ГАФУР КОЛАХМЕТОВ
Шушы елның 5 иче маенда (иске стиль белән 22 нче апрельдә) татар телендә пролетариат әдәбиятының беренче башлангыч үрнәкләрен бирүче. революционер язучы Гафур Колахметовның тууына 65 ел тулды. Беренче рус революциясенә хәзерлек елларында ук үзенең мәктәп иптәше Хөсәен Ямашев белән бергәләп эшчеләр, укучы яшьләр арасында революцион пропаганда эшләрен алып баруда катнашкан, листовкалар һәм прокламацияләр тәрҗемә итү-тарату буенча актив эшләгән, шул елларда чыга башлаган газеталарда иҗтимагый-поли- тик мәкаләләре белән күренгән Гафур Колахметовның татар художество әдәбиятына калдырган иҗат мирасы сан ягыннан һәм күләм ягыннан да зур түгел. 4 исемдә басылып чыккан («Уалган мол», «Яшь гомер», «Ник уй- гандым», «Ике фикер») һәм берничә басылмый калган әсәрләре белән генә чикләнә. ** м. XX гасырның башында татарлар арасында шулай ук культура учреждениеләре дә һәм мәгърифәтле кешеләр дә күбәя башлыйлар. Шул вакыттан башлап Россиядә инде тарала торган фәнни социализм идеяләре татар халкындагы иң яхшы кешеләрнең акылларын да сугара башлый.
1902 нче елның ахырында, социалдемократларның ул чакта фәкать руслардан гына торган Казан группасы йогынтысы астында һәм аның ярдәме белән, Казан укытучылар мәктәбе укучылары арасында беренче социалдемократик түгәрәк төзелә. Бу түгәрәккә Ямашев Хөсәен, Колахметов Гафур, Сәйфетдинов Галимҗан, Садыйков Зариф һ. б. керделәр. Гафур Колахметов әдәби иҗат белән дә җитди шөгыльләнә. Ул вакыттагы тәнкыйтьтә үк Галиәс- гар Камал бик дөрес билгеләп узганыңча, шул елларда күп санда чыгып килгән әсәрләр арасында иң сәламәт һәм яшәргә сәләтле булып туганнары Гафур Колахметов әсәрләре булганнар. Аның бөек пролетариат художнигы А. М. Горькийга ияреп язган «Яшь гомер» драмасы,’
71
Һәм татар демократик укымышлы- ларының алдынгыларының революцион идеяләрне ничек үзләштерүләрен художество образларында гәүдәләндергән «Ике фикер» әсәре татар әдәбиятында яца битләрне ача, татар телендә социалистик реализм әдәбиятының башлангыч үрнәкләре булып тора. Габделгафур Юнус улы Колах- метов 1881 нче елның 22 нче апрелендә (5 нче май) Пенза шәһәрендә туа. Атасы Юнус Мөхәммәтҗан улы Колахметов, туганнары Посыф, Якуб һәм Исхаклар белән бергәләп, аталарыннан калган сабын. шәм, парфюмерия-космоти- ка заводларын тоталар. Юнус, туганнары арасында тәҗрибәлерәк һәм шул производстволарның остасы да булганлыктан, заводларының башында тора. 1888 нче елда, (Гафурга җиде яшь вакытта) Колахметовларның фермасы бөлә. Шуннан соң Гафурның атасы зур гына семьясын1 үзе эшләп тәрбияләргә тиеш була. Саратов губернасы Кузнецкий өязенә килеп бер хуторга управляющий булып керә. Анда ел ярым эшләгәннән соң икенче алпавытка хезмәткә күчә. Юнус К'олахметов бакчачылык эшләрен дә яхшы белә торган була. Бу соңгы алпавытның имениесендә җимеш бакчасы тәрбияләүче булып эшли. Шушы вакытларда Гафурлар уку яшенә җитәләр. Атасы аларны (энесе Каюм белән икесен) Пенза губернасы, Нижный Ламов өязе Ятмис авылына Хәсән мулла карамагындагы мәдрәсәгә укырга җибәрә. Гафур шул мәдрәсәдә өч ел чамасы укый. Ләкин ул мәдрәсәдәге укыту эшләренең куелышы Гафурны да һәм аталарын да канәгатьләндерми. Гафурның атасы һәм анасы (Газизә) балаларына җитәрлек укыту-тәрбия бирерлек шартлар булмавына борчыла башлый-
___ ________ М, Гайнуллин лар. Шуның өчен Юнус Колахме- тов Казанга күчеп китәргә уйлый һәм Казанга килеп Утямишевлар- ныц сабын заводларына баш мастер булып эшкә урнаша.
1 Бу вакытларда инде Гафурның Габдерәуф, Муса. Әмин, Каюм исемнәрендә ир, Гамбәр, Шәмсекамәр һәм Суфия исем- -ле кыз туганнары булганнар.
1897 нче елда инде Гафурларның барлык семьялары Казанга күчеп килә. Атасы Гафурны Казан мәдрәсәсенең берсенә биреп муллалыкка хәзерләмәкче була. Ләкин Гафур атасының ул фикеренә каршы төшә, риза булмавын белдерә. Аның тормышка файдалырак белемнәр бирә ала торган мәктәпләргә кереп уку дәрте көчле була. Гафурның бу теләкләрен тормышка ашыруга апасы Гамбәр бер кадәр булыша. Тиешле кешеләр белән сөйләшкәннән соң, Гафурны Казандагы «Русско-Татарская Учительская школа» га түләүсез укуга урнаштыруга ирешә. Шулай итеп, Гафур 1898 нче елның көзеннән башлап учительская школада укый башлый һәм анда алдынгы укучыларның берсе булып бара. Ул бигрәк тә рус телен яхшы белүе белән башка укучылардан аерылып торган. Гафурдан ярты гына ел элек шушы школада укый башлаган Хөсәен Ямашев һәм аның тирәсендә җыелган алдынгы фикерле яшьләр — Гафурның школа иптәшләре, фикердәшләре булалар. Гафур да, Ямашев шикелле үк, школада уку белән генә канәгатьләнә алмый, эзләнә, үзлегеннән бик күп укый. Соңрак социал-демократлар тарафыннан оештырылган яшерен түгәрәкләрдә катнаша башлый. Шунда йөреп һәм революцион әдәбият белән таныша барып, политик белемен күтәрә. Нәтиҗәдә, ленинчы «Искра»ны укып, алдынгы эшчеләр арасында аңлату эшләрен алып баручыларның берсе булып җитешә. Гафур 1902 нче елда школада укуын тәмам итеп (Хөсәен Ямашев белән бер елны), башлангыч мәктәпләрдә укыту өчен учительлек хокукы ала. Аны Казанның Пороховой бистәсендәге бер мәктәпкә рус теле укытучысы итеп билгелиләр.
Гафур Колахметов 7э
Гафур шунда 1912 нче елларга кадәр j, ун ел буенча, укытучы булып хезмәт итә. Ул анда, бер яктан, укыту эшенә зур игътибар биреп, яратып эшләсә, шуның белән бергә җәмгыять эшләрендә дә актив катнаша. Клубларда, эшче яшьләр һәм укытучылар арасында аңлату эшләре алып бара. Эшчеләр арасында булу Гафурның учительская шко- лада ук башланган революцион эшчәнлеген тагын да киңәйтүгә ярдәм итә. Ул бу вакытларда эш- череволюцнонерлардан Зариф Са- дыйков, карт революционерлардан Гассар һәм социал-демократларның Казан комитеты члены булуга үсеп җиткән Хөсәен Ямашевлар белән нык бәйләнештә була. Аларның революцион пропаганда эшләре буенча тапшырган заданиеләрен актив үти. Яшерен җыелышларның кайберләре Гафур укыткан мәктәптә үткәрелә. Гафур учитель булгач та материаль яктан иркен яши алмый. 27 сум 50 тиеннән торган хезмәт хакына зур гына семьяны тәрбияләргә тиеш була. Школаиы бетереп чыгар алдыннан гына атасы үлеп китеп, бөтен семьяны карау аның өстендә кала. Шулай да, квартирасына кирәк булган җиһазларны ала алмаса да, китаплар булдыру эшенә нык әһәмият биргән. Истәлекләрдә аның квартирасында күп кенә китаплар булуы турында язалар. Анарда булган китаплар арасында күбрәк рус классиклары һәм русчага тәрҗемә ителгән Европа классикларының әсәрләре була. Гафур философия, политэкономия һәм педагогика фәннәре белән якыннан кызыксынып барган. Ул шуларны өйрән ү-үзләштерү ’буенча нык эшләгән язучы. Маркс- Энгельс әсәрләре белән таныш булып, аларның әсәрләреннән кайбер* ләре үз библиотекасында да булган. «Капитал»ны X. Ямашевтан .алып укуы турында язалар. Ул та- 1 Газста-журналларда күбрәк катнашу өчен ул Казанның үзәк районына күчеп килергә тели. Ләкин аңа 1912 нче елга кадәр бу теләгенә ирешергә мөмкинлек булмый. гын Дарвин әсәрләрен һәм Черны- шевскийның «Нәрсә эшләргә?» дигән романын бик яратып укый торган булган. Аның бу эшчәнлеклә- ре — бөек революционерларның әсәрләрен укуы — бер яктай истәлекләр белән расланса, икенчедән, иҗатында, публицистика мәкаләләрендә һәм тәрҗемәләрендә ачык гәүдәләнгән. I Шул рәвешчә, Гафур Колахметов 1905 нче ел буржуаз демократик революцияне политик яктан яхшы гына хәзерлекле, җитешкән революцион интеллигент булып каршылый. Революцион прокламацияләрне татарчага тәрҗемә итеп бастыру һәм тарату эшләрендә актив катнаша. Казан комитеты янында татарлар арасында эшләү өчен X. Ямашев җитәкчелегендә оештырылган пропагандистлар группасында эшли. 1905 нче елда Казанда булган революцион митингларда, демонстрацияләрдә алгы сафта була. Урамнарда барган баррикада сугышларында кулына корал тотып катнаша. Казанда власть революцион халык кулына күчеп торган вакытларда (иске стиль белән 19 һәм 20 нче октябрь көннәре) боевой дружиналарда комиссар булып эшли. 21 нче Октябрьда оешкан контрреволюцион көчләр белән бәрелешкән вакытларда, большевик җитәкчеләр белән берлектә, Гафур Колахметов та шәһәр думасы йортында кала. Шуннан кулга алынып, 29 көн төрмәдә утырып чыга. Шул көннәрдән, бигрәк тә мәгълүм 12 нче декабрь көненнән соң, Казанда революцион пропаганда эшләрен алып бару шартлары гаять авырлаша. Шулай да, саклык белән генә булса да, Г. Колахметов революцион агитация эшләрен дәвам иттерергә тырыша. Үзе укыткан районда эшчеләр арасында политик темаларга карата беседалар, рефератлар уздыра. Эшче яшьләрнең киңәшчесе, үз тирәсендәге кешеләргә политик мәсьәләләрне аңлатучы булып эшләвен дәвам иттерә.
76 М. Гайнуллин*
Революциянең күтәрелеш чоры узып, реакция өстенлек алган вакытларда большевиклар, револю цион эшне яшерен алып бару белән бергә, масса белән бәйләнешне тоту юлында бөтен легаль мөмкинлекләрдән файдалану кирәклеге мәсьәләсен дә куйдылар. Гафур Колахметов шул бурычны төшенеп яна шартларда эшли башлый. 1906 нчы елда Казанда чыга торган, демократик фикерле мәкаләләргә бер дәрәҗәдә юл куйган газеталарга мәкаләләрен һәм тәрҗемәләрен биреп бара. «Азад» газетасында басылып чыккан «Россия социалдемократларыныц мәкъсад- лары» һәм «Азад халык» та урнаштырылган «Социал-демократлар нәрсәгә өйрәтәләр?» дигән мәкаләләр Г. Колахметовның якыннан катнашы белән эшләнеп чыгарылганнар. Бу газеталарда Гафурның үз имзасы2 белән язганнары арасында. капиталистик эксплоатация- нең нигезләрен математик санап биреп аңлатуга багышланганнары характерлы. Хатын-кыз һәм балаларның завод-фабрикаларга эшкә тартылып, анда рәхимсез эксплоа- тацияләнүләренә карата («Хатыннар мәсьәләсе»), Пороховой бистәсен сайлаулар исемлегеннән төшереп калдыруга каршы, гадел булмаган сугышларның кешелек дөньясына китергән зарарларын күрсәтүгә багышланган («Эш юктан») һәм шулар кебек күп кенә оригиналь мәкаләләре басылып чыкканнар. Гафур Колахметов болардан тыш тагын ул вакытның берничә буржуаз демократик илләренең конституцияләрен тәрҗемә итеп газеталарда бастыра. Авторның бу публицистик эшчәилекләре, һичшиксез, хезмәт халкының һәм демократик интеллигенциянең политик аңын күтәрүгә булышлык иткәннәр; ул вакыттагы патша Россиясе тәртипләренең. барлык илләргә караганда да реакционлыгына һәм андагы эксплоатациянеи чикләнмәгән рәвештә көчле булуына укучыларның игътибарын туплауга хезмәт күрсәткәннәр.
2 Ул имзасын: «Габделгафур Колахметов». «Г. К» һәм «Пороховой учителе Г. Колахметов» формаларында куя.
Шушы 1906 нчы елда Г. Колахметов художество әсәрләреннән булган бер символик әсәрне («Уалган мол»ны) тәрҗемә итеп «Казан мөхбире» газетасында бастыра (күләме Мке подвал). Бу әсәрдә ирекле дулкыннарны буып торган ташкойманың (молның) җимерелүе хакында сөйләнә. Бер вакыт шат дулкыннар диңгезгә төшкән ташларны шатланып каршы алалар, үзләренә иптәш булды дип куаналар. Бара торгач бу ташлар өелеп- дулкыннарның иреген буучы коймага әйләнәләр*. Дулкыннар аңар каршы берләшеп өзлексез көрәшне дәвам иттерәләр. Күп корбаннар- була. Нәтиҗәдә күп еллар каршылык күрсәткән таш койманы аударуга ирешәләр. Бу әсәрнең идеясе изелүчеләрне, ирекләре буылып торган халыкларны берләшергә чакырудан, карт революционерлар җитәкчелегендә яшьләрнең көрәшкә берләшергә тиешлелеген һәм ташкой ма кебек ирекне буып торучы монархиянең көрәш нәтиҗәсендә җиңеләчәген күрсәтүдән гыйбарәт. Хикәянең ахпы «Колагыма ерактагы давылның тавышы ишетелгән кеби була... Әй, кызганыч бәндәләр, кызганыч бәндәләр!» дигән җөмләләр белән тәмам була. Реакция көчәйгән саен Г. Колахметовның артыннан да күзәтү арта бара. Аны патша чиновниклары һаман тикшереп, белешеп торганнар. Менә шундый шартларда яшәү Гафурның соңыннан политик темаларга мәкаләләр язуына комачаулык иткән сәбәпләрнең берсе булып торган. Ул инде газеталарда актив катнашудан тукталып торырга мәҗбүр булган. 1907 иче елның җәендә Г. Колахметов Астраханга, энесе Габделмән янына төшә. Анда элекке танышларыннан берсе булган За
7'
Гафур Колахметов _____________________ риф Садыйков 3 4 5 6 7 8 9 10 11 белән очраша. Аның белән Бакуга барып килүе турында да истәлекләрдә язалар. Ул шул ук елның көзендә Казанга әйләнеп кайта, үзенең укытучылык эшен дәвам иттерә. Шушы елларны инде 1906 нчы елларда ук яза башлаган художество әсәрләрен тәмамлап бастырып чыгару эшенә керешә. Гафурның иҗат иткән оригиналь художество әсәрләреннән беренчесе булып «Ике фикер» пьесасы торса да, ул үз вакытында басылып чыга алмаган. Социализм идеясенең .җиңеп чыгачагын символик образларда күрсәтүгә багышланган бу әсәрне бастырудан буржуаз изда- гельләр баш тартканнар. Шулай да мкенчс әсәре булган «Яшь гомер» драмасы 1908 нче елда Әхмәтгәрәй Хәсәни наширлегендә басылып чыга, һәм шушы әсәр белән татар әдәбияты тарихында беренче буларак революцион эшчеләр образлары гәүдәләнә. Әсәр катлаулы проблемаларны эченә ала, буржуазия белән пролетариат арасында барган сыйнфи көрәш мәсьәләләрен чагылдыруны бурыч итеп куя. һәм каты реакция шартларында гаять осталык белән художество сүзләре аркылы шул антагонистик каршылыкларны яктыртып бирүгә ирешә. Әсәр, басылуына кадәр, патша цензурасында эшләүче проф. Катанов рецензиясендә була. Ул, кулъязманы карап чыкканнан соң, Казан матбугат эшләренең вакытлы комитеты председателенә язган хатында: «... Сезгә үзем карап чыккан «Яшь гомер» язмасын күнде- рәм, биш пәрдәдь 77 бит, (бу әсәрдән мин эшчеләр союзы һәм социализм турындагы урыннарын төшердем») ди. 3 Зариф Садыйков Казанның яңа бис тәсендә үсә. 1905 нче ел революциясенә хәзерлек елларында X. Ямашев һәм Г. Колахметовлар белән бергә эшли, алдынгы эшче-ревопюционерлардан була. Казанда революционерларны эзәрлекли башлагач Астраханга китә, анда 1906— 10 нче еллар арасында революцион эш алып бара, Ибраһим Моратов исеме белән йөрп. Астрахаида да эзәрлекләнә башлагач, Уфага килә, шунда кулга алына. Берничә ел Казан, Симферополь төрмәләрендә газапланып утырып чыккач, 1912 нче елда үпкә туберкулезыннан Кырымда үлә. 11 Гафур, бу мәсьәләне, ягъни капитализм яшәгәндә саф мәхәббәтнең тормышка ашырыла алмавын публицистика мәкаләләрендә дә ачык куя: «Хәзерге икътисади әхвәлнең мәҗбүр итүе белән безнең заманда, мал һәм гыйлемлек җәһәтеннән тигезлек булуы мөхал булган бер заманда чын никахлар булуы да мөхал дин әйтергә туры киләдер» ди. «Казан мөхбире». 1906 ел. № 148 «Мөселман егетцәре һ 'м рус кызлары» дигән мәкаләсеннән. Шул рәвешчә, китапның күп кенә әһәмиятле урыннары кыскартылган. Ләкин әсәрнең бөтен эчтәлеге белән органик бәйләнгән сыйнфи көрәш идеясен, революцион пропаганда алып баруга юнәлтелгән кереш эпизодларын патша цензурасы сизеп җиткермәгән һәм ул урыннарны бөтенләй юкка чыгарып өлгерә алмаган. Моңарга әсәрнен гаять оста маскировка белән язылуы зур йрдәм иткән. Чөнки бу әсәрнең темасында һәм сюжет үстерелешендә, беренче карашта, артык яңалыклар сизелми. Алар Гали белән Зөләйханың мәхәббәт тарихын сурәтләү аркылы алып барылалар, Галинең сөйгән кызын коткару артыннан йөргән көрәше формасында куелалар. Гафур Колахметов әнә шул үз чорында күп язылган теманы ала да, аны принципиаль югарылыкка күтәреп, капитализм шартларында чишелүе мөмкин булмаган 1 бу мәсьәләнең драмасын, мещан кызларының яңалыкка омтылуларының һәм ирек өчен көрәшүләренең бик чикләнгән булуын нәкъ шул тормышта булганынча реаль сурәтләп бирә. Изелүче хатынкызларны чын мәгънәсе белән ирекле итү тик Россиядә яшәгән 130 миллион халыкны тулы азат иткәндә генә тормышка ашыру мөмкин булуын художество сүзләре белән раслап уза. Авторның уңай геройларыннан эшче Вәли, хатын- кыз азатлыгы мәсьәләсе — социаль азатлыкның бер кисәге генә ул дигән фикерне яклап: «Бөтен Россия.
М. Гайнуллин
дә кызганыч кыз бер Зөләйха гына микән?» дпп Галигә сорау куя да, «Россия кешеләре шахшы җан ияләре кебек былчыракта коенып торган вакытта, халыкка хезмәт итәм дип» бер кешенең бәхте өчен генә йөрүнең файдасыз булуын аңлата. Менә бу момент шулай ук Гафур Колахметовның татар әдәбиятына алып кергән яңалыгы, мәсьәләне революцион чишүе булып тора. Әсәрнең төп идеясе, өстән караганда, драмада икенче дәрәҗәдәге төсле күренгән образларның эш хәрәкәтләрендә тулырак гәүдәләнгән. Автор Галинең иптәшләреннән Посыф белән Вәлине әсәргә кертеп, аңлы рәвештә ал арга шактый киң туктала. Йосыфның ярым комик итеп куелуы да төп максатка ирешү өчен бер чара булып тора. Автор аның авызыннан тик политик аны үскән, сыйнфи интересларын нык төшенгән эшчеләр генә әйтә алырлык сүзләрне сөйләтә. Ул дөньядагы бөтен кыйммәтле әйберләрне тудыручыларның бер вәкиле булуы сыйфатында барлык нәрсәдә үзенең хакы барлыгын ачык төшенә: «(Кәнәфигә утырып) менә бу кәнәфидә дә минем хакым бар? Ничек бар? Бу кәнәфине кем эшләгән? Эшчеләр. Йосыф кем соң? Эшче», ди һәм шуннан түбәнрәк: «Менә бу агачларда да минем хакым бар (аягыны тибеп) бу җирдә дә минем хакым бар, (кулларын җәеп) бөтен дөнья малында да минем хакым бар!.. Хакым күп җирдә бар, әмма акчам юк. Бу ник болан икән? Ә?» дип куя. Йосыф бу сорауларны куеп кына калмый, бәлки бөтен нәрсәдә хакы булып, акчасыз яшәүнең сәбәпләрен эзләргә чакыра: «...уйла, башыңны ват, аннан соң белерсең. Башыңны кызганып уйламасаң кеше дә булмассың» ди. Һәм шунда ук гади тормыш күренешләренә бәйләп: «(тәмәке кабызып) кабызгач яна бит. Кабызмасац янмас иде. һәрбер эш шулай. Тырышып эшләсә/; була» сүзләре белән актив хәрәкәт итәргә өнди. Автор Йосыф артыннан укучыларны төрмә күренешләренә алып керә. Анда Йосыф образын тагын да тулырак ача. Аның рус иптәше белән булган сөйләшүендә аңлы татар эшчеләренең мөселман иттифакчыларына, экснлоататорларга
карата булган сыйнфи мөнәсәбәтләрен конкрет алып күрсәтә. Йосыф дин, милләт исеменнән халыкны алдарга йөрүче буржуаз деятель- ләренең зарарлы эшчәнлекләрен фаш ИТӘ: <ЛОк, башка кешеләрне алдасагыз да, без эшчеләрне алдый алмассыз!.. Пычак-пычакка каршы килә торган ике сыйныфны катнаш- тырмакчы булалар. Катыштырмый торыгыз әле!..» дип кенә җавап бирә. Ике сыйныф арасында булган антагонистик каршылыкка укучыларның игътибарын туплый, һәм гакылсыз су тамчыларының тама- тама нинди нык ташларны тишеп чыгарга көче җитүенә чагыштыру ясап, гакыллы хезмәт ияләренең берләшеп көрәшүләреннән чыгачак нәтиҗәләргә күрсәтү ясый. Якты көннәрнең берләшеп көрәшү аркылы булуына нык ышанып:
Якты көннәр күп булса да, Безнең юллар караңгы. Иркенлекләр булачактыр, ... ләшик без әле 1» дигән Йосыфның фикер йөртүләре һәм җырлары аркылы автор пролетариат сыйныфының киләчәккә булган нык ышанычын чагылдыра, берләшеп, көрәшне дәвам иттерергә өнди. Дөрес, Йосыфның политик мәсьәләләр буенча төпле фикер йөртүләре аның уйнап сөйләве белән аралаштырыла баралар. Болар, башта әйткәнебезчә, шул в а к ы т п ы ң соравыннан килеп ч ы к - кан, автор кулланган художество алымнары булып торалар. Алар революцион демократ эшчәннәргә һәм язучыларга характерлы алымнар). Без барыбыз да «Максимныя
1 J 908 нче ел басмасында t < берләшик» сүзенең бер өлеше шул югарыда бирелгәнчә оч нокта белән басылган.
Гафур Колахметов 71
яшьлеге» дигән кино картинаны караганыбыз бар. Анда Наташа эшчеләргә арифметика укытканда, аилы рәвештә, аларда сыйнфи көрәш тойгыларын көчәйткән, экс- плоатациянец нигезен күрсәткән мисалларга туктый. Шул юл белән эшчеләрнең политик аңнарын күтәрүгә булыша. Язучы Г. Колахметов та шундый методны һәм публицистик әсәрләрендә («Бөтен халыкка файдалы хәбәрләр» һ. б.) һәм сәхнә өчен язган пьесаларында киң файдалана. Ул бу эшчәнлегеиә уңай йогынтыны үзе яратып укыган язучысы бөек демократ Чер- нышевскийдан да алган. Чернышевский «Нәрсә эшләргә?» дигән романында сюжетка турыдан-туры бәйләнмәгән кереш эпизодлар, аллегорик алынган күренешләр аркылы төп идеясен гәүдәләндергән булса, Гафур Колахметов та шун- дыйрак юлны тота. ДАәхәббәт, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләләренә бәйләп социаль ирек проблемасын чагылдыра. «Нәрсә эшләргә?» романында эпизодик образлардан булган Рахметов язучының идеалын, үз чорының иң алдынгы революционерларын гәүдәләндерүче характер булып тора, «Яшь гомер» дә сурәтләнгән Вәли һәм Йосыфлар да үз чорларының алдынгы фикерләрен һәм язучының карашларын чагылдыручы образлар булып торалар. Бигрәк тә Вәли үзенең карашлары, революция эшенә чын күңелдән бирелүе белән аерылып тора. Без анда революцион эшчеләр сыйныфының ныклы характерын күрәбез. Г. Колахмстовка революцион идеяләрне художество әсәрләрендә формалаштырып бирүгә ярдәм иткән һәм аның алдында бөек авторитет булып торган язучы А. М. Горький булган. Автор аны укучыларына «Яшь гомер»нең беренче титул битендә үк белдереп куя: «Бу әсәр мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим Горьки ига тәкъ- лидән языл мыштыр» ди. Авторның бу иярүе A. М. Горький әсәрләрендәге революцион эчтәлекне төшенү һәм аның художество алымнарыннан оста файдалану буенча бара. Г. Колахметовта да капиталистик тормышның, буржуаз мещан тормышының кабахәт якларын Горький шикелле үк фаш итәргә һәм аларга алмашка килгән эшчеләр сыйныфының сыйнфи аңы үсүен күрсәтүгә омтылыш нигез мотив булып тора. Бу хәл, ягъни Горькийдан үрнәк алып язуы, Г. Колахметов әсәрләренең оригиналь булуларын да, тормышны танып белүгә булган рольләрен дә, киметми, бәлки Г. Колахметовның бөек, революцион идеяләрне дөрес аңлап, татар әдәбияты тарихында беренче буларак пролетариат әдәбиятын тудыручы булуын гына күрсәтәләр. Ул сыйнфи көрәш һәм социализм идеяләрен татар художество әдәбиятында иң ачык куен сурәтләүче язучыларның берсе булып тора. Гафурның шундый үз вакытының иң алдынгы әсәрләрен тудыруын замандашлары да ачык сизгәннәр. Атаклы драматург Г. Камал «Яшь гомер» драмасы басылып чыккач язган рецензиясендә шул вакытларда матбугатка чыгып килгән әсәрләрне яңа туган балаларга ошата да: «арада сәламәт туганнарыннан берсе «Яшь гомер» исемендәге рисаләдер» дип бик дөрес бәяләп уза. Ул драманың, үз чорындагы әсәрләргә чагыштырганда, иң алдынгы һәм иң сәламәт әсәр булуын күрә алган. Форманы форма өчен дип караган бер төрле «тәнкыйтьчеләр» бу әсәрдәге икенче пәрдәне сюжетка бәйләнешсез һәм драматургия законнары буенча артык итеп караганнар. Г. Камал һәм Ф. Әмирханның игътибарын бу әсәрдәге шул икенче пәрдә һәм Вәли белән Йосыф образларының бирелеше тарткан. Рецензияләрендә алар әсәрдәге яңа кешеләрнең, ягъни эшчеләрнең сурәтләнә башлавы белән кызыксыналар. Гафур Колахметовның, бу әсәрләреннән тыш, 1907 нче елда язылып, 1911 нче елда басылып чыккан «Ник уйгандым» исемле ро
М. Г аинуляна
мантик хикәясе бар. Хикәядә Габ- дерразак исемле карт мулланың төш күрүе сурәтләнә. Мулла гомере буе башкалар алдында үзен изге күрсәтеп йөргән, башка кешегә динле булырга, «яхшылык» эшләргә киңәшләр биргән, ә практик тормышында тик үзе өчен генә яшәүче, үз теләкләре өчен бөтен кабахәтлекләрне эшләүче булган. Автор менә шул кешегә «кыямәт көнен» күрсәтеп, аның гаебен үз авызыннан сөйләтә. Шул рәвешчә, бу әсәр үз нәүбәтендә динчеләргә сатира рәвешендә язылган. Аның динчеләрне фаш итүдә булган әһәмиятен инкар итмәстән, авторның тирән социаль мәсьәләләрне революцион яктыртылышта биргән әсәрләренә чагыштырганда бу әсәрнең һәхм эчтәлеге һәм художество эшләнеше ягыннан йомшаграк булуын да күрсәтеп узарга кирәк. 1908 нче елларда Г. Колахметов «Гасыр» көтепханәсе белән договор төзеп, татар телендә гомуми тарихтан бер әсәр язарга керешә. «Тарих сәхифәләре» дип исемләнгән өч китабы 1909 нчы елда «Сабах» көтепханәсе тарафыннан бастырыла. Пклардан беренче китап «Тарихтан әүвәл адәм балалары» дигән өлеше бигрәк тә характерлы. Анда тарихтан элек булган кешеләрнең тормыш хәлләреннән мәгълүматлар бирелә. Кешеләрнең табигать белән көрәшеп үсә барулары турында сөйләнә, дин һәм дәүләтнең килеп чыгуы турында кыс- кача анлатма бирелә. Шул рәвешчә, ул вакытларда татар телендә булган башка тарих китапларына чагыштырмаслык фәнни нигездә һәм .материалистик яктыртылышта бирелгән китапларның берсе булып тора. Икенче китап «Әүвәлеге’мәм- .г.кәтл'’онең урыннары һәм халык» исеме белән бирелә. Өченче китабы «?4чсыр» (Египт) тарихын, культурасын эченә ала. Шул ук өченче китапньш а х ы р ы н д а: «Дүртенче китап «оМессопотамия» исемле китап булачак» диеп куелган. Димәк, Г. Колахметов тарих фәне буенча язган бу әсәрләрен тагын да дәвам иттерергә уйлаган. Ләкин, нинди сәбәптәндер, калганнары басыла алмаган. Г. Колахметов «Тарих сәхифәләре»
сериясен язганда бик күп тарих, география һәм экономика фәннәре буенча булган китаплар белән якыннан танышкан булырга тиеш. Тарих фәннәрен нигезләүче грек галиме — тарихчы Геродот һәм француз тарихчыларыннан Ла- висс, Реклю һәм башка тарихчыларның әсәрләре белән таныш булган; аларның фикерләрен күп кенә урыннарда китереп уза. Шушы әсәрләрен язган вакытта аның кулында Энгельсның «Происхождение семьи, частной собственности и государства» дигән әсәре дә булган. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк: Г. Колахметов күренекле галимнәрне күп укыган һәм үзенең әсәрләрендә, публицистик мәкаләләрендә шул галимнәрнең фикерләреннән урынлы файдалана белгән язучы. Менә аның «Мөселман егетләре һәм рус кызлары» дигән мәкаләсе. Ул анда тигез мәхәббәт булуы өчен милли аерымлыкларның уңайсызлавына туктала, тигез мәхәббәтнең ничек булырга тиешлегенә карата бик күп галимнәрнең фикерләрен китереп уза. Мәсәлән, Бальзакның «Ирләр берлә бәрабәр булган галимә хатыннар тәрәккын- ның тигез баруына һәм> гаиләдәге чын мәхәббәтнең булуына бик зур сәбәптер» дигән карашын, Бебель- нең «Ике җанның бер-беренә тигез тоткан мәхәббәте илә бергә кавышу һәм бу кавышуда яратылмыш эшләрне бергә мәхәббәт илә кылудыр» дип никахны билгеләвем, Гетеның «Ике җан (ир һәм хатын) тигез мәхәббәт илә бер-беренә кавышсалар һәм тигез мәхәббәт илә гомерләрен үткәрсәләр нәселләрендә дә шушы изге мәхәббәтне кертәчәкләр» дигән фикерләрен китереп уза. Г. Колахметов бу фикерләрне китереп кенә калмый. Тигез мәхәббәтне тормышка ашыру өчен ир белән хатын арасында тигез культура, аның өчен социаль тигезлекләр булырга тиешлеген дә күрсәтә: «Хәзерге икътисади әх-
Гафур Колахмстов 81
вальнең мәҗбүр итүе илән безнең заманда... чын никахлар булуы да мөхал днп әйтергә туры киләдер» ди. Г. Колахметовның бу көнгә кадәр басылып чыкмаган әсәрләре дә булган. Шулардай «Әбүҗәһел» пьесасы 1908 нче елны язылып тәмам булган. Шул хакта «Әльислах» газетасының 1908 нче ел, 13 нче октябрьда чыккан 48 нче номерында түбәндәге игълан бар. Анда «Әбүҗәһел». Дүрт пәрдәле. Татар әдәбиятында әүвәлге тарихи драма. Гафур Колахметов әсәре. Бу көннәрдә язылып тәмам булды» диелгән. Шул пьеса 1910 нчы елны «Юл» көтепханәсенә бастыру өчен бирелә. Дингә каршы көрәш мәсьәләләрен эченә алган бу әсәр типографиядә өч пәрдәсе басылганнан соң полиция тарафыннан конфисковать ителә. Гафурның 1911 нче елда басылып чыккан, балаларга арифметика өйрәтү буенча язган тагын бер китабы («Ысулы тәгълиме хисап») аның педагогмк-методик эшләр буенча да кызыксынуын һәм тәҗрибәле укытучы булуын күрсәтә. Гафурның тагын берничә басылмаган әсәре булуы турында мәгълүматлар булса да (мәсәлән «Кем гаепле» драмасы), алариың кулъязмалары кулыбызда булмаганлык- тан, сыйфатлары турында бер сүз дә әйтә алмыйбыз. 1911 нче елларда Г. Колахметовның иҗат эшчәнлеге әкренли һәм 1912 нче еллардан соң бөтенләй тукталып кала. Моның беренче һәм нигез сәбәбе булып аның әсәрләрен бастыруга юл куймау һәм үзен бик нык тикшерү астында тоту тора. Бу хәл аның болан да авыр булган экономик тормышын тагын да уңайсыз хәлгә куя. Шуның өстенә 1906 нчы елларда ук нык сизелә башлаган күкрәк авыруы көчәйгәннән көчәя бара. Ләкин Г. Колахметов үзенең демократик карашларыннан, революцион идеяләрдән бер вакытта да читләшми, X. Яма- uiQB җитәкчелек иткән яшьләр түгәрәкләрендә катнаша. Анда Нә- ә.- № 5. җип Хәлфин, Г. Гобәйдуллиниар панисламизм идеяләрен яшьләргә таратырга омтылганда, X. Ямашев аларга каршы марксистик идеяләрне куеп чыга, буржуаз милләтчеләрнең зарарлы карашларын фаш итә. Шул мәҗлесләрдә Г. Колахметов Ямашев ягында тора, аның фикерләрен куәтләп баручы була. Анда булган бу сыйфатларны соңыннан Г. Гобәйдуллиниар үзләре дә истәлекләрендә язып чыгалар. Тик алар аны «төзәтеп», үзләре эшләмәгән эшләрне күрсәтү өчен файдаланырга тырышканнар. Шулай да бу истәлекләрдә Ямашев һәм Колахметовларга карата кайбер фактик материаллар күрсәтелеп узылган. Мәсәлән: «1910 нчы ел булырга кирәк. Яшьләрнең берсенең фатирында бер мәҗлес. Бик күп кеше җыелган... Шунда Хөсәеннең безгә биргән сөале исемдә. Хөсәен сорады: — Алай булгач сез Риза Казыйлар юлыннан барасызмы?» дип. «... Күп сүз булды, ләкин бик ачык исемдә калган, шул чакта Хөсәен моназара кылганда аңа акомпо- нент бас шикелле Гафур. Хөсәен ягында торып, нәрсәдер әйтеп-әйтеп ала иде». X. Ямашев һәм Г. Колахметов- ларның буржуаз милләтчеләргә, либералларга һәм эс-эрларга отпор бирә барулары башка истәлекләр һәм тарихи документлардан да күренә. 1911 нче елның 27 нче сентябрендә патша охранкасына бирелгән доноста да нәкъ шул турыда сөйләнә. 1912 нче елны X. Ямашевның үлеп китүе Гафурга бик авыр йогынты ясый. Империализм сугышы елларында аның авыруы тагын да көчәя. Ләкин бу вакытларда да ул политик карашларында нык тора, гадел булмаган сугышка каршы була, патша хөкүмәтенең җимерелүен көтә. Язучылык рухы да сүнмәгән була. Шул елларда татар хатынкызларының изелгән хәлләрен хикәя итеп, рус телендә тагын бер «Талак» исемле хжкәясен яза. 1916 нчы елның ахырларында сәла
82 ЛА. Гайнуллин
мәтлеге бик тә начарланып киткәнлектән. ул уңаерак булмасмы дип авылга китеп тора башлый. Февраль революциясе булгач яңадан Казанга кайтып бераз торса да, актив эшкә катнашырлык хәлдә булмый. Шул хәлендә дә, түземсезлек белән, хезмәт массасының җиңеп чыгуларын тели, көрәшнең нәтиҗәсен түземсезлек белән көтә. Октябрь революциясе вакытында ул инде бөтенләй ятып авырый. 1918 нче елның беренче апрелендә Пенза губернасы, Красный Слобод исемле өяз шәһәре больницасында үлә. Аны 2 нче апрельдә шул өяздәге йөиә авылы зиара- тына күмәләр.