Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬ КАПИТАН ҺӘМ АНЫҢ УЛЫ

☆ Вагон шыгрым тулы. Офицерлар, Хатын-кызлар, бала-чагалар, Илебезнең изге чиген үтеп, Бухарестка табан баралар. Яна дуслар анда аерылырлар. Юллар алып китәр як-якка., Будапештка, гүзәл Венага һәм Альпларга карап еракка. Барсы ләкин ипле утыралар. Барыр төсле әле тагын да Айлар буе шулай, һич өзлексез Гәп һәм төтен куера вагонда. Балалар шат. Чыр-чу килеп йөри. Аларга шул бигрәк күңелле. Әткәң белән ерак илләр гизү — Бу соң әллә бәхет түгелме? Мактаныша алар. Мин, ди, берсе. — Румынчадан җиде сүз беләм. «Мульсомеско» — рәхмәт... Икенчесе Бүлә аны җитди төс белән: — Самискаңа исең киткән икән. Ә венгерча бер сүз беләмсең? «Көнсәнәм»е нәрсә? Я, әйтеп бир! Белмисең шул, әһә, күрәмсең!.. Яшь аналар мавыгып серләшәләр, Авыр тойгы алар күңелендә, Болытлар да әллә нинди дорфа Күренә икән чит ил күгендә. Горурлана әмма яшь аналар: Җиңгәннән соң явыз дошманны, Батыр ирләр саклый тынычлыкны, Тугры үтәп Ватан кушканны. Beg төркемдә сөйли яшь капитан Отпускыда үткән көннәрен, Инде дүрт яшь тулган дәү егетне Беренче кат ничек күргәнен. йөзе ямьле аның, сүзе тәмле, Чишмә суы төсле агыла, Менә нинди матур картиналар Килеп баса күзең алдына. Икегә ярып нарат урманын, Ертып аның калын юрганын, Кошлар җитмәс җирләр узалар Безнең илнең тимер юллары. Биттән салкын үпкән бер көндә (Ул салкын да — ялкын күңелгә) Алып кайтты поезд Саматны Хәбәр итми алдан беркемгә. Самат төште. Поезд кузгалды. Ак яулыгын болгап юл алды. Як-ягына Самат күз йөртте, «Саумысыз!» дип куйды, куанды. Разъезд буп-буш. Ләкин шулай да Сәлам бирде Самат урманга,— һәр сукмагы, һәрбер нараты Кече яшьтән таныш булганга. Ылысларда энҗе уйнатып, Җилләр исте урман буйлатып. Карт наратлар сәлам кайтарды, Ут үрләткән кышны уйлатып. -  - ——~~~~ ■ ' Хәтерләде Самат: Яз айлары җитеп барганда. Тәнкә карлар ашыгып яуганда, Комсомоллар чыкты чаңгыда Шундый гадәт иде аларда.

Яшь капитан! һәм аның улы 7 
 Кыз йөрәген белеп буламы, Чынлаптырмы аның сорабы, — «Булмас?» — дисә, — «Була ул!» — дисең, Егет үти иске йоланы. Зәйнәп әйтте: — Куып җитмәссең. Ярты юлдан ары үтмәссең, Узышыйк димим, сине кызганам, Авторитет юкка бетмәсен. Зәңгәр чаткы аның күзендә, Сихри бер ямь — алсу йөзендә, Кайсы егет аңар табынмас, Әфсуң көче — һәрбер сүзендә. Самат әйтте: — Ярый, күрербез, Әгәр узсаң: «Яшә!» диербез. Щапрынуың барып чакмаса. Мактанчык дип, бик нык көлербез. Выжылдады җайлы чаңгылар, Карт наратлар артта калдылар, Йомшак карда яңа эз салып, Узышучылар алга бардылар. Алда елга. Биек яр анда, һәркем базмас ярдан карарга. Зәйнәп белән Самат туктамый, — Соклана җил үзе аларга. Башта Зәйнәп ярдан ташланды, Ул һавада оча башлады. (Спортчы кыз, кыю, елдам кыз, . Исән булсын газиз башлары!) Үзенә тартты тагын җир*аны. Пыр туздырып мамык карларны, Төшеп җитте киң бер үзәнгә, Җәһәт кенә борылып карады. Өлгермәде борылып карарга, «Саклан!» диде Самат анарга, Сакланырлык вакыт калмаган, — Өч адым җир — ике арада. Аралашты «ялгыш» чаңгылар. Азрак бергә шуып бардыдай Егыла иде Зәйнәп — нечкә бил, Көчле куллар кысып алдылар. Очраштылар шунда күзләре, Табылмады кирәк сүзләре, Тәҗрибәсез тиле иреннәр Ялгандылар кинәт үзләре. Кар бөртеге Зәйнәп ирнендә < Д1 ермәгән иле эрергә, — Ширбәт эчте Самат, люс булды, Мәс булды ул бөтен гомеренә. Сайрамады анда сандугач. Котламады купшы карлыгач, Котламасын әйдә, сайрамасын, — Сайрар әле җәйге таң тугач. Тик табигать бай ул һаман да һәм ошаган юмарт анага.— Ак чәчәкне сипте мул итеп, Тигез бәхет теләп аларга Үтте минут (бәлкем артыктыр), Көчен җыйды Зәйнәп, тартылды. «Мәхәббәтсез!.. Көпә-көндез...» дип, Яшен төсле читкә атылды. Үпкәләшкән сыман тордылар, Аннан — берсен берсе кудылар. Узышуның нәтиҗәсеннән һәр икесе риза булдылар. Егет — уңган, кыз — зифа. Эшне кызу йөрттеләр. Гөрләвекләр чылтыраганда Гөрләтеп туй иттеләр. Механик һәм агроном Бергә оя кордылар. Безнең район иң алда Булыр, дип сүз куйдылар. Матур планнар күп иде, Хыяллар чиксез иде, Якты өметләрне таптап. Ут чәчеп гыйфрәт килде. Танкист булды яшь механик, Чыныкты сугышларда. Өч почмаклы тылсым.-хатлар Көч бирде һаман аңар. «... Исемнәрен Илгиз куштым, Илләр гизәр аппагым. Илгизкәең бәхетенә Сау-сәламәт кайт, җаным». «... Бөдрә чәчле, кара күзле, Сокландыргыч сөйкемле. Үзе менә нәкъ син инде, Коеп куйган шикелле».

Махмуд МаксУ* 
 
«... Илгизебез бик зур үсте. Күргәннәр хәйран кала. Әткәем кайчан кайта, дип Тәкатьләремне ала.» 
Кайчан кайта... Илгиз, акыллым, Кайтып җиттем менә, алтыным... Безнең чаңгы шуган урман бу, Гомерем язы шунда балкыды. Безнең уйнап үскән урман бу, Мәңге мәгърур, серле булган ул, Шомландырып бала күңелен, Җилдавылда шаулап торган ул. Ялан тәпи йөрдек без анда. Җиләк җыйдык матур аланда, Чишмәсенең салкын сулары Шифа булды аяк талганда. Җиләкләрнең эре, тәмлесен, Чәчәкләрнең асыл, ямьлесен Мул үстергән юмарт урман бу, Хәтеремдә шуның һәрберсе. «Кайчан кайта»... Илгиз, акыллым, Кайтып җиттем менә, алтыным... Ак бүрекле олы наратлар, Тәбрикләгез батыр кайтуын. Илебезне саклап кан белән. Авыр юлны үтеп шан белән Кайтып җиттем туган җирләргә «Ул җиңүче!» дигән дан белән. Мин — җиңүче! Илем күгендә Якты кояш сүнмәс гомердә. Шакшы керен юмас дошманның Газиз анам картлык көнендә. Мин — җиңүче! Шушы урманда, Болыннарда, ямьле тугайда Хуҗа булып үсәр Илгизем Батыр егет улы булганга. Яңгыратып колхоз кырларын, Илгиз җырлар бәхет җырларын, Кушылыр аңар иркен һавадан Гамьсез җырчы — сабан тургае. «Үзе коеп куйган син| инде»... Аның хәтле сөймим һичкемне. Тик шулай да сәер сөю бу, Төштә күреп сөйгән шикелле. Гаҗәп тойгы, — бер дә күрмәгәч, «Очты-очты!» итеп сөймәгәч, Ничектер ул томан эчендә, Бергә ат-ат уйнап йөрмәгәч. 
Күп калмады ләкин көтәргә, Утыз минут—кайтып җитәргә. Аппак карлар җырлап шыгырдый: «Батыр кайтты бәйрәм итәргә!». Зур чемодан егет кулында. Киртәләр юк аның юлында. Сигез йолдыз матур җемелди Кышкы көндә кояш нурында. йөгерәмени, Самат ашыга, һаман бер уй аның башында: «Улым, җаным, әттәң кайтты!» диг. Атылып чыгар Зәйнәп каршыга. Чыгар микән Зәйнәп каршыга?.. Зинһар, йөрәк, болай ярсыма! Канат биргән якты өметләр Очмасыннар җилгә барсы да. Акрынайтты Самат атлавын, Ашыгуны кирәк тапмады: — «Нигә Зәйнәп соңгы айларда Сирәгәйтте сәлам хатларын?..» йөрәк тибә: юкка тилермә, Кирәкмәгән уйга бирелмә, Тизрәк, тизрәк, — Илгиз көтә ич, Җәһәт атла, ләкин... йөгермә!» Менә тирән «төлке үзәне», Камаштыра кара күзләрне. Узышып чаңгы шуган үзән бу, «Зәйнә-ә-ә-п!» диде Самат, түзмәде Шунда бераз, туктап, хәл алды, Хәл алмады, еллар санады, Тәнкә карлар яуды (күңелендә), Текә ярдан шуып карады... Язмыйм күрешү ничек булганын, Күрше-колан кереп тулганын, Ничә көннәр буе өй эче Бер өзлексез гөрләп торганын. Ия булды Илгиз әтигә, Онытылды бөтен тәтиләр. Үз әтисе кайтты, капитан, Исе китми хәзер бернигә. Төшмәс булды аның тезеннән^ Йөз кат үпте ике күзеннән,

Яшь капитан! һәм аның улы 9 
 Күршеләргә керсә капитан, Илгиз барды аның эзеннән. Орденнарның барсын санады, Медальләрне тартып карады. Берәү, икәү, өчәү... дүрт, бишәү... Саны җитте,— бите алланды... Самат сөйде үзенең баласын, Кадерлесен, бәгырь' парәсен, Уйлады ул алда Ильгизнең Нинди юллар белән барасын. Җан иркәсе, дусты, Зәйнәбе, Эшләп, гөрләп яшәү бәйрәме Тагы да гүзәл, дәртле тоелды, Чәчләр мәңге бергә бәйләнде. Будапештны алган баһадир, Альпларга җиткән батыр ир — Масаймады, борын, чөермәде, Мактаса да аны бөтен ил. Илгиз белән бергә йөргәндә, Илгиз кинәт гамьсез көлгәндә, ' Әй масайды безнең капитан, Тирәкүрше шуны күргәндә. Үз частена китеп барырга Вакыт җиткән аңар тагын да,. Моңсу түгел ләкин бу сәфәр: Зәйнәп белән Илгиз — янында. * < * ■ Самат шулай сөйләп бетерде. Туйдырмады сүзе һичкемне, Тагын бер кат Ватан җилләре Чәчтән сыйпап исте шикелле. Әткәсенең сүзе беткәнне, Белмим инде, зарыгып көткәнме, Илгиз килә йөгереп: «Мә, әттәм„ Пирог ашап җибәр, бик тәмле!» Яшь капитан иркә елмая, Наян улын очырып кулга ала, Йң бәхетле кеше ул хәзер, — Азат илнен/ батыр офицеры, — Иң бәхетле бөтен дөньяда.