Поэзия
ЧЕГӘН КЫЗЫ Тәмәкемнең бүген беткән көне, Өмет итмә берне урарга; Мә, кулымны чибәр чегән кызы, Риза булсаң бушка юрарга. Германиянең хәлен сөйләп торма, Бүгенгесен беләм, үткәнен, Син әйт әле миңа бер матурның Ташлаганын яки көткәнен. — Ярың калган икән Көнчыгышта, — Юатасың. — тиздән юл, — диеп. — Ниндидер бер егет гашыйк булган-, Тик карамый аңа ул, — диеп. Туры сүзем өчен ачуланма, Ярыймы соң шулай багарга, Кемем дә юк минем, сине сөям, Оныткансың күзгә карарга. 1945 - Кишинев.
ЧИКТӘ
Хезмәт итү монда — зур мәртәбә, Дәүләт чиге синең кулыңа Тапшырылган, кыен: абайламый Ялгыш читкә баскан урынга Бөтен дөнья карый. Тынычлыкның
Дошманнары эзли корбанын. Ярата ил батыр сакчысының Дипломатка якын торганын.
1946 Молдавия
сәям
Рус халкының сөям батырлыгын; Ирек өчен барган сугышларда Күрдем аның алдан кергәнен. Сөям Россиянең бәйсезлеген,
Кырларының моңсу матурлыгын Хәтта менә һәрбер түмгәген. 1946.
БЕЗНЕҢ КЕШЕ
Дөрес тавыш биргән, кимчелеге — Ул кечкенә «хата» эшләгән: Бюллетеньның аскы почмагына «Яхшы кеше» диеп өстәгән.
ТУГАН КӨН
Кызу еллар микән оныттырган Сизмәдем дә үткән гомерне, Күрсәм, бәлки, синнән сорар идем
Әнкәй, әнкәй, туган көнемне!
1916.
ТУЙДА
Сине бүген тәмам йөдәттеләр, Батырлыгың җитми үбәргә, Тартынсаң да, бездән оялсаң да Яшьлек мәҗбүр итте күнәргә. «Ачы» сүзен озак хәтерләрсең,
Котылып булмый туйда ансыннан, Нәкъ сигез ел элек шундый ук ха? Узган иде минем башымнан. 946.
АҢА Минем йөрәк алай күгәрмәгән, Юлны беләм безнең ишеккә, Үпкәләүнең чиге булмаса да, Елмаерсың әле ничек тә. 194G..
ҮЗЕМӘ Урагымны тиргим.- вак чаласың. Тидең дә соң инде теңкәмә, Дәфтәр битендәге учмаларның Барын җыйсаң — җитми көлтәгә. 1916.