Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ УРАЛЬСКИДАГЫ ТОРМЫШЫ


 I 
Хәзергә кадәр ’Тукайның биографиясендә иң аз өйрәнелгән як — аның Уральскидагы тормышы. Шагыйрьнең бу чордагы тормышын өйрәнү өчен хәзергә кадәр җитәрлек материал да юк иде һәм булган кадәр материаллар да бик таркау хәлдә яталар иде. Үзенең балалык тормышы турында шактый бай материал калдырган Тукан, Ураль- скига килеп керү белән, үзенең автобиографик истәлекләрен дәвам иттермәгән. , Тукайның Уральски да үткәргән көннәре турында беренче башлап шагыйрьнең якын дусты, иптәше, татарның атаклы артисты Габдулла Кариев язып чыга. Ул, Габдулла үлгәннән соң, 1913 нче елда Казанда чыга торган «Мәктәп» журналының 4 нче номерында «Габдулла Тукаевның Уральскидагы тормышы» дигән мәкалә яза. Журнал бите белән икеөч битлек бу мәкалә, үзенең күләме ягыннан зур булмаган кебек, Тукайның Уральскн- дагы тормышын тулы чагылдырудан да ерак тора. Анда тик истә калган аерым эпизодлар гына санала. Шулай да бу мәкалә ул чорда Ту к a in i ы ң Уральскидагы то р м ы ш ы белән танышу өчен бик кызыклы һәм бап материал булып торган. Г. Тукайның үлүенә бер ел тулуга карата, ягъни 1914 нче елда матбугатта аның Уральскидагы тормышына карата яңадан бер-бер артлы өч истәлек килен чыга. Аларның берсе — Тукайның 1914 нче елда Чыккан беренче басма тулы җыентыгының сүз башы — шагыйрьнең Уральскидагы остазы Мотыйгулла мулла Төхфәтуллин истәлеге. Икенчесе — Тукайның Уральск мәдрәсәсендә бергә укыган чордашы. Гурьев укытучысы 
Ярулла Моради дигән кешенең башта Астраханьда чыга торган «Идел» газетасында, аннан күчерелеп Казанда чыга торган «Кояш» газетасында һәм иң соңыннан Астраханьда аерым китап булып басылган истәлеге. Өченчесе — югарыда әйтелгән Мотыйгулла мулланың улы һәм Тукай белән бер чорда Ураль- скида яшәгән Камил Мотыйгыңның Казанда аерым китап булып басылган истәлеге. Без Тукайның Уральскидагы тормышына карата, революциягә кадәр чыккан тик шушы истәлекләрне генә беләбез. Ләкин болар Тукайның Уральскидагы тормышын азмы-күпме чагылдырган аерым эпизодлардан гына торалар. KaMiqi Мотыйгыйның, Тукай үлүгә 15 ел тулу уңае белән. 1928 нче елда «Кызыл Татарстан» газетасында язып чыккан икенче истәлеген игътибарга алмаганда, революциядән соң да, бик озак' вакытка кадәр, Тукайның Уральскидагы тормышына карата бернәрсә дә язылмады. Тик, шагыйрьнең тууына 59 ел тулу бәйрәме уңае белән. 1936 нчы елза чыккан «Совет әдәбияты» журналында Тукайның үзе белән бер туган (ана башка) апасы 
96  М. Гали 
 Газизә Зәбированың шактый бай эчтәлекле истәлекләре генә басылды. Газизә апаның бу истәлекләре, күбрәк. Тукайның Уральскига барып кергән көненнән башлап 5 ел буена Галмәсгар җизнәсе йортында торган вакытына карый. Шулардай башка Тукайның Уральски дагы тормышы турында басылган башка истәлекләр һәм материаллар юк. Ләкин хәзерге көндә СССР фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел- әдәбият һәм Тарих гыйльмитикше- ренү институтында һәм аерым кулларда бу турыда басылмаган унлап истәлек бар. Алар өстенә. Тукайны Кырлайдан алып китеп Уральскига озатучы һәм соңыннан үзе дә Уральскига күчеп урнашкан Бәдри карт (Кушлавыч авылы кешесе) авызыннан язып алынган истәлек булган. Ләкин аның тулы тексты хәзерге көндә югалган. Бу истәлектән аерым өземтәләр генә сакланып калганнар. Тукайның Уральскидагы тормышын чагылдырган бу хезмәт менә шул материалларга нигезләнеп языла. 
II 
Тукайның Уральскига ничәнче елда баруы турында төрле фикерләр бар. Тукай үзе «Исемдә калган- нар»да үзенең ничәнче елда Уральскига китүе турында бер сүз дә әйтми. Мотыйгулла мулланың һәм башка кайберәүләрнең истәлекләренә караганда, Тукай Уральскига 1895 нче елда килгән. Ә Тукайның Кырлайда торганда бергә укып, бергә уйнап йөргән якын иптәше (Ту- кайКырлай мәктәбендә укыткан Фәтхерахман мулланың улы) Хәли- лерәхмаи Гобәйдуллин үзенең истәлегендә Тукайның Уральскига 1897 нче елда (11 яшьтә вакытта) китүен дәгъва итә. Ярулла Моради һәм Камил Мотыйгый истәлекләреннән 1894 нче елда баруы аңлашыла. Ләкин күпчелекнең, биргән таныклыгына һәм бу турыда булган кайбер фактларга таянып, без Тукайны Уральскига 1895 нче елда (9 яшьтә вакытта) барган дип алабыз. Тукайның апасы Газизә Зәбирова- ның һәм башка кайберәүләрнең истәлекләренә караганда да ул шулай туры килә. Тукайның Тукай булып, формалашып чыккан урыны булган Уральск шәһәренең тарихи, географик, политик, экономик һәм культура ягыннан ул вакытта нинди хәлдә булуы турында берничә сүз булса да әйтеп китәргә кирәк. 
Уральск шәһәре XVII йөздә Чаган елгасының Урал елгасына койган урынына (ул вакытта Россиягә кушылмаган Казахстан чигенә), салынган крепость булып, Пугачев кузгалышына кадәр ул Җаекъ (русча Яицк) дип аталып килгән. Тик 1775 нче елдан башлап Уральск исеме белән атала башлаган һәм, гади крепостьлыктан чыгып, Казахстан белән Россия арасындагы зур сәүдә шәһәренә һәм 1868 нче елда Урал өлкәсенең үзәгенә әйләнеп киткән. Революциягә кадәр ул шәһәр Урал өлкәсенең һәм Урал казачествосының административ үзәге булып килгән. Ул вакытта Уральск шәһәренең үзендә һәм өлкәсендә дә күзгә күренерлек промышленность булмаган. Халыкның күпчелеге мал асрау, игенчелек, балыкчылык һәм сәүдә белән шөгыльләнеп килгәннәр. Өлкәдәге халыкның күпчелеге руслар һәм казахлар булып, аерым урыннарында күп кенӘ татарлар да яшәп килгәннәр. Уральскида яшәүче татарлар культура ягыннан бик артта булганнар. Алар арасында дини фанатизм бик көчле булган. Бу чорда Ураль- скииың үзендә дүрт мәчет һәм өч зур мәдрәсә яшәп килгән. Ул мәдрәсәләрдә читтән килеп укучы күп кенә шәкертләр булганнар. Алар Уральскипың үз тирәсендә яшәүче татарлар һәм казахлар булу белән бергә, Гурьев, Астрахань, Саратов, Пенза, Самара, Оренбург һәм хәтта Казан якларыннан да килеп укучы •куп кенә шәкертләр булганнар. Тукай Уральскига килгәндә бөтен мәдрәсәләрдә укулар .иске тәртип  
Тукайның Уральскидагы тормышы 97 
 белән (кадимчә) барган, һәм ул мәдрәсәләрдә, күбрәк, муллалар, I мөәззиннәр һәм иске тәртип белән укытучы хәлфәләр җитешкән. Бөтен Уральск мәдрәсәсендә укучы шәкертләр һәм г Уральск шәһәрендә яшәүче татар балалары өчен бер русский класс (башлангыч русча мәктәп) кына яшәп килгән. Анда ! укучылар да бик аз булганнар. 
III 
Тукай Уральскига килгәч берничә еллар җизнәсе Галиәсгар Гос- манов «өендә тора. Аннан мәдрәсәгә күчә. Мәдрәсәдә торып берничә ел укыгач (матбугатта эшли һәм яза башлаганнан соң) «Казан» гостиницасына күчеп тора башлый. Уральскида яшәгән чорда Тукайның болай тору урыннарын алмаштырып, үзгәртеп торуы, билгеле бер дәрәҗәдә аный фикри яктан алмашу һәм үсә бару баскычлары белән бергәрәк туры килә. Шунлыктан, Тукайның Уральскидагы тормышын, тору урыннарына карап, өчкә бүлеп тикшерергә туры килә. Бу турыда истәлек язучы иптәшләр дә аны шулайрак бүлеп йөртәләр. Газизә апа Зәбированың истәлекләренә караганда, Тукайның Уральскига килүе болай була. Габдулланың ата бер, ана башка апасы Газизә Уральскига килгәннән соң, җизнәсе һәм апасы алдында үзенең Габдулла исемле туган энесе барлыкны һәм аның да, үзе кебек, кеше кулларында йөрүе турында һәрвакыт сөйли торган була. Бу нәрсә җизнәсе белән апасының колакларына керсә дә, ләкин яшь Газизә барганда аларның үзләренең дүрт балалары (Зөһрә, Фатыйма, Марзия исемле кызлары һәм Гобәйдулла исемле уллары) була. Газизә барып берәр ел торгач кече кызлары Марзия, аның артыннан II яшьтәге1 уллары Гобәйдул- 
1 Мотыйгулла мулла Гобәйдулланы Тукай килгәнче 9 яшьтәге вакытта, Камил /Мотыйгый исә Тукай килен бераз торганнан соң, Ю яшь чамасында үлде, дин язалар. М. Г. »С. Ә.“ Л«? 4. ла үлә. Госмановлар семьясы өчен бу бик зур кайгы була. Бер-бер артлы ике балаларын югалткан бу семьяда ятим кыз Газизәнең кадере арта, аны үзләренең үлгән кызлары Марзия кебек күреп, олы кызлары Зөһрә белән Фатыйма янында 
гына кадерләп асрый башлыйлар. Озакламыйча олы кызлары Зөһрәне бер байга яшь хатынлыкка бирәләр. Ләкин ул, күп тә тормый, аннан аерылып кайта, семьяның хәсрәте тагын да арта. Бигрәк тә алар бердәнбер уллары Гобәйдулланы оныта алмыйлар. Ул вакытта гәрчә үзләре күреп белмәсәләр дә. якын туганнарының улы булганлыктан, Габдулланы (Тукайны) шул Гобәйдулла кебек булыр шикелле итеп хис итәләр. Бервакыт Газизә апа Госманова яшь Газизәне (Зәбированы) үз янына чакырып ала да.- «Казаннан Г абдулланы чакыртыйкмы әллә, ишек алдыбызда бер бала уйнап йөрсә, бәлки җизнәңә уңаерак булыр иде» ди. Яшь Газизә моңар шатлана. Тик бу эшкә «кеше баласы үз балаң булмый инде ул» дип Галиәсгарның ирдән аерылып кайткан олы кызы Зөһрә генә каршы төшә. Ләкин анасы Газизә Госманова аның сүзенә карамый, ире Га- лиәсгарга әйтеп, Габдулланы чакыртырга ризалык ала. Бу сөйләшү 1895 нче елның җәендә була. Озакламый, Казаннан Кушлавыч авылының Бәдри абзый (Тукайның «Исемдә калганнар»ында сөйләнә торган Бәдри абзый) килә. Ул Габдулланың (Тукайның) хәлен бик кызганычлы итеп сөйли. Шуннан соң Галиәсгар Госманов Бәдри абзыйдан икенче килгәндә Габдулланы Уральскига алып килүне үтенә. Бәдри абзый Кушлавычка кайткач та, Кырлайга барып, Тукай үзе «Исемдә калганнар»ында язганча, «Юк, сез не имеешь право кеше баласын тотып торырга, мин хәзер уряднпккә әйтәм, әле без аны тапмый йөрсәк, ул сездә икән, мин сезне подсуд җибәрермен» дип, Сәгъди карт белән аның хатыны Зөһрәне
98  М Галк 
 куркытып, баланы алар кулыннан алып китеп, Уральскига озата. Аның артыннан озакламый Бәдри абзый үзе дә Уральскига килеп тора башлый. 
IV Тукай Уральскига килгәч, башта Галиәсгарның югары өендә яшь Газизә апасы янында тора. Зөһрәдән башкалар һәммәсе дә аңа якты чырай күрсәтәләр. Галиәсгар да, хатыны Газизә дә аны «Гобәйдулла урынына килгән Габдулла» дип кадерләп, иркәләп кенә йөртәләр, киендерәләр, ашаталар, эчертәләр. Габдулланың яту-тору урыны да аерым һәм бик чиста була. 9 ел буена кулдан-кулга йөреп, һичбер рәтле тормыш күрмәгән Габдулла, Кырлайдан килгән кышны анда бик рәхәттә тора. Андый рәхәтне ул соңыннан да күрми. Ләкин кияүгә чыкмый картаеп, ахрында бер карт байга яшь хатынлыкка барып, аның белән дә килешә алмыйча аерылып кайткан Зөһрәнең караңгы чырай биреп торуы гына яшь Габдулланың матур тормышын бераз агулап тора. Уральскига килгәч Тукайның башлап кайда укуы турында төрле фикерләр бар. Мотыйгулла мулла, иң башлап русский класста (мәдрәсә янындагы башлангыч русча мәктәптә) укый башлады, соңыннан мәдрәсәгә укырга керде, ди. Я. Моради да шулай ди. Ә Газизә апасы «Килгәч тә җизни аны ин башлап мәдрәсәгә Фәтхетдин хәлфәгә укырга бирде» ди. Камиль Мо- тыйгый да ин башлап мәдрәсәдә укыганлыгын яза. Күбрәк истәлекләрдән. башлап мәдрәсәдә укыганлыгы анлашыла. Мотыйгулла мулла белән киңәшеп, Галиәсгар Тукайны Чистай өязе, Мораса авылыннан, (Габдулла Кариев белән бер авылдан) килгән Фәтхетдин хәлфә Рәхмәтуллинга укырга бирә. Фәтхетдин хәлфә Галиәсгарның кияве була (аныңсең- лесе Газизәгә өйләнгән була) һәм Тукай Уральскига барганда ул Галиәсгарның бер өендә тора торган була. Фәтхетдин хәлфә Тукайны имтихан кылып караганнан сон. аның төркине яхшы тануын (ул вакытта татар телендә язылган китапларны укый белүен) һәм ярыйсы гына язу яза белүен искә алып, аңар коръан белән «Кырык хәдис» һәм «Шрутыссала» кебек гарәпчә дини китаплар укыта башлый. Укытыла торган китапның нинди булуына карамастан, Тукай укырга бик нык ихлас куя, сабагын яратып һәм тырышып укый, 
һәр көн мәдрәсәгә иртән китә, көндез сәгать берләрдә, икеләрдә генә кайта. Иртән озаграк йоклаган көннәрдә, укырга барырга соңга калам, дип ашамый-эчми үк китеп бара. Өйгә кайткач та, ул хәлфә биргән дәресне хәзерләү белән генә канәгатьләнми, апаларыннан төрле китаплар сорап алып, шуларны укып утыра. Ул вакытта аның иң яратып- укыган китаплары (әлбәттә апаларының кулында булган китаплары арасында), «Бакырган» һәм «Сөбателгаҗизин» кебек көйле китаплар була. Ул аларны. һәр көн дип әйтерлек, берәр кат укып чыга һәм чыгтай шивәсендә язылган бу борынгы китапларның, аерым сүзләрен аңларга тырыша. Ләкин Газизә апаларының укулары зурдан булмый, алар яшь Габдулланың китаптан укып аңлый алмаган- нарын ныклап аңлатып бирә алмыйлар. Шунлыктан, аңламаганна- рын аңлау Габдулланың үзенә, якн мәдрәсәгә баргач хәлфәсеннән сорарга кала. Соңга таба ул үзлегеннән «Мөхәммәдия» кебек зуррак китаплар да укый башлый. Алар- ның мәгънәләренә рәтләп төшенмә- сә дә, апалары укыганча көйләп укырга өйрәнә. Беренче кышны Тукай мәдрәсәдә шәкертләр белән ныклап аралашып китә алмый. Ул, күбрәк, мәдрәсәгә ялгыз бара һәм ялгыз кайта. Кышкарда бергә укыган шәригенен улы итеп (Мотыйгулла Кышкар мәдрәсәсендә Габдулланың әтисе Гариф белән сабакташ була) ара-тирә Мотыйгулла мулла аны үзләренә чакырып, Камиль белән аралашты- рырга теләсә дә, ләкин Камилы
Тукайның Уральскидагы тормышы 99 
 бердән яшь ягыннан Тукайдан олырак1 һәм гәүдәгә дә зуррак булганлыктан, икенчедән, мәхдүм кеше (зур хәзрәт баласы) булып бик эреләнеп, «вак-төяк» балалар белән катнашып йөрүне үзенә кимчелек санаганлыктан, ул вакытта Тукай аның белән дә үзләшеп китә алмый. Шунлыктан, Тукайның Уральскидагы беренче кышы, бөтенләйгә дип әйтерлек, Галиәсгарның югары өендә торып, мәдрәсәгә барып-кай- тып йөрү белән генә уза. Яз җитү белән мәдрәсәдә укулар туктала. Тукайга эш тә калмый. Җизнәсе һәм апалары ара-тирә аны йомышка-юлга кущкалый башлыйлар. Галиәсгар либераль карашлырак сәүдәгәр була. Ул расчетлы кеше. Ул үзенең һәрбер эшләгән эшеннән, һәрбер атлаган адымыннан үзенең материаль тормышына ярдәм итәрлек бер файда көтә. Ул үз тәрбиясендә яши торган кайнесе Габдулладан да шундый бер нәрсә көтә. Аныңча, яшь Тукай аның әйткән һәрбер сүзенә «ләббәйкә» дип торырга һәм ул кушканны эшләргә, ул кушмаганны эшләмәскә тиеш була. Тукай бала вакыттан ук ш а кты й п р и н ц и п и а ль х а р а ктер д а булып үсә. Ул үзенең тәрбиячесе һәм, апалары әйткәнчә, атасы урынына калган җизнәсе Галиәсгарның һәрбер сүзенә «ләббәйкә» дип кенә торырга теләми. Аның бу характеры кыш көннәрендә, уку белән мәшъгүл вакытларда, бик артык сизелмәсә дә, җәйгә чыгып, укудан бушап калганнан соң, сизелә башлый. Дөресен әйткәндә, Тукай, Кырлайның Сәгъди карттагы кебек, Галиәсгаргә йомышчы һәм хезмәтче малай булып торырга теләми. Яшь Габдулланың бу характеры олы Газизә апасына (Госмановага) да ошамый. Ул аңар еш кына «җиз- нәңнең сүзен тыңлый торган бул» дип әйткәләп тора. Шул җәп Галиәсгар үзенең хатыны белән Казанга кайта һәм аннан үзенең якын тиешле кешенең ятим кал!ан 8-—9 яшьләрдәге ике баласын (Мөхәммәтгали исемендәге ир һәм Фәйрүзә исемендәге кыз бала) алып кайта. Шуның аркасында Галиәсгарның өе бөтенләй бер ятимханәгә әйләнә. Галиәсгарның бу филантроплыгы да билгеле бер максат белән эшләнә, әлбәттә. Бердән, аңар үзенең үлгән Гобәйдулласы урынына калырлык һәм үзенә чын варис булырлык бер бала кирәк булса, икенчедән, йомышка-юлга йөрерлек бер малай кирәк була. Бик зур өметләр белән Казаннан китерткән 9 яшьлек Габдулла (Тукай), гәрчә Кырлайда торганда уртадан түбән тормышлы Сәгъди картның ышанычын казана алса да, үзенең Ураль- скида 'берничә айлык яшәү дәверендә үзен, зур сәүдәгәр, купец Галиәсгар Госмановның ышанычын казанырлык итеп күрсәтә алмый. Мөхәммәтгали килеп тора башлаганнан соң, Галиәсгар йортында Габдуллага элекке кадер-хөрмәт- ләр, элекке.иркәләүләр бетә. Мөхәммәтгали килү белән, аны, яшь Газизә апасыннан аерып түбән, өйгә, хезмәтчеләр янына төшерәләр. Мөхәммәтгали белән Фәйрүзәне дә шунда урнаштыралар. Алар төшеп тора башлаганчы түбән өйдә үзләренең Габдулла исемле яшь балалары белән Гыймад һәм Гайни исемле ирлехатынлы хезмәтчеләре тора торган булалар. Бу өч ятим баланың үзләре өстенә килеп керүенә алар, әлбәттә, тарсыналар. Ләкин бу эш бай кушуы буенча эшләнгәнлектән, аңа каршы килә алмыйлар. Мөхәммәтгали алчагырак малай булган, ул абзасы Галиәсгарның күңелен табарга, җиңгәсе Газизәгә дә - ярарга тырышкан. Апалары никадәр генә әйтеп карасалар да, Габдулла аны эшли алмаган. Галиәсгар, тәрбия мәсьәләсендә аларны бер- берсеннән күп аерып йөртмәгән. Аның сәбәбе, бердән, үзенең гомер иткән һәм яраткан хатыны Газизәнең кәефе китүдән куркып булса, икенчедән. Габдулланың укырга бик дәртле һәм сәләтле булуы өчен булса кирәк. Чөнки икенче кыш сабак башлану белән. Галиәсгар Габдулла белән бергә Мөхәммәтгалине дә 
10 М. Гали 
 «Мотыйгыйя» мәдрәсәсенә илтеп үзенең кияве Фәтхетдин хәлфәгә укырга бирә. Укырга кергәнче Га- лиәсгар тарафыннан «уңган, булган малай» дип макталган Мөхәммәтгали укырга керү белән, үзен бик нык сынаткан. Чөнки ул укырга бик дәртсез, ялкау булып чыккан. Галиәсгарның яраткан кияве Фәтхетдин хәлфә, күп вакытта кайнатасы алдында Габдулланы мактап, /Мөхәммәтгалине яманлап сөйли торган булган. Менә шул нәрсә со- ңырак Галиәсгарда Габдуллага карата башланган начар карашның үзгәрүенә сәбәп булган. Шунлыктан Галиәсгар ашау-эчү һәм кием-салымда Габдулланы Мөхәммәтгалидән аермаган. Аларның икесен дә пардан киендергән. Берсенә бер нәрсә алып бирсә, икенчесенә дә шул ук нәрсәне алып бирә торган булган. Галиәсгар аларның һәр икесен кара кәләпүштән, казакидан, яки камзулдан һәм читек кәвештән киендереп йөртә торган булган. Шуңар карамастан, Габдулла үзенең Гали- әсгарга булган карашын үзгәртмәгән. Уральскига яңарак килгән чорларда, ул, жизни, дип Галиәсгар- ны якын күрергә тырышып йөрсә дә, соңыннан,, үзен эксплоатировать * итәргә маташуын һәм еш кына «аңгыра, җебегән, атаңа нәләт» дип ачулануын ишеткәч, аның яныннан качарга һәм ул очраганда икенче яккарак карап китәргә тырыша бантлаган. Яшь Газизә апа: «Галиәсгар җизни үлгәннән соң аның хәбәрен миңа Габдулла килеп әйтте, мин елый башладым. «Ник елыйсың аңар, ул бит мине, «атаңа нәләт» дип ачуланып, безнең үлгән әтигә тел тидерә торган иде» дип мине елаудан туктатты» дип яза. Газизә апа Зәбирова, Тукайның Г алиәсгар өендә торуы турында язган таркау истәлекләрендә, булачак шагыйрьнең тормышына карата бик кызыклы эпизодлар яза. Аның ул истәлекләренә караганда, Тукай Галиәсгар өендә торган 4—5 еллык вакыт эчендә гәүдәгә артык үсмәсә дә, ләкин акыл һәм фикер ягыннан искиткеч үсә. Бигрәк тә русча класска йөреп. Әхмәтша Сираҗетдинов исемле карт учительдән русча укын башлагач, аның дөньяга карашы нык үзгәрә башлый. Тукай мәдрәсәдә Фәтхетдин хәлфәдә ике ел чамасы укыганнан сон, Мотыйгулла мулла аны Сираҗетдин исемле зуррак хәлфәгә бирә һәм ул аннан гарәп сарыфы белән гарәп нәхуе укый башлый. Кырлай мәктәбендә укыган Хәбри хәлфә белән Фәтхерахман мулланы да санасак, бу — Тукайның дүртенче, хәтта (Кырлайдан иң башлап сабак укый башлаган Фәтхерахман мулла остабикәсен санаганда) бишенче хәлфәсе була. Тукай сабак укырга бик тырыш һәм бик зирәк булганлыктан, хәлфәләр аны һәммәсе дә яраталар. Башка шәкертләр кебек сабак белмәгән өчен Тукай хәлфәләрдән кыен күрмәгән. Үзенең яхшы укуына ышанычы зур булганлыктан, Тукай үзе дә хәлфәгә бик салынмый һәм хәлфәне бик талымламый. Укый торган китабын бераз аңлатып һәм күпме укырга кирәк икәнен күрсәтеп бирә алса, аңар шул җитә. Кырлайдагы Фәтхерахман мулла аның хәлфәдән башка ике-өч көнлек4 сабакны алдан укып килүен сөйли торган булган. Әхмәтша учительдә укый башлагач Тукай мәдрәсәгә иртән бара, сәгать өчтән соң русча класска йөри. Бу вакытта ул мәдрәсә дәресләренә караганда Әхмәтша учитель дәресләренә күбрәк әһәмият бирә башлый. Русча класска йөри башлаганчы буш в’акытларда «Таһир — Зөһрә», «Буз егет» кебек китапларын укып вакыт уздырган Тукай, русча класска йөри'башлау белән календарь бите зурлыгында гына вак-вак русча китаплар алып кайтып, бер почмакка барып, бер үзе кич буена шуларны укып утыра башлый. Аңарчы Тукайда дини караш нык кына урнашкан булса да. рус әдәбияты белән таныша башлау аркасындамы яки Әхмәтша учи- тельнсң тәэсире аркасындамы (һәр хәлдә Фәтхетдин хәлфә белән Сираҗи хәлфәнең тәэсире белән түгел) дини мәсьәләгә җиңел караш баш
Туканның Уральскидагы тормышы 101 
 лана. Газизә апа Зәбирова бу турыда болан яза: «Бервакыт чәй янында Габдулланың кәләпүшен салып кулына тотып утырганын күргәч, без аңар: «нигә, ашаганда... яланбаш утырасың, кәләпүшеңне киеп утыр, син мөселман ич!» дидек». Тукай аларның бу сүзләренә каршы ирония белән генә елмая да,- «күрмисезмени, баядан } бирле мин бу кәләпүшнең, эченнән дин чыкмасмы дип актарып утырам ич. Ләкин аның эчендә чүбектән башка бернәрсә дә юк икән» ди. Ул, яшьтән Газизә апа белән дини мәсьәләләр хакында еш кына бәхәсләшә башлый. Газизә апа яза: «Бервакыт аның белән икәүләп «Мәхәммәдия» укып утырганда Адәм белән Хаваның оҗмахтан куылулары турыңдагы «... Аны белмәде ки рахман, бирептер анлара иман» дигән юллар килеп чыкты. Аны укыганнан соң, Габдулла миңа: «менә, сез алла һәр нәрсәне дә белә дип әйтәсез. Адәм белән Хав- ваның үзләре өчен оҗмахта ашавы тыелган бодай җимешен ашаганнарын алла белми калган бит, менә бу шуны әйтә бит инде» диде. Бу вакытта Габдулла 14 яшьләр чамасында иде», ди. Габдулланың Уральск мәдрәсәсендәге беренче хәлфәсе Гали- әсгарның кияве булган бәдәлче хаҗи Фәтхетдин хәлфәне Галиәсгар йортында бик галим һәм бик изге кеше дип олылап тора торган булганнар. Бу хәлфә үзе эчәргә яраткан. Бервакыт рамазанда, кадер- киче көнне, тәравихтан соң ул кайдадыр эчеп бик нык исереп кайткан. Ул эш Галиәсгар йортында зур вакыйга булган. Әлбәттә аны читкә чыгармаска һәм чит кеше алдында ул турыда сөйләшмәскә тырышканнар. Ләкин яшьүсмер Габдулла өчен ул зур материал булган, ул Галиәсгар йортында торучы өч Газизә апасы (Галиәсгарныц сеңлесе, Фәтхетдиннең хатыны, да Газизә исемле булган) алдында «Бәдәлче хаҗи хәлфәнең газиз рамазан аенда. мөбарәк кадер кичәсе көннәрендә кылган изгелеген күрдегезме?» дип сөйләп, аларның күзләрен ачЪф- мый торган булган. Тукай ^ральскига килеп берәр ел торгач яшь Газизә апасын бер байда хезмәт итүче Габдрахман исемле егеткә кияүгә бирәләр. Габдрахман ата, ана һәм туганнары янында торучы егет булганлыктан, аларның семьясы зур була һәм байлыклары да булмый. Шунлыктан Газизә апасы Габдулланы үз янына сыйдыра алмый. Хәтта аның кай- нишләре Габдулланың апасы янына килеп йөрүен дә яратмаганнар. Габдулла, кайнишләре белән бергә торганда апасы янына бик сирәк бара торган булган. Күбрәк ул апасы Г алиәсгар җизнәләренә килгәндә генә аның белән очраша торган булган. Габдулла Габдрахман җиз- нәсен дә бик яратмаган. Җизнәсе белән апасы туганнарыннан аерым тора башлагач та, ул, җизнәсе өйдә юк вакытны сайлап, апасы янына аулак өйгә бара башлаган. Газизә апасы үзенең истәлегендә: «Җизнәсе юкта минем янга килеп утыра, эшләремне эшләшә, үзем өлгермәгәндә, идән себерә, хәтта самова- рымны агарта, савыт-сабаларымны юа иде» дип яза. Беренче ел мәдрәсәгә күчеп тора башлагач та Габдулла яшь Газизә апасы янына еш кына килгәләп йөри. Керләрен аннан юдыра, ямауларын аннан ямата. Газизә апа бу турыда болай яза: «Габдулланың керләре бик кара була иде. Бигрәк тә намазлыгы каешланып беткән була иде. Бервакыт мин аннан: «намаз бик күп укыйсыңмы соң син, Габдулла, һәрвакыт намазлыгыңны бик каралтасың?» дип сорадым. Аңар каршы ул: «Намаз укымыйм мин, апа, ашханәдә аш пешергәндә алъяпкыч итеп алга ябам, корымлы чуеннар, кастрюльләр тотам мин аның белән, шуңар күрә карала ул» дип җавап бирде» ди. Кай вакытта Габдулла Газизә апасыннан әтисенең һәм әнисенең ничек булганлыкларын сораша икән. Бигрәк тә әнисе белән кызыксынган. Апасына үзенең җырга осталыгы белән мактана торган булган. «Ми
102  М. Гали 
 нем бер дә белмәгән җырым юк бит, апа» дип, кан вакытта апасына тәрле җырлар җырлап күрсәтә торган булган. Тукай Уральскига килеп 5 ел чамасы торгач, көтмәгәндә Галиәс- гар җизнәсе үлеп киткән. Галиәсгар үлгәч, ни өчендер, Габдулла да өйгә сыймый башлый. Аның олы Газизә апасы Галиәсгардан калып бераз тора. Аңар калган байлыклар зур була. Шулай булгач Габдуллага үз апасы янында тагын да иркенләбрәк торырга кирәк иде. Ләкин ни өчендер алай булмый, җизнәсе үлгәч тә ул аннан мәдрәсәгә күчә һәм ул йорттан артык бер тиен дә ярдәм алмый, үз башына яши башлый. Тукайның ул чоры турында истәлекләр язучылар берсе дә ул мәсьәләгә ачыклык кертмәгәннәр. 

Югарыда әйтелгәнчә, Тукай мәдрәсәгә берьюлы күчеп килеп кенә тора башламый. Галиәсгар җизнә- сендә торганның икенче елында ук ул анда баргалап-кунгалап йөри. Камиль Мотыйгын үзенең беренче истәлегендә бу турыда болай яза- «Тукай иң башлап Фәтхетдин хәлфә Рәхмәтудлиннан сабак укый башлый. Мөхәммәтгали дә аның белән укый башлый. Баштарак алар Галиәсгар Госмановлардан йөреп кенә укыйлар. Соңыннан күчеп тора башлыйлар. (Вакытлы рәвештә булырга тиеш — ЛА. Г.) /Мәдрәсәдә урын булмаганлыктан, алар җәмәгать сәкеләрендә һәм мич араларында кунып йөриләр» ди. К. Мотыйгый аларның урын таба алмый йөрүләрен. көз көпе күчмичә, шәкертләр урыннарны алып бетергәч кыш уртасында күчкәнлекләреннән, дип аңлата. Тукайның мәдрәсәдә тора башлавы әнә шулай башлана. Тукайның мәдрәсәдә күпме тору мәсьәләсе дә, Галиәсгар җизнәсе өендә торган кебек, бәхәслерәк' мәсьәлә. Мотыйгулла мулла аны. ун ел торды, ди. Әгәр Галиәсгар өендә торып, мәдрәсәгә барып укып һәм ара-тнрә кунгалап йөрүләрен санаганда, бәлки ул шулайдыр да. Ләкин Тукайның мәдрәсәдә төп торуы алты елдан да артык түгел. . Газизә апа истәлегендә аның, Галиәсгар үлгәннән соң, 1900 нче елның көзеннән башлап кына мәдрәсәгә бөтенләй күчеп урынлашуы аңлашыла. Ничек кенә булса да Тукайның Уральскидагы тормышының иң күп өлеше 
мәдрәсәдә узган булып чыга. Бу мәдрәсә Тукайга кирәкле белемне бик» күп бирмәсә дә, ләкин Тукай үзенең киләчәге өчен кирәк булган белемне төрле юллар белән шул мәдрәсәдә яшәгән чорында ала. Шунда торганда ул иң башлап матбугат, әдәбият һәм театр белән таныша. Шунда торганда шигырь яза башлый, шунда торганда язучылык эшенә керешә. 1905 нче ел революциясен шул мәдрәсәдә каршы ала. Аның дөньяга карашы шул мәдрәсәдә торганда формалаша. Шуңар күрә аның мәдрәсә тормышы, бер Уральск чоры өчен генә түгел, гомумән Тукайның бөтен тормышы өчен зур әһәмиятле урын тота. Тукайның мәдрәсәгә күчеп, тора башлавы, кеше тәрбиясеннән чыгып үз башына тора башлавы дигән сүз. Бу вакытта ул ундүрт яшьләр чамасында була. Шул көннән башлап аның тәрбиясе турында берәү дә кайгыртмый, ул үзе өчен үзе кайгырта башлый. Мәдрәсәдәге 70- 80 шәкерт арасында 14 яшьтән үз башына тәрбияләнеп үсүче бер шәкерт тә булмый. Ул яшьтәгеләр һәммәсе дә кеше тәрбиясендә булалар. Ул заманда Уральск* кебек чит бер провинция шәһәренә азмы- күпме кешечә яшәрлек акчаны балаларга түгел, зурларга- да табуы читен була. Тукайның яшәү чыганагы берничә төрле була. Иң беренче, мәдрәсәгә күчкән көннән башлап, ул Мотыйгулла муллага метрика дәфтәре язарга керешә. Ул хезмәт мәдрәсәдән чыкканчы (1906 нчы елга кадәр) Тукайның төп яшәү средство- ларыннан берсе булып тора. Мст- I 
Тукайның Уральскидагы тормышы 10? 
 рика дәфтәреннән тыш Мотыйгул ла мулла Тукайдан зур гына китаплар да күчертеп яздырган. Бу бер. Аннан соң Тукай үзенең зирәклеге, тырышлыгы һәм күп кенә рус әдәбияты укуы аркасында, руста классны бетереп чыкканда яхшы гына укырга, язарга һәм сөйләшергә өйрәнеп чыга. Яшьлегенә карамастан, мәдрәсәдә ул русча белмәгән шәкертләргә адреслар, хәтта русча хат язып бирү кебек эшләрне дә башкара башлый. Шәкертләр, билгеле, аның өчен дә буш итмиләр. Аннан соң ул русча белми горган кайбер зуррак шәкертләрне айлыклап русча укыткалый. Шул юл белән ул тагын аз-маз таба. , Өченчедән, мәдрәсәдә, вакытлы рәвештә булса да, зуррак шәкертләрне һәм мәктәптә балаларны укыткалый башлый. Габдулла Карцев үзенең Тукай турындагы истәлегендә: «Габдулла әфәнде мәдрәсәдә вакытта гаять фәкыйрьлек белән гомер кичерде. Аның бар килә торган доходлары өч бала укытудан, хәзрәтнең метрика кнәгәләрен язып алган бер-ике сум акчадан гыйбарәт иде. Хәер, инде картрак шәкертләрне русча да укыткалый иде» дип яза. Аннан соң Тукай белән бер заманда Уральск мәдрәсәсендә булган һәм бераз вакыт Тукайдан укыган Шәриф Каюмов иптәшнең язуына күрә, 1902 нче елда Тукай Оренбург Каргалысында мөгаллимнәр курсында укып кайткан Нури (Нурәхмәт) хәлфә белән бергәләп -1 ай чамасы мәктәп балаларын укыткан. Укыту кара такталар, парталар белән җәдитчә булган. Камиль Мотыйгый да шуны раслый. Тукай мәдрәсәгә күчеп килгәч, мәдрәсәнең хуҗалык мөдире булып горган һәм мәктәп балаларын укыткан Вәлиулла Хәмидуллин 1 да Тукайның үз кул астында берничә ай мәктәп балаларын , җәдитчә укытканлыгын яза. Бервакыт, Гомәр хәлфә Хәсәнев дигән кеше 1 Газста-журналлар Мортаза бай улына күчкәч бу кеше ул газета-журналларның рәсми редакторы булып эшли. М. Г. мәдрәсәдән китеп торганда, Тукай аның шәкертләрен дә укытып торган. Ул вакытта мәдрәсәдә җәдитчә укытылмаса да. Тукай ул шәкертләрне дә мәктәптәгечә кара тактага яздырып укыткан. Рәсми хезмәт хакы рәвешендә итеп алмаса да һәм метрика дәфтәре язу кебек системалы булмаса да. укыту эше дә азмыкүпме килер бирә. Аның өстенә Тукай мәдрәсәдә яхшы җырчы булып хисапланганлыктан, атна кичләрдә аңар заказлар күп була, ул көн кич кайбер хәлфәләргә һәм зуррак1 шәкертләргә кунакка килә. Кайберләре үзләре җыелып утыралар. Менә шулай утыручы шәкертләр һәм хәлфәләр аңар берничә көн алдан әйтеп куялар. Кайбер атна кичләрдә, бер кңчә эчендә Тукайга икешәр урында җырларга туры килә. Җырлаган өчен, билгеле, аңар акча бирмиләр, ләкин яхшы гына итеп сыйлыйлар һәхм тамагын туйдыралар. • Югарыда әйтелгән Вәлиулла Хәмидуллин үзенең истәлегендә 1901 нче елда Тукайның мәдрәсәдә| сторож булып хезмәт итүен дә әйтә. Бу турыда-ул шулай яза: «Мин мәдрәсәнең хуҗалык эшләре мөдире булып эшли башлагач мәдрәсәдә Габдулла исемле тәрбиячесез, ятим бер бала барлыкны ишеттем. Мин аны чакырып алдым, ярдәм итү нияте белән аңар мәдрәсә сторожы булырга тәкъдим иттем. Ул бик куанып риза булды» ди. Бу вакытта Тукайга 15 яшь була. Берничә ай сторож булып эшләгәннән соң, Хәмидуллин аны мәктәпкә ярдәмче укытучы итеп ала һәм аңар укытырга егермеләп бала бирә. Тукай мәдрәсәдә торып укыган 5 ел эчендә башка шәкертләр кебек пуркилек итми. Ул бервакытта да хәмелгә (мәет ташырга) бармый, җомга һәм гаетләрдә мәчеткә барып коръан укымый, мәҗлесләргә бик сирәк йөри, коръан хәтем итәргә йөрми. Баерак кешенең мәетен зыяратка илтеп куйган яки ике-өч парә коръан хәтем иткән акчага зуррак шәкертләр берәр ай рәхәтләнеп яшәсәләр дә, Тукай андый
НМ М. Гали 
 ансат кәсеп белән тамак туйдыруга каршы була һәм ул аны үзе өчен хурлык саный. Андый юл белән тамак туйдыруга караганда, ул мәдрәсәдә сторож булып тамак туйдыруны артыграк күрә. Шулай ук Тукай, башка ярлы шәкертләр кебек, җәен казах арасына китеп мул- дәкә булып якҗ Мәкәрҗәгә барып, официант булып та йөрми. Мәдрәсәдә торып укыганда, кайвакытта Тукайга үзенең туганнарыннан ярдәм килгәләп куя. Ара- тирә Газизә апалары биргәләсәләр, бик сирәк кенә аңар Гурьевтагы туганнары җибәргәлиләр. Тукай мәдрәсәгә бөтенләй күчеп килгәндә, анда укыла торган дәресләрнең байтагын укып бетергән була. Анда күчеп килгәч тә ул аерым хәлфәдән укымыйча, зур шәкертләр белән бергә, Мотыйгулла мулланың үз дәресләренә йөри башлый. Тукай алган гыйлеме белән яхшы файдалана да белгән. Мәсәлән, ул гарәпчә өйрәнгән икән, мәдрәсәдә вакытта ук ул шул белемен гарәп әдәбияты һәм гарәп телендә чыгып килә торган газетажурналлар укып, үзенең гыйлемен арттыру һәм дөньяга карашын көчәйтү өчен файдаланган. Мәдрәсәгә күчеп килеп Мотыйгулла муллага метрика дәфтәре яза башлагач та ул, анын өенә йөреп, «Тәрҗеман» газетасы укый башлаган, Азәрбайҗанда чыгып килгән матбугат һәм әдәбиятны, бер дә калдырмый дип әйтерлек, укып барган. Төрек әдәбияты һәм матбугаты белән дә бик яхшы танышып барган. Татар әдәбияты һәм матбугаты белән танышлыгын әйткән дә юк. Тукай, рус әдәбияты белән, Әхмәтша учительдән укыган вакытта ук таныша башлый. Мәдрәсәгә күчеп килгәч тә, яшерен рәвештә булса да, ул рус әдәбиятын укуны дәвам иттерә. Соңгы елларда мәдрәсәдә торганда инде ул кичләрен мендәр астына Пушкин һәм Лермонтовның томнарын кыстырып алып, соңра төннәр буенча шуларны укып ята. Тукайның мәдрәсәдә вакытта татар әдәбиятыннан күбрәк укыган нәрсәләре Каюм Насыйри, Габд- рахман Ильяси, Заһир Бигеев, Фатих Халнди әсәрләре, шигырьдән Кандалый, Һибәтулла ишан, Муллаәхмәт Уразай һәм Акмулла шигырьләре булган. Ярулла Моради аның Фатих Халидинең «Рәдде бичара кыз»ын кешеләр алдында кычкырып укуын һәм андагы Биби әби дигән яучы карчык булып кыланып, сөйләнеп йөрүен яза. Тукай яшьтән ук Мәрҗани әсәрләре белән дә таныш була. Габдулла Кариев Тукайның мәдрәсәдәге тормышы турында шул сүзләрне яза: «Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, зирәк шәкертләрдән хисаплана иде. Алар мәдрәсәсендә «Шәркый рус»» «Тәрж.еман» вә төрек газеталары булган кебек, гарәп газеталарыннан «Траблис» да килә иде. Газеталарны иң сөеп укучы һәм бәгъзы бер укучыларның аңламый торган сүзләрен аңлатучы, һичшиксез, Габдулла әфәнде иде. Габдулла әфән- Де, башка шәкертләр кебек кыргыз эченә мулла булып чыкмаган- лыктан, җәй көннәрендә сукыр су- фыйлар һәм хаҗ бәдәле белән йөрүче хәлфәләр һәм бәгъзы бер елларны Истамбулда укыган шәкертләр берәр, икешәр ай торып Габдулла әфәндегә иптәш булалар иде. Бәгъзе бер елларны кыргыз эченнән куылган Казан шәкертләре дә булгалый иде. Тукайның иң хозур вакыты җәй көне була иде. Җәй көннәрендә' мәдрәсә күршесендәге сәгатьче Камали абзыйның көймәсе белән Чаган суыннан рощага хозурга чыгып, шунда чәйләр эчеп, балык тотып күп көннәр үткәрә иде Мәдрәсә йортында малайлар белән күзна уйнаганы да күренгәли иде». Камиль Мотыйгый үзенең беренче истәлегендә, шуңа өстәп, Тукайның мәдрәсәдәге җәйге тормышы турында «җәен аның иң күп вакыты балалар белән кузна уйнау һәм уммня (әмва) очырту белән уза иде. Мәдрәсә түбәсенә һәм башка өйләрне», түбәләренә менеп йөрергә бик ярата иде. Җәен ялгыз гына булган
Тукайның Уральскидагы тормышы 105 
 да, күбрәк вакытын укып, җырлап, кубыз уйнап уздыра иде», ди. Шәриф Каюмов җәен Тукайның шәкертләре белән җыелып Чаган суы буена рощага чыгулары турында шулай яза: «... Тукай көймәдә җырлап, -кубыз уйнап һәм башка шәкертләр белән бергә «Мөхәммәдия» көйләп, мөнаҗәт әйтеп бара иде. Көймәдән төшкәч Тукай урын сайлый. Үзе тирәк төбенә утырып кубыз уйнарга керешә. Тик самовар кайнап, чәй хәзерләнгәч кенә туктый. Чәйдән соң төрле уеннар уйный идек. Тукай да катнаша иде. Ул тик баудан сикерә алмый, йөгереп килгәч бау астыннан чыга яки тукталып кала иде. Мондый хозурга чыгулар җәенә бер, ике мәртәбә була иде» ди. Уральскига барган елларны Тукай үзенең фамилиясен Тарифов дип йөртә, соңыннан гына Тукаевка алмаштыра. Ярулла Моради бу турыда Такайның үзенең түбәндәгечә сөйләгәнен яза: «Мин школага килгәндә 8 генә яшьтә идем. Фамилиямне түгел, ул сүзнең ни икәненнән дә хәбәрем юк иде. Иң әвәл школага барган көнне учитель миннән «фамилияң ничек?» дип сорады. Мин бер нәрсә дә әйтә алмадым. «Әткәеңнең исеме ничек алайса?» дигәч, мин «аны да белмим» дидем. Аннан соң учитель мине «бар, әткәеңнең исемен сорап кил!» дип куып җибәрде. Мин апайлардан әтинең исеме Гариф икәнен белеп учитель- гә барып әйттем. Учитель мине журналга Тарифов дип язып куйды. Инде менә бу вакытларда гына әтинең язуларын табып, чын фамилиябез нсң Тукаев икәнен белдем дә Тукаев дип яза башладым» диде. Габдулла әфәнденең Уральскида бер класслы русча мәктәптән алган шаһәдәтнамәсендә фамилиясе Тарифов дип язылган иде». Мәдрәсәдә торуның соңгы елларында Тукай башка шәкертләр кебек җиләннән һәм читек-кәвештән генә йөрмичә, яхшы киенеп тужурка һәм шиблет киеп йөри башлый. Ш. Каюмов: «Безнең мәдрәсәдә беренче шиблет киюче Тукай булды. Бу вакытта! әле иң модный шәкерт, ләр дә үкчәле читек’кенә киөп йөриләр иде. Соңыннан башкалар да Тукайдан үрнәк алып шиблет кия башладылар» дип яза. Камиль Мо- тыйгый да .Тукайның мәдрәсәдәге өс-башы турында шулайрак яза. Тик ул, «өстендә тужуркадан озынрак казаки, башында фәс . буладыр иде» ди. 1900—1901 нче елларда «Мотый- гыйя» мәдрәсәсендә Тукай белән бергә укыган Хәсән Самакаев Тукайның мәдрәсәдәге тормышы турында шулай яза: «Мин мәдрәсәдә вакытта Тукай Әхмәтсагыйрь исемле бер аксак хәлфәдән укыйдыр иде. Озын чаршау белән бүленгән бүлмәдә тора иде. һәрвакыт тәбәнәк өстәл янында аяк сузып яки бөкләп укып яки язып утыра иде. һәрвакыт үзеннән кечкенәләрнең сабакларын өйрәтергә бик ярата иде. Башкалар дәресләрен кычкырып укыганда ул авыз эченнән генә укыйдыр иде. Мәдрәсәдә уку белән бер үк вакытта Әхмәтша учительгә йөреп русча укыды. Шул вакытта Гайнетдин кари мәдрәсәсендә укучы Миңлебай Хәйруллин дигән бер шәкерт белән танышып, бик дуслашып киттеләр. Алар аның белән бер класста укы- ,ганнар һәм русский классны бергә бетергәннәр булса кирәк. Тукай алар мәдрәсәсенә барып, Миңлебай безнең мәдрәсәгә килеп, алар бер берсе белән йөрешәләр иде. Соңыннан бу Миңлебай .шәкерт татарның атаклы артисты Габдулла Кариев булып чыкты» ди. Ш. Каюмов Тукай белән Кариев- ның бик дуслашып китүләрен, һәрвакыт бергә йөрүләрен, хәтта мунчага барганда да Тукайның, Кариев укый торган мәдрәсәгә кереп, мунчага аның белән бергә йөрүен яза. Ярулла Моради җәен мәдрәсәдә торган вакытта Тукайның бик авырлык белән торуы турында түбәндәгечә яза: «Тукай җәен мәдрәсәдә бик фәкыйрьлектә тора торган булган. Ашарга, эчәргә һичбер нәрсәсе юк
106  М. Гали 
 вакытлар да күп булган. Мәдрәсәгә ерак түгел генә Чаган исемле бер суга барып кармак салып, кечкенә балыклар тотып, шуны көлгә күмеп ашап йөри торган булган. Сусаганда шул Чаган суын эчә икән. Тукай шундый авыр хәлдә яшәсә дә кеше ишегенә барып баш июдән ерак торган». Югарыда әйтелгән Хәсән Сама- каев Тукайның мәдрәсәдәге тормышы турында тагын болай яза: «Тукай мәдрәсәдә вакытта атнага берике тапкыр гына аш ашап тора. Калган көннәрне чәй эчеп кенә уздыра. ’Көн дә аш пешерү өчен кирәк булган 5 тиен акча Тукайда булмый иде. Иптәшләр белән бергәләп пешерү өчен 5 тиеннән! дә ким акча белән катнашып булмый. Урыны белән Тукай шаярып сөйләргә һәм кеше көлдерергә дә ярата иде. Мәдрәсәгә бик еш кереп шәкертләрне тикшереп йөрүче полицейский кергәч: фәсен кырын салып, юк мыекларын сыпырган булып, кулларын артка куеп, аның алдына иң элек Тукай барып баса иде. Шуннан соң тамагын кырып, татар сүзләренең ахырына русча «ский» катнаштырып ул аңар: «Синеке кая барганский?, монда нишләп килгәнский, нәрсә эшләп йөр- гәнский, Җантимер агая?» дип эндәшә. Полицейский аның сүзен аңламый: «Что, что?» дип тора. Шәкертләр көлешә башлыйлар. Полицейский ачуланып Тукайны куып җибәрә. Тукайның шуңар бик кәйфе килә тогран иде» ди. Тукайның мәдрәсәдә вакытта шаярырга яратуы турында Ш. Каюмов болай яза: «Атна кичләрдә ясала торган кичәләргә Тукай бик якыннан торып катнаша. Анда шәкертләрне дә, хәлфәләрне дә җырлаталар. Хвалыннан килгән Шаһ- мәрдән исемле бер мишәр шәкерте «Шиновой колеса» дип башлана һәм озын көйгә җырлана торган бер мишәр җыры җырлый иде. Тукай ана эче катып көлә иде. һәр атна саен Тукай аңар: «Я әле, Шаһмәр- дән! «Шиновой колеса»ны җырла- эле» ди. Шаһмәрдән кыстатмый, җырлый. Шуннан соң мәдрәсәдә Шаһмәрдәнне, «Шиновой колеса» дип йөртә башладылар» ди. Тукан мәдрәсәдә вакытта бик күп әкиятләре белгән һәм үзеннән кечрәк шәкертләрне җыен аларга әкият сөйләргә яраткан. Бу' турыда Шәриф Каюмов иптәш үзенегц бер истәлегендә шулай яза: > «Тукай үсеп, буйга җиткәч тә 10—11 яшьлек вак шәкертләрне җыеп, аларга әкият сөйләргә ярата иде. Әкиятне тыңларга мин дә килә идем. Ул җәмәгать сәкесенә чыгып, җыен бала-чаганы үз тирәсенә җыеп, аларның урталарына кереп, идәндә тезен кочаклап утыра. Шәкертләр аңар: «Я, сөйлә инде, Габдулла абый!» диләр. Тукай аларга: «Йокламасагыз гына сөйлим мин, узган атнадагы кебек йоклап утырсагыз торам да китәм» ди. «Юк, юк йокламыйбыз, Габдулла абый», дибез аңар. Ул әкиятне бик матурлап, тәмләп, образлы картиналар белән сөйли. Кай вакыт әкияттәге төп геройның берсен үзе итеп яки мәдрәсәдәге берәр шәкерт итеп сөйли... Аның әкиятләренең күбесендә җырлар, бәетләр, такмаклар була торган иде. Аның әкиятләре күбрәк, атасыз, анасыз үскән егет белән башлана һәм шуның зур геройлыгы белән бетә иде. Ул күбрәк «Әсгать белән Әмҗәк», «Утыз ул, утыз кыз», «Хәсән» һәм «Гали» исемле әкиятләрне сөйли иде» ди. Мәдрәсәдә укыган чагында Тукайның фикери үсүенә һәм аның күз ачылуга ярдәм иткән кешеләрнең иң беренчесе Мотыйгулла мулла үзе була. Ул, яхшы мәгълүматлы кеше булу өстенә, рус, төрек һәм гарәп телләрендәге газета-журналлар укып килә торган прогрессив мулла һәм галим була. Татарстанның халык артисткасы Галия ханым Кай- бицкаяның язуынча, аның әтисе Мотыйгулла мулла үзенең прогрессивлыгы өчен патша жандармпя- се тарафыннан бик| нык эзәрлекләнеп торган. Тукайның әтисе белой Кышкап мәдрәсәсендә шәрик (сабакташ) булып укыганлыктан, Тукайны якын күргәч һәм үз мәдро
Тукайның Уральскидагы тормышы 107 
 сәсендә укый башлагач аңар мад- ди һәм мәгънәви ярдәм дә күрсәткән. Мәдрәсәдә укыганда, Тукай өчен Мотыйгулла мулланың ишеге һәрвакыт ачык булган һәм Мо- тыйгыйлар семьясында Тукай үз кеше булып киткән. Мотыйгулла мулла мәдрәсәдә укытканда да Тукайны башка шәкертләрдән аерып йөрткән һәм аның үзенә генә гаруз (гарәпчә шигырь теориясе) һәм һәйәт (космография) кебек аерым фәннәр укыткан һәм үзенә килгән газета, журналлардан, үз кө- тепханәсендә булган әдәбияттан файдаланырга Тукайга тулы мөмкинлек биргән. Тукай үзе дә остазы Мотыйгулла муллага карата яхшы фикердә була, гәрчә соңга таба фикри яктан аннан тәмам аерылса да, күңеленнән аны хөрмәт итә. Югарыда әйтелгәнчә, Тукайны рус теле, рус әдәбияты һәм рус культурасы белән башлап таныштыручы кеше Әхмәтша учитель була. Аның ярдәме белән Тукай мәдрәсәдә укыганда ук Пушкин һәм Лермонтовлар белән кызыксына башлый. Мисырда укып яңарак кайткан елларында Камиль Мотыйгый да Тукайның гыйльми фикере үсешенә азмы, күпме тәэсир иткән. Ул Ту,- кайны бер кадәр гарәп һәм төрек әдәбияты белән таныштырган, ике- өч ел эчендә Мисырдан һәм Истам- булдан алып кайткан белемен Тукайга бирергә тырышкан. 1902 нче елның җәендә «Мотыц- гыйя» мәдрәсәсенә Габделвәли Әмрулла исемендә бер төрек килеп чыга. Тукайның фикри үсешенә аның тәэсире аерата зур була. Галия ханым Кайбицкаяның язуына караганда, аның туган абыйсы Камиль Мотыйгый Төркиядә вакытта ук Истамбул университетында укучы һәм революция эшенә катнашуда гаепләнеп Төркия хөкүмәте тарафыннан эзәрлекләнгән бу төрек студенты белән таныш булган һәм аңа Уральскпга китеп торырга киңәш биргән. Мотыйгый Мисырдан һәм Истамбулдан йөреп кайтканнан соң, ул төрек Уральскига килеп чыгып 5ер кадәр вакытлар Мотыйгый өендә торган һәм соңыннан мәдрәсәгә урнашкан. Мәдрәсәдә торганда да Мотыйгый аңар ярдәм итеп торган. Мотыйгулла мулланың сүзенә караганда, төрек шәкерте мәдрәсәдә бер кыш, бер җәй тора. Ш. Каюмов, «башка Вәлиләрдән аеру өчен аны мәдрәсәдә төрек Вәли дип йөртәләр иде» дип яза. Г. Тукай үзе бу төрек шәкерте турында түбәндәгечә сөйли торган булган: «Елларның берсендә Уральскига Габделвәли Әмрулла углы исемле бер яшь кенә төрек килеп чыга. Габделвәли әфәнде Уральскига килгәч безнең мәдрәсәдә тора башлады. Үзе гали табигатьле, француз әдәбиятын бик күп укыган, төрекчә язган шигырьләре дә бар. Намикъ Камиль, Габделхак Хамид вә башка мәшһүр төрек шагыйрьләренең бик күбесен күңелдән белә һәм күп вакыт шулар- ны укып йөри иде. Үзе Истамбул университетында укыган вакытта, солтанга хилаф хәрәкәтләре сизелеп төрмәгә ябылырга булгач. Россиягә качып чыккан да, көтмәгәндә Уральскига; килеп төшкән иде. Габделвәли әфәнде мәдрәсәгә кереп тора башлады. Аңар һәммә шәкертләр ят күз белән карыйлар, күбесе аның теленә дә яхшылап төшенеп җитми. Аңар әллә нинди кырын күз белән карыйлар иде. Килгәч тә аның белән мин генә дусланып алдым. Мәдрәсәдә бөтен химаячесе мин идем. Мескен Габделвәли әфәнденең иң аптыраган нәрсәсе тәмәкегә чыдый алма}' иде. Мин аңар тәмәке тарту өчен байтак уңайлыклар күрсәтеп ярдәмдә булдым. Хәтта бервакыт үзем никадәр ярлы, бер тиенлек күмәчкә аптырап торган вакытта, аның гаять тәмәке тартасы килгәнен күреп, актык биш тиенемә тәмәке алып бирдем. Менә шул кеше башлап минем күземне ачты. Аның белән без җәй көннәрендә шәһәрнең читенә, урман буйларына чыгып ятып, көннәрне төнгә, төннәрне көнгә әйләндереп кайта торган идек. Ул үзенең башыннан үткән вакыйга

 
108 
 ларны, төрек әдәбияты вә шагыйрьләре хакында сөйли дә, үзе дәртләнеп, дәртләнеп аларның шигырьләрен укып җибәрә, аңардан отып алганнарым белән мин дә кушылып китәм. Бәгъзән ул төне буе французның калын романнарыннан берсен сөйләп чыга. Бөтен дөньяны онытып, аның роман сөйләвен тыңлап торасың. /Ченә шул кешегә мин. дөньяга карарга күземне ачкан өчен, гомерем барында рәхмәт укыйм. Әгәр хәзер аның кайда икәнен белсәм, аның белән ничек тә күрешеп, утырышыр идем, аңар хат язар идем. Башта минем төрекчә яза башлавымда Габделвәли әфәнденең тәэсире булды. Иранда ихтилал башлангач, аның йөрәге Уральскида торырга чыдамады. Ул шунда Иран ихтилалчыларына катнашып, Иранда мөста- бид хокүмәтнең егылуына аз булса да ярдәм итәрмен, дип Ураль- скидан Иранга китте. Без егъла- шып аерылыштык. Шуннан ул — миннән, мин аннан хәбәр ала алмадык» («Аң» журналы, 1914 * нче ел. № 7). 1905 нче елның көзендә Камиль Мотыйгын үз йортында типография ачып, руслар ярдәме белән, башта «Уралец», ул туктагач «Уральский дневник» исмендә русча газеталар чыгарырга керешә. Шул вакытта ул айга 5 сум хезмәт хакы белән Тукайны типографиягә эшкә ала. Башта Тукай анда печатник кул астында машинада хезмәт итә. Буш вакытларда наборщиклар •янында йөреп хәреф җыярга өйрәнә. Тукай типографиядәге эшләр, бигрәк тә хәреф .җыю эше белән бик нык кызыксына башлый. Соң- га таба ул үзенә аерым хәреф кассасы оештырып алып, ашау-эчүен һәм йокысын онытып, көн-төн шуның янында маташа. Шуның аркасында ул-хәреф җыю эшенә бик тиз өйрәнеп, бөтенләй наборщиклык эшенә күчә. Ярулла Моради иң башлап Тукайның наборщиклык эшенә «Уралец» типографиясендә, рус на- борщикларыннан өйрәнүен яза. Ноябрь ахырларында Камиль  __  ____________________  ____  _______ М. Гали- 
Мотыйгый татарча «Фикер» газетасын чыгара башлый. Бу вакытта Тукай -русча, татарча хәреф җыю эшенә яхшы гына төшенгән була һәм, шунлыктан, ул «Фикер» газетасының төп наборщикларыннан берсе булып эшли 
башлый. Беренче номердан башлап Камиль Мотыйгый аңар корректорлык эшен дә йөкли һәм аның айлык хезмәт хакын 5 сумнан 10 сумга күтәрә. Ш. Каюмовның язуына караганда, Камилнең типографиясе таш идәнле, караңгы, тәбәнәк, юеш һәм кояш төшми торган ярым подвал сыман бер урында була. Аның аерым бүлмәсе-фәләне булмый, хәреф кассалары да, басу машиналары дң шунда бер үк бүлмәдә була. Анда рәтләп утырырга да урын булмый. Тукай хәреф кассасы янында баскан көйгә генә корректура укый. Эшнең нормасы, фәләне булмый, эш сәгатьләп эшләнми, булуга карап эшләнә. «Фикер» газетасында шигырьләре басыла башлагач, икенче, өченче номерлардан башлап Тукай әкренләп редакция эшенә дә тартыла башлый. Ике ай чамасы типографиядә эшләгәннән соң, Тукай наборщиклык эшен ташлап, шул ук хезмәт хакы' белән бөтенләй редакция эшенә күчә, тик корректорлык эшен генә искечә алып бараД Редакция эшләрен Камиль үзенең өендә алып барганлыктан, Тукайга да анда күчеп, Мотыйгулла мулланың бер бүлмәсендә утырып эшләргә туры килә. 1906 нчы елда «Әлгасрелҗәдид» белән «Уклар» журналлары да чыга башлагач, Тукайга эш күбәя, ул, бу газета, журналның фактик редакторына әйләнеп китә. Үзенең язу эше дә көчәйгәнлектән, Тукайга вакыт җитми башлый. Шунлыктан ул көннәрне эшли торган бүлмәсендә йоклап та кала. Мәдрәсәгә чыгып ашарга хәзерләп йөрергә вакыты булма ганлыктан, ара-тирә| ул хуҗаларның үзләре белән бергә утырьш ашый да. Кыскасы, 1906 нчы елга чыккач Тукай, гәрчә мәдрәсәдә рәсми шәкерт булып саналса Да»
Туканның Уральскидагы тормышы 109 
 мәдрәсә белән аның бәйләнеше азая. Бу вакытта ул дәресләргә бөтенләй йөрми башлый, мәдрәсәдә укуын ташлый. Үз өендә торып, улы белән бергә яшәгәнлектән, Мотыйгулла мулла да аның укудан аерылуына каршы килми. Бу вакытта Тукайның тормышы иркенәя тешә. Ул элеккечә бөтенләй ач тор. мый. Камиль Мотыйгый үзе чыгара торган газета, журналлар тукталганчы Тукай’һаман мәдрәсәдә тора дисә дә, бу турыда Г. Кариев та һәм башкалар да газета, журналлар тукталганчы JK Тукайның номерга күчүен язалар. Габдулла Кариев Тукайның мәдрәсәдән чыгуы турында шулай яза: «1906 нчы елның кышында (декабрь аенда булса кирәк, М. Г.), бер вакытта мин Тукаевлар мәдрәсәсенә барган идем. Иттифакый аларның мәҗлесләренә туры килдем. Без җиде кеше әкренләп ке- иә, хозурлап «Мөхәммәдия» көенә җырлап, төн буена утырдык. Шунда бик күп сүзләр булып, без. (Тукаев. мин, Сираҗетдин Белуков дигән шәкерт) өчәү мәдрәсәдән чыгарга, мин үзем икенче мәдрәсәдә булсам да, бер номерага, бергә утырырга уйлап, бер көнне извоз- чикка төялеп, «Казан миһманха- нәсе» дигән номерага килеп төштек. Сираҗетдин дигән иптәшебез парикмахерская ачмакчы булып чыккан иде һәм бер яхшы бритвасы бар иде.1 Ләкин, бәхеткә каршы, аңар шул) көнне үк урын табылды. Ул шул номерага конторщик булып керде. Шуның өчен без Габ. дулла әфәнде! белән җиденче номерага 15 сумга кердек1. Бу вакыт Габдулла әфәнде «Фикер» дә хезмәт итә иде» ди. К. Мотыйрыйның язуына! караганда, номерага күчкәч Тукай үзен бик иркен тота.) Башына кепка кия, кулына таяк тотып йөри, урамда 
" Ш. Каюмов «Мәдрсәдән чыккач Тукан Шәрыкъ клубының бер бүлмәсенә күчеп торды» ди. Ф. Хәйрулла Шәрыкъ клубы шул ук номерда булганны аңлата М. Г. теләсә кем алдында яшерми тәмәке тарта башлый. Ул вакытта интеллигенция арасында Л. Толстой һәм башка атаклырак кешеләргә ошарга тырышу бйк модада! булганлыктан. кай вакыт Тукай Толстойга ошау өчен эчке күлмәктән, аягына чабата киеп, биленә билбау бәйләп, иң башына җилән генә салып йөри. Габдулла Кариев «Казан» гостиницасында торганда Тукайның сәхнә эшләренә дә катнашуын яза. «Бервакыт, — 
ди Г. Кариев, — кыш көне, «Казан» миһманханәсендә русларның ниндидер вечерлары бул- ды. шул вечерда Тукаев бер Хә- кимҗанов исемле иптәшебезгә хәерче киемнәре киендереп, үзе шуңар хитабән «теләнче» нам ийигырен укыды, халык бик яратты. Ләкин теге иптәшебезне бер айга кадәр хәерче дип мыскыллап йөрделәр. Шул ук кышны , Камиль әфәнде, Тукаев, мин һәм тагын берничә егетләр спектакль куярга уйладык һәм Народный домда өчдүрт көн репетиция дә ясадык, Габдулла әфәнде «Гыйшык бәласе»ндә Габдес самат хәлфә ролен алган иде, мине бер ханым ясаганнар иде. Хәтеремдә калмаган, ни сәбәптәндер уйный алмыйча калдык». Шул вакытта К- Мотыйгый тарафыннан чыгарылган газета, журналларның конторщигы булып эшләгән Габдулла Гаделшин Тукайның мәдрәсәдән чыккач булган тормышы турында түбәндәге истәлек^ ләрне яза: «Тукай редакциядә эшләсә дә. контора һәм экспедиция эшләренә дә булыша иде. Хәтта минем белән почтага газета, журналлар күтәреп алып барыша иде. «Фикер» газетасы Һәм журналларның редакция һәм конторалары кечрәк кенә бүлмәгә урнашкан иде. Шунлыктан, контора һәм экспедиция эшләре барган вакытта редакция эшчеләренә анда утырып эшләргә мөмкин булмый иде. Шуңар күрә Тукай редакция эшен теләсә кайда алып бара иде. Кай вакытта ул шул йорттагы типографиянең бер почмагында, кай вакыт Камиль квартирасында, кү- 
но М. Гали 
 ирэк «Казан» миһманханәсендә, узе тора торган кечкенә генә бүлмәдә алып бара иде. Аның бүлмәсендә бер кровать, бер өстәл һәм бер урындыктан башка бер нәрсә дә юк иде. Бу вакытта Тукай бик күп укый "һәм бик күп яза иде. Аның белән сөйләшергә дә вакыт табып булмый иде. Кичкә керсәң кулында китап яки каләм-кәгазь була иде. Хәтта йөргәндә дә ул култык астына калын китап (күбрәк Пушкин, Лермонтов әсәрләре) кыстырып йөри иде. Рус театрына баргалый иде. Аның башында кепка, өстендә бархет якалы җиләнгә ошаган пальто, аягында гади шиблет булып, чәче җиткән була иде» ди. TyxaTi 1905 нче ел революциясен гаять зур күтәренкелек белән каршы ала. Уральскидагы «Рәкыйбия» (Рәкыйб ишан) мәдрәсәсендә укып, шул вакытта ук Тукай белән таныш булган һәм соңыннан байга приказчик булып кергән Рәхмәтулла Хәй- руллин Тукайның иң беренче мәртәбә Уральскида 1905 нче елның декабрь демонстрациясенә катнашуын һәм урамга чыгып йөрүен яза. Казаклар демонстрацияне куа башлагач, Тукай белән Хәйруллин бергәләп бер магазинның баскыч астына кереп яшеренәләр. Казаклар тарафыннан бастырылуына карамас., тан. Тукайга бу демонстрация бик ошый һәм ул аннан әллә ниләр эш- ләмәкче булып канатланып кайта. «Уралец» һәм «Уральский дневник» газеталары тирәсендә рус революционерлары әйләнгәләп йөри башлыйлар. Тукай аларның кайберләре белән танышып ала. «Казан» гостиницасына күчкәч тә, аларның кайберләре Тукай янына килгәләп йөриләр. Алардап тыш Тукай янына татар приказчиклары, шәкертләр һәм типография наборщиклары да күп кенә килгәләп йөриләр. Бу нәрсә гостиница хуҗасын шиккә төшерә һәм ул бу эшне тикшерә башлый. Шуннан соң гына Тукай ялына килүчеләр сирәгәя, Камиль Мотыйгын үзенең беренче истәлегендә, Тукай 1905 иче ел революциясе хәрәкәте белән .бик1 нык кызыксына, революцион шигырьләр, мәкаләләр яза, революцион китаплар тәрҗемә итә, татар приказчиклары, гостиница хезмәткәр, ләре һәм типография эшчеләре белән катнашып, алар арасында революцион фикерләр тарата, үзенен укыганнарын алар белән уртаклаша һәм аларны эш ташларга котырта,—’дип яза. Тукайның типография эшчеләре арасында эш алып баруы турында Габдулла Гаделшии түбәндәге сүзләрне яза.- «Тукай буш вакытта типографиядә наборщиклар белән бик тәмләп сөйләшеп утыра. Алар белән сөйләшкәндә, күп вакытта сәяси мәсьәләләргә кереп китеп, революция көрәшләре, байларның эксплоата- циясе. эшчеләрнең хезмәт хакын арттыру һәм эш сәгатьләрен киметү турындагы таләпләре турында сөйли. Шул арада әдәби темаларга кереп китеп, Пушкинның аерым шигырьләре нәрсә турында язылганлыкны сөйли һәм наборщиклар- ны рус театрына барырга димли. Наборщиклар аны яраталар һәм аның сүзләре белән бик нык кызыксыналар иде. Шундый беседа- ларның берсе турындагы хәбәр шәһәр халкы арасына таралып, «Габдулла Тукаев яшьләрне патшага каршы котырта икән» дигән хәбәр чыкты. Бу хәбәр Камильгә ишетелде булса кирәк. Шуннан соң алар Тукай белән спорга килеп йөрделәр. Тукайның типографиядән китүе шуннан соң булды шикелле», ди. Тукайның бу эшләре Габдулла Кариевка бик ачык- билгеле булса да, ул үзенең истәлегендә бу турыда бик кыска яза. Аның истәлеге реакциянең көчле чорында язылганлыктан, Кариевка ул турыда артык киңәергә, бәлки, мөмкинлек булмагандыр. Тукайның бу эшләре, билгеле, Камильгә ошамый, ул аңар «Тукайның модага иярен, типография эшчеләрен котыртуы» дип кенә карый һәм типография ябылудан ике атна элек (1907 нче елның февраль УР'
Тукайның Уралъскидагы тормышы  Ill 
 таларында) ул Тукайны бөтенләй эштән чыгара. Бу нәрсә Тукайга яхшы тәэсир итми, әлбәттә. Шуннан соң Мотыйгыйдан бөтенләй читләшә. Озакламый Мотыйгый үзенең типографиясен Мортаза Гобәйдуллин дигән байга сата. Моты й гы й иы ң сүзенә караганда ул бай типографияне алганда Ка- мильнең үзен дә һәм Тукайны да шунда эшкә алырга сүз биргән булса да, типографияне үз исеменә күчергәч Тукайны эшкә ала, Ка- мильне алмый. Бер кадәр вакытлар «элеккечә газета, журналлар чыгаруны дәвам иттерәбез» дип Тукайны алдап йөрткәннән соң, типографияне бөтенләй яба. Тукай бөтенләй эшсез кала. Шуннан соң Тукай үзенең «Матбага берлән уйнаган байга» дигән шигырен! яза. Соңгы бер ике айда егермешәр сумнан жалованье алып, бер кадәр тормышын рәтләргә керешкән Тукай яңадан ач кала. Кариевның сүзенә караганда, ул Мәкәрж.әгә киткәнче (июль аена кадәр) алар берничә ай буена Кариев- нең килере белән яшәп киләләр. К. Д1ОТЫЙГЫЙ да шулай яза. Кай- берәүләрнең сүзенә күрә, Мәкәрҗәгә киткәнчеме, ул киткәчме, Тукай белән яшь Газизә апага (Зәбирова- га) Кушлавычтан ата-аналарыннан калган йорт сатылган акча килә1. Бер кадәр вакыт Тукай шул акчага да яшәп килә. Ара-тирә номерада аерым кешеләрне русча укыткалый. Шулай да, эшсез калгач Тукайның «Казан» гостиницасындагы т°рмышы яхшы булмый. Июль аенда Тукай Кариевны Мә- кәРҖәгә озата һәм номерада ялгыз кала. Камиль белән аралары салкынайганлыктан, бу вакытта ул Мо- Ь1нгыйлар семьясына бер дә барып иөРМи. Ни өчендер үзенең туганна- к^р,*п атасыннанмы, кемнәндер мирас *'ец беР йөз сум чамасы акча тигәнле- KaiiT'10M 1иул акчага Тукайның Казанга ЛЫр ’’п китүен яза. Ул бәлки шул акча- Kaii-Д JinKHii Тукай Казанга ул акча белән ‘,пРыГ Аны Казанга иптәш нриказчик- Үз-ара акча җыешып озатканнар. М. Г. рына да сирәк бара. Бу вакытта ул күбрәк приказчиклар һәм номера хезмәткәрләре белән аралашып яши. Югарыда әйтелгән буфетчик Нәҗип Нигъмәтуллин: «Акчасы булмаганга күп вакыт Тукайны буфеттан яшереп буш ашатып һәм байдан яшереп номер хакын түләми калдырып килә идем» дип яза. Рәхмәтулла Хайруллин: «Казан» гостиницасында торганда Тукай соң дәрәҗәдә ярлы торды, хәтта бер папиросны икегә-өчкә бүлеп тарта иде» дип яза. Кариевның сүзенә караганда, Тукай «Казан» гостиницасында барлыгы 10 ай чамасы тора. 1907 нче елның сентябрь ахырында, призывка каралу өчен, Тукай Казанга китәргә карар бирә. Шул вакытта Казаннан Уральскига, татар газеталарында һәм издательстволарында агент булып эшләүче Камиль Бәшир дигән кеше килгән була. Тукай шуның белән Казанга кайтып китә. Р. Хәй- руллинның, язуына караганда, Тукайның юлга акчасы булмый, Уральскида яшәүче татар һәм рус приказчиклары, үзара акча җыешып, аны Казанга озаталар. Тукайны яшьтән белүчеләрнең сүзләренә караганда, Тукайның иң башлап шигырь язуы җырлар, такмаклар һәм бәетләр язудан башлана. Тукай белән Кырлай мәктәбендә укыган Нигъмәтҗановның сүзенә караганда, Кырлайда торганда ук Тукай үзлегеннән җырлар һәм бәетләр чыгара башлаган була. Ураль- скидагы «Мотыйгыйя» , мәдрәсәсендә Тукай белән укыган Шәриф Каюмов Тукайның халык җырларына ияреп (үзлегеннән чыгарып), кыока һәм озын көйләргә җырлап йөрүен яза. f Шул ук Каюмов 1902 нче елда Тукайның бәеткә ошаган такмак- сыман бер шигырь чыгарып җырлап йөрүе турында түбәндәге истәлекләрне яза: «Бервакыт, мәдрәсәне караучы Мортаза бай. улын өйләндергәч, бик зурлап туй итте. Уральскиның сәүдәгәрләре һәм* кустарьлары бе
М. Гали 
 
лән бергә шул туйга бөтен шәкертләрне дә чакырды. Анда Тукай да барды. Мәҗлестә кымыз бик күп иде. Шәкертләр һәммәсе дә кымыз эчеп исерештеләр. Туйдан кайткач Тукай бу туй турында түбәндәге такмакны чыгарып җырлап йөрде: 
Туйга бардым мин бүген эчтем кымыз, Кеше бик күп, бүлмәбез булды тыгыз. Күп эчелгән шартлый язды корсагым, һич үкенмим, андый туй булмаЦ тагын. Итчеләр, тиречеләр бик күп иде, Ит исе. тире исе аңкый иде. Таз Сабир, сучы Шакпр, күктәк Галим, Чакырылган Мөрсәлин һәм Мөстәкыйм. Бар да сөйли кайда нәрсә алганын, Бу базарда күпме табыш алганын. Шул кадәр туйдым тире, ит исенә, Валлаһи-газыйм икенче бармамын. Шул ук Каюмовның язуына караганда атна кичләрдә мәдрәсәгә килеп Тукайның җырларын ярага торган бер Ярулла мөәззин булган. Тукай шуның кызларына түбәндәге шигырьне язып биргән: 
Укыгыз, кызлар, укыгыз! Күп хәлләрне белегез! Остабикәләрне ташлап Мәктәпләргә керегез! .Муллалар сезне укытмыйча Сезнең үзәккә үтәләр, Мәдрәсәдә яшь шәкертләр Сездән кызларны көтәләр. Конфет ашаган акчагыз Үз яныгызга калсын. Иннек, кершән акчалары Ваклап җыела барсын. Шулай ваклап җыйсагыз да Бер кесә алтын тулыр, Тамчы,, тамчы тамган судан • Тирән диңгезләр булыр. 
Тукай белән бер заманда «Мо- тыйгыйя» мәдрәсәсендә укыган Рәхим Рамазанов Тукайның Мортаза бай кияве Нури хәлфәдән көлеп язган бер шигыре барлыгын сөйли, һәм шул шигырьнең түбәндәге өзеге хәтерендә сакланганын әйтә: t 
Мөгаллим Нури Зур чалма урый, Халыкка тугры Күренә дусларым. Мөгаллим надан Укымый калган, Укыта ялган, Анла дусларым. Нури да тугры — Кыйшык трубадан Тетаннәр тугры 
Чыкса, дусларым. Ватык та тишек Тәрәзә, ишек, Хәлфәсе кыйшык Авыз, дусларым. 
Хәзергә кадәр басылмаган истәлегендә Камиль Мотыйгын Тукайның шигырь яза башлавына Мирхәйдәр Чулпани дигән шагыйрь- мулланың бик зур тәэсире булды, дип яза. Башта Уральскида «Мо- тыигыйя» мәдрәсәсендә укып, Бозаулык янындагы бер авылда мулла булып торган, 
һәм бер политик эш буенча гаепләнеп* аның указы алынган һәм төрмәдә утырып чыккан бу шагыйрь, һәр ел Уральски- га килеп, шул мәдрәсәдә озаклап торып китә торган булган. Ул үзенең язган шигырьләрен укырга яраткан. Аның шигырьләрен Тукай бик күңел биреп тыңлый торган булган. Шунлыктан, Чулпани Тукайны бик яраткан һәм ул мәдрәсәгә күчеп тора башлагач һәрвакыт Тукай янына килеп йөри башлаган. Алар Тукай белән бергә шигырь әйтеп һәм җырлап утыра торган булганнар. «Мотыйгыйя»да бергә утырганда һәрвакыт мин аларның: 
Һәлак итте безне һай бу җәһаләт Нәрсәләр яктым безгә һай бу сәфаләт 1 дигән шигырьне бергәләп көйләп утыруларын ишетә идем» дип яза. Чулпани ул, гарузны (гарәпчә шигыр язу теориясе) яхшы белгән һәм Тукайга шигырь язу техникасы турында бик күп кенә мәсьәләләр сөйли торган булган. 1902 нче елларда (16 яшьтә вакытта) саф татарча яза башлаган Тукай, 1904’ нче елда, Чулпани тәэсире белән, чыгатай һәм борынгы татар шагыйрьләре кебек гарәп, фарсы сүзләре катнаш корама тел белән язуга күчә. Тукайның «башта минем төрекчә яза башлавым Габделвәли әфәнде тәэсире белән булды» дигән сүзе аның матбугатка чыга башлаган шигырьләре турында әйткән суз булса кирәк. Анык 
1 Һай бу наданлык — безне хәрап итте, бу түбәнлек безгә ниләр эшләмәде. М. Г 
Тукайның Уральскидагы тормышы 113 
 1905 иче елдан башлап матбугатка чыга башлаган шигырьләренең зур күпчелеге дөрестән дә саф төрекчәгә якын тел белән язылган. Бу вакытта гәрчә Габделвәли Уральскида булмаса да. шул елларда төрек һәм Әзербайҗан әдәбиятын күп укый башлау Тукайда Габделвәли тәэсирен яңарткан булуы мөмкин. Ул вакытта Тукайның шигъри стиленә һәм, гомумән, язу теленә тәэсир итәрлек һәм үрнәк алырлык саф татар телендә язылган әдәбият һәм матбугат та булмый. «Тәрҗеман» газетасы һәм Әзербәйҗан матбугатының тәэсире аркасында, ул вакытта татар матбугатында төрекчелек тенденциясе бик көчле була. Шунлыктан каләм күтәреп яңа матбугатка чыккан Тукай үзенең 1902 нче елларда башлаган саф татар телендә язу традициясен яңартып җибәрергә дә батырчылык итә алмый. Тукай Уральскида торганда ук үзен яхшы шагыйрь дип таный һәм үзенең шигырьләренә зур бәя бирә иде. Г. Кариев бу турыда түбәндәге сүзләрне яза: «Тукаев үзенең шагыйрьлегенә Уральскийда вакытта ук ышана, башка кешеләрнең шигырьләрен яратмый, аларны укып вәзнэннәя гыйбарәсеннән көләдер иде. Сә- гыйть Рәмиев шигырьләрен генә ярата иде. «Казан» номераларында бүлмәбездә чәй янында, идән буена йөрийөри шигырь яза, соңра миңа укыйдыр иде. Мин дә бик ихлас белән тыңлыйм һәм күңелемә бик ошаганнарын бикләп тә ала идем» ди. Тукай үз гомерендә барлыгы 400 гә якын исемдә шигырь язган. Чама белән әйткәндә, туларның 75—80 исемендәгесе Уральскида вакытта язылганнар. Шуның өстенә ул Уральскийда торганда бер никадәр публицист мәкаләләр дә яза. Зур гына әдәби һәм публицистик тәрҗемәләр эшли һәм юмор, сатира өлкәсендә эшләргә керешә. Тик ул Уральскида торганда балалар әдәбияты буенча гына язарга керешмәгән була. Шулай итеп, Тукай Уральскидан Казанга килгәндә тәмам формалашкан һәм «Шүрәле» кебек күләмле җитди поэмалар биргән шагыйрь, тәҗрибә күргән матбугат һәм әдәбият эшчесе булып китә. 1895 нче елның кыш башында толыпка төренеп Алты-биш Сапый- ның чанасына утырып Казанның Печән базарыннан чыгып киткән 8—9 яшьлек кечкенә Габдулла, 12 елдан соң, 1907 нче елның көзендә, үзе әйтмешли, мыек чыга башлаган зуп-зур Апуш булып, яңадан үзенең сөйгән Казанына кайта.