ДОШМАН ТЫЛЫНДА
1941 елның 26 нчы декабрендә <5ез Калуга шәһәреннән арырак бер аэродромга барып төштек. Без анда боевой парашютларны алып, дошман тылына сикерергә тиеш идек. Бу әле безнең беренче заданиене үтәү иде. Шулай иттереп, без, 16 кеше 6 самолетка утырып, сәгать 12 ләр булгандыр, күтәрелеп киттек. Җылы гына төн иде. Барабыз. Самолет ярты сәгатьләр баргандыр, безгә әйтәләр: — «Хәзер, диләр, фронт аркылы чыгабыз», — диләр. Шулай иттереп, бервакыт карасак, яп-якты ялкыннар күренә, «гелт» итеп кабынып китә. Прожекторлар айкала. Бу немец прожекторлары булып чыкты. Фронт аркылы үтеп киттек. Озак та үтмәде, бервакыт штурман әйтә: — Килеп җиттек!—ди. Шулай иттереп, «килеп җиттек» .дигәч, безгә инде хәзер тизрәк си- .керергә кирәк бит. Без, сикерергә дип люк янына килгән идек, командир әйтте: — Юк, диде, без алдан чаңгыларны ыргытыйк, — диде. Чаңгыларны ыргыттык. Шуның артыннан ук взвод командирының ярдәмчесе: — Хәзер мин сикерәм, ди. Төшкәннән соң сезне җыярмын, — ди. Аның артыннан тагын бер иптәш, *аннан соң отделение командиры төшәргә иде. Бу иптәш сикерергә дип башын тыкты да кире алды, курка бу. Мин ӘЙТӘМ: — Тоткарлап торма инде, сикер тизрәк!—дим. Командир ӘЙТӘ: — Булыш үзенә, ул сикерә алмый бит, — ди. Шулай дигәч, мин булыштым да, ул да төшеп китте. Аның артыннан ук мин дә сикердем. Самолеттан чыгу белән парашютның боҗрасын тартып җибәрдем, парашют ачылмады, тагын тарткан идем, монысында инде бөтен купол ачылып китте. Шулай ТЫЛЫНДА I иттереп, дилбегәләрен тарткалап, җайлап төшәм. Җиргә карасам куаклык. Кая төшәргә инде? Ул арада бервакыт җиргә төшүемә карга кереп чумдым. Шулай да җил мине өстери башлады. Парашютны «сүндереп» өстенә менеп утырдым да, тегенең каешларын кисеп, аяк белән карда чокыр казып парашютны күмдем. Шулай иттереп, басып торам. «Кая барырга хәзер? Сигнал булырга тиеш иде дә, килеп җитмәгәннәр ахыры. Ике-өч минутлар басып торганмын. Карыйм, 200 метрлар чамасы булыр, бер кеше күренә; парашюты бер якта, үзе икенче якта асылынып тора. Аның янына барып җитеп, җәһәт кенә аны да ычкындырдым. Хәзер без икәү булдык инде. Бераз шулай карап тордык та, ерак та түгел, бер сарай күренә, шуның янына киттек. Сарай эченә җитен көлтәсе тутырып куйган. •Шулай иттереп, ярар, шул сарай янында торганда ап-ак халат кигән тагы берәү килә. Килеп җитте, монысы да безнең малай. Шулай иттереп, без хәзер өчәү булдык. Салкын вакыт, туңдыра башлады. — Әйдәгез, егетләр, барыйк берәр җиргә, бу тирәдә бер авыл булырга тиеш, — дим. Ул арада булмады, тагы бер самолет килгән тавыш ишетелә. Төн болытлы иде, болыт китте, ай яктысы чыкты. 200 метрлар булыр, бер читтә авыл да күренде. Әлеге самолет бер парашютистны авылның эченә үк ыргытып китте. Без авылның арт ягыннан гына килеп кердек. Бер йортка килеп туктадык та сорашабыз: — Бу кайсы җир? — дибез. — Смоленск өлкәсе, — диләр. — Кайсы район? — Дергабич, — диләр. — Немец бармы? — дибез. — Иртә белән авылда икәү тавык җыеп йөриләр иде, хәзер юк, диләр. Моннан 4 километрда бер
Ватан сугышы фольклоры 59
авыл бар, анда карательный отряд тора, — диләр. — Сезнец авылда тәгаен юкмы? — дибез. — Юк, — диләр. Ике-өч йорт арырак китеп, тагы. ишек шакыйбыз. Бер карт килеп чыкты. Анардан да сораштык, ул да шул ук сүзне әйтә. «Инде монысы ышанычлырак» дип анда керсәк, өйдә тагы бер карт бар икән. Без килеп керүгә, алар безне кочаклап алдылар да, елаша башладылар. Картлар әйтәләр безгә: — Курыкмагыз, саклап калырбыз, — диләр. Бездә бер яралы калган иде, аны да саклап, яшереп калдык, — диләр. Бу картларның тәмәкеләре юк икән. Бер пачка тәмәке чыгарып бирдек, бергә тартып җибәрдек. Шулай да күңел тынычланмый, нәрсә булса да бардыр шикелле. Тагы чыгып киттек урам буйлап, «юк микән, ул бу» дип. Тагын авыл башына җитеп, бер йортка шакып кердек. Ул йортта ике кечкенә кызы белән бер хатын тора икән. Без ишек дөбердәткәнгә, кызлар елап уяндылар. Алар безне немец дип белгәннәр. Ул апа безгә пичкә ягып, аш куеп җибәрде. Мин иптәшләргә ӘЙТӘМ: — Без бу йорттан чыгыйк әле, теге картлар янына барыйк, — дим. капкадан гына чыккан идек, берәү койма аркылы башын тыгып карап тора. Русчалатып: — «Кем ул?» — дип сорасак, — бая самолет бер парашютистны авыл эченә ыргытып киткән иде бит әле, шул кеше имеш. Ул тагы безнең иптәш булып чыкты. Хәзер инде без дүрт кеше булдык. Мин ӘЙТӘМ: — Сез икәү теге картларга барыгыз, без икәү бу апада калыйк, дим. Иртә белән авылдан чыгып китәрбез, — дим. Шулай иттереп, урнаштык. Апа аш пешерде, ашыйсы да килми, урын җәеп бирде, бераз ятып торган булдык инде. Иртә белән сәгать биштә тордык та юлны сораштык. — Авылны чыккач бер күпер булыр, шул күперне чыккач, сулга китә бер юл — анысы карательный отрядка, уңга китә бер юл — анысы урманга бара, — диделәр. Шулай иттереп, дүртәү чыгып
киттек без. Авылны чыгып бераз киткән идек, җир өстендә бер нәрсә ята. Карасак, үзебез ыргыткан чаңгылар икән. Дүрт парын сайлап алдык та, киттек. Урман буеннан бераз баргач, эзләр күренде. Тора- бара бу эзләр күбәя башлады. Урманга керсәк, 12 кеше бергә җыелганнар да, торалар. Аларда радио тапшыргыч аппаратлар да, карта да бар. Хәзер без картадан карап үзебезнең кая икәнлегебезне дә белдек. Без бит әле разведчиклар гына, безгә сборный пункт оештырырга кирәк. Унҗиде километрлар эчкә китеп немец юк җиргә барып урнаштык. Шулай иттереп, монда радио тапшыргыч белән барысын да җайладык та кичен бер урынга бик зур итеп ут яктык. Шул ут яктысына безнең самолетлар ике батальон кеше ыргытты. Ул төнне күктән шул кадәр сугышчыларны койдылар, явып кына торды. Безгә хәзер күңелле булып китте. Монда хәзер парашют белән батальон командиры да, бригада командиры да төштеләр. Ул көнне без ял иттек. Икенче төнне самолет калган батальонны төшерде. Өченче көнне, сентябрьның 29 нда, тулы бригада белән немецларга каршы сугыш башладык. Үзебезгә урын хәзерләдек, районны зурайттык. Аннан соң инде безгә аерым заданиеләр бирә башладылар. Безгә хәзер приказ була, бер күперне ничек булса да ваттырырга. Бу күперне немецлар бик саклыйлар. Бик күп кораллар алдык та киттек. Күпернең ике ягыннан часовойлар саклап тора. Ни эшләргә инде? Монда югалтулар белән санашып торып булмый. Элек күпердәге сакчыларга тимичә генә, шуышып барып, элемтәне кистек. Бер иптәш, шуышып, каравыл өе янына китте. Аның ишек төбендә бер солдат тора икән. Ничек моны кыч
60 Ватан сугышы фольклоры
кыртмыйча гына бетерергә инде? Немецлар, кычкыра башласалар, куян урнына акыралар бит алар. Теге иптәш, шинеле белән немецның башын Каплап, бер селтәнү белән тынсыз иткән. Шуннан соң инде өй эчендәге унике кешене чәнчеп чыгуы бик ансат булды. Шулай иттереп, бер төркем йортны ваттырдык. Күпернең ике яктагы будкасын да бетердек. Ә күперне күккә күтәрттек. Күперне шартлату бу тирәдәге немец армияләрен Мәскәү- гә таба җибәрмичә бугазыннан буган шикелле булды. Бер вакытны, Вознесенский авылында чиркәүгә немецлар тупланган дип ишетәбез. Бу безгә 30 километрлар булгандыр. Әйләнә-тирәдәге вактөякләрен бетердек, хәзер бу авылда да немецны бетерергә кирәк. Бу немецлар хәзер парашют ташлаган белән генә туенып торалар. Ә аларның самолеттан ыргыткан барлык әйберләрен — сугыш кирәк-ярагын да, ашамлыкны да без алып торабыз. Бер көнне, бер кашлак кына урынга немецлар самолеттан әйбер төшерделәр. Безнекеләр алырга барса,
немецлар аталар, алар барса, без атабыз. Әгәр дә без бу парашют белән төшерелгән әйберләрне алсак, немецларның, эшләре бөтенләй начарлана инде, ашарлары- на бер нәрсә калмый. Бер көнне, ни булса да булыр, дип егерме кеше җыелып киттек. Җылы гына җилле төн иде. Җил безнең яктан. Төннә иттереп салам алдык көлтәләр бәйләдек, кулында 3—4 көлтә, ман көлтәләрне кар рып җибәрдек. Немецлар, көлтәләрне кешеләр дйп белеп, тетәләр генә саламга атып. Шул арада дүртәү киттек тә тегеләрнең багажларына ике йөз метрлы озын бауның башын бәйләп килдек. Шулай итеп бар әйберне үзебезгә тартып алдык. Немецларның үзләрен чолгап алдык та бетердек. Без монда, сугыша-сугыша, немецлардан биш районны коткардык, әллә никадәр коралларын, запасларын алдык. Шулай иттереп, без, немецларны Мәскәү ягына җибәрмичә, бугазларына басып тордык. Хатыйптан*3 язылма тынды Наратбаш авылы гражданы орденлы фронтовик Галимов