Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ШӘҺӘРЕНЕҢ МАТУР ӘДӘБИЯТТА ЧАГЫЛЫШЫ



 Теге яки бу әсәрне укыганда, анда синең тугай шәһәрең, таныш якларың турында телгә алынса, ничектер күңелгә рәхәт булып китә, син бу әсәрнең ул урыннарын кат- кат укыйсың, үзеңнең хатирәләрең белән чагыштырасың, алар синең белән аеруча уртак кисәкләргә әйләнәләр. Андый әсәрләрнең геройлары синең күз алдыңа аеруча җанланып килеп басалар, үзләренә синнән аерым игътибар юнәлтүне сорыйлар, чөнки бит алар да шул син яши торган шәһәрдә яшәгәннәр, шунда хәрәкәт иткәннәр, көрәшкәннәр, нәфрәт һәм мәхәббәт хисләрен кичергәннәр. Әгәр дә сиңа мондый әсәрләрне кайда булса читтә, туган илеңнән еракта, чит-ят илләрдә укырга туры килсә, алар синен өчен икеләтә якын һәм газиз булып тоелалар, әйтерссңлә мен-мең километр ераклыктан, таулар һәм урманнар артыннан синең битеңә туган һәм таныш җирләреңнең иркә җиле килеп бәрелә... Г. Р. Державинның 1798 нче ел язылган, «Арфа»сындагы «Туган илнең төтене дә баллы һәм татлы» дигән фразасының бпк еш телгә алына торган канатлы сүзләргә әйләнеп китүен нәкъ менә шуның белән аңлатырга кирәк тә. Ә без, казанлылар, үз шәһәребез белән күп кенә матур әдәбият әсәрләрендә очрашабыз. Шушы тема өстендә уйланган кыска гына бер вакыт эчендә миңа Казан турында язылган һәм Казан шәһәре теге яки бу дәрәҗәдә чагылып калган йөзләп әсәрне укып чыгарга зуры килде, ә ныклабрак тикшергәндә, бу санны ике, өч тапкыр арттырырга мөмкин булыр иде. Минем бу мәкаләдә тоткан мак- садым әнә шул әсәрләрне күрсәтеп, аларга кайбер аңлатмалар биреп һәм ул әсәрләрнең үзләреннән өзекләр китереп, бүгенге укучыларны бу материал белән тупланган рәвештә бер таныштырып китүдән, үз краебызга һәм әдәбиятыбызга шушы конкрет ноктадан чыгып бер караш ташлаудан гыйбарәт булачак. Билгеле, ‘мондый әсәрләрнең барысында да Казан турында бер дәрәҗәдә, яки бер күләмдә сөйләнми. Кайсыларында Казан өстән-өс- тән, сүз уңаеннан гына телгә алына. ә кайберләрендә исә ул шактый нык чагылып, син, андагы геройлар белән бергә, Казанның таныш урамнарында, бакчаларында йөри башлыйсың, карт борынгылыкның өлкән һәйкәлләре синең күз алдыңа җанланып килеп баса һәм синең дөньяга карашың тагын да киңәеп киткән кебек була, хис- тойгыларың тагын да җанлана төшә. Моны ачыклый төшү өчен, Ев- I сиий Чнриковның «Тархановның тормышы» дигән романыннан өзекләр китерергә мө.мкпн. Романның өченче кисәгендә без, Казанда туып, 

98 В. Климентовский 
 
 шунда үзенең балачагын һәм үсмерлеген уздырган Тархановның, патша төзелеше алдындагы политик ышанычсызлыгы өчен, биш ел сөргендә йөрен, соңыннан яшерен рәвештә Казанга кайтуын чагылдырган зур гына кисәкләрен укыйбыз. Идел күренешләре үзләре генә дә Тархановны бик нык куандыралар һәм ул: «Нинди гүзәл! Нинди зур- шатлык! Әйләнә-тирәңә карыйсың һәм үз күзләреңә үзең ышанмыйсың. Мин тагын да иректә!» дип, их- тыярсыздаң, үз-үзенә эңдәшергә мәҗбүр була. Тагын да арырак, «... кемдер, каютамның тәрәзәсе яныннан, Казан күренә башлады, дип кычкырып узды һәм мин, кемнеңдер йөрәгемә кагылып китүеннән уянган кебек, күзләремне ачтым. Туганым минем, Казан җаным! Яратам да соң мин сине. Казан! Ни өчен яратам? Үзем дә белмим. Әнә Сөембикә манарасы күккә сузылып тора. Әнә соборның алтын гөмбәзләре. Кремльнең теш-теш стеналары күренәләр... Фантазия шәбрәк эшли башлый, мин гимназиянең, университетның, Попов тавының, Черек күлнең, Державин бакчасының һәм башкаларның кай тирәдәрәк булганлыгын күңелемнән чамалап барам. Я, алла, ничаклы таныш урыннар болар! Кун. балык, сабын, дегет исләре килә... Борынгыча, барысы да пычрак, тузанга күмелгән, сасы, ә үзләре куанычтан тилертү дәрәҗәсенә китерәләр» дигән юлларны укыйбыз. Әгәр дә" без ерак тарихка әйләнеп карасак, Казанның корыла башлавы турында бик күп һәм гаҗәп матур легендаларга корылган байтак кына әдәби әсәрләр булганлыгын беләбез. Николай Калининның «Алты Казанлы» һәм Александра Фукснын «Казанның салына башлавы» дигән шигырь белән язылган повесте, бик кызыклы легенда материалларына корылып, Казанның салына башлавын әкият фонында чагылдыра торган әдәби әсәрләр булып торалар. Шулай ук Казанның Иван IV тарафыннан алынуына, Сөембикә турындагы материалларга корылган әдәби әсәрләрне, яки кайбер башка әсәрләрдән, шул чорга караган өзекләрне, кисәкләрне байтак кына китерергә мөмкин булыр иде. А. С. Пушкин үзенең «Борис Годунов» дигән тарихи трагедиясендә, сәргәрданлыкта йөрүче монах Варлаам авызыннан: «Как во городе было — во Казани» дигән җырны җырлатып, Казанга Иван Грозныйның керү чорларына кагылышлы мотивларны чагылдыра. Шул ук Пушкин үзенең «Капитан кызы» дигән повестенда Пугачев хәрәкәтен Казан белән турыдан- туры бәйләп чагылдыра. Повестьның герое, офицер Гринев: «Эзләү-тикшерү комиссиясенең судына, дип мине янып-көеп, тәмам бушап калган Казанга китерделәр. Урамнарда йортлар урнында күмер өемнәре өелгәннәр һәм тәрәзәсез, түбәсез стеналар тырпаеп торалар иде» дип белдерә. Пугачев чоры Казаны совет язу- чыларының тарихи материалларга корылып язылган романнарында үзенең киң генә чагылышын таба. Мәсәлән, совет язучысы Вячеслав Шишков үзенең «Емельян Пугачев» дигән зур әсәрендә Пугачевның Казанда беренче тапкыр патша жандармериясе тарафыннан кулга алынуын, аның төрмәдә үзен тотышып һәм соңыннан кыю рәвештә качып китүек| сөйли. Пугачев хәрәкәте һәм Казан белән бәйләнешле кайбер вакыйгалар совет язучысы Ольга Форшның «Казанская помещица» дигән әсәрендә дә китереләләр. Петергофта. байлык һәм аш-су белән тулган шау-шулы бер кичәдә 2 иче Екатерина патша янына, ашыгыч рәвештә, илче килеп, «Казанның талануы һәм яндырылуы, губернаторның, барлык командалары белән берлектә, крепостька качып бикләнүе һәм Пугачевның, Казанны ягып
Казан шәһәренең матур әдәбиятта чагылышы 99 
 
 кына калмыйча, Мәскәүгә дә килергә җыенуы белән] мактануы» турында хәбәр итә. Соңыннан Екатерина Тайный совет киңәшмәсендә үзенең Казан өчен аеруча) хафаланганын, үзен горур рәвештә «Казаннан чыккан алпавыт хатын» итеп атап йөртүен һәм әнә шул Казан шәһәре өчен хәзер килеп Тайный совет членнарыннан киңәш һәм ярдәм сораганлыгын белдерә. XVIII нче гасырның зур шагыйрьләреннән берсе Державин, картлык көннәрендә, Казан турында сөйләргә яңа/ һәм тагып да җылырак сүзләр таба. «... Аның, синең белән бергә ку-- шылып, тутан| ил турында, кадерле Ватан турында җырлаганлыгын белү нинди рәхәт! һәм миңа, анда язның ничек чәчәк атканлыгын, Казанда узган алтын көннәрне, гомернең беренче адымнарын тирбәткән бишекне яңадан хәбәр иткән кебек була. Капчан мин тагын синең таңнарың белән яктырырмын һәм, борынгыча, синең төп • кешең булып калырмын икән?» дип белдерә ул үзенең «Арфа» дигән шигырендә. 1812 нче/ елны Казанда булган А. С. Грибоедов, ахырысы шул көннәрен искә төшереп булса кирәк, үзенең «Студент» дигән комедиясендә гәүдәләндергән Евлампий Беневольский дигән герое авызыннан аның Казан университетыннан икәнлеген горур рәвештә әйттереп, Казанга үзенең җылы карашын белдерә. Үзеио «! нче Казан студенты» дигән кушамат тагылган Сергей Тимофеевич Аксаков үзенең «Хатирәләрем» дигән китабында Казанны, аерып алганда, аның Беренче гимназиясен, 1805» нче елда яңадан төзелгән Казан университетын, Казанның театрын гаять тулы итеп чагылдырып үтә. Аның бу китабының битләрендә без әледән эле безгә таныш булган Грузинский, Лядскои, ПРОЛОМНЫЙ (хәзопге Галактионов, Карл Маркс, Бауман) урамнарын очратабыз. Ул үз чорының гимназия һәм университет укучылары, аларның фәнгә ничек күңел куеп, тырышып укулары турында, гимназистлар кө- “С белән «Аркадские пастушки» дигән кулъязма журнал чыгарылу Һәм шулай ук студентлар көче белән чыгарылган «Журнал наших знаний» турында, Николай Ибра- гимовның җитәкчелеге астында ана телен һәм әдәбиятын сөючеләр җәмгыяте төзелүе. Николай Папаев- ньш Казан тирәсендә гөрләп чәчәк атып утырган бай табигать почмакларыннан берсен, беренче тапкыр, «Швецария» дип атавы турында күп кенә кызыклы белешмәләр калдыра. С. Т. Аксаков үзенең соңгы әсәре булган «Күбәләкләр җыю» дигән китабында, бу вакытта инде бик нык картайган булуына да карамастан, яңадан яшьлек елларына, университет чорларына, ботаника профессоры К. Ф. Фукс тарафыннан укылган кызыклы лекңияләогә кайта, безне яңадан ул чагында табигать күренешләренә бик бай булган Казан, тирәләрендә, Волховский һәм Нееловский бакчаларында йөртә. «Соңгы рус идиллиячесе» саналган Владимир Панаев XIX йөзнең башындагы Казан гимназиясе һәм университеты турында җылы сагыну һәм хөрмәт белән искә алып үтә. Беренче мәртәбә тын Тәтеш шәһәреннән шау-шулы Казанга килеп төшкән алган тәэссоратын. Аксаков һәм сөекле рус теле укытучысы Ы. М. Ибрагимовлар белән танышуын, Наполеон белән булган сугыш чорларында Казан студентлары арасында туган патриотик хәрә- кәтйе, студентларның ирекле булып сугышка китүләрен ул шактый тулы итеп1 язып калдыра. Рус язучысы П. И. Мельников- Печерский үзенең иптәшләре белән берлектә, өсте ябулы такта баркаска утырып Казанга—университетка килүен, Казанны үзенә бер төрле сәер күренешле ярым шәрык стилендәге шәһәр итеп күз алдына китерүен, ләкин соңыннан, якьгн- нанрак таныша төшкәч, аңа биг

1IX) В. Климентовский 
 
 рәк тә аның университетына, профессорларына бик нык .ияләшеп китүен яза һәм үзенең Казан турындагы истәлекләрендә «университет стеналары, мине кочакларын җәеп, монда, монда кил! Биредә — мәгърифәт! Биредә яхшылык!» дип каршы алган кебек булдылар дип белдерә. Менә болар барысы да Казан шәһәренең, теге яки бу ягы белән Россиянең культура һәм иҗтимагый тарихында әһәмиятле бер урын тотуы турында сөйлиләр. Әгәр Пушкин. Аксаков, Печерский кебек язучылар үзләре Казанда булып. Казанны үзләренең китапларында телгә алалар икән, бусы әле ул чаклы гаҗәп тә түгел. М. Ю. Лермонтов һәм Н. В. Гоголь, Казанда бөтенләй булмаган булсалар да, аны иҗатларында телгә алып үтәләр. Мәсәлән, Лермонтов үзенең 1831 нче елны Степан Разин турындагы җыр мотивларына корылып язылган «Атаман» дигән шигырендә, башка юллар рәтеннән, Казан турында: ...«Горе тебе, город Казань! Едет толпа удальцев Сбирать невольную дань С твоих беззаботных купцов» дни Казанга җылы эндәшү белән эндәшеп куя. Н. В. Гоголь үзенең «Үлек җаннар» дигән мәшһүр поэмасында Чичиковның Н. губернасы буйлап сәяхәткә чыгып китүен сурәтләп уза да, аның бричкасына карап сөйләшеп торучы ике мужикның кызыклы әңгәмәсен китерә: «— Син әнә теге тәгәрмәчне күрәсеңме?—дип берсе икенчесенә әйтеп куйды. — Ничек уйлыйсың, әгәр юл төшеп Мәскәүгә чаклы тәгәрәргә туры килсә, чыдармы ул? — «Чыдар» дип җавап бирде тегесе. — Ә Казанга чаклы чыдый алмас дип уйлыйм мин? — Казанга чаклы чыдый • алмас,— дип аңа кушылды тегесе». Эдуард Турнерелли дигән англичанин «Казан һәм аның кешеләре» дигән исем астында язылып, 1841 нче елны, Петербургта, француз телендә басылып чыккан китабында Казан шәһәренең узган йөз башларын, бигрәк тә аның 30 нчы елларына туры килә торган чорын шактый тулы итеп чагылдырып үтә. Ул үзенең Казанга беренче мәртәбә килүеннән алган тәэссоратының гаять тулы булганлыгын әйтә һәм, «Рус швейцария- се»нең танец залында уздырылган бер балны сурәтләп, түбәндәге юлларны яза: «Байлык дигән нәрсәнең н индиен генә күрергә теләмә, монда барысы да китерелгән иде. Залда уникедән артык милләтнең кешеләре булганлыкны күргәч, минем гаҗәпләнүем соңгы чиккә килеп җитте. Чынлап та, бөтен дөньяда бары тик Казан гына шушы чаклы чуар публиканы үзендә туплый ала торгандыә, дип уйладым мин. Анда руслар да күп иде, анда татарлар да, монголлар да. иранлылар да, төрекләр дә, әрмәннәр дә. поляклар да, немецлар да, французлар да, итальяннар да һәм бер англичан да бар иде». Казан шагыйрәсе Александра Фукс үзенең «А. С. Пушкинның Казаннан узып китүенә карата» дигән шигырендә,\ бу бөек кунак уңае белән үзендә зур мәҗлес ясап, Казанның әдәбият әһелләрен һәм матурлыкка Хезмәт итүчеләрен бу сирәк килә торган бәхет белән ничек кавыштырганлыгын сөйли. Шул ук шагыйрә үзенең «Муза белән сөйләшү» исеме астында, шагыйрь Баратынскийның Казаннан китүе уңае белән язылган шигырендә шулай ук Казанның әдәбият дөньясы турында күп кенә тукталып үтә. Яшьлек көннәрен Казанда уздырып, Казан университетында укыган фән, техника, әдәбият, сәнгать эшлеклеләренең һәр төрле истәлекләрен, мемуарларын, язып калдырган хатирәләрен актара башласак, без аларда Казан һәм аныц данлыклы университеты белән бәйләнешле куп кенә җылы һәм хөрмәтләп әйтелгән юлларны укый алабыз. Андый хатирәләр, мемуарлар 

Казан шәһәре! i ең м а ту р ә дэбиятт а_ча гы л ы ш ы.101 
 
 әдәбиятыннан өзекләр тутыра китсәк, безнең мәкаләбез, һич шиксез, бик озын һәм бик таркау килен чыгачак булганлыктан, без1 биредә мисалларның эрерәкләрен, әдәбият һәм культура дөньясында исеме һәм үзенең урыны булган тарихи шәхесләр тарафыннан калдырылганнарын гына теркәргә тырыштык. Менә шундый эре, тарихи исемнәрдән берсе — Л. Н. Толстой. Толстойның яшь чагында Казанда торганлыгы мәгълүм. Бу нәрсә аның иҗатында үзенең эзен ясамыйча әлбәттә кала алмаган. Л. Н. Толстойның «Балдан соң» дигән әсәрендә вакыйгаларның күбесенчә Казанда барганлыгы, теге яки бу уңайдан, байтак сөйләнгән ачык бер факт. Казан темасына язылган «Яшьлек» дигән әсәрендә, Л. Толстой, Николай Иртеньев дигән герой авызыннан, үзенең Казан тәэссоратларын сурәтләп, Университет залына беренче тапкыр ничек аяк атлавын, имтихан бирү алдыннан булган кичерешләрен һәм, имтиханнардан үтеп, беренче мәртәбә өс- пенә махсус тегелгән яңа студент мундиры киеп һәм шпага тагып алгач ничек куануларын барсын Да, барсын да язып үтә. Югарыда бер искә алуыбыздан билгеле булганынча, үзенең студентлык елларын Казанда уздырган Һәм Казанны яхшы белеп язучылардан Мельников-Печерский «Тауларда һәм урманнарда» дигән мәгълүм романында Казан материалына бик күп тукталып, әсәренең героинясы итеп Марья Гаври- L Довна дигән Казан кызын китерә. 'I Сез бу әсәрдә Казанның аерым I Урамнары, мәгълүм фамилияләре, тирәюньнәре һәм хәтта «килен күзләү» кебек үзенә хас җолалары белән дә танышабыз. ...«һәм Маша да, хәтфә-җефәк- {к>РДәи киенеп иртән иртүк, әнисе л°м килен белән берлектә, Кремль белән Кәҗә бистәсе апасындагы Киц болынлыкларга таба чыгып китте. Көн бик аяз^ күк йөзе ахактай зәңгәр иде, күк читеннән әле тик күтәрелеп кенә килә торган кояш; үзенең алтын нурлары белән, шәһәрнең өйләрен, түбәләрне, Кремль стеналарын яктырта һәм Сөембикә манарасының алтын шары өстендә уйный иде». Граф. В. А. Соллогуб үзенең «Тарантас» дигән повестенда шулай ук Казаннан чыккан геройларына һәм аларның хатирәләре, тормышлары белән, димәк, Казан белән бәйләнешле юлларга зур гына урын бирә. ЛАәсәлән, повестьның герое — «Элекке Казан по- мещигы Василий Иванович өстенә әле ул Казанда торган чакта ук кыек күзле һәм инде кырык елдан бирле үзен вывескасында «әле күптән түгел генә Петербургтан килгән» итеп дан таратучы тегүче тегеп биргән күкселзәңгәр фрагын кигән иде» ди. Герцеиның һәрбер укымышлы кешегә билгеле булган «Узганнар һәм уйланулар» дигән мемуарында Казан һәм аның тирәсе, юл уңаеннан, шактый характерлы яклары белән чагылып үтә. Герцен үзенең сөргенгә куылу юлында Казан аркылы үтеп, Услоннан Казанга агач көймә белән чыкканлыгын һәм чак кына Иделгә батмый калганлыгын яза. «Бу агач тагарак казенный мал икән, шунлыктан ишкәкче татар бик курыкты һәм әледән-әле: «Менә батарбыз, нишләтерләр моның өчен мине?» дип кабатлый башлады. Мин аны, ул чагында бит инде син үзең дә көймәң белән бергә баткан буласың, дип тынычландырырга тырышкач, ул һаман үзенекен СӨЙЛӘП: — «Әгәр батсам ярый ла, ә менә шулай булмаса...» дип каршы төште. Шулай ук И. С. Тургенев та Казанны бөтенләй өлешсез калдырмый. «Клара Милич» дигән повестенда И. Тургенев, үзенең төп героинясы итеп, Казан театры артисткасы һәм Казан публикасының яратып караган сәхнә йолдызларыннан берсе Клара Миличны ала 

В. Климентовский 
 
 
һәм аның, агу эчеп, фаҗигале рәвештә һәлак булуына «югары дөньяның» һавалы вәкиле Яков Аратов дигән дворянин сәбәпче булганлыгын әйтә. Казанга һәм аның үзенчәлекле көнкүрешенә, татарларга, аларның милли, этнографик буяуларына әдәби әсәрләрендә иң зур урын биргән язучыларның берсе, әлбәттә, Максим Горький булды. Без инде аның әсәрләрендә Казанның, узгынчы бер мотив булып кына калмыйча, төп географик мотивларның берсенә әверелгәнлеген һәм аның татар халкы вәкилләрен аеруча җылы караш, мәхәббәт белән сугарып язганлыгын күрәбез. Биредә, күрәсең, Горькийның беренче пролетар язучы булуы һәм аның XX иче йөз интеллигенциясе вәкилләре арасында иң гуманист рухлы бер художник булып чыгуы үзенекен итә торгандыр. Анда, кирәк мемуарларында, хатирәләрендә булсын, кирәк әдәби әсәрләрендә булсын, кирәк публицистик язмаларда, хатларда булсын— Казан һәм татар халкы шактый гына урын ала. /Мәсәлән, ул узган йөзнең сиксәненче еллары Казанын бөтен киңлеге һәм тарихи дөреслеге белән үзенең уннарча әсәрләрендә күрсәтеп калдырды. Ул әсәрләрдә без Казаннын безгә таныш урыннарын, урамнарын, мәйданнарын әледән-әле очратабыз һәм алар ао- кылы без ул чагындагы хезмәт ияләренең авыр, шатлыксыз тормыш ларын, күмәччеләрне, крендельчеләрне, башка бик күп вак һөнәрче* ләрне, сукбайларны «тормыш төбен- дә»ге кешеләрне күрәбез. Автор безнең алдыбызга шул чакның Мокрый базарын да, Устьесен дә, «Мару- совка» сын да, «Пыяла :шводы»н да җәеп сала. Моның шулай булуы табигыи дә. Чөнки Горький биг үзе дә мохтаҗлыкта, кеше кулы астында үткән яшьлек көннәрен Казанда үткәрә, Казанда ул үзенеч университетка керү хыялларының җимерелүен күрә, Казанда ул Идел һәм аның тирәсендәге табигать гүзәллекләре белән илһамланып ташыган хисләрен шигырьләргә са.чып җырлап җибәрә,z Казанда ул үзенең рухи кризисларын 
кичереп, Казанка ярында үз тормышына һөҗүм итә, үзеи-үзе ата һәм Казанда ул күмәк хезмәтнең ләззәтен татып, Ерак устьедәге батып бара торган баржадан иптәшләре белән УТЫН бушата... Горькийның әсәрләреннән Казан турында язылган урыннарны һәм Казан белән бәйләнешле мотивларны китерә башласаң, ул гаять зур бер китап булыр иде. Шуңа күрә мин биредә кайбер өзекләр китерү белән генә чикләнәм. Мәсәлән, «Минем университетларым^. Китапның беренче сүзе үк Казан белән башлана диярлек. «Шулай итеп, мин, Ефремовның киңәше буенча, Казан университетына укырга барам, һәм менә мин ярым татар шәһәрендә... ... Ачыкмас өчен мин Иделгә, пристаньнарга барам, анда 15—20 1 пенне ничек тә эшләп була... ... Кайбер бөркү төннәрдә боеяк- лар Казанканың аргы ягындагы болыннарга чыгалар һәм анда эчәләр, ашыйлар, үзләренең эшләре һәм тормышларның авырлыгы турында әңгәмәләр алын баралар иде... .. Менә мин Казан студентларының күбесенә бик нык таныш урын дип уйлаиылган сәер һәм күңелле шау-шу белән тулган «Ма- I\ совка» I семле базда торам. «Марусовка»ның ишек алды, тауга таба күтәрелеп, ике урамны: Рыб- иорядский урамы белән Старо-горшечный урамнарын бергә кушып тора иде. ... Кайчакларда Яңа бистәгә К1ь тасе килә, анда яхшы күңелле, ягымлы кешеләр, шшд.чдер үзләренә бер төрле, пак тормыш белән торалар, алар рус телен кызың итеп ватып сөйлиләр, кичләрен мг>. зиннәре, биек мәчет ма параларыңнан аларны, сәер тавыш беләщ мәчетләргә чакыралар.

Казан шәһәренең матур әдәбиятта чагылышы 103 
 
 ... Минем хәтеремдә Ерак устье- дә яртылаш баткан баржадан утын бушаткан көн, хезмәтнең героик шигыриятен беренче! мәртәбә хис иткән көнем саклана... ничектер эшкә ачыккан кебек эшләдек. ... Бу кешеләр әнә шулай күңелле шау-шу һәм куркынычлык белән, армыйча-талмыйча һә'м үзләрен аямыйча, айлар, еллар буена шулай эшләрләр һәм алар, чиркәү башларыннан, манараларыннан эләктереп, шәһәрне теләсәләр кая алып китә алырлар кебек күренә иде...» Теге яки бу күләмдә Казанны ’ һәм Казан тирәсен катнаштырып язган әсәрләреннән Максим Горь- кийның «Коновалов», «Егерме алты һәм берәү», «Элекке кешеләр», «Фома Гордеев», «Тормыш төбендә», «Макарның тормышыннан бер вакыйга», «Кайчандыр шулай көз көне» әсәрләрен һәм тагын башка күп кенә әсәрләрен күрсәтергә була. I Революция һәм гражданнар су- тышы елларындагы Казанны чагылдырган байтак кына сәхифәләрне шулай ук Алексей Толстой иҗатыннан да китерергә мөмкин булыр иде. Аерым алганда аның «Гадюка» дигән хикәясенең төп героинясы Ольга Зотова Казаннан чыккан булу белән бергә, без әлеге хикәядә Казан белән бәйләнешле булган түбәндәге юлларны укыйбыз: «Моннан ун ел элек, Казанда, Проломный урамда торучы 2 иче гильдий купецы, иске динле Зотовның, көпә-көндез өе янды. Пожар сүндерүчеләр өйнең беренче этажында электр үткәргечләр белән бәйләп ташланган ике мәетнең — Зотовның үзен һәм аның хатынын таптылар, ә аларның өстенә һуштан язган 17 яшьлек Ольга, аларның гимназистка кызлары ташланган иде». Шуннан соң инде Казанның аклар тарафыннан алынуы, кулга эләккән коммунистларны җәзалау, 5 иче Армиянең Казанга һөҗүм итүе һәм Казанның чехлардан азат ителүе сурәтләнә һәм шунда кызыл эскадрон командиры Емельянов әлеге Зотованы яңадан очрата. Владимир Маяковский Казанда өч мәртәбә була, «Казан» дигән махсус шигырен яза һәм бу шигырьдә ул Казан гостиницасының номерына берсе артыннан икенчесе, аның иҗат дуслары — татар, чуваш, мари халыкларының шагыйрьләре килеп, аның хәлен белүләрен һәм ана үзләренең милли телләрендә «Сул марш»ны укуларын шатлык белән белдерә. Николай Асеев үзенең «Маяковский башлана» дигән шигьри повестенда, сүз уңаеннан, футурист шагыйрь Хлебниковка тукталып.- «Ул, халыкның әкияте сыман, Я рты л а ш та н ы л ы п, Яртылаш киенгән Килеш шаулап узды, Чыгып Казаныннан, Яшел студентлар иленнән» дигән юлларны язып китә. Хәтта хәзерге заманның чит ил язучылары да Казанга игътибарларын юнәлтеп китәләр. ЛАәсәлән, шундыйлардан Дания язучысы Андерсен Нексенең «Ике дөнья» дигән китабын күрсәтергә була. Автор бу китабының «Идел, Идел!» дигән главасында үзенең 1933 нче елда Идел буйлап сәяхәткә йөрүен тасвирлап килә дә, Казанга килеп җитә башлагач, аңа сокланып түбәндәге юлларны ӨСТИ: «Суның бормаланып, култыкланып торган җирләре аша шәһәрнең гаҗәеп матур сыны калкып чыга: манаралар, гөмбәзләр, әкияттЪге кебек, төрле төскә кереп ялтырап һәм челтәрләнеп күренә башлыйлар — Кремль, чиркәүләр, монастырьлар...» Бөек Ватан сугышы еллары Казанны әдәбиятка тагын да якынайта төште дисәк, шаять ялгыш булмастыр. Безнең илебезнең тарихына авыр бер ел булып кереп калган 1941 нче елның яңгырлы көзендә рус әдәбиятының зур-зур фигуралары Казанга күчеп килделәр һәм Казан, Татарстан аларны, хәзинәдә 

1(14 В. Климентовский 
 
 булганнарын куеп, якты йөз белән каршы алды, аларга җылы урын бирде һәм, һичшиксез, алар моны үзләренең иҗатларында теге яки бу төстә чагылдырырлар, дип ышанырга кирәк. Аларның кайберләре инде моны шигъри формаларга салып җырлый да башладылар. Мәсәлән, хәзерге рус шигъриятенең күренекле вәкилләреннән берсе Маргарита Алигер Казанга эвакуацияләнү көннәрен, илебезнең авыр һәм борчулы чакларын язган «Казаң дәфтәрләреннән» дигән шигырьләрендә үзенең шул минуттагы тревогалы уйлануларын Казан исеме белән бәйләп сурәтли. Шик юк, Казан мотивы татар әдәбиятында зур мотивларның берсе булып тора һәм бу табигый дә. Чөнки Казан шәһәре элек-электән татар халкының культура һәм идарә үзәге булып килгәнлеге барыбызга да мәгълүм. Без бу турыда сөйләүне татар әдәбиятының узганы һәм хәзергесе, шуның естенә тагын татар совет әдәбияты белән якыннан таныш булган кешеләргә калдырабыз. Кыскасы. Казан һәм географик яктан, һәм тарихи яктан, үзенә элек-электән күп кенә фән, әдәбияг сәнгать әһелләренең игътибарларын туплаган урта Россия шәһәрләренең берсе ул. Шуның белән бергә, анда төрле милләт вәкилләре оешып тору аның тормышына, тарихына үзенә бер төрле эз салып калдырган. Шунлыктан, язучылар элек- электән Казан белән кызыксынганнар, анда үзләренең фантазияләренә күп кенә азык тапканнар. Без бу мәкаләдә китергән кыска-кыска белешмәләр алар Казан турында язылган юлларның бик азлары гына әле. Тирәннәнрәк төпченеп, озаграк утырганда, бу теманы әлбәттә киңрәк ачарга да мөмкин булыр иде. Ә үз краебызны, әдәби узганыбызны, үзебез яшәгән шәһәрнең тарихын өйрәнү, бүгенге көннең иҗади эшләренә һәр яктан хәзерлекле кешеләр булып чыгыйк дигән иптәшләр өчен һич тә артык түгел