Логотип Казан Утлары
Публицистика

ССР СОЮЗЫНЫҢ КОРАЛЛЫ кө МИНИСТРЫ ПРИКАЗЫ 1 МАЙ, 1946 ЕЛ

.
 Иптәшләр, кызылармеецлар һәм кызылфлотчылар, сержантлар һәм старшиналар! Иптәшләр, офицерлар, генераллар ■ һәм адмираллар! Советлар Союзының хезмәт ияләре! Бүген, Бөек Ватан сугышы җи- ңүле төстә төгәлләнгәннән соң беренче тапкыр буларак, без хезмәт ияләренең халыкара бәйрәмен — Беренче Майны дошманнарга каршы авыр көрәштә зур корбаннар һәм мәхрүмлекләр бәясенә яулап алынган тыныч тормыш шартларында үткәрәбез. Моннан бер ел элек Кызыл Армия Берлин өстенә Җиңү Байрагы кадады һәм фашистлар Германиясен тар-мар итүне төгәлләде. Германиягә каршы сугыш җиңүле төстә тәмамланганнан соң дүрт ай үткәч, империалистик Япония корал ташлады. Халыкара реакция көчлә, pej тарафыннан хәзерләнгән һәм төп фашистик дәүләтләр тарафыннан чишеп җибәрелгән икенче бөтен дөнья сугышы азатлык сөюче халыкларның тулы җиңүе белән тәмамланды. Фашизмның һәм бөтен дөнья агрессиясенең төп учакларын тар- мар итү һәм бетерү дөньядагы халыкларның политик тормышында тирән үзгәрешләргә, халыклар арасында демократик хәрәкәтнең киң күләмдә үсүенә китерде. Сугыш тәҗрибәсеннән гыйбрәт алган халыклар массасы дәүләтләрнең язмышын халыкка каршы булган тар катлаучылык һәм комсызлык максатларын күздә тотучы реакцион идарәчеләргә ышанып тапшырырга ярамаганлыкны аңлады. Нәкъ әнә шуңа күрә дә халыклар, моннан соң искечә яшәргә теләмичә, үз дәүләтләренең язмышларын үз кулларына алалар, демократик тәртипләр урнаштыралар һәм реакция көчләренә каршы, яңа сугыш кабызучыларга каршы актив көрәш алып баралар. Бөтен дөнья халыклары сугыш бәлаләренең кабатлануын теләми, ләр. Алар тынычлыкны һәм куркынычсызлыкны ныгыту өчен нык көрәшәләр. Тынычлык һәм куркынычсызлык өчен көрәшнең авангардында фашизмны тар-мар итүдә күренекле роль уйнаган һәм үзенең бөек азатлык миссиясен үтәгән Советлар Союзы бара. Фашизм изүеннән Советлар Союзы тарафыннан азат ителгән ха- 
СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ 
ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ОРГАНЫ № 5 1 946 ЕЛ УНДҮРТЕНЧЕ ЕЛ ЧЫГА , = .. ... ■■  --------- ф 
AFZAL KITAPXAH9SE $AMOF^J 
РЕДАКЦИЯНЕҢ АДРЕСЫ: Казань, Баумана 19, Дом печати, 4 этаж, коми. 85, телефон 83-45. Хатлар өчен: Казань, почтамт, почтой, ящик 54. Редакции „Совет әдәбияты". 
МОСКВА Ltf^^PE. 
ССР Союзының. Кораллы. Көчләре Министры приказы 
 лыклар, үзләренең дәүләт тормышларын демократик нигезләрдә , төзергә мөмкинлек алып, үзләренең тарихи өметләрен тормышка ашыралар. Бу юлда алар Советлар Союзы тарафыннан туганнарча ярдәм алалар. Бөтен дөнья Совет дәүләтенең куәтенә генә түгел, бәлки аның барлык халыкларның тигез хокук- лылыгын тануга, аларның азатлык- чарын һәм бәйсезлекләрен ихтирам итүгә нигезләнгән политикасының гадел характерда булуына да ышану мөмкинлеге алды. Советлар Союзының киләчәктә дә үз политикасына — тынычлык һәм куркынычсызлык политикасына, халыкларның тигез хокуклылыгы һәм дуслыгы политикасына турылыклы булачагына шикләнергә бернинди нигез юк. Сугыш бетү белән Советлар Союзы тыныч социалистик төзелешкә кереште. Совет кешеләре/ сугыш тарафыннан бүленгән тыныч иҗат хезмәтенә рухлану белән керештеләр. 1946—1950 нче елларга СССР халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерүнең бишьеллык планы турында Советлар Союзының Верховный Советы кабул иткән Закон Ватаныбызның җитештерү көчләрен тагын да үстерүнең, аның экономик куәтен үстерүнең, аның материаль хәлен һәм культурасын күтәрүнең яңа перспективаларын ача. Илебезнең эшчеләре, крестьяннары һәм интеллигенциясе бишьеллык планны үзләренең тормыш .интересларына җавап бирә торган сугышчан программа итеп кабул иттеләр. Коммунистлар партиясе җитәкче 
маячакларына ышанырга мөмкин. Тыныч социалистик төзелешне җәелдереп җибәрү белән бергә, без яңа сугыш планнары коручы халыкара реакциянең казынулары турында бер генә минутка да онытмаска тиешбез. Тыныч хезмәткә күчкәндә, 
һәрвакыт сак торырга илебезнең кораллы көчләрен һәм оборона сәләтен күз алмасы кебек сакларга кирәклеге турында бөек Ленинның күрсәтмәләрен истә тотарга кирәк. Советлар Союзының^ кораллы көчләре — безнең коры җир гаскәрләребез, хәрби һава көчләребез һәм хәрби диңгез флотыбыз—Бөек Ватансугышында үзләренең Ватан каршындагы бурычларын үтәделәр. Хәзер безнең^ кораллы көчләребез алдында шундый ук әһәмиятле бурыч — яулап алынган тынычлыкны һәм совет халкының иҗади хезмәтен уяу саклау, Советлар Союзы интересларының ышанычлы терәге булу бурычы тора. Бу мактаулы бурычны бары тик армиябез, флотыбыз, авиациябез сугышчыларының һәм командирларының хәрби культурасын һәм хәрби осталыгын тагын да үстергән шартларда гына уңышлы үтәргә мөмкин. Советлар Союзының кораллы көчләре сугыш тәҗрибәсе нигезендә, сугыш фәнен һәм техникасын үстерү нигезендә үзләренең хәрби осталыкларын көннән-көн к‘үтәрә барырга тиешләр. Шикләнмәскә мөмкин, безнең армиябез, флотыбыз, авиациябез үз алларында^ тора торган бурычларны намус белән үтәрләр. » Иптәшләр, кызылармеецлар һәм кызылфлотчылар, сержантлар һәм старшиналар!; Иптәшләр, офицерлар, генераллар һәм адмираллар! Иптәшләр, эщчеләр һәм эшче хатын-кызлар, крестьяннар һәм крестьян хатын-кызлары, интеллигент хезмәте’- кешеләре! Кызыл Армия сафларыннан де- мобилизацияләнгән сугышчылар! Хөкүмәт һәм коммунистлар партиясе исеменнән сезне! Беренче Май көне белән котлыйм һәм сәламлим! Хезмәт ияләренең халыкара бәйрәмен истә калдыру өчен ПРИКАЗ БИРӘМ: Бүген, 1 нче Майда, Ватаныбызның башкаласы — Москвада, Союздаш республикаларның башкалала- 
легендәге совет кешеләренең яңа бишьеллыкны үтәү өчен генә түгел, бәлки арттырып та үтәү өчен көчләрен һәм хезмәтләрен кызган 
маска тиешбез. ' күчкәндә, һәрвакыт сак 

ССР Союзының Кораллы Көчләре Министры приказы 5 
 рында, шулай ук’ Львовта, Кенигс- бергта, Хабаровскида, Владивостокта, Порт-Артурда һәм герой-шәһәр- ләрдә: Ленинградта, Сталинградта, Севастопольдә һәм Одессада егерме артиллерия залпы белән салют бирергә. Яшәсен безнең батыр кораллы көчләребез! Яшәсен безнең данлыклы коммунистлар партиясе! Яшәсен бөек совет халкы! Яшәсен безнең куәтле совет Ваганы! ССР Союзының Кораллы Көчләре Министры Советлар Союзы Генералиссимусы И, СТАЛИН.