Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЭПИГРАММАЛАР


111. МАННУРГА Эзли торгач егет чибәрне, Табып алды кызны.— Дилбәрне, Шәп кыз бу, дип егет сөенә. Тик кыз сыймый егет өенә. ГАЗИ КАШШАФКА Тәнкыйтче генә булып утырып булмас, Әйдә, әкияткә күчәбез. Азрак автсо, азрак оратор без, Ә шулай да азрак үсәбез. ГОМӘР РАЗИНГА Әйтәләр гел — «Намус» диләр синең эшең, Яза, диләр, салып шуңа бөтен көчен, Барасыңдыр главалар тезеп кенә, Без күргәне хәзергә тик өзек кенә. ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕГӘ «Икмәк-хатын». «Бәдриев»ләр белән Ялтырап киткән идең бер чәкне, Хәзер менә мөхәррирлек басты. Тик тешлисең узган «Терсәк»не. МИРСӘЙ ӘМИРГӘ Син күтәрдең Миңлекамалны. Миңлекамал сине күтәрде, Дөнья кысыр түгел. Йоклап калма, Эзлә, җаным, хәзер бүтәнне. СИБГАТЬ ХӘКИМГӘ Читтә йөреп азмый-тузмый кайтты. Ә нишләрбез азып ташласа. Башкалар күк, кара жәлләмичә. Сзын-озын яза башласа. АФЗАЛ ШАМОВКА Килде безгә бер заман бер пәһлеван, Бер беләге бер самовардан юан. Тик нигәдер килде портфельсыз гына. Янында тик «Башмаклы бер кызыгына. Г. ӘПСӘЛӘМГӘ Күп диңгезләр аша йөртте, Каләмне һәм автоматны. Бүген менә үзе килеп Журнал диңгезенә батты.