ЯҢАРТЫЛГАН ГЕРОЙЛАР
Хәйран калдык гүзәл күрнешкә, Шак каттык без шундый зур эшкә; Кем башына килгән мондый уй, Кайдан туды икән бу «герой»?
Драмада ничек бакыра, Операда гаҗәп акыра; Балетында кыргый сикерә; ТЮЗында да исләр китәрә.
Җир халыкларына ни инде... Хәйран-вәйран калмау мөмкинме? — Айга кунаклаган «Зөһрә кыз» — Карый алмый бу эшкә тыныч;
Айда торуына кимсенеп, Җир гыйшыкы белән исереп; Юк, ди, көянтәсе-чиләге, Айдан җиргә төшеп килә, ди.
«Су анасы» да бик хурланган, Аның да бит «тарак' урланган»; Су төбеннән ул да калыккан, Күренергә җирдә — халыкка.
Кикригенә киеп -зур кәпәч, Юлга чыккан ди «Алтын әтәч». «Ярык тагарак» тапса әгәр — «Алтын балык» та чыгар сәфәр.
«Уги кыз»ны коткару өчен, «Камыр батыр» да куяр көчен.
Булыр, булыр! Тагы: убырлар, Бичуралар хәзер булырлар; Дию, албастылар килерләр: — Менә, без дә герой? — диерләр.
Бёз кешеләр — китеп «мөкиббән». Карап утырырбыз бик ипләп. Өстәвенә куллар чабарбыз, Яклау чараларын табарбыз.
Ә чын герой — бүгенге кеше, Кайда йөри икән? Ул нишли? — Театрның ишек төбендә — Җай тапмый ди, эчкә керергә.