КУРАЙ ТАВЫШЫ
Курайчылар курай, һай) уйнамас Җиз курайлары ла булмаса, Егет тә генә кеше җыр җырламас Йөрәгендә уйлары булмаса. (Татар халык җыры)
Җәйге кичнең азагында, бөтен тирәякны чорнап алган тынлык эчендә, урман авызында, куаклык яки су буенда, яхшы итеп ясалган һәм оста итеп уйналган курайның йомшак, моңсу, сихерле авазы күпләрне моңландыра, күпләрне әсәрләндерә, дәртләндерә, күпләрне ямансулата, уйлата, күпләргә нәрсәнедер, кемнедер хәтерләтә, яшь чакларын, үткән гомерләрен искә төшерә, яки тыңлаучы кешене легендалар дөньясына, халык фантазиясенең искиткеч матур, сокландыргыч күренешләре арасына алып кереп китә... Курайның йомшак, моңсу авазын татар халкының күпчелеге генә түгел, ә бәлки башка милләт халыклары да зур кызыксыну һәм җитдилек белән тыңлыйлар. Гади генә ясалган музыка коралыннан шундый матур авазлар ишетелүенә гаҗәпсенәләр. Моны Татар Дәүләт Филармониясе янындагы Җыр һәм бию ансамбленең 1939 елда, Москвада ясалган чыгышлары яхшы к үр с этте. Шул ук чыгышлар вакытында музыка культурасы бик югары булган Москва аудиторияләренең татар кураен җитдилек белән, кат-кат тыңлаулары, ана матбугатта бирелгән яхшы бәһа- ләр — моңа шаһит. Курай, музыка коралы буларак, халыкка иң якын торган музыка коралларының берсе. Беренчедән, курай табигатькә бик якын, туры- дантуры табигатьнең үзеннән алынып ясалган һәм үзе өчен күп) чыгым сорамый торган музыка коралы. (Хәзер дә әле татар курае агач ботагының эчен куышлап ясала). Икенчедән, Бөек Октябрь Революциясенә кадәр курай, скрипка яки гармонь шикелле, бәһалерәк музыка коралларын сатып ала алмаган киң катлау халык өчен көн саен куллана алырлык арзан, үзе ясаган кеше өчен бөтенләй хаксыз бер музыка коралы булып килде. Өченчедән, курайның конструкциясе бик гади, анда уйнарга өйрәнү өчен махсус музыкаль хәзерлек һәм белем кирәкми. Күрсәтүче яки өйрәтүче булганда, курайда уйнарга төрле яшьтәге кеше, хәтта 6-7 яшьлек балалар да өйрәнә ала. Кайбер кеше үзеннән-үзе дә өйрәнә- ала. Ләкин бу әле кулына курай тоткан бөтен кеше анда уйнарга өйрәнә ала һәм курайчы була дигән сүз түгел. Башка уен коралларында уйнарга өйрәнү өчен сәләт кирәк булган шикелле үк, курайда уйнарга өйрәнү өчен дә, әлбәттә, теләк булу белән беррәттән, сәләттә кирәк. Югарыда күрсәтелгән сәбәпләр аркасында, курай киң татар халык массалары арасында бүгенге көн
Курай тавышы 93’
гә хәтле сакланып килгән иң борынгы халык музыка коралы булып тора. Курай башкыртларда яки татарда гына түгел, шулай ук, үзбәкләрдә, кытайларда, бурят-монголларда, чувашларда да бар. Татар, башкырт курайларының һәм • әле ■әйтелеп киткән халыкларның өреп уйнала торган музыка коралларының, һәммәсенең дә дип әйтерлек, рәвешләре, тышкы кыяфәтләре, хәтта авазларының чагылышлары (тембр) бер-берсенә бик ошыйлар, .ләкин алар конструкциядә һәм тотып уйнау тәртипләрендә (хватка) •берберләреннән нык кына аерылалар. Мәсәлән, башкырт курае үтәли куыш була, татар кураеның башында аваз чыгара торган бөкесе була, үзбәк курае башыннан өреп уйналмый, бәлки, флейта төсле, яннан өреп уйнала. Чуваш кураенда лад тишекләренең саны 8 гә хәтле җитә. Шунлыктан курайны башкырт яки татар халыкларының музыка коралы дип кенә уйлау ялгыш. Хәзерге көндә башкырт курае үзенә башка, татар курае үзенә аерым музыка коралы булып тора. Татар кураен өйрәнергә, тикшерергә керешкәч, түбәндәге сораулар үзләреннән үзләре алга килеп басалар. Курай,1 гомумән, үзе кан вакытларда дөньяга чыккан? Аның ясалуы, конструкциясе, тышкы кыяфәте башта ничек булган һәм соңыннан аңа нинди үзгәрешләр кертелгән? Аны иң элек башлап кайсы халык куллана башлаган? Ул алардан кайсы халыкларга күчеп үзләшкән? Татарлар һәм башкырт- лар курайны кай вакыттан бирле кулланалар? Музыка тарихы һәм инструмен- товсденпе фәне бу сорауларга >к,а- вап булып төшә торган күн кенә материаллар бирәләр. Бу мәкаләдә курайлар тарихын тулы күләмдә тикшерү күздә тотыл м а га нл ы к та н, ■без биредә берничә төп момеиглар- та гына тукталабыз. Бүгенге көндә бөтен җир ша- рында яши торган халыклар куллана торган музыка коралларының төрләренә күз йөртеп чыксак, музыка коралларының күп төрдә булганлыгын күрәбез. Мәсәлән, думбра, скрипка, кларнет, гобой, арфа, барабан, рояль, пианино, духовой, симфоник һәм джаз оркестрларда кулланыла торган дистәләрчә башка кораллар. Шулар өстенә бик күп төрле халык музыка кораллары да бар. Шул бик күп төрле музыка кораллары түбәндәге берничә төг төркемгә бүленәләр: чиртеп уйнала торган, сызып уйнала торган, өреп уйнала торган, бәреп (орып) уйнала торган музыка кораллары. Беренче төркемгә—думбра, мандолина, балалайка, гитара, гусля шикелле чиртеп уйнала торган; икенче төркемгә — скрипка, виолончель шикелле смычок белән сызып уйнала торган; өченче төркемгә — курай, флейта, гобой, кларнет шикелле өреп уйнала торган; дүртенче төркемгә— барабан, цимбал, литавр! шикелле кул яки башка; берәр үзенә махсус 'нәрсә белән орып уйнала торган музыка кораллары керәләр. Гармонь, аккордеон, пианино, рояль, фисгармон шикелле механикалаштырылган музыка кораллары да шул дүрт төркемнең берәрсенә керәләр. Татарларда, кыргыз һәм казахларда күп кенә таралган музыка коралы «кубызының шул сөйләгән дүрт төркемнең беренчесенә дә, өченчесенә дә керүен әйтеп үтәргә кирәк, чөнки кубыз телен бармак белән чиртеп һәм шул ук вакытта өреп уйнала. Шул югарыда исемнәре әйтелеп киткән һәм биредә исемнәре китерелмәгән барлык музыка кораллары үзләренең яшәү дәверләрендә баштагы күренешләрен күп үзгәрткәннәр. Аларга озак еллар буенча музыкантлар, музыка мастерлары, соңыннан композиторлар күп кенә үзгәрешләр керткәннәр. Көнбатыш Европа халыклары үзләренең өреп уйнала торган му-
91
зыка коралларын күп йөз еллар буена үзгәртеп, яхшыртып һәм культуралаштыра килеп, ниһаять, хәзерге көндә бөтен җир йөзендә кулланыла торган флейта, кларнет, гобой шикелле, тәмам эшләнеп беткән, бөтен яктан камилләшкән музыка кораллары хәленә китереп җиткергәннәр. Андый мурыка коралларында культуралы музыкаль- иҗади көйләрне уйнап булган шикелле, барлык халыкларның да дип әйтерлек, халык көйләрен дә уйнап була. Мәгълүм ки, халык музыка коралларының бик сирәгендә генә музыкаль-иҗади көйләрне яки башка халыкларның халык көйләрен уйнарга мөмкин. Андый музыка коралларыннан балалайканы күрсәтергә була. Көнчыгыш халыкларыннан кытай, бурят-монгол, үзбәкләр, шулай ук башкыртлар һәм татарларның борынгы өреп уйнала торган музыка кораллары, ни сәбәптәндер, j шул борынгы килеш, халык әүвәлдә кулланган хәлдә сакланганнар. Менә шул халык музыка коралы бездә, татарларда шулай ук башкыртлар- да «Курай» дип атала. Күп йөз еллар буена халыкта яшәвенә, куллануына карамастан, татар кураеның баштагы конструкциясе һәм формасы бик аз үзгәртелгән. Шул сәбәпле ул үзенең бүгенге көнге хәлендә, инструмен- товедение фәненең билгеләве буенча, «буйга сызгыртып уйнала» торган флейталар (продольносвистковые флейты) категориясенә керә һәм, бары тик татар халык көйләрен уйнау өчен генә төзелгән специфик төзелеше сәбәпле, ул борынгы заманнан бирле татар музыка коралы булып яшәп килгән һәм яши. Курайның кай вакытлардан бирле татарларда кулланыла бакмавы, аның төзелеше башта ничек булуы, ничек уйналуы һәм аның корылышына соңыннан нинди үзгәрешләр кертелү — болар әле берсе дә яхшылап тикшерелмәгән. Шунлыктан, безгә бу мәсьәләне _ ___ __ Исмагын пь Мусчв тикшергәндә тормышта булган материалларга һәм фактларга карап
кына эш итәргә туры килде. Фактларга карасак ни күрәбез сон? Моннан 25—30 ел гына элек Казанда ел саен яз көне уздырыла торган «Ташаяк ярминкәсе» дип йөртелә торган зур ярминкәдә шул без сөйли торган курайның яшелгә, кызылга буяп ясалганнары күплән- күпләп сатыла иде. Хәзер шәһәрләрдә курай ясап, курай уйнаучылар} сирәк очраса да„ Татарстан авылларында, бу көндә- дә халык шул без югарыда сөйләгән гади курайларны үзе ясап уйный. Кайбер районнарда, мәсәлән. Саба, Әлмәт районнарында, Тау ягы дип йөртелә торган^ Тәтеш һәм аның күрше районнарында шундый курайларны кустарь-мастерлар агачтан ясап, авыл) базарларында саталар. Димәк, курай татар халкының көндәлек тормышында әле дә! яши^ халык аны куллана. Татарстан сәнгать эшләре идарәсе янындагы Музыкаль фольклор кабинетының 1940 нчы елда чыгарылган экспедициясе җыеп кайткан материалларга караганда, Се- бердә яшәүче татарлар арасында да курайны үзләре ясап уйнаучылар бар икәне беленде. 1941 елда Казанда үткәрелгән халык иҗаты олимпиадасына Татарстанның күп кенә районнарыннан 20—30 дан артык курайчылар сайланып килде. Шулар арасында 50—60 яшьлек картлар һәм карчыклар да бар иде. Бу; факт үзе генә дә курайның киң катлау татар хезмәт ияләре арасында; иң күп таралган халык музыка коралы икән легсн ачык күрсәтә. Китерелгән фактларга таянып^ без, курай ул татар халкының иц борынгы заманнардан килгән музыка коралларының берсе, дип әйтәбез. һәм авы татар курае дип атыйбыз. Мәгълүм ки, курайдан башка кубыз һәм думбра шикелле уеп кораллары да татар халык музыка кораллары булып исәпләнәләр, ләкин үзләренең бүгепгч көндәге конструкцияләре һәм то.
Курай тавышы 95’
тып уйнау ысуллары ягыннан алсак та, халыкта куллану ягыннан алсак та, болар берничә халыкка уртак кораллар булып торалар. Алыйк кубызны. Шул бер үк кубызда бу көндә татарлар да, баш- кыртлар да, казахлар да һәркайсы үз көйләрен уйныйлар. Думбрада да шулай ук. Курайга килсәк, без сүз алып бара торган татар курае ул фәкать татар халык көйләрен уйнау өчен генә төзелгән. Бу көнгәчә халыкта сакланып килгән татар кураеның төрләре арасында иң иске корылышлысы ике генә| лад тишекле курай, дип исәпләргә кирәк. Татар халык көйләре, музыка теориясенең билгеләве буенча, кытай гаммасы дип йөртелә торган биш авазлы гамма нигезендә төзелгән булганлыктан,, аларны уйнау өчен, теоретик исәп белән, иң кимендә 3 лад тишеге кирәк булса да, ничектер, бу көнгә кадәр халыкта сакланып килгән курайлар арасында 2 генә лад тишекле курайлар ешрак очрый. Бик зур осталык белән уйнаганда да ике генә лад тишекле курайда уйналган көйләр тулысынча матур булып чыкмыйлар һәм ягымлы булып ишетелмиләр. Чөнки күп кенә татар халык көйләрендәге, бигрәк тә борынгы озын көйләрдәге авазлар тезмәсе (баскычы) бер генә октавадагы авазлар тезмәсе эченә сыеп бетми. Шунлыктан андый көйләрне ике генә лад тишекле курайда уйнаганда, еш кына, бер октавадан икенче октавага күчеп уйнарга туры килә. Шуның аркасында көйләрдәге авазларның бер-бер артлы килүләре (последовательность) өзелә, кискен үзгәрешләр килеп чыга.1 Шул хәл бердән уйнау техникасын кыенлаштырса, икенчедән, көйләрнең агышларын, су- з ы л ы ш бор ы л м а л а р ы и тулысынча бирергә комачаулык итә. Шуны күздә тотын, халык үзе курайдагы лад тишекләренең салын арттыра барган дип уйларга кирәк. Чөнки һәрбер өреи уйнала торган музыка коралында, лад тишекләре күбрәк булган саен, аларда күбрәк төрле көй уйнарга мөмкинлекләр арта, һәм ул музыка коралларының сыйфаты күтәрелә төшә. Музыка кораллары тарихы да шуны раслый. Мәсәлән, флейта, кларнет, гобой шикелле музыка коралларын игътибар беләнрәк тикшереп карасак, бу моментлар аларда бигрәк ачык| күренә. Татар курайларында лад тишекләренең саны 2 дән алып 6 га кадәр була дигән идек. Шулар арасында иң уңайлысы һәм авазларга иң бае, әлбәттә, 6 лад тишекле курай. Бу алты лад тишекле татар кураенда инде Европа музыкасы нигезенә корылган 7 авазлы гади авазлар тезмәсенең (простая гамма) һәммәсен дә чыгарырга мөмкин. Бу; курайда чыгарырга мөмкин булган авазлар баскычының биеклеге,, курайның диапазоны ике тулы октава зурлыгында. Шул сәбәпле бу 6 лад тишекле Татар кураенда инде бөтен татар халык көйләрен, хәтта ярты тон катышканнарын да тулы итеп уйнарга була, күп көйләрне берничә тональностьта уйнарга мөмкин. Күп кенә башкорт көйләрен дә, шулай ук татар композиторларының кайбер иҗади көйләрен да уйнарга була. Бүгенге көндә кулланыла торган курайлар, сыйфат ягыннан, тиешенчә югары дәрәҗәдә түгелләр. Музыка коралларының кирәк кайсының да сыйфаты асылда түбәндәге өч) момент белән үлчәнә: беренчесе музыка коралларының авазлары төзелешенең (строй) музыкаль дөрес булуы; икенчесе— аның авазларының көчле яңгыравыклы булуы; өченчесе — тотып уй- ’нау өчен ипле һәм җиңел булуы. Курайларның күбесендә алдагы ике сыйфат юк диярлек. Беренчедәй авазлары артык кечкенә, икенчедән, авазлар агымы музыкаль яктан бик үк дөрес булмый. Татар курае тик өченче сыйфатка гына ия. Ул тотып уйнарга ипле һәм уйнау өчен җиңел. 1940 нчы елда, татар сәнгать декадасына хәзерлек барган чорда
96
татар кураеның музыкаль сыйфатын күтәрү, гл^ай ук бер авазлы берничә курай әзерләп, аларны оркестрда куллану эшләре алга килен басты. Тик бу мәсьәлә җитәрлек дәрәҗәдә тикшерелмәде һәм өйрәнелмәде. Шул сәбәпле ул чакта бу мәсьәләне курайның кайбер авазларына «хроматик» үзгәрешләр бирергә мөмкинлек ясый торган берничә клапанлы лад тишекләре арттыруга гына кайтарып калдырдылар. Ашыгычлык белән эшләнелгән эксперименталь курай, нәтиҗәдә «Француз флейтасы» дип йөртелә торган флейтага ошашлы бер инструмент булып кына чыкты. Үзе флейта да, курай да түгел, авазы бик зәгыйфь, уйнау өчен ипсез, бер эч пошыргыч «музыка инструменты» булып калды. Шуның өстенә бу яна инструмент үзенең корылышы белән дә, уйналу техникасы ягыннан да курайлыгын, икенче төрле итеп әйтсәк, татар халык музыка коралы булучылыгын югалтты. Аның шулай булып чыгуы көтелмәгән эш түгел иде. Чөнки мондый зур мәсьәләдә шундый ашыгычлык белән эш ителгәч, аның башка нәтиҗә бирүе мөмкин дә түгел иде. Шул күңелсез нәтиҗәне истә тотып һәм күп еллардан бирле гатар кураеның сыйфатын яхшырту өстендә эшләгәндә җыелган аз- Исмагыйпь Мусчң мы-күпме тәҗрибәбезгә таянып, без бу эштә кулда’н килгән ярдәмне күрсәтергә һәрвакыт хәзер торабыз. һәр хәлдә бу эш өйрәнелергә һәм яхшыртылырга тиеш. Безнең уебызча, татар кураеның сыйфатын күтәрү һәм яхшырту өстендә эшләгәндә, ул, әлбәттә, үзенең специфик якларын югалтмыйча, яхшыруга, м ө кә м м ә л л әшүгә ирешә алган булыр иде. Шуның белән сүзне бетерергә дә мөмкин! булыр иде дә, ләкин сүз ачылганда аерым иптәшләр тарафыннан курайга тиешенчә игътибар бирелмәүне әйтмичә китеп булмый. 1940 нчы елда татар сәнгать декадасына хәзерлек башланганга кадәр бездә курай бөтенләй күздә тотылмый иде. Татар музыкасын үстерү, массага музыкаль тәрбия бирү
эшләрендә курайга урын бирү, аннан файдалану кирәксенел- ми киленде. Шунлыктан" аның сыйфатын күтәрү, аңа сәхнәдә һә.м микрофон алдында урын бирү, аз тына санда булса да профессиональ кадрларын җитештерү турында җитәрлек уйланылмады диясе килә. Татар халкының борынгы музыка коралына карата мондый гамьсезлек һәм бер яклылык күрсәтү, әлбәттә, бетерелергә һәм курай безнең бай сәнгать дөньябызда үзенә тиешле бәһаны һәм урынны алырга тиеш.