Логотип Казан Утлары
Публицистика

1928 НЧЕ ЕЛДА А. М. ГОРЬКИЙНЫҢ КАЗАНГА КИЛҮЕ

Горький иҗат итүче, яңаны тудыручы кешене ярата торган иде һәм шул яратуны ул үзенең бөтен гомере буенча алып барды. Аңлы тормышының беренче көннәреннән үк Горький хезмәт ияләренә эшләргә һәм булышлык күрсәтергә күңелен баглый. «Мин язарга ничек өйрәндем» дигән әсәрендә ул болай ДИ: «Дорфа эштән йөдәгән, ахмак сүгенүләрдән кимсетелгән булсам да, зур үскәч, кешеләргә ярдәм итәргә, аларга чын күңелдән хезмәт күрсәтергә үз үземә тантаналы вәгъдәләр бирдем...» һәм чыннан да ул үзенең бөтен гомерен Ватан өчен, халыкка- хезмәт итү өчен бирде. «Шик юк, Горький — бик зур художество таланты. Ул бөтен дөнья пролетариаты хәрәкәтенә зур файда китерде һәм китерәчәк» — диде аның турында В. И. Ленин. Хезмәт ияләре Алексей Максимовичны аеруча бер ярату белән яраталар иде. Казанның Кызыл байраклы «Спартак» заводы эшчеләре аңа болай дип яздылар: 
«Сине, Алексей Максимович, без сугышчаң иптәшебез игеп, хакыйкать өчен армый-талмый көрәшүче итеп, бөек язучы итеп беләбез, синең әсәрләреңне укыйбыз, яратабыз. Безнең социалистик төзелешебезгә аяк чалучыларны син һәр көн, һәр сәгать саен үзеңнең катөмең белән фаш итәсең. Шуңа күрә дә буржуазия сине шулай күрә алмый». («Красная Татария» 1931 ел). «Кеше — горур яңгырый». М. Горький. Горькийның СССР га кайтуы, күп кенә шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да булачагы турында «Правда» газетасындагы белдерүне укыгач, Татарстан хезмәт ияләренең шатлыгы ташып китте. Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты каршында Алексей Максимович 
Горькийны хөрмәтләү буенча җәмәгать комитеты төзелеп, эшкә башлады. Ул арада Горькийның Казанга килүе турындагы хәбәр Татарстанның бөтен почмакларына таралып өлгерде, һәр яктан Комитетка бик күп санда үтенечләр агыла башлады. Заводлар, фабрикалар, колхозлар, уку йортлары, ял йортлары, төрле җәмәгать оешмалары Горькийны үзләренә кунакка чакырдылар. Шул көннәрдә Татарстандагы барлык мәктәп заведующийлары- ның һәм укучылар вәкилләренең киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмә Алексей Максимович Горькийга түбәндәге мөрәҗәгать хатын җибәрде.- 
«Казан, 31 май, 1928 ел. Хөрмәтлебез һәм кадерлебез Алексей Максимович! Безнең барлык мәктәпләребез: укучыла- ЦМбыз һәм укытучыларыбыз, Казанның гомуми тавышына кушылып, Сезнең килүегезне көтә төр. без Сезне» кадерле кунагыбызны, үз шәһәребездә күрергә телибез. Ишетелгән хәбәрләргә караганда Сез Казанда июнь аенда булырга уйлыйсыз шикелле. Кадерле Алексей Максимович, Сезнең кайчан килеп җитүегез турында бик тә хәбәр аласыбыз килә. Бәлки, Сез июнь
80 М. Елнзарот! 
 
 
«ең бернче яртысында, мәктәпләрдә укулар тәмам булмас борын кила алырсыз? 
Сезне чын күңелдән сөюче Казан шәһәре укучылары». 
Ләкин Алексей Максимович безгә бары тик август башларында гына килә алды. Горькийны каршылау комитетында: «Горький Волга буйлап, «Урицкий» пароходында килә» дигән телеграмма алынды. Бу хәбәр шунда ук бөтен Казанга таралып, шәһәрне шаулатып җибәрде, һәр җирдә Горькийны каршы алырга ашыгыч хәзерлекләр башланды. Татарстан хөкүмәте Горькийны каршылау өчен Кама Тамагына делегация җибәрде. Делегация барып җиткәндә анда, яр буенда,. бик күп халык җыйналган була. Халык иртәдән бирле Горький турында гына сөйли. Шунда ук, пароход көткән арада, Горькийның балалык дусты, Казан университеты доценты Иван Александрович Картиковский Горь- кийиың бала чагы турында үзенец истәлекләре белән уртаклаша. Пароход ике сәгатькә кичегеп килә. Ул әле туктарга да өлгерми, пристаньда җыйналган халык арасында: — Горький... Горький рубкада> — дигән тавышлар яңгырап китә. Безнең делегация пароходка кергән чагында Алексей Максимович өстәл артында утырган була. Капитанның белдерүен тыңлагач, ул урыннан торып, керүчеләргә каршы кузгала, кулларын кыса һәм нидер әйтергә җыена. Шул чакта ул яр •буенда, халык арасында, кысылып, калган Иван Александровичны күреп ала. — Иван Александрович, - кадер- лем!.. картайганбыз JIKOH без синең белән. Сиңа күпме яшь соң әле?— дип дәшә ул Картиковскийга. Аннары делегатларның һәрберсе белән бик елы итеп күрешә дә: — Әйдәгез, иптәшләр, салонга үтик,— дип чакыра. Салонда, зур өстәл артына утырып, Алексей Максимович дусларча әңгәмә алып барды, үзенең юл тәэссоратлары белән уртаклашты, «Наши достижения» журналының программасы белән таныштырды. Идел буенда яшәүче милләтләрнең тормышлары белән кызыксынды. — «Закавказье республикаларының тормышы белән танышканда,— диде ул, — мин шундый гүзәл уңышлар күрдем 
ки... хәйран! Вак, кайчандыр изелгән, кысылган халыклар гаҗәеп кызыклы тормыш белән яшиләр. Ә без берберебезне әүвәлегечә начар беләбез». Горький тәрәзәдән карап алды, анда, яр буенда, тыгыз төркем булып, Горькийны карарга килгән грузчиклар басып торалар иде. Кинәт Алексей /Максимовичның йөзе шундый күркәм, һич тә онытылмас елмаю белән яктырып китте. «Груз- чйк1 иптәшләр» — дип йомшак кына әйтүен үзе дә сизми калды ул. Салон тыңлаучылар һәм тамашачылар белән шыгрым тулды. Әңгәмә киңәшмәгә әверелеп китте. Горький үзенең СССР турындагы уйларыз сөйләде. — «Чит илдә торган вакытта,— диде ул, — мин Совет иленең тормышы белән гаять кызыксындың, сездәге һәрбер нәрсә турында матбугат аркылы белеп бардым. Әлбәттә, буржуаз матбугат Советлар Союзында эшләнгән барлык нәрсә турында да тулысыңча күрсәтә алмый иде. Дөресен әйтергә кирәк, монда килеп үз күзем белән күргәннәрем хыялымдагыдан күп мәртәбә өстен булып чыкты. Советлар Союзының уңышлары мине гаҗәпкә калдырдылар. 6 ел эчендә булган үзгәрешләр искиткеч, кеше ышанмаслык. Мине шул уңышлыкларнык. начар күрсәтелүе генә борчый. Сез чит илләрдә булган хәлләрне генә түгел, менә монда, сезнең белән күрше өлкәләрдә һәм республикаларда нәрсәләр эшләнүен дә начар беләсез. Дөнья күләмендәге тарихи вакыйгалар барган көннәрдә һәрбер уңыш күрсәтелгән булырга тиеш. Миндә сәер бер тәэсир калды: Казанда ниләр эшләнүен Вяткада, Уржумда ниләр эшләнүен Рязаньда
1928 елда Горькийның Казанга килүе 81 
 
 
белмиләр. Хәзер, сәяхәтемнән соң, моның чыннан да шулай икәнлегенә ышандым. Бик күп соклангыч уңышлар бар, мәсәлән, Баку. Мин 'безнең көннәрдәге Бакуны күргәч, шак каттым. Элек ул миндә нинди- .дер бик зур харабәләрне хәтерләтә иде, ә хәзер Бакуда матур урамнар сузылган, матур бульварлар бар, •барсын санап та бетерерлек түгел!.. Моңа кадәр миңа дөньяда элек- тричествога иң бай шәһәр — Неаполь дип тоела иде. Ләкин Баку аны уздырган. Баку чистарган, тазарган. Милли дошманлык бөтенләй юк диярлек. Царизм интересы өчен гасырлар буенча дошманлашып килгән татарлар, әрмәннәр, грузиннар хәзер бер гаилә булып яшиләр. Татар мәктәбендә әрмән кызы укыта. Бу бит безнең өчен, иске буын кешеләре өчен, төш кебек. Советлар Союзы буйлап йөргәннән соң мин шундый фикергә килдем: Ишчеләр сыйныфы үз илендә үзенең тулы хокуклы хуҗа икә- ,нен бик нык төшенгән. Минем алдымда нефть промыс- .лоларыпыц берсендә бензин багы шартлады. Иске хуҗа вакытында булса эшчеләр, һичшиксез, качып китәрләр иде, ә хәзер алар бу янгынны 15 минут эчендә сүндерделәр, промыслоны да, бик күп кешеләрне дә үлемнән коткардылар... 'Үземнең сәяхәтем вакытында мин -яңа формадагы бик күп предприятиеләрне һәм хуҗалыкларны күр- ’ дем/ Мәсәлән, ефәк кортлары үрчетүне, электрлашт.ыруны, авыл хуҗалыгы коммуналарын алыйк. 'Бу бит искиткеч эшләр. Боларны •барысын да 6 ел эчендә эшләү бик кыен. Ә менә шушындый уңыш- жжлар, шушындый ирешүләр турында Европа эшчеләре белмиләр, буржуаз матбугат алардан боларны яшерә, сез үзегез бу турыда язарга тиешсез, сезнең уңышларыгыз барлык кешеләргә мәгълүм булсын. .Моның белән сез кешелеккә зур хезмәт күрсәтәчәксез». Сүз язучылар турында кузгалгач .Алексей Максимович болай диде: — Миң Советлар Союзында ста- 6«.С. Ә.- Х6. ноклардан; сукалардан килгән күп талантлар барлыгын беләм. Бу чын талантлар — мин ышанам, мондый талантлар тагы да күбрәк булырлар әле! Ләкин яшь язучылар тел техникасын начар беләләр. Алар гади тел белән яза 
белмиләр... Минемчә, әгәр дә моннан* 10 ел элек бернәрсә дә белмәгән Россия хәзер Советлар Союзы белән идарә итәргә өйрәнгән икән, ул, һичшиксез, үзенең фикерләрен, тойгыларын, вакыйгаларны гади әдәби, тел белән сөйләп бирергә дә өйрәнер... Минем төрле милләтләрнең яшь язучылары, эшче һәм авыл хәбәрчеләре белән бөтенләй диярлек элемтәм юк. Алар миц’а язмыйлар, уңайсызланалар, оялалар. Минем белән язышу өчен, рус язучылары кебек, матур, грамоталы рус телендә язу кирәкми. Ничек язсагыз • да мин аңлармын. Мин1 үзем милли язучылар белән, шул исәптән татар язучылары белән дә, язышуны ки- рэк 'дйп табам. Моннан мин бик күп яңа нәрсәләр белер идем. Шулай ук үзем дә берәр киңәш яисә күрсәтмә белән булышлык итә алыр идем». — Безнең Совет ' матбугатына чит илләрдә ничек карыйлар? — дигән сорауга Алексей Максимович болай дип җавап бирде: — «Европада рус матбугатын зур дикъкать белән күзәтеп баралар. Барлык күренекле, яхшы әсәрләрне тәрҗемә итәләр, бастыралар, алар- га рецензияләр язалар. Америкада да’шулай итәләр. Ләкин алар әсәрләрнең эчтәлеген уз интересларына карап үзгәртергә тырышалар. Кыскасы бозып басалар». — Европа әдәбияты хәзер нинди хәлдә? — дип сорыйлар. — «Европаның матур әдәбияты, хәзер төшенкелек кичерә. Әйе, Европада чәчәк ату билгеләре күренми,» — ди Алексей Максимович. Рус әдәбиятында татарларның тормышы бөтенләй диярлек чагылмый дигәч, Алексей Максимович каршы килде: — Бөтенләй үк дип әйтергә ярамый: миң^м «Тормыш төбендә» ди
J>2     М.' Елизаройэ 
 
 
гән пьесамда татар образы бар, «Матвей Кожемякинньщ тормы- шы»нда да Шакир образы бар. Әлбәттә, бу аз. Хәзер моның белән ныклап шөгыльләнергә кирәк. /Моның өчен тәрҗемәчеләрдән яхшы кадрлар булдыру кирәк, шулай ук татарлар тормышы турында рус китаплары да кирәк. — «Мин татарларны яхшы бе- ләм. Алар намуслы халык, баһадир йөрәкле халык, теләсә нинди батырлыкка сәләтле халык», — диде. Горький һәм шул турыда берничә мисал китерде. Шулай ук татар, башкорт гаскәрләренең революция вакытындагы рольләре турында да әйтеп китте. Горький бик күп тәмәке тарта. Ышандырырлык итеп, бераз тоныграк тавыш белән сөйли. Бүтәннәрне тыңлаган вакытта үзенең җирән мыекларын бөтергәли. — Без бер беребезне белергә тиешбез. Бу иң мөһиме!.. — ди иде ул әледән-әле кабатлап. Юлда искереп беткән, паромны хәтерләткән товар пароходы — элекке «Русинский»ны очраткач, Ч Горький: — «Я, аллам, нәрсәсе генә калган... исән икән әле», — диде. Бу Красновидовога якынлашкан чакта иде инде. Горький бик еш тәрәзә янына килә һәм: — Тизме? — дип сорый. Красновидовоны күргәч, ул делегациядән читкә китте. Әнә ул: өстендә пальто, үзе озын һәм хәрәкәтсез килеш палубада басып тора. Анда, яшел агачлар эчендә, матур Красновидово жәелеп ята. Җиләс җил яр, буйларыннан алма исләрен алып килә шикелле. Горький фуражкасының ак козырегы астыннан шушы бөдрә бакчаларга, яр буйларындагы кызыл түбәле өйләргә, кайчандыр Ромәсь белән бергә крестьяннар арасында эшләп йөргән таныш җирләргә карый. Красновидовоны үгкәч, ул моңсулана төшеп, улыннан: • Максим, рәсемгә төшереп алдыңмы? дип сорады. Аннары делегатларга мөрәҗәгать итте: — «Акгвардиячеләрнең газеталарында Идел саегайган дип язалар менә. Ә ул, аларга үч иткән кебек, һаман шундый. Нинди киңлек!..» Иделне, телгә алган саен Алексей 
Максимович һәрвакыт сокланып сөйли иде. Казанга килеп җитәрәк. Алексей Максимович бер *читкә утырып, нәрсәдер яза башлады. Соңыннан беленде, ул «Урицкий» теплоходының командасына рәхмәт язган икән. Алексей Максимович палубага чыкты. Алда үзенең биек манараларын, фабрика трубаларын зәңгәр күккә сузган Казан җәелеп ята. Палубада тынлык. Вакыт көндезге дүртләр. Ә Иделнең уң як ярында, пристань тирәләрендә, халык диңгезе. Пароход әле пристаньга якынлаша башлагач ук халык төркеме дулкынланып китә. — Кайда Горький, кайда? — .Әнә, борында. — Озын мыеклы. Әйе, • күрәсеңме? — Әйе, әйе, күрәм, Максим Горький! — Ура! Яшәсен Горький! — дип халык бөек язучыны сәламли. Тирә яклар яңгырап китә. Алексей Максимович кулын күтәрә, елмая. Ул арада оркестр уйнап җибәрә. — Нигә бу шау-шу?... Хәтта оркестр да! — ди Горький канәгатьсезләнеп. Язучылардан, эшчеләрдән һәм җәмәгать оешмаларыннан килгән вәкилләр белән бергә Горький пароходтан төшә. Үзен каршы алырга җыйналган халыкны: ул сүзсез генә, ак! фуражкасын күтәрү белән генә сәламли һәм тизрәк алга үтәргә ашыга. Ләкин лабазлар артында кайнап торган халык төркеме бөтен мәйданны буган. Алексей Максимович автомобильгә баскан килеш: — Сәлам, сезгә, иптәшләр!' Сезнең болай каршы алуыгыз мине бик шатландыра һәм дулкынландыра... Мин артык сөйли алмыйм.... — ди. Көчле «ура» тавышлары астында, автомобиль шәһәргә таба кузгала. Шәһәргә барышлый Алексей Мак

 
 
 
 
1928 елда Горькийның Казанга китүе 
симович «Октябрьның 10 еллыгы» дигән эшчеләр үтә. Биредә ул эшчеләр, балалар белән сөйләшә. Аларның тормышлары турында сораша һәм бик кыска вакыт эчендә шушындый зур, якты йортларның салынып өлгерүенә гаҗәпләнә. Кич белән, «Казанское Подворье» гостиницасы каршында меңләгән халык төркеме җыйнала. Проломный һәм Гостинодворский урамнарында трамвайлар йөрүдән туктыйлар. Җыелган халык Горькийның балконга чыгуын үтенә. — Тагын шау-шу күтәрәсез,— дип ачулана төшеп сөйләнә Горький, ләкин балконга чыга. Сөйләргә мөмкин булмый. Шатлыклы гөрелдәү һәм «ура» тавышларыннан урам тетри. ” белем алабыз. Без, балалар, сөекле )Халык төркеме бераз тына төшкәч, Алексей Максимович балконнан торып болай диде: —- «Иптәшләр, сез мине бик уңайсыз хәлгә куясыз. Сез миннән хикмәтле сүзләр ишетергә телисез, ләкин мин сөйли белмим. Мин оратор түгел, мин — язучы. Миңа сезнең араДа бик күңелле, сезнең каршылавыгыз, хөрмәтегез мине шатлыклы дулкынландыра». Сөйләгән вакытта Горький йотлыгып халыкка карап тора. Бәлки, шуңа күрә дә аның соңгы сүзләре аеруча көчле яңгырагандыр. — «Мондагы кешеләр арасында мин бик күп эшче йөзләр күрәм. Алты ел эчендә сезнең нәрсәләр эшләгәнегезне мин үз күзем белән күрдем һәм әйтә алам: Сез эшли беләсез! Советлар Россиясендә яңа культура төзелә, яңа кешеләр җитешә...» Кич белән Алексей Максимович Зур театрда Шәһәр Советының киңәйтелгән җыелышында чыгыш ясый. Театр алдына меңнәрчә кешеләр җыела. Театр эче шыгрым тула. Ләкин Горькийны тыңларга теләүчеләрнең кечкенә бер өлеше дә анда сыя алмый. Утырышта әдәбият, фән, җәмәгать оешмаларының вәкилләре котлау речьләре белән чыгалар. Барыннан да бигрәк пионерларның котлавы Горькийны дулкынландыра. Балалар бөек язучыга булган мәхәббәтләрен ничектер аеруча саф күңелдән әйтеп бирәләр. Горький - берничә мәртәбә керфекләренә кунган ихтыярсыз күз яшьләрен сөртеп ала һәм мыек очын бөтерә. Боргы тавышлары яңгырап, пионерлар отряды зур байрак күтәреп, сәхнәгә менгәндә Горький’ ның дулдынлануы тагы да арта.* Пионерлар салют бирәләр, аннары пионер Әхмәт Бакиев трибунага чыга һәм Горькийга мөрәҗәгать ИТӘ: — «Сез, Алексей Максимович, безнең турыда, балалар турында иң күп кайгыртучы кешеләрнең берсе. Сезнең әсәрләрегездән зурлар гына түгел, без балалар да, поселыгын карап язучыбыздан яңа әсәрләр көтәбез». Горькийның йөзе яктыра. «Сәлам! Якши!» ди ул һәм, олы кешенең кулын кыскан кебек, пионерның кулын кыса. Казан хезмәт ияләре исеменнән котлаучы, Горькийның яшьтәше, карт булочник Кирилловның чыгышы, шулай ук, Алексей Максимовичта зур тәэсир калдыра. Татар гыйльми работниклары исеменнән Нургали Надеев иптәш ЧЫГЫП СӨЙЛИ: — «Безнең фән һәм әдәбият работникларыбыз Горькийдан бик күп нәрсәгә өйрәнделәр. Горькийны үз арабызда күрүгә без бик шатбыз... Рус әдәбиятында татарларның тормышы аз чагылган. Беренче булып аларның тормышын Горький күрсәтә башлады. Без ышанабыз, киләчәктә Алексей Максимович үзенең әсәрләрендә татарларның тормышына тагын да зуррак әһәмият бирер». Биредә, Татарстан республикасының үзәгендә, Горькийның тормышындагы бик күп авыр истәлекләр калдырган Казанда, мондый ялкынлы сүзләрне ишетү, рус халкы ^арасындагы кебек, биредә дә халыкның тирән мәхәббәтен казану Горькийга аерата күңелле иде. 
84 М. Елизарова 
 
 
Җавап сүзе өчен Алексей Максимович трибунага күтәрелгәч, алкышлар көчле давылга әверелеп китеп, бик озак яңгырыйлар. Аннары кинәт тып-тын булып китә. Халык Горькийның бер генә сүзен дә ишетми калудан курка. Алексей Макисмович гади итеп, чын күңелдән сөйли. Аның сүзләрендә бер генә ясалмалык та юк. Биредә, моңлы Идел буенда, ял үз өендәге кебек, ә анда ерак Италиядә, күкләре зәңгәр, кояшы нурлы булса да ул үзен ят җирдә итеп сизгән Һәм бары авыруы аркасында гына анда яшәргә мәҗбүр булган. — «Кадерле иптәшләр, — ди Алексей Максимович. — «Минем университетларым» дигән китабымда минем Казанда ничек яшәвем турында язылган. Чынында исә мин Казанда әсәрләремдә язылганга караганда күбрәк ачы минутлар кичердем. Ләкин яхшылыксыз начарлык булмый диләр. Менә бүген Казандагы кичерешләрем өчен артыгы белән кайтарып алдым. Безнең чагыштырмача кечкенә авырсынуларыбыз, безнең һәрберебез алдана торган тик шәхси нәрсәләребез — болар барысы да, хак сүз, хәзерге заманда без эшли торган бөек эшләр алдында бигрәк ваклар. Пародоксаль әйбер килеп чыга. Кайчагында без үзебезнең көнкүрештәге вак-төяк җайсызлыкларыбызны бик авыр кичерәбез, ә алар- ны тирә-яктагы бөтен тормыш белән чагыштырганда, хәтта, ничектер уңайсыз булып китә. Мин Россиядә 6 ел булмадым, ләкин мин Россияне беләм, рус халкын беләм. Дөресрәге мин Россияне һәм рус халкын белә идем. Хәзер мин озак еллар буенча тупланган карашымны үзгәртергә тиешмен. Мин Советлар Союзында күрә торган халык миңа таныш та, таныш түгел дә. Ул ничектер гаҗәп яхшырган. Мин үзем — ихтыярлы, максатка омтылучан кеше яклы: мондый кешене, бәлки, мин үзем уйлап чыгарганмындыр. Тормышта мин кешеләрне әсәрләремдә тасвирлаганча итеп күрми идем. Кешене мин үзем ясаша идем. Ләкин хәзер минем хыялларым гамәлгә ашалар. Без җанлы чынбарлыкта кыю, көчле, куркусыз кешеләр күрәбез. Элек мин хыяллана гына ала торган кешеләр хәзер яшиләр, эшлиләр, бөек эшләр иҗат итәләр. ... Язучының киләчәкне сизеп алуы турында бик күи мисаллар китерергә 
мөмкин. Максатка омтылган кеше проблемасын мин куймадым: аны тарих үзе куйды... Яңа кеше кирәк иде. һәм ул килде. Элек грамотасыз, акчасыз бер илдә Днепрострой кебек бик зур предприятиеләрне бары тик көчле кешеләр генә төзи ала. Республикалар Союзында чыннан да яңа тормыш төзелүе турында сезгә сөйләү минем эшем түгел. Сезнең ихтыярыгыз, сезнең кыюлыгыгыз белән тормышка аша ул. Сезнен ихтыярыгыз белән дөнья үзгәртелеп корыла. Сезнең ихтыярыгыз кешелекнең үсешенә комачаулаучы киртәләрне бетерә. Сез мөһим эш эшлисез. Капитал ялчылары, бөтен дөньядагы сатлык җаннар сезне яратмыйлар. Алар сезгә комачаулыйлар. Шуңа да карамастан сез үзегезнең зур эшегезне уңышлы рәвештә тормышка ашырып барасыз. /Менә шушы залда мин бик күп татар хатын-кызларын күрәм, алар арасында җаваплы работниклар да бик күп. Ә элек бу ышанмаслык бер хәл иде бит. Сез үз эшегезнең бөеклеген сизмисез, чөнки сез аны һәркөн саен эшләп торасыз. Ә миңа бу бик яхшы күренә. Мин күргәннәрне барысын да бирергә җитәрлек дәрәҗәдә салмаклы сүзләр генә таба алмыйм.. Мин сезнең белән бик озак сөйләшә алам, ләкин бу җитәрлек, аңлаешлы булмас, һәм минем үземне дә канәгатьләндермәячәк. йөз башны алырга да шулардан бер баш ясарга кирәк — бик кыен эщ. Моны мин бер аз соңрак» кая булса бер почмакка сыенып эшләрмен. Ә шуңа кадәр, — сау булып торыгыз! Барыгызны котлыйм! Барыгызга сәлам! Союзда
1928 елда Горькийның Казанга ктизүе 85 
 
 
бик гүзәл эшләр бара. Гүзәл эшләр.» Җыелыш вакытында Горькийга бик күп сораулар бирелә. Менә аның кайбер җаваплары. — Бездә сезгә ошыймы? — дигән сорауны укыгач, Алексей Максимович елмая. Күзләрендә зәңгәр очкыннар кабыналар. — Бик ошый! — ди һәм бераздан тагы бер тапкыр, — бик ошый! — дип кабатлый. Халык гөр килеп аякка басып кул чаба. — Сез ничек эшлисез? Сезнең эш көнегез ничек? — дип сорыйлар. — 8 сәгатьтә торам... тугызынчы яртыда өстәл артына утырам, каләм алам, карага манам һәм... язам, — дип шаяртып җавап бирә Горький. .Моның белән ул иҗат эшенең бик җитди әп икәнен, аны тантаналы утырышта гына сөйләп бирү мөмкин түгеллеген аңлата. — Нигә сез һәрвакыт җитди нәрсәләр турында, эш турында гына язасыз? Нигә күңелле нәрсәләр турында, мәсәлән, ял йортлары турында язмыйсыз? — дип сорыйлар. — Ял итүче кеше турында нәрсә язасың?—дип Горький иң башларын күтәрә. — Кеше ял итә, ятып тора. Аның турында нәрсә язасың? Кулын селкә, сөйләшә, сугыша торган кеше турында язарга* мөмкин. Ә бернәрсә дә эшләми торган кеше турында нәрсә әйтергә мөмкин? Мин Кырымда булган идем, ял итүчеләрне күрдем. Ләкин һич нинди кызык, юк анда.- Икенче көнне иртән Горький Наркомпроста, батракларны һәм батрачкаларны Вузга хәзерләү курсларында, Рабфакта, Дәүләт университетында, Терапивтика клиникасында, крайны өйрәнү музеенда һәм башка җирләрдә булды, һәр җирдә аны чиксез зур хөрмәт белән каршы алдылар, һәр җирдә ул эшләрнең торышы белән тирән- тен кызыксынды. 4 иче августа, көндезге икедә Татар Культура йортында А. М. Горькийның катнашы белән татар һәм рус язучыларының, журналистларның һәм хәбәрчеләрнең җыелышы булды. Ватан сугышы фронтында һаләк булган шагыйрь Гадел Кутуй бу турыда менә ничек искә ала: «Иптәшләрнең соравы буенча мин һәм мәрхум Такташ «Казан» гостиницасына 
Алексей Максимовичны алырга киттек. Островский һәм Бауман урамнары халык белән тулы иде. Кичә ничектер гадәттәгечә башланмады. Президиум сайламадык. Татар тәнкыйтьчеләрен- нән берәү татар әдәбияты турында доклад ясарга тиеш иде. Миңа да чыгыш ясарга хәзерләнергә куштылар... Мин ничек сөйләвем турында хәтерләмим, бары тик: «Татар язучыларыннан тормыш остазыбыз Алексей Максимович Горькийга ялкынлы сәлам!» дигән сүзләр генә хәтеремдә калган... Сүземне бетергәч мин пәрдәләр артына ашыктым. Кинәт арттан кемнеңдер калын тавыш белән: «Иптәш! иптәш!» — дип кычкырганын ишетәм. Артыма борылып карасам, Алексей Максимович мине үзенә чакыра икән. Килдем. Ул каты итеп кулымны кысты һәм тәбрикләвем өчен рәхмәт әйтте. Бу көнне мин Алексей Максимович белән берничә тапкыр сөйләшү бәхетенә ирештем. Ул миннән Тукайның тормышы һәм иҗаты турында җентекләп сорашты. Сорауларына һәм кызыксынуына караганда ул Тукай шигыриятен яхшы белә иде. Мәгълүм ки, Горький инициативасы буенча әле 1913—1914 нче елларда ук Тукай шигырьләре рус теленә тәрҗемә' ителә башлыйлар.» Горькийның бу җыелыштагы чыгышы беседа төсендә була. Аны көчле алкышлар белән каршы алалар. Горький «Наши достижения» Журналының программасы турында һәм мидли альманах чыгару турында сөйли. Алексей Максимовичка бик күп санда сораулар ява. Ул аларга ашыкмыйча гына җавап бирә. Сүз арасында ул: — Әгәр дә без бер телдә сөй
86 М. Елизарова 
 
 
ләшсәк, тормыш тагын да яхшырак булыр иде. Хәер, Советлар Союзында бик күп телләрдә сөйлиләр, ләкин барысы да бер нәрсә турында уйлыйлар. — диде. Алексей Максимович СССР да милли матбугатның үсүен бик нык күзәтеп бара. Ул Чувашстанда, Башкортстанда һәм Татарстанда нинди газеталар һәм журналлар чыгуын, аларның тиражларын һәм укучыга нәрсәләр бирүләрен белә.. — Татар телендә периодик басмаларның күплеге мине сокландыра. Сезнең массовый укучыгыз булуы яхшы, — ди Алексей Максимович. Тантаналы утырыштан соң, Алексей Максимовичның соравы буенча татар музыкасы концерты була. — «Мин, тәрҗемәче буларак, — дип Гадел Кутуй искә төшерә,—< Горький белән янәшә утырдым һәм башкарылган җырларның текстларын русчага тәрҗемә иттем. Артистларның чыгышын ул зур дикъкать белән тыңлады. Аның кулында программа бар иде һәм ул аңа үзенең билгеләрен куя барды.. Хәтерлим, Асия Измайлова татар халык җыры «Шахта» һәм башкаларны җырлагач. Горький аларның эчтәлеген тәрҗемә итүне сорады. Концерттан соң ул пәрдә артына үтеп артистларга рәхмәт әйтте һәм Асия Измайлова җырлары репертуарының альбомын алып,- «Ирек матурлыкны, матурлык ирекне ярата» дип язып куйды». Бу кичәдә яшь язучыларга карата Алексей Максимович болай — «Аз беләләр, осталыклары аз. Бик күп белергә кирәк. Язучы универсаль укымышлы булырга тиеш». Бу очрашу турында язучы Кави Нәҗми менә нәрсә сөйли: «Безгә мөрәҗәгать итеп әйткән сүзендә ул, язучы универсаль белемле кеше булырга тиеш, диде. Ул чагында яшь язучылар арасында культура мирасына һәм белем Syra карата ялгыш да бар һәм алар: «Кыйшьж булса да, үзебезнеке» дип сөйләнергә яра талар иде, Горький исә аларга болай диде: «Үзебезнеке булсын, ләкин кыйшык булмасын!» Горькийның киңәшләрендә безнен иҗат үсешебезгә якыннан торып ярдәм итү теләге бик ачык сизелә иде. Без аның соравы буенча, ашыгыч рәвештә кайбер әсәрләребезне русчага тәрҗемә иттердек. Ул аларны укырга һәр кайчан вакыт таба, 
уңышлы урыннарны очратса, аның күзләре нурланып елмаялар, тавышы аеруча җылы һәм’ сүзләре горур яңгырыйлар, ә инде чиле-пешле әсәрләргә килгәндә, ул күңелсезләнә, тавышы да корылана, безнең уңышсызлыкка ул бөтен йөрәге белән бик нык борчыла иде. Мондый минутларда ул, язучы тормыштан зур тәҗрибә тупларга, тормышны тирәнрәк өйрәнергә, кик туган илебез буенча йөрергә, кешеләрне күреп, аларның сүзләренә колак салырга, һәрьяклап белемле кеше булырга кирәклеген кат-кат әйтә иде. Ул гадирәк итеп язарга киңәш бирә, чын матурлыкгади- лектә, ди торган иде. Татар язучыларының иң яхшы әсәрләрен русчага тәрҗемә итү • фикере Горький килгәннән соң беренче тапкыр җитди төс алды.» Җыелыш тәмам. Ә культура Ггорты каршында йөзләрчә кешеләр Горькийның урамга чыгуын көтеп торалар. Горький арт ишектән чыгып, тыкрыклар буенча гостиницага кайтырга мәҗбүр була. Төнлә белән Алексей Максимович «Плес» пароходыңда Нижний- Новгородка чыгып китә. Казанда бик аз булуына карамастан, Алексей Максимович бик күп мәсьәләләр буенча гаять дәрәҗәдә тирән фикерләр әйтеп калдырды. Аның татар әдәбиятына, татар язучыларына сәламәтләндерүче тәэсире, йогынтысы гаять дәрәҗәдә зур булды. Татар әдәбиятынын шуннан соңгы үсеше Горькийга, бик нык бурычлы. Ләкин Горькийның ялкынлы сүзләре әдәбият, культура, сәнгать работникларын гына түгел, Татарстанның барлык хезмәт ияләрен дә яңадан-яңа уңышларга 
диде: 
1928 елда Горькийның Казанга килүе 87 
 
 
рухландырдылар. Бигрәк тә халыклар дуслыгына карата әйткән сүзләре йөрәкләргә тирән сеңеп калдылар: «Иптәшләр әлбәттә, бергә булыгыз. Бу иң мөһиме!» — диде ул. 1929 нчы елда татар язучылары- ның Идел буйлап, Грузиягә, Абхазиягә, Кырымга, Украинага һәм Москвага сәяхәтләре оештырылды. Сәяхәт вакытында язучылар Москвада Горький белән очраштылар. Алексей Максимович язучыларның сәяхәте һәм иҗат планнары белән бик нык кызыксынды. «Бу сәфәрдән һәм бу очрашулардан соң, Татарстан язучылары үзләренең әдәби хезмәтләренә тагын да җитдирәк карый башладылар. Татар язучыларының җитлеккәнрәк әсәрләре мәйданга килде. Пушкин, Толстой әсәрләре һәм Горький әсәрләренең алты томлы'сайланмасы татарчага тәрҗемә ителде» — ди Кави Нәҗми иптәш. Алексей Максимовичның инициативасы буенча татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү планы бик җентекләп төзелде. Госиздатта махсус киңәшмә үткәрелде. 
Күп тә үтмәде, рус телендә Габдулла Тукай шигырьләре, хәзерге татар язучыларының очерклары һәм хикәяләре басылып чыктылар. Алексей Максимович татар әдәбиятының үсешен гаять зур кызыксыну белән күзәтеп барды. Шушы мәкаләнең авторына язган бер хатында ул болай ДИ: «Татар шигъриятенең һәм прозасының шаулап чәчәк атуын мин чын күңелемнән телим. Ләкин моңа әдәбият бурычларына бик җитди карау белән генә ирешергә мөмкин». Горький татар язучыларын *үз әсәрләре өстендә зур көч һәм зур тырышлык белән эшләргә чакырды. Еллар безне Горькийдан еракка- рак алып киткән саен без аның якынлыгын ныграк сизәбез, аның иҗаты безнең алда тирәнрәк ачыла бара; һәркөн коммунизм өчен барган көрәшнең һәрбер юлында, хезмәт ияләре Горькийны күрәләр һәм күрәчәкләр, аның алга чакыручы, дәрт бирүче карашын сизәләр һәм сизәчәкләр, аның чакыру тавышын ишетәләр һәм ишетәчәкләр. Горький исән. Ул безнең белән.