А. П. ЧЕХОВ ХИКӘЯЛӘРЕ'
Антон Павлович Чехов СССР халыклары әдәбиятына, шул җөмләдән татар совет әдәбиятына да, башка бөек классиклар шикелле үк, көчле йогынты ясаган, гаять якынайган һәм үзләшкән язучы. Безнең яшь буын, үзебезнең милли шагыйрь һәм әдипләребез әсәрләреннән күңел байлыгы алган кебек үк, бөек рус әдәбияты классикларыннан — Лев Толстой, Тургенев, Максим Горький һәм Антон Павлович Чехов әсәрләре йогынтысы белән дә тәрбияләнеп үсә, алардан да эстетик тәрбия ала. Патша Россиясенең, караңгы һәм тынчу бер чорында: — «Ярабби, яхшы кешеләргә Россия нинди бай!» дип чын күңелдән сокланып дәшкән һәм үзенең бөтен иҗаты белән шул яхшы кешеләргә якты киләчәккә таба юл салышкан, ул вакыттагы наданлыкка, обывательлеккә күңеле ачынып, кешенең кешелеген мыскыл •итә торган кол фикерлелектән һәм лакей җанлылыктан, мещанлык сәләмәләреннән кешене арындырыр өчен, иҗатының бөтен ялкынын биргән бу бөек язучы кеше күңелендә гуманистик омтылыш тәрбияләүгә гаять зур йогынты ясады. Ул безгә, совет кешеләренә тагын шул ягы белән дә кадерле: Чехов хезмәт ияләренең тормышына күз салды, якын дуслары сыйфатында алар кайгысын да кайгыртты. Моның әһәмиятен тирәнрәк итеп аңлау өчен байтак кына аристократ язучыларның ул вакытта Россия халкының аз дигәндә биштән дүрт өлешен тәшкил иткән «кара халык»ны гасырлар буенча күрми килүләрен, «кара халык»ны
1 А. П. Чехов. Татгоспздат басмасы. »С. Фәйзуллч» редакциясендә. Тәрҗемәчеләре: И. Газый, М. Әмир. Г. Бикбулат. С. Әдһәмова. 1946 ел. 160 бит, бәясе 7 сум. үзенең бурзайларыннан да түбәнрәк тотуын искә алып узыйк! Дөрес, Чехов вакытында кара халык үзен күрсәтә башлаган, хәтта аны инде күрмичә узу
мөмкин дә түгел иде. Шулай да бу ягы, ягъни хезмәт иясе халыкларына: авыл мужикларына, вак хезмәткәрләргә ягымлы карашы белән Чехов үз чоры каләмдәшләре арасында да сизелерлек дәрәҗәдә аерылып тора. Ул үз әсәрләрендә ак сөяк халкы гына түгел, бәлки хезмәт пясе дә «уйлый» һәм сагышлана белә икәнлеген күрсәтте. Чеховның күптән түгел Татгоспздат тарафыннан чыгарылган хикәяләр җыентыгы бөек язучының әсәрләрен татар укучы массасына якынайтуда тагын бер адым алга атлау булды. Җыентык С. Фәйзул- лпн иптәшнең, җиңел тел белән. Антон Павлович Чеховның иҗаты һәм безнең культура тормышыбызда аның тоткан урыны турында җыйнак кына итеп, кирәген генә әйтеп биргән кыска гына сүз башы һәм язучының рәсеме белән ачылып китә. Бу китапка Чеховның иң популяр хикәяләрен туплау күздә тотылган булса кирәк («Чиновникның үлеме», «Унтер Пришибеев», «Крыжовник», «Хамелеон» «Ванька». «Футлярдагы кеше» һ. б.). Билгеле, бу яхшы ният. Ләкин бит бу хикәяләрнең күбесе моңа кадәр берничә тапкыр басылып чыкканнар иде инде. Чеховның үлүенә 40 ел тулу уңае белән хәзерләнгән бу китапта яңа тәрҗемәләрне күбрәк күрәсе килә иде. Ул чагында китапның кыйммәте тагын да арта төшкән булыр иде һәм Чехов хикәяләрен тәрҗемә эшендә дә азмы-күпме алга китү булыр иде. Безнең башка телләрдән тәрҗемә итүчеләребезнең каләме елдан-
110 p. Бәширо^
ел остара баруы, гомумән тәрҗемә культурасының сизелерлек дәрәҗәдә алга китүе куанычлы бер факт. Бу хәлне шушы китаптагы кайбер хикәяләрнең тәрҗемәсендә дә күреп була. «Чиновникның үлеме», «Унтер Прпшибеев» «Крыжовник» кебек хикәяләрнең тәрҗемәләре оригиналга иң якынайган тәрҗемәләр дип әйтсәк ялгыш булмастыр. Тәрҗемәләрнең принциплары, методлары һ. б. яклары турында бездә аз сөйләнми. Шулай да кайбер тәрҗемәчеләр сүзмә-сүз, яисә тәрҗемәчеләр теле белән әйткәндә, «бер тиенгә бер тиен» китереп тәрҗемә итүдән һаман да котыла алмыйлар әле. Мәгълүм ки, Чеховның гаҗәеп таланты аз сүз белән тирән мәгънә анпатхда, нәзәкатле- лектә соклангыч җимешләр бирә. Укучының тәрҗемәләрдә шул ук кыскалыкны, шул ук нәфис ягымлылыкны эзләве бик табигый. Кызганычка каршы, югарыда әйтелгәнчә, оригиналның тәмен җибәреп, әдәби кыйммәтен түбәнәйтә торган ансат тәрҗемә үрнәкләре бу китапта да күренгәли. Мәсәлән, бер урында: «Әйткәнен булдырырга Андрей Ефимычның характеры җитмәде». (85 бит) диелә. Оригиналда Андрей Ефимычның характеры йомшак булганлыктан үз дигәнен булдыра алмавы турында сүз бара. Тәрҗемәдән дә андый фикер аңлашылуы бик икеле. Яисә бөтенләй башка мәгънә бирә торган урыннар да очраштыргалый. «Ванька... тиз генә, Живарев дигән байларда төнге сакчы булып хезмәт итүче үзенең бабасы Константин Мака- рычиы күз алдына китерде.» (19 бит). Оригиналда әлеге урыннар: «Ванька живо вообразил...» диелә. Аңлашыла ки, монда Ваньканың бабасын тиз генә күз алдына китерүе турында түгел, бәлки аны җанландырып, сурәтләндереп күз алдына китерүе турында сүз бара. Кайбер тәрҗемәләрдә, берничә .мәртәбә басылуга карамастан, ягымсыз, хәтта шыксыз, яисә бу- талчык урыннар һаман да күренгәли әле. Мәсәлән, мондый урыннар бар: «... Әбинең йортының — дүрт асрау подвалда бер бүлмәдә пычракта яшәргә мәҗбүр булган әби йортының— эзе дә калмас...» (157 бит). Нигә «әбинең йортының»? Аңлаешлырак һәм ятышлырак итеп әйтеп булмас иде микәнни? Бер үк авазларның янәшә урында өч-дүрт мәртәбә кабатлануы аркасында бу җөмлә гом\ мән бик кытыршы, җансыз чыккан. Яки менә мондыйлар: «Саратовтан Сашадан хат килде...» (157 бит), «...иреннәрен төкерергә җыенган шикелле итеп иттереп...» (66 бит). Билгеле, матур гына булып чыккан бу китапта шуңа ошаш кытыршы һәм эшләнмәгән урыннарны күрәсе килми иде. Шушы уңай белән тагын берничә сүз әйтәсе килә. Безнең татар совет әдәбияты хәзер үзенең әдәби тәрҗемәчеләренең осталыгы, культурада үсү ягыннан да, нәшрият мөмкинлекләре ягыннан да классикларның аерым әсәрләрен тәрҗемә итү белән чикләнә торган чордан узды инде. Андый аерым җыентыклар хәзер укучы массаны да канәгатьләндерә алмый. Безнең төп укучыларыбыз, совет чорында тәрбияләнеп үскән хәзерге буын, дөнья һәм рус әдәбияты классикларының калын томнарын, повесть һәм романнарын укырлык дәрәҗәдә хәзерлек алдылар. Менә шуннан чыгып, нәшрият алдында хәзер аерым җыентыклар чыгару бурычы гына түгел, бәлки Лев Толстойиың, Тургеневның, Чеховның һәм Максим Горь- кийның һәркайсының берничәшәр томлык сайланма әсәрләрен чыгара башлау бурычы тора дип әйтсәк бик вакытлы булыр. Бу эш зур хәзерлекне һәм тырышлыкны сорый. Шул ук вакытта ул безнең культура хәзерлегебезгә бер төрле сынау да булачак. Һәр хәлдә бу зур эшне башкарып чыгарлык көч бар, апа җиң сызганып тотынырга гына кирәк