Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАН СУГЫШЫНЫҢ ФАКТИК МАТЕРИАЛЛАРЫН ТУПЛЫЙК!


 Бөек ватан сугышы еллары безнең кешеләребезне бик үстереп җибәрде. Патша Россиясе шартларын күрмәгән, совет чорында үскән буын кешеләре өчен бу аеруча характерлы. һәр кемгә билгеле, сугышка кадәр' үз авылы яки үз шәһәре тирәсеннән ерак китә алмаган йөз меңнәрчә егетләр бөтен Европаны әйләнеп чыктылар. Ерак Көнчыгыш илләрен күрделәр: моңарчы газетажурналлардан, китаплардан укып кына белгән чит илләрне — аларның тормышларын, табигатьләрен һәм кешеләрен үз күзләре белән күрделәр, алар белән якыннан аралаштылар. Дусны да. дошманны да гамәлдә татып белделәр. Тылда' булган кешеләребез дә ил азатлыгы өчен барган көрәшнең авыр- I лыкларын һәм ул көрәштә җиңеп чыгуның ләззәтен’ үз җилкәләрендә, үз йөрәкләрендә татыдылар. Безнең кешеләребез хәзер сугышка кадәрге булган кешеләр генә түгел инде. Авыр сугыш, зур ■ көрәш тәҗрибәсенә чын мәгънәсен- L дә ия булу белән, кеше буларак ь аларның бәясе берничә тапкырлар Г артты. Бөек җиңүне яулап алуда катнашкан бу кешеләр бик күп ел- I лар буенча безнең тормышта яңа буын кешеләренә маяк булып, әйдәүче көчләр булып барачак. Безнең кешеләр Бөек Ватан сугышына зур хәзерлек белән килделәр. Чирек гасыр буена Совет власте шартларында тәрбияләнгән, белемгә, культурага, социалистик аңга ия булган кешеләр буларак, алар изге сугышка аңлы рәвештә бардылар, үзләренең ни өчен сугыш- каннарын белеп сугыштылар. Мондый кешеләр, табигый буларак, сугыш биргән тәҗрибәләрне, сабакларны да күбрәк һәм тулырак итеп ала белделәр. Аларның бик күбесе, аңлы, культуралы кеше буларак, авыр сугыш шартларында да өмет- сезлеккә бирелмичә, ерак киләчәкләре турында уйлап, көндәлекләр язып бардылар. Ул көндәлекләрдә безнең барлык төр фәннәребез өчен, бигрәк тә, тарихыбыз, әдәбиятыбыз, сәнгатебез өчен ифрат дәрәҗәдә кыйммәтле булган материаллар бар. Андый материалларга ия булган аерым, кешеләрнең бик күбесе үз кулларындагы, уз күңелләрендәге кыйммәтле байлыкларны ничек! файдаланырга, аларны пичек итеп халкыбызның уртак байлыгы фондына кертергә белмиләр әле. Шушы көннәрдә миңа Ямалеев дигән бер иптәшнең 18—20 табак күләмендә булган язмаларын укып чыгарга туры килде. Хәзерге көндә Москва шәһәрендә эшче булган бу иптәш Ватан сугышының беренче көннәреннән алып ахырына кадәр Фронтларда катнашкан кеше. Аның күргәннәре. белгәннәре, әлбәттә, күп һәм әһәмиятлеләр. Ләкин ул үзенең язмаларын роман дип атаган. Әгәр дә ул иптәш, чыннан) да
JC8    Мирсәй Әмир 
 
 язучы каләменә ия булып, аның әсәре чын роман булып чыга алган булса, бик яхшы булыр иде. Мондый хәлнең дә булуы мөмкин, әлбәттә. Ватан сугышы, һичшиксез, яңа язучылар да тудырырга тиеш. Шул ук вакытта, билгеле. Ватан сугышында катнашкан һәрбер яхшы грамоталы, культуралы кешенең язучы булуы мөмкин түгел икәнлеге дә ачык. Ямалеев иптәш тә, үзенең каләм көче белән, художество әсәрләре, иҗат итүдән бик ерак тора әле. Шуңа күрә аның язмалары роман булып чыкмаган. Аны әдәби әсәр сыйфатында файдаланып булмый. Шул ук вакытта бу язмалар арасында фактик материал булу ягыннан гаять кызыклы, әһәмиятле эпизодлар да табарга булыр иде. Ләкин алар автор тарафыннан, роман рәвешендә бирелергә тырышылганлыктан, фактик материал буларак та әһәмиятләрен югалтканнар. Ул материалларның кайсы чын-барлык, кайсы автор фантазиясе икәнлеген аерып булмый. Нәтиҗәдә Ямалеев иптәшнең яхшы ният белән, күп вакыт һәм энергия биреп эшләгән эше — файдасыз булып чыккан. Шушы уңай белән, кулларында Ватан сугышының теге яки бу тарихи этапларын, бай эпизодларын чагылдырган материаллары булган иптәшләргә карата берничә сүз әйтәсе килә. Мондый иптәшләр, әгәр дә алар әдәби әсәр язарлык каләм көченә ия түгелләр икән, кулларында булган материалларны, нәкъ булга нынча, «Ватан сугышында катнашучының истәлекләре» рәвешендә язып издательстволарга яки газета-журнал редакцияләренә җибәрсәләр бик яхшы булыр иде. Андый әсәрләрне, художество әсәре формасында эшләнгән булмасалар да, фактик материал буларак нинди әһәмияткә ия булуларына карап, аерым китаплар төсендә яки «Совет әдәбияты» һ. б. журнал битләрендә басың чыгарырга мөмкин булыр иде һәм укучылар массасы, андый әсәрләрне бик яхшы кабул итәр иде. Матбугатта без моның кайбер үрнәкләрен дә күрәбез. Мәсәлән, «Новый мир» журналында басылган Логунова язмалары, (аннан өзекләр журналыбызның? шушы номерында урнаштырыла. Ред.), «Совет әдәбияты» журналында басылган Р. Габдеева истәлекләре, Г. Бакирның «Сугышчы көндәлеге». һ. б. Шушы ук уңай белән, СССР фәннәр Академиясенең Татарстан филиалы каршындагы тел, әдәбият һәм тарих буенча фәнни тикшеренү институтына карата да бер сүз әйтәсе килә. Билгеле, югарыда әйтелгән төрдәге язмаларның бик күп булуы да табигый. Аларның барын да матбугатта игълан итеп бетү дә мөмкин булмаячак, һәм мәҗбүри дә түгел. Ләкин алар никадәр күп булса да, берен дә, артык итеп карарга ярамас. Киресенчә, аларның язылуың һәм мөмкин кадәр күп язылуын оештырырга кирәк. Бу эштә Тел, әдәбият һәм тарих институты бик зур һәм файдалы эш эшли алыр иде. Кыскасы, мин институтка Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең үзләре күргән, фактик материалларга нигезләп язылган истәлекләрен җыюны оештырырга тәкъдим итәм. Билгеле, бу эшне киңрәк күләмдә куеп, тыл турындагы язмаларны оештыруны да өстәргә була. Бу эш эшләнсә, аның тарихыбыз өчен, әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез өчен ни дәрәҗәдә файдалы хезмәт буласы бәхәссез ачык нәрсә. Бөек Ватан сугышында катнашкан совет кешесенең язмалары бик зур һәм кыйммәтле байлык ул.