СОЛДАТ ҺӘМ АНЫҢ ХИКӘЯСЕ
Безнең тарихи җиңүебез белән тәмамланган бөек Ватан сугышы илебезне һәм аның халыкларын тиңдәшсез данга күмде. Бу авыр һәм геронк сугыш чоры совет кешесе өчен, аның кешелек сыйфатларын чыныктыруда, зур бер сыналу мәктәбе булды. Менә хәзер без тыныч төзелеш эшенә күчтек: халык үзеңец сугыш елларында тапкан яңа төр сәләтләрен тыныч I хезмәт эшенә куя башлады. Ләкин бу нәрсә халыкның бөек энергиясен туплаган сугыш чоры инде узган этап, ул инде онытылып калыр дигән сүз түгел. Югарыда әйтелгәнчә, | без әле булып узган ул катлаулы I вакыйгаларны, еллар, ун еллар үтә | барган саен, тирәнрәк. мәгънәле- I рәк, монументальрәк итеп күз ал- I дына китерә, асылына төшенә ба- I рырбыз. һәм бу бөек төшенү про- [ иесында художество әдәбиятының 1 роле, әлбәттә, гаять зур булыр. Бу f авыр вакыйгаларны, җилкәсендә кү- I тәрсп. дөньяның караңгы төне аша, I таңны — җиңү таңһш алып чыккан каһарман йөрәкле, гали җанлы со- I вет кешесе—мактау һәм дан аңа!— I ул әдәбиятка да әнә шулай батыр булып керер. Бу әле чын мәгънәсендә башланып та китмәгән зур эш. Дөресен әйтергә кирәк, без язучылар әле хәзергә узган вакыйгаларга сокла- I in, хәйран калу халәтеннән чыгып I /Китә алганыбыз юк. Хәлбуки, без- =?псң бурыч соклануда гына түгел, Ксзнец бурыч — халыкның гигант эшен образлар теленә салуда. Шулай да кайбер башлангычлар, зур теманы тешләптешләп караулар юк түгел. I Үзе Ватан сугышында катнашып, туган ил өчен сугышып йөргән язучы Әсгать Айдар иптәшнең «Солдат хикәясе»XIII дигән әсәре хәзергә әнә шул башлангычларның берсе булып XIII* Татгосизлат басмасы. Редакторы Газиз; Иделле. 1946 ел. 216 бит» бәясе 5 сум. кына тора. Ул, әлбәттә, бу зур теманың чын художество калыбына, салынган бер үрнәге түгел, хәтта аны әдәбиятыбызның урта кул уңышы дин тә булмый, чөнки анда күп сүзлелек, таркаулык, төп линияне өстәмә линияләр күмеп киткән урыннар күп кенә. Ләкин, шуның белән бергә, анда искә алырлык матур гына яклар да бар. Шуңа күрә без аңа киңрәк тукталырга булдык. Әйткәнебезчә, әдәби әсәр буларак, кемчелекләре күп булган бу китапның үзенә хас ягымлы яклары бар, алар турында бер сөйләшеп. фикерләрне әйтеп китәсе килә. Нәрсәдә соң бу үзенә хас ягымлы яклар? , Исәп — менә шул турыда сөйләшергә. Китапта вакыйгалар Харрас Хәй- руллии дигән бер егет авызыннан сөйләнәләр, арада автор үзенең искәрмәләрен кыстырып-кыстырып бара. Алар аерылалар, тагын кушылалар, Харрас туктап торган арада автор үзе кичергән эпизодларны китерә һәм булган хәлләрне әнә шулай чиратлашын сөйләп чыгудан башка бу китапта әллә ни сюжет та юк. Ләкин әсәрнең язылу ягыннан булган бөтен күркәмлеге дә әнә шул хикәя кылуда, сөйләп бирә белу осталыгында. Биредә автор җанлы кешенең җанлы авазын, фикер агышын, сүзләрнең интонациясен оста тотып ала белгән. Батрактан чыгып, яшьтән үк ятим калган, кырда, кешеләрдән) читтә үсеп бераз кыргыйланган, ләкин үзенең
Л12 Фатих Хөсни
татымын югалтмаган, бераз мактанчыграк, ләкин урыны белән тик тә тора һәм кешеләрне дә тыңлый белә торган кечелекле кеше, мәхәббәт мәсьәләсендә бераз чатлы-батлырак, ләкин үзе нык сөя белә торган, үзеннән үзе көлеп туймаучан, ләкин кешеләргә яхшылыктан башканы тели белми торган киң күңелле егет: яшәүнең кадерен белеп, азга гына да канәгать булып яшәүче, ләкин туры килгәндә үлемнең күзенә туры карый ала торган кыю йөрәкле егет, колхозыннан, дусишләреннән, сөйгән кызыннан аерылып торуы озакка- рак киткән саен аларга якынлыгы тирәнәя оаручы җылы күңелле җанлы кеше, солдат һәм к'еше — 6v хикәядә шактый ук тапкыр сурәтләнә. һәм авторның героена биргән түбәндәге характеристикасы белән, әлбәттә, килешергә туры килә: «Баштарак мин Харрасны тик бер гади, кызыграк, русча әйткәндә, чудаграк бер егет, дип уйлый идем. Ләкин аның белән якын- нанрак таныша төшкәч, иптәшләре, командирлары өчен үзен фида итүен, алар өчен үз-үзен аямавын күргәч, аның саф йөрәкле, эчкерсез, тулы күңелле бер егет икәнен төшенеп алдым. Менә шуиа күрә аңа булган дуслык тойгылары миндә артканнан арта барды. Әлбәттә, аңарда кайбер кызык яклар да бар иде. Ләкин болар да анарда кызык өчен, кеше көлдерү өчен эшләнмичә, аның беркатлылыгыннан, аның эчкерсезлегеннән килеп чыккан кызыклар гына иде». Менә шушы гомуми характеристикалар? соң. Харрасны, кеше һәм солдат буларак, башкалардан аерып тора торган кайбер үзенчәлекле черталарына тукталыйк. Барыннан да элек, Харрас — патриот. Ләкин бу сыйфат анда үзенә хас бер чагылу белән чагыла. Аның туган илен яратуы, колхозын. сөйгән кызып, эшен һәм үзен яратуы белән һәм аныи чак кына мактанчыклыгы белән кызыклы рәвештә бергә үрелеп үсә. Менә ул окопта үзенең сөйгән колхозын, фермасын, эшен, сөйгәне Гөлнарны һәм аның белән Авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә баруын сагынып сөйләп утыра. Күренеп; тора, аның сагынуы тирәнгә киткән. Шуның аркасында ул колхозда үткән барлык эшен чак-чак кына күпертеп сөйли, һәм инде| ул фронт мәктәбендә нык кына үсеп тә өлгергән, шунлыктан аның бу сүзләрендә үзенең элекке хәленнән чакчак кына көлү дә бар. Ләкин шулар белән бергә, гаять зур чынлык һәм үзенең яшәеше белән эчкерсез куану бар авың бу сөйләвендә. Сүзне Харрасның үзенә бирик: «Китәр алдыннан колхоз правле- ниесе янына халык җыелган иде. Чыгып сөйләделәр. Мин дә, коры калмыйм дип, доклад ясадым: — Иптәшләр, мин әйтәм. яшьләр, кызлар, карт-корылар, карчык- корчыклар, без менә Мәскәүгә, выетавкага, Сталин бабай янына барабыз. Бу кем аркасында, ; мин әйтәм, бар да Ленин-Сталин бабайлар аркасында. Әгәр дә алар без ярлылар өчен совет власте ясамаган булсалар, без бу көйне күрер идекме? Мин әйтәм, юк! Үлгәндә дә күрмәс идек. Менә, мин әйтәм, иптәшләр, хәлләр ничек ул. Мин кем идем? Ялан тәпиле «кычыткан тавыгы» идем. Ә хәзер кем? Ферма мөдире, районда беренчелекне ал ган ферма мөдире Харрас Хәйрул- лин иптәш. Вәт, күрдегезме, советский власть нишләтте безне! — Яшәсен Ленин-Сталин байрагы! I — Яшәсен безнең «Кызыл трактор» колхозы, урра!—дип сүзне бетердем». ; Күрәсез, биредә туган ил, совет төзелеше кебек зур нәрсәләр, китаптан ятланган фразалар булып түгел, гади авыл егетенең үз төшенчәләреннән чыгын гәүдәләнгән реаль дөнья булып килеп басалар. Ватан дигән аң авын үзенә таныш, якын булган төшенчәләр белән бергә үрелеп, берсе икенчесен тутырып баралар. Шунлыктан, Харрас аңындагы туган ил төшенчәсе укучының
Солдат һәм аның хикәясе 113
күз алдында бөтен конкретлыгы, үзенчәлеге белән; килеп баса һәм аның туган ил турында үзенең реаль уйланулары, үз уйланулары, үз карашы булганлыктан, ул егет үзе дә, реаль образ буларак, укучы алдында шактый тулы канлы бу- г лып үсегв кала. Монда, әсәрне бер / ■якка куеп торып, гомуми бер нәтиҗә ясарга кирәк. Патриот образы конкрет һәм реаль булсын өчен, димәк, аның патриотлыгы гомуми сүзләрдә, гомуми төшенчәләрдә генә күренмичә, образның конкрет дөньясы хатирәләре һәм моңнары, конкрет төшенчәләре, эше һәм гамәле белән бергә үрелеп күренергә тиеш икән. Бу әле Әсгать Айдар әсәре шуңа, тулысы белән җавап бирә дигән сүз түгел, ләкин ул, һәр хәлдә, әнә шундый — уйланулар ' кузгата алырлык әсәр. «Солдат хикәясе»нең икенче бер •ягымлы ягы—анда фронт белән тыл арасында булган бердәмлек үзенә бер төрле ышандыра торган буяу- I ларда сурәтләнеп бирелә. Харрас- I ныц колхозын, фермасын сагынуы, ( сөйгән кызы Гөлнар белән үпкәлә- шәүпкәләшә хат язышып берсен- берсе яңа уңышларга өндәп, әйдәләп торулары — бу фронт белән тыл арасындагы рәсми бердәмлек рамкасына гына сыешып бетә ал< мый, бу ничектер . зуррак, бу — I безнең армиянең табигатендә булган үзенчәлектән, иптәш , Сталин күрсәткәнчә, Кызыл Армиянең, ба- I рыниан да элек, эшчеләр һәм крестьяннар армиясе булуыннан үсеп чыга торган сыйфат. Бүтән армия- I ләрдә мондый бердәмлекнең булуы II да мөмкин түгел. Безнең Кызыл 1Х. Армиянең әнә шул үзенә башка булган табигатен төсмерли торган / принципиаль якларны сиздерерлек итеп аерым детальләрдә, образлар- I да, аларның эшләрендә, уйларында I һәм моңнарында күрсәтә алу «Солдат хикәясе»нә үзенә бер ягымлы [ әһәмиятлелек биреп тора. Бу китапның өченче бер ягымлы ягы — анда төп геройның, ягъни Харрасның, эшләгәч батырлыклары, кургашын солдат батырлыгы итеп 6. ,с. ә- х. 5. бирелмичә, тере кзшенеч. тере ба-
тыәлыгы итеп, укучыны ышандыра ала торгач батырлык итеп бирелүендә. Без бит коточыргыч батырлыклар' белән шыгырым тулган китапларны һәм хикәяләрне дә укыганыбыз бар. Хәлбуки, андый китапларда, хикәяләрдә яки очеркларда сурәтләнгән батырлыклар безнең колак яныннан шаулап кына узалар иде. Чөнки аларда обстановка һәм ул батырлыкларга килү юллары конкрет һәм ышандыра торган әдәби чаралар белән күрсәтелмичә, батырлык үзеннән-үзе туа һәм аны ясаганда инде, язучы вакыт-вакыт чамалау хисен югалтып, батырлыкны дуамал күп күрсәтеп ташлый һәм язучы шуның белән укучыны шак катырам дип уйлый. Нәтиҗәдә киресе килеп чыга. Харрасның эшләгән батырлыклары, аның үзенә нисбәтән, зур да, кечкенә дә түгел, нәкъ төгәл генә. Менә' бу төгәллек үзе үк ул батырлыкларга реаль төс, ышандыру көче бирә. Икенчедән, Харрас батырлыкларны кинәт сикереп чыгып кына ясый башламый. Без Харрасны беренче мәртәбә окопның җир стенасына аркасын терәп, Талларгалай басып. Тал тибрәтеп. Сайрый ла гына сары сандугач, Гөлнарый... Җырлау гына түгел, еларсың да. Өзелепөзелеп сагынгач дип, «салмак, йомшак» тавыш белән җырлап утырган җирендә очратабыз. Автор аның тавышы «хатын-кызларча нечкә тавыш» булганлыгын әйтә. Күрәсез, ул монда әле герой булудан бик ерак тора. Ул авылдан} килгән һәм авылны сагынып моңаеп утыра торган гади бер солдат. Шуннан соң автор белән ; Харрас «бозау сыйраклары» чаклы итеп тәмәке тартырга тотыналар һәм, сүздән сүз китеп, Харрас, үзенә бер мавыгу белән, үзенең авылда булып узган маҗараларын, Гөлнарга ничек гашыйк булуын, беренче хатларын, ферма мөдире булып билгеләнүен, районга
Фатих Хөсни
курсларга барып «гыйлем алып>т кайтуларын ләм башкаларны, һәм башкаларны! тезә башлый. Аның бу хикәяләрендә дә гадәттән тыш султан әллә нәрсә юк. автор аның рядовойлык сыйфатына һәрвакыт басым ясап килә, ул аны көчләп-көч- ләп икенче кеше калыбына, зур кеше калыбына куймый, ул аның ■ сеш темпын ашыктырмыйча, са- _ыр гына итеп алып бара һәм! шул арада Харрасның берничә кимчелекле якларын да оста-оста гына күрсәтеп китә. Менә бу көчләмичә ләм көчәнмичә тасвирлап килү нәтиҗәсендә, укучы, үзе дә сизмәстән дип әйтерлек, вакыйгаларга суырылып кереп китә. Харрасны ярата, аның сүзенә ышана башлый.- Менә шул рәвешчә, укучыны герой белән тәмам ияләштереп, якынайтып җиткергәннән ссң гына инде автор Харрастан әкренләп-әкренләп геройлыклар эшләтә башлый. Менә Харрас җинел яраланган килеш, бәрелешкә ташланып, командирын бәладән җслып алып чыга, менә Харрас ауру килеш үзеннән кызганмыйча якташы өчен канын бирә һәм башкалар, һәм башкалар. Иң әһәмиятлесе. Харрасның сугыш мәйданында күрсәткән бу батырлыклары укучыны бик нык ышандыралар, укучыда батырлык эшләү хисе уяталар. Күрәсез, Әсгать Айдарның «Солдат хикәясе» дигән бу китабында искә алырлык уңай яклар табылалар һәм. авторның бу уңышы өчен. без. әлбәттә, куанабыз. Харрас — ул әле. чын мәгънәсендә, унай совет сугышчысы. җиңүче-солдат образы түгел, ләкин бу зур эшнең, ягъни совет сугышчысы образын тудыру эшенен кайбер күңелле башлангычларын бу китаптан табарга була инде.
Ләкин әнә ччундый хүнелле уйлануларга китерә чла ^орган бу • . тапта шулай ук ных Уйландыра тсглзн җитди кимчелекләр дә бар. Бу дамче-те.чләрнең берсе шул ук Харрас образына кайтып кала. Харрасның китапта күренгән? үсеш процессында аның табигатенә бик
үк ятышып җитми торган «чит тән» элементлары, урыны-урыны белән аны артык беркатлап җибәрү, наивлаштыоу төсле нәрсәләр сизе- леп-сизелеп китә. Бер генә урынны китерик. Мәсәлән, Харрас полковникта ездовой булып хезмәт иткәндә, аңа Гөлнардан, «коры конюх» булып кына эшләве өчен, «үпкә» белдереп язылган хат килә. Харрас, бу хатны алганнан соң, бөтенләй диярлек җебеп кала һәм хәтта передсвойга барып, батырлыклар күрсәтеп, «Дан» ордены белән бүләкләнгәннән ссң да, Гөлнар моңа барыбер ышанмас, дип, аңа хат язмый йөри. Менә бу хәл. ягъни шат табигатьле һәм һәрнәрсәдән, хәтта җитди нәрсәләрдән дә үзенә бер җан шуклыгы таба ала! торган мактанчык Харрасның кинәт болай «әчегән йонга» әйләнеп, сөйгән кызына ышанычын югалтуы, аңа хат язмый йөрүе, әлбәттә, аның характерына килешеп бетми. Ә мондьш характерның тәненнән чыгып тора торган урыннар әсәрдә күренгәли.{ Бу китапта шулай ук бүтән кһм- челекле яклар да юк түгел. Мәсәлән, әсәрнең композициясе зәгыйфь булуны әйтергә кирәк. Җыйнак, пөхтә язылган главалар, үзенә аерым хикәя булып калырдай тыгыз! картиналар, шактый сүлпәи урыннар, яки бөтенләй публицистик алымнарга корылган сәхифәләр белән алмашынып, аралашып баралар. Вакыйгаларны үзенә бәйләп һәм төреп тора торган үзәк юк дип әйтерлек. Теләгәндә, бу китапка тагын үзе чаклы өстәп, теләсәң байтакка кыскартып булыр иде. Публицистик алымнар биррәк • тә әсәрнең ахырында нык сизелә./ Авторның сулышы җитеп бетмәгәнлек әллә кайдан күренеп тора. Шулай ук тел кимчелекләрен дә әйтми мөмкин түгел. Биредә сүз 'җанлы образның җанлы телен, 'шгонаииясен табу турында бар-
Солдат һәм аның хикәясе 115
мып —бу бурычны автор яхшы гына үти алган. Биредә сүз тел культурасына җитәрлек игътибар итмәү, синонимнарны дөрес кулланмау, кайбер сүзләрнең чагылышын белмәү кебек урыннар турында бара. Мисалларга күчик. «Окопларны берләштергән) тар чокыр юл буйлата» дип әйтелә 4 нче биттә. «Казылган юл» дияргә кирәк иде. Шунда ую тагын «Окоп кушылмасының борылмасына» дигән «борылмалы» сүзләргә дә килеп бәреләсең. «Сабира апа үз янына сыештырган» түгел. «... сыендырган» яки «сыйдырган». «Кояш та төшлеккә ауды» түгел,! «кояш та төшлеккә авышты». «Әле бит ул сәламәтләнеп и;иткәне юк» түгел, «әле бит аның сәламәтләнеп җиткәне юк». «Мәлҗерәк тә булма» түгел, «мәлҗерәгән дә булма». Игътибарсызлык аркасында киткән уңышсыз җөмләләр яки бер үк тел алымын берничә геройдан аркылыга да, буйлыга да кабатлатулар да күренгәли. Китапның 186 битендә автор немецлар
харап иткән бер авылда җәзаланып ташланган бер картны тасвирлап, «... ул йөз түбән яткан. Искән җил белән аның көрәк кебек сакалы җилферди, куллары күтәрелгән, йодрыклары чытырдап, йомылганнар» дип яза. Йөз түбән яткан булгач, димәк, сакал аста калган дигән сүз, димәк, ул сакал инде искән җил белән җилфердәп торырга мөмкин түгел. Табигыйлек хисен бик нык саклап килгән автор биредә ялган театрчылыкка, ташкурчаклыкка бирелеп киткән. Кыскасы, Әсгать Айдар иптәшкә тел һәм композиция төзелеше өстендә эшлисе һәм өйрәнәсе яклар күп әле. Киләчәк хезмәтләрендә ул моны искә алыр дип уйлыйсы килә. Әнә шундый җитди генә кимчелекләренә дә карамастан, аның бу китабы зур эшнең, татар совет әдәбиятында җиңүче солдат, җиңүче халык образлары тудыру эшенең күңелле башлангычларның берсе булып тора.