Логотип Казан Утлары
Публицистика

Редакциягә рецензия өчен алынган яңа китаплар


 Шәйхи Маннур — «Ел лар м о ң ы». Җаваплы редакторы М. Әмир. Күләме 118 бит. Бәясе 7 сум. Тиражы Ю. 195. Бу җыентыкка фронтовик, шагыйрь Ш. Маннурның сугыш еллары эчен тә (1941 —1945) язылган шигырьләре урнаштырылган. Җыеп, тык 1941 нче елда язылган «Саубуллашу җыры» белән башлана һәм 1945 нче елда язылган «Кавышу хикәясе» белән тәмам була. Китапта кыска лирик шигырьләр ТАП урынны алалар. Зуррак шигырьләрдән «Шофер һәм малай» балладасы. «Гайҗан бабай самолеты» һәм «Дуслар рухына» дигән шигырьләр бар. С. Баттал — «Ш и г ы р ь л ә р». Редакторы А. Гумеров. Күләме 45 бит. Бәясе 3 сум. Тиражы 10.195. Җыентык «Тын диңгез ярларында» дигән озын поэма белән башлана. Бу поэма сугыш елларында Ерак Көнчыгыш темасына (Ерак көнчыгыш очучылары турында) язылган бердәнбер зур шигыри әсәр булып тора. Моннан тыш җыентыкка С. Баттал иптәшнең сугыш елларында язылган сигез шигыре урнаштырылган. Әсгать Айдар — «С о л д ат х и- кәясе». Повесть. Редакторы Газиз Иделле. Күләме 206! бит. Бәясе 5 CVM. Тиражы 5.195. Фронтовик язучы Әсгать Айдар үзенең бу повестенда безнең гаскәри разведчикл арыбызның' батырлыклары, тәвәккәллекләре турында, аларнын Ватанны чиксез зур мәхәббәт белән яратулары, ә дошманнарга көйдергеч нәфрәт саклау, лары турында сөйли. Шулай ук әсәрдә совет сугышчыларының эчке кичерешләрен, мәхәббәтләрен, туган җирләрен сагынуларын күрсәтүгә зур урын бирелгән. • М. Шолохов — «Алар Ватан өчен с у г ы ш т ы л а р». (Шул исемдәге романнан главалар). А. Го- мәр тәрҗемәсе. Редакторы Г. Разин. Күләме 96 бит. Бәясез 2 сум. Тиражы 10.195. Бу китап мәшһүр рус язучысы. СССР Верховный Советы] депутаты Михаил Шолоховның әл& тулысын - ча басылып чыкмаган «Алар' Ватан эчен сугыштылар» дигән! зур романыннан аерым бүлекләрне бирә. М. Шолоховның бу әсәре, тәмам булмавына карамастан, сугыш елларында солдатлар арасында пк нык таралган һәм гаять дәрәҗәдә зур популярлык казанган әсәр. С. Маршак — «У нике а н». һ. Кашшаф тәрҗемәсе, редакторы А. Гумеров. Күләме 16 бит. Бәясе 2 сум. Тиражы1 15.195. Китап Татгосиздатның яшьләр һәм балалар әдәбияты секторы тарафыннан чыгарылган һәм кече яшьтәге балалар өчен билгеләнгән. Әсәрнең күләме зур булмауга карамастан анда 8 рәсем урнаштырылган. Рәсемнәр Н. Костров тара- фыннан эшләнгән һәм зәңгәр буяуда басылганнар. А: П. Чехов — Хикәяләр. С. Фәйзуллин редакциясендә. Тәрҗемәчеләре: И. Газый, М. Әмир, С. Әдһәмова, К. Басыйров, Г. Бик- булат. Күләме 160 бит. Бәясе 7 сум. Җыентык С. Фәйзуллин иптәшнең сүз башы һәм язучының рәсеме белән башлана һәм Чеховның иң популяр хикәяләрен эченә ала. Шулар; арасында: «Чиновникның үлеме», «Крыжовник», «Хамелеон». «Ванька», «Футлярдагы кеше» һәм башкалар бар.