Логотип Казан Утлары
Публицистика

 УЯУЛЫК — САУЛЫК (

«Сабыйлар к,итабы»ннан)
 Әкрен генә төн якынлашты, алтын кояш тау артына качты. Саф һавада уйнап йөргән, шатланып йөгергән балалар йокларга дип өйләренә таралдылар. Бакчадагы агачлар караңгыланып күңелсезләнеп калдылар... Моны күреп, бик арык кечкенә генә кара тавык та йокларга булды. «Кыт-кытак, кыт кытак! Кая соң мин куна торган ботак?» дип бакча коймасына кунды. Бу вакыт аның күзләре бик начар күрделәр, бакча коймасын кетәклек дип белделәр. Менә бөтен җир караңгыланды һәм тынып калды. Бик арык, кечкенә генә кара тавык болай дип уйлап алды: — Якты көндә бик күп йөрдем, төрле-төрле нәрсәләр күрдем. Инде минем тамагым тук. Кичен күзләрнең кирәге юк. Барыбер җирдәге бер нәрсә дә беленми, тары ярмалары да күренми. Менә көндез йөрсәң дә ярый, кемнең күзе яхшы карый, сап-сары, түм-түгәрәк тары ярмасын шул таба, тәмләп авызына каба... Кинәт һавада нәрсәдер шапылдады, аннан тагын барысы да тынып калды. Бик арык, мескен кара тавык үз янына кызыл күзле, усал йөзле ябалак очып килгәнен белмәде, чөнки күзләре күрмәде. Менә очлы тырнаклар аны эләктереп алды, һавада тавкының ачы тавышы гына ишетелеп калды... Ябалак бик куанды. Ул ашарына тиз таба алуына шатланды һәм оясына юл алды. Ябалакның ут кебек кызыл зур күзләрен күреп, йолдыз атыла дип белеп төнге юлаучылар — бүре дигән аучылар куаклыкка качтылар. Кечкенә кошлар, сыерчыклар, сандугачлар һәм башкалар «нигә ул шапылдап очты, йокыбыз качты» дип аны орыштылар. Ябалак оча-оча арып бетте, таң ата башлаганда гына оясына кайтып җитте. Ул агач ботагына кунаклады һәм иркен сулап болай дип уйлады: — Агач башына кем менсен? Мине кем күрсен?.. Мескен ябалак бик түбән кунаклавын белмәде, чөнки аның күзләре яхшылап күрмәде. Инде яктырган иде, чут-чут сайрап, матур куак сайлап оча торган кошлар да инде йокыдан уянганнар иде. Ябалак тырнаклары арасында тыпырчынган тавыктан көлде һәм5 болай диде: — Ябалаклар көн яктыргач йоклыйлар, көндез йөрүнең нигә кирәге бар?... Төнлә әйтсәң дә ярый, кемнең күзе яхшы карый, шул сезнең кебек җүләр тавыкларны тотып ала, үзенә тәмле азык таба. Мин сине кич булуга ашармын һәм тагын авылга тавыклар эзләп очармын... Кинәт аста нәрсәдер шаулады, аннан тагы барысы да тынып калды. Ябалак үз янына аучы кеше килгәнен сизмәде, чөнки аның күзләре яхшылап күрмәде. Оста аучы куакларга посып кына килде.-Менә һавада ату тавышы ишетелде. Агач ботагындагы яфраклар селкенештеләр, ябалак һәм аның тырнагындагы тавык, икесе) бергә җиргә егылып төштеләр. Аучы кеше: «Бер атуда ике кошны бһреп төшердем», — дип шатлана. Чөнки аның күзләре көндез дә, төнне дә яхшы күрә ала.