Шигърият
МӘКТӘПКӘ
«Яз. газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән! Һәм кара кунлеңне ялт иттер сызып ак нур белән!» (Г. Тукай). Син аныма ак нур таратып, Якты хисләремне кузгаттың. «Я. үзең оч, чыкты канатың» дигән сымак мине озаттың. Озатканда читкә, соңгы кат, Улың күреп киңәш бирдең син: — Дошман явын җиңеп өйгә кайт, һәм онытма мине, — дидең син. Изге антым кебек кабатлыйм, һәр сүзеңне, мәктәп, бүген дә. Энҗе ташлар булып сибелгән Васыятьләрең минем күңелгә.