Логотип Казан Утлары
Публицистика

ССР СОЮЗЫНЫҢ КОРАЛЛЫ КӨЧЛӘРЕ МИНИС ГРЫ ПРИКАЗЫ 


Иптәшләр, кызылармеецлар һәм кызылфлотчылар, сержантлар һәм старшиналар! Иптәшләр, офицерлар, генераллар һәм адмираллар! Советлар Союзының хезмәт ияләре! Бүген без Ватаныбызның азатлыгына һәм бәйсезлегенә кул сузган фашистлар Германиясе өстеннән халкыбызның бөек җиңүенең бер еллыгын бәйрәм итәбез. Совет хөкүмәте һәм безнең Коммунистлар Партиясе исеменнән сезне бөтен халык тантанасы көне белән—немец фашизмы өстеннән ҖИҢҮ бәйрәме белән сәламлим һәм котлыйм. ҖИҢҮ бәйрәмен истә калдыру теләге белән ПРИКАЗ БИРӘМ: Бүген, 9 нчы Майда, Вата
ныбызның башкаласы — Москвада, союздаш республикаларның башкалаларында, шулай ук Львовта, Кенигсбергта һәм герой шәһәрләрдә: Ленинградта, Сталинградта, Севастопольдә һәм Одессада—утыз артиллерия залпы белән салют бирергә. Ватаныбызның намусын һәм бәйсезлеген саклап калган һәм Гитлер Германиясе өстеннән җиңү яулап алган кораллы көчләребезгә дай! Җиңүләребезне рухландыручы һәм оештыручы —- Бөтенсоюз Коммунистлар Партиясенә дан! Безнең бөек халкыбызга, җиңүче халыкка дан! Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда һәлак булган геройларга мәңгелек дан! ССР Союзының Кораллы Көчләре Министры Советлар Союзы Генералиссимусы И. СТАЛИН.