Логотип Казан Утлары
Публицистика

А. С. ДЕРЕНКОВ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ 


М. Горький исемендәге Музей-йортның чакыруы буенча, шушы елның маенда Казанга Себердән Андрей Степанович Деренков килде. Конспиратив булочныйның хуҗасы буларак А. С. Деренков үткән гасырның 80 нче елларында Казанның алдынгы кешеләре һәм студентлары арасында революцион идеяләрнең җәелүенә күп хезмәт куя. i Деренковның элекке Лядской урамдагы (хәзер кече Галактион урамы) пекарнясында һәм булочныенда һәм Щапов урамы белән Профсоюз тыкрыгы чатларындагы бәләкәй кибетендә яшерен китаплардан тупланган көтепханә була. Ул китаплардан күп кешеләр файдалана. Алексей Максимович Горький да шунда үзенең пекарьлык һөнәрен башлый һәм яшерен китапларны укый. 1886 нчы елда Андрей Степанович полиция эзәрлекләвеннән качып, Казаннан Се- бергә китә һәм анда торып кала. Бары тик 60 ел үткәннән соң ул яңадан Казанга кайта. Түбәндә без Андрей Степановичның истәлекләре буенча язылган очеркны урнаштырабыз.
 Идел өстендә куе кара болытлар томырылып-томырылып агылалар. Дулкыннар чал сыртларын биетә- биетә ярга — чуер ташлар белән капланган комлы ярга йөгерәләр. Ярдагы капланган көймә өстенә яшь егет утырган. Аның йөзе гади һәм акыллы. Озын чәчләрен җилләр тузгыткан. Өстендә гади авыл күлмәге, иңнәренә иске кара пиджак салган. Аякларын ялан көенчә шнурсыз иске ботинкаларга тыккан. Бер кулы белән иске фуражкасын йомарлаган. Янында, көймә төбенә сөяп куйган таягы бар. Ә карашы еракка, еракка төбәлгән һәм ул, гүя гади кешеләр күрә алмаган ерак еллардагы бәхетле тормышны күрә... Степан Андреевич Деренков, ап- ак чәчле, аппак сакаллы 91 яшьлек* карт, шушы рәсемгә күзләрен кыса төшеп, карый да: — Бу бик күптән булган хәл, — дип куя. — Ул чагында мин дә, Алексей Максимович та яшьләр идек. Ач яшәмәс өчен Алексей Максимович Иделгә, пристаньга бара торган иде. Анда ул көненә ун- биш-егерме тиен акча эшли торган иде. Тик акча өчен генә Алексей Максимович Иделгә йөрми иде. Аны анда зуррак нәрсә — хезмәт музыкасы тарта иде...   Андрей Степанович уйга кала. Никадәр вакыт үткән, никадәр сулар аккан. Бер гасыр! Шулай*да карт бирешмәгән. Аның аппак кашлар астына яшеренгән кечрәк күзләре яхшы күрәләр., Аларда картларча хәйләле һәм шаян утлар ялтырый. Сакалмыек белән капланган иреннәрендә, күгәрчен кебек: елмаю кунаклап тора. Гәүдәсе бөкрәймәгән, тик еллар басудан бер
А. С. Деренков истәлекләре 89 
 
 
аз кечерәйгән генә шикелле һәм иң башлары әзрәк салына төшкәннәр. Ә сөякләре һаман җиңел, һаман да ул Горький язганча ничектер ян белән, гаепле баласыман елмаеп йөри һәм иске гадәте буенча кулын куенына кыстыра. Өстендә кара тужурка, эчтә яшел солдат гимнастеркасы, аякларында итекләр. — Мин Владимир губернасында, 1855 нче елда, крепостной крестьян семьясында тудым, — дип Андрей Степанович үзенең бала чакларын искә ала. — Крепостнойлыктан азат булгач, миңа сигез яшь вакытта, әтием Казанга килгән. Аз-маз акча җүнәйтеп, элекке Искә Горшечный урамында (хәзер Щапов урамы) бәләкәй генә кибет ачкан. Мин, язу • таный торган малай булганлыктан, әтигә сәүдә эшендә булышырга тиеш идем. Кибеткә товарлар ки- терәм, тегендә-монда йөгерәм, прилавка артында басып торам. Менә ничек ул. Степан Андреевич елмая һәм яшь үсмерләрнеке кебек кечкенә кулы белән аппак сакал очын бөтерә. — Безнең кибеткә гимназистлар һәм. студентлар бик еш килә .торганнар иде. Алар бер тиенгә чәй, ике тиенгә шикәр, булка яисә күмәч алалар, ә баераклары 6—7 тиенгә колбаса да ала торганнар иде. Менә ничек ул. «Менә ничек ул» дигән сүзне Андрей Степанович кабатларга ярата һәм аны үзенә хас бер нечкә юмор белән әйтә. —- Ул чагында, — ди карт сүзен дәвам итеп, — Россиядә шау-шулы , суд процесслары бара иде. Вера .Фигнер, 193 процесслары һәм баш-» калар. Мин бу процесслар белән, бигрәк тә, «гаепле» революционерларның сүзләре белән кызыксына * идем. Мәсәлән, Алексеев речьләре. Ялкынлы речьләр. 1885 нче елда Орехово-Зуевода, эшче Петр Моисеенко җитәкчелегендә булган Морозов стачкасы бөтен Россиянле, шул исәптән безнең Казанны да бик шаулатты. Мин революцион әдәбият җыя идем. Газеталардан ошаган мәкаләләрне кисеп алам, журналлар алам. Миндә, мәсәлән, «Современник», «Отечественные записки», «Русское слово» һәм башка журналлар бар иде. Журналларны һәм хөкүмәт тарафыннан тыелган китапларны ул чакта талчукта бик арзанга алып була торган иде. Мин 
аларны, күп вакытта, әйбер төрә торган кәгазь итеп, үлчәүгә сатып ала торган идем. Ә өйгә кайткач сайларга тотына идем. Шулай итеп минем берничә йөз томлы зур гына көтепха- нәм булды. Әйе, менә ничек ул. Минем көтепханәмдә Белинский да, Герцен да, Плеханов та, Ми: хайловский да, хәтта Энгельсның китаплары, Марксның «Капиталы» да бар иде. Әлбәттә, Чернышевский, Добролюбов, Писарев әсәрләре, 70—80 нче еллардагы народниклар әдәбияты. Гл. Успенский, Мамин Сибиряк, Помяловский, Решетников-, Федоров-Омулевский, Златовратский, Гаршин кебек язучыларның һәм башкаларның да китаплары бар иде. Кибеткә әйбер сатып алырга йөрүче укучы яшьләр минем көтепха- нәмдәге китапларны укыйлар иде. 1885 нче .елның көзендә студент- медик Кудрявцев миңа Алексей Максимович Пешковны китерде. Карап торырга ул тупасрак егет төсле иде, ләкин күзләре акыллы, мөгамәләсе гади һәм үзе бөтенләй айнык; эчми дә, тартмый да. Озакла’мый без аның белән дуслашып киттек. Ул һәрвакыт диярлек миндә торды. Кайчагында эштә булышып ала, ә күп вакытта йотылып китаплар укый иде. Ул миңа кысынкылык тудырудан уңайсызлана иде бугай. Минем бит гаиләм 6 кешедән* тора иде: сеңелем Мария, ике энем һәм әтием белән әнием... Андрей Степановичның якты йөзенә күләгә йөгерә «Минем гаиләм...» дигәч тә ул үзенең әти-әни- сен, сеңелесе Марияны, энеләрен күз алдына китергәндер. Хәзер бит аларның берсе дә юк/.. Ә, бәлки, бу турыда түгел, бөтен
90 Г. Әпслтәиоз 
 
 
ләй башка нәрсә турында уйлый торгандыр карт. Әнә аның йөзендәге моңсу күләгә китте инде. Әнә аның күзләре хәйләле елмаялар. Мөгаен, ул кибет артындагы зур бүлмәдә ишек яңагына сөялгән Мария алдында, башын бөгеп, ни әйтергә белмичә аптырап калган Алексейны күз алдына китергәндер. Шул чакта мин Горькийның Андрей Деренков турында язган түбәндәге юлларын хәтерлим: «Андрей Деренков миңа ышанып, сәүдәсенең аз-маз килере, «бөтен нәрсәдән элек — халык бәхете» дип ышанып йөрүче кешеләргә китеп беткәнен сөйләде. Алар арасында ул, чын күңелдән ышанучы дьячок архирей гыйбадәте вакытында бөтерелгән шикелле, китапчыларның шаян зирәклекләре алдында үзенең соклануын яшерә алмыйча бөтерелә иде. Бер кулын куенына тыккан килеш, икенчесе белән йомшак сакалын як-якка тарткалыйтарткалый бәхетле елмая һәм миннән: — Яхшымы? Шулай шул! — дип сораштыргалый иде. Казлар каңгылдаган кебек сәер тавышлы ветеринар Лавровның народникларга каршы сөйләгән ачы сүзләрен ишеткәч, Деренков куркуыннан күзләрен йомып, — Нинди коткычы! — дип пышылдый иде. Аның народникларга булган карашы минем карашыма туры килә иде, ләкин студентларның Дерен- ковка булган мөгамәләләре миңа бай хуҗаларның хезмәтчегә, трактир лакиена булган мөгамәләләре кебек тупасрак ҺӘХМ игътибарсыз- раксыман булып күренә иде. Ул үзе моны сизми иде. Кунакларын озаткач еш кына мине кунарга алып кала иде. Без бүлмәне тазарта идек тә. шуннан соң идәнгә, киезләр өстенә ятып, лампада уты белән аз гына яктыртылган караңгыда дусларча пышылдап бик озак сөйләшеп ята торган идек. Чын күңелдән ышанып йомшак шатлык белән ул: — Шундый яхшы кешеләр йөз- ләп, меңләп җыйналырлар, Россиядәге барлык күренекле урыннарны биләрләр һәм шунда ук бөтен тормышны да үзгәртерләр, — ди торган иде.» Бөек язучы Деренков турында менә шулай язган. Андрей Степанович башын күтәрә. 
Аның карашы якты инде. Ул көлемсерәп, — ... Без, — ди, — революционерларга булышыр өчен Алексей Максимович белән табышыбызны киңәйтергә булдык. Ләкин Алексей Максимовичның һичнинди һөнәре булмаганлыктан, аны Семеновка пекарьлыкка өйрәнергә бирергә карар иттек. Ә өйрәнеп җиткәч, үзебезгә пекарня ачарга булдык. Менә ничек ул. Бу турыда Алексей Максимович үзенең «Хозяин» дигән хикәясендә яза. Ләкин, анда аның Семеновка эшкә керүе турында бераз башкача, рак әйтелгән. Мин сөйләгәнгә туры килеп бетми. Моны мин Алексей Максимовичның художество әсәре язуы белән аңлатам. Ә художество әсәре чынбарлыктан читкә чыгарга юл калдыра бугай, шулаймы? Инде ул вакытта ук Алексей Максимовичның пекарьлык һөнәрен үзенең гомерлек кәсебе итеп өйрәнергә исәбе юк иде. Ләкин ул вакытта бүтән! юл булмаганга, «Каптырмалар мәсьәләсе»ндә язылган тормышка калмас өчен, ■ хезмәткә урнашырга, Семеновка булса да эшләргә кирәк иде.- Аннары револю. пионерларга һәм фәкыйрь укучыларга ярдәм итәсебез дә бар иде әле бит безнең. Ничек кенә булмасын, мин, Алексей Максимовичның үз ризалыгы белән, аны Семеновка тәкъдим иттем. Бу егеттән әйбәт, - инсафлы приказчик чыгар дидем. Семеновта Алексей Максимович бик күп эшли торган иде. Бу са- модурдан ул бик күп мыскылларда күрде. Ләкин Семеновның эшчеләре Алексей Максимовичның горур бәй- сезлегенә гаҗәпләнәләр, аны галим кеше итеп, элекке . студент итеп саныйлар иде. Менә ничек ул. Семеновта эшләгән вакытта Алексей Максимович миңа еш килә тор
А. С. Деренков истәлекләре 91 
 
 
тан иде, китаплар ала торган иде. «Коновалов» хикәясендә телгә алынган Решетников һәм Костомаров китапларын Алексей Максимович минем көтепханәмнәи алган иде. 1886 ичы елның җәендә мин, студент Кудрявцевның булышлыгы һәм Алексей Максимович белән киңәшеп, Кече Лядской урамында 400 сумга арендага пекарня алдым. Алексей Максимович Семеновтан •күчеп, шул пекарнябызда эшли башлады. Ул чагында без бу пекарняны Баз дип йөртә торган идек... Тар гына баскычлардан пекарня-; та — Базга төшәбез. Алдан Андрей Степанович төшә. Ул тирә-ягына карана да: — Барысы да нәкъ ул вакыттагыча, — ди. Ярым караңгы подвал. Түшәме тәбәнәк, сводлы. Ничектер басып, изеп тора. Тәрәзәләре кечкенә. Алардан тротуарда йөргән кешеләрнең аяклары гына күренә/ Ишектән кергәч тә сул якта чыбыктан үрелгән кәрзин. Бу кәрзин белән Алексей Максимович Родионов институтына, Духовный Академиягә һәм башка җирләргә булкалар ташып торган. Шул ук стена буенда өстәл. Өстәлдә Алексей Максимович файдаланган савыт-сабалар: агач табак, кашык, ике чәйнек — берсе фарфордан, икенчесе бакырдан. Өстәл астында капчыклар. Горький алар өстенә ятып йоклый торган булган. Тәрәзә төбендә он болгатыр өчен зур ларь тора. Мич буенда озын көрәк. Бу көрәк белән Горький мичкә ипиләр тыга торган булган. — Барысы да әүвәлгечә, — дип кабатлый Деренков. — Менә шул ларь өстенә утырып, яисә менә шул тәрәзә төбенә таянып безнең булачак бөек язучыбыз Алексей Максимович төннәрен, авыр эштән соң, шигырьләр яза торган иде. — Горькийның «Минем университетларым» дигән китабын хәтерлисезме? Үзенең төшләрен сөйләргә яратучы өлкән пекарь Лутонин менә шул ларь өстенә инде сузылып ятып, тәрәзәдән күренгән йолдызларга карап, Алексей Максимовичка: — Мине өйрәтергә башың яшь әле! — дип кычкыра торган иде. Менә' ничек ул. — Ә лампа шушындый ук идеме? — Әйе, шушындый, асылмалы лампа иде. Бер вакыт пекарь малай шул лампаны бозды. Эшчегә штраф салырга туры килер, 
мин әйтәм Алексей Максимовичка. Син ничек уйлыйсың? — Юк, Андрей Степанович, дип каршы килде ул. Болай яхшы түгел диде. — Алексей Максимович биредә бик күп эшли иде, —,дип карт истәлекләрен дәвам; итә. — Ике сменада ул 7 потка якын камыр баса иде. Ялга, йокларга һәм китаплар укырга аның бик аз вакыты кала иде. Әнә теге өстәл астындагы капчыкларны күрәсезме? Шунда йоклый иде ул. Күп вакытта китабы кулында килеш, чишенми-нитми йокыга китә иде. Ләкин ул зарлана белмәде. Табышыбыз арта төшкәч без аңа ярдәмгә бер малай алдык. Бу малай утын ярып ' кертә, идәннәр себерә иде. Безнең ишек алдыбызда трактир бар иде. Хәзер ул йорт юк инде. Аның урынында стадион капкасы. Трактирга йөрүчеләр безгә комачаулый башлаганга — шул трактирдан безнең конспиратив булочный- ны полиция күзәтә иде — без аны үзебезгә арендага алдык. Аңарда соңыннан минем сеңелем Мария Степановна тора башлады. — Минем көтепханәм әүвәлгечә Иске Горшечный урамында булса да, яшьләрнең күбесе биредә, менә шушы йортта җыйналалар иде. Бер яктан Панаев бакчасының якын булуы безнең сәүдәне үстерсә, икенче яктан, безнең конспиратив эшкә бик нык комачаулый иде. Җыелышлар үткәрү өчен бина бөтенләй яраксыз иде. Шуңа күрә без җайлырак бина табарга булдык һәм аны Бассейная һәм Театральная 
У2 Г. Әпсәлэмоз- 
 
 урамнары чатларында (хәзер Пушкин урамы) таптык. Сәүдәбез ярыйсы алга китте. Без бик күп фәкыйрь студентларга һәм гимназистларга ярдәм күрсәтә башладык. Революционерларга да күп ярдәм күрсәттек. Тик болармы сиздермичә. яшерен рәвештә эшләдек. Бассейная 'урамындагы бинабыз сәүдә өчен дә, җыелышлар өчен дә бик җайлы булып чыкты. 1887 нче елның языннан Алексей Максимович шунда күчеп тора башлады. Ул пекарняның һәм булочныйның заведующие кебек иде. Булочныйда Алексей Максимовичның ярдәмчеләре булып студент Пьянков һәм Надя Щербатова тордылар. Алексей Максимович, «заведующий» булса да, әүвәлгечә кәрзин белән булкалар күтәреп сатуга чыга, я өйдән-өйгә кертеп' йөри иде. Бу эшне ул ярата иде. Чөнки бу аңа укучы яшьләр һәм революционерлар белән аралашырга мөмкинлек бирә иде. Күп вакытта аның кәрзинм төбендә китаплар, брошюралар һәм листовкалар була торган иде. Булкаларны саткан чагында ул тиешле таныш кешеләргә сиздермәстән булка белән бергә листовка да бирә яисә кемгә кирәк булса шуның өенә кертә иде. Менә ничек ул. Бассейная урамында кибеттә безнең конспирация бик яхшы куелган иде. Жандармнар иртә һәм кич безнең булочныйга кереп булка алалар, күршебездә жандармерия полковнигы тора — ләкин берсе дә булочныйның серенә төшенә алмадылар. Тик байтак вакыт үткәннән соң гына полиция нәрсәдер сизенә башлады. Кулга алынган кешеләр булды. Шул ук вакытта Алексей Максимович тирәсендә дә городовой Никифорович тилгән кебек бөтерелә башлады. — Укырга яратасың, дип ишеттем? — дип сорый икән ул Максимовичтан, — мәсәлән, нинди китаплар? — ди. Менә ничек ул. Без подвалдан өскә күтәреләбез- Биредә якты һәм иркен. Подвалдагы басынкылык бетә. Ә Андрей Степанович урындыкка утырып, сакалын бөтерә-бөтерә сүзен дәвам итә. — Яңа булочныйда чакта безнең, башыбызга зур кайгы • төште,—ди ул көрсенеп. — Декабрь төннәренең берсендә без Алексей Максимовичның атылуы һәм Покровская урамындагы больницада ятуы турында ишеттек. Без бу вакыйганы тулырак белергә тырышып карадык. Ләкин белә алмадык. Полициянең Алексей Максимович янында ниндидер язу тапканлыгын гына ишеттек. Бу хәл, иң элек, минем көтепха- нәмне таратуга китерде. Китапларның бер өлешен минем Иван энем Чарушников дигән бер кешегә биргән, икенче өлешен Красновидовода торучы Ромась алып китте. Калганнарын кружок членнары алып бетерделәр. . Безнең егетләр Алексей Максимович янына больницага бардылар. Ләкин ул аз сөйләшкән. Үзенең атылуы турында ул- чакта түгел, соңыннан да сөйләргә яратмый иде ул. Ояла иде. Ун көннән соң Алексей Максимович яңадан эшкә кайтты. Алексей Максимович янында табылган язудан полиция, Алексей Пешков йөзендә, булкалар күтәреп йөрүче гади бер кеше түгеллеген, ә укымышлы бер кеше икәнен күрә. Бу хәл безнең булочный һәм шул булочныйга килеп йөрүчеләр артыннан- полиция күзәтүен арттыруга сәбәп булды. Менә ничек ул. Алексей Максимовичны үз-үзенә кул салырга мәҗбүр иткән сәбәпләр- икәү дип уйлыйм: беренчесе — патша самодержавиесенең гомуми изүе, икенчесе—Алексей Максимовичның үзен чолгап алган мохиттан читлә- неп аерылуы. Моны болай аңларга кирәк. Алексей Максимович үзенең аңы, укыганлыгы, бигрәк тә чынбарлыкны белүе белән үзе аралашкан студентлардан ул чакта ук өс
А. С. Деренков истәлекләре 93 
 
 
"тен тора иде. Ә студентлар аңа югарыдан карыйлар, талантын танысалар да аны укымый калган надан бер малай итеп күрәләр иде. Минем бу ышануым әле без Алексей Максимович белән төннәрендә тормыш турында; кешенең язмышы турында сөйләшкән вакытларда ук туды. Безнең әңгәмәләрнең темасы төрле иде. Без батырлар турында, тарихта шәхеснең роле турында, Чернышевский, Добролюбов, Писарев, Шелгунов турында сөйли торган идек. Француз революциясен, Мюнцерне һәм Лас- •сальне дә телгә ала идек. Әгәр дә мин Алексей Максимович белмәгән герой яисә язучы турында сөйләсәм, ул шунда ук шул китапны та- ■бып, укырга тырыша иде. Минем көтепханәмне Алексей Максимович яманатлы (злокозненный) дип атый. Моны ул андагы китапларның җитди мәсьәләләрне күтәреп тә, тормышта аларга җавап булмавыннан шулай дигәндер дип •беләлг. Лавровның «Тарихи хатлар» дигән китабы, бигрәк тә «Прогресс бәһасы» дигән мәкаләсе, Шопенгау- эрның Алексей Максимович сатып алган «Афоризмнар һәм Максим-» нар» дигән китабы бик катлаулы мәсьләләрне күтәрәләр һәм күңелсез уйларга батыралар иде. Больницадан чыкканнан соң Алексей Максимович ниндидер борчылулар кичерде. Бу вакытта ул бөтенләй диярлек эшләмәде. •Ихтимал, моңа аның сәламәтле- , тенең зәгыйфьлеге генә түгел, ә Н. Федосеев белән танышу һәм җитди марксистик әдәбият уку ар- касында безнең «эшебезнең.» аз файдалы эш икәнен аңлау да сәбәп булгандыр. * ■ | Ни булса да булгандыр, без Алексей Максимовичка җитди ял кирәклеген күрдек. Шундый ялны аңа Красновидово- да революционер М. А. Ромась тәкъдим итте. Ромась белән мин электән, алар В. Г. Короленко белән сөргеннән кайткан чакларында танышкан идем. Алексей Максимович җәен Крас- новидовода чыннан да ял итте. Ләкин аларның андагы эшләре ничек күңелсез беткәнен сез беләсез инде. Ромасьның дошманнары — авыл байлары аның кибетен яндыралар. Алексей 
Максимович анда чак кына янып үлми кала. Шуннан соң Алексей Максимович Россия буйлап йөрергә чыгып китте. Бу вакытта Казанда кулга алулар башланды. Безнең кружоктан биш кеше: Гурий Плетнев, инвалид офицер Николаев, вольноопределяющий Муратов, студент Николай Крылов һәм Александр Григорьевлар кулга алындылар һәм төрмәгә утыртылдылар. Мин, Казандагы эшләремне язмыш иркенә ташлап, Себергә качтым. Төмәнгә кадәр тимер юл белән бардым. Аннары Тура һәм Обь елгалары буенча Томскига, Том- скидан Лебедянка дигән авылга барып урнаштым. (Томскидан 150 км.) Гаиләбездә әтидән һәм сеңелем Машадан башка минем кая китеп югалуым турында берәү дә белмә-' де. Шул ук вакытта Маша да Казаннан киткән. Бары 15 елдан соң гына безнең эшчеләрдән берәү миңа сеңелемнең адресын җибәрде һәм без аның белән Уфа шәһәрендә күрештек. Ерак Себердә яшәгәндә мин Алексей Максимовичның да, Казан дусларыбызның да язмышлары турында бер нәрсә дә белмәдем. Бары чирек гасырдан соң, Томскида Макушкинның китап кибетендә мин ике язучының рәсемнәрен күрдем. Берсе Лев Николаевич Толстой иде, икенчесенең дә йөзе таныш кебек тоелды. Ләкин 1 аның астында «Максим Горький» дип язылган иде. Мин китаплар сатучы кыздан: «Горький кем була? дип сорадым. Ул; миңа Горькнйның мәшһүр язучы Алексей Максимович Пешков икәнен аңлатты. Мин шунда ук аңа Нижний Новгородка хат яздым һәм китапларын җибәрүне сорадым. Күп тә. үтмәде мин Алексей Мак- 
94 Г. Әпсәлэмоэ 
 
 
симовичтан хат һәм өч китап алдым. «Элекке кешеләр». «Фома Гордеев» һәм «Мещаннар» пьесасы. Китаплар белән бергә Алексей Атак- еимовичның автографлы рәсеме дә бар иде. Бу китапларны чиксез зур кызыксыну белән укыдым. Бигрәк тә «Элекке кешеләр» дигән хикәясе миңа ошады. Мин аны каткат укыдым. Барысы да бик якын, бик таныш иде. Казан да шундый якын, туган булып тоелды. Шуннан утырдым да үземнең кичерешләрем турында Алексей Максимовичка озын хат яздым. Инде Совет власте заманында иптәшләр миңа Горькийның «Минем университетларым» дигән китабын китерделәр һәм «Я әле, укып кара!» диделәр. Шул көннән башлап минем турыда Себер газеталарында һәм «Себер утлары» дигән журналда яза башладылар. Менә ничек ул. Шулай да Алексей /Максимович белән без сирәк языштык. Ул Италияда иде. Бары тик 1928 нче елда Алексей Максимович Казанга килеп киткәннән соң гына, мин аңа хат яздым. Ул мине Москвага чакыртты һәм юлга акча җибәрде. 1929 нчы елның маенда мин Москвада Алексей Максимовичта дүрт көн кунак булдым. Ул миңа 3.000 сум акча бирде һәм саубуллашканда Себергә мигнем янга килергә вәгъдә бирде. Ләкин бу безнең 
Казанда б^ргә торганнан соң бердәнбер һәм соңгы күрешүебез булды. Алексей Макси’ мович Себергә килә алмады. Шуннан соң сирәк-сирәк кенә хатлар алышып тордык һәм Алексей Максимович миңа үзенең китапларын җибәрә торган иде... * * * 1946 нчы елның ахырлары. Де-> ренковның элекке конспиратив булочные бинасында пролетариатның бөек язучысы Алексей Максимович* Горькийның үлүенә 10 ел тулу уңае белән аның иҗатына багышланган’ фәнни конференция бара. Трибунада профессорлар, галимнәр, язучылар, артистлар. Трибунада көмеш чәчле Андрей Степанович Деренков. Халык, аяк үрә басып, бик. озак аңа кул чаба. Картның күзләренә яшьләр килә. — Рәхмәт, рәхмәт, туганнар! — ди ул дулкынланып. Яңадан көчле алкышлар. — Синең үзеңә рәхмәт,, Андре» Степанович!—дигән тавышлар ишетелә. — Менә шушы бинаның подвалында туган безнең якты өметләребез тормышка аштылар,—ди Андрей Степанович һәм чал башын- халык алдында ия. Тагын алкышлар. — Менә бит,—ди карт елмаеп,— бөтен начар нәрсәләр онытыла, ә яхшылык гомер буенча хәтердә кала...