Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Н. ХӘМИТ ★ КОЯШ БЕЛӘН БАЛА — Әй, чү, ал кояш! Кая батасың? Уйнап туймадым, Ә син ятасың! — Ял ит, яшь иркәм, Тагын калкырмын, Син бәхетлене Сөеп балкырмын! 
3 .С. Ә.“Аг 4.

 
МИРГАЗИЗ УКМАСИ 
Куаналар балалар. Кулга көрәк алалар, Буа буалар алар, Гөрләвекләр агалар. Гали, әнә, карт ташый, Энҗе баткалак ясый, Сулар күперенеп ташый, Гөрләвекләр агалар. Моңлы карый күзгә кар Җиткән китәр вакытлар, Сузылып чыккан кара яр, Гөрләвекләр агалар. Сыерчыклар килгәннәр, Яз җиткәнен белгәннәр, Барысы да язгы ямьнәр, Гөрләвекләр агалар. Инде ташый зур сулар, Тулган сулар уйсулар, Бик аз калды җирдә кар, Гөрләвекләр агалар. Кай җирләрдә җир кибә, Тургай күктән җыр сибә, Язча көлә һәр нәрсә, Гөрләвекләр агалар. Калын бозлар актылар, Ярларына кактылар. Ашыгып алга чаптылар, Гөрләвекләр актылар. 
Кыр казлары тезелгән, Киләләр ерак илдән, Бар да матур1 киенгән, Гөрләвекләр актылар. Колхоз сукага чыга, Сабан ашлык чәчүгә Ямь, гүзәллек басуда, Гөрләвекләр актылар. Кыр ябынды) яшел ямь, Кыр матур, колхоз гүзәл. Су буйлары бөдрә тал, Аңкый хуш) ис, тәнгә ял. Күбәләкләр, чәчәкләр, Бар да бизәнгән чаклар, Зәңгәр һава, яшел тау Бар җир ямьләнгән чаклар. Челтер-челтер чишмәләр. Иөгереп-йөгереп агалар. Ваквак ташлар өстеннән Купшыланып баралар. Язгы чәчәкләр аткан, Яшел бәбкәләр чыккан, Кичләр гүзәл, төн тыныч Иртән матур язгы таң. • Туган илем бу минем Бигрәк матур илк.әем, Сөям йомшак җилкәен Сөям илкәй, гөлкәем! 

 
ӘХМӘТ ИСХАК ☆ ЕРТЫК БЕЛӘН ТИШЕК Борыи-борын заманда, Күптән узган чакларда, Торганнар, ди, ике дус Бездән ерак якларда. Исемнәрен, белмимен, Кушканнардыр ничек, дип, Йөргәннәр, ди, кешеләр Ертык белән Тишек, дип. | 
Икесе дә баштарак Бик кечкенә булганнар. Читтән караучыларга Чак күренеп торганнар. Хуҗалары да никтер Җиңел генә уйлаган. Зураймасын болар, дип, Ямау салып куймаган. 
Караучы да булмагач, Ямаучы да булмагач, Эшләр булган бик уңай: Торганнар болар шулай. Теләсә кая барып, Теләсә кайда йөреп, Гел уйнап, гел шаярып, Берсеннән берсе көлеп. ертык көлгән Тишектән: — Әй, син, тишек-мишек!—дип. Сялмыйчан дөньяда Торасың син ничек? — дип. Тишек көлгән Ертыктан: — Үзеңне кара, диеп; Торган саен авызың Ерыла бара, диеп. i f- Бармак белән төртешеп, Көлешеп шарык-шырык, Торганнар болар шулай, һаман абызны ерып. һәм шулай тора торгач, Авызны ера торгач, Үскәннән-үскән болар, Зурая төшкән болар. 
Хуҗалары бер көнне Боларга күзне салган. Зурайганнарын күреп Бөтенләй хәйран калган. Икесе дә бу чакта Бөтенләй тузган булган. Икесе дә бу, чакта Ямаудан узган булган. Хуҗалары шул вакыт Кулына кайчы тоткан, Кисеп алып боларны Чүп базына ыргыткан!., о « « Язмадым мин боларны БУлмаганлыктан эшем, Бер кызык итеп бары, Кеше көлдерү өчен. Нәтиҗәсе моның шул: һәрвакытта тыйнак бул! Күрә калсаң әгәр дә Бер кешедә кимчелек, Син аңардан көлгәнче, Үзеңне кара элек. Ертык белән Тишектән һичкайчан үрнәк алма; Кешедән көлеп йөреп, Үзең көлкегә калма!