адәм актыгына үтергеч, ачы нәфрәт белән тулы җавап эзли иде. — Сез Федоров Петр Кузьмин буласызмы? — диде офицер һәм җавапны көтмәстән өстәп куйды: — Сез үзегезнең бирегә ни өчен эләгүегезне беләсезме? — Юк. — Сез ике ел буена бездән качып Жуковка авылында ятуыгыз өчен гаепләнәсез. — Мин беркемнән дә, беркайчан да качмадым. — Сез хәзер концентрация лагеренда. Сезгә мондагы тормыш ошыймы? — Мондагы тормышны белеп бетергәнем юк әле. — Зыян юк, берәр атна яшәсәгез белерсез! Федоров башын чайкап елмаеп куйды: — Сез мине, бирегә .куркытыр өчен чакырган булсагыз кирәк. — Мин сезне дөреслекне сөйләү • өчен чакырдым. — һич аңламыйм, .нң өчен мин
34 А. Расих 
 
 бу кадәр зур «бәхеткә» ирешкәнмендер. — Сез карт кеше, гомумән мин картларны кызганам. Минем әтием дә карт кеше иде. j м ; Федоров: — Рәхмәт, рәхмәт сезгә, — диде. Мыскыл аша елмаеп куйды. Комендант аның ирониясен аңлады. Ул күз алмаларына кадәр кызарынды. Тетрәп аякка басты һәм җикеренә башлады. Федоров тыныч кына һаман идәнгә текәлеп, мыек астыннан гына елмая иде. Комендант беразга тынгач, ул: — Минем сезне бер дә борчыйсым килмәгән иде, — дип куйды. — Җитәр, җитәр, картлач, — дип кычкырды Фон-Шолен, — юк Т1сә мин сезне хәзер үк... Алар байтак вакыт тынып тордылар. Икесе дә мөмкин кадәр ачырак. үткенрәк сүзләр хәзерлиләр иде. — Мин сезне сөйләшергә чакырдым,— дип башлады комендант.— Герман командованиесе сезнең агроном икәнлегегезне белә. Сезнең яңа сорт бодай чыгаруыгызны да белә. Сез герман командованиесе каршында ике ел буе качып йөрүдә гаепләнәсез. Сезне үлем көтә — комендант күзләрен ялтыратып, тавышын күтәрде). — Үлем, куркыныч. дәһшәтле үлем! Шолен, күзләрен кыса төшеп, тырпайган бармакларын көзән җыергандай әкрен генә бөгеп, тешләре арасыннан сыкты: — Әкрен генә, газаплы, мәрхәмәтсез үлем көтә! Ул кинәт кулларын өстәл астына яшереп, астыртын гына карап куйды. — Ничек, охшыймы? — Ул сезгә генә охшый бит, миңа охшамый! — Әһә! — диде камендант теләгенә ирешүдән зур шатлык белән. — Охшамый. Яхшы, бик яхшы! Алайса сез мине тыңлагыз. Сезгә безнең лагерьдан котылу өчен бары бер генә юл бар: сез безгә хезмәт итәргә тиешсез. Сез безгә үзегезнең орлыкларыгызны күрсәтергә, я аларның яшерелгән урынын әйтергә тиешсез. Бары шул гына... Федоров бу сүзләрне күптән көткән иде. Ләкин комендантка ул турыда кем хәбәр иткән соң? Кайдан ул Федоровның яңа орлыклар чыгаруын белгән? Петр Кузьмич үзен комендантка алып кергәндә үк, комендант аңа беренче карау белән үк, эчке сизенү белән, сүзнең шул «бәхет орлыклары* турында барачагын белгән иде. Шуңа күрә комендантның соравы аңа гаҗәп тә тоелмады. Ләкин ул кайдан белгән? Федоров хәзер бары шул турыда гына баш ватты. — «Хәзер, азмы кеше аны белә иде. Азмы кешегә ул теге елларны үзенең хезмәте турында сөйләде*. Федоров шулай уйланды. — Әгәр дә сез миңа хәзер үк җавап бирә алмыйсыз икән, мин сезгә өч көн вакыт бирә алам. Шул өч көндә_ бәлки берәр нәтиҗәгә килә алырсыз әле, — дип өстәде комендант. — Яхшы, — диде Федоров, ә эченнән: «Хайван» дип уйлады. Петр Кузьмич матур таш өйдән чыгып, баракларга таба юнәлгәндә аның тез буыннары калтырана иде. Бая абайлаңмаган дар агачы аның күзенә чалынды. Анда җансыз өч гәүдә көзге җил белән салмак кына чайкала иде. XI. Бергәләп хәрәкәт итәргә Безнең каһарманнар Зина белән тиз таныштылар. Хәтта танышып кына да калмадылар. Зина аларга Федоровны коткару эшендә булдыра алган ярдәмне күрсәтергә булды. Икенче көнне үк комсомолларның яшерен оешма әгъзаларына Гәрәевнең мөһим бер эш белән шәһәргә килүе мәгълүм булды. Шул ук төнне яшь подпольщиклар Зинаның квартирасында җыелдылар. Бу яшь егетләрне һәм яшь кызларны Хәсән шатлык һәм эчке горурлык белән күзеннән кичерде. Ул мондый яшьләр белән, сугыш башланганнан бирле, кирәк шәһәрләрда булсын, кирәк партизан отрядла- 
35 
Бәхет орлыклары 
 
 рында булсын, күп эш иткән иде инде һәм бу ялкынлы, эш сөючән яшьләргә тирән ышаныч саклый иде. — Менә дусларым, эш шулай тора, — дип сүзен башлады. Ул Федоровның хәлен кыскача сөйләп бирде. — Ни эшләргә? Бәлки лагерьның берәр өлешенә һөҗүм итү кирәктер? Бәлки, җир асты юлы казыргадыр? Бәлки, лагерь начальнигын куркыту яхшы булыр? Хәсән һәрбер сөйләүчене дикъкат белән тыңларга хәзерләнде. • Федоров бик ерак ишерелгән. Зур мәйдан һәр ягыннан икешәр кат чәнечкеле тимер чыбык киртә белән әйләндерелгән, һәр почмакта сак вышкалары, төнлә көчле прожекторлар яна. Лагерьда бер мәртәбә булган һәм аннан качкан Зина шу- ларны сөйләде. Гаяз Зинадан аның ничек качуы турында тулырак сорашты. — Мин качканда лагерь хәзерге кебек яхшы ныгытылмаган иде әле, — диде Зина үзенең ачык зәңгәр күзләрен Гаязга төбәп, — тик шулай да сөйлим, бәлки аның файдасы булыр. Кыш уртасы иде инде ул вакыт. Шулай бер көнне безне лагерьның хатын-кыз бүлегеннән җыйнап алдылар да, шул ук лагерь эчендәге агачлыкка таба алып киттеләр. Ул агачлык артында, мондагы иптәшләр беләдер., тирән чокыр бар. Без инде барактан чыгу белән үзебезнең кая баруыбызны сизендек. Безне атарга алып баралар нде. Ләкин нинди кичерештер бу? Безнең арада хатынкызлар гына нде, шуңа карамастан без елый алмадык. Ә елый алмау кичерешләрне тагын да авырайта төшә икән! Безне агачлыклар артындагы яр читенә тезделәр. Без эчтән генә күзебезгә һәм хәтеребезгә чагылган һәрнәрсә белән саубуллаша башладык. Мин артык ниләр булганын хәтерләмим, бары кемнеңдер ачы тавыш белән «әнием, коткар!» дип кычкыруы гына исемдә сакланган. Аннан шуны хәтерлим, — минем бер дә үләсем килми иде. Мин барлык зиһенемне җыеп, миңа атучы автоматын төзәгәндә котылу юлын эзләдем. Немец атарга торганда мин артка аудым. Пуля сызгырып минем баш өстеннән үтте, мин, сул җилкәм белән ниндидер каты әйбергә бәрелеп, чокыр төбенә төштем. Безнең өскә бераз каткан балчык һәм кар ташладылар да киттеләр. Мин торып, тирә-ягыма карандым. Ак кар өсте канга кызарган, ә мәетләр суынганнар иде инде. Мин торып, тимер чыбык янына 
килдем. Бу вакыт көн караңгыланган иде. Кулыма бер тимер кисәге туры килде. Мин үземә чыгарга юл казый башладым. Бәхеткә каршы кар астындагы җир йомшак булып чыкты. Ә икенче киртә астын казып торырга да туры килмәде. Анда. ул вакытны тимерчыбыкка ток җибәрелмәгән иде әле. Мин шулай тимерчыбык арасыннан чыктым. Ул вакытны тимерчыбыкның тышкы ягында миналар да куелмаган иде, шуңа күрә миңа бүтән киртә очрамады да... — Бары бер генә юл, — диде Хәсән ахырда. — Федоровны капкадан чыгарырга кирәк. Зина аңа текәлде. Хәсән берәүгә дә карамый уйланып сөйли иде. — Койма яныннан да, билгеле, урын хәзерләргә кирәк булыр, — диде ул, — аны башта минадан тазартырга кирәк. Караңгы төште. Юеш подвал эче шыксыз һәм күңелсез иде. Ләкин яшьләрдәге сүнмәс дәрт һәм бетмәс ышаныч киләчәкне дә, тирә-якны да яктыртып матурлый кебек иде. Бүлмәдә озак утырдылар. Ут алынды. Лампаның керосины бетте, чыра яндырдылар. Ул да бетте. Ниһаять, бүлмә эче берничә минут аерата гөрләгәннән соң. кинәт тынып калды. Таралыштылар. Иртәгесен Хәсән Зина белән Гаязга болай диде: — Мин лагерьга кереп, Федоровны үз күзләрем белән күрергә тиеш. Зина үзенең комсомолецлары белән лагерьның төньяк почмагындагы ялгыз имән янын миналардан тазарта. Шәрипов иртәгәдән башлап, һәр
36 А'. Pdcux 
 
 төн бер мәртәбә имән яныннан чүпрәккә төрелгән таш эзли. Чүпрәктә минем хат булыр. Ә бүген мин китәм. XII. Серле хатлар Бер көнне лагерь коменданты ФонШолен, иртәнге кофеен эчкәннән соң, кәефләнеп сигара тарту өчен, портсигарына үрелде. Портсигар белән бергә ияреп, кесәдән кечкенә генә саргылт кәгазь кисәге дә чыкты. Комендант кызыксынып, андагы язуга карады. Язу гади карандаш белән ашыгыч кына немецча язылган иде: «СС штурмфюреры Фон-Шолен! Лагерьдагы тоткыннар арасында Федоров фамилияле бер агроном бар. Ул сиңа билгеле. Әгәр син аңа кул тидерсәң, һәлак булачаксың!» Комендант бу язуны укып чыккач, куркуыннан агарынып китте. Мондый вакытларда ул тоткыннарны җәзалап кына тынычлана ала иде. Комендант шинелен иңнәренә салып, лагерь ишек алдына чыкты. Беренче эш итеп гади карцерларда утыручыларны табутларга бикләтте. Дүрт кешене бер дә гаепсезгә асарга хөкем итте. Аның котырган этнеке кебек кан баскан күзләрен, нәзек озын гәүдәсен ул көнне бик күп баракларда күрделәр. Ул күзенә чагылган һәр кешедән гаеп табып, ана җәза бирә иде, я үзен озатып йөрүче немецлардан «гумми» алып, тоткыннарны кыйный иде. Ниһаять, ул тынычлангандай булды. Бүлмәсенә кереп бикләнде. Хәлсезләнеп креслога ауды. Ләкин бу куркыныч язу тагы аңардан калмады. Ул портсигарын алырга шинель кесәсенә үрелгәндә тагы бармаклары кәгазьгә тиде. Ул сискәнеп артка чигенде. Фон-Шолен бөтен гәүдәсе белән калтырап, утлы күмер алгандай, кәгазьне чыгарып өстәлгә ташлады. «Могаен мине үтерергә җыеналардыр» дип уйланды ул. Язуда «СС штурмфюреры Фон-Шолен, — дип язылган иде, — тагы бер мәртәбә кисәтәм: әгәр сиңа башың кирәк булса Федоровка кул тидермә». Шолен бердән ике телефон трубкасын алды. — Хәзер үк. хәзер үк минем япы- ма вахманнарны чакыртырга!! Ерактан тракторларның улавы ишетелде. Ату көннәрендә тракторларны эшләтергә кушкан иде Шолен. «Акылдан язмасам ярар иде» дип уйланды ул, теге хатны хәтерләп. Барак башлыклары рөхсәт сорап, берәмберәм керә башладылар. Аларның күбесе унтер офицер, ә икесе хатын-кызлардан иде. Алар бүлмәгә керү белән күкрәкләрен киереп, комендант алдына тезелделәр. Фон-Шолен аларга булган хәлләрне сөйләде һәм:* — Штурмфюрер Фон-Шоленга аноним хатлар килә башлады,— дип бетерде. — Кем эше бу? Бөек империядәге тәртип ниндидер идиот тарафыннан бозыла.! Бүген үк тикшерергә! Агрономның иске танышларын белергә! Мин үзем алар арасыннан бу аноним хатларны язучыны таба белермен. Барак башлыклары киткәч ул озак уйланып утырды. Ул хәзер шул ук .үз кул астындагы кешеләрдән дә шикләнә иде инде, «Акылдан язуым бар. Ах, куркыныч!»— дип уйланды ул. Аның хәзер ук үзенең тынычлыгын бозган кешене өзгәләп ташлыйсы килде. Бераздан ул үзенең туган-үскән ягы турында уйланды. Күз алдына Алленштайн артындагы калку урында, яшь нарат урманнары арасындагы чүлмәк түбәле йорты килеп басты. Ишек алдындагы зур абзарлардагы ала сыерларның мөңрәве колагында яңраган кебек булды. Фон-Шолен бирелмичә бу кадәр нык торучы үз сүзле русларга чиксез ачуланып, йөзен куллары белән каплады. Бераздан ул: — Күбрәк үтерергә, үтерергә кн- рәк аларны!—дип өстәп сукносын бөтерә башлады..
Бәхет орлыклары.  37 
 
 Бу вакытта Петр Кузьмич яңа салынып ята торган баракның нигез ташы өчен кирпеч ташый иде. Ул соңгы ике көндә аерата йончыды, картайды. Ул үзеннән никадәр яшерергә теләсә дә, үзенең озакламый үләчәген сизенә, сизенеп шомлана иде. Бүген иртәнчәк аңа эшкә барышлый инженер Александр Петрович очрады. Иске танышны очрату аңа берникадәр ышаныч бирде. Инженер сыгылган озын гәүдәсен көчкә сөйрәп, арттан бара иде. Федоров аны бары тик фуражкасыннан гына таныды. Федоровны күргәч, ‘ инженерның кипкән йөзендә хәлсез елмаю балкыды. Ул хәтта бармакларын хәрәкәтләндереп, Федоровка ни* дер аңлатырга да теләде булса кирәк. Ләкин Петр Кузьмич колон- .насы бер якка, Александр Петро- • вич колоннасы икенче якка китте. Алар эшкә баралар иде. Федоров кирпечләр ташыганда бары инженер турында гына уйланып йөрде. Моңа кадәр ул кайда булган? Нигә күренмәгән? Бергә булсак иде, ичмасам, дип уйланды ул, бәлки безгә җиңелрәк булыр иде. Байтак вакытлар үткәч кенә Петр Кузьмич инженер барган колоннаның үлемдарлар колоннасы икәнлеген хәтерләде. Аның йөрәге сыкранып кысылды, буыннары йомшарды. Ләкин егылырга ярамый, егылу—үлү дигән сүз. Беренче көнне үк Федоров сакчыларның егылганнарны ничек кыйнавын күрде. Федоров кирпеч алырга иелгәндә үзенә дикъкать белән текәлгән зур кара күзләргә очрады. Андый кешене Федоровның моңа кадәр лагерьда күргәне юк иде әле. Ул да кирпеч ташый. Ул да Федоров үрелгән кирпечкә үрелде, һәм кинәт: —- Сез Федоровмы? — диде. Агроном ни әйтергә дә белмичә калды. Аннары: — Әйе! — диде. —- Өметегезне югалтмагыз! Федоров җавап кайтарырга өлгермәде, кеше кирпечләр ..күтәреп китеп тә барды. Бараклар салу эшендә меңләгән тоткын эшли. Кешеләр һәр көн диярлек алмашып торалар. Көн дә яңа кешеләр килә, көн дә бик күпләр юкка чыга баралар, һәр көн яңа салынган лагерь бүлегендә эш кайный, хәлсез тоткыннар ахыргы көчләрен калдыралар, һәр көн иртә таңнан вахманнарның җикеренүе ишетелә, һәр көн автомат ату тавышлары яңгырый, һәр көн аркаларга «гумми» төшә. Кара күзле егет Федоровның күңелендә шом һәм шул ук вакытта яшерен бер өмет тә кузгатты. Аның батыр сынына карап Федоров: — Бу кеше монда яңарак эләккәндер ахыры? дип уйлады. Егет тарафыннан әйтелгән сүзләрнең асылына төшенгәч, Федоровның күңелендәге өмет тагы да көчлерәк булып кабынды. Аның хәзер кем белән булса да сөйләшәсе, тойгыларын уртаклашасы килә иде. Ул үзенең ни эшләгәнен онытып, ике кулына ике кирпеч алды да егет киткән якка юнәлде. Аяклар ашыгалар, йөрәк тәмле эреп кысыла иде. Салынып яткан барак артында Федоров тагын инженерны күрде. Вахманның үзен күзәтмәвенә ышангач, ул инженер янына ашыкты. . — Петр Кузьмич! — диде -инженер, ауруларда була торган кызганыч бер елмаю белән. — Сәламәтлегегез ничек? — диде Федоров. — Хәзер, сөеклем... Арттан кычкырып килгән вахман- ны күрү белән Федоров ашыгып читкә китте. Немец инженерны каты) сүгеп, резин таяк белән сугып җибәрде. Федоров Александр Петровичны икенче тапкыр очратканда инженер кирпеч төялгән тачка этеп бара иде. — Үләм мин, — диде ул, Федоров яныннан үтешли. Федоров тетрәп күзләрең йомды. Басмадан үтешли инженер тачканы тота ал
38 А, Расих. 
 
 мый түбән ауды. Кирпечләр ватылып тирәякка таралдылар. Федоров күзләрен ачканда Александр Петрович үлгән иде инде. — Этләр, еланнар!—диде Федоров, күз яшьләренә тыгылып. Ул кирпеч өеменә маңгаен терәде. Кемдер аның җилкәсеннән кочты. йомшак кына сыйпады һәм ягымлы тавыш белән: — Петр Кузьмич, кадерле Петр Кузьмич, бирешмәгез, бирешмәгез! — диде. Федоров яшькә чыланган йөзен күтәрде. — Сез кем? Әйтегез, улым, сез кем? — Мин сезне коткарырга җибәрелгән кеше. Федоров сыкранып, — Сез мине гафу итегез, — диде. — мин сезгә ышана алмыйм. — Зыян юк. — диде егет елмая төшеп. — Сез мине озакламый аңларсыз. Хәсән кирпечләрне күтәреп күздән югалды. Инженер Александр^ .Петровичның үлүе агрономны соң дәрәҗәдә тетрәтсә дә, Хәсәннең *.сүзләре аны юатты һәм у>Ч-_.б^ён“ ^матурлыгы белән ирек ^ахехен. той- ды. Кичен ачы кофеда, пычкы чү- "5е' белән аралаш пешерелгән икмәкне җебетеп ашаганда Петр Кузьмич һаман шул бөек бәхет — ирек турында гына уйланды. Аның янына кыска буйлы ниндидер таркау, хәтта куркыныч карашлы бер кеше килеп утырды. Барак эчендә һава авыр иде. Чехоткалы- ларның гырылдап йөткерүе, кемнеңдер сукрануы гомуми тавыш арасыннан аерылып ишетелә иде. Тәбәнәк буйлы кеше кер каткан өстәлгә тырнагы белән ниндидер өч почмаклар ясап утырды. Аның йөзе агрономга таныш кебек иде. Ләкин, никадәр азапланмасын. Федоров аны хәтерли алмады. Ниһаять, менә ике көннән бирле инде аның турында, таныш түгелдер, болан гына таныш кешегә ошаган гынадыр. дип уйлый иде.   Мин монда ике айдан бирле инде — дип сүз башлады карсак. — Менә сезне, Петр Кузьмич, моннан өч көн элек кенә хәтерләдем. Карыйм — таныш. Бик таныш, ә кешедән сорарга кыймыйм. Кеше кинәт мәгънәсез таркау карашын Федоровның йөзенә ташлады. ; — Сез мине танымыйсыз, шулай бит? Федоров җавап кайтарып өлгермәде. кеше тешсез авызын күтәреп тавышсыз көлү белән көлде. — Беләм, беләм, хәтерләү мөмкин дә түгел бит. Чөнки мин бер үлеп, яңадан терелгән кеше. Кеше, көлүеннән туктап, чын- чынлап ышандырырга тырышкандай. йөзенә җитдилек кыяфәте кертте: — һәм чыннан да оригиналь эшләр булып узды бит! Мин үлгәч, ялгышып, миңа үз башым урынына бүтән кеше башын куйганнар. Чын, чын! Ничек сезнеңчә, кызыкмы? Гәүдә үземнеке, ә баш билгесез бер кешенеке. Кеше Федоровның йөзенә күзләрен зур ачып, дикъкать белэн'бераз карап торгач, нечкә генә тавыш белән көлә башлады. — Миңа аттылар, — диде ул һич тә шаркылдавыннан тыела алмыйча, — башымны кисеп алдылар, ләкин мин сәләтемне югалтмадым. Сез мине танымыйсыз, ә мин сезне таныйм. Федоровка бу акылыннан язган таныш йөзле кеше белән утыруы авыр иде. Ул өстәл артыннан чыгып читкә китте, .кеше аңардан калмады. Ниһаять, карсакны бүтән кешеләр үзләре янына чакырдылар. «Бүген мин көне буенча шундый тилемилеләр белән очрашырмынмы икән» дип уйланды Федоров. Бу тиле карсак белән сөйләшү аңарда Хәсәнгә карата да шик тудырды. Ятарга ярамый иде әле. Федоров сәкедә утыручылар янына барды. Хәтсез озын буйлы, коточкыч ябык кеше нурсыз күзләрен ашыкмый гына әле бер кешегә, әле икенче кешегә күчереп уйчан, йөрәк тавышы белән: — Лагерьда уенчык ясап сатар
Бәхет орлыклары г  39 
 
 га була иде ичмаса, —: ди иде,— концлагерьда бит ул мөмкинлек "тә юк. Кичен исемлекләр тикшергәндә унтерофицер Федоровны саф алдына чыгарды. — Федоровныц дус-ишләре алга чыксыннар, — диде ул. — Аларга иртәгә өстәмә паек биреләчәк. Ләкин тоткыннар мондый вәгъдәләрнең барысы да күңелсез бетә торган тупас бер хәйлә икәнен күптән беләләр иде инде. Берәү дә урыныннан кузгалмады. Унтерофицер ачу итеп, тоткыннарны ике сәгать буена барак әйләнәсендә йөгертеп йөртте. XIII. Хәсәннән хәбәр Капитан Гәрәев лагерьга агроном Федоровны эзләргә киткән көннең иртәгесен Шәрипов, Зина һәм Степан карт кебек сыналган егетләрдән бер команда төзеделәр. Шул ук төнне ялгыз имән тирәсе миналардан тазартылды. Гаяз һәр көнне бер мәртәбә ялгыз имән янына барып кайта иде. Ләкин Хәсәннең китүенә өч көн булды инде — хат юк. Бу хәл Шәриповны аптырауга салды, ә Зина чын күңеленнән тирән хәсрәткә чумды. Ул шомлы уйларга талып, эчтән генә, Хәсән хәвефкә очрагандыр, дип борчыла иде. Аңа Шәриповның тынычлыгы, сабыр рәвештә вакыйганың ахырын көтүе, борчылудан да бигрәк баш ватып, бу эшнең серенә төшенергә тырышуы, анык бер фикергә килергә ирек бирмиләр иде. Ниһаять, ул үзенең борчылуын әйтми кала алмады. — Мин Хәсән өчен бик аптырашта,— диде ул, куркынган күзләре белән Гаязның йөзеннән нидер эзләп. — Аның бит кулга эләгүе дә мөмкин. Ул киткәннән бирле минем төн йокыларым качты. — Аның кулга эләгүе мөмкин түгел, — диде Гаяз уйланып. — Минем моңа ышанасым килми.- Ул шундый кеше, ул үз бурычын үти ала торган, сәләтле, батыр кеше. —- Бәлки, без берәр чара күрербез,— диде Зина һаман Гаязның сүзләренә ышана алмыйча. Аннан үз сүзләренең шул кадәр бер катлы булуын кинәт аңлады да, өметсез көрсенеп, читкә борылды. — Ярар, борчылмыйк, — диде Гаяз. — Ул исән-сау, шушы көннәрдә хәбәр булыр, дип ышаныйк. Гаяз, урыныннан торып, тар бүлмә буенча йөри башлады. Идән такталарының берсе сыгыла һәм баскан саен шыгырдый ,иде. Гаяз ни өчендер шул тактага басып йөри иде. Зина кашларын җыерды. —• Борчылмый һич түзә алмыйм шул, иптәш Шәрипов. Гаяз кинәт үзенең таза киң җилкәле һәм бераз гына кәкре аяклы гәүдәсе белән Зинага таба борылды. Аның кояшта уңган коңгырт чәчләре тузгыган иде. Яңак калкымнары чыгып торган, киң маңгайлы, батыр карашлы йөзе Зинага кинәт бик матур булып күренде. — Нигә сез мине «иптәш» дип атыйсыз. Минем сезнең белән рәсми яңгыраган «иптәш» кенә булып каласым килми. Минем дус буласым килә. Сез бит минем исмемне беләсез, Зина! Зинаның йөзенә җиңелчә кызыл лык йөгерде. ‘ — Бу сугыш елларында дуслар да, иптәшләр дә күп булды. — Аерата күп булды һәм алар аерата якын булдылар. — Чын дус булудан да мөкатдәс эш бармы икән. — диде Зина уйланып. Гаяз Зинаның ни өчендер сүзне гомуми юнәлешкә тартуын һич аңлый алмыйча, аңа туп-туры сорау бирде. — Сез кай яктан, сез кем, Зина? Мин сезнең армый-талмый эшләвегезне күрәм дә сокланам. Сезнең зыйфа гәүдәгез, кечкенә кулларыгыз да авыр хезмәт өчен яратыл- маганнардыр кебек. Ә чынында сез иң авыр эшләр эшлисез. Караңгы төннәрдә заводларны миналыйсыз, тимерюлларны ваттырасыз, паровозлар шартлатасыз, листовкалар басасыз, кулыгызга корал алып көрәшәсез. * » 
_ , А. Расих 
 
 
Зина үзенә бер рәхәтлек белән кызарып көлде. — Әгәр сугыш булмаса мөгаен сез, Гаяз, артист булыр идегез,— диде. — Артист булуын булмас идем, ә агроном булыр идем. Мин бит авыл хуҗалыГы институты бетергән кеше. — Шулай шул, — диде Зина. Нидер хәтерләп, тезләрендәге ак кулларына карады. — Мин дә. сугыш булмаса, врач булган булыр идем инде... Гаяз, тыңларга җыенып, аңа текәлде. — Минем әтием фельдшер иде. Безнең нәсел гомумән кеше дәвалаучылар нәселе булган күрәсең. Безне «Ивановлар — фельдшерлар токымы» дип кенә йөртәләр иде. Гаяз иркенләп сөйләргә җыенган Зинаны бүлдермәү өчен сак кына аның янына барып утырды. — Мин үзем мондагы кеше түгел, — дип башлады Зина. — Мин сугыш алдыннан апам белән Москвада медицина институтында укый идем. Әни-әти, энем, сеңелем районда, Орлов өлкәсендә торалар иде. Шулай сугыш башлангач, без, башка иптәшләр белән бер- рәттән, институтны калдырып, фронтка китәргә булдык. Июльнең унсигезе иде бугай. Бүгенге кебек хәтеремдә: без апам белән бергә фронтка киттек. Икебез ике полкка эләктек, ләкин, полклар бер дивизиядә булганга күрә, бер беребезне еш күрә идек. Дивизия фронтка килү белән без сугышка кердек. Бик каты сугышлардан соң дивизия камалуда калды. Мондый чакта кешеләр аеруча кыйммәт бит. Сугышка барлык кешеләребез катнашырга мәҗбүр булды. Хәтта медиклар да катнаштылар. Күп иптәшләр һәлак булды... — Әйе, бу хәлләр миңа таныш, — диде Гаяз. — Шуннан? — Шуннан без, вак төркемнәргә бүленеп, чолганыштан чыга башладык. Без, дивизия санчасте һәм медсанбат, бергәрәк идрк. Апам белән мин дә бер /өркемгә иярдек. Бу вакыт август ае иде. Тирә-якта дошман. Кырларда игеннәр, авылларда өйләр яна. Юлларда качаклар, юлчылар, мәетләр. Немец авыл-шәһәр халкын лагерьларга озата, яһудләргә погромнар ясый. Без төннәрен генә барабыз, көндезләрен кая туры килсә, шунда яшеренеп ятабыз. Шулай көннәрдән бер көнне безгә урман аланында немец солдатлары очрады. Без бу вакыт гаскәри киемнәрдә 
түгел идек. Без аларда шик кузгатмас өчен качмадык. Немец офицеры башта иратның баш киемнәрен салдырып карады, аннан бер сүз дә дәшмәстән аларга китәргә ишарә ясады. Ләкин чират минем белән апама җиткәч ул безнең кулларыбызны бәйләтте һә^г үзе белән алып китте. Офицерның нияте пычрак бер ният иде, билгеле. Без барышлый ук котылу юлларын эзли бардык. Безне бер авылга китереп, офицер ялгыз өйгә бикләтте. Без төн уртасында, офицердан котылып киткән иптәшләр ярдәме белән, авылдан качтык. Тик сизеп калдылар. Авылдан чыгып өлгермәдек, безгә ата башладылар. Без урманга таба йөгердек. Урманда апам яраланып егылды. Әгәр шул вакыт урманнан партизаннар килеп чыкмаса, мин дә, иптәшләр дә һәлак булачак идек. Шулай итен мин партизаннар отрядына эләктем. Отряд яңа гына оешкан иде. Отрядта ул вакытны бик авыр иде. Мин„ апам үлгәч, шушы отрядта партизан булып калдым. Башта разведкада йөрдем, аннан диверсия группасында. 42 нче елның ахырында яраландым. Бу вакытта безнең отряд блокадада иде. Мине, караңгы сукмаклар аша дошман боҗрасы аркылы чыгарып, шушы шәһәрдәге доктор Архиповның яшерен больницасына салдылар. Мин терелеп чыкканда отряд бүтән җиргә күчкән иде. Мин монда калып, шәһәр комсомолларына кушылдым. Ә калганын беләсең инде... Зина уйланып торды һәм өмет белән балкыган күзләрен күтәреп»

 
  г ■ -- ---- бәхет орлыклары  ________________________________  
— Менә безнең Армия килсен вде, их, тизрәк килсен иде! — диде. Тын алган саен сукыр лампаның уты калтырап куя иде. Тын алган саен юеш стенадагы Зина белән Гаязның күләгәләре дә калтырый. — Ни булды икән соң безнең Гәрәевкә, — диде Зина тагы Хәсәнне хәтерләп. Гаяз' авыр көрсенеп алды. Ялгыз имән янына Шәрипов ул көнне дә үзе генә барды. Ул Зинаның бүлмәсеннән чыгып, җимерек коймалар, ватык кирпеч өемнәре аркылы үтеп шәһәр читендәге чүплеккә җиткәндә сәгать төнге бер иде инде. Шәрипов ерактан күренгән шоссе юлындагы автомобиль утларына каранып, күптән сөрелмәгән һәм кандала үләне белән капланган кыр буйлап каберлеккә таба юл тотты. Гаяз зияратны үткәндә кулына пистолетын алды һәм каберлек белән алда яткан урман арасын аерата сакланып узды. Ниһаять, дәһшәтле үлем лагереның почмакларында көчле прожекторларның салкын җирне ялап чайкалуы күренде. Алда мина кыры. Гаяз пластунча шуышып барды, «Шулай ук бүген дә булмас . ми-» кәнни» дип уйлана иде Гаяз. Ул ялгыз имән янына җитеп, бүген тагы да дикъкатьлерәк эзләргә булды. Аныңча кичә ул әйбәтләп эзләмәгән кебек иде. Гаяз имән тирәсендәге һәрбер квадрат метрны капшый- капшый, кайта-кайта хат эзли башлады. Гаязның йөрәге, нәкъ кичәге кебек үк, борчылып тибәргә тотынды. Ул, кичәге шикелле үк, һәрбер метр җирне куллары белән капшап чыкты. Тик һични тапмады «Бәлки, читкәрәк төшкәндер» дип уйлады. Гаяз, имән тирәсендә миналар булуына карамастан, тәвәккәлләп ерактанрак эзләргә кереште. Бераздан аның бармакларына тигән йомшак әйбер аның йөрәген кузгатып җибәрде. Ул, шатланып, чүпрәккә гөрелгән ташны кулына кысты. Бу — Хәсән ыргыткан хат иде. Бер^ сәгатьтән соң Гаяз юештә саргайган кечкенә кәгазь кисәгенә язылган хатны иптәшләренә укыды. Анда Хәсән болай язган иде: «... Сез, дусларым, минем озак сүзсез’ятуыма борчылмагыз, шулай туры килде. Бары бер генә юл: бабайны хәзерләнгән юлдан алып чыгу. Сугыш 
башланган көн. Имән. Бер әтәч» дип язылган иде. — Димәк, без аларны якшәмбе көн, төнге бердә ялгыз имән турысында көтәргә тиеш, — дип аңлатты Гаяз. — Бүген ни көн әле? — диде Зина. — Бүген пәнҗешәмбе. — Димәк, өч көн вакыт калды. XIV. Лагерьдан котылу СС штурмфюреры Шоленны кесәсеннән һәр көн табылып килгән . аноним хатлар зур борчуга салды- f. лар. Бик күп чаралар күрелсә дә- бу эшнең кем тарафыннан эшләнүе- ?\ фаш ителмәде. Соңыннан бары шул гына ачылды: бу хатлар немец? 4 телен белүче ниндидер бер рус тарафыннан языла. Чөнки җөмләләрдәге һәм сүзләрдәге хаталар моны* бик ачык күрсәтәләр иде. Карантин барагына керү һәрвакыт диярлек кесәдә хат табылуына сәбәп була. Көннәрдән бер көнне- Фон-Шолен язуны итек кунычыннан тартып чыгарды. Төне буе уйланып, бу көнне карантин барагыңда гына булуын хәтерләде. Ләкин кем ул? Нинди кеше шулай Фон- Шоленнан да остарак? Хатлар Фон-Шолеңның куркуын көннән көн арттыралар иде. ’ Ул бу хәсрәттән котылу өчен1 вакыт-вакыт бөтен карантин барагындагыларны үтерү турында да уйлый иде. Ләкин аны бу эш тә тынычландыра алмас кебек иде. Аның хат язучыны үз куллары белән газаплыйсы килә иде. Фон-Шолен кесәсеннән уникенче кәгазьне алгач та, нинди генә юллар белән булса да бу эшкә чик куярга булды. Карантиндагы- ларны, шул җөмләдән Федоровны да. «кугель» тамгалылары рәтен, нән, газ камерасында үтерергә уйлады. Бу вакытта шимбә көннең х киче иде. Кәгазьдә: «Эт токымы Фон-Шолен! Агро$ ъ V д 
4j А. Таких 
 
 
ном Федоровны үлемнән коткарасыңмы» юкмы? Юк исә башың җилкәңдә тора алмас» дип язылган. Комендат бу язудан соң үзенә урын таба алмый бик озак арлы- бирле йөрде һәм соңыннан бикләнеп, бүлмәсендә аракы эчәргә тотынды. Бәлки, бу эш төне буе да дәвам итәр иде. Бәлки, иртәгесен иртә белән үк Федоров һәм, тагы €ик күп тоткыннар һәлак булыр иде. Тик уйламаганда килеп төшкән төнге кунак хәлне бөтенләй үзгәртеп җибәрде. Бу кунак оберст фон-Зигмунд — гестапо кешесе иде. Бүлмәгә ашыгып кергән солдаттан полковникның исемен ишетү* исерек штурмфюрерны шунда ук айнытты һәм аякка бастырды, чөнки фон- Зигмунд Гиммлерның вәкиле иде. Фон-Шолен, ишектән килеп кергән озын һәм юан полковникны, күкрәген киереп, Гитлер исеме белән сәламләде. Полковникның йөзендә борчылу билгеләре күренә. Бу билгеләр моңа кадәр бер дә хәерлегә булмыйлар иде. Шолен- иын башыннан бер секунд эчендә җитмеш төрле уй үтте. Полковник авыр адымнар белән түр башындагы язу өстәле янына узды. Ак перчаткаларын салып, өстәлгә ташлады. Фуражкасын салмастан креслога килеп утырып, зур кара күзләрен ачу белән Шоленга текәде. — Мин сезгә, штурмфюрер, ашыгыч эш белән килдем. Шолен, куркуыннан авызын ябарга онытып, полковникка текәлде. — Утырыгыз, — диде оберст. Шолен утыргач: — Агроном Федоровның хәле ничек? — диде. Шолен, һич ни аңлый алмыйча, иреннәрен хәрәкәтләндереп куйды. — Агроном Федоров турында ни дә булса ишеткәнегез бар идеме?— дип кабатлады полковник. — Бар иде, әфәндем полковник... — Аны озату кәгазендә ниләр язылганы хәтерегездәме? — Хәтерлим. Аның турында сөйләшергә җибәрелгән махсус кеше дә бар иде. — Ниләр эшләдегез соң бу мәсь әлә буенча? — Әле нәтиҗә ачык түгел... Полковникның ачу белән акайган күзләреннән Шолен куркынып туктап 
калды. Бу күзләр зур, калку, күз аклары гадәттәгедән эре кан тамырлары белән челтәрләнгәннәр иде. Бу усал күзләрдән Шолен «Булдыксыз идиот син!» дигән сүзләрне укып чыкты. Полковник кресло таянсаларын- да яткан бармакларын тыпырдатып куйды. Яңгыравык сәгать уникенче чиреккә сугып, музыка уйнап туктагач, полковник тагы Шоленга карады. Ләкин бу юлы ул тыныч, хәтта дусларча карый иде инде. — Безнең өчен бу эш бик күңег сез, бик вак эш, табигый. — диде полковник «бу эш» дигән сүз белән Федоров мәсьәләсен атап. — Ләкин онытмагыз, штурмфюрер, бу эш бүгенге көнне бик әһәмиятле эш һәм мине бу эш буенча рейхмини- CTD махсус үзе җибәрде. «Рейх- министр» сүзен ишетү белән Шолен, аякка басарга теләп урыныннан калыкты. — Утырыгыз, утырыгыз, — диде полковник елмаеп. Фон-Шолен сигара тартмасы алып ачты. Шолен ашыгып шырпы кабызды. — 1943 нче елның башыннан бирле разведка . агроном Федоров белән кызыксына, — диде полковник. — Сез әле аның белән күптән түгел генә таныш, ә ул миңа үзенең «бәхет орлыклары» белән күптән таныш инде. (Бу вакытны Шо- ленның йөзе артык ярарга тырышудан ахмак бер кыяфәттә иде). — Аның белән 0128 шөгыльләнде. 0128 ул — рус революциясе вакытында илен ташлап качкан ак гвардеецлардан. Ләкин башта рәтле нәтиҗә чыкмады. Менә шуңа күрә без «бәхет орлыкларын» аулау өчен зуррак программа төзедек. Мине кызыксындырган кебек, сезне дә бу орлыкларның шифалы булуы кызыксындырырга тиеш. Ул орлыкларның гөмбә чире белән агуланганнары яраны соң дәрәҗәдә тиз төзәтә. Әгәр бүген яралы
1Бәхет_орл ыкл а р ы       43 
 
 
лардан төзәлеп стройга бер солдат акайта икән, ул «бәхет орлыкларын» кулланганнан соң, йөз солдат •стройга кайтачак. Сез аңлыйсызмы моның империя өчен әһәмиятен? — дип сорады полковник. — Аңлыйм, — диде Шолеи һәм ■Федоровны үтермәвенә шатланып •куйды. — Федоров үзе дә бу орлыкларның сыйфатын белеп бетерми әлс. Чөнки ул врач түгел бит. — Федоровны мин чакырткач идем, — диде комендант, — ләкин •файдасы булмады. Покловник көлеп куйды. — Сездән акыллыраклар да нәтиҗә чыгара алмадылар әле. Ул сүзен дәвам итте: — Хәзер 0128 дән Федоров шикләнми. Аның, безгә йөк булырлык иптәшләре юк ителделәр. Хатынын 0128 юлда ук агулап үтергән, ә аның бер юлдашын без, үзебезгә эшләргә күндерә алмагач, шулай ук «кугель» га җибәрдек. Бәлки игътибар иткәнсездер, бер инженер ул. — Эш үзенең иң катлаулы урынына җитте. Хәзер Федоровка булган мөнәсәбәтне кинәт үзгәртергә <кирәк, аның нервларында уйнарга. Ул алҗыган, картайган, аңа хәзер могамәләне үзгәртсәң ул шунда ук эреп китәчәк. Кыскасы шулай: ул •бирелергә тиеш, я ул. бетерелергә тиеш. Бу эш белән 0128 шөгыльләнәчәк. Федоровның хезмәте большевикларга эләкмәсен. Ә большевиклар белмиләр әле бу турыда, — диде полковник, — алар аңламыйлар. Ул елмаеп урыныннан торды һәм Шоленга Федоров өчен өстәл хәзерләү турында киңәшләр бирә башлады. Федоров килгәч, полковник аны •берничә секунд дәшмичә карап утырды. Петр Кузьмич соңгы көннәрдә аерата картайган. Аның йөзе дә, гәүдәсе дә ничектер кечерәеп' калган кебек иде. Маңгаендагы һәм күз яннарындагы җыерчыклары тагын да тирәнәйгәннәр, ә куе кашлары арасындагы кечкенә күзләре тагы да ачулырак ялтырыйлар иде. Полковник урыныннан торып, Федоровны каршылады. — Рус укымышлысы Петр Кузьмич Федоровны күрүемә мин бик шат, — диде ул русча. «Тагы башлана» дип уйлады агроном 
һәм полковникның елмаю аркасында җәелгән йөзенә текәлде. Тук, симез йөз аңа кабахәт булып күренә иде. — Без сезнең каршыгызда гафу үтенергә тиешбез, — диде полковник. — Сезнең монда килеп эләгүегез күңелсез бер хата нәтиҗәсе. Федоров аңламыйча полковникның йөзеннән чын уен эзләде. Полковник моны сизенде, ул Федоровка ишарә белән утырырга кушты да аның каршына утырып, — Сезнең бер нинди судсыз концлагерьга эләгүегез коточкыч бер хата, — диде. — Мин, инспектор буларак, сезне исемлекләрдә очратып, Берлиннан монда килергә мәҗбүр булдым. «Уен шулай башлана икән» дип уйланды Федоров һәм сүзнең ни турыда баруын аңлау белән үзен полковник алдында бер катлы, аның хәйләсен сизмәгән кеше итеп тотарга булды. — Сезгә кунаклар киләсе ахыры, — диде ул өстәлгә карап. Өстәлдәге тортлар, паштетлар, коньяк шешәләре һәм, барыннан да бигрәк, кыздырылган дуңгыз баласы кызыктырып күзләргә керәләр иде. Полковник аңа бу өстәлнең махсус Федоров өчен хәзерләнгәнен әйтте. Ләкин шунда ук. бу тупас хәйләнең сизелүеннән үзе дә шикләнеп. икенчегә борды. — Зыян юк, — диде ул көлеп, — бу безнең хөрмәтле комендантыбыз / үзенең тугад көне шәрафенә хәзео-^ ләнгән. Ләкин без аның бер катлы- лыгыннан файдаланырбыздыр, шаять. Өстәл тирәсенә утырышкач, полковник бер туктаусыз сөйләп торды. Федоров үзен мыскыл иткән һәм хәтта хәзер үк үтерергә, газапларга әзер торган бер кешенең ниндидер эш башкару теләге белән 
41    М Pacnxi 
 
 
шул кадәр, ясалма рәвештә дус булып кылануын ачык күрә иде һәм эченнән көлә иде. Шуның белән бергә ул картларча сабыр иде. Полковникны тыңлап ул тешсез уртларын еш-еш хәрәкәтләндереп утырды — ашавын дәвам иттерде. Агрономның киемнәре тузган, үзе бүлмәдәге бу бай җиһаз арасында тагы да кечерәк, тагы да картрак булып күренә иде. «Я. сайра, сайра» дип уйлады ул кызык анекдотлар сөйләп утыручы полковник турында. «Мин синең сүзләреңә каршы сүз әйтүдән бернинди дә файда тапмыйм, ләкин «бәхет орлыклары» ул минем халкым, минем илем өчен». Якшәмбе көн иртәнге унбердә агроном Федоровны полковник җиңел автомобильдә Польшага алып китәргә булды. XV. Оча торган кеше Көзге томанлы иртә үзенең мең төрле фаҗигаләре белән тагы лагерьга килеп җитте. Палачлар яңадан үзләренең кабахәт эшләренә тотындылар. Бараклардагы тоткыннар ишек алдына чыгарылдылар инде. Жандармнарның, вахман- нарның, полицайларның җикеренүе иртәнге яктылык белән бергә башланды. Иртәнге физкультура дип аталган оятсыз мәсхәрә тагы дәвам итте. Тоткыннарны чыбыркылар, резин таяклар белән әйдәп бараклар тирәсендә йөгерттеләр. Бары лагерьның төньяк почмагы гына тыныч иде. Андагы тигәнәк һәм шайтан таяклары белән капланган бушлык бөтен лагерьда үлем үзенең колачын җәймәгән бердәнбер урын иде. һәм чыннан да монда * яшәү, тормыш булганы бераздан •ечык беленде. Саргайган чирәмнәр кинәт күтәрелеп читкә аудылар. Баз ишегедәй ачылган кәс катлавы астыннан Хәсән килеп чыкты. Тирә-якны томан каплаган иде. Хәсән куышыннан чыгу белән яшерен юлның ишеген япты, аннан ашыгып лагерьның яңа корылып яткан өлешендәге кирпеч, такта өемнәре арасына кереп югалды. Бинт минуттан соң ул меңләгән. тоткыннар арасында иде инде. Гәрәев монда төннә китерелгән тоткыннар белән бергә керде. Лагерьга үтү белән ул төркемнән аерылып, качып калды. Сакчылар- күбрәк тимерчыбык киртәне күзәтәләр иде. Прожекторлар да күбрәк, 
лагерьның тышкы ягын яктырталар иде. Хәсән ул төнне үзенә җайлы урын эзләде һәм эшкә кереште. Хәзер җир астындагы юл эшләнеп беткән иде инде. Тимерчыбык киртәнең астыннан үтеп тышкы яктагы тирән чокырга чыгу өчен хә-' зер бары күп булса "бер сәгатьлек эш калган иде. «Бүген соңгы көн. Федоровны күреп ачыктан-ачык сөйләшергә, я булмаса аны мәҗбүр итеп булса да. алып чыгарга, ә иреккә чыккач, ул үзе хәлне аңлар!». Хәсәннең тизрәк агрономны күрәсе килде. Ул таньшг җирләрне үтте инде, ләкин Федоров күренмәде. Хәсән кат-кат эзләде. Бәлки, ул авырыйдыр? Хәсән бүген үзенә аерата шик белән төбәлгән күзлекле солдатның, карашын сизсә дә, Федоров Йелән бёр баракта торучыларга таба атлады. Кирпеч кырып торучылар төркеменнән кемдер шатланып,- — Минем эшем ул, минем эшем, — дип кычкыра иде. — Мин бит һәммәсен дә белом, — диде шул ук тавыш. Хәсән бу сүзләрне әйтүченең тиле-миле карсак икәнлеген шунда ук аңлады. Карсак тагы нидер әйтте һәм үзен тыңлаучы юклыгына аптырап, кемгә булса да әйтергә теләп, тирә- ягына каранды. Күзләре Хәсәнгә кучрагач, аның кипкән ак йөзе елмаюны хәтерләткән, ләкин елмаюдан күп ямьсез бер Кыяфәткә керде. — Сез бит безнең кунак, шулак бит? — диде ул. Ул кирпечләрне- әрдәнә итеп өяөя, Гәрәевкә тотлыгып сөйли башлады. — Миңа хәзер тынычлап үләргә дә була инде, — диде ул. — Мик үземнең акылга зәгыйфь икәнлегемне беләм, мпча барыбер.  
45 
Бәхет орлыклары  
 
 Ул Хәсәннең күзләренә сынагандай карап торды да пышылдап, — Безнең, баракта Федоров дигән бер карт агроном бар иде,— диде.— Мин һәр көнне диярлек, хәтта көненә берничә мәртәбә Фон- Шоленга хатлар яздым. Мин ул хатларны төрле юллар белән аның кесәсенә сала килдем. Сәке астына кереп тә, ишек артына яшеренеп тә. Менә күрдегезме ул эш нинди нәтиҗә бирде! Ул муенын сузып, күзләрен зур итеп ачып, Хәсәннең таңга калмавына аптырап торды. Хәсән чыннан да борчыла башлаган иде инде. Ул бары сиздермәскә генә тырышты. — Мин Нат-Пинкертон, — диде акылсыз, күкрәгенә төртеп. — Мин Шерлок Холмс! Сезгә мин моны сер итеп кенә әйтәм, чөнки сезнең күзләрегез Асяның күзләрен хәтерләтә. Бирегез миңа күзләрегезне. ’Мин ул күзләрдән айга оча торган аяклы самовар, ясыйм. Хәзер минем кем булуым аңлашылдымы? — Аңлашылды, — диде Хәсән. — Ләкин сез Федоровның кая киткәнен әйтмәдегез әле? — Ничек әйтмәдем, — диде кеше аптырап. — Ул бүген иртә белән Марска очты. Минем Фон-Шоленга язган хатларымнан бик яхшы канат ясады да Марска очты. Кинәт кеше Хәсәнне кызганып көлде. — Их, сез! Сез бит, бичара, бер нәрсә дә белмисез, күгәрченем. Ул Хәсәнгә күз кысып елмайды һәм балаларча сикергәләп, кирпеч- ‘ләр алырга йөгерде. Тоткынлыкта акылын җуйган бу укымышлының Федоровка ниндидер мөнәсәбәттә булуы Гәрәевкә аңлашыла иде. Алар икенче мәртәбә очрашканда кеше үз акылында иде. — Кичә төн уртасында комендант Петр Кузьмичны үзенә чакыртып алды, — диде ул. — Мин башта ук • аның ни өчен чакырылуын сизенгән идем. Аның белән без гимназиядә бергә укыдык. Мин ул эш-. ләгән совхозда да булганым бар. Ул бик укымышлы кеше бит. Сез аның табигатен аңламыйсыз. Ә мин менә фән кешесе булганга күрә аңлыйм. Ул кеше эшен тәмамламый торып үләргә тиеш түгел. Сез аны белмисезме? — диде кеше һәм тагы 
аның күзләре мәгънәсез карый башладылар. Ул аяк астында яткан ташны алып, еракта күренгән вах- манга кизәнде. Гәрәев аның кулыннан эләктерде. Кемдер Хәсән янына килеп җитте. Бу кеше озынча буйлы, кара мыеклы, карт һәм ябык чырайлы иде. Ул ялангач тәнгә бары тетелгән чикмән генә кигән. Чикмәннең төймәләре булмаганга күрә биле мунчала белән бәйләнгән. Кешенең изүеннән йонтач ч күкрәге күренә иде. — Рәхмәт, иптәш, — диде ул, акыллы күзләрен тутырып Хәсәнгә карады. — Без дә аны шулай гына саклап йөрибез. Кем белә, бәлки эле котылырбыз да, кем белә. Безнең Армия һөҗүм итә диләр бит. — Ул мескен моннан бер ай элек кенә үз акылында иде, — диде кеше теге карсак турында. — Аның баласын һәм хатынын немецлар яһүд дип тереләй яндырып үтергәннәр. — Ул Федоровның иртә белән каядыр китүен сөйли, — диде Хәсән, — дөресме шул? — Дөрес, ул төн уртасында безнең янга кереп чыкты һәм шул вакыт үзенең Польшага Пан Росто- шевский пменнесына китәчәген хәбәр итте. — Кая, — кая? — Пан Ростошевский имениесы- на. Ул Нарев елгасы янында булса кирәк. Петр Кузьмич шулай диде. Хәсән аптырап башын чайкады. — Мин һич аңлый алмыйм,— диде ул. — Шулай ук бу хатлар нәтиҗәсе микәнни, әллә югыйсә?.. югыйсә?.. Ул бераз тынып торды да: — Сез ничек уйлыйсыз? — диде. — Белмим, — диде кеше, аны күбрәк Хәсәннең үзе кызыксындыра иде. . — Сез дә Федоровны яхшы бе
46    AJ Расих 
 
 ләсез булса кирәк, — диде ул.—Сез кайсы барактан соң? Хәсән серле елмаеп, аңа: — Мин баракта тормыйм, — диде, — ә Федоровны яхшы беләм. Хәсәннең күңеленә кинәт шашкын уйлар килде. Аның сугыш башланганнан бирле бу кадәр авыр билге- сезлектә һәм уңышсызлыкта калганы юк иде әле. Ул гадәттәге саклыгын югалтты. Аның ничек кенә итеп булса да дошманнан үч аласы, аларны көлкегә калдырасы килде. Кинәт моңа кадәр тумаган тойгы — үзенең яшеренүенә кимсенү тойгысы туды, әйтерсең лә, аның бу яшеренүе куркаклыктан иде. Гәрәев, кирпечләр өстенә сикереп менде дә, кискен, югары тавыш белән, кашларын җыерып кычкырды: — Иптәшләр, гражданнар!!! Сезнең газапларыгызны, кичерешләре- гезне безнең халык бер вакытта да онытмас. Кызыл Армия сезнең өчен үч алыр. Өметләрегезне өзмәгез! Ул килер! Озакламас! Берничә секунд тирә-якта тын булып торды. Аннан кинәт бөтен лагерь өстен шау-шу каплады. Халык, ябырылып, Хәсән торган якка ташланды. Артта автоматлар тырылдавы ишетелде. Якындагы немец жандармы кемнедер «гомми» белән кыйный башлады. Хәсән үзенә таба йөгергән полицайны күрде. Ул өстендәге кара бишмәтен төркемгә ташлады. Аннары үзенә якынлашкан полицайга таба сикерде, аны бер сугуда бәреп аяктан екты һәм баракларга таба йөгерде. Бу вакытта сирена тавышына казармадан йөгереп чыккан немец солдатлары баракларны камыйлар иде. Ике барак арасында тукталган Хәсәннең хәле кыл өстендә иде. Аны күргәч Фон-Шолен барлык көченә акырды: — Тереләй, тереләй алырга! Мин аны үзем, үзем! Сакчылар Хәсәнгә ташландылар. Гәрәев тирә-ягына каранып алды һәм күзенә чалынган яшь каенны аска бөкте. Немецлар аны тотабыз дигәндә ул барак түбәсендә иде. Офицерлар да, солдатлар да, хәтта Хәсәнне күрүче тоткыннар да бердән үкерделәр. Хәсән тау кәҗәсе җитезлегендә бер түбәдән икенче түбәгә сикерде. Бераздан ул таштан салынган газ камерасында иде. Бу бина коймага якын.. Вышкада торучы сакчы Хәсәнгә мылтыгын төзеде, ләкин ул атып өлгерә алмады. Хәсән җирдә яткан такталар өеменә күз ташлады да кинәт түбән сикерде. Аның аяклары тигән такта башка такталарга аркылы беркетелгән иде. Такта Хәсән авырлыгы белән аска сыгылды һәм пружинадай Хәсәнне күтәреп, һа- f вага чөйде. Лагерьдагы халык Гәрәевнең тимерчыбыклы койма аркылы очуын күреп калдылар. Шуннан соң Хәсәнне лагерьда һичкем күрмәде. Немец солдатлары соңыннан такталар янына килгәч, бу билгесез кешенең очуы очраклы хәл түгеллеген! аңладылар. Бу кеше үзенә алдан үк трамплин эшләп куйган булган. (Ахыры киләсе номерда)