Логотип Казан Утлары
Шигърият

М. ЛЕРМОНТОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ

☆ ТЕЛӘК
 Ачыгыз минем зинданымны, ■ Кояш нуры бирегез, Кара күзле кыз бирегез, Яхшы ат китерегез. Мин телим шул атка менеп, Зәңгәр кырга чабарга; Мин телим иркен тормышка, Миңа ят булган бер төшкә Туйганчы бер карарга. Бирегез миңа агач каек, Утыргычы чергәнен, Соргылт җилкән киергәнен, Җиляңгырлар күргәнен. Мин чыгармын зур диңгезгә Кайгысыз, ялгыз гына, Мин йөрермен иркенлектә — Котырган дулкын эчендә Кызык табып, тын гына. Бирегез миңа биек сарай, Бакчасы яшел булсын; Бакчасында ахак кебек йөземнәр пешеп торсын. Аның мәрмәр залларында Фонтаннары су атсын; Мин чумсам гүзәл хыялга, Фонтан миңа суын бөркеп, йоклатсын һәм уятсын... 
1832
  
I I ** 
Җәбер күргән кешеләрне Сөеп кочар идем мин. Куркытмас һәм тартмас иде Җәннәте һәм тамугы; Тынгысызлык булыр иде Йөрәгемнең законы. Тынлык эзләп йөрмәс идем Ерактагы илләрдә; Л1ин ирекле булыр идем у Яшәргә һәм үләргә! .3 ,с. ә.- № 5.
Нигә соң мин тумаганмын Ташкынлы дулкын булып? Уйнар идем ай нурында Ярларыма сугылып. Алтын кебек саргылт комны Назлап үбәр идем мин. ; Көймәләргә нәфрәт белән Карап үтәр идем мин. Мәгърур кеше төзгән эшне Җимереп узар идем мин; 
1832 
34 М. Лермонтов шигырьләре 
 
кыя 
 
1840 
ТОТКЫН
 Ачыгыз минем зинданымны, Кояш нуры бирегез, Кара күзле кыз бирегез, Яхшы ат китерегез. Матур кызны үбәрмен, Иркәләрмен, сөярмен, Яхшы атка менәрмен, Җилдәй очып китәрмен. Ләкин тәрзәм бик биек, Ишегендә зур йозак, Матур кыз да юк монда, Әллә кайда ул, ерак. 
Яхшы ат кырда ялгыз Иркендә йөри уйнап, Ары чабып, бире чабып, Матур ялларын болгап. Бер үзем мин, шатлык юк; Дүрт ягымда — дүрт дивар, Шәмнең тонык йөзендә Үлеп барган нуры бар. Тик ишетәм мин төн буе Минем ишек төбемдә Сакчы йөри бер сүзсез, Төнге тынлык эчендә.
 
 
Бер ялгызым гына юлга чыгам; Ай яктысы юлга нур чәчә. Төнге тынлык. Сахра тынга чумган, йолдыз белән йолдыз сөйләшә. Күкнең йөзе матур, тантаналы! Зәңгәр нурга төренеп җир йоклый. Авыр миңа, күңелем сызлый минем, Ниләр көтәм? Кемне мин уйлыйм? Мин дөньядан берни өмет итмим, Үткән тормыш миңа жәл түгел. 
Азатлык һәм тынгы эзләмим мин! Нәни йокы тели яшь күңел! Мин теләмим салкын гүр йокысын... Башка төрле йокы телим мин; Күкрәктәге көчләр черем итсен, Күкрәк тыныч сулыш алсын дим. Матур тавыш хисләремне назлап, Җырлап торсын сөю җырларын. Минем баш өстемдә яшел имән Иелеп торсын шаулап, шомланып. Әхмәт Ерикәй тәрҗемәлзре.