АБЫЕМ СУГЫШГАН КАЙТКАЧ
I. ТӨЛКЕ КАЛАЧЫ ҺӘМ КУЯН ИКМӘГЕ
Саимә урамда дус-ишләрен җыеп, бик зур серен сөйләде: — Беләсезме нәрсә? Әйтим алай булгач: абыем сугыштан кайтты. Төлке калачы? белән куян икмәге алып кайткан. Ике ордены да бар... Туктагыз әле... Дусларыңны җыеп алып кил ди, шул төлке калачы белән куян икмәген бүлешеп ашап алырбыз ди... Әйдәгез! Сания, Галия, Зәйнәп, Зәйтүнә, Ильдар, Харрас — бөтенегез дә... И, кыстатып тормагызчы инде, абыем чакыра ла!... Балалар өйгә дә керделәр, — сүзсез дә калдылар: апиак ашъяулык өстендә — төлке калачы белән куян икмәге! Төлке калачы тү.м-тү- гәрәк, көпчәк кебек кабарган, өсте майланып ялтырап тора! Куян икмәге— куян икмәге инде ул, аны ашап караган бар, әмма төлке ка- лачы| гади ? калачка бер генә дә ошамый шул! Менә күрерсез, бигрәк тә тәмледер ул... Абыем, балаларның! матурлыгына шатланып: — Балалар, сезне бөек җиңү белән котлыйм! — диде. — Ягез, түргә узыгыз. Ме’нэ шулай. Балалар өстәлне сырып, утырыштылар. — Шул җиңү хөрмәтенә сезне сыйлыйм әле. Ләкин сез,- балалар, үзегез сайлагыз, төлке калачын бүлимме, әллә куян икмәгенме? — Абыем, төлке калачын, төлке калачын бүл, — диде Саимә. — Ә сиңа, Зәйнәп. Сиңа Ильдар? — Миңа да... — Барыбызга да... — Ярый, бик әйбәт. | Абыем, төлке калачын бүлгәч: — Әнкәй белән миңа куян икмәге калды, — дип елмаеп, куян икмәгенә үрелде. — Ярый ул безгә куян икмәге дә! Балалар төлке калачын ( тәмләп тә өлгермәделәр — тагын тындылар: абыем куян икмәгенең өстен ачып җибәрүгә — бал! Сап-сары бал! Алтын кебек! Саимә: — Абы-ем! — дия генә алды. — Куян икмәгеннән дә җитешәсезме, — дип абыем сорау бирде:— Бу юлы кем соң, балалар, хәйләкәррәк булып чыкты, төлкеме, куянмы? Ильдар җитди генә итеп җавап кайтарды: — Безнең солдатлар барыннан да хәйләкәррәк: усалдан усал фашистларны җиңделәр. — Дөрес әйттең, Илдар. Э соң аша га ннарыгызның кайсы тәмлерәк. Саимә бармакларын ялый-ялый: — Төлке калачы белән куян ик-< мәген бергә кушып ашасаң, тәмлерәк була, абыем, — диде. Барысы да көлешеп алдылар.
70 Идрис Туктароз
II. ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК МАТУРАЙДЫК Абыем сугыштан кайткач, чәчәкләр җыйдым да, чәчәкләр җыйдым. Бакчаларга кергән саен керә, сем. чәчәкләрне өзгән саен өзәсем килде. Өзелгән, җыелган чәчәкләрем матурайганнан матурая бардылар. Абыем: «Бәхетле кешеләр матур була», — ди. Минемчә, чәчәкләр дә бәхетле: аларны яратмаган кеше юк^ Шуңар күрә дә алар матурлар. Җыя-җыя торгач, чәчәкләрем белән өстәл өсте тулды, кровать өсләре тулды, тәрәзә төпләре тулды. Уң ягымда— чәчәкләр, сул ягымда — чәчәкләр, алдымда да чәчәкләр, артымда да чәчәкләр. Шатлыгыма сыеша алмый, зыр-зыр әйләнергә тотындым. Чәчәкләр дә җанланып, минем белән бергә-бергә и әйләнәләр, и әйләнәләр! Зур матур, чуар бер боҗра булып әйләнәләр. Мин шул) чәчәкләр боҗрасы уртасында әйләнәм. Туктадым... Туктасам— чәчәкләр боҗрасы миңа таба бер якынаеп күтәрелә төшә, бер ерагаеп, аска төшә, һаман, һаман әйләнә! Уф! Нинди кызык, кызык та, рәхәт тә соң!.. — Саимә, җитәр кызым, башың әйләнер, тукта! — ди әнкәм. Ава-түнә йөгереп бардым да әнкәмне кочаклап үптем. Көлешергә генә тотынган идек, чыш-пыш! килеп, ашыбыз ташый да башлады. — Ай, ашыбыз ташты, таш- ты'... Синең белән булаша торгач... Берүк, чәчәкләреңне тизрәк рәткә сал, абыең да кунакларны ияртеп кайтыр, — диди әнкәм плита тирәсенә ашыкты. Мин ике зур букет ясадым. Букетларым берсеннән берсе матур булып чыкты. Берсен өстәл естенә ку й цы м, I:к ен чесен яшерде м. Әнкәм күреп калды да: — Кызым, бер букетыңны нигә яшерәсең? Кем өчен? —- дип сорады. — Иң кадерле кунак өчен. Аны син, әнкәм, үзең дә күрерсең... Кара, кара, ашың таша!—дип букетымны башка урынга яшердем. Абыем кайтты, кунаклар ?кые- лыштылар. Орденнары чәчәкләр кебек ялтырый. Яшереп куелган букетымны алдым да, каршыларыьа бастым' да: — Бу букетым — иң кадерле кунакка, — дидем; Абыем, әнкәм һәм бөтен кунаклар тын калдылар. Букетымны иптәш Сталин портреты янына беркеттем. Барыбыз да чәчәкләр кебек матураеп калдык