Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ СӘХНӘДӘ


 Татар сәхнәсенең мәшһүр артисты мәрхүм Габдулла Кариевның безгә сөйләве буенча, 1907 нче елның кышында: Уральск шәһәрендәге «Казан» гостиницасында, рус яшьләре тарафыннан оештырылган бер әдәби кичә үткәрелгән. Шул кичәдә Габдулла Тукай, Хәкимҗан исемле бер шәкертне хәерче кыяфәтендә киендереп, үзе шуңа карап «Теләнче» шигырен укый. Тамашачыларның күпчелеге татарлар булганлыктан, алар бу шигырьне бик яратып тыңлыйлар, шагыйрьне кат- кат трибунага чакыралар. — Тукайның бу чыгышы миңа шул кадәр нык тәэсир итте, — ди Кариев, ул: «Ә шулаГялы акча барда, • бар да дус, шуд, бар да яр. Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр». дип шигырен тәмамлауга, мин кешеләрне ерып, Тукайның кулын кысар өчен, трибунага ашыктым. Тукайның сәхнәгә чыгышы бөтен Җаек (Уральск) каласын шаулатты. Тукайның бу зур уңышы яшьКа- риевта сәхнәгә менү Дәрте кузгата, һәм ул, шул ук 1907 нче елның кышында, Уральскидагы яшьләр тарафыннан оештырылган әдәбият кичәләренә катнаша да башлый. Ә җәй көне Кариев Мәкәрҗә ярминкәсендә мәрхүм Ильяс Кудашев- Ашказарский тарафыннан оештырылган беренче татар труппасына артист булып керә. Кариев, «Сәйяр» труппасын оештыручыларның берсе булып, татар сәхнәсенең йолдызларыннан санала. Кариев һәрвакыт Габдулла Тукай белән якыннан дус була, шагыйрьнең киңәшләрен тыңлау] юлы белән үзенең сәхнәдәге уенын үстерә. Тукай үзе исәп вакытта ул аның «Ысулы кадимче» дигән шигырен сәхнәдә сөйли торган иде. 1907нче елны «Әльислах» газетасында Тукайның «Театр» исемле шигыре- басылып чыга. Беренче татар профессиональ театры башланып китүе дә шул елларда була. Иске мәдрәсәне ташлап чыккан Кулалайлар. ның, чапан-чадрасын ташлаган Сә- хибҗамалларның һәм шулар кебек башка бик күпләрнең артист вә артистка булып китүләренә бу шигырьнең тәэсире зур булды. Халыкка дөрес гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр яктылыкка — нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә... Мокатдәс ул, бөек ул, гади зат ул; Вә ул дарелголүм, Д1арельәдәптер, 9 Халыкларны төзәтмәккә сәбәптер. Тукай татар театрын күңел биреп карамаган, диючеләр дә булды. Бу һич тә дөрес түгел. «Сәйяр» труппасы Казанда эшләгән вакытта шагыйрьгә һәр спектакльгә кунак* билеты бирелеп, беренче рәткә аерым урын куела торган иде. Ләкин Габдулла Тукай бер вакытта да ул урында утырмады. Тамаша залының иң артыннан торып, яисә галеркага менеп карь(й 1 Дарелголүм — гыйлем йорты; дарель- әдәп — әдәп йорты. (  

 
Габдулла Тукай сәхнәдә 
иде. «Нигә, Габдулла абзый, үз урыныгызга утырмыйсыз?» диюгә ул: «Мин сәхнәдә; булган вакыйганы халык аша карарга яратам» — ди торган иде. Кайбер спектакльләрдә уенныц >китешмәгән җире булса, Тукай тамаша залыннан чыгып ук китә торган иде. 1910 ичы елларны «Новый клуб» залында «Помада мәсьәләсе» исемле әсәр уйналганнан соң,артистлар Тукайдан: «Уен охшадымы?» дип сорадылар. Ул гади генә: «Бөтенләй карап бетерә алмадым, ике артистның сәхнәдә озак сөйләшеп утырулары мн’и(* ялыктырды» диде. Бу әлбәттә Тукай тарафыннан шул уйналган спектакльгә зур тәнкыйть иде. Шул ук елларны «Сәйяр» труппасы «Кызлар шулай кызык итәләр» исемле комедияне сәхнәгә куярга хәзерләнде. Хәзерлек Тукай тора торган «Болгар» номерларының залында үткәрелә иде. Шагыйрь кайвакыт номерыннан чыгып, репетицияне карап утыра торган иде. Ә соңыннан фикерен сөйли иде. Хәтта ул бер көнне, әсәрне укып торырга (суфлер булырга) кеше булмагач, бу эшкә үзе алынды. Ике-өч сәгатькә тартылган бу эш аньк бер дә ялыктырмады. Киресенчә, ул эш беткәннән соң иркен генә сулап: «И, Апуш, хәзер син дә кәләпүшсез артист булдың бит» дип көлеп җибәрде. Тукай үзенең «Керешү хөтбәсе» идә «Сәйяр» труппасын искә алып, бу труппаны, элекке Россиянең һәрбер шәһәрендә вә һәрбер урыннарында а’\пык, сусызлык гаҗиз итте, дип әйтеп китә, артистларның чиксез авыр хәлдә яшәүләре өчен кайгыра, аларны яклап шигырьләр яза. Тукай театр әсәрләренең җитешмәве өчен дә борчылды. 1908 нче елны язган «Печән базары, яхүт яңа Кисек баш» поэмасын сәхнәләштерергә дә уйлаган иде. Ләкин ул заманда аны сәхнәгә кую өчен сәхнә техникасының җитешмәве шагыйрьне ул фикереннән ваз кичәргә! мәҗбүр итте. 1909 ичы елны «Сәйяр» артист- 
 _____________________________________________ 125 
лары Мәкәрҗә ярминкәсендә «Двухсветный» дигән гостиницаның залында, эстрадада, Тукай шигырьләрен хор белән җырладылар. Тукайда җырга, музыкага, аеруча мәхәббәт зур^ иде. Ул замандагы мәшһүр 
скрипкачылардан мәрхүм сукыр Козлов һәм Гали Зайпин- нарның «Сәгать чылбыры», «Аш- казар» кебек моңлы көйләрне оста итеп уйнауларын Тукай аеруча дәрт белән тыңлый иде. Ул чорларда танылган җырчылардан Солтан Рахманкуловның «Анам каберенә». «Эштән чыгарылган татар кызына», «Әллүки» шигырьләрен җырлавын ишетеп моңланды, һәм шул ук вакытта граммофон пластинкаларына язылып, җыр остасы булмаган кешеләр тарафыннан бик начар итеп башкарылган татарча җырларга тәнкыйть ясады. Ул үзе. нең «Мәкаләи махсусия»сендә: «Хәзерге граммофонга җырлау фахишә- ләр вә әнвәгы эшсез, ашсызлар кәсебе булды. Фахиш тавыш, фахиш рух, фахиш көй! фахиш мәгънә!.. Түрдә утырып граммофоннар сүгенәләр. Мин Казанда, Астраханьда әллә ничә граммофоннан шуны уйнатучы гаилә әфрады өчен кызарып утырдым. Алар минем кәефемне ачарга граммофон боралар нде. Мин исә чыраемны сытып утыра идем. Чөнки алар миңа шикәр дип үзләре белмичә ачу таш каптыралар иде», ди. Тукайның шул карашыннан чыгып кайбер буржуа яшьләре: «Тукай — ул нинди шагыйрь, ул музыка яратмый, операга йөрми, гомумән искусстводан ерак тора» дип Тукайга яла ягарга тырыштылар. Билгеле, бу дөреслектән бик ерак. Шагыйрь югарыда әйтелгән мәкаләсендә Петербургка баруын язып, «Бер • театрга, бер музейга... йөреп булмады. Әлеге хәстәлек» дип борчыла. һәм| шул вакыт бер танышына кунакка барганда: «Анда граммофон. идәннән түшәмгә кадәр өелгән кыйммәтле пластинкалар. Ән- ваһ арияләр... Менә, «Онегин ариясе». Татьяна бакчада утыра, Онегин агач араларыннан килеп чы

 
 
Касыйм Шамиль
 
гып... җырлый. Әгәр сценада күрсәм миңа бик җәгълп тоелыр иде дип уйладым. Чөнки минем әлегә кадәр опера дип әйткән нәрсәдән җүнләп хәбәрем юк иде» ди. һәм шул елдан алып, үзенең операга йөри башлаячагын сөйли. Тукай үзе үлгәннән соң сәхнәләштерелгән әсәрләре: «Ысулы кадимче» һәм «Өйләнү түгел, сөйләнү». Бу әсәрләр Татар Дәүләт Академия театры репертуарына кереп, уңышлы уйналдылар. Соңгы вакытта Дәрҗия Аппакова тарафыннан аның «Шүрәле»се сәхнәләштерелеп, «Тапкыр егет» исемендә академия театры һәм ТЮЗ сәхнәләрендә зур уңышлар белән бара. Шулай, ук опера һәм балет театрында «Шүрәле» балеты сәхнәбезне бизәде. Татар Дәүләт Курчак театрында «Кәҗә белән сарык әкияте» куелды. Инде халык шагыйре Тукайның үз образын сәхнәдә гәүдәләндерүгә килсәк: ялгышмасам. 1926 нчы елларны Казанда татар студентлары тарафыннан оештырылган Драмтүгәрәк Тукайның «Исемдә калган- нар»ын сәхнәләштереп, клуб сәхнәсендә куйды. Бу беренче адым та- машачыла|> тарафыннан яхшы каршы алынды. Ләкин бу беренче адым гына иде. Бөек Ватан сугышы еллары алдыннан Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә 
барган Әхмәт Фәйзи иптәшнең «Тукай» исемле драмасы шагыйрьнең җанлы образын гәүдәләндерүдә алга таба яңа һәм җитди бер адым булды. Ләкин бу әсәр дә Тукайның тулы образын- биреп җиткерми әле. Тукай ■ образын һәрьяктан ачар өчен яңа әсәрләр көтәргә туры килә, һәм бу мактаулы эшне безнең драматургларыбыз үтәрләр дип ышанабыз. Шагыйрь үзенең «Театр» дигән шигырен: 
«Вә ләкин шарты бар: яхшы төзелсә, Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә Ул алма| мөтдэте тулганда пешкәч, Кызаргач һәм матур булгач^ җитешкәч». дип тәмамлый. Тукайның бу ялкынлы теләгенә татар театры чын мәгънәсе белән бары Октябрь революциясеннән соң гына ирешә алды. Бөек Ленин—Сталин, партиясе җитәкчелеге астында ул алма мөт- дәте тулды, пеште, кызарды һәм матур булып җитеште.