Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника



 
* Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңае белән булган юбилей көннәре Татарстанда гаять дәрәҗәдә зур .күтәренкелек белән үтте. Тукай көннәренә хәзерлек моннан берничә айлар элек башланды. Эшчеләр, колхозчылар,| хезмәткәрләр, укучылар арасында Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында бик күп докладлар ясалды. Мәктәпләрдә Тукай иҗатына багышланган витриналар, күргәзмәләр оештырылды. Тукайга багышлап стена газеталары чыгарылды. Культура йортларында, клубларда Тукайның иҗатына багышланган әдәби кичәләр үткәрелде. * Татарстан АССР Министрлар 
Советы янындагы Дәүләт издатель- ствосы Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу көне уңае белән рус һәм татар телләрендә Тукай әсәрләрен басып чыгарды. * 26 апрельдә, Г. Тукайның тууына 60 ел тулган көнне, язучыларның Г. Тукай исемендәге кабинетында тантаналы җыелыш булды. Тантаналы җыелышны Гази Каш- шаф ачты. Бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм аның иҗаты турында Нәкый Исәнбәт доклад ясады. Докладтан соң Тукай әсәрләреннән торган зур концерт булды.
 
 
ӘДӘБИ ҖОМГАЛАР
 * Апрель аенда үткәрелгән беренче Әдәби җомгада танылган язучы Мәхмүт Максуд иптәш үзе- рек Ватан сугышы елларында язган шигырьләрен һәм поэмаларын укыды. ! ' Язучының: «Диңгез җиле», «Яшь капитан һәм аның улы», «Абыйлар
132      •Хроника 
 
турында» дигән әсәрләре тыңлаучыларда аеруча яхшы тәэсир калдырдылар. Фикер алышуларда: С. Бат- тал. Ф. Хөсни, Ш. Маннур, Гази Кашшаф, Мирсәй Әмир һәм башка иптәшләр чыгып сөйләделәр. Алар М. Максуд иптәшнең иҗатындагы күп кенә уңышлы якларны әйттеләр. 
* Апрель аенда үткәрелгән икенче әдәби җомгада яшь язучы Нуруллин иптәш үзенең яңа язган хикәяләрен укыды. Аның хикәяләре тыңлаучыларда зур кызыксыну тудырды. Фикер алышуларга, язучылардан тыш. студентлар һәм укытучылар да катнашты. Алар, яшь авторның уңышлы якларын әйтү белән бергә, киләчәктә иҗат эше өчен ана кыйммәтле киңәшләр бирделәр. * Өченче әдәби җомгада Татарстанның 
халык артисты атаклы гармоиьчы Фәйзулла Туишев һәм Татар Дәүләт Академия театры артисты Әзәл Яһудин иптәшләр белән очрашу булып үтте. Иптәш Яһудин үзенең яшьлеге, уку һәм өйрәнүе чорыннан алып язылган кызыклы истәлекләрен укыды, Максим Горькийның, татар халык шагыйре Г. Тукайның һәм хәзерге татар совет язучыларының аерым әсәрләре белән эстрада чыгышлары ясады. Фәйзулла ага Туишев төрле гар- моньнарда «Яңа Тукай маршын». «Җиңү маршын», Гадел Кутуйга багышланган «Очрашу маршын» уйнады, татар һәм рус халык көйләрен, атаклы композиторларның иң яхшы әсәрләрен башкарды.
 
ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР, КОНЦЕРТЛАР
 * 20 нче апрельдә, Татарстан Дәүләт Филармониясендә, орденлы шагыйрь иптәш Әхмәт Ерикәйнең иҗатына багышланган зур концерт булды. Кичәдә шагыйрьнең лирик шигырьләре, романслары һәм шаян җырлары башкарылды. Концертта ТАССР ның халык артисткасы М. Рахманкулова, ТАССР ның атказанган артистлары У. Әлмиев, Ф. Насретдинов, Т. Утропина иптәшләр һәм Дәүләт Филармониясе артистлары катнаштылар. 
* 18 апрельдә Казанның Ленин исемендәге заводында татар язучыларының эшчеләр белән очрашуы булды. Бу кичәгә үзләренең әсәрләре 
белән Кави Нәҗми, Әхмәт Ерикәй. Мостафа Ногман һәм Сахаб Урайский иптәшләр катнаштылар. Артистлардан Усман Әлмиев, Шәфика Котдусова, Зифа Басыйрова. Фәйзи Юсупов, Заһид Хәбибуллин иптәшләр чыгыш ясадылар. 
* 19 нчы апрельдә Казанның Кызыл Армия йортында язучыларның Кызыл Армия офицерлары һәм Казан шәһәре студентлары белән очрашуы булды. Кичәдә язучылардан Кави Нәҗми, Бруно Зернит, Павел Земной иптәшләр үзләренең шигырьләрен укыдылар.
 
«МИҢЛЕКАМАЛ» БАШКОРТ СӘХНӘСЕНДӘ
 Татарстанның күренекле язучысы /Мирсәй Әмир иптәшнең «Миңлекамал» исемле драмасы соңгы вакытта Башкорт Дәүләт Академия театры сәхнәсендә куела башлады. Әсәр зур уңыш белән бара. Миңлекамал ролен артистка иптәш Вахитова башкара.
I <33 Хроника
 
 
КАЗАНДА «БАЛАЛАР КИТАБЫ КӨНЕ»
 «Балалар китабы көне»нә хәзерлек ynaef белән Казан көтепханәлә- рендә һәм мәктәпләрендә китапның тарихы, әһәмияте, файдасы һәм аның белән ничек эш итү турында күп кенә лекцияләр, докладлар үткәрелде. Рус, татар һәм | дөнья әдәбияты классикларының һәм совет язучыларының балалар өчен язган әсәрләре буенча көтепханә- ләрдә 173 конференция булып үтте. 5—10 нчы класслар өчен үткәрелгән конференцияләр «Тукай иҗаты», В. Катаевның «Полк улы», «Такташ иҗаты», «Каюм Насыйри иҗаты», «Горький иҗаты» һәм башка темаларга, 1—4 нче класслар өчен үткәрелгән, конференцияләр — Лев Кассильнең «Минем кадерле малайларым», С. Мар- шакның «Китап , турында китап», К. Чуковскийның «Корабльнең ватылуы» һәм башка әсәрләрне тикшерүгә багышланды. «Китап көне» нә хәзерләнү уңае 
БАЛАЛАР ӨЧЕН 
1946 нчы ел эчендә Татгосиздат тарафыннан балалар өчен татар телендә илле исемдә матур әдәбият китаплары чыгарылачак. Шулардай, Г. Тукай — «Балаларга шигырьләр», Әхмәт Ерикәй— «Язгы күкрәү», К. Нәҗми—«Ун бәпкә», «Күңелле көннәр», Ф. Кәрим — «Тирән күл», М. Әмир — «Әниләре өйдә юкта», Ә. Фәйзи — «Рөстәм», АТ. Максуд — «Абыйлар турында», Ж. Тәрҗемаиов — «Ачкыч һәм баскыч», Ф. Хөйни — «Энеләремә, сеңелләремә» һәМ бүтән язучыларның әсәрләре бар. | Рус классикларыннан А. Пушкинның «Әкиятләр», «Станция каравылчысы», М. Лермонтовның «Максим Максимым», Н. Гогольның «Шинель», И. Тургеневның «Аучы язмалары», Л. Толстойныц «Кавказ әсире» һәм «Балдан соң», белән укучылар 3.665 китап җыйдылар һәм аларны көтепханәләргә бүләк иттеләр. Казан шәһәре| пионерлар йортында «Балалар китабы көне» нә багышланган җыелыш булды. Залда балалар өчен язылган китаплардан зур күргәзмә 
оештырылган иде. Күргәзмәдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган бүлек аеруча күренекле иде. Тантаналы җыелышны республиканың Мәгариф Министры урынбасары иптәш Мөэминов ачты. Соңыннан, Москвадан кунак булып килгән балалар язучысы Игорь Все. воложскийның чыгышы булды. Ул балаларга үзенең «Яшел ук» исемле маҗаралы повестен укып чыкты. Шулай ук бу җыелышта татар совет, язучыларыннан Кави Нәҗми. Дәрҗия Аппакова, Мостафа Ногман • иптәшләр дә үзләренең балалар өчен язган шигырьләрен укыдыляп. 
ЯҢА КИТАПЛАР 
A. Чеховның «Акмаңгай», «Каштанка» һәм «Футлярдагы кеше», B.Маяковскийның «Нәрсә яхшы, нәрсә начар» дигән әсәрләре; чит ил классикларыннан — В. Гюгоның «Козетта», Д. Свифтның «Гулливерның сәяхәте» һәм башка әсәрләр; хәзерге рус язучыларыннан — А. Фадеевның «Метелица», С. Мар- шакның «12 ай» һәм «Фронт почтасы», Новиков-Прибойның «Геро- ик карабль» әсәрләре бар. Шулай ук «Татар классиклары балаларга», «Татар халык әкиятләре» һәм «СССР халыклары әкиятләре» дигән китаплар, А. И. ’ Ульянованың «Ильичның балалык) һәм мәктәп еллары», А. Кононовның «Ленин турында хикәяләр» дигән әсәрләре яхшы кәгазьдә, матур иллюстрацияләр белән чыгарылачак.