СМОЛЕНЩИНА УРМАННАРЫНДА
СМОЛЕНЩИНА УРМАННАРЫНДА
Татьяна Логуниваның бу язмалары тулы килеш «Новый Мир» журналында <№№ 10— 11 —12—1945) басылып чыкты һәм хәзерге көндә алар Москвада .аерым китап булып та басылып ята. Тулы килеш алганда да, аерым бүлекләрен алып караганда да бу әсәрнең кыйммәте — аның чын тормыш һәм дөньяда •бар яки булгач конкрет кешеләр турында язылган булуында. Бу әсәрдә совет кешеләрендә булган көчле патриотизм, аларның немец илбасарларга каршы көрәштә, туган ил» өчен бернәрсәләрен дә аямыйча, теләсә нинди авырлыкларга бара ала торган кеше булулары. Совет власте өчен, партия эше өчен, халык азатлыгы өчен тормышларын бирергә туры килгәндә дә үз юлларыннан чигенмәүләре бик ачык һәм тулы гәүдәләнә. Биредә исемнәре телгә алынган һәм героик көрәшләре тасвирланган кешеләрдә булган рух байлыгы, алардагы куркусызлык, намуслылык, саф күңеллелек, совет ватанына бирелгәнлек. — һәркемне сокландырырлык итеп күрсәтелгәннәр. Т. Логунова үз башыннан кичкән вакыйгаларны һәм үзе күреп белгән кешеләрне, аларның көрәшләрен яза. Бөең Ватан сугышы чорында дошман тылында совет кешеләренең партизанлык хәрәкәте нн дәрәҗәдә зур булуы турында -беләбез инде без. Бу бөек хәрәкәттә Ватан халкының ул һәм кызлары да актив катнаштылар. Логунова язмаларында, рус һәм башка халык кешеләре белән рәттән, татарларның да партизанлык хәрәкәтендә ничек катнашулары •чагыла. Без биредә «Смоленщина урманнарында» очергыннан, татар халкы вәкилләренә якыннанрак кагылган ике эпизодны басып чыгарабыз. Яша дворецы алмаска мөмкин, бер кыз белән бер малай. Ефремовога үтешли кунып чыгарга керделәр. — Карале, — дип дәвам итте күршесе акрын тавыш белән, — бүген кызылармеецлар икмәк җыеп йөрделәр. Биредә алар күп икән, үзебез- некеләр ягына чыгып баралар. Менә шул, шулар әйтә, немецлар озакламый биредән сөреләчәкләр, диләр. Кар төшкәнче берсе дә калмас диләр... Сүз ахырында бу ике хатын ниндидер Яша дворецы турында кат- кат телгә алдылар. Мондый сүзләрне ишеткәннең соңында минем күземә йокы кермәде, урыным да тар иде, борчалар да тынгы бирмәде үземә, чебеннәр дә аптыратып бетерделәр. Сугыш тавышлары да ишетелеп торды.- шартлау авазларыннан тәрәзә пыялалары чылтырый, каядыр еракта машина, трактор тавышлары гөрли иде. Көн Без көн яктыра башлаган вакытта чыгып киттек, һәммә нәрсәбез үз урынында, тик кулыбызда кирәкле адрес кына юк.... Немецлар чолганышында калган безнең часть турында Александровскида берәүнең дә ишеткәне булмаган. Корев- ски урманнары районында да берни дә белә алмадык. Мин инде, таба алмабыз күрәсең дип, чынлап ук хафалана башлаган идем. Арыган, талган хәлдә, без Скоморошье дигән авылга килеп җиттек һәм шунда кунарга калдык. Мин инде йокыга китеп барганда, без кунган йорт хуҗасы янына күрше хатыны килеп керде. Бусаганы үтеп кереш- .ли үк, ул, ярым пышылдап чыккан тавыш белән хуҗа хатынга сорау «бирде: — Синдә бер кем дә юкмы? — Барын бар да, аларны исәпкә
44 Т. Логунова*
яктыра башлау белән, Петяны уяттым. Юлда аңа төнлә белән үзем ишеткән сүзләрне сөйләдем. Ул, мина бер сүз дә әйтмичә, авыл читендәге бер өйгә кереп китте. Мин аны, су эчеп чыгарга кергәндер дип уйлаган идем, ә ул аннан шатланып килеп чыкты да: — Яша дворецының кайда икәнен белдем, — диде. — Бер карчык колагыма гына әйтте: «Анда барырга кушмыйм мин сезгә, ди. Анда безнекеләр бик күп, ди, алар сугыш башлаячак, хәерсез сәгатьтә барып эләксәгез, әҗәлгә очравыгыз мөмкин» ди. һәм чынлап та, Яша дворецына без хәерсез сәгатьтә барып чыктык. Урман читендә кырылып яткан ул хәрабәләрнең ни өчен «Яша дворе- цы» дип йөртелүе турында мин соңыннан гына сорашып белдем. Кайчандыр анда, кешеләрдән ерак җирдә, калын урманнар эчендә Яша дигән бер батыр яшәгән икән. Хисапсыз күп еллар яшәгән ди ул, аның кайчан дөньяда тора башлавын белүче дә булмаган ди. Менә бер вакыт Россиягә французлар һөҗүм иткәннәр: кешеләрне үтергәннәр, безнең халыкның динен мыскыл иткәннәр. Бер вакыт алар Яша яши торган урманга килеп җиткәннәр. Батыр күкрәгендә ачу уты кабынган. Яша, урманнан күсәк кисеп алган да, французларга каршы сугыша башлаган, һәм Яша французларны Смоленск җирләреннән куып җибәргән. Сугыш беткән, дошман рус җирен ташлап качкан. Ә Яша батыр яңадан урман эченә кереп киткән. Көчле булуы өчен аны халык Сокол, ягъни Лачын дип атаган. Шул вакыттан башлап бу урманны Сокол дачасы дип, ә таштан ясалган өйләрне — Яша дворецы дип йөртәләр икән. Урман читендәге җимерек таш өемнәре тирәсендә сакланып калган берничә курган бар. Хәрби язмыш полковник Ивлевның частен шушы курган янына китереп чыгарган. Аның артыннан немецларның 58 нче мехпехота дивизиясе куып бара икән. Немец дивизиясендә булган кешеләр сан ягыннан Ивлев частендагы сугышчылар белән чагыштырганда уннарча тапкыр артык. Полковник чолганышта калган хәлдә, немецларны алдый-алдый үз артыннан ияртә-ияртә, аларны куе урман эченә алып кергән булган. 58 нче мех-пехота дивизиясе командиры генерал-майор Фербрехенсг Соколиная дачага килеп җиткәч, урман өстенә бик каты ут ачты. Ләкин, немец генералы соңгарак калды: шуннан бер сәгать элек, без Петушок белән Ивлев ягына килеп, өлгергән идек инде. Ивлев, без китергән пакетны алып укыгач та». үзенең кешеләрен вак-вак группаларга бүлеп, аларга куе урман аша үзебезнең фронтка таба хәрәкәт итәргә приказ биргән иде. Ә ул үзе, берничә генә сугышчы белән, немецны тотып тору өчен калды. Безнең Ивлев янына килүебез болан булды. Якындагы бер авылда без балачагадан сораштырдык. Балалар безгә Яшинский дворец юлын күрсәттеләр. Юл дигәнебез беленер- беленмәс кенә булып яткан сукмактан гыйбарәт иде. Ул сукмак буйлап эчкәре киткән саен урман куера һәм шомлы төскә керә барды. Без сукмакның икегә аерылган җиренә килеп җиттек. Уңга керергәме, сулгамы? Шулай кайсы якка барырга белми икеләнеп торган минутта кинәт кемдер мине иңбашымнан тотып алды. Борылып каравыма, артымда ике хәрби кеше басып> тора иде. — Без Ивлевны эзлибез, — дидем мин. — Ивлевны? — дип гаҗәпләнде хәрби кеше, һәм кулын минем иңбашымнан алды. — Ә кем соң ул — Ивлев? — «Хәйләкәрләнмә!» дип уйладым мин эчтән генә һәм үзем белән сөйләшүче кешенең йөзенә карадым. Сөйләвенә караганда да, йөз- чырае белән дә татарга охшаган иде ул. — Кем булса да булыр, — диде Петушок ачуланып. — Тик сез безне тизрәк аның янына илтегез! Вакыт кыйбат!
Смоленщина урманнарында 45
— Вакыт кыйбат? — диде хәрби кеше көлеп һәм кинәт кенә: — Ә бирегә килгәндә немецларны күрдегезме?— дип сорап куйды. — Күрдек, алар урманга таба киләләр. Ә без. аларга күренмичә, чокыр эчләп уздык. Безне урманга тагы да эчкәрәк -алып керделәр. Снаряд белән аударып ташланган агач өстендә, юантыграк таза гәүдәле, 40 яшьләр чамасында бер Кеше утыра иде. Хәзер инде бездән шул кеше сорау ала башлады, кайдан һәм кем булуыбызны, бирегә ничек узуыбызны, ничек итеп немецлар кулына эләкмәвебезне, ниһаять, Ивлевның безгә ни өчен кирәк икәнлеген сорашты. хМинем артык сабырым җитмәде. — Без Ивлевка адресланган пакет алып килдек. — дидем. — Ивлев — мин булам. Бирегез пакетыгызны. Без Петушокиың кепкасын сүтеп, пакетны китереп чыгардык. Барысының да безгә карашлары үзгәреп китте. Алар үзләре ач булган хәлдә, безгә икмәк, кура җиләге һәм пешкән гөмбәләр тәкъдим итә башладылар. Үтеп кергесез чәнечкеле үсемлекләр артында урнашкан штабта язу машинкасы шыкылдаганы ишетелә иде. Тиз генә документларны яндырдылар. Сугышчы груп- .палар берсе артыннан берсе урман эченә кереп күздән югалдылар. Ивлев безгә болан диде: — Саубуллашканга кадәр сезгә бер эш тапшырасым килә. Платонов дачасы сезнең авылдан еракмы? — Платониками? — диде Петя сузып кына.— 10 километр чамасы булыр. — Карта укый беләсеңме? — Беләм, иптәш полковник. Ивлев бөтәрләнеп беткән карта чыгарды һәм алар икәүләп аны карарга тотындылар. — Менә бу урынга без танкларның һәм артиллериябезнең төп частьларын күмдек, ә материаль частьларын урман эченә яшердек. Снарядларны да күмдек. — Ивлев, Петяга аңлашылырлык итеп, гади телдә сөйләргә тырышты һәм, хәрби атамаларны күп кыстырмыйча гына, агачларда булган билгеләр, сукмаклар, инешләр турында әйтеп чыкты. Петя аның һәр сүзен йотып алгандай хәтеренә сеңдерә бара иде. — Берсен дә онытмам, — диде ул. Полковник аны иңбашыннан сөеп куйды. — Ышанам, — диде ул. — Хәзер тыңла.- без бүген биредән китәбез. •Ләкин тагын әйләнеп килү өчен китәбез. — Ул, гимнастерка якасын ычкындырып, тавышын акрынайта төште һәм болай дип өстәп куйды: — Шулай да сугыш — сугыш инде ул. Ихтимал, безнең беребез дә исән калмас. Әгәр шулай була калса, син менә бу урыннарны үзе- безнекеләргә күрсәтерсең. — Ул кулын карта өстенә куйды. — Ләкин бу тирәдә яшәүче халыктан берәүгә дә ычкындырма! Ярый, дуслар, хәзер сезгә китәргә мөмкин. Сезне Рөстәм озатып җибәрер. — Була, — диде татар егете күтәренке күңел белән, — иптәшләрне озатып куярга. Ләкин без илле адым чамасы җир китәргә өлгермәгәнбездер, снарядлар уларга тотынды. Урман эчендә шартлау тавышлары яңгырый башлады — Рөстәм! Өчегез дә кире кайтыгыз!— дип кычкырды Ивлев һәм, ашыкмыйча гына трубкасын тарта- тарта: — Башланды, — дип куйды, — хәзер сезгә китәргә ярамый Минем тирәдән аерылмагыз. Ул Рөстәмгә сугышчыларны урман арасына таратып урнаштырырга кушты. — Иптәш полковник, сугышчыларыбыз нибары егерме ике кеше! — Беләм. Калгаинарының китеп өлгергән булуы бик яхшы. Артиллерия гөрелдәвенә караганда, дошманның яңадан-яңа бата- реяларын хәрәкәткә кертүе сизелә иде. Кайдадыр якында гына пулемет ата башлады. — Миннән калмаска! — дип кычкырды безгә Ивлев һәм, кул пулеметын алды да, сугыш барган якка ташланды.
46 Т. Логунове*
Сугыш ничә сәгать дәвам иткәндер, аны мин дә. Петушок та әйтә алмаган булыр идек. Гомумән анда нәрсә аңлый ала идек икән без — әлегәчә мондый сугыш эчендә булмаган кешеләр. Дошман чолганышының уртасында идек инде без. Кая табадыр бардык, уңга борылдык, аннары сулга, сугышчыларның ничек дошманны үзләренә якын җибәрүләрен һәм куаклар артына посып, аларга терәп атуларын күрдек. Берәүләрең атып егуга, немецларның икенчеләре күтәрелеп чыга торды. Очы-кырые юк шикелле тоела иде алар. Мин инде үзебезнең нинди юнәлештә хәрәкәт итүебезне күптән саташтырган идем, ничек итеп урман чигенә килеп чыгуыбызны да белми калдым. Немецлар безне төрле яктан уратып алалар, безне кыскан боҗра кечерәйгәннән кечерәя бара иде. Миндә ниндидер усал күтәренкелек тойгысы кузгалды. Белмим, ул, бәлки. миндә, күңелнең иң тирән җиренә куып кертелгән куркуга каршы саклану сыйфатында килеп тугандыр. Безнең артта калган урман улый һәм ыңгыраша иде. Мин урынымнан торып, курган өстенә мендем. Курганның бөтен җире төрле агач һәм куаклар белән капланган иде. Ә түбәндәге аланда мин җимерелеп беткән йорт калдыкларын күрдем. Соры таш стенал*ар, эчкә җимерелеп төшкән түбә... Дворец диярлек җире калмаган иде инде ул йортның. Ивлевның һәм аның аз гына санда калган сугышчыларының хәле котылгысыз иде. Алар белән бергә без дә һәлакәт чигендә тора идек. Петушокның җил һәм ачык һава белән каралган йөзендә ниндидер аптыраш елмаюы чагыла иде. һәм мин үзем дә, — гонаһны яшерер хәлем юк, — күңелле тойгы хис итми идем инде. Пулялар безнең баш өстеннән сызгырып үтеп, агачларга барып бәреләләр. Немецча сөйләтү һәм исерек кычкырыш авазлары ачыктан-ачык ишетелә башладылар. Шул минутта полковник Ивлсв сызгырып җибәрде. Аның янына өч сугышчы йөгереп килде, — алар арасында Рөстәм дә бар иде, башында пилоткасы юк, чәчләре тузган иде аның. Петя белән без, актарып ташланган юан агачның тамырлары янында ятабыз, ә агачның теге ягында Ивлев. Без шунда алар- ның — Ивлев белән Рөстәмнән һәм тагын ике командирдан торган төркемнең хәрби киңәшмәләрен ишетеп яттык: без тулысы белән чолганышта, чыгу юлы юк, диләр иде алар. Сугыш белән чыгаргамы? Патроннар аз, гранаталар тагы да азрак... Әллә, табигый шартларга яшеренү юлы белән, шуышып кына чыгаргамы? — Рөхсәт итегез миңа, иптәш полковник,—диде Рөстәм. — Мин. дошманның игътибарын читкә юнәлдерергә тәкъдим итәм. — Тәкъдимеңне кыскарак әйт! — дип бүлдерде аны полковник. — Мин, берәр иптәш белән, йорт җимерекләре эченә йөгереп керим дә, шунда ут ачам. Дошман үзенең көчен шунда юнәлдерер... Тигез урын, боларның йөзләбен кырып өлгерергә мөмкин... Ә ул вакыт эчендә сез, калган сугышчылар белән чолганыштан чыгарсыз... — Калдыр бу тәкъдимне, — диде полковник ачуланып. — Бер кешене дә корбан итеп биргәнем юк минем. — Без ул җимерекләрдән чыгар.- быз, иптәш полковник. Беренче тапкыр үтенеп сорыйм сездән, иптәш полковник, башка бер вакытта да сораганым юк иде бит... Мин артыгын ишетмәдем. Немецлар һаман кыса килә иделәр. Дөресен әйткәндә, мин куркуны да тоймый башлаган идем инде, ниндидер бер хиссез илтифатсызлык халәтендә калган идем мин. Менә бер вакыт Петя минем кулыма ябышты: — Кара, кара! — диде ул миңа. Рөстәм, аркасына пулемет салган хәлдә, безнең яннан шуып узып, урман читенә таба хәрәкәт итте. Аның артыннан, станоклы пулемет тартып тагын нке кеше өстерәлә иде. Урман читендә куе, биек булып үлән үскән иде. Инде көзге
Смоленщина урманнарында 47
саргылтлык төсе кергән ул үләннәр, Рөстәмнәр шуышкан турыларда аз- аз гына селкенеп кала иделәр. Безнең өстән, яктылыкны каплап, бер шәүлә узды. Әйләнеп карадым — полковник. Ул, ауган агач өстенә менеп, аяк өсте баскан хәлдә хәрәкәтсез тора. Йөзе үзгәргән. Ниһаять, ул хәлсезләнеп йөзе белән бер агачка капланды. Ата кеше үзенең сөйгән улын үлем кочагына озаткан чакта шулай була. Шул минутта мин совет командиры өчен үзенең сугышчысы никадәр кадерле икәнлеген аңладым. Немецлар, безнең яктан атыш тукталганны күргәч, урман читенә килеп чыктылар, һәм шул вакытта хәрабәләр эченнән пулемет атарга тотынды. Бөтен эш Рөстәм уйлаганча барып чыкты. Немецлар, безнең төп көчләребез хәрабәләр эченә урнашкан икән дип белеп, шунда» таба атакага киттеләр. Ивлев, курган түбәсеннән торып, аларның хәрәкәтен күзәтә иде. Петушок белән без дә аның янына мендек. Хәлиткеч минут килеп җитте. Хәрабәләр эченнән озак итеп пулемет уты ачылды. Дошман үле һәм яралы солдатларын калдырып, артка чигенде. Ләкин урман эченнән немецның яңа көчләре дулкын-дулкын булып чыгып атакага ташлана тора һәм күтәрелеп чыккан саен, көйгән үләннәр арасында йөзләрчә мәет калдырып, кире чигенергә мәҗбүр була иде. Безнең өчен чолганыштан чыгып китү юлы ачык иде инде. Ләкин полковник Ивлев тиз генә китәргә теләмәде. Ул үз яныпдагЫларга урман читенә сугышчан тәртиптә урнашырга приказ бирде. Бу вакытта немецлар, белмим ничәнче тапкыр- f дыр, тагын атакага ташландылар. Аларга каршы кинәт бик аз гына вакыт пулеметтан аткан тавыш ишетелде дә, кинәт тынып калды. Немецлар җимерек стеналарга менә башладылар. Шул вакытта җимерек түбә кырында Рөстәм гәүдәсе күтәрелеп чыкты. Немецлар өстенә ташлар ыргыта иде ул. Ә арт яктан, Ивлев һәм аның янында калган берничә сугышчы аткан пулялар стенага ташланучы немецлар-, ны берәм-берәм сафтан чыгара тордылар. Ләкин, безнекеләр бик сирәк ата иде, чөнки патроннар санаулы гына калган иде шул. Менә бер вакыт Рөстәм чайкалып китте һәм кулларын салындырып, егылып төште. Минем күз алларым караңгыланды, агач башыннан егылып төштем. Аңыма килгән вакытта, Петушок мине селкетеп азаплана иде. — Китик, Таня, полковник биредән китә инде. Мин көч-хәл белән урынымнан • тордым. Петяның тавышы әллә кайдан — ерактан ишетелгән сыман тоела иде. — Безнекеләр урманга кереп киттеләр. Бары да, бары да урман эченә кереп югалдылар!—ди иде ул. Кич булып килә иде инде. Немецлар акрынлап кире киттеләр, аларның тавышлары безгә ерактан гына ишетелә иде. Полковник Ивлев үзенең сугышчылары белән чолга- - ныштан исән-сау чыгып китте ахы- рысы. Без Петушок белән ялгыз калдык*. Бу коточкыч сугыштан соң урнашкан тынлык искиткеч татлы тоела иде. Ләкин без аның озак* вакытка түгел икәнлеген белә идек*: немецларның үз үлекләрен җыеп алыр өчен һәр минутта килеп чыгулары мөмкин. Петя немец үләксәләрен ике йөзгә кадәр санады да, артыгын санамас булды. Хәрабәләр эченә керү юк, барлык юллар җимерелеп, ишелеп беткән иде. Ниһаять без, стенада бер тишек табып, шуның аша эчкә кердек. Җимерек түбә тишекләре аркылы үтеп кергән кичке зәгыйфь яктылык астында без таш араларында эзләнеп йөрибез: беркем дә күренми. Шулай ук безнең геройлар, исән калды микәнни? Китеп котыла алдылар микәнни? Ләкин... Петушок кинәт кычкырып җибәрде: стена буенда йөзе белән җиргә капланып, бер кызылармеец ята иде. Без аның салкынайган кулларын көч.
г.
хәл белән пулеметыннан аерып ала алдык. Дошман пулясы аның кашыннан аз гына югарырак, маңгаена эләккән булып чыкты. Ул немецларга турылап аткан стена тишеге аша урман чите күренә, анда немец үләксәләре тулып ята иде. Озакламый, мин икенче пулеметчының мәете өстенә килеп чыктым. Ләкин Рөстәм юк иде. Без үлгән иптәшләрнең гәүдәләрен саклык белән генә курганга алып чыктык. Урманнар артыннан акрын гына күтәрелеп ай чыкты, кан шәүләсе төшкәнсыман кызарган иде ул. Хәрабәләр эченә икенче тапкыр керү тагын да куркынычрк тоела иде. Ләкин Рөстәмне тапмыйча калдырып китү мөмкин түгел иде безгә... һәм без аны таптык. Ул әле үзе басып немецлар өстенә таш ыргыткан стена буенда ята иде. Куллары ике якка ташланган, сул як чигәсенә кан оешып каткан иде аның. Рөстәмнең гәүдәсен курган өстенә алып чыккан вакытта икебез дә үкереп еладык. Курган өстендә җир йомшак булып чыкты, тик өске каты гына агач тамырлары белән үрелеп беткән иде. Петя хәрабәләр арасыннан тимер кисәге табып алып чыкты. Шул тимер белән җирне казыдык... Якыныңның, туган кешеңнең кабер туфрагына күкрәгең белән ятып елауның нинди ачы бәхет икәне миңа бик таныш тойгы. Әгәр дә мәрхүм Рөстәмнең җир йөзендә ата-анасы. апасеңелләре, яки сөй- . гән кызы калган булса, һәм мин язган бу юллар аларның берәрсенә барып эләгә калса, аларның миңа хат язуларын сорыйм. Хатны «Новый мир» журналы редакциясенә адресларга мөмкин. Рөстәмне кадер- лесе итеп караган һәркемгә аның • каберен күрсәтә алырмын. Аның танкист бглганлыгын һәм, чолганышта булу сәбәпле, сугыш башланганнан бирле, үзенекеләргә хат яза алмага нлыгын беләм... Миша Хэйретдинов көндәлегеннән* 7 нче февраль. 1943. Зур бәхетсезлек килеп чыкты: безнең Таня һәлак булды. Хәзер мин үземне дэ тере кеше түгел шикелле тоям.
Мин кичтән Фроловога разведкага барган идем. Немецлар анда өстәмә көчләр китергәннәр. Безнен һөҗүмне көткәнлекләре һәр җирдә сизелеп тора. Ә Таня безнең бу һөҗүмне күрә алмас инде. Разведкадан үзебезнең лагерьга кайттым. Кайтсам ике кеше Костя Савушкинны җитәкләп алып киләләр. Ул бик каты контузия алган икән, үзен генә җибәрсәләр кирәкле җиргә бара белми. Акылын җуйган кеше кебек, мин егетләр янына атылдым: — Ә Таня кайда? — дим. — Таня һәлак булды, — дип җавап бирделәр. — Үлде,, диләр. Бер үк цнаряд Никаноровны да теткә- ләп ташлады, диләр. Шул кадәр үкенечле булды бу миңа. — Ник ичмасам Никаноров урынында мин булмадым икән, дим. Таня белән бергә үлгән булыр идек бит. Командир янына киттем. Эшләр шулай, шулай булды, мин әйтәм, иптәш командир. Җибәр мине Зао- зерьега. Таня белән без болай сүз куешкан идек.- беребез үлә калса, икенчебез, үлгән иптәшнең гәүдәсен табып алып, аны Михаил Шерстобитов кабере белән янәшә урынга күмәргә тиеш иде. — Бусы кирәкмәгән нечкәлек! — дип кычкырды миңа командир. Үзе дә Таняны бик ярата иде ул, шуңа күрә шулай кычкыргандыр инде.— Әйе, артык нечкәлек! Таняны барыбер кире кайтара алмассың, ә үзең немец пулясына эләгерсең. Хәзер биредә, дошман тылында, безнең һәр кешебез кадерле. Мин командирга болай җавап бирдем: — Нечкәлек кирәкми, ләкин намус кирәк, оят кирәк. Озак сатулашмадык, ул риза булды: — Бар, — диде, — ләкин намуслы бул, кара аны, әгәр дә үзеңме үтерт- * Хәйретдиновның үз исеме Әхмәт булган, ләкин аны рус иптәшләре һәм Таня «Миша» дип яки «Миша Машый» дип йөрткәннәр.
Смоленщина урманнарында 49
мәсәң, үлгән дип тормам, йөзеңә төкерермен. Чөнки, Миша Малый> син миңа үле килеш түгел, тере килеш кирәк. Армия штабына донесение белән Таняны җибәрмәкче идем мин, хәзер инде фронт аркылы чыгарга сиңа туры килер.» Шулай диде миңа командир һәм бик каты кисәтеп, кич җиткәнче юлга чыкмый торырга кушты. Кич җитәргә ерак иде әле. Таняның гәүдәсен немецлар табып алып, мыскыл итүләре мөмкин. Көн озын тоела. Кайдадыр якында гына җил ыңгыраша. Күз ач- кысыз буран — безнең Татарстанда да шундый буран була торган иде. Ә мин бит, без Таня белән бергә Берлинга барып керербез, дип уйлаган идем. Таняга Гитлер бакчасындагы чәчәкләрне өзәргә, аларны тамырлары белән өзеп алып, командирыбызның каберенә китереп куярга сүз биргән идем. Хәзер инде Шерстобитовны бергәләп искә алыр , кешем дә юк. Бетте. Таня белән бергә Заозерьега барган иптәшләр, аның кайсы урында үтерелгәнлеген миңа бик ачык итеп сөйләп бирделәр. Таня урман итәгендә, давыл аударган каен янында ятарга тиеш, ди. Ул урынны немец патрульләре күзәтмиләр. Аның гәүдәсен алып чыгу читен булмаячак. Шулай да, ул-бу була калса дпп, егетләргә әйтеп куйдым. Әйләнеп кайтмасам, минем хатларымны, бу көндәлегемне, әниемнең һәм Л4иша Шерсто- битовның рәсемнәрен яндырырсыз, дидем. Ә Таняның карточкасы миндә юк, мин аны аның комсомол б и л еты н н а н алачак мы н. 8 н ч е февраль. Кичә, өстемә маскхалат кидем дә, караңгы төшә башлау белән, Заозерьега киттем. Ч а ң г ы л а р ы м н ы урма н эчендә калдырдым, үзем ауган каен янына килдем. Эзлим. Куаклар арасыннан өч хатын килеп чыкты. Мине күргәч куркышып калдылар. Мин аларга: «Исәнмесез, әни кешеләр!» дип дәшкән идем, куркуларыннан кычкырып җибәрделәр. Кача башладылар. Мине немец дип белделәр алар: чөнки минем сөйләвемнән рус түгеллегем сизелеп тора. Таняны эзли башладым. Давыл аударган каен бар. Ике снаряд чокыры күрәм, аларны кар күмеп бетә алмаган әле. Кар астыннан канлы чүпрәк чыгып тора, мин аны Никаноров күлмәгенең җиңе икәнлеген таныдым. Ә Никаноров үзе юк. Таня да юк. Тик кар өстендә пима эзләре генә бар. Яңа эзләр. Димәк, биредә күптән түгел немецлар булган дигән сүз. Таняны да, Никаноровны да алып киткәннәр булса кирәк, этләр. Мин авылга барырга карар бирдем. Немецларның Таня гәүдәсен кая куюлары турында авыл халкыннан сорарга булдым. Коваль өенә килдем. Ул инде үзе үлгән. Карчыгы мине күргәч елап җибәрде. — Картымны үтерделәр бит. Сезнең Таняны да үтерделәр. Өй эче чиста. Өстәл өстенә, бәйрәмдәге кебек итеп, ак салфетка җәелгән. Лампа яндырылган. Карчык янында өч хатын бар. Алар аның • хәсрәтен уртаклашырга килгәннәр икән. Мин дә аларга берәр җылы сүз әйтеп, хәсрәтләрен җицеләйтмәкче булган идем, тик берни дә әйтергә өлгермәдем; күзем өстәлдә яткан комсомол билетына төште. Таняның комсомол билеты иде ул. — Кайдан алдыгыз бу билетны? Таня кайда? — дип сорадым. — Таняны без хәзер генә күмеп кайттык, — дип җавап бирде хатыннар. — Дин кушканча шартын китереп күмдек. Муенына тәре кидердек, кирәкле догалар укыдык. Без аны әлеге сезнең партизан каберенә салдык. Немецлар сизеп, җавапка тарттырмасыннар дип, кабер өстен кар белән капладык. Таняның билеты канга буялып беткән иде. — Осколок Таняның күкрәгенә тигәнмени? — дип сорадым. — Юк, — диләр тегеләр, — аның
50 _ Т. Л огу 1ЮИ2
күкрәгендә ярасы юк, йөзендә дә яра эзе күренмәде. Бөтенләй тере кеше төсле ята иде. — Ә ни өчен соң аның билеты канга буялган? — дип сорыйм мин гаҗәпләнеп. — Кулыннан бик каты кан ага иде аның, — диләр. — Кабергә илтеп җиткергәнче үзебез дә канга буялып беттек, шунда карточкасы да буялды. — Сез аны тере килеш күмгәнсез, җүләрләр! — дип кычкырып җибәрдем мин. — Үлгән кешенең каны агамыни? Хатыннар куркыштылар. Чукы- начукына толыплар кияргә тотындылар, кулларына көрәкләр алдылар. Ишекне дә бикләмичә, өйләрен калдырып, чыгып киттеләр. Без юлсыз-нисез туп-туры кабергә йөгердек. Немецлар турында да онытылды. Буран басылган иде инде. Күк йөзе йолдызлар белән тулы. Ай да калыккан, суыта. Безнең аяк тавышлары бөтен авылга яңгырый. Әгәр дә немецлар биредә төнлә урамга чыгарга курка торган булмасалар, безне тотып алу аларга берни булмас иде. Каберне казыган вакытта без үзара бер генә сүз дә сөйләшмәдек. Тик, йөзләребезгә чыккан тирне генә сертепсөртеп ала идек. Казып чыгардык, йоклаган кебек ята. Күзләре йомык, иреннәре кысылган. Апы төргән киндер өстендә кара булып кан табы күренә. — йөрәген тыңлап карагыз әле, — ди Коваль карчык. Ә үзенең тавышы калтырый, тигез юлда дыңгырдап барган арбада утырган кешенеке кебек дерелдәп ишетелә. — Курыкмасаң, үзең тыңлап кара, — дип җавап бирә аңа хатыннар. Карчык чукынып алды да башы белән Таняның күкрәгенә ятты. Ә мин Таняның авызы янына автомат дискасын якын китердем. Тын да алмый торабыз. — Тибә, — диде карчык. — Әкрен генә тибә, тавык чебие ярма чүпләгән кебек. .. . j < Ул Таняның йөрәге типкәнне ншетә, ә мин автомат дискасы- ның томанлануын күрәм. Таня тын ала! Мин аны үбеп алдым, үзем елап җибәрдем. Коваль карчыкны да үбеп алдым. Өстемнән тунымны салдым да, аңа Таняны төрдем: юк исә аның салкында өшүе мөмкин, тере бит ул! Каберне тиз-тиз генә күмдек. Никаноров анда ятып калды. Үз өеннән еракта кыр уртасында ялгыз ятып калды ул. . Таняны урманга алып киттек. Үзара киңәшеп алдык. Якын тирәдә доктор юк, озакламый бу тирәдә дә зур сугышлар булачак, немецлар халыкның яртысыннан күбен өйләреннән куып чыгарганнар. Таняны Заозерьега алып керергә ярамый. Без аны лагерьга алып киттек. Лагерьга җитәргә ике километр чамасы җир калгач, мин хатыннар белән с а у бу лл а шты м: — Хушыгыз, әни кешеләр, — дидем. — Ярдәмегез өчен рәхмәт. Сезгә шуннан ары барырга ярамый. Алар миңа үпкәләмәделәр. Өйләренә кайтып киттеләр. Мин һавага карап өч тапкыр атып җибәрдем. Бу — тревога сигналы бирү иде. Аны ишетеп, лагерьдан коралланган егетләр килеп җитте. Таняның тере икәнлеген белгәч, алар шул кадәр куандылар, хәтта мин аларны ничек дип язарга да белмим. Ләкин мин аны язмасам да мәңге онытмам. Разведкадан партизанкалар кайтты. Алар аны чишендерделәр, тырнак белән казып, аның уң кулындагы снаряд китекләрен алдылар. Таняның сул як кулбашы да имгәнгән булып чыкты. Ләкин ярасыннан бигрәк контузия куркыныч иде. Ул бөтенләй үлгән кеше кебек хәрәкәтсез ята. Ике тәүлек буена берни дә ашамады да, эчмәде дә. Мин аның янында утырам һәм, күңелгә бик авыр булмасын дип, шушы көндәлегемне язам. ; ,.. Операциядән командир кайт
Смоленщина урманнарында
ты. Ул чабата ясый торган чөшле китерергә кушты. Китерделәр. Командир Таняның тешләрен чөшле белән каерып ачып, авызына самогон койды. Таня песи төчкер- гәнсыман пырхылдап куйды. Самогонны йотты, ләкин барыбер аңына килә алмады. Хәзер ни булыр инде! Докторыбыз юк... ... Мине командир чакырып алды. Фронт аркылы үтеп, армия штабына барырга һәм дошман көчләренең кайларда урнашканлыгы турында телдән хәбәр итәргә приказ бирде. Таняны алу өчен самолет җибәрүләрен сорарга кушты. Иртәгә кич биредә, киләчәк самолетка кая төшәргә сигнал бирү өчен, учаклар яндырылачаклар. Мин бер сәгатьтән китәм. Хуш, Таня. Без синең белән икәүләп ничәмә тапкыр фронт аша чыккан идек бит, һәммәсе дә уңышлы булган иде. Син кешегә уңыш китерүче кыз. Исән бул, яшә, моннан ары миннән башка үләсе булма. 11 нче февраль. Яңа гына зур җирдән кайтып төштем. Ничектер үзем дә зуррак һәхм көчлерәк булып киткән кебек булдым. Кызыл Армиянең техникасы исәбенә чыгарлык түгел. Сугышчыларның күңеле шат, алар алда зур җиңү торганлыгын сизәләр. Тамаклары тук, сугыш припаслары да җитәрлек. Өстемә йөкләнгән бурычны үтәдем. Партизаннар бригадасы командиры җибәргән донесение армия штабы өчен бик кыйммәтле булып чыкты. Отрядларның хәрәкәтләрен көчәйтә төшәргә приказ 51
бирелде. Дошманны өзлексез борчып, тынгысызлап торырга кушылды. 14 нче февральгә яна донесение китерергә куштылар, һәммәсе шуны күрсәтә: безнең участокта һөҗүм башланырга тиеш. Дошманга каршы көрәштә яңадан Кызыл Армия белән бергәләп эш алып баруыбызга күңелем бик шатлана. «У—2» самолеты безгә патроннар белән тоз китерде. Таня хәзер безнең янда юк. Самолет аны зур җиргә алып китте. Очучы, аны Москвага Щелковский аэродромына илтергә кушылганлыгын әйтте. Безгә Таняның
хәле турында да ничек тә хәбәр итәргә сүз бирде. Мин ул хәбәрне түземсезлек белән көтәчәкмен. Шулай да аның безнең янга тагын килүе мөмкин бит. Безнең аның белән бергәләп, Берлинга кадәр барып җитүебез дә бик мөмкин эш...». Бу көндәлекне һәм Миша Хәй- ретдинов өчен кадерле булган берничә фото рәсемне мин бер елдан соң гына, врачлар миңа укырга рөхсәт итә башлагач кына алдым. Миша бу вакытта дөньяда юк иде инде. Аның кайчан һәм нинди шартларда үлүе турында берни дә белү мөмкинлеге булмады. Көндәлеген язып баруы аның үләреннән бик күп элек тукталган булган. Минем өчен тик бер нәрсә ачык: Мишаның хыялындагы өметләре тормышка аша алмады: аңа да, минем кебек үк, Берлин өчен барган сугышларда катнашырга туры килмәде.
М'. Әмир тәрҗемәсе.