Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ТЕЛ



 Без файдалана торган әдәби тел — фикернең иң мөһим һәм үткер коралы, ул куп буыннарның хезмәтләре белән барлыкка китерелгән корал. Әдәби тел культураның куәтле бер коралы гына да түгел, рухи үсешнең мөһим факторы гына да түгел, ә бәлки милли иҗатның иң актив формасы булып тора. Культураның бөтен байлыгын, төрле заманнарда яшәгән бөек кешеләрнең әйтемнәрен без, башлыча, әдәби тел аркылы беләбез. «Табигатьнең барлык күренешләре, безнең акылыбызның эше белән, сүзләргә киендерелгән» ди А. М. Горький. «Кешеләр аралашуының мөһим коралы» (Ленин) булган телдән башка җәмгыятьтә бер эш тә эшләнми. Дөрес итеп һәм урынлы итеп әйтелгән сүз кешеләрне каһарманлыклар күрсәтүгә өнди ала. Безнең илебезнең халыклары Ленин-Сталин сүзе белән рухланып патша властен бәреп төшерделәр, Ленин-Сталин сүзе белән рухланып, немец-фашист илбасарларын тар-мар иттеләр. Көндәлек тормышта телнең әһәмияте шундый зур булса, әдәбиятта аның роле тагын да зурая төшә. Чөнки һәрбер әдәби әсәрне тудыру өчен төп чара — тел. Художество әсәрен тирәнтен аңлар өчен, үз уйларыңны Һәм тойгыларыңны тулы рәвештә әйтеп бирә алу өчен, художество теленең үзенчәлекләрен, аның сурәтләү Һәм мәгънә бирү чараларын нечкәләп белергә кирәк. Ләкин, әдәби әсәрләр теленең үзенчәлекләре турында сөйләүдән элек, әдәби телнең табигатен гомумән билгеләүгә һәм әдәби тел дигәч без нәрсәне аңлавыбызны тулырак аныклап китәргә кирәк булыр. Фәнни әдәбиятта әдәби телне— дәүләт учреждениеләренең, мәктәп, фән, пресса, матур әдәбият теле дип атап килүне канәгатьләнерлек дип санап булмый, чөнки ул әдәби телнең төрле жанрларда яшәү фактын эмпирик раслау белән генә чикләнә. Әдәби телне, аны диалектларга каршы кую юлы белән аңлатырга тырышу исә тулаем алганда гына, ягъни тышкы яктан гына дөрес. Әдәби тел чыннан да диалектлардан тыш яши, аның грамматик нормалары бары бер генә төрле, ә диалектларда грамматик тайпылышларның күп булуы бик табигый нәрсә. Бу мәгънәдә әдәби тел диалектлардан үзенең оешкан, нормалашкан тел булуы белән аерыла. Ләкин әгәр дә без мәсьәләне тирәнрәк уйласак, әдәби телне диалектларга каршы кую ул бары формаль нәрсә дигән нәтиҗәгә килербез. Чыннан да, әгәр дә без әдәби телне диалектларга каршы куябыз икән, ул вакытта күбесенчә диалектларда гына яшәп килгән халык авыз иҗатын (дастаннарны, җырларны, такмакларны, әкиятләрне һәм башкаларны) әдәбияттан һәм әдәби телдән читтә калдырырга тиеш булабыз. Хәлбуки, авыз фольклоры бүгенгәчә бөтен җирдә
S 6 Ә. Ахунжаноз 
 
 
әдәби жанрларның берсе итеп карала. Димәк, халык иҗатының телләре дә әдәби жанр итеп саналырга тиеш. Моңа ышану өчен борынгы рус әдәбиятының «Игорь полкы турында сүз» кебек һәйкәлен күрсәтү җитә: бу әсәрнең теле борынгы рус фольклорының чиксез тирәнлегенә китә. Берүк. «Игорь полкы турында сүз» әсәре әдәби һәйкәл булып кына түгел, ә борынгы рус әдәби теле үсешенең югары бер баскычы булып та тора. Кыю рәвештә әйтергә мөмкин ки. Пушкинга кадәр рус әдәбияты мондый гүзәл әсәрләрне белмәгән иде әле. һәм батыр руслар, данлы витязлар турындагы бу матур җырны бүген алып укысагыз да күңелләрне дәртләндерерлек булып яңгыравын күрерсез. Икенче яктан, әдәби тел һәм диалект җәмгыять үсешенең төрле чорларында төрлечә әһәмияткә ия булып торалар. Әгәр дә мисал өчен хәзерге рус телен һәм Киев Русеның әдәби телен алсак, аларның аермасы хронологик яктан гына түгел (беренчесе 14 нче гасыр, икенчесе 20 нче гасыр теле) һәм, шулай ук, аларның аермасы икесе ике төрле фонетик һәм морфологик структурада булуында гына да түгел. Иң төп һәм принципиаль-мө- һим аерма хәзерге рус теленең борынгы рус теленнән үзенең сыйфаты белән гаять дәрәҗәдә өстен торуында. Хәзерге рус әдәби теле өчен чыннан да берлек (единство) характерлы. Ул тел диалектларны туплау нигезендә барлыкка килгән һәм диалектлардан өстен яши. Хәзерге рус теле диалектларның барлык төрләрен һәм аларнын фонетик һәм грамматик үзенчәлекләрен чагылдырмый (сүзлек моңа керми). Бары тик стилистик максат белән — теге яки бу геройны характерлау өчен генә кайчагында диалектизм кулланыла. Ләкин әдәби телнен төп үзенчәлеге — аның милли тел буларак берлегендә. Илнең экономик яктан концентрацияләнүе нәтиҗәсе буларак, ягъни аның феодаллар арасында бүленгәнлеген бетерү нәтиҗәсе буларак, политик концентрация туа, шуңа бәрабәр тел берлеге дә туа. Борынгы 
рус телендә исә эш бөтенләй башкача. Илнең феодаллар арасында бүленеп беткән булуы телнең дә төрлечә бүленгән булуын тудыра. Шуңа күрә борынгы рус диалектларының үзенчәлекләре әдәби телдә дә үз чагылышларын табалар. Әсәр нинди урында язылса, шул урынның теле белән бирелә. Шуңа күрә борынгы рус әдәби теле бер төрле булган дип әйтә алмыйбыз. Шулай итеп, без бу билгеләүнең тулы билгеләү булмавын күрәбез. Ниһаять, кайберәүләр әдәби тел дип язу телен аңлыйлар (литера — хәреф дигән сүз). Ләкин әдәби телнең язу теле булуы шарт түгел, моңа ораторлар речьләренең күп төрләре мисал була ала. Күренә ки, бу билгеләүләр барысы да, кайчагында әдәби телнен аерым якларын уңышлы аңлатуга ! карамастан, идеологии өскорма булган әдәби телнең чын табигате турындагы мәсьәләне дә, башка гаять мөһим мәсьәләләрне дә ача алмыйлар. Без, үзсбезнеп методология нигезендә, бүтән, тулырак билгеләү бирергә теләр идек. Диалектик материализм күзлегеннән караганда тел, идеологии өсиорма буларак, тарихи бер категория булып тора. Ул кешеләр җәмгыятенең мәгълүм бер үсеш баскычында туа. Шулай булгач, кайчан һәм кешеләр җәмгыяте үсешенең нинди баскычында әдәби тел барлыкка килгән соң? Маркс < Немец идеологиясе» дигән әсәрендә әдәби телнең килен чыгышы турындагы сорауга җавапны нинди юнәлештә эзләргә кирәклеге турында гениаль күрсәтмә биреп китә. «Тел дифференциациясе, — ди ул, — социаль дифференциация нәтиҗәсе ул. Сыйныфлар килеп чыкканга кадәр булгач җәмгыятьнең беренче зур дифференциациясе — хезмәтнең акыл һәм физик хезмәт төрләренә бүленүе.

Әдәби тел 87 
 
 Хезмәтне бүлешү бары тик материаль Һәм рухи хезмәт бүленеше барлыкка килгәннән соң гына чын бүлешү булып чыга»1. Хезмәтнең акыл һәм физик хезмәт төрләренә бүленүе моментыннан алып, аң (сознание) үзен яшәп килгән практикадагы аңнан ниндидер бүтән бер нәрсә итеп хис итә ала. Хезмәтнсн акыл һәм физик хезмәт төрләренә бүленүе белән идеологиянең махсус өлкәсе туа һәм шул идеология кешеләренең практикасында көндәлек сөйләшү теленә, ягъни кешеләрнең көндәлек материаль көнкүрешләрен үзләштерү коралы булган телгә каршы, яңа бер тел барлыкка килә. Моннан без бик борынгы (первобытный) әдәби телнең дә көндәлек телдән аерылып торуын күрәВез. Кабиләчелек җәмгыятендә идеологларның беренче формасы — нәсел башлыклары, жрецлар һ. б. Аларның теле көндәлек телдән нәрсә белән аерыла соң? Үзенең төзелеше, үзенең монолог формасында булуы белән аерыла. Монолог — диалогка каршы куела торган сөйләү. Диалог — ике кешенең кара каршы сөйләшүеннән гыйбарәт. Аны репликалар тезмәсе дип тә әйтергә мөмкин. Монолог исә фикерне сүз формасына салып, оешкан бер система рәвешендә би- PYJ ул реплика түгел; ул тыңлаучыларга алдан уйлап йогынты ясау өчен кулланыла. «һәрбер монолог—әдәби әсәрнең башлангычы ул»,— ди Л. В. Щерба. Шулай итеп, әдәби телнең килеп чыгу тарихы проблемасы сөйләмнең диалогларга һәм монологларга бүленүенә бәйләнгән. Диалоглар һәм монологлар исә, үз чиратла- оында, хезмәтнең акыл һәм физик хезмәт төрләренә бүленүенә баглы. Димәк, әдәби телнең башлангыч формасы — кешелек җәмгыятенең беренче белгечндсологлары прак- т"касында барлыкка килгән моио- JIOr Ул. Аның үгетләү, догалар, си- 2| 'Ка|>л Маркс, «Немец идеологиясе». бит. ’ ’ херләр, җырлар яки башка формаларда булуы принципиаль әһәмияткә ия түгел, ләкин бу беренче бәйләнешле сөйләм әдәби телнең яралгысы дип исәпләнә. Чыннан да, культуралары түбән булган халыклар арасында бик аз кешеләр генә монологка сәләтле булалар. Күпчелеге исә бәйләнешле итеп сөйли алмыйлар. «Күренә ки, — ди Л. В. Щерба, — диалог һәм монологның формалары бөтенләй башка төрле. Диалогка, хәтта хәзерге телдә дә, катлаулы җөмләләр хас түгел, катлаулы җөмләләр бары тик монолог өчен генә хас. Монолог сөйләме нормадан читкә чыгарга мөмкинлек бирми, бирсә дә бик аз бирә. Диалог сөйләмендә исә нормадан читкә чыгулар тулып ята». Диалогта гадәттә ике кеше катнаша, алар берберсенә ничек тә булса бәйлә- нешлеләр, берсен берсе ярты сүздән аңлыйлар. Монологта исә бер кеше сөйли һәм ул бер кеше еш кына күпләр алдында сөйли. Тыңлаучылар арасында аның якыннары да, якын булмаганнары да булуы мөмкин. Бу хәл тыңлаучыларның сөйләүчене турыдан-туры аңлавына комачаулый. Шуңа күрә дә монологта нормадан чигенүләр, төрле кыскартулар мөмкин түгел. Монологның беренче авторлары булып, үзләренең практикаларында көндәлек сөйләмнән аерылып тора торган телдә сөйләшүче белгечләр һәм идеологлар торалар. Соңга таба билгеле социаль катлауларның идеологлары булып зур монастырьлар күтәрелә. Мәсәлән, китап һәм белем учагы булып саналган Киев-Печерский монастыре шундыйларның берсе булган. Әдәби телнең иң борынгы формасы турында сөйләгәндә әдәби һәм язма телләрне буташтырудан сакланырга кирәк. Әдәби телнең килеп чыгуын язу һөнәре килеп чыгуга бәйләү һич кирәкми. Дөрес, әдәби тел язу килеп чыкканнан соң гына тулысымча формалаша һәм бары шуннан соң гына 
Әдәби тел 88 
 
 
язу һәм сөйләм төрләренә бүленә. Соңгысы үзенең чыгышы белән борынгыра
Ъ8 Ә. Ахунҗаиоз 
 
 
гы. Әдәби телнең язу һәм сөйләм төрләреннән аермасы бары техник сәбәпләр белән генә билгеләнә. Шуңа күрә әдәби телнең килеп чыгуын язу һөнәре килеп чыгуга бәйләргә һичбер төрле нигез калмый. Рус язуы Византиядән, болгарлардан алынган, ә рус әдәби теле исә үзенең чыгышы белән бик борынгыдан русныкы. Шулай итеп, югарыда сөйләнгәннәргә йомгак ясасак: әдәби тел үзенең башлангыч формасында хезмәтнең акыл һәм физик хезмәт төрләренә бүленүе чорында, идеологиянең махсус өлкәсе килеп чыккан дәвердә туа дип әйтә алабыз. Кешелек җәмгыяте үсешенең төрле чорларында белгеч-идеолог- лар үзләренең идеологии иҗатларын сөйләп бирә торган тел — әдәби тел дип атала. Идеологии иҗат язу һәм сөйләм формаларында яши алган кебек, әдәби тел дә сөйләм һәм язу формаларында яши ала. Үз заманнарында культура үсешен үз артларыннан ияртеп барган җәмәгать эшлеклеләренең һәм язучыларның телләре безнең өчен әдәби тел булып хисаплануы шуннан ачык булса кирәк. Ломоносов, Карам- шин, Пушкин, Гоголь, Л. Толстой. Горький, Блок, Маяковский кебек күренекле рус язучылары, Ленин, Сталин кебек гаять дәрәҗәдә бөек фикер ияләре үзләренең идеологии иҗатларын, фикерләрен һәм хисләрен рус әдәби телендә сөйләгәннәр һәм сөйлиләр. Ләкин моннан телне аерым кешеләр, народниклар әйтмешли, критик уйлаучы шәхесләр тудыра дигән хата нәтиҗәне чыгарырга ярамый. Тел халык тарафыннан тудырыла. Бу турыда пролетариатның бөек язучысы М. Горький бола й дип ЯЗДЫ: «Тел халык тарафыннан тудырыла. Телнең әдәби һәм халык телләренә бүленүе бездә «чи тел» һәм осталар тарафыннан эшкәртелгән тел барлыгын гына әйтә...»» Пушкиннан башлап, рус классиклары сүзләр хаосыннан аларнын иң дөресләрен, иң ачыкларын, иң көчлеләреп сайлап алып, хәзерге 
бөек, матур рус телен тудырдылар. Халык әдәбияты әсәрләренең теле, шулай ук, осталар тарафыннан эшкәртелгән, тик профессиональ осталар тарафыннан түгел, ә һәвәскәр осталар тарафыннан эшкәртелгән тел. Чыннан да, фольклорны туры мәгънәсендә халыкның коллектив иҗаты днп уйлау дөрес булмас иде бит. Халык авыз әдәбиятының, һәрбер әсәре башта билгеле күләмдә әдәби таланты булган шул халык вәкиле тарафыннан тудырыла һәм мәгълүм бер социаль катлауның идеологиясен чагылдыра. Бу мәгънәдә халыкның авыз әдәбияты башта халык эченнән чыккан һәм әдәби таланты булган аерьнм кешеләрнең иҗат эше продукциясе булып тора. Элекке заманнарда бу кешеләрнең иҗатлары кәгазьгә беркетелә барылмаганлык- тан гына, гаҗәеп әсәрләрне иҗат итүчеләрнең исемнәре тарихта сакланып калмаганнар. Шулай итеп, әдәби телне бслгеч- идеологлар теле итеп билгеләп, без хәзерге филологиянең җанлы бер мәсьәләсен схоластикадан һәм хәреф кимерүчелектән беркадәр коткарабыз. Бу мәсьәләне өйрәнү белән без дөньяга карашларыбыз- ның чыганакларын, культурабызның чыганакларын да өйрәнәбез. Идеологии иҗатның политик карашлар, мораль, сәнгать, философия, әдәбият һәм башка шуның кебек төрле формалары булган кебек, әдәби телнең дә төрле формалары бар. Монда барыннан да элек әдәби тел төрләренең ике зур төркеме барлыгын күрсәтергә кирәк. Алар матур әдәбият теленең төрле формалары һәм эш теленең төрле формалары. Соңгысына игътибар итсәк, без биредә фән телен, законнар телен, газета телен, эпистоляр стильне, канцелярия стилен күрәбез. Мондый төрләр бик күп, алар һәр өлкәдә бар. Шушы әдәби тел формаларының

 
 
 
Әдәби тел  һәрберсенең үзенчәлеген кыска ча 
терминнар бик җитди сайланырга, алар ике төрле уйларга һич тә юл калдырмаска тиешләр. Законнар теле ачык, нык булырга, боргаларга юл куймаска тиеш; бу очракта аңлау тизлеге иң мөһим нәрсә түгел, чөнки кызыксынучы кеше теләсә кайсы статьяны, кушып тормасалар да, ике-өч тапкыр укыячак. Аның каравы киң халык массасын күз алдында тоткан газета теле җиңел аңлашылырга, ваклыкларга һәм чыгармаларга артык бирелмәскә тиеш. Эпистоляр стиль, корреспондентларның социаль мөнәсәбәтләренә карап, шулай ук, төрле вариантларга бүленә. Бу төрлелекләр һәрвакыт ачык күренеп торганлыктан, элекке заманнарда хәтта хатлар язар өчен махсус кулланмалар да булган. Канцелярия стиленең төп үзенчәлеге— эшнең ничек булуын барлык логик мөнәсәбәтләрендә биреп, шуннан бөтен бер нәтиҗә чыгарудан гыйбарәт. Канцелярия стилендә кушма җөмләләрнең күплеге әнә шуннан килә. Чыннан да, шушы юл белән яхшы итеп төзелгән җөмләләр укучыга мәсьәләне берьюлы аңларга һәм тиешле карарны берьюлы кабул итәргә мөмкинлек бирәләр. Матур әдәбият теленең вариацияләре, әлбәттә, эш теленә караганда күбрәк, ләкин алар артык күзгә ташланмыйлар һәм, һәр хәлдә, җи- н е л генә к л а с с и ф и к а ц и я л ә н миләр. Ә иң мөһиме — аларның бөтенләй икенче төрле юнәлештә булуы. Әдәбият — «сүз ярдәме белән пластик тасвирлау» сәнгате ул. (М. Горький.) Шуңа күрә матур әдәбият теленең үзенчәлеге булып аңлаешлылык, образлылык, эмоциялелек булырга тиеш. Көндәлек сөйләшүләрдә дә кешеләр поэтик сөйләмнең шушы үзенчәлекләре белән файдалана алалар, ләкин матур әдәбият теле алымнары сөйләм һәм фәнни речьләрдә характерлы була алмыйлар, чөнки аларның бурычлары, матур әдәбият әсәре бурычларына караганда, башкачарак. 
Гади сөйләшүләрдә, фәнни характердагы хезмәтләрдә сөйләм мәгънәне аңлату чарасы яки нинди булса мәгънәне исбат итү чарасы булып хезмәт итсә, матур әдәбият әсәре алдында мәгънәне образлар аша күрсәтеп бирү бурычы куела. Матур әдәбият теле фикерләрне һәм тойгыларны белдереп кенә калмый, аларны ачыклый, тагы да матуррак һәм көчлерәк итеп күрсәтә. Язучынын иҗат көче тормыштан. төрле күзәтүләрдән һәм тәэссоратлардан алынган материалларны җанлы образларда гәүдәләндерә белүдән гыйбарәт. Күзәтү, чагыштыру һәм тормыштагы иң характерлы булган күренешләрне сайлап ала белү алымнарын яхшы үзләштергән язучы үзенең фантазия көче белән шушындый эффектка ирешә ала ки, ул сурәтләгән геройлар һәм күренешләр укучы алдына җанлысыман булып килеп басалар. Шагыйрь образлар белән фикер йөртә, төшенчәләрне гәүдәләнде- релгән рәвештә бирә. Шунлыктан матур әдәбият әсәре кешенең тойгыларың кузгатып җибәрергә сәләтле була. «Галим исбат итеп, художник күрсәтеп бирә, — ди Белинский. — Политик-экономист, статистик саннар белән коралланып, үзенең укучыларының яисә тыңлаучылары нык акылларына тәэсир итеп, фәлән- фәлән сәбәпләр аркасында фәлән сыйныфның хәле җәмгыятьтә күп мәптәбәләр яхшырды яисә күп мәртәбәләр начарланды дип исбат итә. Шагыйрь ч ы н б а р л ы к н ы җ а н л i я һәм ачык тасвирлау белән коралланып, үзенең укучыларының фантазиясенә тәэсир итеп, фәлән-фәлән сәбәпләр аркасында фәлән сыйныфның хәле җәмгыятьтә чыннан да яхшырды яисә начарланды дип, дөрес картинада күрсәтеп бирә. 89- 
характерлап үтик. Фәнни телнең үз үзенчәлеге бар: 

90 Ә^Ахунҗаноз 
 
 Берсе исбат итә, икенчесе күрсәтеп бирә, һәм икесе дә ышандыралар.» Бу — поэзиянең тормышны аның реаль икәнлегенә тулысынча ышандыра торган ачык, пластик образлар таләп итүен, поэзиянең жи- вописька ошавын күрсәтә. Шулай итеп без художество теленең гади сөйләм һәм хәтта публицистик китаплардагы һәм фәнни китаплардагы телгә караганда да катлаулырак функция үтәвен күрәбез. Көндәлек тормыштан алып, эстетика өлкәсенә күчерелгән сүз үзенә башка яңгырашка ия була. Чын поэтик сөйләм, үзендәге сүзләр санына караганда да күңелне күбрәк тәэсирләндерә дип, әле Лес- -синг әйткән иде. Бу чыннан да шулай. Лермонтовның «Өч хөрмә» дигән шигыренең беренче юлларын искә төшерик: Гарәбстан җирендәге комлык чүлдә Үсә иде биек һәм мәгърур өч хөрмә. Берничә штрих белән бер бөтен картина тасвирланган. Безнең хыялыбыз кузгала, әсәрләнә һәм картинаның калган өлешен сурәтләүне үзе төгәлли башлый. Кайнар комнар күренә кебек, аларның кайнар сулышы сизелә, тирә-якта бер кеше дә юк. Менә шунда өч горур хөрмә көйдергеч эсселектән үзләренең гомерләрен саклау өчен көрәшәләр. Икенче мисал итеп. Пушкинның «Делибаш» дигән шигырен алыйк. Монда Шагыйрь гайрәтле ике сугышчының ярсу бәрелешен күрсәтүне үзенә бурыч итеп куя. Әгәр дә сез бу шигырьне алып укысагыз, андагы тел ритмикасы, андагы сүзләр, барысы да омтылышлы хәрәкәтне мөмкин кадәр тулы итеп бирүгә юнәлдерелгәнлеген күрерсез. Тел ритмикасының барлык элементлары хәрәкәткә, тизлеккә яраштырылганнар. Юллар кыска, җөмләләр омтылышлы. Хәрәкәтне әкренәйтә торган барлык нәрсәләр: ачыклагычлар, һәр төрле катлаулы сүзләр барысы да җөмләдән алынганнар. Яисә Габдулла Тукайның «Пушкинга» дигән мәшһүр шигырен алыйк. Бу шигырьдә Пушкин ши- гыриятенең югары тарихи әһәмияткә ия булуын Тукай искиткеч рәвештә көчле итеп биргән. Синең шигырьләреңә тез чүгәләр таш бепон агач. Шагыйрь кешегә кимчелек — әгәр ул шу и тый булмагач. Ничек тез чүкмәсеннәр соң, синең шигырьләрең көчле, Нурын чәчеп тора безгә югарыдан кояш төсле. Йөрәкләрдән алып ташлый караңгылыкның җырларын. Чагылдырган кебек дөнья кояшның якты нурларын. Укыдым бар әсәреңне, күңелгә ятлап үз иттем. Кереп гөлбакчаңа мин дә җимешләрен авыз иттем. Бу өзектә бөек рус шагыйренә кече туганының чиксез зур мәхәббәте чагылган. Бу мәхәббәт гади бер ярату гына да түгел, ә көчле сөю, дәрт, тулысынча бирелгәнлек, мәгърүр ышану. Болар барысы да безне художество сөйләме — аерым бер югары культура икәненә ышандыралар. Бу югары культурага сүзләрне һәм сүзләр тезмәсен бик җентекләп сайлау аркасындг) гына ирешергә мөмкин. Ләкин художестволы уйлау процессы ясалма рәвештә матур сүзләр һәм җөмләләр сайлаудан гына гыйбарәт түгел, ул шагыйрьнең дөньяга булган карашы белән бик нык бәйләнгән. Әгәр дә Габдулла Тукайның «Көзге җилләр» дигән шигыренә анализ ясасак, моңа ышану кыен булмас. Шагыйрь татар халкының революциягә кадәр булган җәмәгать тормышындагы иң мөһим якларын күрсәтеп бирә: Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый. Җил еламый, ач үлемнең куркусынпан ил елый. — Иң сөекле эшче әүладем бу ел ач калды дип. — Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир елый. Куйса монда кортка /дар төшкән тешен алтын белән. Бер телем икмәк, дин, анда назлы нечкә бил елый.

Әдәби тел У1 
 
 Бу шигырь үзенең идея эчтәлеге белән бик көчле. Шагыйрь патша заманындагы һәр көн саен халыкка янап торган фәкыйрьлек һәм ач үлем куркынычы турында үзенең көчле фикерен әйтә. Шуның өстенә мондагы образлар искиткеч зур көч белән, ышандырырлык итеп, ачык итеп тасвирланганнар. Үзенең талант көченә таянып, шагыйрь картина тудыра, шуның өчен кирәкле булган сүзләрне сайлый. Монда һәрбер сүз шулай итеп кулланылган ки, ул сүз башка сүзләр белән оешып, тормыш хакыйкатен дөрес чагылдыра. Үзенең икенче бер сатирик шигырендә Тукай художестволы тасвирлау максаты белән чагыштыру алымын файдалана: Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган; Кибән чалма кибәк башта: ишан булган имеш хәйван! Монда шагыйрь ишанны хайван белән чагыштыра. Болан итеп чагыштыруга бары бер генә нигез бар, ул да булса ишан тудырган тойгы. Чөнки ишан белән хайван арасында һичбер тышкы ошаш юк. «Ләкин алар икесе дә (ишан һәм хайван) шагыйрьдә бер үк төрле гонгы тудыралар һәм шуңа күрә ул аларны янәшә куя. Бу чагыштыруда шагыйрьнең үтергеч сарказмы күренә. Халыкны гарипләп һәм буып торган ишаннарның хурлыклы эшләрен сурәтләү өчен, Тукай ачулы һәм нәфрәтле сүзләр тапкан. Болар барысы да безне, әгәр дә автор үз теленең законнарын яхшы белсә, халыктагы сүз сөрелешен тоя алса, сүзләр запасын тиз үзләштерә һәм үзенең сүз байлыгын практикада җпнел куллана алуына ышандыралар. Мондый шагыйрьләрнең типлары да, картиналары да агып кына торалар. «Л1ин, — ди Гете, — җөмләләремне мәчеләрне чөйгән кебек чөям һәм аларның аяк өсләренә төшүләренә ышанам. Әгәр дә үз телеңнең законнарын белсәң бу ансат эш». A. М. Горький болай дип яза: «Көч кебек йогынты ясый торган телнең чын матурлыгы картиналарны, характерларны, китапларның идеяләрен күрсәтә торган сүзләрнең ачык аңлаешлы һәм яңгырашлы булулары белән тудырыла. Язучы художникка безнең гаять бай сүзлегебезнең барлык сүз запасы белән киң рәвештә таныш булырга һәм шуннан иң ачык, иң аңлаешлы, иң төгәл һәм иң көчле сүзләрне сайлап ала белергә кирәк. Бары тик шушындый сүзләрнең тезелмәсе һәм мәгънәләре ягыннан ул сүзләрнең нокталар арасында дөрес урнаштырылулары, авторның уйларын үрнәк булырлык итеп гәүдәләндерә, матур картиналар тудыра, укучылар автор тарафыннан тасвирланган кешеләрнең җанлы фигураларын күзләре белән күргән кебек булалар. Язучы шуны аңларга тиеш: ул каләм белән генә язмый, живопись остасы кебек сурәтләп кенә дә чикләнми, ә кешеләрне өзлексез хәрәкәттә тасвирларга тырыша». Сүз художнигы сүзләрне шулай итеп төзи белә ки, алар тасвирлы, матур булып яңгырыйлар һәм укучыда көчле тәэсир калдыралар. Язучылар моңа төрле алымнар белән ирешәләр, алар сүзләрнең туры мәгънәләреннән генә түгел, икенче мәгънәләреннән дә, мәгънә оттенокларыннан да файдаланалар. Бу алымнар турында без үзебезнең икенче мәкаләбездә сөйләрбез.