ПОЛКОВНИК ТАНЧУРИН
(Хикәя) Полковникның озын күз керфекләре авырайганнан авырайдылар. Ул аларны бик зур көч белән генә күтәреп, өстәл өстенә җәйгән Германия картасына бер карап алды һәм тагын әкрен генә йомды. Шуннан соң ул үзе утырган хәтфә| тышлы урындыгын да, тез буыннары сызлап торган {аякларын да, ак марля белән бәйләп, күкрәгенә аскан сул кулының ярасы әрнүен дә — барысын да онытты. Бары тик караңгы төндә тирән һәм җылы суга чумган кебек, каядыр төпкә таба, йомшак кына тирбәлеп төшүен сизде. Шул бик кыска вакыт эчендә, чиксез күк йөзендә анда- санда таркалып торган кисәк-кисәк болытлар кебек, аның томанлана барган миеннән үткән гомеренең кисәкләре йөгерделәр: тынып, том- рап торган Кама суы, су буенда, биек яр башында, кош оясы кебек кенә кечрәк өйләре, кызыл калай түбәле мәктәпләре, Себергә качып киткән ишан йортындагы шаулы комсомол җыелышлары, Мәскәү, академия, сугыш, Сталинград ялкыннары... Идел... Донец... Днепр... Неман... Висла... Одер... Тагын туган авылы, сөйгән хатыны, ике игезәк кызлары... Тагын сугыш... Томан, томан... Күз ачып йомганчы вакыт эчендә полковник йокыга китте. Озынчарак башы киң күкрәгенә салынды, соры каракуль папахасы элек кыйшайды, аннары өстәлдәге карта өстенә төшеп, бөтен Берлин районын канлады. Тирән итеп җир астына күмелгән таш блиндажның тар амбразурасыннан кергән апрель кояшының адашкан бер нуры, полковникның көмеш чәчләрендә уйнаклады, аннары чигәсеннән колак йомшагына кадәр сузылган яра эзеннән йөгереп үтте. Саргылт шәмнәр яктысында бу шаян кояш нуры ничектер җанлы да, күңелле дә булып күренде. Биш тәүлек инде полковник Таң- чурин аяк өстендә, биш тәүлек инде аның черем иткәне юк. Мөмкинлек туса ул бер генә сәгать булса да нинди тирән ләззәт белән йоклар иде! Юк бит, сугыш... Меңнәрчә кешеләрнең язмышы аның кулында. йокының газаплауларына чыдарлык тәкате калмаган минутларда полковник үзенең ординарецына: — Тарас, салкын су, юынабыз!— дип кычкыра иде. Тарас Журавель гаҗәп бер җиңеллек белән урыныннан сикереп торып югала да, берничә минуттан кулына ак эмаль кувшин тотып, ишектә күренә. Гөрләвекле, шаян тавышы яңгырый: — Булды, иптәш полковник. Зәмзәм суы хәзер. Зур, соры күзләре хәйләле елмаялар, җилдән, кояштан тәмам каралган кылыч борынлы түгәрәк йөзе, бодай саламыдай аксыл мыеклары селкенеп куялар. Полковник аның белән блиндаж ишеге төбенә чыга. Кулы исәй чакта ул гимнастеркасын, күлмәкләрен салып юына торган иде. Хәзер, кулы яралы булганлыктан, чишенмичә генә юына. Тарас, полков-
36 Г. Әпсәләмов
ннкның киемен чылатмас өчен аның муенына чачаклы ак сөлге урый, аннары эмаль кувшиннан яланбашына су коя. Полковник сыңар кулы белән башын уа-уа пошкыра, рәхәтләнә. Үзе юынып бетергәч, Тараска да юынырга куша. — Юын, туган, югыйсә трубо- чистка ошыйсың, — ди. Таңчурин шаян һәм батыр ординарецын ярата иде. Башкалар белән, хәтта штаб офицерлары белән дә, коры булган чагында да аңа кычкырмый. Киресенчә, сирәк-сирәк кенә булса да шаян, көлдергеч сүзләр әйтеп ташлый. Ә күп вакытта: — Тарас, минем фамилиям ничек? — дип сорый торган иде дә, тегенең «ң» хәрефе урынына «н» хәрефе әйтүеннән рәхәтләнеп көлә иде. — Ух, бер француз егетен ординарецлыкка алмый булмас ахрысы, — ди иде ул. — Французлар «ң» хәрефен дөрес әйтәләр. Ә син, Тарас, минем фамилиямне ломовой кебек ботарлыйсың. Җитди эшләрдән ял иткәндә әйтелә торган бу шаян сүзләрдән соң чал полковник үзенең кайдадыр еракта, Кама буйларында калган яшьлеген исенә төшерә иде. Ул комсомолга кергәндә аның фамилиясе Мөхәммәтҗанов була. Җыелыш бу фамилияне килештерми. Чәчен кистереп, башына кепка, өстенә юнгштурм кигән бер кыз: «Безгә пәйгамбәр фамилияле кешеләр кирәкми. Үзгәртсен фамилиясен!» дип бик кайнар речь сөйли. Шуннан бөтен җыелыш аңа фамилия эзләргә керешә. Озак эзлиләр. Нинди, нинди генә* фамилияләр тәкъдим ителми. Тик берсе дә ошамый. Ахырда кемдер: «Гаң- чурин дисәк ничек булыр, иптәшләр?» ди. «Таң» сүзе бөтенесенә дә ошый, ләкин «чурин» дигән өлеше һәммәсен аптырашта калдыра. Берәү дә аның мәгънәсен белми. Бары тик авыл советы каравылчысы Әхмүш бабай гына: «Нигә ана аптырадыгыз. Райком секретаре Акчурин ич. Таңы булгач, чурасы чуртыма кирәкмени» ди. Картның сүзләре мәсьәләне хәл итә. Касыймга Таңчурин фамилиясе бирәләр. Тик ул чагында бу фамилиянең русча әйтелеше кыенлык тудыруын, бигрәк тә, гади бер татар малаеның полковник булып, үзенең арыслан егетләре белән Берлинга керүләре турында кем уйлаган... Тарас берничә минут буенча инде бер көчәеп, бер акрынаеп торган артиллерия атышларына колак салып куя. Немецлар өзлексез аталар. Снарядлар якында гына ярылалар. Аларның тонык гөрселдәвеннән җир селкенеп-селкенеп китә. Әмма блиндаж эче нык. Ул туры төзәп атканда да тиз генә бирешәчәк түгел. Тик аның бер начар ягы бар. Блиндаж амбразулары көнбатышка таба түгел, ә көнчыгышка таба атар өчен хәзерләнгәннәр. — Берлин төбендә үк шушындый блиндажлар ясагач, димәк, безне биредә күптән көткәннәр. Димәк, үз җиңүләренә фашистлар ышанмаганнар, — дип уйлый Тарае үзенең солдат исәбе белән һәм яңадан атышларга колак сала, «һаман җибәреп торалар» ди эченнән һәм бераз борчылып, перископ окулярларына иелеп карый. Аның алдында сугыш кыры ачылып китә. Ун-унике еллык агачлар белән капланган сирәк урман эченнән борыла-сырыла траншеялар сузылган. Әле анда, әле тегендә блиндаж калкымнары күренә. Снарядлар агачларны теткәләп яисә тамырлары белән йолкып алып, һавага чөяләр. Төтен һәм кара туфрак өеме ургылып күккә аша да, тау ишелгәпсыман, әкрен генә җиргә утыра. Апрель башларында Одерның көнбатыш ярында немецларның оборонасын өзгәннән соң, безнең удар армияләребез өзелешкә кереп, артта дошманның тар-мар ителмәгән зур көчләре калуга карамастан, алга, фашизмның соңы цитаделенә — Берлинга омтылдылар. Ләкин моннан биш тәүлек элек
11олковник ^Таңчурин 37
немецлар, тар өзелешне ялгар өчен, барлык көчләрен бер төркемгә туплап, безгә каршы контрһөҗүм башладылар. Н. участогында полковник Таңчурин полыгы күп санлы дошманның. кысрыклавын үзенә алып, үлем ачысы белән котырынып килгән немецлар юлында тимер калкан булып калыкты. Гаять дәрәҗәдә канлы, каты сугышлар башланды.
Кинәт атышлар аерата көчәеп китте, гөрселдәү тоташ улап торган бер тавышка әверелде. Перископтан һич нәрсә күрергә мөмкин булмый башлады.- снарядлар һавага күтәргән төтен һәм туфрак җиргә төшәргә, таралырга өлгерми. Тарас перископтан аерылып, полковникка борчылулы караш ташлады. Таңчурин һаман да әле баласыман йомшак кына мышнап йоклый иде. Ут яктысы аның йөзенә төшкәнлектән, өске ирененең тартылып-тартылып киткәне күренә. Бл и н да жн ың икенче яртысы н да разведка офицеры Абрамов кем беләндер телефонда сөйләшә. Тарас аңа колак салырга өлгерми, сөйләшү өзелә. — Мадагаскар, Мадагаскар... — дип кычкыра Абрамов, чәчәп йөткерә башлаганчыга кадәр. Җавап булмагач, телефонистларның берсенә: — Өзделәр ахрысы. Тикшерегез, — ди. Шундук аркасына катушка аскан яшь кенә бер сугышчы урыныннан сикереп торып, ишеккә юнәлә. Ординарец яныннан үткәндә ул: — Ну аталар бүген, Тарас дус. Бер сәгать эчендә бишенче тапкыр линиягә чыгам инде, — дип сүз ташлый. — Т-с-с!—дип бармак селкә Тарас һәм башы белән полковникка күрсәтә. Ләкин Тарасның бу эчкерсез кайгырту чанлыгы бушка. Полковник үзенә кагылмаган сөйләшүләрдән бөтенләй борчылмый. Тарас аның соры папахасын кулына алып, киертергәме, киертмәскәме кигәндәй өстәл янында басып торганда тәбәнәк ишектән әзрәк иелә төшеп, озын буйлы, чандыр йөзле подполковник Таланов килеп керде. — Йоклыймыни? — диде ул полковник ягына карап. — Бик арыды шул, — диде Тарас
әкрен генә. — Диванга саласы иде... — Кирәкми, — диде Таңчурин кинәт уянып. — Эшләр ничек, Александр Игнатьевич? Тарас, күпме вакыт? — Ундүрт сәгать ноль дүрт минут, иптәш полковник. — Озак йокладыммы? — Нәкъ җиде минут. Полковник кулы яралы булганга үз сәгатен карый алмый иде. Шуңа күрә вакыт мәсьәләсен тулысынча Тараска тапшырды һәм бер вакытта да Тарас аны кыен хәлдә калдырмады. — Озакламый немецлар һөҗүм итә башларлар шикелле, — диде Таланов, полковник каршындагы йомшак кәнәфигә утырып. — Флангларны көчәйтәсе иде. — Петр Герасимович! — дип полковник Абрамовка кычкырды. Теге шундук килеп тә җитте. — Безнең фланглар ни хәлдә? Минем боерыгым үтәлдеме? — Боерыгыгыз үтәлде, иптәш полковник. Флангларга өстәмә рәвештә станоклы пулеметлар һәм броня мылтык взводлары җибәрелде. Тик хәзер Сидоренко һәм Волгин батальоннары белән бәйләнеш юк. — Бәйләнешне, Петр Герасимович, булдырыгыз, һич кичегүсез, һәм обстановка турында миңа даими хәбәр итеп торыгыз. — Тыңлыйм. Абрамов яңадан үз бүлмәсенә кереп китте. Таңчурин кискен хәрәкәт белән урыныннан торды. Ул киң җилкәле, юанаюга таба барган көр гәүдәле иде. Папахасын киеп җибәргәч, шактый ук озын буйлы булып күренде. Полковник аякка баскач, Таланов та күтәрелде. — Александр Игнатьевич, — диде Таңчурин карлыга төшкән тавыш
38 г. ә п СӘЛӘМОЗ
белән. — Сезгә хәзер үк Сидоренко батальонына барырга кирәк. Анда безнең иң йомшак урыныбыз. Теләсә нәрсә булса да позицияләрне сакларга. Немецларның ашкынулары озакка бармаячак. Алар тиздән табан ялтырата башлаячаклар. Тагын менә нәрсә сорыйм сездән: кешеләрне саклагыз. Миңа кешеләр Берлинны алышыр өчен кирәк булачак. — Ярар, мин хәзер үк барам, Касыйм Хайбуллович... — Таланоз кирәкле сүзен таба алмагандай туктап калды. Аннары өстәде: — Тик сез моннан арткарак күчсәгез яхшы булыр иде. Югыйсә сезнең күзәтү пунктыгыз укчы батальоннардан да алда. Әгәр дә немецлар безнең флангларны тагын да арткарак кыссалар, сез бөтенләй чолганышта калачаксыз. Таңчуринның яңак калкымнары беленеп торган йөзе кинәт аеруча җитдиләнде, коңгырт күзләре катыландылар. Ул өстәл тирәсендә бер әйләнде дә, инде китәргә җыенган урынбасарының алдына басып: — Мин моннан китмим. Моннан минем үле гәүдәмне генә алып китә алалар. Сугышчыларга да шулай дип әйтегез! — диде. Таланов аның күзләренә текәлде һәм бу кешене үгетләү файдасыз, чыннан да аны моннан һичнәрсә чыгара алмавын аңлады. Ул бары полковникның кулын ике кулы белән кысып селекте дә, чыгып китте. Бүтән бер сүз әйтмәде. Таңчурин да эндәшмәде. Телефон чыбыгын ялгадылар ахрысы. Абрамов сөйләшә башлады: — Алло, алло, 15! Бу синме? Алло. Хәлләр? Ә... Кысалар? Граната сугышы башланды? Алло... алло 15, 15! Алло... Янадан телефон чыбыгы өзелде ахрысы. Абрамов сүгенеп, трубканы ташлады. Бу вакытта Таңчурин перископ окулярларына ябышкан иде. Ул алардан күзен алмыйча, янына килгән Абрамовка: — Сидоренкога связной җибәрегез. Тагын бер тапкыр минем боерыгымны кабатлагыз. Траншеялар- га дошманны җибәрмәскә. Белешегез, Таланов барып җиттеме. Тыштан, ишек төбендәге часовой булса кирәк, — Tapaq!—дип кычкырды. Тарас шундук чыгып китте. Ул арада кулына кәгазь кисәге тоткан радист Абрамовка эндәште. Абрамов аның кулындагы кәгазьне алып, күз йөгертте дә, полковникка: — Радиограмма бар. Генерал обстановканы сорый, — диде. Таңчурин гәүдәсен турайтты. — Җавап бирегез. Әйтегез: торам! — диде. Шул чакта бала күтәргәнсымак подполковник Талановның үле гәүдәсен күтәреп, Тарас килеп керде. Ишеккә арты белән торган Таңчурин ниндидер инстинкт белән әйләнеп, — Александр Игнатьевич! Нәрсә булды...—’диде һәм сүзен бетермичә, бер адым артка чигенде. — Мәңгелек дан аңа, — диде Тарас әкрен генә. Аннары подполковникның гәүдәсен әле күптән түгел генә үзе утырып торган йомшак кәнәфигә салды. Таңчурин башындагы папахасын алып, аның баш очына басты. Кашларын кысып, еракка-еракка караган хәлдә, тирән кайгы эчендә тын торды. Аннары: — Хуш, Александр Игнатьевич... хуш, турылыклы дустым, — диде. Кинәт аның тавышы күтәрелде һәм ул: — Каныңны җирдә калдырмам. Тиздән без Берлинда булырбыз. Безне туктата торган көч юк. Анда без синең өчен дә, кадерле Александр Игнатьевич, үч алырбыз! Тарас подполковникның өстснә плащ-палатка япты. Таңчурин чайкалып киткәндәй булды. Ординарец аны чак тотып өлгерде. Урындыкка утыргач, полковник исән кулы белән йөзен каплады. Тамак төбенә ташсыман каты төен килеп тыгылды.
Полковник Таңчурин 39
Таланов белән алар беренче тапкыр Сталинградта очраштылар. Ул чагында Таңчурин рота командиры, ә Таланов аның ротасында политрук иде. Ничектер берьюлы алар бер-берсен яратыштылар. Нинди генә давыллар аша үтмәделәр— исән калдылар. Тын араларда алар куе итеп чәй эчәргә яраталар һәм чәй эчә-эчә әкрен генә сөйләшәләр иде. — Полкта нихәтле кешеләр алмашына, ә карт гвардия һаман яши, — ди торган иде Таланов көмеш кашык белән кайнар чәйне болгатып. — Менә шулай Берлинда чәй эчеп утырырбыз әле, — дип хыяллана иде Александр Игнатьевич. Булмады... Никадәр авыр, эх! Абрамов һаман да телефон ■янында булыша. Ул Сидоренко һәм Волгин батальоннары белән бәйләнешне җайлады. Волгин каты сугышлар алып баруын, ләкин нык торуын хәбәр итте, ә Сидоренко беренче траншеяны югалтуын, контратака ясар өчен, ашыгыч рәвештә бер взвод автоматчылар соравын белдерде. Бу хәбәрне ишеткәч, Таңчурин бик тиз урыныннан торып: — Трубканы, — диде. — Сидоренко... беләм, беләм. Сөйләмә! һич кичегүсез контратака яса... Траншеяларны ал һәм унбиш минуттан приказны үтәвең турында миңа хәбәр ит. Бер кеше дә бирә алмыйм. Кешеләр миңа һөҗүмгә кирәк. Таңчурин трубканы куеп, Абрамов белән берничә сүз алышты да, яңадан перископ янына китте. Перископ аркылы Волгин батальоны участогы яхшы күренә. Төтен арасыннан немецларның тезмәләре йөгерәләр. Полковник кулларын йомарлады. — Нәрсә карыйлар а.чда! Пулемет! — дип кычкырды ул. Сугышчыларның әкрен кыймылдауларына гаять ачуы килде. Ләкин иртәрәк ачуланды. Нәкъ шул чакта моңа кадәр тынып торган кинжальный пулеметлар ут ачтылар. Немец тезмәләре башта тукталып калгандай булдылар, аннары үлекләрен, яралыларын калдыра-калдыра кире ташландылар. — Молодцы! Шәп!—дип кычкырды полковник һәм аның карт офицер Волгинга булган хөрмәте тагы да артты. — Чын гвардеец, белеп эшли. Нинди түземлек! — дип сокланды. — Сидоренкода менә шул җитми. Яшь, яшь! Кинәт барысы да ишелеп киткәндәй булды. t Блиндаждагы утлар сүнде, амбразуралар томаланды, эчкә куе төтен бәреп керде. Авыр снаряд блиндаж өстенә төште. Тарас, гүя сугудан сакланган кебек, беләге белән йөзен каплады һәм шунда ук аны ачты. Аннары кесә фонарен кабызып, — Иптәш полковник, иптәш полковник! — дип кычкырды. Полковник канлы башын учы белән тотып, идәннән күтәрелә иде. Тарас аның янына йөгереп килеп, булыша башлады. Тацчуринның маңлаеи- нан! канГ тамды. . 'I — Бәйлә, Тарас! — диде ул, төтеннән буылып. Тарас аны урындыкка утыртты да, ак марля белән башын урады. Яра куркыныч түгел, тик контузиясе генә тәэсир итмәсен дип, уйлады карт солдат. Берничә минуттан блиндаж эче яңадан аякка басты. Абрамов полковник янына килде. Ләкин аның авыр хәлдә булуын күреп, әле яңа гына Сидоренкодан алынган соңгы хәвефле хәбәрне әйтергә базмады. — Сөйлә, — диде полковник. Абрамов бераз эндәшми торды да: — Сидоренко сезнең приказны үтәгән. Траншеяларны кайтарган. Ләкин... немецлар аның тылына автоматчылар ротасы ташлаганнар. Сидоренко ашыгыч ярдәм сорый, — диде. Шул ук вакытта аның карашы: «Иптәш полковник, сезгә монда артык калырга ярамый. Күчегез икенче урынга!» — ди иде. Таңчурин моны сизде һәм беренче мәртәбә ачы итеп сүгенеп алды.
40
— Күрсәтегез, кайсы районда,— диде ул картага иелеп. — Әһә. Монда. Яхшы. Телефон буенча Сидоренкога .хәбәр итегез: урыныннан кузгалмасын. Хәзер ярдәм җн- бәрәм. Немец автоматчылары юк ителергә тиеш. Тарас! — Тыңлыйм, иптәш полковник. — Безнең сөйләгәннәрне ишеттеңме? — Ишеттем. — Алай булгач, бер взвод автоматчылар ал да, Сидоренкога ярдәмгә. Барышлый ук немец автоматчыларын атакалагыз. Кыю хәрәкәт итегез. — Була. — Бар. Шуннан соң полковник, янында басып торган Абрамовка борылып: — Петр Герасимович, вакыт күпме? — дип сорады. — 15 сәгать 13 минут, — дип кычкырды ишек төбеннән Тарас һәм шунда ук чыгып та китте. — Волгинга хәбәр итегез, шулай ук Коржев белән Сидоренкога да: атакага хәзерләнсеннәр! — диде Таңчурин сүзен дәвам итеп һәм Абрамовның гаҗәпләнүен күргәч өстәде: — Гаж.әпләнмәгез, Петр Герасимович. Немецлар инде пы- шайдылар. Хәзер атака башлар өчен иң уңай момент. Абрамов боерыкларны үтәргә китте. Аның йөзе яктырган иде. һөҗүм, ни әйтсәң дә, һөҗүм инде. Җиңүгә якын. Таңчурин урыныннан торып, кәнәфидә хәрәкәтсез яткан дусты янына килде. Аның йөзенә япкан плащпалатканың читен кире кайта- ___ ______________Г.__ Әпсәл әмок рып, бераз карап торды да, тагын япты. Аннары перископ янына барып, окулярларга иелде. Ләкин бер нәрсә дә күрмәде. Перископ ватылган иде. Шуннан ул яңасын китереп куярга боерды. Өч кызылармеец аның боерыгын үтәгән арада, полковник телефонистлар һәм радистлар янында булды, һөҗүмгә хәзерләнү буенча күрсәтмәләр бирде, ә радио буенча дивизия командирына үзенең планын белдерде. Генерал аның карарын ошатты. Күп тә үтмәде, Тарас кайтып килде. Ул шат һәм ярсыган иде. Егетләрчә,
бөтен җирен килештереп рапорт бирде. — Немец автоматчылары юк ителде, иптәш полковник. Сидоренко үзенең барлык позицияләрен кайтарып алды. Фрицлар чигенәләр. Шуны гына көткән кебек, полковник телефонистларга: — Артиллерия начальнигын!— дип кычкырды. Бер минуттан телефонист: — Артиллерия начальнигы телефонда,— дип җавап бирде. Полковник килеп трубканы алды. — Иван Дмитрич, ут, кадерлем, ут! Квадрат 16—26. Берничә минуттан соң безнең артиллерия үзенең бөтен куәтенә эшкә тотынды. Полковник Таңчурин Абрамовка соңгы боерыкларын бирде дә, биленә яна гранаталар тагып торган Тараска борылып, — Тарас, минем белән, — диде. Ординарец әзер иде. Алар чыгып киттеләр. Алда Берлин, алда җиңү иде.
Каган