Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәби календарь


МАТЭ ЗАЛКА I Тууына 50 ел тулды
 Соңгы һәм иң яхшы романы «До- бердо»да Матэ Залка үзенең ничек итең революциягә килүе турында, элекке венгр офицеры пленга төшкәннән соң, ничек итеп большевик, кызылармеец һәм | интернационалист булып китүе турында сөйли. Үзенең интернационал полкы белән Матэ Залка гражданнар сугышы юлларын үтә, бик күп сугышларда катнаша, Себер тайгаларында партизан булып йөри, акчехлар- га, Врангельга каршы сугыша. Пере- копны штурмлауга катнаша. Сугышчан эшләре өчен хөкүмәт аны Кызыл Байрак ордены белән бүләкли. Бер вакытны аны Владимир Ильичка чакыралар. — Исәнмесез, иптәш Залка! — ди Ленин һәм кочаклый... Ленинның боерыгы буенча Матэ Залка мактау коралы белән бүләкләнә. ! Гражданнар сугышыннан соң Залка әдәбиятка килә. Ул элек тә язгалап торган була, ләкин болар әле аның беренче адымнары, каләм сынаулары гына булалар. Матэ Залка иҗатының төп темаларыннан берсе: гадел һәм гадел булмаган сугышлар темасы. Аның «Мәңгелек солых турында хикәя» дигән китабы шуңа багышланган. Матэ Залканың соңгы! романы — «Добердо»— 1914—1918 еллардагы сугыш турында язылган китапларның иң яхшыларыннан берсе булып санала. ) Инде Испаниядә чагында Матэ Залка «Анкета» исемле роман язу турында уйлый. Партиягә кергән чагында тутырыла торган анкетага җаваплар формасында Матэ Залка кешенең тормышы, аның | революциягә килүе, көрәше турында сөйләргә тели. Ләкин ул үзенең теләгенә ирешә алмый. Испаниядә үзенең интернационал полкы белән фашистларга каршы сугышып йөргәндә ул бөтенләй диярлек яза алмый. Биредә ул бары тик генерал гына була. «Мин хәзер генерал Лукач. Язучы Матэ Залка өйдә калды» ди ул. Генерал Лукач — Матэ Залка 1937 елның июнендә Арагон фронтында фашистларга каршы көрәштә батырларча һәлак булды.
 СЕРВАНТЕС (1547—1616) Алдынгы Испания һәм азатлык сөюче бөтен кешелек 1946 нчы елның 23 иче апрелендә мәшһүр «Дон- Кихот Ламанческий» романының авторы — бөек Сервантесның үлүенә 330 ел тулуын билгеләп үтте. Мигель де С.-Сааведра Сервантес яшь чагында берничә ел буенча солдатта була. Сугышларның берсендә каты яраланып, пиратларга әсирлеккә төшә. Аны Алжирга илтеп, коллыкка саталар. Коллыктан котылгач, Сервантес Испаниягә кайта, чиновник булып эшли. Картлык көннәре тирән фәкыйрьлек эчендә үтәләр.

117 
 
 
Әдәби календарь
 Сервантес иҗатының төп идеяләре — гуманизм; социаль хаксыз- лыкка каршы к көрәш, Испанияне яңа, яхшырак ысулда! яңадан кору. Аның һичкайчан үлмәс романы «ДонКихот»та (1605—1615), «Гыйбрәтле новеллалар»ында һәм «Ну- мансия» трагедиясендә бу идеяләр гаҗәеп дәрәҗәдә көчле чагылалар. 
«Дон-Кихот» романы Россиядә беренче тапкыр XVIII нче гасырның алтмышынчы елларында тәрҗемә ителеп басыла. 1947 нче елның октябренда кешелек дөньясы бөек Сервантесның тууына 400 ел тулу көнен билгеләп үтәчәк. Бу юбилей бөтен дөнья әдәбияты һәм, культурасы өчен чиксез зур бәйрәм булачак. ИВАН ФРАНКО (1856—1916) Шушы елның җәендә Украинаның бөек революцион язучысы, . укы- мышлысы һәм җәмәгать эшлеклесе Иван Франконың тууына 80 ел, үлүенә 30 ej< тулды. Иван Франко Көнбатыш Украина крестьяннары арасыннан күтәрелеп чыга. Аның тормышы һәм - иҗаты, ул вакытта Австрия немецлары һәм венгрлар кул астында изелгән туган җире — Көнбатыш Украинаның язмышы белән бәйләнгән. Франко — лирик, һәм политик шигырьләр остасы. Үзенең проза әсәрләрендә ул | Көнбатыш Украина крестьяннарының һәм эшчеләренең авыр тормышларын, көнкүрешләрен, көрәшләрен күрсәтә. Аның «Борислав көлә» дигән китабы капитализмның Көнбатыш Украинадагы беренче адымнарың тасвирлый. «Давыллы еллардан», «Маңгай тире белән» дигән хикәяләрендә крестьяннарның авыр тормышы,, капитализм изүе астында аларның, әкренләп бөлә барулары чагыла. Иван | Франконың бөтен иҗаты үз ватанының азатлыгы өчен көрәшкә, славян халыкларын азат итү һәм берләштерү эшенә багышланган. , . 1 АКОП АКОПЯН (1866—1937) Хәзерге Әрмәнстан әдәбиятының атаклы шагыйре Акоп Акопянның тууына 80 ел тулды. Акоп Акопян 1866 нчы елда туа һәм 71 яшендә, 1937 нче елда үлә. Акоп Акопян үткән гасырныч 90 нчы елларында! яза башлый һәм бөтен гомерен шул эшкә багышлый. Аның шигырьләре «Хоруртайн Хайастан» газетасында һәм «Норк» журналында! басылалар. Аның мәшһүр әсәрләреннән һәм иң нык таралган әсәрләреннән берсе — «Яңа таң» поэмасы 1909 нче елда языла. Акоп Акопян үзенең иҗатының беренче чорында ук хезмәтне мактап чыга, аның татлылыгын мактый. Ләкин ул күрсәткән хезмәт иясе — һөнәрче була. Тик соңга таба гына, капитализмның җәелүе, вак һөнәрчеләрне үз эченә тартуы аркасында шагыйрьнең иҗатында завод-фабрик эшчеләре, революцион көрәш мотивлары өстенлек алалар. «Яңа таң» поэмасы белән Акопян үзенең пролетариат шагыйре икәнлеген ачык күрсәтте. i Авыр реакция елларында i Акоп Акопян төшенкелеккә бирелми, ул халыклар дуслыгы, интернационал тугандашлык турында, революцион көрәш турында җырлый һәм| халыкның көчле мәхәббәтен казана. Октябрь революциясеннән соң Акоп Акопянның иҗаты тагын да киңрәк колач җәя. Ул канатланып, яшәреп китә. Аерым бер күтәренкелек һәм халык ашуглары кебек тирән дәрт белән социалистик төзелеш турында җырлый. «Волховстрой» кебек көчле поэмаларын, йөзләрчә шигырьләрен иҗат итә. Махсус карар буенча аңа халык шагыйре исеме бирелә.


 
 
 
 
 
ЭРНЕСТ БИРЗНИЕК-У ПИТ Тууына 75 ел тулды.
 Иң карт латыш язучысы, Латвия ССР ның атказанган культура эш- леклесе Эрнест Бирзниек-Уинтныц тууына 75 ел тулды. Ул 1871 нче елда. Курземада, крестьян гаиләсендә туа. Бала чагында ук халык | җырларын һәм әкиятләрен язып ала. Аның беренче оригиналь хикәясе — «Солдат кәләше» 1891 нче елда язылган. Бирзниек-Уппт берничә ел буенча үз волостенда укытучылык эше белән шөгыльләнә, аннары Кавказга күчә. Озак вакытлар Балаханда көтепханәче булып эшли. 1905 нче ел революциясенә катнашкан өчен патша! хөкүмәте тарафыннан эзәрлекләнгән бик күп латыш язучылары Упит өендә яшеренәләр.; 1921 нче елны Латвиягә кайткач, Бирзниек-Упит «Варде» («Сүз») газетасы чыгара башлый. Ләкин күп тә үгми Латвиянең буржуаз хөкүмәте бу газетаны коммунистик рухта булганлыгы өчен яптырта. Немец оккупациясе елларында Упит эвакуацияләнергә өлгерә ал мый кала һәм бик зур газаплар күрә, яшеренеп, һәрвакыт үлем куркынычы астында; яши. Хәзер Бирзниек-Упит, үзенең карт булуына карамастан, «Берннба» («Балалык») дигән журналның редколлегия членьц булып тора. | Упитның балалар өчен язылган күренекле китаплары — «Нинаның әкиятләре», «Скайдритс», «Буцнс һәм Улла». «Нинаның әкиятләре» дигән хикәясендә урман җәнлекләре, кошкортлар һәм агачлар турында сөйләнелә. «Скайдрите» һәм «Буцис һәм Улла» хикәяләрендә шәһәр балалары, эшчеләр, электәге авыр тормыштан тугай конфликтлар турында языла. «Соры таш сүзләре», «Карт Гат- вииь», «Друвини», «Сескпс» хикәяләрендә крестьян тормышы чагыл- дырылган. Аның Кавказ хикәяләре циклына — «Бәрелешү», «Җамалетдин һәм бөркет» һ. б. | хикәяләре керә. Бирзниек-Упит— реалистик хикәя һәм новелла остасы.
 ШОЛОМ-А Л ЕЙХЕМ (1859—1916)
 Мәшһүр еврей язучысы Шолом- Алейхем (Шолом Рабинович) 1859 нчы елда туа. Быел аның үлүенә утыз ел! тулды. (Ул 1916 нчы елда үлә.) Мәгърифәтче булып күтәрелеп чыккан бу язучы үзенең реалистик планда язылган әсәрләре белән rail ы ла. | __ Үзенең «Стсшпеню», «Иоселэ Сандугач» дигән беренче романнарында ул кибетчеләр һәм байлар төркеменә каршы халык эченнән күтәрелеп чыккйн талантлы кеше ләрне куя. Үзенең төп әсәрләрендә— «Сөтче Тевье», «Мотль малай», «Менахем Мендельнсң хатынына язган хатлары» дигән повестьларында һәм бик күп сандагы новеллаларында ул капитализмның f тууын, местечка (авыл) тормышының шәһәр тормышы белән бәрелешен күрсәтә. 1 Шолом-Алейхем көчле юморист. Аның бик күп геройлары безнең әдәбиятыбызга күмәклек исеме (нарицательный исем) булып кереп киткәннәр.'