Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА


 
ШАГЫЙРЬ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ СССР ның Югары Белем Мнни- стерлыгы татар халык шагыйре Габдулла Тукайның, тууына 60 ел тулу уңае белән аның исемендәге стипендияләр билгеләде. Казан дәүләт университетында студент-фнлологлар өчен һәркайсы 400 сумлык ике һәм аспирантлар 
ИСЕМЕНДӘ СТИПЕНДИЯЛӘР өчен 800 сумлык бер стипендия; Казан дәүләт педагогия институтында тел һәм әдәбият факультеты студентлары өчен һәркайсы 400 сумлык ике стипендия һәм аспирантлар өчен 800 сумлык бер стипендия билгеләде. (ТАСС).
 
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНА БАГЫШЛАНГАН ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР
 17—18 иче майда Казан Дәүләт Педагогия һәм Укытучылар институтында халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулуга багышланган фәнни конференция үткәрелде. Конференциядә М. Гайнуллин, Җ. Вазсева иптәшләрнең «Габдулла Тукайның иҗаты», доцент В. Гороховның—«Габдулла Тукан поэзиясендә тәрбия мәсьәләләре», профессор М. Фазлуллинның «Габдулла Тукайның уку китаплары», доцент И. Псхтелевның — «Габдулла Тукайның поэзиясендә эстетик карашлар», аспирант А. Сайгановның— «Рус поэзиясе һәм татар халык шагыйре Г. Тукай» дигән темаларда гыйльми докладлары булды. Конференциянең художество бүлегендә Татарстанның халык* артисты Фәйзулла Туишев, Татарстанның атказанган артистлары Усман Әль- меев, Фәхри Насретдинов һәм студентлар катнаштылар. Татарстан Дәүләт Музее бинасында 19 нчы майда, татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулуга багышланган икенче фәнни конференция үткәрелде. Конференциядә язучылар, шагыйрьләр, сәнгать һәм матбугат эшчеләре, студентлар, эшчеләр һәм хезмәткәрләр катнаштылар. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы сотруднигы Г. Халит «Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы», язучы М. Гали «Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә» дигән темаларга докладлар ясадылар. Докладлардан соң, Татар дәүләт академия театры һәм Татар дәүләт опера һәм балет театры артистлары Габдулла Тукайның музыкага салынган әсәрләре буенча зур концерт бирделәр.
 МОСКВАДА ТУКАЙ КИЧӘЛӘРЕ Москва шәһәрендә, татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңае белән, СССР Совет Язучылары Союзы тарафыннан оештырылган тантаналы кичә үткәрелде. 3 иче майда Союзлар Йортының Колонналы залында Габдула Тукай иҗатына багышланган зур концерт булды. Зал шыгрым тулы иде. Тантаналы утырышны Сталин премиясе лауреаты, язучы Сергей Бородин ачты. Татарстан Совет Язучылары Союзы председателе Әхмәт Ерикәй «Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты» турында доклад ясады. Докладтан соң Москва шагыйрьләре үзләренең Тукайдан ясаган тәрҗемәләрен укыдылар. Беренче булып Семен Липкин «Шүрәле» әкиятенең рус телендә яңа тәрҗемәсен укыды. Аннары G. Маршак, И. Сельвинский, В. Звягинцева, М. Петровых иптәшләр үзләренең 

120 Хроника 
 
 Тукайдан ясаган тәрҗемәләре белән чыгышлар ясадылар. Тукайның «Пушкинга» (Бродский тәрҗемәсе) һәм тагын берничә шигырен матур сүз остасы Всеволод Аксенов башкарды. Кичәнең беренче өлеше РСФСР ның халык артисткасы Е. Гоголеваның чыгышы белән тәмам булды. Кичәнең икенче өлешендә Татарстаннан махсус чакырылган артистлар чыгыш ясадылар. Татарстанның күренекле артист һәм артисткаларыннан М. Рахманкулова, А. Измайлова, Ф. Насретдинов, У. Әль- миев һәм Гацулина иптәшләр, Татар дәүләт опера театры солисткасы Ш. Котдусова, Татгосфилар- мония артисты Ф. Юсупов иптәшләр, үзләренең җыр, бию, сәнгатьчә сүз осталыклары белән, Тукайның әсәрләренә багышланган көйләрне, Тукайның шигырьләрен һ. б. но- 
5 нче һәм 11 нче майда Москва дәүләт университетында Тукай иҗатына багышланган кичәләр үтте. Бөтенсоюз радиокомитеты бөек * * 22 нче майда Москвада СССР фәннәр Академиясенең Г. Тукайга багышланган фәнни сессиясе ачылды. Кереш сүзне СССР Фәннәр Академиясенең член-корреспонденты Н. К. Дмитриев ясады. Шуннан соң, СССР фәннәр Академиясенең членкорреспонденты В. А. Горд- левскийның «Тукай һәм рус әдәбияты», филология фәннәре канди- 
мерларны зур уңышлык белән башкардылар. Моннан тыш, Москвада Луначарский исемендәге дәүләт театр институтында укучы татар студентлары тарафыннан бер кичә уздырылды. Кичәдә филологогия фәннә- нәре кандидаты Баскаков иптәш рус телендә доклад ясап, Тукайның тормыш һәм иҗат юлын, аның халыклар арасындагы популярлыгын, Европа телләреннән дүрт-биш телгә тәрҗемә ителеп, Европаның зур үзәкләрендә басылып чыгуын сөйләде. Кичәнең әдәби һәм музыкаль өлешендә институт һәм консерваториядәге татар студентлары тарафыннан бирелгән концерт Тукайның шигырьләрен сөйләүгә, аларны сәхнәләштереп күрсәтүгә, Тукайга багышланган шигырьләр һәм музыкаль әсәрләр башкаруга багышланды. 
шагыйрьнең күп кенә әсәрләрен радио аркылы тапшырды. Шул исәптән чит илләр өчен дә тапшырулар булды. ❖
 даты доцент Ә. Ахунҗановнын «Тукай һәм рус теле», СССР Фәннар Академиясенең Казан филиалы тел Институты директоры М. Ган- нуллинның «Тукай — тәнкыйтьче* һәм СССР Фәннәр Академиясенең член-корреспонденты Н. К. Дмитриевның, «Тукайда юмор һәм сатира» дигән докладлары булды. Докладлардан соң зур кичә үткәрелде. А. М. ГОРЬКИЙНЫҢ ҮЛҮЕНӘ 10 ЕЛ ТУЛУ АЛДЫННАН
 Башкала җәмәгатьчелеге А. М. Горькийның үлүенә 10 ел тулу көнен киң күләмдә билгеләп үтәргә хәзерләнә. Июнь аенда үзәк нәшриятларның күпчелеге бөек язучының китапларын басып чыгарачак. Аның истәлегенә багышланган күр гәзмәләр хәзерләнә. Фәнни оешмаларның утырышлары үткәреләчәк. Аларда Горькийның тормышы һәм иҗаты турында докладлар куелачак. «Советский писатель» нәшрияты «Горький — патриот» дигән җыентык хәзерләде. Китапка Алексей Максимовичның художество әсәрләренең өземтәләре, Ватан турында, рус* халкы турында, совет кешеләренең фидакарь хезмәте һәм бөтен дөнья культурасына аларныц зур өлеш кертүләре турында аның фикерләре, әйткән сүзләре кертелде. Шул ук нәшриятта профессор А. М. Еголин редакциясендә «Әдәбият
Хроника 121 
 
 
мәсьәләләре» дигән 2 томлык китап чыгарыла. Аңа Горькийның совет әдәбияты турындагы мәкаләләре һәм речьләре урнаштырыла. Гослитиздат күп кенә китаплар хәзерләде. Горькийның сайланма әсәрләренең бер томлык китабыннан тыш аның тулы әсәрләренең 6 нчы һәм 7 нче томнары, аның хикәяләренең кечрәк өч җыентыгы һәм СССР Фәннәр Академиясенең^ член- коррсспонденчы II. Пиксановның «Горький һәм милли әдәбият» дигән әсәре басылып чыга. ❖ * Казанда А. С. Деренковның элекке булочные бинасында ачылган Максим Горький музей-йорты бөек язучының үлүенә 10 ел тулу көненә киң хәзерлек алып бара. 1886—1888 нче елларда яшь Горький эшләгән һәм торган пекарнядагы бөтен җиһазлар тулысынча торгызылды. Музей-йорт Горький- ның Казанда яшәгән тормышы турында сөйли торган яңа сәнгать әсәрләре белән тулыландырыла. Музей-йортның заказы буенча художник Житков «Горький бакчачы» дигән картина язды. Художниклардан Вера Шолко «Горький элекке кешеләр арасында», М. Мавров- ская — «Горький Иделдә» картиналарын тәмам иттеләр. Скульптор Счастнев Горький бюстын хәзерләде. Скульптор Садри Ахун «Горький — грузчик» дигән скульптураны эшли. Музей-йорт 29, 30 һәм 31 нче майда Горькийга багышланган фән- 
Горький исемендәге бөтен дөнья әдәбияты Институты язучының архивлары тупланган 3, 4, 5 нче томнарны хәзерләде. ВЛКСМ Үзәк Комитетының «Молодая гвардия» нәшрияты «Яшьләр турында Горький» дигән җыентык чыгара. Бу җыентыкка Горькийның совет яшьләрен тәрбияләү турындагы мәкаләләре кертелде. Дәүләт әдәбият музее «Максим Горький» дигән зур күчмә күргәзмә хәзерли. * ни конференция үткәрде. Конференциядә катнашу өчен конспиратив булочныйның элекке хуҗасы Андрей Степанович Деренков килде. Фәнни конференция ВКП(б) шәһәр комитетының секретаре А. Н. Гржегоржевский иптәшнең кереш сүзе белән ачылды. Шуннан соң түбәндәге гыйльми докладлар тыңланды: «1884—1888 нче елларда Горький Казанда» (Н. Калинин), «Горькийның казандагы тормышына кагылган әсәрләрнең теле» (Е. Бахмутова), «Горький һәм татар әдәбияты» (М. Гайнуллин), «1928 нче елда Горький Казанда» (М. Елизарова), «Горький татар театры сәхнәсендә» (С. Сарымсаков), «Горький һәм сынлы сәнгать» (А. Вознесенский), «А. М. Горький һәм Л. Н. Толстой» (М. Рахлин). А. С. Деренков Горький турында үзенең истәлекләрен сөйләде. А. М. ГОРЬКИЙ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ АЛТЫ ТОМЛЫГЫ Татгосиздат А. М. Горькийның сайланма әсәрләренең алты томлыгын татар телендә икенче тапкыр басып чыгарырга кереште. Алты томлыкны редакцияләү эше язучы Кави Нәҗмигә тапшырылды. Барлык тәрҗемәләр русча оригиналлары белән чагыштырылып, кайбер әсәрләр яңадан тәрҗемә ителәчәк. Алты томлыкка А, М. Горькийның түбәндәге әсәрләре керәләр: 1 нче том. «Балачак», «Малайлыкта». Бу томга бөек әдипнең рәсеме һәм аның тормышы, иҗат эшчәнлеге турында кереш мәкалә урнаштырылачак. 2 нче том. «Минем университетларым» һәм автобиографик хикәяләр. 3 нче том. «Ана». 4 нче том. «Матвей Кожемякин- ның тормышы».
122 Хроника 
 
 
5 нче том. «Фома Гордеев», «Ар- тулу уңае белән Татгоспздат тамоновлар эше». Гайну’ллипныц— «М. Горький һәм 6 нчы том. Хикәяләр. татар әдәбияты» дигән әсәрен А. М. Горькийның үлүенә ун ел басып чыгара. 
«ӘДӘБИ ҖОМГАЛАР»
 * 3 нче майда үткәрелгән «Әдәби >ңомга»да фронтовик шагыйрь Сибгать Хәким үзенең лирик миниатюраларын укыды. Күпчелеге берәр- икешәр күплеттан гына торган бу лирик миниатюралар үзләренең шигыри эшләнешләре, мәгънә тирәнлекләре белән тыңлаучыларда зур тәэсир калдырдылар. Фикер алышуларга катнашкан С. Фәй- зуллин, Ә. Исхак, Г. Әпсәләмов һ. б. иптәшләр Сибгать Хәкимнең бу шигырьләренә югары бәя бирделәр. Шул ук кичәдә башлап язучы Әдип Маликов үзенең «Атаудагы хисләр» дигән озын поэмасын укыды. Поэманың күп кенә уңышлы яклары булу белән бергә (аның беренче кисәге «Совет әдәбияты» журналында басылган иде), бигрәк тә. икенче өлешендә, төзәтеләсе урыннар барлыгы авторга күрсәтелде. * 10 нчы майда үткәрелгән, «Әдәби җомга»да фронтовик-ша- гыйрь Шәрәф Мөдәррис үзенең сугыш кырларында язган шигырьләрен укыды. Шагыйрьнең «Туган авыл», «Бер хикәя», «Силезиядә» исемле шигырьләре тыңлаучыларда аеруча ж,ылы хис калдырды. Укылган шигырьләр буенча фикер алышуларда С. Хәким, Ф. Хөсни, X. Госман, Ш. Маннур һәм башка иптәшләр катнаштылар. * 17 нче майда үткәрелгән «Әдәби җомга»да карт язучыларыбыз- дан Мөхәммәт Гали иптәш «Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә» дигән темада доклад ясады. Габдулла Тукай үз гомеренең шактый өлешен Уральскида үткәрә. Монда ул танылган шагыйрь булып өлгерә, 80 нән артык шигырьләрен, бик күп публицистик мәкаләләрен яза. Сөекле шагыйребезнең тормыш юлын һәм ижатын тагын да тирәнрәк өйрәнү өчен М. Гали иптәшнең бу хезмәте зур ярдәм күрсәтәчәк. Бу докладның берникадәр кыскартылган варианты «Совет әдәбияты» журналының 4 иче номерында басылды. * 24 нче майда үткәрелгән «Әдәби җомга»да филологогня фәннәре кандидаты доцент Л. Җәләй «Тел материаллары буЬнча! татар тарихы» дигән темага фәнни доклад ясады. Докладны тыңлар өчен язучылар, фәнни работниклар, сәнгать эшлеклеләре, студентлар һәм әдәбият сөючеләр килгәннәр иде. Доклад татар теленең чыганакларын тирәннән эзләнүләрне һәм күп) кенә яңа материалларны эченә алуы белән тыңлаучыларда зур кызыксыну тудырды. Доклад буенча фикер алышуларда фәнни работник- ларыбыздан Г ыймадиев, Булатов һәм башка иптәшләр катнаштылар. * 31 нче майда үткәрелгән «Әдәби җомга»да | доцент И. Пехтелев- ның «Рус әдәбиятының азатлык традицияләре» дигән темада лекциясе тыңланды.
 
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ КӨТЕПХАНӘ РАБОТНИКЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАРЫ 
 
27 нче майда татар язучылары республика киңәшмәсенә җыйналган Татарстан көтепханәчеләрс белән очраштылар. Язучылардан Н. Исәнбәт, Ә. Фәйзи,, Ш. Маннур, Г. Иделле, С. 
Баттал, Г. Әпсәләмов, К. Ишукова иптәшләр үзләре пең яңа әсәрләрен укыдылар.  
Хроника 123 
 
 . Көтепханәче иптәшләр, үз чиратларында. халыкның язучылардан /ур повестьлар, романнар соравын әйттеләр. Балалар әдәбиятының, бигрәк тә, кече яшьтәге балалар өчен булган’ әдәбиятның көтепха- нәләрдә бик аз булуы, булган ка- дәресенең дә начар буяулы, вак хәрефле икәнлеге күрсәтелде. Уку- чыларның теләге итеп, шулай ук, семья турында, очучылар турында, Ватан сугышы батырлары турында яхшы әсәрләр язуны сорадылар.