ГАФУР КОЛАХМЕТОВ БИОГРАФИЯСЕНӘ КАРАТА КАЙБЕР МАТЕРИАЛЛАР
(Замандашларының истәлекләреннән)
Гафур Колахметов безнең тарихи үсешебездә зур роль уйнаган булса да, кызганычка каршы, аның хәтта тулы язылган биографиясе дә юк әле. Хәлбуки, аның биографиясен генә түгел, ә язган әсәрләренең (оригинал әдәби әсәрләре белән бер- рәттән, аның тарафыннан, я аның катнашы белән тәрҗемә ителгән прокламацияләрне, хикәяләрне һәм шигырьләрне дә кертеп) академик басмасын чыгарырга да вакыт җиткәндер дип уйлыйбыз. Бүгенге көнгә кадәр Гафур Колахметов әсәрләренең һәм аның турында язылган материалларның библиографиясе булмау да зур кимчелек.XII Колахметовның 1898 нче елдан 1902 нче елга кадәр Казандагы РусскоТатарская Учительская школада укыганы һәм шул школапы тәмам иткәне билгеле. Мин 6v школаның архивы белән 1930 нчы елны танышканда 143 (17) нче номерлы эшне (делоны) очраттым. Аның 62, 63, 64 һәм 65 битләре Габдуль-Гафур Юнус улы Колахметов турында язылганнар. Бу «эш» тә 1902 нче елның 30 нчы маенда (искечә) школаның инспекторы һәм Педагогик Совет членнары кул куйган 343 нче номерлы таныклык язуының копиясе бар. Бу таныклык язуы Гафур Колахметовка Русско- Татарская XII Казандагы Китап Палатасына гомумән татар әдипләренең тугы библиографиясен төзү эшен башларга вакыт. Бу — әдәбият тарихын тулы һәм тирәнтен өйрәнергә һәм, шулай ук, әдәби тәнкыйтьнең үсеш тарихын өйрәнергә зур ярдәм итәр иде. Р. Т. Учительская школаны тәмамлавы турында бирелгән. Таныклык язуында Гафур Колахметовның школада укыганда үз-үзен тотуы «отлично» булганы әйтелгән. Башка фәннәрдән түбәндәге билгеләрне алган: Педагогика — яхшы, Рус теле — яхшы, Арифметика һәм геометрия — яхшы, Дин дәресләре —уртача, Тарих һәм география —отлично, Табигать белеме —яхшы, Матур язу һәм черчение — яхшы, Укыту буенча практик дәресләр — отлично1 Тарихтан «отлично», башкалардан «яхшы» билгесе алу Гафур Колахметов өчен очраклы хәл түгел. Учительская школада укыган вакытта ук инде, ул укучылар 1 Дело К? ИЗ (17)—1902 ел. G3 бит.
Гафур Колахметов биографиясенә карата кайбер материал п/ар 83
арасында һәм школадан тыш җәелеп бара торган революцион хәрәкәттә — кружокларда актив катнаша. Менә бу аның тарих фәне белән нык кызыксынуын китереп чыгара. Нәтиҗәдә ул бу фәннән, башка фәннәргә караганда, күбрәк белем ала, күп укын, бу өлкәдә аның белеме аеруча төпле, тирән була, һәм бу аңар 1907—1908 иче елларда язган әдәби әсәрләрендә («Ике фикер» һәм «Яшь гомер»ләрендә) тарихи фактларга шактый дөрес бәя бирергә мөмкинлек тудыра. Минем туганнарыма 1902— 1904 елларда Гафур Колахметов белән хәзерге Восстание бистәсендә бер үк Русско-Татарская школа бинасында торырга туры килгән. Гафур Колахметов Учительская школада укыганда һәм аны бетергәч минем әтием (Шакирҗан) янына киңәшләшергә килгәли (минем әтием Учительская школада рәсем, матур язу һәм черчение фәннәреннән укыта иде). Минем туганнарым Гафур Ко- лахметовның вакыт-вакыт уйланып йөрүен, Восстание бистәсендә школа тәрәзәсе төбенә утырып, цитра чиертүен, авыз эченнән моңлы җырлар көйләвен әйтәләр. Аның болай йөрүе авыруы (туберкулез) борчу нәтиҗә^ сеннән һәм материаль хәле шактый авыр булганлыктан килеп чыккандыр дип уйларга кирәк. Ул үзенең 27 сум 50* тиенлек эш хакына 8 ке- шене^ тәрбияләргә мәҗбүр була. Гафур Колахметов вакыт-вакыт бүлмәсенә ябылып нәрсәдер эшли, ләкин кешеләр белән аралашудан курыкмый, читләшми. Дөрес, аны шул вакытларда күбрәк татар буржуасы җыела торган «Шәрык» клубында очратмыйлар, ләкин ул Восстание бистәсендә, школа янындагы кибетнең складында (урам кибете артында кечкенә генә бүлмәдә) үзенең «приемный бүлмәсен» оештырып (анда бер өстәл һәм берничә урындыктан башка бернәрсә бул• мый), шунда бистәдә яшәүче эшчеләр белән очрашып, сөйләшеп утырганын бик еш күрергә мөмкин була, һәр көнне диярлек 2—3 кеше аның янында була. Аңар Казан үзәгеннән дә кешеләр килгәли- ләр. Ләкин кнлгәннәренең кайберләре белән Гафур ачык йөз белән
сөйләшсә, кайберләре белән салкынчарак сөйләшә, ләкин боларны да үзеннән читкә какмый. Гомумән алганда Гафур Колахметов вакыт-вакыт уйланып йөрсә дә һәм хәле шактый авыр булса’ да, өметсезлеккә бирелми, аның күңеле шат, ул шаян иде. Аның килгән кешеләрне (туганнарын, якын белештанышларын) озак вакытлар төрле көлке нәрсәләр сөйләп, көлдереп утырганлыгы да билгеле. Гафур шулай ук музыканы да ярата. РусскоТатарская Учительская школаны тәмамлагач, 3 сумга цитра алып, күп вакытта шул цитра белән аны очратырга мөмкин иде. Ул башкаларны да музыка белән кызыксындыра, алар- ны да музыкаль коралларда уйнарга өйрәткәли. Күңел ачып, вакытны үткәрү өчен кампания белән карта уйнаудан да Гафур Колахметов читләшмәгән. Гафур Колахметов әдәбият белән нык кызыксына: татарча һәм русча әдәбият укый. Рус телен шактый яхшы үзләштерә. Рус теленнән кайбер әдәби әсәрләрне һәм шулай ук күп кенә прокламацияләрне тәрҗемә итүдә актив катнаша. Бөек язучы Максим Горький әсәрләре белән аеруча нык кызыксына һәм нәтиҗәдә «Яшь гомер»ен Максим Горькпйга тәкълит итеп яза. Г афур Колахметов революцион эшкә актив катнашуы сәбәпле, бу эштә нык конспирация алып барган. Учительская школада укыганда ук Хөсәен Ямашев белән Гафур Колахметовлар арасында нык дуслык була. Соңынтын да Гафур Колахметов большевик Хөсәен’ Ямашев йогынтысы астында була. 1902—1901 иче елларда Гафур Колахметовка Восстание бистәсендәге школага шактый күп кешеләр килгәнен әйтеп үткән идем. Гафур
84 Р. Таһиров
Колахметов аларның кайберләре белән үзенең класс күршесендәге кечкенә бүлмәсенә ябылып озак сөйләшә. Килүчеләр арасында Мо- ратов дигән берәү бик еш күренә. «Бу кем?» дип сорауга Гафур Колахметовның сеңлесе Суфия кыс- кача гына: «Минем женихым» дип җавап бирә иде, ди минем Суфия апам (ул Гафурның сеңлесе Суфия белән 1898 нче елларда Пләтән урамындагы (хәзерге Тукай урамындагы мехчылар клубы янында) 15 нче башлангыч мәктәптә (рус мәктәбендә) бергә укыган. Суфияның болай җавап бирүе дә очраклы түгел дип әйтергә мөмкин, чөнки Колахметовларның күбесе революцион эшкә бирелгән булалар. Гафур Колахметовның ике ир туганы һәм сеңлесе Суфияның да бу юлда актив катнашканлыгы билгеле. Конспирация нык булганын күрсәтә торган тагын бер факт: 1905 нче ел революциясе көннәрендә (Казандагы кораллы күтәрелештә). Казан Шәһәр Думасы бинасындагы вакыйгаларда, Гафур Колахметов актив катнашучыларның берсе булганлыктан, полиция тарафыннан кулга алына. Гафур Колахметовның квартирасында (Восстание бистәсендә) тентү ясала, ләкин революцион листовкалар, яки башка шундый документлар, полициянең нык тикшерүенә карамастан, табылмый. Тентү нәтиҗәсез бетә һәм Гафур Ко- лахметовны азат итәләр. Хәзергә кадәр әле Гафур Колахметовның революцион хәрәкәттә катнашы тулы өйрәнелмәгән. Аның социал- демократик партиядә член булуы яки булмавы да ачык чишелмәгән мәсьәлә. 1925 нче елны матбугатта, «Гафур Колахметов туганнары арасында «Искра» газетасын укый» дигән исем астында бер фото бирелгән иде. Бу, әгәр дә элекке вакытларда чыгып килә торган сатирик «Искра» журналы белән бутау булмаса, ә чыннан да 1900— 1903 нче елларда чит илдә В. И. Ленин оештырган «Искра» газетасы булса, бу факт үзе дә Гафур Колахметовның социалдемократик партиягә мөнәсәбәтен тулырак ачар иде. Гафур Колахметов турындагы архив документларын өйррнү, алармы туплау тирәнәйтелергә тиеш. Шулай ук хәзер дә исән булган зама н да шл ары н ы ң истәлекләрен туплауга ныклап әһәмият бирергә вакыт. Бу материалларны өйрәнү, Гафур Колахметовның иҗаты белән тулырак танышу безгә күп нәрсәләрне, шул җөмләдән югарыда куелган сорауны да ачыклаячак. Гафур Колахметовның «Яшь гомер» ендә бер кунакның социал-демократик партия иң гадел партия дип әйтүе, Гали һәм Вәлине шул гадел партия интересы өчен көрәшүчеләр, шул партиянең, актив членнары итеп күрсәтү, аларны уңай тип итеп алу һәм пьесаның төп геройлары итеп бирү, әлбәттә, очраклы нәрсә түгел.