Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ—ДӘВЕРЛӘР ШАГЫЙРЕ

Совет җәмәгатьчелеге гаять зур күтәренкелек белән шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу көнен билгели. Татарның җәмәгатьчелек фикере үсешендә һәм аның художество культурасының формалашуында Тукай — үзенә бер дәвер ул. Без халкыбызның узган тарихын өйрәнгәндә Тукай образын читләтеп уза алмыйбыз.! һәр халыкның да үзенең милли сөенеченә әверелгән, аның үзенә хас моңнарын, омтылышларын, бәйрәмнәрен һәм кабатланмас сыйфатларын, хыялын һәм әкиятләрен сәнгать теленә салып, үзенә гәүдәләндереп биргән даһи художниклары була. Руста — Пушкин, Лев Толстой, М. Горький, французларда— Бальзак, Флобер, инглизләрдә — Шекспир, Байрон булып, испанлылар үзләренең Сервантеслары, Лопа-дс- Вегалары белән горурлансалар, итальяннар белән греклар- үзләренең ак чәчле һәм шул ук вакытта мәңге яшь культуралары, сәнгать әсәрләре белән дөньяны гаҗәпкә калдырган булсалар, татар халкы, шундый ук милли горурлык белән, «Безнең Тукаебыз бар!» дип әйтә ала. һәм шунда ук без икенче хакыйкатьне—мондый зур тарихи шәхесләрнең һич бер вакытта да милли рамкаларга гына сыеп кала алмауларын, милли үзенчәлекләрен бик нык саклаган хәлдә, алар күтәргә/i идеяләр кешелек дөньясының уртак идеяләре булганлыкны әйтеп китәргә тиешбез. Пушкин, чын милли рус шагыйре булу белән бергә, күтәргән идеяләре ягыннан, рус „ хәкыйкате генә түгел, дөнья күләмендәге хакыйкать. Шундый ук \ билгеләмәне. Сервантеска карата да әйтеп була. Шекспир хәкыйкате — шулай ук кешелек дөньясының уртак хәкыйкате. Без Тукайны да үзеннән әнә шундый куәтле нурлар сибүче кояшларның берсе итеп карый алабыз. Тукай күтәргән идеяләр, үзләренең зурлыклары, яктылыклары белән, һичшиксез, халыкара әһәмияткә ия булырлык идеяләр. Тукай һәртөрле сорыкортларга каршы көрәш һәм кешеләрнең дуслык, туганлык идеяләрен җырлап чыкты. Бу идеяләр дөньяның барлык прогрессив халыклары өчен дә уртак булган иң гадел идеяләр булганлыгы ачык. Тукай хезмәтне сөю идеяләрен җырлап чыкты. Бусы шулай ук безнең гасырның иң демократик, иң җиңүчән идеяләреннән берсе бу лып, дөнья күләмендә үзенең танта* насын табып килә. Янә килеп Тукай үзенең бик күп әсәрләрендә матурлык, сафлык идеяләрен җырлады, һәртөрле исәп- хисаплардан пак булган азат мәхәббәт идеяләрен җырлап чыкты. Бу идеяләр шулай ук бөтен дөнья әдәбиятлары һәм халыклары өчен уртак идеаллар булып торалар. Ләкин шул ук вакытта Тукай татар халкының чын милли шагыйрьләреннән берсе булып калуында дәвам итә. Үзенең туган җире турында ачыл һәм садә итеп.’ Бу дөньяда, бәлки, күп-куп эшләр күреч. Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем, Кая барсам, кайда торсам, ’нишләсәм д», Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. 
Тукай — дәверләр шагыйре 41 
 
дпп җырлап киткән кеше, югарыда әйтелгәнчә, татар халкының якты омтылышларын һәм көрәшен, әкиятләрен һәм бишек җырларын мәңгеләштереш калдырган оста каләм иясе — художник, трибун, шагыйрь һәм кечерәк кенә гәүдәсе белән зур легендага әйләнеп, күңелләребездә, хатирәләребездә йөри торган бу якты фигура — буыннан-буынга үзенә яңа сокланулар уятып, татар халкының милли хәзинәсендә мәң- гемәңге калыр. Тукай татар халкының чын милли шагыйрьләреннән берсе булып торуында дәвам итә. Чөнки ул татар халкының чын әдәби телен ачып бирде. Сәяхәтче кесәсеннән төшеп калган гаҗәеп мәк орлыгы, таш араларыннан тишелеп чыгып, мең төрле кыргый җилләр астында үсеп, ахырда бер көнне үзенең янгын күзле чәчәкләре белән дөньяны шак катырганы кебек, Габдулла Тукай да авыр ташлар арасыннан бәреп килеп чыкты һәм халыкка карап әйтте: — Мин сиңа нур алып килдем, мин аны сиңа җырлап бирергә телим, — диде. Ләкин Тукайның тарихи бер искәрмәсе булды. Ул үзеңә чаклы ярым татар, ярым төрек шивәсендә, ярым Мысыр, ярым Бохара мәкаме белән җырлаучы ' шагыйрьләргә карап, үзенең шул тарихи искәрмәсен белдерде: — Юк, кардәшләрем, микем халкымның җыр теле бу түгел. Әгәр телисез икән, колак салыгыз, менә хәзер мин сезгә нәкъ халкым телендә саз чалып күрсәтәм, — диде. һәм ул, ятсынулардан, үчекләүләрдән курыкмыйча, беренче карлыгачлардан берсе булып, нәкъ татар телендә,- нәкъ эшче-крестьян телен дә, нәкъ халык телендә җыр башлап җибәрде. Шуның белән бергә, бу телнең саф шигъриятле тел икәнлеген, мактауга һәм хөрмәткә лаек тел икәнлеген белдереп, аңа карата.- Әй. гугли тел, әй, матур тел, Әткәм - Ә11 кәм нец теле, Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы Дип мәдхия җырлады. Тукай татар халкының чын милли шагыйрьләреннән берсе булып калуында дәвам итә. Чөнки ул татар культурасының үсеш юлын алдан ук дөрес итеп күрүчеләрнең берсе булды. Бу юлны ул. 
кайбер милли авантюристлар өйрәткәнчә, татар халкын үз эчендә бикләп калдыруда, яисә иске шәрыкчылык- ка юнәлтеп алып барырга маташуда күрмичә, янәшәдә яшәүче Россия халыклары белән, беренче чиратта бөек рус халкы белән дуслыкта, бөек рус культурасыннан һәрдаим өйрәнүдә һәм аның белән якыннан аралашуда күрде. Бу аңың иң зур зирәклеге, алдан сизә белү көче иде. Тукай җырлаган дуслык, бердәмлек идеяләре, рус халкының һәм башка алдынгы халыкларның культуралар рыннан өйрәнү идеяләре бүгенге көндә СССР халыклары өчен уртак бер прогрессив эш булып әверелгәнлеге Тукайның ни дәрәҗәдә зи? рәк булганлыгын раслаучы монуу мент һәйкәл булып тора. Дөрес, Тукай бөек социалистик революцияне һәм, шул революция нәтиҗәсендә, үзе хыял иткән идеяләрнең гамәлгә ашуларын күрә алмады. Ләкин аның киләчәктә бөек иҗтимагый үзгәреш булырга тиешлекне сизгәнлеген һәм бу ярым йомык сизенүдән туган талгын музыканы без аның күп кенә шигырьләрендә аерым-ачык ишетеп торабыз. Тукай — татар халкының милли хәзинәсендә иң кыйммәтле сәхифәләрнең берсе. Бу сәхифәгә тап төшермичә саклау, аны кадерләп бастыру, шагыйрьнең фәлсәфи һәм поэтик хосусиятләрен ныклап өйрәнеп, аның бай мирасын чын • гыйльми нигезгә утырту һәм татар милли әдәбиятының бу зур факторын, аның барлык үзенчәлекле чагылышлары һәм кристалдай җемелдәүче кырлары белән, СССР халыкларының гомуми 'культура хәзинәсенә кертү — безнең культура һәм сәнгать өлкәсендәге мөһим бурычла- рыбызның берсе булып тора. Бүген шагыйрьнең тууына алтмыш ел тулу бәйрәмен * СССР ха
42 Фатих Хөсни 
 
.чыкларының уртак бер сөенечле бәйрәмнәре итеп билгеләү факты — шагыйрь җырлаган дуслык һәм туганлык идеяләренең хыялдан материаль тормышка әверелгәнлеген күрсәтеп торучы ачык дәлил ул. Ә бу хәл. ягъни якты хыялларның якты тормыш булып әверелүләре бары тик бөек социалистик революция нәтиҗәсендә генә мөмкин 
булды. Димәк, Тукай безнең революцион казанышларыбыз белән бергә, безнең алга баручы сафларыбыз белән бергә, бөек киләчәккә бара дигән сүз. Ә аның, бу рәвешчә, заман белән бергә хәрәкәт итүе — анын рухына ип зур һәйкәл ул.