Логотип Казан Утлары
Маҗаралы хикәя

БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ 


 
1. Гәрәев эшкә керешә Дошманның кырык өченче елгы һөҗүме тончыгып юкка чыкты. Нәтиҗә фашист Германиясе көткәнчә булмады. Ул никадәр тырышмасын, Курск дугасындагы безнең гаскәрләрне чолгый алмады, дәһшәтле сугышларда Кызыл Армия, аның бик күп дивизияләрен тар-мар иткәннән соң, үзе киң фронт буенча һөҗүмгә күчте. Фронт Тула, Орел, Смоленск өлкәләрен шаулап узды, безнең армия дошман ныгытмаларын җимереп, шул ук җәйне Белоруссиядәге Сож елгасына кадәр барып җитте. һәм кинәт Брянск карурманнары тирән тынлык эчендә калдылар. Моңа кадәр партизан отрядлары белән мыж кайнаган урманнарда хәзер миналар да шартламый, мылтык һәм пулемет тавышлары да яңгырамый, караңгы төннәрдә сигнал биреп,, партизанның сак кына сызгыруы да ишетелми, бары җиләс көннәрдә зыйфа наратлар һәм пәһлеван имәннәр генә шыбырдашып үзара күңелле серләшәләр иде. Көз башланган иде инде. Урман эчендәге чыбык-чабыклар белән түшәлгән сазлы юлда җиңел автомобиль күренде. Өстенә яшел комбинезон кигән яшь шофер, баткакка буялып беткән җитез «Виллис»ны юл үзгәрешләренә карата борга лый-боргалый, юл читендәге! куакларны пычрак су белән коендырып, урман куелыгына үтүен дәвам итте. Шофер, янында утыручы күн тужуркалы капитанга. вакыт-вакыт сорау белән карап куя иде. Ләкин аның начальнигы, агачлар белән генә кызыксынгандай, тыгыз койма булып өскә күтәрелгән наратларның батыр сыннарына карап, нидер уйлана иде. 
Бу кеше разведкачы; капитан Гәрәев Хәсән иде. Ул, «Виллис» иркен аланга килеп чыкканга кадәр, үткен карашлы кара күзләрең, нәзек кашларын җыера төшеп, бер ноктага текәгән хәлдә, сүзсез барды. Юл аланны урталай кисеп уза. Иртәнге сыек томан тирә-якныто- ныклатып күрсәтә. Алан уртасында, юлның уң ягында, агач чардуганлы бер кабер күренде. Капитанның эзләгәне шушы булды ахыры, yjj кабергә җитү белән кинәт ачылып, шоферның җилкәсенә кулын салды. — Туктат. Саша! — диде ул акцентсыз ачык саф русча итеп, һәм, машина туктар-туктамас, җиргә сикереп төште,' Кабер өстенә: «1943 ел, £1 нче май, немец илбасарларына каршы көрәштә батырларча һәлак булган партизан Шәрипов Гаяз — Андрей» дип язылган сүзләрне ул дикъкать белән укып чыкты. — Ни өчен Андрей?—диде ул.— Ни өчен Андрей? Бүтән кеше түгелме икән бу? Кабер ташы тактадан ясалган һәм, язу җуелмасын өчен, көйдереп язылган иде. Хәсән күңелендәге мәсьәләне чишә алмыйча озак уйланып торды. Тирәяктагы серле тынлык һәм томан хәлне аерата авырайткан Кебек иде. Кинәт борынга төтен исе килеп бәрелде. Хәсән шул якка борылды һәм агач
Бәхет орлыклары  
 лар арасыннан күтәрелгән күгелҗем төтенне күрде. Урман эчендәге землянка алдында учакта аш пешерүче карчык чартлатып чыбыклар сындыра/ иде. — Нихәл, әби, — диде Хәсән ягымлы йомшак тавыш белән. Әби елмаеп башын күтәрде.) Хәсәнгә сугыш вакытында йорт- сызкаралтысыз калган кешеләрнең вакытлыча урманнарда, куышларда, ташландык җир асты өйләрендә, хәтта ялгыз торып калган мич тирәсендә яшәүләре билгеле иде. Шуңа күрә ул әбинең монда ни эшләп торуы турында сүз дә катмады. Аланыгызда бер кабер бар, әби. — диде ул, — зинһар шул кабер турында белгәннәреңне сөйлә әле. — Анда язылган инде, улым, — диде карчык. — Ул кабер партизан Андрей кабере, без аны шул үзе үлгән җирендә җирләдек. — Син ул партизанны күргәнсең алайса? — диде Хәсән, карчыкның күзләренә текәлеп. — Мин күрмәдем күрүен. Аны минем к’артым яхшы белә инде. Әгәр/ көтсәң, ул озакламый кайтыр. Урманга чыгып киткән иде. Капитан, аның урманга ни өчен китүен сорашканнан соң, көтәргә булды. Землянка ишеге янындагы ташка утырып, трубкасына тәмәке төйде, аннары әбине күзәтеп, трубкасын тарта башлады... 
Язылган һәм язылачак нәрсәләр аңлашылсын өчен бераз гына читкә чыгыйк. 1941 нче елның сентябрь ахырында Советлар Союзының Фәннәр Академиясенә Орел өлкәсеннән бер хат килде. Хатны язучы кеше Федоров дигән бер агроном иде^ Ул шушы хатында егерме ике елдан бирле яңа! төр бодай чыгару белән шөгыльләнеп, хәзер уңышлы нәтиҗәгә ирешүен хәбәр иткән иде. Тәҗрибә станциясендә эшләүче бу укымышлы, эшнең бик әһәмиятле булуын сәбәп итеп, өлкә күләмендәге комиссияләргә генә риза булмыйча, Академиядән махсус кешеләр җибәрүен үтенгән. Ә яңа төр бодай турында шуларны гына хәбәр иткән: «Бәхет 
орлыклары» дип аталган бу яңа төр бодай< күп укы- мышлыларның башын ваткан бодай— актамыр1 гибриды. Хатны язучы моннан алты ел элек бу гибрид башаклары арасында мутация 2 күренешен күзәткән ( һәм, селекция3 эшен шул юнәлештә дәвам иттереп, орлыкларның гади бодай орлыкларыннан ике өлеш эре булуына; ирешкән. Бу орлыклар гади орлыкларга караганда уңышны ике өлеш артык бирәләр, һәм өч елга бер мәртәбә генә чәчеләләр. Бодай бернинди дә чир белән зарарланмый. Бары билгеле шартлар тудырылса гына, арыш анасы чирен йоктыра. Ләкин бу чирле орлыклар да шифалы орлыклар. Федоров, үз сынауларыннан чыгып кына да, аларның авыр яраларны дәвалаганда бик яхшы дару булуын .белгән. Фәннәр Академиясе өчен бу эш яңалык түгел иде, әлбәттә. Орел өлкәсендә моның белән шөгыльләнүче фәнни хезмәткәрләрне һәм бу карт агрономны да анда беләләр иде. Ләкин, шуңа да карамастан, бу кадәр тиз уңышлы нәтиҗәне берәү дә көтмәгән иде. Тик бу хат кичекте, чөнки аны Академиядә тикшергәндә Ватан сугышы башланган, ә агроном Федоров яшәгән район дошман кулында иде инде. Шуңа күрә Федоровны табу һәм, аның эшен тикшерү хәл ителмичә калды. 1942 нче елның ахырында Фәннәр Академиясенә агроном Федоров турында тагы бер хат килеп төште. Бу— Академиягә атапязыл- 
*' Актамыр дип аталган тамыр белән үрчи торган үләннең һәм бодайның кушымчасын (гибридын) чыгару өстендә хәзерге көндә безнең илдә киң тәжрибә- ләр алып барыла. Бу өлкәдә акад. Цицин эшли. 5 Мутация — үсемлекләр һәм хайваннар нәселендәге? кискен үзгәреш күренеше.» 5 Селекция — үсемлек һәм хайваннарны сайлап куштыру, тәрбчяләү. сыйфатын яхшырту, үзгәртү.

12 А. Раси* 
 ган хат булмаса да, Федоров хәлен байтак ачыклады. Хат Казан авыл хуҗалыгы институтының профессорына партизаннар ягыннан, аның бер шәкертеннән килде. Агроном Гаяз Шәрипов, үзенең бу хатында, фронтта булуын, яралануын, аннан дошман кулында әсир калуын, хәзер котылып, партизаннар отрядына эләгүен белдергән. Ул әсирлектән качып, юлда күргәннәрен сөйләгәндә агроном Федоров турында шушы юлларны язган: ' [’ v 1 «. .. Орел өлкәсендәге кечкенә генә бер авылда Федоров, дигән карт агрономны очраттым. Яраларым төзәлеп бетмәгәнгә күрә, шушы авылда бер атна ятарга туры килде. Мине* яшереп дәвалаучы шул карт булды. Минем агроном булуым да аңа берникадәр тәэсир итте ахрысы; шул карт миңа бик кызыклы нәрсәләр сөйләде. Егерме ике) елдан бирле бодайактамыр гибриды өстендә эшләүче кеше икән ул үзе. Бу елгы уңышны алып өлгерүенә ышанып, үз вакытында безнең армия белән китә алмаган, һәм шулай бу якта калган. Карт мина орлыкларының хәзер яшерелгән булуын сөйләде. Ләкин аларның! кайдалыгы турында минем бернинди дә хәбәрем юк. Ул мине озатканда берничә данә орлык күрсәтте. Бу орлыклар гади бодай орлыкларыннан ике өлеш эре...» Хат кырык икенче елның январенда язылган иде. Фәннәр Академиясе Казар профессоры китергән хатны алу белән, Кызыл Армия командованиесеннәи шушы Федоровның язмышы турында тулырак мәгълүматлар эзләвен үтенде. Армиянең разведка оешмаларына Федоровны табу бурычы куелды. Дошман тылына махсус разведкачылар җибәрелде. Ләкин алардан алынган хәбәрләр бу мәсьәләне бер дә ачыкландырма- дылар. Исәпкә алынган партизаннар исемлегендә партизан Шәрипов табылмады. Федоровның кайда икәнлеге, шулай ук, мәгълүм түгел иде. Бары озак эзләүләрдән соН гына бер разведкачы ФедоровныН немецлар кулында булуын белеп кайтты. Шуның белән эзләнүләр вакытлыча тукталды,, данлыклы Орел һөҗүмнәренә кадәр Федоров мәсьәләсе тынып торды. Бары Федоров яшәгән урын азат .ителгәч кенә аны эзләү тагы алга килеп басты. Бу эшне Армия комаидованиесе разведкачы Гәрәевкә йөкләде. Ул я Федоровның үзен, я аның «Бәхет орлыклары»н табарга тиеш иде. Менә шул Гәрәев, партизан Шә- риповның язмышы белән кызыксынып, учак янындагы карчык белән сөйләшеп утыра иде. Кулдагы материалларның бик аз булуы һәм соңгы өмет — агроном- партизан Шәриповның салкын кабердә ятуы, Гәрәевне бөтенләй аптырашта калдырды. Алда бары чуалган йомгак кына, ә җеп очы кайдадыр! билгесез җиргә яшеренгән иде. | Урманда көзге юешлек сизелә. Кайдадыр баш очында үзе күренмәгән тукранның агач тукуы ишетелде. Нәкъ Хәсән алдыннан шаулы төркем булып, песнәкләр очтылар. | Хәсән, үз уйларыннан үзе уянгандай, ашыгып трубкасын какты да сүз башладьц — Кайсы авылда тора идегез, әби? — Авылда тормадык, минем картым күптәнге урман каравылчысы иде. Бу албасты немец килү белән ике кызымны атты, өебезне яндырды. Шуннан минем карт мине Сидоровкага, сеңлемә озатты, үзе партизаннарга китте. Карчык күз яшьләрен яулык| очы белән сөртеп алды. ч — Ни дип аттылар соң кызла- М рыгызны, ни дип өегезне яндырдылар? — диде Хәсән. — Сора син алардаң, — диде карчык ачуланып. — Сез партизаннар белән эш итәсез имеш!.. Карчык бераз эндәшми торды да өстәде: — Минем күргәннәрне ходай үзе
Бәхет__орлыклары 13 
 генә белә инде. Картайган көнемдә немец таягын да татыдым, өч тәүлек базда да утырдым. Тик бәхет бар икән әле, сезнең килгән көннәрне дә күрү насыйп булды- Сез килгәч, менә картым да кайтты.! Хәзергә әле партизаннар казыган землянкада торабыз. Картым үз эшендә хәзер. — Кем отрядында булган соң ул? — KeMi, картыммы? Ул Семенов отрядында!, иде. Ташый башлаган ашын уттан читкәрәк алгаҢ, карчык таг.ы да юмартрак сөйли башлады: — Нигә ул кабер белән кызыксынасың, улым? Әллә анда туган тиешлең ятамы? — Әйе, миНем якташның кабере ул. Карчык капитанга үзенең немец кулында күргәннәрен сөйли башлады. Урман сукмагында җилкәсенә немец автоматы аскан зур гәүдәле киң сакаллы кеше күренде. Аның бер кулында камыш сумка, икенчесендә тиресе туналган куян иде- Ул Хәсәнне күрмәде ахыры, учакка якынлашу белән, гөмбәләр тутырылган сумкасын һәм куянны карчыгы алдына куйды. > — Көндезге ашка берәр нәрсә әмәллә, — диде ул калын тавыш белән. Аннан ул Хәсәнне күрде һәм аның белән, йөзенә бер дә якты чырай чыгармыйча^, бүреген салып кына исәнләште. — Мин сезне көтә идем, бабай,— диде Хәсән • урыныннан торып. — Сезнең белән сөйләшәсем бар иде. Карт: «бу таныш түгелме соң үае?» дип Гәрәевне аерата дикъкать белән күзеннән кичерде һәм танымады булса кирәк. — Әйдә, өйгә рәхим итегез, иптәш капитан, — диде) тынычланып. Землянкага кергәч, карт Хәсәнгә шушы вакыйганы сөйләде: — Быел язын Семенов бригадасыннан берничә партизан тимер юл шартлату өчен юлга чыгалар. Бу вакыт ялангач урыннарда кар калмаган булса да; партизаннарга ур-. ман аша, епшек кар көртләре ерып барырга туры килә. Чөнки партизаннар урнашкан урман тирәсендә немецлар ныгытмалар корып, партизаннарны; һәр яктан чолгаган булалар. Кечкенә rte-нә төркем, авыр юлдан соң, менә шушы кабер урнашкан аланчыкка җитә, ләкин алар артык бара алмыйлар, аландагы немец солдатларын күреп, туктап калалар. Аланда минометлар һәм туплар белән коралланган немец ротасы була. Бу вакытларда Брянск урманнарында партизаннар хәрәкәте бик көчәйгән иде. Немецлар хәтта пакетларын да бер штабтан икенче штабка взводлар, роталар белән генә озаталар иде. Партизаннар аландагы ротаның шушындый элемтәче бер рота булуын тиз аң- ладылар. Ләкин ул монда нигә тукталган һәм нинди кешеләрне кулга алганнар? Офицер алдында торган штат киемендәге ике кешене күреп, партизаннар шулай уйлыйлар. Тоткыннарның куллары арттан бәйләнгән була, ә үзләре ярым ялангач ( булалар. Офицер алардан нидер сораша. Аның сүгенүе ишетелә. Солдатлар арасыннан! таза гәүдәле унтер-офицер чыгып, якындагы имән ботагына элмәк бәйли. Тоткыннарны шунда өстери башлыйлар. Ләкин бу тоткыннарны аса алмыйлар, алар имән янына җитү белән, ни арада кулларын ычкындырып өлгергәннәрдер, үзләрен өстерәүче солдатларны бәреп егалар һәм урманга ташланалар. Әсирләрнең берсе качып котыла, икенчесе авыр яраланып партизаннар кулында үлә. Бу кешенең , үлем алдыннан әйтә алган сүзләре «Мин партизан Андрей» дигән сүзләр була. Ләкин партизан үлгәч, аның итек кунычыннан табылган кызылармеец кнәгәсе аның Шәрипов Гаяз икәнлеген ачыклый. Ә качып котылган партизанны отрядта артык берәү дә очратмый. Терсәкләренә таянып, дикъкать 
14 A. Page?. 
 белән картны тыңлаучы Хәсән! шул урында хикәяне бүлде. — Сез ул кызылармеец» кнәгәсен үзегез күрдегезме? — Әйе. документны тикшергәч тә, без бик озак уйлаштык, — диде карт сорауга туры җавап бирмичә. — Әйе, әйе. Ул Андрей да, ул Гаяз да. Аның документларында бик ачык язылган иде. «Бәлки аның кушаматы шулай булгандыр» дип уйлады Хәсән. Карт дәвам; итте: — Шулай да без, мәрхүмнең хәтерен саклап, аңа ике исем куштык. Тик безнең халык өчен, Андрей исеме җиңелрәк! инде. Мәрхүмне җирләгәч, алан да мәрхүмнең исеме белән атала башлады Кайда сак посты? Андрей аланында, дибез. Кайда «зур җир»дән бүләк ташланган? Андрей аланында. — Әйе!.. — диде карт тавышын күтәреп, — бу алан моннан бер-ике ел элек бик данлыклы алан иде. — Әйт әле, бабай, — диде Хәсән, — син Андрейның йөзен, сынын яхшы хәтерлисеңме? — Ул, утыз-утыз биш яшьләрдәге бер кеше иде. Чәче чым-кара иде. йөзендә бераз гына шадрасы бар иде. Тик менә күзләре нинди булгандыр, ансын әйтеп бетерә алмыйм. — Ә икенчесе? — Теге качып киткәнеме? Алар безгә артлары белән торалар иде шул, иптәш капитан. Ансы качканда безгә таба йөгермәде. Кыскарак буйлы икәнен генә' хәтерлим. — Яхшы, бабай, сөйләвеңә рәхмәт, — диде Хәсән урыныннан кузгалып. Бары бер соравым калган икән: — итектән чыккан документларны сез кая куйдыгыз? Карт сүзсез генә өстәл астына иелде. Ләкин андагы кечкенә сандык бикле булды ахрысы, ул ашыгып .тышка чыгып китте. Бераздан ул, кулына ачкыч тотып, кире керде. j — Кнәгә миндә, — диде карт, өстәл астыннан иелүдән кызарган йөзен күрсәтеп. — Мин мәрхүмнең киәгәдәге адресы буенча өенә хат та язып салган идем әле. Менә ул! Хәсән, Гаязның таушалып , беткән кызылармеец кнәгәсен тикшергәндә, үлгән партизан турында тү- гел, ә җанлы һәм хәзер каядыр яшәгән, көрәшкән партизан — якташы Гаяз Шәрипов| турында гына \*йлады. Хәсән автомобильгә утырганда аның күзләренә кабер өстендәге шиңгән умырзая чәчәкләре чалынды һәм ул чәчәкләрдәге ялтыравыклы чык тамчылары юл буенча аның күз алдыннан китмәделәр. II. Эзләр дошман тылына алып баралар Нәкъ ике атнадан соң, j Гәрәев үзенең «Виллис»ына утырып яңадан юлга чыкканда, көн яңа гына яктыра башлаган иде. Ялкау гына сибәләгән сентябрь яңгыры комлы юлны чылатып өлгермәгән иде әле. Шуңа күрә бу аз йөрелгән юл ва- кыт-вакыт ком чүленә әйләнеп, автомобильгә барлык гайрәтен күрсәтергә ирек бирми иде. Хәсән картасына карап, шоферга юл өйрәтеп барды. Әле шушы көннәрдә генә биредән фронт узганга күрә, юллар аерата хәвефле иде. Шулай да Хәсән, саперларның кисәтүләренә карамастан, зур тәвәккәллек белән, кече юлларга кереп китте. Агроном хезмәт иткән район шәһәрчеге моннан өч көн элек азат ителде. Шәһәрдә; өйләр юк иде. Хәсәнгә Федоровны белгән берәр кешене очрату өчен/ хәрабәләр арасында озак йөрергә туры килде- Сугышка кадәр район җир бүлегендә эшләгән бер хатын аңа агрономны белгәнлеген әйтте, t Ләкин аның сөйләгәннәре тынычланырлык хәбәр түгел иде. Чөнки ул Федоровны райондагы зур совхозга күчкәнгә кадәр генә күргән ‘ икән. Ә Федоров анда киткәч ниләр булганын | белми иде. Хәзер кайда ул? Бу сорауга хатын җавап бирә алмады. Хәсән аның белән сөйләшкәндә, совхоз азат • ителмәгән иде әле. 
'Бәхет орлыклары   15 
 
Кичә генә 183 нче дивизия үзенең юнәлешендәге бу совхозны һәм аның тирә-ягындагы авылларны азат итеп, күп алга китте. Бүген исә Хәсәннең бар теләге — мөмкин кадәр тизрәк шул совхозга җитеп, Федоров турындагы томанлы мәгълүматларга яктылык чәчү иде. Автомобиль бәла-казага очрамыйча, миналардан тазартылган олы юлга килеп чыкты. Күп тә үтмәде, алдагы агачлыклар арасында совхозның ак биналары күренде. Ләкин! бу күренгәннәр асылда ватык хәрабәләр, калдык стеналар гына иде. } Автомобиль алма, груша агачлары арасыннан үткән асфальт юлдан кечкенә генә мәйданчыкка килеп чыкты. Бу мәйданчыктан юллар аркылы-торкылы дүрт якка китәләр. Гәрәев автомобиленнән төшеп, кайда барырга белмичә юллар чатында тукталып калды. Уң якта шартлатылган локомотив ята. Аның казаны тетелеп, | өзгәләнеп беткән. Шартлатканда толны шуның эченә салганнар булса кирәк. Нәкъ юл читендә дүрткә сынган маховик күренә, юлда хисапсыз күп пыяла ватыклары ялтырый. Тирә-якны җансыз тынлык баскан. Янып, көл һәм кисәү өеменә әйләнгән биналардан пыскып кына ачы төтен тарала. Бераздан Гәрәев уң якта күренгән тимерчелеккә таба китте, анда кемдер бар иде шикелле. f Тимерчелектә чыннан да озын буйлы, кәҗә сакаллы бер, кеше верстактагы тискига терсәге белән таянып,, тәмәке тарта иде. Ул капитанны шатлыклы елмаю белән каршы алды. i ( — Төшме бу, өнме? — диде ул һаман йөзендәге елмаюын җуймыйча. — Дөресен әйтим, үзебезнең егетләрне бу кадәр тиз күрермен дип уйламаган идем, — диде ул, исәнлек-саулык белешкәннән соң. Гәрәев карттан дошманның соңгы көннәрдә ниләр; эшләвен сораштырып алды. | — Өченче көн, — диде кеше, — немец ялагае — управляющий мондагы барлык эшчеләрне җыйды да: «Большевиклар килә, сезгә үлем килә» дип сөйли башлады. Әйтер- сеңлә, без большевикларның кем икәнен бер дә 
белмибез. «Ярты сәгатьтәй җыенып юлга чыгыгыз» ди. «Ярый» дйдек без, үзара елмаеп. Өйләребезгә таралып, күптән хәзерләнгән төенчекләребезне алдык, аннан урманга йөгердек.; Кичә көне буе дошман совхозны шартлатты. Бер төркем солдат этләр белән безне эзләп йөрде. Авыл хуҗалыгы офицеры, белән управляющий хатыннарын һәм бала-чагаларын- утыртып алдан сыздылар. — Бик ерак китә алмаслар! — диде Хәсән, — ә халык кая? — Халык су аръягындагы немец блиндажларына урнашты. Менә мине үз араларыннан «управляющий» итеп билгеләделәр. Эшне нидән башларга белми аптырап утырам әле. Немец барлык машиналарны ватты. Совхозда бер ат та калмады. Егерме гектар чөгендер, бераз кишер, бәрәңге бар, һич бул- маса шуны казып хөкүмәткә тапшырырга иде. Юк исә бер генә бүләгебез дә юк бит, — диде ул һәм аның күзләре кинәт ялтырап яшьләнделәр; | — Күрдек инде, күрдек, — диде ул керле кулъяулыгына борынын сеңгереп. — Иске чин белән әйткәндә сез капитан булсагыз кирәк,— диде ул авыр истәлекләреннән котылу) өчен һәм Хәсәннең погоннарына карап. — Шулай, дөрес, — диде Хәсән учак янындагы озын борынлы сандалның ялтыравык йөзенә утырып. Аннары тимерчедән агроном Федоров турында! сораша башлады. — Бар иде андый кеше, бар иде, — диде тимерче онытылган әһәмиятле бер нәрсәне хәтерләгәндәй үз алдына елмаеп. — Ләкин аның турында мин күп сөйли] алмыйм. Немецлар килү' белән^ ул бер төнне юкка чыкты, качты. Ә берничә: көннән соң аның сынау участ- касындагы гибридларын да кемнәрдер йолкып алдылар. Бу, һич


 
А. РасиХ
  шиксез, аның үз эше булгандыр. Чөнки ниндидер серле үсемлек! иде ул. Шуннан атна-ун көннәр үткәч, Анюта дигән бер хатын тоз эзләп шәһәргә барганда Федоровны Жуковка авылында очраткан, дип сөйләделәр. Тик без андыйларның авызларын тиз томаладык, чөнки Петр Кузьмичны гестапоның эзләве безгә озын колактан ишетелгән иде. Хәсән картасыннан Жуковканы эзләт тапты. — Бар иде андый кеше, бар иде, — диде тимерче үз алдына сөйләнеп. — Ул бит бик укымышлы иде. Ул бодайактамыр гибридын чыгарды. Мин үзем дә безнең Армия килү белән шул Петр Кузьмичны сорарлар әле дип уйлаган идем. Хәсән Жуковка авылына1 барышлый төрле планнар корып карады. Ләкин ныклы фикергә килә алмады. Агрономның булышчылары фронтка киткәннәр, якын дусты (ул аннан һәр хәлдә яшермәс иде) — совхоз директоры терлекләр куганда бомба астында һәлак булган. Кая ул Феродов? Гомумән исәнме, бәлки ул күптән кабердәдер инде? Атышлар тына төшкәч, Жуковка авылы янындагы каен урманыннан авыл халкы күренде. Шул ук арада, авыл урамын шатлыклы авазлар белән тутырып, чуар киемле малайлар, кызлар йөгерештеләр. Авыл) урамыннан полк обозлары үтә иде. Хәсән автомобильдән төш- мичә озак карап утырды. Бераздан авыл| урамында олылар да күренде. Хәсән бер карчыкның яралы кызылармеецны кочып елавын күрде. Чал сакаллы карт] картузын салып ерактан ук баш ия, урам уртасыннан узучы сугышчыларны сәламли иде. Бер көтү бала-чага шаулашып «Виллис»ны сырып алдылар. Алар, Хәсәннең күзләренә керердәй булып, сокланып карыйлар иде. Әйтегез әле, егетләр — диде Хәсән елмаеп, — немец күп кешеие кудымы? — Юк, ДЬ1, — дип •лар, — без — Ә менә Федоров 
дигән кешене белмисезме! сез? Малайлар бер-беренә караштылар. — Кем соң ул? | — Теге Петр абзый түгелме| соя? — Аның исеме Петр Кузьмич, үзе агроном, — диде! Хәсән. Ләкин андый агроном кешене , малайлар белмиләр иде. Хәсән һаман әле өметен өзмичә, шоферга авылнын теге башына үтәргә кушты. Немецлар бу авылны яндырырга өлгермәгәннәр иде. Хәсән монысына! шатланып куйды. Авылның теге читендә дә шундый ук шатлык, барлык халык урамда. Карщысына килеп чыккан карсак картны күреп, Хәсән машина янына чакырды. — Сезнең авылда Петр Кузьмич Федоров дигән агроном торган, — диде Хәсән. — Кая ул хәзер? — Дөрес, торды, — диде карт, — тик ул безнең белән качып өлгерә алмады, аны) немец үзе белән куды. Бездә аны Федоров дип йөртмиләр иде. «Петр абзый» дип йөртәләр иде. Чөнки аны немец кулга алырга чамалый иде. Без авыл картлары аның кем икәнен белсәк тә, аның агроном Федоров икәнлеген вакытлыча оныттык. Ул «Петр абзый», «Фельдшер Петр» булды. — Киттек, Саша!—диде Хәсән.— Сау бул, бабай!. Карт таягын күкрәгенә терәгән килеш күзләрен алмый карап калды^ - Ләкин Хәсән карттан аерылгач, дивизиядән дивизиягә очып, вакытын бушка| әрәм итте. Чөнки полкларның берсенә дә бүген бу участокта куылучы җирле халыкны азат итәргә туры килмәгән иде. — Ачыктым!—дип кайтып керде Хәсән, үзенең бу кадәр күп җирләрне файдасыз гизүенә үкенеп. Аштан соң йомышчы аңа бер| хат бирде. Гаязның анасыннан , килгән бу хатны укыгач, Хәсән дошман тылына чыгуның кирәклеген ныклап уйлый башлады. Чөнки хат Гаязның исән булуына өметне арттыра иде.
I күп түгел, өлгерә алма- шаулаштылар малай- урманга качтык! 

'Бәхет орлыклары   17 
 Хәсән түбәндәгеләрне укыды: «Иптәш Гәрәев! Безнең кадерле улыбыз Гаяз турында сорашып язган хатыгызны бүген алдык. Аны искә алуыгызга бик! рәхмәт, сез аның дусты булсагыз кирәк. Безнең Гаяз сугышка киткәч фронттан бары бер’ генә хат җибәрде. Ул хатында, авыр сугышлар алып барабыз, әгәр озак хат язмый торсам борчылмагыз, бер дә вакыт юк, дип язган иде. Шуннан соң анардан кырык икенче елның җәенә кадәр хат-фәлән килмәде. Кырык икенче елның июнендә аның партизаннар отрядыннан язган бер хаты килде. Ә соңгы хатын без аның май ч.ислосында алдык. Ә хатта число язылмаган иде. Без аны шул көенчә исән-сау дип торганда, июль аенда Шевцов дигән партизаннан тагы бер хат алдык. Улыбыз Гаяз март аенда ук вафат булган икән. Кабере Брянск урманында Хвостовичи районында икән. Партизан шуларны хәбәр иткән. Бу безнең өчен бик зур кайгы булды. Үземне j ничек тә юата алмыйм. Сеңлесе дә елый. Тик бәлки партизан ңлгышадыр әле, кем белә, бәлки кайтып та керер, дигән өмет белән генә яшим. Бик тилмереп үтенәбез, әгәр мөмкин булса, бу эшне сез аныклый алмассызмы икән. Шевцов дигән кеше кем ул? Улым аның кулында җан биргәнме? Сезгә соравыгыз буенча улымның карточкасын җибәрәм...» Хатның кат-кат укылган җире шушы иде. Гәрәев ул көнне төнге икегә кадәр үзенең начальниклары янында булды. Башка чыганаклардан да Федоровның дошман тылына куылуы раслангач, ул ашыгыч рәвештә рейдка хәзерләнә башлады. 
1П. Агроном Федоров^ һәм аның юлдашлары Ярты километрларга сузылган җирле халЪш колоннасы, күпчелеге агач йортлардан торган кечкенә район шәһәрчегенә килеп кергәндә, көнчыгыштан туплар гөрселдәве бөтенләй ишетелми башлады. Менә -в. Ә.- № 5. ничә көн инде, юл азабы| һәм хәсрәт белән йончыккан сырхау, зәгыйфь 
кешеләр үзләренең туган-үскән җирләреннән дошман өненә таба куылалар. / Аяк асларыннан тузан күтәрелә, йөзләрне каплый. Ком теш араларында шыгырдый, күзләргә тула. Кешеләр тузаннан котылу өчен йөзләрен. яулыклар белән каплыйлар. Саклап баручы немецларның кычкырулары, сүгенүләре һәм вакыт- вакыт автоматлардан атулары ишетелә. Бу халык диңгезенең иң чуар җире артта иде. Ябык атлар, юаш сыерлар җигелгән олаулар әкрен генә сөйрәлә. Мендәрләр, иләкләр, телләрен салындырган йонтач этләр, бозаулар, арба артына бәйләнгән тискәре кәҗә тәкәләре, картлар, карчыклар... йөрәкләрне өзеп балалар елавы, , майсыз арба! тәгәр- мәчләренёң шыгырдавы, кемнәрнеңдер авыр ыңгырашулары һәм тагы бик күп, язып бетәрә алмаслык! тавышлар ишетелә. Болар һәммәсе бергә кушылып, аңлашылмаслык бер гүләү туа. | Хәлсезлектән артык бара аямаучыларны немецлар юл өстендә үк аталар, шуңа күрә бу колонна артында хәтсез мәетләр ятып кала иде. Колонна Белоруссиядәге кечкенә район шәһәрчеген үткәндә вакыт көндезге ике иде инде. Колоннаның бишенче сафындагы озын буйлы, өстенә иске пальто, башына күн фуражка кигән, урта яшьләрдәге кеше кояшка карап алды да; кипкән иреннәрен ялап, янында' баручы көмеш кырлы күзлек кигән тәбәнәк буйлы юан картка: — Бүген безнең язмыш хәл кы- лыначак, — дип куйды. Күзлекле кеше бераз1, вакыт сүзсез барды. Аннан ашыгып: — — Дөрес, дөрес,—диде, — бүген, я без бөтенләй бетәргә тиешбез, я... Алар икесе дә уйга калдылар. — Сез ничек • уйлыйсыз, — диде тәбәнәк кеше кинәт балаларча өметләнеп, — безнең бәхетебезгә каршы бәлки безгә урман егетләре дә очрарлар әле, ә?  
18   А. Рася* 
 — Яхшы булыр иде,—диде озын кеше, саңгырау тавыш белән, — ләкин аңа гына ышанып, күрәләтә үлемгә тыныч кына барып булмый шул. — Ах, Александра Петрович, мин бик зур хата ясадым бит әле,— диде карсак борчылып. — Миңа! бу фаҗигадан котылу мөмкинлеге бар иде бит. Мин үзем гаепле! Кичә су эчәргә дип кое янына туктагач, сакчы бер өйгә кереп, икмәк сорарга рөхсәт итте. Ә мин, җүләр, ишек алдына керү белән койма аркылы төшеп качу урнына, чыгып колоннага кире кушылдым. — Сакчы киткән идемени? — Китүен китмәгән иде, шулай да, минемчә, качарга мөмкин булыр) иде. Хата ясадым! — Бу шөбһәле хәл,—диде Александр Петрович. — Сезне, Иван Иванович, немец барыбер атып үтергән булыр иде. Ул немецның бары сезне бик үтерәсе килгән. Үтергәндә дә ничек үтерәсе килгән! Сез койма өстенә менгәч! Сез кире чыккач, немецның кәефе китүенә игътибар бирмәдегезме? — Ул минем җилкә тамырыма ике тапкыр таяк белән) сукты, шул булды. — Немецның психологиясен өйрәнергә күптән вакыт. Сез яхшы эшләгәнсез! Алар тагын байтак вакыт тын гына бардылар. Дошман кулындагы совет кешеләренең ни турында уйлаганы билгеле инде. Алар азатлык турында хыялланалар иде. Бераздан суэ качу турында башланды. Төрле юллар эзләделәр, котылу юлы күренми иде. Алар икесе дә ач һәм хәлсез. Аның өстенә бу яклар белән таныш та түгелләр һәм, барысыннан да бигрәк, аларныц тирә-ягында автоматлар белән коралланган явыз немецлар бара иде. Колонна урманнан байтак ары китте. Олы юлга чыккач, немецларның кычкырулары һәм атулары) тагы да ешайды. Еракта авыллар яна. Олы юлга чыгу белән фронтка таба баручы атлы артиллерия очрады. Койрыксыз эре! атлар авыр тупларны җиңел генә тарталар. Кара свастикалы кызыл сигнал постаулары ябылган автомобильләр колоннасы юлны буып узды. Алар үтүгә бер-бер артлы чигенүче штаб машиналары күренде. Олы юлда өзлексез хәрәкәт, тавышгауга һәм буталыш. Немецлар ыгызыгы киләләр, аларда чигенү дәһшәте. Юл читеннән барган колоннаның башында тайпылыш булып алды. Моны алда/ баручылар гына күрделәр. Конвоир бер яшь үсмерне читкә тарттьГ) һәм автоматтан атып үтерде. — Безнең шатлануыбызны күрә алмый, эт!—диде Александр Петрович. — Ни өчен атты соң?—дип сорады Иван Иванович. — Егет штаб машинасының көнбатышка качуын күреп көлгән өчен. Кояш төшлектән узгач, колоннаны ачык яланда ялга туктаттылар. Халыкның аерата чуарлыгы хәзер генә ярылып/ күзгә ташланды. Ачык ялан кинәт тынгысыз халык белән тулды. Хатын-кызлар . су алырга сазлыкка йөгерештеләр. Арбалар тирәсенә халык җыелды. Хатыннар күкрәк балаларын имезәләр. Картлар, арбадан төшеп, оеган аякларын! язалар. Ир-ат тәмәке көйрәтә, утын хәзерли, учак яга, хатын-кыз бәрәңге әрчи һәм керләр уа башлады. Икмәк кисәге я пешкән бәрәңге күтәреп йөрүче балалар күренделәр. Кыска буйлы, юан фельдшер Иван Иванович Иванов каядыр халык арасына кереп югалды. Нәзек озын буйлы инженер Александр Петрович, аркасындагы брезент капчыктан соңгы сохари кисәген алып, ашарга тотынды. Ул ач иде, ләкин аның башка азыгы юк. Салмак адымнар! белән халык арасына, аннан ат-арбаларга таба китте. Аның уенча, колоннада таньпп-бслешлә- ренец дә булуы мөмкин! иде. «Хәзер иң җайлы чак. Я хәзер, я мин бөтенләй бетәчәкмен» дип уйлады ул, һаман шул качу турында хыялланып. Ул, күзләре! белән кем
'Бәхет орлыклары   19 
 недер эзләп, халык арасында озак йөреде. ҺЗрбер төркемдә таныш чырай очрар кебек иде. Алгы арбаларның берсендә хатыннар шаулашып капчыктагы солыны бүлешәләр. Бер ир кеше арбаның такталарын ваткалый. Инженер арбадан биш-алты адым ераклыкта җирән, ябык атның үлем алдыннан тыпырчынып ятканын күрде. Зур пычак) тоткан чал чәчле карт аны суярга җыена иде. Ләкин аның хәлсез кулы шул кадәр калтырый, — ул пычакны тыпырчынган атның бугазына туры китерә алмыйча бик озак азапланды. Каран торучылар бердән үкерделәр: — Үлә бит, үлә, тизрәк бул! Картны ачу белән күзәткән агач аяклы кеше түзмәде, картның кулыннан пычагын тартып алды һәм атка | ташланды. Карачкыл-кызыл кан, саргайган) йөнчә үләнгә чәчрәп, канауга таба акты. Тирә-якта^ шатлык авазлары ишетелде. Инженер юлын дәвам итте. Яшь кенә хатын халыктан читтә- рәк, тирә-ягына куркынып карана- карана, куллары белән җир казый иде. Хатынның, җир казуыннан да бигрәк, коты очып тирә-ягына карануы Александр Петровичның кызыксынуын арттырды. Ул, тукталып, хатынны күзәтте. Хатын эшен бетерде булса кирәк, борылып арбаларга карады. Аның янына күкрәк баласы мәетен күтәргән карчык килде. Алар икесе дә конвойдан куркалар, әледән-әле тирәякларына карыйлар иде. Баланы чокырга күмделәр. Яшь хатын кабер янында йөз-түбән ауды, ә карчык туктаусыз чукына иде. Инженер алга китте. Фанер чемодан өстенә утырган, кара киемле, ялан башлы карт дикъкатьне җәлеп итте. Ул чирәмдә утырып, икмәк ашаган пөхтә киемле олы яшьтәге хатынга, кулларын кызу хәрәкәтләндереп, нидер сөйли иде. Инженер бу картның йөзен күрү өчен алдына чыкты, чөнки ул таныш кебек тоелды. Агара башлаган чәчле, коңгырт күзле, күзләренә кадәр төшкән куе кашлы, кечерәк борынлы, ак түгәрәк сакаллы, калын мыеклы йөз бик якын, ләкин хәзер һич хәтергә төшми, инженерны азаплаган таныш бер кешенең йөзе иде. Карт сөйләвен дәвам итте. Ул, ишарә бармагын күтәреп, кинәт янап та куйды һәм аның йөзендә тагы бик таныш елмаю балкыды. «Кем соң ул, кем соң?» — дип уйлады инженер.) Ниһаять, ул аның агроном Федоров икәнен хәтерләде. Ул кычкырып, картка таба йөгерде. Шатлыктан дулкынланып: — Петр Кузьмич, бу сезме? —диде ул. Әйтерсеңлә, Федоровны очрату аңа икмәк тә, азатлык та бирә иде, ул үзен иң кирәкле әйбер тапкан кебек хис итте. Агроном кашларын күтәреп карап торды, аннан күзләрен ялтыратып: — Әһ-һе-һе, Александр Петрович! — дип сузды. — Сез дә шулай бүреләр өненә| юл тоттыгызмыни? Инженер, карт белән карчыкның* кулларын кысып, исәнләште. Ул Федоровның хатынын да таныды. Ләкин бу хатын хәзер Александр Петрович кайчандыр яхшы ук белгән чибәр ханым түгел иде. «Никадәр үзгәргән» дип уйлап алды ул, һәм картка: — Әйе күңелсез сәяхәт, Петр Кузьмич, — дип җавап бирде. — Менә язхмыш безне кайда очратты, — дип сүз башлады ул. — Мин сезнең турыда кайбер сүзләр ишеткән идем. Сезне «урманда» дигәннәр иде миңа, — диде ул, «урманда» сүзенә аерата басым ясап. — Без әле сезнең белән, Александр Петрович, урманда да булырбыз, кырларда да булырбыз! — диде Федоров, сүзне аңламаганга салышты. Аннары сүзне бүтәнгә күчерергә теләп:—Сез ничек монда килеп эләктегез?, — диде. — Бик ансат,—диде инженер, әрнеп елмайды, — тотып алдылар да колоннага куштылар. Хатын концентрация лагеренда, балаларның кайда икәнен белмим. — Ә мине атарга булганнар иде 
20 А. Расик 
 әле, тик бер кеше коткарып калды,— диде агроном елмая төшеп. Әйтерсең лә аның күргәннәре тагы да күңеллерәк иде. Кинәт ул дәһшәтле чынбарлыкны аңлагандай, әрнеп: — Кыскасы, бик озак вакыйга бу, — дип куйды. Юл буенда май белән икмәк ашап торган немецка ишарә итте: — Менә кемгә безне хезмәт ит- термәкчеләр бит. Усак күсәгенә. Ә хәзер үкчәләрен ничек күтәрәләр!? hep, һер, фон-бароннар! Күңелле күренеш, ә?—диде ул көлеп. Александр Петрович, чирәмгә җайлабрак утырып, кесәсеннән кәгазьгә төргән тәмәке чыгарды. — ПорГсигарны талап алдылар. Рәхим итегез, минем тәмәкем бар әле. — диде ул, үзенең фәкыйрьлегенә оялгандай уңайсызланып. — Мин тәмәке тартмыйм, рәхмәт. Кеше кайгыдан эчә һәм тәмәке тарта диләр, Ә мин юри тартмыйм, — диде карт кемгәдер ачулангандай. Инженер күңеленнән: «һаман шул ук, үз сүзле карт икән әле» дип уйлады. Заманында алар дүрт ел бергә гигант совхозда эшләделәр. Александр Петрович t агрономның холкын яхшы| белә иде. — Ишеттегезме икән, шундый бер сүз бар: сугышта туплар фикер йөртә диләр, — диде агроном — Минемчә бу фикер ялган фикер. /Минемчә һәр кайда, һәрвакыт, сугышта да, тыныч вакытта да кеше фикере өстен. Акыл барысыннан да көчле нәрсә. Менә шул!? Сез бу салдафонга әһәмият бирегез, — карт күз кырыйлары белән немецка күрсәтте. — Аның бит барлык идеалы баш булу һәм бүтән кешеләр исәбенә яшәү. Инженер сак кына бәхәскә керешеп: — Мин немецларны бик яхшы беләм инде, — диде, — фашист үзенең кем икәнен яхшы күрсәтте. Федоров инженерның ризасызлыгын! аңлап, кинәт көлеп җибәрде. — Дөрес, дөрес, Александр Петрович. Мин сезне агитацияли башладым ахрысы. Агитация кирәгендә генә күңелле ул. Инженер, әйтеләчәк^ сүзләренең әһәмиятлелеген аңлатырга тырышып, күзләрен тутырып Федоровка карады. — Безгә, Петр Кузьмич, моннан ычкынырга кирәк, — диде. Аннары гүя «күп фәлсәфә кирәкми, эш кирәк» дигәнсыман өстәде, — озакламый үзебезнекеләр киләчәк бит! Федоров кинәт кабынды, ләкин шунда ук икеләнеп, әле хатынына, әле инженерга карап алды. — Мин ничек булса да| качарга булдым, — диде Александр Петрович аның үзгәрешен сизгәндәй, сүзен дәвам итеп, — ләкин берничә кеше оешырга кирәк. Шулай җиңелрәк булыр кебек. Озак икеләнгәннән соң: — Минем бер дустым бар, — диде Федоров, — мине үлемнән коткарган кеше. Ул озакламый килер. Сез аны күрерсез. Ул партизаннар арасыннан. Ул юлларны да яхшы белә. Без сөйләшкән идек инде. Мин аңа ышанам. — Шулаймыни?—диде1 Александр Петрович һәм тыңлаучы юкмы икән дип шикләнеп, тирә-ягыиа! каранды. — Ләкин сак балыгыз, — диде Федоров, — чуар халык арасында төрле кеше булуы мөмкин. — Ул турыда борчылмагыз. Мин бик ышанычлы күптәнге танышым Иван Ивановичны! гына калдыра алмыйм инде. Ул соңгы елны мин хезмәт иткән сөт продуктлары заводының фельдшеры иде. — Кая соң бу Григорий? — диде Федоров, борчылып хатынына карады. — Килер инде, Пстя. Ул ниндидер танышларын эзләргә дип кит- 1 кән иде. Чыннан да, Федоровның ышанычлы танышы үзеи оза^ көттермәде, кулындагы кәгазьгә төрелгән бер кисәк дуңгыз маен тотып, килеп җитте. — Биш төрерлек тәмәкегә алмаштым, — диде ул шатланып. Ул урта яшьләрдәге кыю караш
'Бәхет орлыклары   21 
 лы, кара күзле, борын астында гына калдырып кырылган мыеклы бер кеше иде. — Григорий Павлович, таныш булыгыз,! бу минем бик якын кешем, — диде Федоров инженерны тәкъдим итеп. Григорий, елмаеп, инженерның кулын кысты. Ул башка тоткыннар кебек күңелсез күренми иде; аның көчле һәм каты куллары, күтәренке күңелле булуы инженерда да аңа карата кинәт ышаныч тудырды. Халыкны урыныннан торгыздылар. Бераз басылган тавыш тагы күтәрелде. Хәзер халык ташкыны туздырылган умарта кортларын хәтерләтә иде. Немец солдатларының кычкырышулары, атулары тагьг ишетелде. Ниһаять, халык дәрьясы үз ярларына ятып, тузан бөрки-бөрки, тагы юлын дәвам иттерде. Григорий беләң сөйләшеп баручы инженер, чыннан да' бу кешенең кыю һәм тәҗрибәле кеше икәнен аңлады. Григорий аңа Брянск урманнары һәм чигенү вакытлары турында сөйләде. Ул оста телле булып чыктыр Үзенең күргәннәрен һәм батырлыкларын, бер дә мактанмыйча, шаярып кына сөйләде. Соңыннан ул Федоров белән кичә! очраклы рәвештә танышуын һәм бу изге картка ярдәм күрсәтеп, дуслашуын (Федоровны жандарм атып үтер- мәкче булган, ә Григорий жандармны сугып} Федоровны халык арасына алып кереп коткарган) һәм ничек булса да аны бөтенләй коткаруны] үзенә бурыч итеп куйганын аңлатты. «Бу кеше бер нәрсәдән дә ку- рыкмыйдыр, мондый кеше белән бер кайчан да югалмассың» дип уйлады Александр Петрович. Ул Григорийга үзенең теләкләрен озак әйтә алмый барды. Аннан тәвәккәлләп: — Әгәр сез аны коткарырга уйласагыз, бәлки мине дә үзегезнең арагызга алыр идегез, — диде. — Мин Петр Кузьмич белән сөйләшкән идем сөйләшүен... — Сез качу турындамы? — диде Григорий шыпырт кына. — Билгеле. — Мин бик шатланып риза булыр; идем, тик... — Мин сезне аңлыйм. Мин сезгә бернинди дә комачаулык ясамам. — Яхшы, ләкин берәүгә дә | бер сүз әйтәсе булмагыз./ Григорий башта бик нык каршы торса да, соңыннан, инженерның үтенүе буенча, Иван Ивановичны да алырга булды. — Беләсезме, — диде үзен аклагандай, — качаклар никадәр күп булса, качуны оештыру да шул хәтле авыр була. Инженер фикеренчә дә шулай иде. — Зинһар сак булыгыз, — диде Григорий, — бу чуар халык арасында төрле кеше булуы бар. Бераздан алар бишәү иделәр. Иван Иванович та табылды, ул якында гына бара икән. Уртада баручы Григорий юлдашларына төрле кинаяләр белән качу планын аңлата башлады. Бу вакытны инженер иртәгә партизаннар отрядына эләгүе турында уйлый иде. Ә Иван Иванович үзенең начар күрә торган күзләренә, авыр гәүдәсенә эчтән борчыла иде. Тирә-якны караңгылык басты. Офыктагы янгыннарның шәүләсе күк йөзендә калтырый иде. Баскан саен аяк асларында ком шыгырдый. Үзләре күренмәгән сакчыларның кычкырулары хәзер аерата рәхимсез һәм бик якында булып ишетеләләр! иде. Хәлсез аяклар ял сорыйлар, тезләр бер бөгелгәч авыр тураялар. Барлык кеше хәзер ял итү ләззәте турында гына уйлый ала иде. Болытлар арасыннан ярты айның салкын, күгелҗем нурлары сибелгәндә, колонна ачык, җиләс яланда төн уздырырга тукталды. IV. Атка атланган кеше Кара урманнар, мүкле сазлыклар аша артиллерист Думконың отряды һаман көнбатышка таба ашыкты. Партизаннар отряды дошманның
22 А. Расик 
 качу юлларын миналау, күперләр ваттыру бурычларын үтәргә тиеш иде. Дошманның, үлем куркынычы астында качуы аны көнен дә, төнен дә маршта булырга мәҗбүр итте. Эш хәзер аерата авыр, ләкин күңелле иде. Кызыл Армиянең уңышлары белән рухланган . партизаннар ару- талу белән исәпләшмәделәр. Брянск урманнарыннан чыгып, озын казыктай көнбатышка сузылган Орел өлкәсенең чигенә аяк басканда да, берничә йөз километр җир үтүләренә карамастан, алар үзләрендә бетмәс көч сизәләр иде әле. Белоруссия урманнары башланды. Көзге томанлы иртәләрнең берсе иде. Авыр болытлар агач очларына чолганып урман эчен караңгылыкта калдырганнар. Комлы юл бер дә уйламаганда сазлыкка әйләнә. Төрле киемдә һәм күбесенчә дошман автоматлары белән коралланган партизаннар урман юлы буйлап бер-бер артлы сузылдылар. Хәзер роталарның кайда бетеп, кайда башлануын белер хәл юк иде. Җирән Дон атына атланган бригада командиры юл читендә атын көчкә тотып, узучыларны карап торды. Колоннаның ахыры күренгәч. ул тынычланды булса кирәк, юл читендәге зирек агачы яфракларын шыбырдатып алга узды. Думко тәбәнәк буйлы, киң җилкәле, түгәрәк йөзле, яшь чырайлы бер кеше иде. Ул — Донбасс шахтеры, ә сугыш башлангач батарея командиры, дошман чолганышында калганнан соң, отряд төзеп, күп җирләрдә», дошманның тенкәсенә тигән иде. Думко җәяүлеләрне узды һәм, алдан кечкенә тимеркүк атта баручы комиссарны куып җитте. Комиссарның аты тыныч кына бара иде, ә Думконың җирән чаптары ярсып, сабырсызланып, пошкырып һәм койрыгын болгап барды. Думко атын комиссарныкыннан уздырмау өчен, тезгеннәрне каты тартып тотарга мәҗбүр булды. Комиссар да яшь кеше иде^ Ләкин аның үз-үзен тотуына күз салу белән һәркем аның хәрби кеше| бул- маганлыгын аңлар иде. Чыннан да, сугышка кадәр ул урта мәктәп укытучысы булган. Аның бер кат- лылыгы тышка чыккан. Яшь йөзе һәм, бигрәк тә, кайбер гадәтләре партизан юлбашчысыннан да бигрәк күңелле студентны хәтерләтәләр иде. Комиссар үзенең күңелле табигатен авыр кичерешләрдә дә саклап кала алды. Бу — аңа буйсынучыларга башта бик ят һәм сәер тоелды. Алар начальникның өстенлеген аның йөзенә карап укырга ч өйрәнгәннәр иде. Хәтта Думко да комиссар белән саграк могамәләдә булды. Ләкин бу озакка бармады. Беренче сугышта . ук комиссар үзенең башка начальниклардан ким булмавын күрсәтте. Ул бик авыр минутларда да үзенең тыныч елхмаюы һәм авыр мәсьәләләрне салкын кан белән чишә( алуы белән үзенә булган карашны кинәт үзгәртеп җибәрде. Бу — партизаннарда аңа карата} ышаныч һәм хөрмәт тудырды. Алар бераз| сүзсез бардылар. Ниһаять, Думко к<инәт борчылып: . — Шәриповтан килүче булмадымы әле? — диде. Отрядтагы атлы взвод командиры Гаяз Шәриповка аерата күп эш йөкләнгән иде^ Юлларны тикшерү, алдан хәбәр биреп тору, кай вакыт читкә тайпылып, аерым обозларга, хәтта штабларга һөҗүм итү бурычы да аңа йөклә- телгән иде.. — Нигәдер ул-бу юк әле,—диде комиссар һәм иркен елмаеп: — Син миңа Аким карт белән саубуллашуыңны сөйләмәдең әле? — диде. Думко да елмайды. Ләкин дәшмәде,1 йөзен читкә борып «бу, кызык булса да, әһәмиятле эш түгел ич» дигәндәй кул селтәде.. Аларныц Аким карт исемен телгә алуларына сәбәп — отрядта булган бер карт партизан иде. Аким карт немецлардан качып, отрядка килеп эләкте. Берничә көннән соң ук үзенең бик оста разведкачы икәнен күрсәтте. Чал сакаллы, кечкенә буйлы бу карт, дошман штаблары урнашкан җирләрдән дош
'Бәхет орлыклары   23 
 канның барлык серләрен ачып, һәрвакыт иң кирәкле материалларны алып кайта иде. Үзенең бу батырлыгы^ бер дә ул кадәр зур эшкә.санамаган карт то- рабара партизан отряды өчен дә, Кызыл Армия өчен дә кыйммәтле бер разведкачыга әйләнде. Армия һөҗүмгә кузгалып алга киткәч, Думконың отрядына җиңеләергә— барлык картларны, хуҗалык эше белән шөгыльләнүчеләрне, тимерче, итекче, тегүче, күн иләүчеләрне калдырып, чигенгән дошман алдыннан барырга приказ алынды. Шул вакыт Аким карг үзенең тискәрелеген дә күрсәтте. Ул, командирның үзен, калдырып китәргә җыенуын аңлау белән, сакалын кырып ташлады. Ул да ярдәм итмәгәч, эш күкрәк кагуга барып җитте. Отрядтан калырга теләмәүче җитмеш яшьлек, бу карттан котылу өчен аны алдап отрядтагы «У—2»—очкычына утырттылар һәм безнең тылга җибәрделәр. Хәзер аларның ярты сүздән берберен аңлап елмаюларының сәбәое шул Акимның очкычка утыру вакытын хәтерләүдән иде. — Безнең Армия һөҗүмгә күчкәч, карт бигрәк тә дәртләнеп эшкә керешкән иде, — диде Думко. — Юк, ул гына түгел, партизаннарның күпчелеге үзгәрде. — Сәбәп нәрсәдә? Әллә алар башта Кызыл Армия килмәс дип уйладылар микәнни? — Килмәс дип түгел, бу кадәр тиз килмәс дип уйлаганнар. — Дөрес, — диде Думко. — Мин үзем дә шундый уйда идем. Беләсең бит, ни әйтсәң дә мин 41 иче елның дәһшәтеннән соң үзебезнең тылны күрмәдем. Әңгәмә шул җирдә тукталып калды. Урман чатлыгыннан немец солдаты формасындагы атлы егет күренде. Башындагы фуражкасында кызыл тасма булмаса, аның кем булуың} белү авыр булыр иде. Атлы егет командирлар янына җиткәч, .ярсыган атын көчкә тотып: — Немец( җирле халыкны куа! — дип кычкырды, — взводный сезнең рөхсәтегезне көтә, Филлипп абый. — Конвой көчлеме? — диде Думко. — Жандармерия, кырыклап. — Әйдә, карап тормасын, — диде Думко. Килүче партизан урман чатлыгыннан борылып, атын камчылый- камчылый ылыслар белән түшәлгән юлдан алга очты. Ун минуттан соң ул ярым хәрби киемле Гаяз янында) иде инде. Ул уртадан түбән буйлы, киң җилкәле, җил һәм кояшта каралып беткән йөзле,} коң- гыр күзле. Үзенең сөекле туры аты өстендә! нык һәм оста утыра. Элемтәчене күргәч тә, камчысын җиңел- чә селтәп, атын аңа таба? борды. — Я, ни ди? — Карап тормасын, ди, аны сорап’ торырга да кирәкми, ди, — диде партизан бераз арттырып, чөнки ул җирле халыкны коткарырга бик тели иде. — Ярар, — диде Гаяз сузып һәм башка берни дә әйтмичә, атының ян- якларын үкчәләре белән каккалап, агачлар арасындагы атлылар янына узды. һөҗүм өчен агачлар арасыннан күренгән иркен алан сайланды. Ул башта ук уйланган тәртип буенча аланга керү һәм аннан чыгу юлларына икешәр атлы җибәрде. Куылучы халык алан эченә кереп бетү белән аланны һәр яктан бикләп алырга кушты. Хәзер Гаязны борчыган нәрсә бары юлдан ешеш үтеп торган автомобильләр генә иде. Ләкин бераздан автомобиль колоннасы үтте һәм юлда артык бер машина да күренмәс булды. Аланга чуар халык колоннасы тузан туздырып керде. Алда барган җәяү- ле өч немецтан Гаяз күзләрен алмый карый иде. Немецларның, йөзләрендә һәм хәрәкәтләрендә ару гамьсезлеге сизелә.' Гаяз: «Нигә ташланмыйлар инде» дип уйларга өлгермәде, бер партизан юлга граната ташлады. Ко
24 А. Расн* 
 лоннаны тетрәтеп, шартлау тавышы ишетелде. I Шәрипов агачлар арасыннан атылып чыгып, кынысыннан кылычын суырды һәм, ярсыган атының муенына иелеп, алга ташланды. һәр яктан кинәт килеп чыккан атлы партизаннарны күреп конвойның күпчелеге кулларын күтәрде, һөҗүмнең беренче минутында шашып калган кешеләр кинәт урыннарыннан кузгалдылар. Аланны’ шатлыклы авазлар һәм гомуми гүләү каплады. Кешеләр үз араларына яшеренгән конвойларга ташландылар. Партизаннар арасыннан кемдер «Урманга, урманга, гражданнар!» дип кычкыра иде. Ниһаять, халык белән тулган алан бушап калды. Бары алан уртасында каушавыннан җилкәсенә капчыгын сала алмый аптыраган бер карчык кына җылый-җылый капчыгы тирәсендә. тулгана иде. Партизаннардан берәү ат өстеннән иелеп әбинең капчыгын алды. Карчыкның вак-вак адымнар белән аттан калмый баруын һәм хәзер инде аланнан урманга керүен карап торган / Гаяз иркен сулап куйды. Немец очкычлары алан өстендә әйләнеп, партизаннарны эзләгәндә Шәрипов отряды ерак киткән иде) инде. Урман сукмаклары халык белән тулды. Алар мондый кискен үзгәрешкә һәм үзләренең хәзер инде иректә булуларына һич ышана алмый һаман тирә-якларына шикле караш ташлыйлар. Бер. төркем яныннан үткәндә Гаяз: — Иптәшләр, урманнарда яшеренегез, берничә көннән Кызыл- Армия килеп җитәр, — диде. Икенче төркемгә җитеп ул күтәренке күңел белән: — Инде курык м агыз! — дип кычкырды. Котылучылар Шатлыкларыннан партизаннарга рәхмәтләр әйтергә дә онытканнар иде. Аларның бер дә калмый взвод артыннан баруларына Гаяз борчылып куйды: •/ , Әйт, безнең арттан бармасыннар, диде ул якындагы партизанга, юк исә алар безнең арттан көне буе барырга да риза булыр' лар. Аннан шуны да әйт, ваграк төркем булып барсыннар, немецлар күреп алуы мөмкин. Шәрипов взводы халыктан аерылып, ике километр чамасы киткәч, партизаннар читтә кая барырга белми аптырап торган бер! кешене очраттылар. Кеше атлыларның якынлашуын күреп үзе дә шатланды булса кирәк, ул ашыгып аларга таба йөгерде. Тәбәнәк һәм юан бәдәнле, олы яшьтәге бу кеше кулындагы көмеш кырлы ватык күзлеген күтәреп, нидер әйтергә килә иде. Аның ауган агачка сөртелеп егылуын күргәч, кемдер көлеп җибәрде. г — Кем буласыз сез? — диде Гаяз атын туктатып. Көлүче партизанга ачуланып кырын күз белән карап куйды. Кеше торып Гаязның аягы янында тукталды. —, Мин сез коткарган кешеләрнең берсе, иптәш командир, — диде ул. — Сезгә безне азат итүегез очен бик зур рәхмәт. Мин шуны әйтмәкче идем: мин бик авыр; хәлдә калдым... — Ни әйтмәкче буласыз? — диде Гаяз, — сөйләгез. — Хәзер сөйлим, — диде карсак, — минем күзләрем, ерактан начар күрәләр. — Шуннан? — Ә күзлегемне бүген иртә_ белән конвоир ватты. Ул минем битемә сукты... — Менә ул, — диде кеше, исбат итәргә теләгәндәй күзлеген тагы күрсәтеп куйды. — Алайса безнең озатып куюыбызны телисез икән? *—диде Гаяз елмая төшеп. Партизаннар да көлешеп алдылар. — Юк, алай түгел, — диде карт, — минем сезнең белән бергә буласым килә. — Сез, гражданин, үзегезгә берәр яхшы юлдаш табыгыз да,| тиз- . рәк көнчыгышка китегез, ә безнен партизаннар отрядына эләгү сез уйлаган кадәр үк ансат эш түгел. 
'Бәхет орлыклары   25 
 —. Мин фельдшер, бәлки» минем сезгә кирәгем булыр. — Рәхмәт, безнең докторларыбыз бар. —.Гафу итегез, — диде кеше. Партизаннар тагы көлештеләр. — Әгәр дә бара алырлык җаегыз юк икән,—диде Гаяз, элекке җитдилеген югалтмыйча, — урманның куерак урнына керегез дә, куыш ясап ята бирегез. Ләкин юлдан еракка китегез, юк исә сезнең исән-сау калуыгыз мөшкел. Хушыгыз. Атлылар, бердән кузгалып, сйры ылыс белән түшәлгән юлдан! җиңел юыртып күздән югалдылар. Кеше, уйланып, урман эченә таба китте. Бу кеше Иван Иванович Иванов иде. V. Хәвефле хәбәр Иван Иванович, үзенә юлаучы иптәшләр табып, көне буе алга барды, ләкин кичкә таба аның карт аяклары бик арыдылар, ул, иптәшләренә йөк булмау өчен, урман куелыгында тукталып, үзенә куыш хәзерли башлады. Яңгыр явып тормаса да урман эчендә юеш иде. Җилдә чайкалган агачлардан эре тамчылар атыла, саргайган яфраклар оча. Кечкенә генә куыш ясап беткәч, Иван Иванович тынычлап йокыга китте һәм, төнге ябалаклар булма- са, ул әле бәлки кояш -чыкканга кадәр дә йоклар иде. Ләкин төн уртасында: Иван Иванович сискәнеп уянды. Ул куркынып, куышыннан чыкмый торды. Тирә-як дөм караңгы иде. Иван Иванович һични аңламый тирә-ягын кармалады. «Мин кайда, ни булды?» Ниһаять, Иван Иванович барлык булган вакыйгаларны! исенә төшерде, үзенең тирә-ягында урман булуын һәм шыксыз үкергән тавышның төнге ябалак тавышы икәнлеген дә аңлады. Бераздан ул, ябалак тавышына күнегә төшеп, үзенең уйларына чумды. Менә аның күз алдына гаиләсе килеп басты. Җылы, иркен өй. Балалар мәктәпләреннән, кружокларын- нан кайтканнар. Аның олы кызлары Зина һәм4, Таня Москвага медицина институтына китәргә хәзерләнәләр. Аларның сөйләшкәннәре бары шул Москва турында гына. Аның бердәнбер улы Станислав — уйчан малай— инженер-электрик булу турында хыяллана. Бу баланың инженер булу турында хыяллануы анасын да, атасын да аптырашта калдыра, чөнки аларның нәселдән нәсеикә күчкән һөнәрләре кеше- дәвалау — врачлык, фельдшерлык. Балалар шаулашып-гөрләшеп күңелле итеп утыралар, һәрберсе үзенең бүген ниләр күргәнен сөйли» һәрберсе шат, күтәренке күңелле. Тормыш ямьле, тормыш кызыклы! Менә алар җәй көнендә күрше- коланнар, дус-ишләр белән бергә- бергә урманга чыктылар. Зина белән Таня Москвадан җәйге каникулга кайттылар. Кара, нинди чибәр кызлар булып өлгергәннәр! Карт та, карчык та кызларына карап» аларның бәхетләре, тагын да шатлыклы киләчәкләре турында уйлап куялар. Нинди матур урман аланы! Нинди матур чәчәкләр, һәм күбәләкләр! Яшел, кызыл, күк, зәңгәр. Мондый хозур җирдә кеше үзенең ничә яшьтә икәнлеген оныта. Аның өстеннән үтелгән юл михнәтләре, тузандай коелып, җәйге ягымлы җилгә очалар. Ул үзен җиңел, бәхетле һәм балаларча бер катлы, ачык күңелле итеп сизә. Картлар да яшьләр белән бергә аланда уйныйлар... һәм менә! хәзер нәрсә?! Кая китте бу минутлар? Кинәт сугыш башланды. Көтмәгәндә, уйламаганда- шәһәргә бәдбәхет дошман килеп керде. Бөтен шәһәрнең асты өскә килде. Кызлардан хәбәр булмады, алар Москвадан ук армиягә киттеләр булса кирәк. Лида Павловна бомба астында һәлак булды. Улын Германиягә кудылар. Кече кызы тифтан үлде. Иван Иванович куышында утырган килеш, үзенең үткән көннәре' турында уйлады. Аның бу көннәре күңелле башланып, ахыры бик күңелсез беткән бер китапка ошый иде. Аның яшисе килә иде. Аның.' 
26 
 өметләнәсе дә килә иде. Ул: «Кызларым исән булырлар әле» дип өметләнде, улы турында да шулай ук өмет бар идё. «Хәзер дошман артык алга бара алмый ич инде» дип уйлана ул. «Кем белә, Кызыл Армия, бәлки, дошман җиренә дә барып җитәр. Ах шулай булса иде, менә шәп, менә шәп булыр иде» — дип уйланды Иван Иванович. Кызларын хәтерләп ул кызларның Кызыл Армия белән алга баруын һәм хәзер бу тирәләргә якынлашуын күз алдына китерде. «Алар биредән ничә километрда икән?.» дип уйлады ул. «Аларга хат язарга кирәк булыр әле» дигән нәтиҗәгә! килде Йван Иванович. Карт барлык зиһенен җигеп, аерата бер ләззәт белән, язылачак хатны төзә башлады. Ләкин хат һаман күңелне рәнҗеткеч, авыр булып башлана иде. «Аларның яшь йөрәкләрен мондый сүзләр белән азапларга ярамый,— дип уйланды ул,— нинди дә булса йомшак сүзләр табарга кирәк». Ләкин йомшак сүзләр белән генә дәһшәтле вакыйгаларны җиңеләйтеп булмый иде. Карт фельдшер һаман хат белән чуалды һәм аны үзе теләгәнчә төзә алмагач, тәмам алҗып, куышыннан чыкты. Агач башларыннан ашыгып болытлар агыла. Еракта төрле-төрле төсләргә кереп. Капелла йолдызының калтырануы күренеп китә.) Күзлексез, ярты сукыр фельдшер бо- ларны күрмәде, аңа яфракларның шыбырдаулары, очып, бөтерелеп алдына төшүләре генә сизелә иде. Күктә очкыч улавы ишетелде. Очкыч урман өстендә әйләнде дә, аның тавышы еракта гөрләгән туплар авазына кушылып, юкка чыкты. Иван Иванович, шалаш эченә кереп, юка пальтосына төренде. Тынып калгач аның башына тагы шул язылачак хат турындагы уйлар килде. Тик бу юлы да хат өчен йомшак сүзләр таба алмады. Дәһшәтле сугыш көннәре дә, Сашаның урамда немец кулына эләгеп, ерак Германиягә сөрелүе дә, кечкенә кызчыгы Люсяныц караңгы  ____________________  ___ А. Расих подвалдагы җан бирүе дә. «язылды». Тик хатның ахыры гына тәмле өмет белән, матур киләчәккә ышану һәм шуның турындагы хыяллар белән 
тулган иде. Иван Иванович үзенең уйларына шул кадәр тирән чумган иде, хәтта ниндидер кешенең урман сукмагындагы чыбыкчабыкларны сындырып, шалаш янына якынлашуын да сизмәде. Бу «билгесез» кеше моннан берничә минут элек очкычтан парашют белән сикергән Хәсән иде. Ул парашютын яшергәч, юлында очраган беренче сукмак буйлап алга китте. Аның исәбе төнне урман*- да уздырып, иртәгә Федоровны эзләү эшенә керешү иде. Хәсән үзенең каршына килеп чыккан карачкыга әз генә килеп бәрелмәде. Ул нелеп бу әйбернең куыш икәнлеген аңлагач, пистолетын кулына алды. Нидер кыштырдый иде; — Кем бар монда? — диде Хәсән. Иван Иванович, көтелмәгәндә ишетелгән тавыштан куркынып, почмакка сыенды. — Хәзер үк чык, атам! —диде Хәсән. Иван Иванович уйларын һич җыя алмый тавышсыз утыруында дәвам итә иде. Хәсән әмерен немецча кабатлады. Ниһаять, картның мүкәйләп чыгуын, күтәрелеп алдында) тукталуын күргәч, пистолетын аның йөзенә төзәде. Хәсән немецча: — Кулларыңны күтәр,—диде'. Иван Иванович бу сүзләрне аңламый хәрәкәтсез тора) иде. Хәсән картның борын төбендә үк фонарен кабызып алды. Картның йөзеннән үк рус булуын аңлап: — Сез кем, нигә монда тукталдыгыз?— диде ул. — Мин шунда йоклый идем. — Алайса бу сезнең куышыгыз икән? — Минем башка торыр урыным юк. Хәсән җитди тән белән, — Немецлардан качып ятасызмы? — дип сорады. Карт ни дип тә җавап бирмәде.

Бәхет орлыклары { : ч '21 
 — Миннән курыкмагыз, мин үзем дә немецларны яратып җиткермим, — диде Хәсән, картның шикләнүен күреп. — Кулларны төшерергә мөмкин- ме? — диде карт. — Кулларнымы?.. Ярый, төшер. Хәсән фонарь белән куыш эчен дә карап алды. — Монда катып үләрлек кенә. — Бер нәрсә дә күрмим, — диде Иван Иванович, тәмам тынычлангандай, — бу тирәдә1 мүк тә бардыр инде юк исә. — Сукырмы әллә? Тумыштан күрмисезме?! — Юк, минем күзлегем ватылды... Дөресе — ваттылар. — Кем ватты? Иван Иванович тукталып калды һәм җавап көтеп үзенә текәлгән Хәсәннең шикле карашып тойгач, .кыяр-кыймас: — Ватылды, агачка бәрелде,— дип| мыгырдады. — Шаярмагыз!! — дип куйды Хәсән ачуланып, — партизаннардан качып йөрисезме? Бургомистрмы? Старостамы? — Юк, юк нәрсә сөйлисез сез, — .диде Фельдшер. Хәсәннең үзеннән бигрәк сүзләреннән куркынып. Бераздан соң алар куышта утырып, бер-беренә ышанып сөйләшәләр иде инде. Карт үзенең партизаннар тарафыннан коткарылуы, кайсы яктан булуы, дошман кулына бер авылдан үтеп барышлый эләгүе турында сөйләп бирде. Куыш эчендә җидегән йолдызы •әйләнгәнгә кадәр картның хатирәләре ишетелде. — Шулай, шулай,—диде Хәсән. — Хәзер бит күрү белән кешене аерып белеп булмый. Сез минем усал сүзләрем1' өчен үпкәләмәгез инде. , — Сез ничек килеп- чыктыгыз соң монда? — диде Иван Иванович. — Минем тарихым бик гади,— диде Хәсән. — Сез партизан алайса. — Әйе, тулаерак, — диде Хәсән һәм шунда ук сүзне икенчегә борып, быелгы көзнең коры, яңгырсыз булуын сөйләп куйды. Төнге) һава шактый салкын иде. Хәсән туңган кулларын уып салкынга зарланып алды һәм мүк җыярга чыкты. — Сез алайса, Иван Иванович, — диде ул картны мүк белән күмеп.— Минем сездән унике километр ераклыкта торучы Петр* Кузьмич Федоров дигән танышым да бар иде әле. Бәлки сез аны’ белә дә торгансыздыр. Ива'н| Иванович, гомуми таныш чыгуына шатланып, үзенең агрономны белүе турында сөйләде. — Беләм, билгеле, ничек белмәскә, ул бит данлыклы агроном. Хәтта шул кадәресен дә әйтә! алам, ул хәзер дөньяда юк. — Ничек юк? — Безнең белән иде ул, без бишәү идек, качарга булдык, ләкин дүртебез генә сакчылар яныннан уза алды. Ә мин уза алмадым, мин колоннада калдым. — Туктагыз, димәк ул үлде дип, ялгыш әйттегез. Ул качты? — диде Хәсән сабырсызланып. — Аларга һәр яктан ата башладылар, — диде Иван Иванович, — шуңа, күрә дүртесе дә һәлак булдылар дип әйтүем. Хәсән таң атканда фельдшер әйткән җирләрдә иде) инде. Белоруссия сазлыклары] аны моңсу гына каршы алдылар. • VI. Качаклар Иван Ивановичның Хәсәнгә сөйләгәннәре, ихлас* күңелдән әйтелгән сүзләр булса да, чын хәкыйкать булып чыкмадылар. Чөнки фельдшер качакларның язмышларын юрап кына сөйли ала иде. Дөрес, биш кеше) алтынчы сентябрьнең җилле төнендә колоннадан качарга булдылар һәм башта вакыйга нәкъ фельдшер сөйләгәнчә булды. Ләкин жандармнарның атуьь юлны кисә алмады, качаклар ут астында ятып, немецларның үзләрен куа бармавын аңлагач, аерата бер тәвәккәллек белән алга шуыштылар. Ә сазлыклы уйсу җиргә җиткәч, шунда керделәр.

 
 
А. Расих*
 
Алда урман\ күренә иде. Немецлар атудан туктаганнар иде инде. Көзге тан тонык кына булып сир- пегәндә качаклар чатлы-ботлы үскән зирек агачлары куелыгына керделәр. — Хәзер ул-бу куркыныч күренми, — диде Григорий, — хәзер, иптәшләр, яхшылап ял итсәк тә була. Такъдимгә риза булмый мөмкин түгел иде. Нина Алексеевнаның барыбер артык барырлык хәле калмаган иде. Алар тукталырга булдылар. Ләкин кинәт инженер эчтәрәк, агачлар арасында ниндидер ялгыз өй күреп алды. Григорий юлдашларына] шунда көтергә кушып, үзе шул алачыкка таба китте. — Алда әле безнең авырлыклар шактый зур,, ләкин иң зур авырлыкны кичердек инде, — диде инженер, килеп туктау белән егылган Нина Алексеевнаны юатып. — Без сезне ничек тә ял иттерербез, туендырырбыз. Еш-еш сулап утырган хатын җавапсыз иде. Ул агачка аркасын терәп чирәмгә утырды. — Я. раббым, я, раббым, — диде ул. үзенең иректә икәнлеген яңа гына аңлап. Хәзер инде мин ашамыйча да бер атна үзебезнең армияне көтәргә риза. Григорий кайтты. Ул алачыкның бик җайлы урын икәнлеген әйтте. Качаклар Григорий артыннан киттеләр. Өй ярым җимерек, ташландык урман алачыгы булып чыкты. Шулай да качакларны яңгырдан һәм җилдән сакларлык иде әле. Өйнең алдындагы котырып үскән киң яфраклы урман үләннәре анда кеше заты күптән булмаганлыгын ачык күрсәтәләр иде. Бер бүлмәдән генә торган алачыкка кергәч, юлчылар тагы да күңелсезрәк күренеш күрделәр. Идән ярыкларыннан шытып куе аксыл чирәм чыккан. Күгәргән түшәмдә озын сыйраклы гөмбәләр асылынып торалар. Бердәнбер кечкенә генә кызгылт-күгелҗем^ тәрәзә пыяласы үрмәкүч пәрәвезе белән капланган. Өйнең бердәнбер җиһазы — зур имән өстәл иде. | Юлчылар хәзергә өйгә кермәскә булдылар, өй артындагы чирәмлектә урнаштылар. Кайгыртучанлык күрсәтүче Гри- горий үзенең икмәк капчыгында казына 
башлады, калганнар әкренләп кыйшайдылар. Кайдадыр) урмаи күгәрчене гөрли иде. Саргайган чирәмнәр җилдә таралып, җиңелчә шаулашалар иде. — Миндә! бер телем икмәк бар,—- диде Григорий озак кыштырдаганнан соң. Качаклар ирексез аңа карап алдылар. — Аны минемчә, без Нина Алексеевнага бирергә тиешбез,— диде Григорий. — Билгеле, аңа! — диде инженер. Нина Алексеевна икмәкне кулына алды, аны калтыранган бармаклары белән сындыра башлады. Григорий куркып аңа текәлде: — Ни эшлисез сез? — Мин барыгыз белән дә( бүлеш- мәкче булам. — Зинһар борчылмагыз, бу сезгә тигән өлеш, — диде Григорий ашыгып, — мин юри шаярттым. Миндә- тагы бар әле. — Менә хәйләкәр, менә хәйләкәр, — диде агроном Г ригорийдан үзенә тигәН) икмәк кисәген алганда. — Сез, Григорий Павлович, сугышка кадәр хуҗалык эшендә булгансыздыр ахыры? —, Мин бераз азыкны саклат тормакчы идем. Юлчылар, кулларына икмәк тоткач, кинәт күтәренке күңел белән сөйләшә башладылар. — Беләсезме, мин нинди әйбер* уйладым әле, — диде Григорий авызына икмәк төеп, — без хәзер үк Александр Петрович белән тирә-як- ны карап килергә тиешбез: дөньяда ниләр бар икән? Немецлар юк микән? Авыл якын микән? f | Каршы килүче булмады. Китәргә дип урыныннан кузгалгач Григорий.- — Сезгә дә, Петр Кузьмич, эш бар әле, — диде, — сез, Петр Кузьмич, өйне тазартыгыз. Алдан Григорий китте. Аның артыннан, авыр атлап, инженер кузгалды. | «Батыр кеше» дип уйланды Фе
28 

'Бәхет орлыклары   29 
 доров, Григорий турында. Григорий, гамьсез сызгырынып, агачлар арасында күздән югалды. Хатыны чирәмдә ята иде әле. Федоров өйгә кереп китте. Берничә минуттан сон. ул бөтен дөньясын онытып, гөмбәләр һәм пәрәвез җепләре белән көрәшә иде инде. Өй эчендә азмы-күпме тәртип урнашкач, аннан чыгып хатыны янына килде. Нина Алексеевна хәзер чалкан яткан иде. Федоров аның •болай кулларын читкә ташлап ятканын бер вакытта да күргәне юк иде әле. Хатынның чал чәчләре тузып таралганнар, ә ияге аерата үткен булып югары күтәрелгән. Агрономның йөрәге сыкрап кысылды. — Нәрсә булды? Әллә ул?.. Куркыныч уйны Федоров башыннан кичерергә дә җөрьәт итмәде. «Бәлки ул шулай йоклыйдыр» дип өметләнде ул шунда ук. — Нина! Нина дим, бәгърем, шулай куркыныч кыяфәттә йоклыйлар, мыни? Федоров калтыранган куллары белән хатынының кул тамырын эзләде. Ләкин аның пульс тикшерерлек көче юк иде инде. Ул| Нина Алексеевнаның башын кочаклады. Кинәт, аның тын алмавын аңлап, аңа ясалма тын алдыра башлады. Бу эш файдасыз ңде, аның гомерлек юлдашы, иң якын дусты һәм сердәше үлгән иде. Федоров моны аңлагач башта тетрәп каушый кал- ,ды. аннан күз яшьләренә буылып, хатынының күкрәгенә ауды. Ул Ъаман <үз-үзенә ( ышанмый, нидер •өмет итеп, хатынының йөзенә карый иде. Кинәт ул юлдашларын хәтерләде, һәм бу аңа берникадәр тынычлык бирде. Әйтерсең лә, алар ярдәм лтә алырлар иде, әйтерсеңлә, алар бу, авыр хәсрәтне булдырмаслар Т1де. Федоров барлык булган көченә «Григорий! Александр Петрович!» дип кычкыра башлады. Бернинди дә җавап булмагач, ул кая барырга да белмичә, мәет янында таптанды «Мескен Нина! Минем сөек- «лем! Аның үлеменә беренче сәбәпче шул фашист этләре» дип сөйләнде ул. «Аһ, көчем булса!» дип уфтанды. Аның йөрәге сыкрап авырта иде. Авыр, ачы хәсрәте дошманга булган нәфрәткә әйләнде. Ул йөрәк ярсуына түзә алмый тагы урыныннан кузгалды. Берни дә күрмичә сукмак буйлап алга китте. Агачлар арасына үткәч, ул үзенә таба килүче ике немец солдатын күрде. Таза гәүдәле солдатлар ашыкмыйча гына аңа якынлашалар иде. i «Хәзер мин аларны үтерергә тиеш» дип уйлады Федоров. Ләкин ул ташланырга өлгермәде, аны шунда ук тотып, кулларын бәйләделәр дә. өстерәп кире алып киттеләр. «Иптәшләр дә эләккән икән» дигән уй агрономның башыннан үтте. «Юкка кычкырганмын... Ах, Нина, Нина!» — Сез мине кая алып барасыз.— диде ул немецча, — минем хатыным бар. Сез миңа аны җирләргә рөхсәт итегез. Мин сездән үтенәм. Немецлар аңа бер сүз дә дәшмәделәр. Аларның кашлары җимерек, йөзләре ачулы һәм салкын иде. — Сез — котырган этләр!! — дип кычкырды Федоров. Ул бу сүзләрне иң соңгы, иң катгый сүз итеп әйткән иде, ләкин немецлар, аның га- җәпленүенә каршы, бары елмаештылар- гына. Аны кечкенә генә авылдагы комендантка керттеләр. Кечкенә буйлы, такыр башлы немец офицеры аның рәсемен төшереп алды. Ә ун минуттан соң Федоровны кечкенә яшел автобуска утыртып, концентрация лагерена җибәрделәр. VII. «Мәрхәмәтсез» якташ Хәсәнгә бары бер генә юл калды. Ул да булса берәр җирле кешене очратып, качаклар турында ни дә булса белү иде. Урман! эчендә эзләр югалып калдылар, качакларның кая китүен һич тә белү мөмкин булмады. Хәсән барлык дикъкатен җигеп, аркылы-торкылы үтелгән эзләрне тикшерде. Ләкин бер тәүлек эчендә бу эзләр дөньясында , зур
30 А. Расих 
 үзгәрешләр булуы аның эшен юкка чыгардылар. Шуңа күрә ул вакытны әрәм итмәс өчен, кемне булса да очрату теләге белән, тар гына сукмак буйлап урман эченә кереп китте. Тирә-яктагы агачлар шаулашып юл өстен алтындай сары яфраклар белән түшиләр. Юеш үләннәрдән атлаган саен ялтыр су тамчылары чәчри. Гәрәев төрлечә юрап барды. Аның хыял1 һәм сизенү көче хәзер барлык сәләткә , эшли иде. «Бәлки алар урманга кермә- гәннәрдер» дип уйлый иде ул. Ләкин бу фикер дә аны канәгатьләндермәде. «Әгәр алар урманга кермәсәләр, юллары хәвефле булуы аларга, табигый, аңлашылгандыр, һәр хәлдә аларның ашарларына да юктыр. Алар ничек булса да берәр авылга таба барырга тиешләр. Әгәр аларның юлбашчылары тәвәккәл кеше булса, алар шулай итәргә тиешләр. Алар бит партизаннар түгел, аларны һәрбер очраган немец солдаты тота алмый бит». Ул шулай уйланып, үзе дә сизмәстән кулына очраган беренче таякны алып, болгый-болгый урман эченә үтүен дәвам итте. Кинәт бик якында бердән кычкыра башлаган әтәчләр генә аны юлыннан туктаттылар. Урман артында гына авыл барлыгы беленде. Бу ярсып кычкырган гамьсез әтәчләрнең күңелле җырын Хәсән озак тыңлап торды. Аннары юлдан читкә чыгып, сак кына агачлар арасыннан үтге. Чыннан да,*яңа йокысыннан уянып килгән хутор аңа бик сәер тоела иде. Ул бүтән дөньяга эләккәндәй булды, чөнки бу хуторда аз гына да сугыш сизелми, тыныч рәхәтлек хөкем сөрә иде. Яшеллек тә бу авылда күп иде. Тирә-якта артыш һәм чыршы агачлары, өй алларында бакчалар күренә. Авыл урамын чирәм баскан иде. I Хәсән сокланып башын чайкап торды. Сугышка кадәр һәрвакыт күренгән бу табигать матурлыгының барлык ямен ул хәзер генә аңлавына аптырап куйды. Ул яшелчә бакчасына керде. Алда сыер абзары күренде. Ишек алдына үткәч, кинәт шыгырдап ишек ачылды һәм өйдән кара сакаллы карт белән унөч яшьлек малай чыктылар. Малайның бу кадәр иртә эшкә чыгасы килми иде ахыры, ул турсаеп, тыныч йокысын бүлгән бабасына сукрана. j — Бик/ күп сөйли башладың син, малай,—диде карт, ишек янындагы көрәкне алып. Аннан малай турында онытты да ахыры, бөтенләй башка нәрсәгә карата сукранып куйды. — Менә замана, —диде,— көрәк белән бәрәңге казы имеш. Гәрәев абзар алдына, чыкты, карттан исән-саулык сорашты. Күзгә картның гаҗәпсенүе чагылып калды. Ләкин ул, бер дә исе китмәгәндәй, абзар янында яткан кәр- зиненә иелде һәм коры гына: — Нихәл, кай яктан?—дип куйды. — Немецлар бармы авылда? — диде Хәсән. Карт бу юлы дикъкать белән Гәрәевкә текәлде. Ләкин тыныч кыяфәтле, партизаннарча ярым хәрби киенгән кара күзле кеше анарда? бернинди дә шик кузгатмады шикелле. | — Бар. Нишләп син белми калдың? — диде ул. — Кайчан килделәр? — Өченче көн. — Ә аңа кадәр кемнәр иде монда? Бу сорауны карт акылсыз бер сорау дип тапты булса кирәк, ул әйтеләчәк сүзен кинәт бүлеп, кызыксынуыннан борынын сөртергә дә оныткан малайга: , — Киттек, нәрсә авызыңны ачтың? — диде. Карт җавап бнрмәсә дә, Хәсәнгә аңлашыла иде. Шиксез, бу авылны саклап калучылар партизаннар булган. Ул — партизаннарның шулай сугыш башыннан бирле кайбер авылларны, хәтта районнарны немецлардай кул тидерми хуҗа булып саклап калуларын белә пде. Ул бу сорауның урынсыз булуын
'Бәхет орлыклары   31 
 шунда ук сизде һәм хәлне төзәлергә теләгәндәй: — Миннән курыкма, бабай,— диде. — Сезнең авыл аркылы кичә өч ир, бер хатын үтмәдеме? Шуны гына беләсем килгән иде минем. — Синдә минем эшем юк. Синнән курыкмыйм мин. Ә өченче көн һәм кичә авыл) аркылы өч түгел, өч йөзләп кеше узды. — Кая киттеләр соң алар? — Мин немецча белмим, иптәш дип әйтимме, әфәнде дип әйтимме, аларны немец конвое озатты. — Аларны лагерьга кудылар, бабай, лагерьга! — диде малай, бабасының сәясәтен аңламыйча. — Белмим,—диде карт. Ачуланып малаена карады. Ләкин малай бу юлы да һичнәрсә аңламады. Күзләрен уйнатып бабасы; белән сүзгә кереште. — Мин үзем күрдем, — диде ул. — Без комендатура янында идек. Бер бабайны ике солдат өйдән чыгардылар да1 машинага утыртып, алып киттеләр. Ә аның артыннан ук теге син әйткән бик күп кешеләр дә килделәр. Евдоким бабай сорады, кая куасыз боларны диде. Ә немец урысча белә. Ул әйтә, атаңның башына, карт дуңгыз, лагерьга, ди. Мин үзем күрдем, — диде малай, бабасына һич сүз бирмичә. Карт үз сүзле малайның аркасына сукты. I J — Бик күп сөйли башладың әле, малай актыгыГ Малай бу кадәр кимсетүгә түзә алмыйча, көрәген ташлады да, хәтсез озын чабуларына, сөртенә- сөртенә, читкә чабып китте. — Эшләмим алайса, минем йокым килә,—дидсЗ ул шыңшып. — Юкка син малайны рәнҗетәсең,— диде Хәсән. —Мин бит сездән куркырлык әллә ни сорамыйм. — Белсәгез лде, . иптәш, —диде карт сыкранып, — мин аптырадым инде. Әле берәү килә, әле икенчесе. Партизан дип килә — немец яклы булып' чыга, немец яклыдыр бу, юри безнең кеше булып кыланадыр дип уйлыйсың—партизан булып чыга. J — Юкка башыңны ватасың. Син кем яклы булсаң, шул якны гына каер, бер дә ялгышмассың, — диде Хәсән һәм> сүзне икенчегә борып: — Син теге малай сөйләгән картны күрмәдеңме? — диде. Карт күрмәгән иде. Ә малайның сүзләренә карап кына, бернинди нәтиҗәгә килеп булмый иде. Шунда да Хәсән малайдан барлык күргәннәрен тагы бер' кат сөйләткәч, картның кисәтүен хәтерләп, урманга кире китте. Картның әйтүе буенча, һәр көнне иртә белән авыл өйләренә тентү була: иде. Урманда немецлардан яшеренеп ятучылар да очрады. Ләкин Федоров турында Хәсән анык берни дә белә алмады. Ул җеп очларының шушы тирәдә югалуын сизенә иде. Көне буе байтак җирләр әйләнеп, кичен юлында очраган урман алачыгына тукталды. Аның) һәрнәрсәне дикъкать белән карарга өйрәнгән күзләре бу юлы да ялгышмадылар. Ул бу ташландык өйдә кемнеңдер күптән түгел булуын шунда ук сизенде. Юрауның дөреслегенә ул өй эченә кергәч бөтенләй ышанды. Түшәм кырылган, идән себерелгән, ләкин бу нәрсә? Гәрәев почмакта яткан брезент сумканы кулына алды. Аның эчендә буш шешә һәм ике көмеш кашыктан башка берни д^ юк иде. Хәсән өйдән чыгып эзл^-яе җентекли башлады. «Ярып, өйгә бер генә кеше кергән. Ул эз өйне тазарткан, җиңел гәүдәле, штиблетлы кеше эзе. Тукта! Бер генә эз түгел ич! Аңа кадәр тагы бер итекле кереп чыккан. Ләкин кая киткәннәр алар? Менә алар ишәйделәр. Ни өчендер өй артына киттеләр, ә штиблетлы икенче якка да киткән». Хәсән ашыгып өй артына чыкты, һәм Нина Алексеевнаның үле гәүдәсен күреп тукталып торды. Мәет янында иске модалы ридикюль ята иде. Аннан ул Нина Алексеевнаның немецлар биргән паспортын һәм бер хат тапты. Нинди вакыйгалар булган монда? Бу хатын нидән үлгән?
32 _ А. Расих 
 Хәсән күзләрен хат аркылы йөгертте. Ләкин хатта кызыксынырлык берни дә юк иде. Анда Нина Алексеевнаның туган энесе үзенең фронттагы беренче тойгыларын язган. Хәсән хатны һәм паспортны яшерде дә, өй артында бик озак торганнан соң, эзләр буенча сукмактан китте. Ләкин урман куелыгында эзләр тагын ишәйделәр. Сукмак байтак баргач, олы юлга чыкты. Аннан үтүчеләр күп булган, аның өстенә караңгыланды — хәзер эзләнү файдасыз иде. Хәсән эшләрен иртәгә калдырырга булып, төпке өйдә уздырырга булды. Урман эчендә караңгы иде инде. Гәрәев имән өстәлгә утырып, трубкасын кабызды. «Нидән башларга? Ничек итеп Федоровның эзләрен табарга?» Хәсән гадәтенчә һәр ихтималга каршы саклану өчен, пистолетын җиң эченә тыгып беркетте дә,! кыска бишмәтенә төренеп, өстәлгә ятты. Урын каты булуына карамастан, ул бик арган булганга күрә, шунда ук йокыга китте. Хәсән төн уртасында сискәнеп башын күтәрде. Кесә фонарьлары яктылыгында күренгән автомат һәм мылтык көпшәләре үзенә таба төзәлгәннәр иде. Өй эчендә шау-шу ишетелде. Үзе күренмәгән бер кеше ачу белән: — Күтәр кулларыңны,—дип кычкырды. Хәсән1 кулларын күтәргәндә: «Сугып егарга да — тәрәзәгә» дип уйлап алды. Ләкин бу кешеләр партизаннар иде. Моны аңлау белән Хәсән иркен сулыш алды һәм, тынычланып, һәр сорауга җавап бирә башлады. • — Син кем? — диде шул ук үзе күренмәгән партизан. — Мин юлчы. Хәсәннең күпертенмә тынычлыгына паотизаиның ачуы килде. — Кара, авызын ера тагы, — диде ул сүгенеп. — Хәзер үк үзен тентергә! Бер яшь партизан аның кесәләрен актара башлады. Ләкин аннан бая табылган паспорт, хат һәм-, бераз икмәк кенә чыкты. Паспортны караган баягы партизан кинәт аптырап, Хәсәнгә текәлде. — Итеген дә салдырыгыз, — диде; ул. — Моның коралы да булырга тиеш. Хәсән, кулларын төшермәстән, өстәлгә утырган килеш итекләрен салып ташлады. — Эзенә төштек! — дип куйды теге паспортны тикшерүче партизан. — Мин пасп®рттагы карточканы күрү белән Федоровның хатынын таныдым. Мин бит аларда 41 нче елны ике атна яттым. Әйт, бу паспорт сиңа каян килеп керде, — диде ул Хәсәнгә. Бу| партизан, русча бик оста сөйләшсә дә, аның татар булуын Хәсәнгә белү читен түгел иде. , — Син Шәриповмы? — диде Хәсән. Партизан сискәнеп китте. Чөнки ул чыннан да Гаяз Шәрипов иде. Ул бу билгесез шикле кешенең кинәт татарча дәшүенә соң дәрәҗәдә аптырашта иде. Бу берәр шөбһәле эштер дигән фикергә килде ул. — Әйт хәзер үк, — диде ул русча, — агроном Федоров кайда? Гаяз автоматын корып Хәсәннең йөзенә төзәде. Өй эчендәгеләрнең берсе дә хәлне аңламыйлар иде. Ләкин Гаязның чиксез ачулануын KypenJ алар аның яклы буларак, күзләре белән Хәсәнне ашардай бу. лып карыйлар иде. — Мин якташымны бу кадәр мәрхәмәтсез дип бер дә уйламаган идем, —диде Хәсән. Бу сүзләрдән үз итүчәнлеге, үз булу ишетепме, әллә булмаса бары сүзләр сагы- ңылган ана телендә әйтелгәнгәме, Гаяз түзмәде: — Сез кем буласыз соң? Сезгә минем кем булуым; кайдан билгеле? — Мин Шәрипов Гаяз дигән агроном—партизанның үлүенә ышанмыйча, аңа Казаннан сәлам алып килгән идем. — Кем ул, ни сөйли? — диештеләр партизаннар.  
Бәхет орлыклары 33 
 Шәрипов дәшмәде. Аннан читкә китеп: — Бу кешенең кулларын бәйләгез, — диде. Хәсән кулларын төшереп, сиздермичә генә пистолетын чалбар кесәсенә төшерде. Аның куллары бәйләнгәч, аны урманга алып чыктылар. Алдан! Шәрипов бара иде. — Сез дә Федоровны эзлисез икән? — диде Хәсән. — Без сезнең белән штабта сөйләшербез. Хәсән тагы сүзгә кереште. Ләкин арттан баручы партизан: — Бик күп сөйләшә башладың син, җитәр, — диде. Хәсән ирексез| кичә авылда очраган бабайның сүзләрен хәтерләде. Ул да атасының бишмәтен кигән малайга «Җитәр, син бик күп сөйләшә башладың әле, малай актыгы» дигән .иде. Хәсән үз. алдына елмаеп куйды. (Дәвамы киләсе санда)