Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУС ПОЭЗИЯСЕ ҺӘМ ТАТАР ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ Г. ТУКАЙ



 Шыъре Лермонтов вә Пушкин олуг саф диңгез ул, Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул. («Җавап») Тукайның бу юллары тәкәббер,- лек түгел, әлбәттә. Тирән мәхәббәт һәм ихтирам белән әйтелгән алар. Башка бер шигырендә, шундый ук фикерне кабатлап, шагыйрь болай ДИ: Хәзрәти ПУШКИН ВӘ, Лермонтов әгәр булса кояш, Ай кеби нурны алардан икътибас иткән бу баш. («Кыйтга») Әйе. Тукай рус поэзиясен, рус поэзиясенең мәңге сүнмәс кояшын— ПУШКИННЫ СӨЯ иде. Бай һәм күпкырлы Тукай иҗатында рус ша- I ыйрьләренең якты көче белән рухланып язылган шигырьләр, элегияләр. әкиятләр аз түгел. Тукайны кызыксындырган рус шагыйрьләре арасында Пушкин, Лермонтов, Крылов, Кольцов, Некрасов, Плещеев, Майков һәм башкаларның исемнәре ещ очрый. Б\ исемнәрдән Тукай өчен иң кадерлеләре—Пушкин; Лермонтов. Әле шәкерт ча- 1ында ук, яшь Тукай Пушкин иҗаты белән җитди кызыксына һәм бөек шагыйрьнең әсәрләрен тирән ләззәт белән укый. — Минем Пушкиным!—дип көчле күиел җылылыгы белән Тукай даһи рус шагыйренең исемен тәкрарлый. Пушкин, фикеренең кыюлыгы, шигырьләренең нурлылыгы һәм ачыклыгы белән, Тукайда тирән тәэсир тудыра, аны сокландыра. Пушкинга багышланган шигырьләренең берсендә Тукай бөек рус шагыйренә үзенең куанычын белдерә. Пушкин поэзиясендәге образлылык, типиклылык, хисләрнең байлыгы, кичерешләрнең тирән һәм дәртле булулары Тукайны аеруча кызыксындыра. Пушкин поэзиясеннән тәэсирләнеп, Тукай бөек шагыйрьнең иҗатыннан тәрҗемәләр бирә һәм аның мотивларына оригинал шигырьләр яза. Тукайның Пушкиннан тәрҗемә ителгән әсәрләреннән «Мәхбус», «Мәҗлес», «Җил», «Пушкиннан», «Ике иптәш арасында», «Алтын әтәч» һәм башкаларны күрсәтергә була. Тукайның Пушкин мотивлары буенча язылган оригинал әсәрләре итеп, «Шагыйрь», «Бер татар шагыйренең сүзләре», «Буран», «Шагыйрь вә һатиф», «Мөнафикка» шигырьләрен алырга була. Без бу әсәрләр арасына. Тукайның Пушкинга багышлап язган «Җавап», « П у ш к и нә», «!< ы йтга » шигырьләрен! кертергә тиеш дип табабыз. | Русның икенче мәшһүр шагыйре Лермонтов Тукайны шулай ук бик нык кызыксындыра. ’ Лермонтов иҗатында Тукай үз күңеленә ятышлы хисләрне таба. Бу аңлаешлы, чөнки Тукайның язмышы билгеле дәрәҗәдә мәшһүр рус шагыйренек язмышын хәтерләтә. Николай реакциясенең казы шартларында Лермонтов ничек газапланган булса, самодержавие һәм тагар буржуаз
Рус поэзиясе һәм татар халык шагыйре Г. Тукай 
 чынбарлыгында Тукбай да шулай газапланды. Самодержавие һәм алпавытлар җәмгыяте Лермонтовны личек һәлак иткән булса, Тукайны да шул ук самодержавие һәм татар буржуаз козгыннары — тупас фанатиклар, кәпрәйгән мещаннар, реакционер милләтчеләр һәрвакыт эзәрлекләп, борчып һәм газаплап килделәр. Яше ягыннан алганда да, Тукай нәкъ Лермонтов яшьләрендә иҗат иткән шагыйрь булды. Тукайга да үзенең шәхси тормышында, заманында, бөек рус шагыйре кичергән күңел газабын, сагыш һәм кайгыларны кичерергә туры килде. Шуңа күрә Тукайның Лермонтовтан тәрҗемә ителгән һәм Лермонтовка ияреп язган шигырьләре арасында күпчелеге шагыйрьнең интим кичерешләрен, уйлануларын чагылдыралар. Шагыйрь ул әсәрләрендә үзенең иясен тапмаган гыйшкы һәм дуслык турында моңлана, югалган яшьлеге өчен үкенә, реакция камап алган чынбарлыкның күңелсезле- гепнә-н зарлана. Тукайның шундый шигырьләреннән «Вәгазь», «Бишектәге балага», «Тәэссер», «Соңра», «Өзелгән өмет» һәм башкаларны күрсәтергә була. Тукайның бу шигырьләре, моңлылыкларына карамастан, пессимизмнан, өметсезлек- тән ерак торалар. Алар эчтәлекләре белән байлар, патша сатраплары дөньясына, халыкны газаплый торган барлык стройга нәфрәт белән сугарылганнар. Шагыйрьнең бу әсәрләрендә Лермонтов поэзиясенең ялкыны балкый., Тукай татар поэзиясендә гуманистлык идеяләрен, кешелек хисләрен югары күтәргән шагыйрь булды. Бу эштә Тукайга бөек рус шагыйрьләре Пушкин һәм Лермонтов иҗатының булышлыгы зур булды. Рус әдәбиятының бу ике гигант шагыйре татар шагыйрендә дөньяви тормышка мәхәббәт һәм айнык караш тәрбияләнүгә объектив җирлек булып төштеләр. Тукай поэзиясенең герое— кеше!, көчле, батыр, хәрәкәтчән кеше. Кеше үзенең бәхетен җирдән эзләргә тиеш, яшәүнең мәгънәсе тормышта, җәмгыять эчендә генә булырга мөмкин. Бу фикерләрне Тукай үзенең «Пушкиннан», «Хур кызына» «Мәҗлес», «Эшкә өндәү» һәм башка шигырьләрендә ачык чагылдыра. Тукай өчен дөньяда кешедән дә матур нәрсә юк, чың матурлык — кеше матурлыгы, табигатьтәге, җирдәге матурлык. Тукайның гуманистлык идеяләре, табигатьнең матурлыгы һәм шөһрәте турында булган гүзәл җырлары татар поэзиясеннән суфичылык рухын куарга зур ярдәм иттеләр, татар поэзиясендә реаль дөнья х ис ен ныгыттылар. Тука йн ы ң гу м а н ис т л ы г ы аның демократлыгы белән бергә үрелеп үсә. Демократ буларак, Тукай русларның бөек шагыйре демократ Н. А. Некрасовка якын тора. Бу якынлык Тукай поэзиясендә азатлык һәм халыкчанлык мотивларында сизелә. Тукай белән Некрасов сатира өлкәсендә бер-беренә аеруча якын торалар. Рус поэзиясендә Некрасов сатирик лириканы үстерү өстендә җитди эшләгән шагыйрь булса, татар поэзиясендә Тукай сатирик лирика өлкәсендә шулай ук күп көч куйды. Ул да, Некрасов шикелле үк, буржуадан, төрле төстәге кадимчелектән, буржуаз милләтчеләрдән һәм башка эксплоататорлардан нәфрәтле көлү белән көлде. Тукайның «Соры кортларга», «Печән базары яхут яңа Кисекбаш», «Өч хәкыйкать», «Пыяла баш», «Хатирән бакырган», «Мактанышу» һәм шундый әсәрләре нык сатира көче белән сугарылган классик әсәрләр. Татар поэзиясендә демократик һәм азатлык мотивларын үстергәндә, Тукай үзенең остазлары булган Пушкин. Некрасов, Лермонтовлардан нык үрнәк алды. Ул бөек рус шагыйрьләренең иҗатларыннан үзенә аһәңдәш фикерләрне тапты. Пушкинга «Мәхбус» исемле яратучы шагыйрь Һәм хисләрне ияреп язылган әсәрендә ирек а з a i'л ы к н ы җырлап чыга. « X өррн я т хакында», «Дусла р г а 
uQ  А. Сайганоа 
 
бер сүз», «ИтТифак хакында», «Җил» шигырьләрендә дә Тукай тирән дәрт белән халыкны хөрр.ияг өчен көрәшкә чакыра, хәрәкәт итәргә ӨНДИ: Барып керик хөрриятнең кочагына, Тәрәкъкыйнең күкләренә оч магына: Бу егегләр безне! дөнья оҗмахына Кулдан тотып җитәклиләр, белен им ди. («Дусларга бер сүз») L F7” Шагыйрьгә һәм шигърияткә карата булгач карашларында да Тукай5 бөек рус шагыйрьләре белән берләшә. Ул шагыйрьгә һәм шигъ- риятькә Пушкин, Лермонтов, Нек- расовларча карый. Әйткәнне исбатлар өчен Тукайның «Шагыйрь», И каләм», «Пушкина», «Шагыйрьгә». «Пәйгамбәр», «Шагыйрь вә һа- тиф» шигырьләрен алырга була. Бу шигырьләрендә Тукай шагыйрьне!: бөек вазыйфасы турында җырлый. Ул шагыйрьне халыкка турылыклы булырга, дөреслек өчен хезмәт итәргә, бозыклык һәм явызлыкны фаш кылырга чакыра. Тукайның шагыйрь һәм шигърият турындагы әсәрләренең төп мәгънәсе — шагыйрь халыкның тавышы һәм вөҗданы булырга тиеш дигән фикергә кайта. Бу фикерне Тукай Лермонтовтан ирекле тәрҗемә итеп алынган «Пәйгамбәр» исемле шигырендә әйтеп бирә. Үзенең шигырен Тукай түбәндәге юллар белән башлый: ! 
Качан кем сайлады тәңре мине, бу хак пәйгамбәр дип Мине фазлына лаек күрде, фәрманым төгәлләр. дип- Шул ук сәгать үземнән, башкалардан баш- күз алдым да, Сөйләргә башладым хакны, кешеләрнең күз ашында, Кирәк баймы, фәкыйрьме, падиш 1һмы — күрсәтәм гаибен: Укыйм ялкынлы аятләр, карау юк һичберәү кәйфеп. Керештем мин мәхәббәткә, карендәшлеккә өндәргә; Ашамый, эчми көндез, кич бельм баш куймый мендәргә. Халык шагыйре буларак, Тукай халык иҗаты белән җитди -кызыксынды, аны ныклап өйрәнде. Ул фольклор сюжетларын файдаланып күн кенә әкиятләр, җырлар һәм Сәетләр язды. Фольклор сюжетларын сайлап алганда да, характерларны сурәтләгәндә дә, халыкта булган сыйфатларны билгеләгәндә дә ул Пушкин, Некрасов, Лермонтовлардан үрнәк алды. «Шүрәле» әкиятенә карата Тукай болан ди: «Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирләрендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуларына ис- тинадан яздым». (Г. Тукай, 1 т. акад, басма 428 бит). Пушкин һәм Лермонтов кебек үк, Тукай да халыкның иң яхшы сыйфатларыннан саналган —тырышлык, 
батырлык, тапкырлык, зирәклек, оптимистлык, табигыйлск сыйфатларын типик характерлар аша күрсәтте. ! Стиленең халкычанлыгы, шигыренең җиңел һәм анык булуы, теленең табигыйлеге, образларның байлыгы— Тукай! . әсәрләренең форма үзенчәлеген билгеләүче сыйфатлар әнә шулар. Бу әйтелгән сыйфатларны үстергәндә шагыйрь халык иҗатына таянды. Рус әдәбиятында, беренче буларак, халык иҗатының бай алымнарын язма әдәбиятта Пушкин һәм Лермонтовлар урнаштырдылар. Татар әдәбиятында бу эшкә Тукай күп көч куйды. Бу эшне башкарганда Пушкин һәм Лермонтовтан үрнәк' алып эшләгәнлеген шагыйрь үзе дә әйтә. Димәк татар әдәбиятында халык иҗатының уңай сыйфатларын ныгыту эшендә Тукай Пушкин һәм Лермонтовның традицияләрен үстергән шагыйрь булып тора. Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Өч хакыйкать», «Кәҗә белән сарык әкияте», «Таз», «Алтын әтәч» һәм башка әкиятләре тормыштай алынган образларга, фольклор мотивларына, күренешләргә бай булган әсәрләр. Бу гүзәл әсәрләр арасында «Алтын әтәч» һәм «Өч хакыйкать» Тукайның Пушкин һәм Майковтан алынган ирекле тәрҗемәләре. 

ус поэзиясе һәм татар халык шагыйре 
 Тукай белән Пушкин һәм Лермонтов арасында булган уртаклык Тукай поэзиясендә халык белән уртак мотивның, бик күп һәм органик бәйләнеше булуыннан да килеп чыга. Шул ук вакытта, Тукай поэзиясе үзенчәлекле дә. Тукайның әкиятләрендә, җырларында һәм бәетләрендә татар халкы психологиясенең .иң яхшы сыйфатлары ча- гылдырылган. Ул әсәрләрдә татар халык массасының көнкүреше, гореф-гадәтләре күрсәтелгән, типик характерлар һәм образлар сурәтләнгән. Димәк, Тукай татар халык шагыйре, милли шагыйрь, ләкин миллилек рамкасында гына чикләнеп калган шагыйрь түгел. Татар поэзиясендә мәхәббәт турында җырлаган шагыйрьләр арасында Тукай күренеклеләрнең берсе. Мәхәббәт лирикасын үстерү эшендә дә Тукай Пушкин һәм Лермонтовка якын тора. Тукайның мәхәббәт лирикасында бөек рус шагыйрьләренең тәэсире астында язылган күп кенә юлларны очратырга була. Пушкинга шулай буд- ганы кебек, Тукай өчен дә, мәхәббәт — кешене мораль яктан арулый торган көч. Шагыйрьнең аңлатуынча, мәхәббәт кешегә нәфислек бирә, аны җанландыра, иҗат эшләренә, батырлыкларга сәләтле итә. Мәхәббәт шагыйрьгә илһам бирә. «Мәхәббәт» шигырендә тирән хисле Тукай түбәндәге тирән мәгънәле юлларны яза: 
Жнр яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы; Кайдан алсын шигъри шагыйрь, булмаса илһамчысы. Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь әйтеңез рухланмаган? Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы— | кайсысы? Пушкин шикелле үк, тирән тойгылы булганга күрә дә, Тукай мәхәббәт хисен бик нык һәм тирәнтен кичерә. ЛәкиН Тукай өчен мәхәббәт һәм матурлык кешеләрдән, аларның тормышларыннан аерылган, читтә, һавада очып йөри торган сыйфат түгел. Ул, чын матурлык һәм мәхәббәт иясе итеп, кешене саный, чын гүзәллекнең табигатьтә, җир өстендә булуын белдерә. «Хур кызына» шигырендә шагыйрь күктәге хур кызының образын сурәтли, аның камиллекләре турында, саф матурлыгы турында сөйли. Ләкин, нәтиҗәдә, хур кызына мөрәҗәгать игеп, шушы сүзләрне ӘЙТӘ: Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың; Матурларның, матурыннан матурсың. Гүзәлссң син, зөбәрҗәтсең, ләгылсең; Вәли син җир кызы төсле дәгелсең. Сәнең хөснең. дөрес, һәр мәдхи йөкли, Вә ләкин җир кызы синнән сөекле. 
Тукай тарафыннан үстерелгән мәхәббәт лирикасы, заманында, татар халкының аңына прогрессив йогынты ясады. Халыкта югары әдәп-әхлак принципларын тәрбияләү эшендә Тукай лирикасының ярдәме зур) булды. Шуны онытмаска кирәк, ислам руханилары татарларның аңын урта гасырчылык карашлары белән* шактый агулап өлгергәннәр иде. Алар, ислам флагы белән файдаланып, халыкның рухи һәм мәгънәви азатлыкка омтылуын бастырырга тырыштылар. Башка диннәрнең руханилары шикелле үк, ислам руханилары да дөньяви тормышның фанилыгы турында сүз куерттылар, чын бәхетнең күктә генә («теге дөньяда») булуың) исбат итәргә тырыштылар. А^өселман фанатиклары хатын- кызны түбән һәм гөнаһлы зат дич игълан иттеләр. Хатын-кыз иренең колы итеп саналырга тиеш дип каралды. Аның чын мәхәббәткә хакы юк дигән реакцион фикерләрне халыкка бәйләргә тырышып, төрле төстәге татар фанатиклары шактый көч куйдылар. Суфи шагыйрьләр дә, чын мәхәббәт бары тик аллага карата гына булырга мөмкин, дигән тезисны нигезләр өчен күк сүз чәчтеләр. Барлык шушы якларны искә алганда, Тукайның кешелекле хчсләр белән сугарылган мәхәббәт лирикасының халыкны урта гасырчылык богауларыннан азат итү эшендә никадәр мөһим роль уйнаганы үзеннән үзе аңлашыла. Заманында, /Тукайның лирикасы татар 
92 А. Сайганов 
 халкына фанатиклык, аскетлык йогынтысыннан котылырга шактый ярдәм итте. Коммунистик мораль сыйфатларын тәрбияләү эшендә дә, Ту.Чай лирикасы, һичшиксез, әһә- мпятен югалтмаган. Тукайның рус поэзиясе белән кызыксынуы Пушкин һәм Лермонтов исемнәре белән генә чикләнми, әлбәттә. Ул рус поэзиясенең башка вәкилләре белән дә җитди кызыксынган шагыйрь. Рус шагыйрьләре арасыннан Крылов, Кольцов, Никитин, Плещеев, Майков һәм башкалар Тукайның игътибарын җәлеп иттеләр. Әле 1902—03 елларны ук Тукай мәшһүр рус шагыйре Крыловның күп кенә әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә һәм үзенең «Мәҗ- мугән мөфидә» исемле җыентыгына аннан тәрҗемәләр урнаштыра. Башка рус шагыйрьләренең дә аерым әсәрләрен Тукай татар теленә тәрҗемә итә. Тукайның рус шагыйрьләреннән тәрҗемәләрен өйрәнгәндә, мисал өчен аның Кольцовтан тәрҗемә ителгән «Мужик йокысы» шигырен алырга була. Бу шигырь Тукайның беренче әсәрләреннән булу белән бергә, аның беренче тәрҗемәләреннән дә. Биредә шунсы характерлы, Тукай, иҗатының башлангыч чорында ук, рус халык шагыйрьләре Крылов һәм Кольцовлар белән кызыксына. «Мужик йокысы» шигыре сүзгә- суз тәрҗемә түгел. Тукай тәрҗемәләренең күпчелеге ирекле тәрҗемәләр. Тәрҗемәче Тукайның үзенчәлеге дә әнә шунда. Тәрҗемә өлкәсендә үзенең остазы итеп Тукай рус шагыйре /Куковскийны күрсәтә («Кыйтга» шигыре). Дөрестән дә, Тукай Жуковский принципларына таянып эш* итә. Ул еш кына, тәрҗемә итә торган әсәрләренең идеясен саклап, сюжет һәм темасын яңача ачып бирә. Башка очракларда, киресенчә, тема һәм сюжет үзгәртелми, ләкин яна идея белә|/ сугарыла. Тәрҗемәче Тукайның төп үзлекләреннән берсе — шагыйрь тәрҗемә итә торган әсәрен татар укучысына мөмкин кадәр аңлаешлы итеп җиткерергә тырыша. Югарыда әйтелгән «Мужик йокысы» шигырен алыйк. Тукай бу шигырьне тәрҗемә иткәндә үзеннән күп кенә яңалыклар кертә. Кольцов шигыре 52 юлдан тора. Тукайның тәрҗемәсе 79 юлдан гыйбарәт. Бу әсәрнең кайбер строфаларын Тукай сүзгә-сүз тәр,- җемә итә, икенчеләрен берникадәр үзгәртә, өченчеләрен бөтенләй төшереп калдыра. Төшереп калдырылганнар урынына тәрҗемәче,-ша. гыйрь үзенең оригинал строфаларын кертә. Мондый алым белән тәрҗемә иткәнгә күрә, әсәр яна заманага, 1905 нче ел революциясе эпохасына ятышлы була, крестьяннарның бөлгенлеккә төшүен кискенлек белән чагылдыра. Ләкин әсәрнең төп идеясе — мужикның бөлгенлеккә төшүе һәм мужикны хезмәткә өндәү — Тукай тарафыннан саклана. Шушы рәвешчә эшләнгән башка тәрҗемәләрдән Майковтан алынган «Өч хакыйкать* әкиятен һәм башка әсәрләрне күрсәтергә була. Татар халкының аңын үстерүдә, культурасын алга алып баруда Тукайның тәрҗемәче буларак күрсәткән эшчәнлеге дә гаять зур әһәмияткә ия. Шагыйрьнең тәрҗемә әсәрләре татарларга бөек рус культурасын үзләштерергә ярдәм итте, башка халыкларга карата дуслык һәм ихтирам хисләрен тәрбияләделәр. Татар поэзиясендә Тукай шигырь Төзелеше һәм поэтик тел өстендә көчен аямыйча эшләгән шагыйрь булды. Тукай туган халкына аңлаешлы саф татар телендә иҗат итте. Ул татар поэзиясендә силлабик һәм силлабо-тоник шигырь системаларын урнаштыру өстендә күп эшләгән шагыйрь булды. Тукайның эшчәнлеге аркасында татар шигыре ачык һәм музыкаль төс алды. Поэзия новаторы хезмәтен үтәгәндә Тукай үзенең алдында Пушкин, Лермонтовның җиңел, анык эшләнгән, тирән тәэсирле шигырьләрен үрнәк итеп тотты. Рус поэзиясе Тукайны художество осталыгының яңа алымнарына баету белән беррәттәи, аны яна
Рус поэзиясе һәм татар халык шагыйре Г. Тукай 93 
 прогрессив идеяләр белән дә баетты; яшь шагыйрьдә дөньяда айнык караш тәрбияләде. Ирек, халыкара .дуслык, мәгърифәтчелек, гуманистик идеяләрен үстерү эшендә Тукай бөек рус шагыйрьләре Пушкин, ■Лермонтов, Некрасовларга таянды. Пушкин һәм Лермонтов Тукай өчен юл күрсәтүче йолдызлар булдылар. Ул алардан өйрәнде, алар аның каләмен үткенәйттеләр. Лермонтов һәм Пушкинның ялкынлы шигърияте Тукай өчен аһәңдәш булды. Рус поэзиясендә Тукай реакция көчләреннән котылырга чакырган тавышларны ишетте. Художник буларак, Тукайның поэтик иҗатының югарылыгына ирешүе, талант көче ягыннан алганда, СССР халыкларының алдынгы шагыйрьләре белән бер тигезлектә торуы, шулай ук безнең шагыйрьне алдынгы -критик реалистлар белән бер сафка бастырырга мөмкинлек биргән кыю реалистлыгы — болар барысы да Тукай иҗатында рус поэзиясе, беренче нәүбәттә, аның бөек вәкилләре Пушкин, Лермонтовның ярдәме белән булган яклар. Гуманистлык белән сугарылган рус поэзиясендә аеруча зур көч белән кардәшлек, халыкара дуслык идеяләре яңгырый. Татар әдәбиятында бу идеяләрне Тукай үстерде. Тукай татар халкын гомуми кешелек көче белән табылган алдынгы культураны үзләштерергә чакырды. Татар халкын, милли рамкаларга чикләнмичә, башка халыклар белән берлектә, мәгърифәткә һәм азатлыкка таба хәрәкәт итәргә өндәде. Культура һәм азатлык өчен, халыкларның дуслыгы өчен, Тукай барлык искене, вакыты узганны иң- карь итте. Реакциянең таянычы булган милләтче мөхәррирләрне, ишан һәм суфи битлегенә төренгән фанатикларны, тарихны аңлауда сизгерлекләрен югалткан төрле төстәге тупас идеологларны Тукай үзенең сатира камчысы белән кискен камчылады. Татар халык шагыйре Тукай гомуми кешелек культурасына, аеруча рус культурасына, аның әдәбиятына тирән ихтирам күрсәтте. Рус культурасының да алдынгы кешеләре Тукай иҗаты белән җитди кызыксындылар. Рус халкының бөек язучысы А. М. Горький Тукай иҗаты белән аеруча кызыксына иде. Ул Тукай иҗаты белән якыннан таныш була. 1909 нчы елда ук бөек язучы, татар шагыйре Тукай әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим итә. Бөек гуманист Горький, халыкара дуслык, гуманистлык идеяләрен тәрбияләү эшендә Тукай әсәрләрен файдалы дип саный. Ләкин самодержавие шартларында рус халкын Тукай иҗаты белән таныштырырга тиешле мөмкинлекләр булмый, әлбәттә. Шуңа күрә Октябрь революциясенә кадәр Тукайның аерым әсәрләре генә рус теленә тәрҗемә ителәләр. Тик безнең азат социалистик эпохабыз шартларында гына рус халкын һәм башка халыкларны Тукай иҗаты белән тирәннәнрәк таныштырырга мөмкинлекләр туды. Рус поэзиясенең Тукайга булган прогрессив тәэсире аңа үзенчәлекле, оригинал шагыйрь булып калырга бер дә комачауламады. Рус поэзиясен Тукай иҗади рәвештә өйрәнде. Ул сукырларча иярүче булып калмады. Моны без әле шагыйрьнең тәрҗемә әсәрләрен анализлаганда да күрдек. Тукай рус поэзиясенең алдынгы идеяләре белән, иң яхшы художество сыйфатлары белән үзенең күңел дөньясын баетты. Ләкин үзләштергән тәҗрибә һәм белемнәрен үз иҗатына яраклаштырганда. Тукай үзенең , мөстәкыйльлеген һәм индивидуальлеген саклады. Мондый метод шагыйрьгә иҗатының оригинальлеген, үз тавышын саклап калырга мөмкинлек бирде. Тукай иҗатында татар халкының тормышы тулы һәм дөрес чагылдырылды. Тукай милли характерларны сурәтләп бирде, татар халкының психологиясен ачты, аның өметләрен җырлады. Татар әдәбиятында тоткан урыныңа карап, Тукайны Пушкин белән ча
94 А. Сайганов 
 гыштырырга була. Рус әдәбиятында Пушкин башкарган эшне, татар әдәбиятында Тукай башкарып чыкты. Милли шагыйрь булу белән бергә. Тукай тирән интернациональ шагыйрь дә. Моңа дәлил итеп Тукай иҗатының идея эчтәлеген алырга була. Шагыйрьнең рус һәм гомуми кешелек культуралары бе- < ән бәйлелеге дә шуны ук раслый. Бөек Ватаныбызның башка халыклары да Тукайны беләләр һәм әсәрләрен кызыксынып укыйлар. Димәк, бу факт та шушы ук әйтелгән фикерне раслый. Тукай, Ватанының бөек шагыйре буларак, аның бөек гражданы да иде. Шагыйрь һәм гражданин Тукайның дәртле күңеле халыкларның иреклеге, кардәшлеге һәм дуслыгы турында хыялланды. Халыкларның. җимерелмәс кардәшлеген булдыру өчен, Тукай гомеренең соңгы көннәренә кадәр, кулыннан һәм сәләтеннән килгән барлык чаралар белән көрәште. Халыклар дуслыгының тантанасы эпохасында Тукай поэзиясенең Ватаныбыздагы төрле милләтләргә якын һәм ятышлы булуы, шуңа күрә> бик аңлаешлы.