Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАМИЛЬ ЯКУБ ИСЕМЕНДӘГЕ КИТАП БАСУ ФАБРИКАСЫ ТАРИХЫННАН


 
 
 Хәзерге Тукай урамы һәм Париж Коммунасы урамнары чатында кечкенә генә бер бинаның ишегенә «Бәрадарән Кәримовлар матбагасы» дип язылган иде. Төрле буяу, керосин, скипидар исләре чыгып торган ике катлы бу бинаның беренче катында басу цехы, икенче катында хәреф җыю цехы урнашкан иде. Цехларда полиграфия машиналары бик аз булганлыктан, төп эш кулдан башкарыла иде. Эшчеләр көненә 12— 13 шәр сәгать эшлиләр. Алар арасында бөкереләре чыккан картлар булган кебек, 11 —12 яшьлек балалар да күп. Тик хатын-кызлар гына күренми иде. Ул чагында хатынкызларга типография эшендә ирләр белән бер рәттән ачык йөз белән бергә булырга ирек бирелми иде. Кәримовлар матбагасында, газеталардан тыш, басып чыгарылган продукцияләрнең иң зур күпчелеге коръән, һәфтияк, ясин, ха- дис, башмак шәриф шикелле догалыклар һәм башка шуның шикелле дини китаплар иде. Бу китапларның да иң зур күпчелеге салам катыргы белән төпләнеп чыгарылалар иде. Кәримовлар төпләү эшен кустарьларга, өйгә биреп эшләттеләр. Бу аларга арзанрак төшә һәм күбрәк табыш бирә иде. 1918 иче елда типография Кәримовлар кулыннан алынып, дәүләт карамагына күчерелде һәм дәүләтнең 6 нчы типографиясе дип исемләнде. Ул типографиянең беренче Директоры итеп, шул ук типографиядә хәреф җыючы булып эшләгән П. М. Луговкин билгеләнде. Февраль революциясеннән соң Казанда «Кызыл байрак» газетасы чыгарыла. Бу газетаны иң башлап оештыручыларның берсе Камиль Якуб була. Ул газета шул типографиядә җыела һәм басыла. Бөек Октябрь революциясеннән соң, шул ук типографиядә «Эш» газетасы җыелып басыла. Бу газета. Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы оештырылганнан соң, «Татарстан хәбәрләре» исеменә күчерелеп чыгарыла башлый. Бу газетада да Камиль Якуб иптәш актив катнаша. Камиль Якуб типография эшчеләре арасында бик еш була, алар арасында мәгълүм күләмдә политик агитация эшләре алып бара һәм типография эшчеләре арасында зур популярлык казана. 1919 нчы елның җәендә Камиль Якуб буржуазия кара көчләре тарафыннан вәхшиләрчә үтерелә. Бу хәл, барлык татар хезмәт ияләре өчен, типография эшчеләре өчен аеруча, зур югалту була. Ялкынлы революционербольшевпкның исемен мәңгеләштерү өчен, дәүләтнең 6 нчы номерлы типографиясенә Камиль Якуб исеме бирелә. Шул исемдә предприятие хәзерге көнгә кадәр яшәп килә. 1923 иче елларга кадәр типографиянең бина һәм машиналар торышына зур үзгәртүләр кертел- мәсә дә производствога яңа һәм яшь. көчләр тартылды. Эшчеләр арасында хатынкызлар күренә башлады. 1927 нче елда типография иске бинасыннан шул ук ишек алдында, Кәримовларның элекке күпләп сәүдә базасы булган ике катлы якты- рак һәм иркенрәк бинага күчерелде. Аның аскы катында басу цехы. ә өске катында хәреф җыю* цехлары урнаштырылды. Типографиядә төпләү, брошюра, стереотип, механический, фотоцинкография цехлары булдырылдылар.

• 106 Ш. Фәхрии» 
 
 
Илне индустрияләштерү елларында Камиль Якуб типографиясе дә чын мәгънәсе белән механизацияләшү юлына басты. Кулдан хәреф җыйнаучы 3—4 кешене алмаштыра ала торган «Типограф» тибындагы хәреф җыйнау машиналары. басу цехына китап басу машиналары куелды. Башка цехлар. шулай ук, машиналаштырыл- дылар. Нәтиҗәдә, әлгәреге Кәримовлар- ның ярым кустарь тибындагы типографиясе нигезендә 1926—27 елларда елына 4—5 миллион, 1930— • 31 елларда 9—10 миллион, 1934— 35 елларда 14 —15 миллион табак- оттиск продукция басып чыгара ала торган китап фабрикасы мәйданга килде. Типографиянең, эшчеләр саны да елдан-ел арта барды. Әгәр дә 1927 иче елларда эшчеләр саны 100 гә якын булса, 1934—35 елларда ике йөзгә җитте. /Чаши на да хәреф җыйнаучылар, басучы самонакладчылар, бөкләү машинасында, автомат тегү һәм кисү машиналарында эшләүчеләр, конвейер системасында китап төпләүчеләр, фәтоцинкографлар, типография машиналарын төзәтүче белгечләрмеханиклар һәм башка бик күп төр квалификацияләрне үзләштерүче кадрлар, башлыча татар кадрлары үстеләр. 1935 иче елда Казанның үзәгендә. Бауман урамында. Матбугат йорты төзелеп бетте. Камиль Якуб исемендәге китап фабрикасы Матбугат йортында үзенә махсус корылган корпусларга барлык цехлары белән керен урнашты. Матбугат йортына күчү белән Камиль Якуб исемендәге китап фабрикасының тарихында өр яңа сәхифә ачылып китте. Бу йортта һәрбер цех өчен биналар "полиграфия техникасының иң соигы сорауларына җавап бирә торган итеп төзелгәннәр. Ул биналар бик кпинәр, биекләр, яктылар. Цехлар, машиналар һәм станоклар производствоның агымына уңай .итеп корылганнар һәм урнаштырылганнар. Матбугат йортына күчкәннән соң китап 
фабрикасының барлык цехлары һәм процесслары буенча машпналагпу тагын да кызу темплар белән барды. Машиналарның еллык басу көчләре 60 миллион табак-оттискага җиткерелде. Фабрика тарафыннан чыгарыла торган китап продукциясенең техник сыйфаты һәм полиграфия ягыннан башкарылышы да елдан- ел яхшыра барды. Картон, яхшы сорт кәгазьләр, коленкор, лидирин шикелле чимал белән тәэмин ителү китапларның яхшы сыйфатта һәм бик күп өлешен катыргы тыш белән төпләп чыгарырга мөмкинлекләр бирде. Шулай итеп 1941—42 елларда инде Камиль Якуб исемендәге китап фабрикасы көн саен 25—30 мең данә төпләнгән китаплар һәм шул ук санда йомшак тыш беләк капланган китаплар чыгара алырлык зур бер китап комбинаты булып әверелде. Бөек Ватан сугышы елларында, типографиянең бик күп эшчеләре фронтка китүгә карамастан, ул үзенең ил алдындагы бурычын тулысымча үтәп килде. Турыдан туры оборона һәм фронт өчен булган китаплар, лозунглар, плакатлар, шулай ук политик, медицина, авыл хуҗалыгы, уку-укыту, фәнни-техник китаплар, матур әдәбият әсәрләре миллионнарча табак чыгарылдылар. Бу китаплар арасында иптәш Сталин әсәрләре, аның доклад һәм речьләре, мөрәҗәгать һәм приказлары үзәк урында торалар. Бөек Ватан сугышы Кызыл Армиябезнең данлы җиңүе белән бетте. Илебездә тыныч төзелеш чоры башланды, һәрбер эш өлкәсенә үсәр өчен чиксез зур юллар ачылган кебек, матбугат үсеше өчендә гаять киң юллар ачылды. Якын арада Матбугат йорты елына 100 миллион табакоттиск продукция чыгара алу дәрәҗәсенә ирешәчәк.