БИШЬЕЛЛЫК ПЛАН ҺӘМ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ
Дәһшәтле сугыш еллары шаулап үттеләр. Дошманнарга каршы ге- рсик көрәштә тиңдәше булмаган Ватаныбыз, сугыштан соң, халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү буенча да, бүтән һичбер илдә күрелмәгәнчә, гаять дәрәҗәдә зур программа кабул итте һәм бу гигант программаны совет халкы тормышка ашырырга кереште. СССР Верховный Советының беренче сессиясе тарафыннан расланган Сталинчыл яңа бишьеллык план совет халкы алдына бик зур тарихи бурычлар куя. Бу зур бурычларның үтәлүе һәрбер совет кешесенең никадәр көч салуына, яның фидакарь хезмәтенә, партия,, совет һәм җәмәгать оешмаларының хезмәт ияләре арасында никадәр киң колачлы оештыру, пропаганда һәм тәрбия эшләре алып баруына бәйләнгән. Халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү буенча бишьеллык план ничек, нинди методлар һәм юллар белән тормышка ашырылачак? Бишьеллык план турындагы Законда бу юллар, методлар ачык күрсәтелгән. Анда безнең хуҗалык һәм дәүләт аппаратыбызны тагын да ныгыту, аның эшен яхшыртуч хезмәт җйтештерүчәнлеген күтәрү, .техник процессларны) камилләште* рү, хозрасчет һәм экономия ясау рожимын ныгыту, предприятиеләрдә, учреждениеләрдә, колхозларда, совхозларда һәм МТСларда социалистик ярышны һәм стахановчылык хәрәкәтен һәрьяклап үстерү бурычлары беренче урынга куела. Ләкин бу юллар гына яңа бишьеллык планның уңышлы рәвештә гамәлгә ашырылуын тулысынча тәэмин итә алмыйлар әле. Чөнки безнең хуҗалык аппаратыбызны ныгыту, аның эшен яхшырту өчен, производствоның социалистик методларын ныгыту өчен, иң элек, безнең эшче- ләребезне, колхозчыларыбызны һәм хезмәткәрләребезне шул методларга күнектерергә, аларга бу социалистик методларның капиталистик методлардан өстен икәнен күрсәтергә», аларда хезмәткә, хезмәт ’ дисциплинасына аңлы социалистик җараш тәрбияләргә кирәк. Бишьеллык план турындагы законда илебезнең оборона куәтен күтәрү һәм совет халкының бай һәм культуралы тормышын ныгыту эшендә фәннең роле бик зур булуы әйтелә. Безнең барлык гыйльмиЬтикшеренү учреждеҢиелә- ребезнең, югары уку йортларыбыз- ның, СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалының барлык гыйльми көчләре промышленность предприятиеләрендә, колхозларда, совхозларда һәм МТСларда хезмәтне дөрес оештыруда, производствоны оештыруда яңа методлар кертүгә һәм хезмәт ияләрен культуралы хезмәткә өйрәтүгә ярдәмгә юнәлдерелергә тиешләр., 'Предприятиеләрнең, колхозларның һәм МТС- лариың барлык эчке ресурсларын
96 К. Фасеез
мобилизацияләү максаты белән безнең фәнни көчләребез зур тикшеренү эшләре алып барырга тиешләр. Халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү турындагы законнан һәм хезмәт ияләре алдына яңа бишьеллык план куйган бик зур бурычлардан чыгып., сүз художниклары — язучыларның, шагыйрьләрнең һәм драматургларның да Ватан алдындагы бурычлары билпеләнә. Бәек Ватан сугышы елларында дошманны тар-мар итү эшенә матур әдәбият үзенең бик зур өлешен керткән кебек, яңа бишьел- лыкыны үтәү эшенә дә үзенең зур вкладын кертергә тиеш булачак. Яна бишьеллык планны тормышка ашырган вакытта совет халкына күп кенә кыенлыклар белән очрашырга туры • киләчәге безнең барыбызга да билгеле. Бу кыенлыклар элек тә булды, алар* хәзер дә бар һәм булырлар да. Алар немец-фашист һәм япон илбасарларына каршы көрәшнең бәген авырлыгы безнең илебезгә төшүдән, Германиягһ һәм Япониягә каршы сугышкан илләр арасында безнең илебез җиңүгә барлык) илләрдән дә күбрәк көч салганлыктан һәм шул юлда бөтен илләрдән дә күбрәк зыян күргәнлектән киләләр. Ләкин безнең илебездә сугыштан соңгы тыныч хезмәттә очрый торган бу кыенлыклар капиталистик системадагы илләрдә күренә торган кыенлылардан тамырдан аерылалар. Капиталистик илләрдәге кыенлыклар а ларның сугышта алган зыяннары аркасында түгел, ә капитализмның даими чирләре булган кризислар, эшсез- лекләр аркасында килә. Совет язучылары, шул исәптән татар язучылары, шагыйрьләре һәм драматурглары да, менә шушы ике система арасындагы тирән аерманы һәм безнең илебездәге кыенлыкларны бетерү юлларын үзләренең художество әсәрләрендә художество образлары аркылы совет кешеләренә күрсәтеп бирергә тиешләр. Совет кешеләренең тормышыннан һәм хезмәтләреннән алынган җанлы) мисалларда безнең язучыларыбыз, сугыш аркасында туган бу кыенлыкларны фидакарь хезмәт бе^н! җиңеп булуына халыкта тирән ышаныч тәрбияли алалар. Ватан , сугышы барышында безнең язучыларыбыз сугыш вакытының кыенлыкларын ачып, совет халкына шул' кыенлыкларны җиңү юлларын табуны күрсәттеләр. Моны алар гади сүзләр, директивалар белән түгел, ә аерым кеш0ләр^ең4 коллективларның,‘предприятиеләрнең, совхозларның һәм колхозларның җанлы эшләре аркы. лы гәүдәләндерделәр. Язучыларның Ватан сугышы елларында язылган әсәрләрен укыганда без совет кешеләренең ныклыгы, түземлелеге, какшамас ышанычлары, кыенлыкларны большевикларча җиңә белүләре белән горурланабыз. Мисал өчен Мирсәй Әмир иптәшнең «Миңлекамал» пьесасын алыгыз. Сугыш вакытында эшче кулларның, атларның, тракторларның оборона ихтыяҗларын үтәү өчен фронтка алынулары аркасында колхозлар бик зур кыенлыклар кичерде. Колхозларның бик зур күпчелеге бу кыенлыкларны җиңеп чыкты, куелган бурычларны намус белән үтәде. Менә шушындый колхозларның берсен Мирсәй Әмир иптәш үзенең пьесасында күрсәтә. «Яшел .алан» колхозчылары үзләренең фидакарь хезмәтләре аркасында барлык кыенлыкларны җиңәләр һәм колхозны алдынгылар рәтенә чыгаралар. Бу хәл тамашачыларны да, укучыларны да ышандырырлык итеп, көчле художество образлары аркылы күрсәтелә. Шушындый ук фикерне шул ук М. Әмир иптәшнең. СССР Верховный Советы депутаты, Молотов исемендәге колхоз председателе иптәш Мәрдәнов хакында язган очергы турында’ да әйтергә була. Биредә шул ук тема длына һәм тәҗрибәле большевикның үз колхозын ничек итеп алдынгылар сафына чыгаруы күрсәтелә. Бу эшне ип. Мәрдәнов массага таянуы, мае
/Бишьеллык план Ъәм язучыларның бурычлары Өг
•са белән эшләве, масса арасында зур тәрбия, оештыру’ эшләре алып . баруы аркасында башкарып чыга. . :Язучы моны художестволы итеп .бирә, очерк җиңел һәм яратып укыла. Колхозларның* совхозларның, МТСла1рны?ң һәм промышленность, предприятиеләренең эшләрендә без- . нең күп кимчелекләребез бар әле. Бу кимчелекләрне бетерү өчен ' партия һәм совет органнары бөтен чараларны күрәләр. Ул чаралар халыкны фидакарь хезмәткә рухландыруга, үз колхозы, үз предприятиесе өчен җаваплылык тойгысы тәрбияләүгә юнәлдерелгәннәр. Мәгълүм ки, кешеләрне бары тик яхшы агитаторлар, пропагандистлар гына рухландыра алалар, ләкин аларның да күбесе еш кына, массаның йөрәгенә үтә торган дәртле һәм рухландыручы сүзләр таба алмыйлар әле. Бу зур һәм мактаулы бурычны уңышлы рәвештә безнең язучыларыбыз эшли алырлар иде. Язучылар кулында гаять дәрәҗәдә үткер һәм тәэсирле корал— художестволы сүз бар. Шу- . иыц өстснә язучылар коры сөйләу методы белән түгел,, ә җанлы кешеләрне күрсәтү аркылы эш итәләр, Бу исә кешеләрнең аңына, психологияләренә йогынты ясауда иң көчле чараларның берсе. Матур әдәбият кеше иҗатының шундый бер өлкәсе ул, аңа эшче-* ләр дә, колхозчылар да, галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, йорт хуҗасы булган хатынкызлар, студентлар, укучылар һәм башкалар да мөрәҗәгать итәләр. Китапны безнең кешеләр яратып укыйлар, күп укыйлар. Китапка булган бу якты мәхәббәтне безнең мәшһүр классик язучыларыбыз, шул; исәптән татар халкының атаклы язучылары: Габдулла Тукай„ Галиәсгар} Камал, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Һади Такташ һәм башкалар тәрбияләделәр. Аларның эчтәлекле, идея ягыннан тотнаклы, яхшы эсэрлэген укып, безнең кешеләр ләззәгләңәләр һәм өйрәнәләр. ' 7. ә.-ж- Ләкин совет кешеләренең культура дәрәҗәсен, әйтик, моннан 25 ел элек булган кешеләр дәрәҗәсе белән чагыштырып булмый. Шуңа күрә совет кешеләре язучылар алдына да югары таләпләр куялар. Ләкин безнең язучылар шул таләпләргә тулысынча җавап бирә алмыйлар әле. Безнең әдәбиятыбыз үсә, ләкин бик әкрен үсә, тормыш белән бер аяктан бармый. Турысын әйтергә кирәк,
безнең язучыларыбыз тарихи вакыйгалардан артта калалар, кешеләрнең күз алдында булып үткән хәлләрне матур әдәбият әсәрләрендә гәүдәләндереп өлгерә алмыйлар. Язучылар үткәнне генә язарга тиеш түгел бит, алар хәзерге һәм киләчәк турында да язарга, һәм шуның белән кешеләрне алда торган бурычларны үтәүгә рухландырырга тиешләр. Үткән заман һәм хәзерге заман мисалларында кеше-* ләрие тормышны аңларга өйрәтү, аларф киләчәкнең Перспективаларын күрсәтү — язучыларның, шагыйрьләрнең һәм драматургларның төп бурычы булып тора. Безнең бүгенгебез тулысы белән яңа бишьеллык планда чагыла. Шуңа күрә, язучылар үткәндәф тарихи вакыйгаларны алып язалармы, Ватан сугышы темасыннан алып язалармы — барыбер, аларның максатлары бер—халыкны дүртенче сталинчыл бишьеллыкны үтәүгә рухландыру булырга тнеш. Ватан сугышы геройлары тыныч социалистик хезмәт батырлары белән органик бәйләнештә чагылдырылыр- га тиеш. Ватан сугышы кыенлык-* лыклары тыныч заман кыенлыклары белән баглы итеп күрсәтелергә һәм сугыш вакытында кыенлыкларны, җиңү юллары хәзерге һәм киләчәк заман кыенлыкларын җиңеп үтүгә ярдәм итәргә тиешләр. Матур әдәбиятның хәзерге көндәге төп бурычы.- массаны яңа сталиңчыл бишьеллык идеяләрендә тәрбияләү, безнең киләчәгебезнең перспективаларын күрсәтү һәм массаны шул перспективалар белән рухландыру. Матур әдәбият төрле юллар ' белән.
98 К- Фасее»
олыларга да, нәниләргә дә яңа бишьеллык план идеяләрен җиткерә ала һәм шуның белән бу бөек бурычларны үтәргә бөтен халыкны мобилизацияли. Ләкин кызганычка каршы, без үзебезнең бу юнәлештәге уңышларыбыз белән мактана алмыйбыз әле. Хәзергә безгә яңа бишьеллыкка карата^ шул еллар эчендә үсеш перспективаларыбызга карата бер генә художество әсәре дә, хәтта яхшы очерк та юк диярлек. Безнең газеталарыбызда һәм, «Совет әдәбияты» журналында аерым колхозларның, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең үсеш перспективасына карата бер генә яңа әсәр дә күрмибез. Язучыларыбыз яңа бишьеллык идеяләрен пропаһандалау. юлында, ни өчендер, рус язучыла- рыннан үрнәк алмыйлар әле. «Правда», «Известия», «Комсомольская правда» газеталарында һәм әдәби журналларда совет кешеләренең яңа бишьеллык планны тормышка ашыру өчен эшләүләре турында рус язучылары бик күп яхшы очерклар һәм хикәяләр бирделәр инде. Безнең күп кенә татар язучылары художество әсәрендә бишьеллык план турында, эшләп чыгару көчләренең үсүе турында, күмер чыгару, корыч, нефть табу, яңа төзелешләр турында ничек югары сыйфатлы художество әсәре язарга мөмкин булсын дип уйлыйлар бугай. Югыйсә бүгенгә кадәр шул турыда кулга тотарлык бер генә әсәрнең дә дөньяга чыкмавын нәрсә белән аңлатырга мөмкин? Безнең язучыларыбыз яңа бишь< еллык планны үтәүдә үз урыннары, үз өлешләре турында яхшылап уйлап җиткергәннәре юк дип әйтсәк хата булмас. Бишьеллык план турында, заводлар, шахталар, һәм сталинчыл бишьеллыкны тормышка ашыручы кешеләр турында рус матбугатында без әледән-әле әсәрләр укый киләбез. Мәсәлән, В. Вс- личконың «Правда» ' газетасында басылган «Төньяк балкышы» дигән очергы ерак төньякта күмер чыгаруны,. андагы табигый кыенлыкларга карамастан, эшләп чыгаруны айдан ай арттыра баручы кешеләрне күрсәтә. Бу очерк зур кызыксыну белән укыла, чөнки ул художестволы итеп, җанлы итеп, как- нар йөрәк белән язылган. Анна Караваева, Татьяна Тэсс, Мариэтта Ша'гиня^н очеркларын алып карасак та шул ук хәлне •күрәбез. Аларның әсәрләре төзелеш темасына, производствога, хезмәт үрнәгендә кешеләрне тәрбияләү темасына багышланганнар һәм зшчеләр арасында аеруча сөелеп укылалар. Ни өчен безнең язучыларыбызга өлкән туганнардан үрнәк алмаска? Ни өчен безнең Татарстан республикасының экономикасы һәм культурасы үсеше перспективалары турында, .аерым колхозларның. предприятиеләрнең перспективалары, Татарстанда нефть чыгару перспективалары турында шундый матур очерклар, хикәяләр, повестьлар язмаска? Шөгер нефте турында, мәсәлән, очерк кына түгел, хәтта хикәя, роман да язарга мөмкин бит. һәм бу кирәк тә. Анда язучыда илһам тудырырлык кешеләр бар, дәртле эшләр бар. Әгәр дә безнең яучылар бу эшкә тотынсалар, әгәр дә алар республикабызның бер авыл хуҗалыгы районында гаять дәрәҗәдә күп нт’еп нефть' чыгару перспективасын, безнең республикабызның икенче Бакуның бер өлеше булып әверелә баруын күрсәтсәләр бик зур эт эшләгән булырлар иде. Безнең республикабыз хәзер—эре промышленность республикасы. Бездә меңнәрчә эшчеләр эшли торган зур заводлар бар. Ватан сугышы елларында алар Кызыл Армиябезне корал белән тәэмин итеп торсалар, хәзер алар алдына яңа бурычлар куелган. Бу заводлар — Татарстан хезмәт ияләренең горурлыгы. Ләкин шул заводлар турында безнең, ичмасам, бөр генә- романсбыз бармы? Үкенечкә каршы, юк. Бер генә язучыбыз да заводларның алдыипы кешеләрен күрсәтү эшен үзенең бурычы итеп алмаган. Ә бу бурыч, һичшиксез.
Бишьеллык план һәм язучыларның бурычлары 99
язучылар җәмәгатьчелеге алдына куелырга һәм үтәлергә тиеш. Безнең язучыларыбыз производствога, эшчеләр сыйныфына якынрак торырга һәм аларның героик эшләрен, гүзәл үсешләрен матур әдәбият әсәрләрендә тирәнтен чагылдырырга һәм шуның белән аларга бөек бурычларны үтәп чыгарга булышырга тиешләр. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә, шулай ук, безнең партия, совет һәм җәмәгать оешмалары алдына зур. бурычлар куела. Иң элек авыл хуҗалыгын сугышка кадәр булган дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Шуның белән*- бергә колхозчыларның тормыш шартларын яхшырту, колхоз производствосына югары культура кертү дә бик мөһим. Алдынгы колхозларны үрнәк итеп -күрсәтү юлы белән без артта калганнарын да үстерешергә тиешбез. Ләкин, язучыларыбыз бу өлкәдә , дә аз эшлиләр әле. Дөрес, газеталарда колхоз тормышына багышланган кайбер очерклар чыкты. Алар чәчү, яңа авыл хуҗалыгы культураларын җитештерү, җирне яңача эшләү кебек мөһим һәм кирәкле те- маларны күтәрәләр. Ләкин ул гына аз. Бик аз. Безнең укучыларыбыз язучыларыбыздан колхоз тормышы турында, алдынгы, яхшы колхозлар турында яхшы китапларны күп итеп сорыйлар. < Әле 1943 елда язучы Гази Кашшаф иптәш яңа Писмән районының «Уңыш» колхозында булган иде. Бу колхоз безнең республикада гына түгел, бөтен союзда билгеле, аның җитәкчесе иптәш* Хафизов — СССР Верховный Советы депутаты. Бу колхозда бик күп гүзәл ' кешеләр, оештыручылар, стахановчылар бар. Бу колхоз турында очерк түгел, хикәя дә, повесть та язарга мөмкин иде. һәм Гази Кашшаф иптәш моннан өч ел элек ул колхозның эшенә, кешеләренә сокланып, аннан илһам алып, колхоз турында яхшы очерк язарга вәгъдә бирде. Ләкин өч ел үтте, ә язучы һаман да әле үзенең вәгъдәсен үтәгәне юк. Әгәр дә художество әсәрләре өчен темалар булмаса эш икенче булыр иде, хәлбуки, яхшы темалар үзләре каләмгә соралып торалар, тик язучылар гына аларга җитәрлек әһәмият бирмиләр. Еш кына очрый торган художество ягыннан да, эчтәлеге ягыннан да кыйммәте бик аз булган хикәяләр урынына безнең язучылар колхозларның, совхозларның һәм МТСларның тормыш һәм эшен яктырткан әсәрләр бирсәләр яхшырак булыр иде. Авыл хуҗалыгын күтәрү эшендә безнең республикада машина -трактор станцияләре зур роль уйныйлар. Бик күп санда тракторчылар, комбайнчылар армиясен үстерү аркасында без авыл хуҗалыгында зур уңышларга ирештек. Бу тракторчылар һәм комбайнчылар авыл яшьләренең техниканы уңышлы рәвешт.з» үзләштерә баруы турында соклангыч мисал була алалар. Меңнәрчә, ун меңнәрчә тракторчылар үзләренең тракторларында фидакарьләрчә эшлиләр. Хәзер безнең бөтен республика буенча меңчеләр ярышы җәелеп китте. Балтач МТСыннан Сәфәр Бадыйгов бригадасы, Алексеев-! ский МТСыннан Филипп Кунаев^ бригадасы һәрбер тракторга ике-I шәр мең гектар җир сөрүгә ирешүгә йөкләмә алдылар һәм язгы чәчү: вакытында моңа ирешә алуларын ачык расладылар. Безнең язучыларыбыз исә бу яхшы теманы да күтәреп чыкмадылар. Ә бит биредә язучы өчен кирәк булгач бөтен нәрсә: инициатива, дәртле яшьлек, бай эчтәлекле хезмәтчел тормыш,, омтылу, хыял һәм, телисез икән, мәхәббәт тә бар. Тракторчылар тормышына язучылар әһәмият бирерләр дип ышанасы килә. Яисә менә авыл яшьләре темасын алыйк. Яшермичә әйткәндә, бездә авыл яшьләре тормышыннан алып язылган әсәрләр юк диярлек. Яшьләргә укырга, үрнәк алырга китап юк, без авыл яшьләренең ничек үсүен, комсомолның авангардлык ролен күрсәтмибез.
/ Безнең язучыларыбыз авыл яшьләре турында яза алмыйлар диго
ко К. Фасеез
әйтеп булмый. Авыл темасы безнең матур әдәбиятта иң күп гәүдәлән- дерелгән тема. Язучыларыбызның иң зур күпчелеге авыл белән бәйләнгән, авыл турында яза. Тик бу юлы сүз авылдагы яңалыкны, яңа кешеләрне матур әдәбиятта чагылдыру турында бара. Язучыларыбызның эшендәге зур кимчелекләренең берсе — аларның бүгенге вакыйгалар турында язмаулары. Ә художество әсәре халкыбызның бүгенге сорауларына ни кадәр җавап бирсә, хезмәт ияләренең бүгенге тормышын ни кадәр тирән- тен чагылдырса, аның кыйммәте шул кадәр югарырак була. Язучының үз вакытында әйтелгән җанлы сүзе, кичегеп әйтелгән сүзенә караганда, укучыларга тизрәк барып җитә, аларны көчлерәк дулкынландыра һәм рухландыра. Язучы оператив булырга, көндәлек тормыш вакыйгаларына үзенең дәртле тавышын кушарга тиеш. Бу юнәлештә дә безнең өлкән туганнарыбыз — рус язучылары безгә яхшы үрнәк күрсәтәләр. Сугыш елларында да һәм хәзер дә без Шолоховның, Эренбургнын, Симоновның, Горбатовның һәм башкаларның ялкынлы мәкаләләрен, матур очеркларын һәм хикәяләрен кызыксынып укыдык һәм укыйбыз. Чөнки алар көннең соравына җавап бирәләр, алар совет кешеләренең омтылышларын, хыялларын күрсәтәләр һәм җанлы сүз белән совет кешеләрендә патриотик тойгылар тәрбиялиләр. Хәзер, безнең алда яңа бурычлар торган чакта, совет кешеләре яңа сталинчыл бишьеллык идеяләре белән яшәгән чакта, язучы, әгәр дә ул оператив булырга тели икән, әгәр дә ул үзенең әсәрләре укучының йөрәгенә барып керүен һәм аларда дәрт кабындыруын тели икән, ул бүгенге көннең соравы турында, ягъни яна бишьеллык план бурычлары турында язарга тиеш. Бу урында шагыйребез Һади Такташны искә төшерү урынсыз булмас. Ул, шагыйрь буларак, көндәлек вакыйгаларга нык әһәмият биреп барды, ул көн-күреш турында, совет кешеләренең хезмәтләре, сыйнфый көрәшләре турында язды. Ул начар тегелгән туннар турында, студентлар турында, комсомол турында. кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре турында язды. Ул халыкара хәлләргә карата да язды, Чембер- ленга җаваплар бирде. Шуңа күр.» дә аның поэмаларында һәм шигырьләрендә халкыбызның тарихи бер чоры чагылып калды. Нигә сон безнең хәзерге язучыларыбызга Такташтан үрнәк алмаска? Фән өлкәсе безнең язучылары- быз өчен күтәрелмәгән чгфәм булып тора. Мин югарыда яңа бишьеллык план буенча фән алдына никадәр зур бурычлар куелганлыгын әйткән идем инде. Язучылар өчен монда киң колач җәеп, илһамланып эшләр өчен хисапсыз күп материаллар тулып ята. Укучылар совет галимнәре белән, аларның чит ил укымышлы- •ларының казанышларын узып китә торган искиткеч гүзәл эшләре, уйлап табулары, тикшеренүләре, эзләнүләре белән кызыксыналар. Бигрәс тә безнең яшь буын бу турыда кызыксына. Аннары шунысы да бар, безнең илебездә фәнне аерым галимнәр генә тудырмый. Безнең илебездәге барлык кешеләр фәнне һәм техниканы үстерү өчен омтылалар. Сталин премиясе лауреатлары арасында без хезмәтме оештыруның яңа фәнни методларын ачучы эшчеләрне һәм колхозчыларны да күрәбез. Әгәр дә безнең язучыларыбиз шушындый кешеләр турында да язсалар, алар үрнәгендә бүтән бик күп кешеләрне дә хезмәткә дәртләндерә алырлар иде. Ә бу безнең илебез өчен, аның куәтен ныгыту һәч яңа бишьеллыкны уңышлы үтәү өчен бик кирәк. Фәнне халыкның аңына тирәнтен сеңдерү .безнең мөһим бурычларыбызның берсе һәм зурсы. Халыкка һәр укый белгән’ кеше өчен аңлаешлы булган фәнни- художестволы' әсәрләр аеруча кирәк. Безнең республикабызның башкаласы. Казан үзенең югары уку йортлары белән данлыклы. Казан дәүләт университетында бөек Ленин
Бишьеллык план һәм язучыларның бурычлары 101
үзенең революцион эшен башлап җибәргән. Безнең язучыларыбыз өчен бу нинди гүзәл тема, нинди бай материал! Араларында данлыклы галимнәр җитешеп килгән совет студентлары язучылардан үз тормышларын яктырткан. интеллигенциянең катлаулы үсешен, мораль, әхлак мәсьәләләрен көчле образлар аркылы чагылдырган сәнгать әсәрләре көтәргә хаклылар. Студентлар тормышы рус әдәбиятында да Җитәрлек чагылмый. Шуна күрә дә иптәш кафтанов 1946 нчы елның 23 нче мартында язучыларга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Иптәш Кафтанов совет интеллигенциясенең үсеп килүче кадрларын тәрбияләүдә язучыларның ярдәмнәренә мохтаҗ икәнлегебезне турыдан туры әйтте. Кызганычка каршы бу мөһим ачык хат безнең язучылар җәмәгатьчелеге арасында тикшерелмәгән һәм күтәрелмәгән. Әдәбиятыбызда үзләренең чагылышларын күрмәгән тагын бик күп темаларны санап китәргә мөмкин булыр иде. Ләкин китергән кадәре- се дә язучыларның тормыш куйган таләпләрдән артка калып баруларын, тормыш белән нык рәвештә бәйләимәгәнлекләрен күрсәтү өчен җитә. Ә безнең җәмгыятебез үзенең язучыларыниан ашык-пошык кына язылган урта куллы әсәрләр түгел, ә озак еллар буена яши торган яхшы романиар, повестьлар, хикәяләр. пьесалар, поэмалар көтәргә хаклы. Биредә зур полотнолы әсәрләр тудырырга вакыт җиткәнлеген аерата басым ясап әйтергә кирәк. Безнең илебездә эшләнә торган эшләр шул хәтле зурлар, безнең, бөтен Европаны һәм Ерак көнчыгышны гизеп чыккан кешеләребезнең культурасы һәм аң дәрәҗәсе шул кадәр үсте, аларның язучылар, художниклар, композиторлар алдына куйган таләпләре шул хәтле артты һәм катлауланды, табигый, аларны бары киң полотнолы әсәрләрдә Җәелдерергә һәм тирән эчтәлекле идеяләр белән генә канәж гатьләндерергә мөмкин булачак. Ә без. үзебезнең романнарыбыз белән дә, повестьларыбыз белән дә бүген-' гә мактана алмыйбыз әле. «Совет әдәбияты» журналында да, күбрәк кыска әсәрләр генә басыла. Повестьлар, романнар бөтенләй юк., Аның каравы шигырьләр, аерым китап булып чыкканнары да, журналда да бик күп. Әгәр дә алар художество ягыннан яхшы эшләнгән, фикергә бай булсалар һәм укучыга тирән эстетик ләззәт бирә алсалар, халыкны бөек эшләргә рухландыра алсалар бу яхшы булыр иде, ләкнң безнең мәйданга чыга торган ши- гырьләребезнең зур күпчелеге ан-. дый түгелләр. Аларның күбесе сыек эчтәлекле, бер үк фикерләрне һәм темаларны кабатлый. Ничектер формага vкүбрәк әһәмият бирелә, ә форма гына эшне хәл итә алмый. Матур сүзләр тезеп, аларны рифмалаштыру белән генә чнигырь булмый; тирән мәгънә, үткер фикерләр кирәк. Язучының, шагыйрьнең, драматургның иҗат сыйфатына башлыча әсәрнең эчтәлегенә карап бәя бирелә. Табигый ки, форма, тел, стиль алар сәнгать әсәренең зарури элементлары. Димәк Эш анда гына түгел. Эш язучының нинди проблемалар күтәрүендә һәм аларны ничек хәл итүендә, эш язучы күрсәтә торган тормышта. Тормышта булмаган яисә булуы мөмкин булмаган әйберләр турында язылган китапларны укуы кыен. Биредә тәнкыйтьчеләребез турында да берничә сүз әйтеп китмичә мөмкин түгел. Безнең тәнкыйтьчеләребез, яхшы очракта, басылып чыккан әсәрләргә аннотациярецензия язып баралар. Күп вакытта ул да булмый. Әсәр яхшымы, яманмы — басылып чыга, аны берәү дә күрми, берәү дә аны укучыларга тәкъдим итми, популярлаштырмый. Бездә әдәбиятны җитәкләп бара торган, язучылар җәмәгатьчелеге алдына яңа проблемалар куя торган, заман тойгысын күтәрә торган, язучыларга зур полотнолар тудырырга, иҗади проблемаларны чи- шәргә булыша торган үткен, принципиаль тәнкыйть юк. Кайбер буш,
102 К. Фасеез
хәтта тотнаксыз әйберләрнең мәйданга чыгуына. авторлар белән бергә, тәнкыйтьчеләр дә җаваплы- лар. Матур әдәбият алдына яңа бишьеллык план тарафыннан куелган бөек бурычларны үтәгәндә тәнкыйтьчеләрнең рольләре аеруча зур. Алар чыккан китапларга регистрация ясап кына бармаска, ә яңа, киң полотноларны мәйданга чыгару юлларын күрсәтергә тиешләр. Безнең каГ?бер язучыларыбыз яхшы китапларның булмавын нәшриятның начар эшләве белән аңла- -тырга тырышалар. Укучыларның да тулаерак уйлавын әйтергә кирәк. Ләкин бу дөрес үк фикер түгел. Дөрес. Татгосиздатның матур әдәбият басып чыгаруында җитешсез- лекләр күп. Ләкин, шуны әйтергә кирәк, Татгосиздатның матур әдәбият секторында бер генә яхшы роман да, бер генә яхшы повесть та басылмыйча ятмый әле. йомгаклау рәвешендә шуны әйтергә кирәк, безнең язучылар заманыбыз куйган таләпләр югарылыгында булырга, халык белән бергә булырга, аңа сәнгать көче белән, бөек эшләрне башкаруда ярдәм итәргә, дәрт, көч бирергә, үзләренең әсәрләрендә безнең кыен һәм матур тормышыбызны, пак һәм батыр йөрәкле алдынгы кешеләребезне күрсәтергә, ялтыравыклы буяуларга буямыйча, үткәнебезне дөрес итеп, кызыклы итеп, хәзерге көннәребезне һәм киләчәк тормышыбызны бөтен тулылыгы һәм бөеклеге белән чагылдырырга тиешләр. Безнең язучыларыбызда бу бөек бурычларны үти алырлык көч тә, сәләт тә бар. Тик алар үз алларына куелган таләпнең зурлыгын һәм җаваплылы- гын гына тирәнтен аңларга һәм үзләренең идея-теоретик дәрәҗәләрен күтәрү өстендә армый-талмый эшләргә генә тиешләр. Әгәр дә безнең язучыларыбыз марксизм-ленинизм теориясен тагын да тирәнрәк өйрәнсәләр, әгәр дә үзләренең политик кругозорларын тагын да киңәйтә төшсәләр, ул вакытта алар алга кыюрак барачаклар һәм заманыбызга лаеклы булган, еллар буенча яши торган яхшы, художестволы әсәрләр бирәчәкләр.