Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

БӨЕК ЛЕНИН ҺӘМ СТАЛИН ТУРЫНДА
 Карл Маркс һәм Энгельс. Ленин белән Сталин, Без тормышка ашырабыз Шул даһилар кушканын. Колхоз атлары пар-кара, Вак-вак атлап күп ала. Иптәш Ленин сызган юлдан — Сталин алып бара. Минем туган илкәемдә Барлык кеше бәхетле.- Бөек Ленин һәм Сталин Безгә бирде бәхетне. Елга аркылы басма салдым Борылмалы урыннан. Сталин безне җитәкли Ленин бабай юлыннан. Зур-зур шәһәрләр салына Эшчеләр кулы белән, Безне Сталин җитәкли — Ленинның юлы белән. Их. яратам яз аенда Җилфердәп искән җилне. Даһи Сталин җитәкли Бәхетле, матур илне. Туган илем чикләрендә Илем өчен постта мин, Безгә матур тормыш бирде Бөек даһи Сталин. Алмагачлар гөрләп үсә Матур кояш астында. Алмалардай без үсәбез Сталин бакчасында. Киң кырларда колхозчылар Җырлап иген игәләр Сталин байрагы белән , һәр урында җиңәләр.

Ватан сугышы фольклоры 
 
 
 
Суда йөзәргә оста мин, Кошлар кебек очам мин, Якты тормышка чыгардың, Мәңге яшә Сталин. ( Мылтык алып сикереп мендем Дустым акбуз атларга. Сталинга сүз бирәбез Туган илне сакларга. Алсу кызыл байракларны Чәчәкләргә бизибез, Бөек маршал Сталинга Озын гомер телибез. Татарстан өсләрендә Җилферди кызыл әләм,
 
 
ТУГАН ИЛ ҺӘМ БАТЫР КЫЗЫЛ АРМИЯ ТУРЫНДА
 Сталинның портретын Күргән саен карыймын. Армиягә баруымны Зур бәхет дип саныймын. Ленин — Сталин дип язган Диңгез корабларына. | Җиңү — менә безнең җавап Совет дошманнарына. Агыйдельнең аръягында Кыр казлары тезелгән. Кызыл гаскәр — шанлы гаскәр Бара Ленин эзеннән. Атланырбыз да китәрбез Чапкын туры атларга. Без кайнар антлар бирәбез Совет илен сакларга. Аклы ситса буй-буй күлмәк Яшь комсомоллар кия. Фашистларның котын ала Безнең Кызыл Армия. Кызыл байрак, ямьле байрак, Җилферди язгы җилдә. Кырып ташла, изеп ташла, Дошман калмасын илдә! Безнең халык көчле халык Өзелеп сөя илкәен. Шул илкәен саклау өчен Кызганмый гомеркәен. Урак урган җирләрем. Печән чапкан җирләрем. Яшәтербез мәңгелеккә Шанлы Совет илләрен. Без җиңәбез, җиңелмибез, Канлы көрәшләрдә дә, Совет илен саклау дәрте Урнашкан йөрәкләрдә. Совет иленең сакчысы Шанлы Кызыл Армия, һәр көрәштә өстен чыгып Данлы җиңүләр бирә. Зәңгәр күкләрне шаулата, Самолет моторлары. Фашистларны тар-мар итте Безнең ил батырлары. Салкын чишмәнең төбеннән, Бер таш алдым беләүгә. СССР күтәргән байракны, Төшерә алмас берәү дә. Тәрәзә төбем исле гөл, Яфраклары киң түгел. СССР ул алдынгы ил, Бер ил дә аңа тиң түпел.
Юлбашчыбыз Сталинга Бездән ялкынлы сәлам. Китегез, казлар, китегез Колхоз кырын үтегез. Юлбашчыбыз Сталинга Бездән сәлам әйтегез. Самолетлар гел очалар Колхоз кыры өстеннән. Сталинга бик күп сәлам Колхозчылар исменнән. Сталин исеме яңгырый Калаларда, кырларда; Сталин исеме яңгырый Мәңге сүнмәс җырларда. 

56 Ватан сугышы фольклоры 
 
 
Ак болыттан югары оча, Безнең очкычларыбыз. Дошманнарны тар-мар итте Безнең геройларыбыз. һаваларны гөр шаулата 
еа.молсг моторлары. Без диңгезләрне кичәрбез,. Сталин батырлары.
 
СУГЫШ БӘЕТЕ
 
Егерме икенче июньдә Герман сугыш башлады, Күп шәһәргә, күп авылга Килеп бомба ташлады. 
Немецларның танклары Трактор тек1 трылдый, А\әскәү янына килеп җиткәч, Бар халыгы кырылды. Сталиннан хәбәр килә Бүлеп алып атарга, Немецларның солдатлары Белми кайда качарга. Гитлер окоп казыйдыр Каршы тора башларга, 
Солдатлары сөйләшәләр Фронтларны ташларга. Сталиннан приказ килде Көнтөн алга барырга, Немецларның башкаласы Берлинны барып алырга. Немец әйтә эш капут ди, Инде ниләр итәсе? Немецларга кабер булды Безнең Мәскәү тирәсе. Мәскәү каласы таш кала, Күп калага баш кала, Немец килде — муйны сынды, Сабак булсын башкага.
 
ТАССР, Будённый районы, Яна Шәйморза авылы гражданы, орденлы ’ фронтовик Һади Абултановтан язып алынды. Ул бу бәетне 1941 нче елның көзендә Москваны саклаганда чыгарылган бәет иде дип сөйләде. Ул бәетне яттан белә. 
ФАШИСТЛАРНЫҢ ТАМЫРЫН КОРЫТЫРГА (Залим Гитлер турында)
 
Гитлер бандит каян алган Кара тимер чанасын, Безгә каршы сугыш ачкан, Белмәенчә чамасын. Җил тимәсә тирбәлмидер, Наратның ылыслары. Килде дошман, кисте башын Безнең ил кылычлары. Гитлер сукыр чабатасын Калай белән ялгаган, Ул да үзенеке түгел Төрле илдән талаган. 
Бүген төнлә бер төш күрдем4, Бәреп ектым бер этне. Аяз көнне яшен суксын Гитлер дигән бандитны. Гитлер сукыр суга төшкән, Чабатасын киптерә. Кызылармеец аны күреп, Пулеметтан сиптерә. Гитлер кызы чәчен тарый, Икеләп үрер әле. Безгә күрсәткән нужаны Үзе дә күрер әле.

Ватан сугышы фольклоры 
 
 Гитлер әйтте Москваны Гитлер кызы суга бара Үз кулыма алдым дип, • Тутыккан чиләк белән, Хәзер инде Гитлер йөри Геройлар җиңеп кайттылар, Берлинсыз да калдым дип. Шатлыклы йөрәк белән. 
ХӘЙРЕТДИН БАБАЙ ХӨСӘЕНЕВ ИҖАТЫ ҖИҢҮ ҖЫРЛАРЫ 
Кара елан Гитлер мәлгун, килмә келәде СССР буенча, Алдык кулга кылыч, кистек башын, памет булды гомер буенча. Безнең суның буенца йөри сусар баласы, Гитлер мәлгунне бетерергә барыбыз да барасы. Китәм иркәм фронтка, китәм иркәм каласың, СССР ны бирмик дисәң, әйдә,