Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ПОЭЗИЯСЕНДӘ ЭСТЕТИК КАРАШЛАР


 Тукайның әдәби-эстетик караш- чары әле өйрәнелмәгән тема. Хәлбуки. бу атаклы халык шагыйренең бай идеяләре хәзинәсендә эстетик идеяләр мөһим урыннарның берсен алып торуы ачык. Кешеләр тормышында сәнгатьнең һәм әдәбиятның ничаклы зур әһәмияте барлыгын Г. Тукай, һәрбер зур язучы кебек үк, яхшы аңлый иде. Шул сәбәпле, художникның эстетик яктан үз карашларын булдыру мәсьәләләре, шагыйрьнең чынбарлыкка, башка язучыларның иҗатына һәм, ниһаять, үз әсәрләренә мөнәсәбәтенең характеры, — болар барысы да Тукай өчен беренче дәрәҗәдәге әһәмияткә ия булып тордылар. Тукайның эстетик аңы бик ачык билгеләнгән һәм ул аның иҗатында көчле чагылган дисәк, һич тә арттырып әйтү булмас. Бу хезмәтебездә без Тукайның бары тик төп эстетик идеяләрен генә билгеләп үтәргә һәм бу идеяләрнең шагыйрь иҗатында — шигырьләрендә һәм поэмаларында — ничек чагылганлыгын күрсәтеп үтәргә телибез. Татар халкының милли классик шагыйре булган Г. Тукайның эстетик карашларын билгеләү һәм ана характеристика бирү кайбер специфик бурычларга да бәйләнгәнлеген әйтмичә үтеп булмый. Шундый бурычларның берсе — Тукайның эстетик идеяләренең рус язучылары- ның сәнгать турындагы идеяләре белән бәйләнешен ачыклау. Бу яктан Тукай аеруча характерлы булып тора, чөнки ул бөек рус әдәбиятыннан даими рәвештә һәм тирән ышаныч белән өйрәнде. Үз хезмәтләрендә СССР халыклары иҗатларының демократик бердәмлекләренең үрнәге булды, безнең бөек ватаныбыздагы барлык халыкларның культура югарылыгына күтәрелүләрендә рус әдәбиятының гаять зур роль уйнаганлыгын тану үрнәге булды. < # I Габдулла Тукай үз иҗатында эстетик идеяләрне чагылдыру кирәклеген үзенең барлык иҗат гомере буенда бик үткен рәвештә хис итте. Бу—: Тукайның поэзия турындагы,. поэзиянең тормышка мөнәсәбәте турындагы фикерләре, художество иҗатында дөреслекнең әһәмиятен аңлавы, поэзиядә интеллектуаль һәм эмоциональ башлангычларның чагыштырмалары, тәнкыйть мәсьәләләре теге яки бу күләмдә чагылган бик күп сандагы шигырьләре белән раслана. Тукай поэзиясендә эстетик идеяләрнең һәм төшенчәләрнең нык рәвештә чагылуы һич тә! очраклы түгел. Ул тышкы шартлар белән дә, шагыйрьнең үз тормышы шартлары белән дә, һәм, башлыча, Тукай, үз шигыри иҗатының асыл максаты белән новатор шагыйрь буларак, үзенең позицияләре турында өзлексез рәвештә белдереп торырга, шуның белән бөтен татар әдәбиятына яңа юл салырга, аның алдына яңа
Га б д УЛ л а Тукай поэзиясендә эстетик карашлар 5J 
 бурычлар куярга тиеш булганлыгы белән аңлатыла. Мәгълүм ки, Тукай үзенең гаять авыр шартларда үскән бала чагыннан һәм үсмер чагыннан алган бик күп тормыш тәэссораты белән әдәбиятка килеп керде. Килеп туа торган шөбһәләрне җимерү өчен, поэзиянең югары иҗтимагый идеалына ышанычны ныгыту өчен, тормыш кыенлыкларына каршы көрәштә бик зур рухи көч кирәк. Тукайда бу көч бар иде. Бу көчне ул поэзиянең халыкка кирәклегенә нык ышанудан, Пушкинның һәм Лермонтовның рухландыручы шигырьләреннән, бөек рус шагыйрьләре тарафыннан поэзиянең роленә бирелгән югары бәядән алды. Тукай алдында нәкъ менә шундый мәсьәләләр — поэзиянең роле һәм шагыйрьнең әһәмияте мәсьәләләре— килеп баскан булу аның беренче башлап ук язган бик күп шигырьләре белән раслана. «Соры кортларга» (1906) исемле шигыре бу яктан бик характерлы. Бу шигырьдәге «кечек баш һәм калын корсаклы аристократ һәм соры корт» образлары халык тиресе һәм каны белән яшәүчеләрне гәүдәләндерә. Тукай ул соры кортларга, халыкны кол итүчеләргә каршы көрәшкә чакыра: 
Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак, Тотып ярсак боларпы без, заман үткәрми, ♦ картаймай. Ярыйк, дуслар, ярыйк дим, чөнки безнең бәхтемез шунда; Шулар йоткан безем икъбалемезне, бер дә кызганмам. Тукай үзенең бу шигырендә үк гражданлык һәм демократик юнәлеш шагыйре булып мәйданга чыга. Шушындый шагыйрьдә үзенең поэтик иҗатының кыйммәтенә шикләнү булуы мөмкин түгел иде. Соры кортларга каршы көрәшкә шагыйрь чакыра торган халык өчен үз поэзиясе кирәк икәнлеген Тукай яхшы белеп эш итте. Шул ук «Соры кортларга» исемле шигырендә Тугай икенче кешеләрнең дә — шагыйрьнең демократик ачуын тыярга, аны өркетергә теләүчеләрнең дә — фикерләрен китерә. Ул кешеләр Тукайга: 
Яза күрмә, җитәр, артык, Тукаев, вастрок бар бит; Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгал май! — диләр. Ләкин Тукай аларга кискен җавап кайтара: 
Язам, юк, туктамыйм, мин һич, алардан бер дә кот чыкмый; Нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмам! Чебен җанымны чын юлда бирәм, мең кәррә, 
кызганмыйм, /Минем чөн мәсләгем — юлым бөтенләй соцналлардай. Тукайның бу шигыри юллары үз поэтик иҗатының халыкка кирәклегенә тирән ышануын аеруча көч белән исбат итәләр һәм шагыйрьнең үз алдына куйган конкрет максатын ачып салалар. Тукай тормыш хакыйкате өчен, социализм өчен көрәшергә тели. Тукайның авыр тормышы, кичергән бик күп мәхрүмлекләре һәм кыенлыклары, яшь чагыннан ук әле, Уральскийда булган вакытында ук капиталистик стройга каршы ачык һәм Көчле башлап җибәргән көрәше шагыйрь белән халык арасында реаль һәм нык бәйләнеш урнаштырдылар һәм бу бәйләнеш Тукайның бөтен гомере буе өзлексез дәвам итте, көчәйгәннән-көчәйде.; Тормыш һәм көрәш тәҗрибәсе нигезендә Тукайда үз поэтик хезмәтенең халык өчен, аның азатлыгы өчен кыйммәт булу фикере үсте һәм ныгыды. Уральск шәһәрендә типографиядә наборщик һәм корректор булып эшләгәндә Тукай эшчеләр белән якын аралашты һәм алар арасында үз кеше булып саналды. Эшчеләрнең ихтыяҗларын ул якыннан һәм тирәнтен белде, алар арасында политик агитация алып барды. 1907 иче елда Казанга килгәч, Тукай революцион эшчәнлекнең һәм иҗатның киң юлына чыкты, татар большевигы Хөсәен Ямашев- ның дусты булды, ул үлгәч аңа 
60 И. Пехтерев- 
 үзенең иң яхшы шигырен багышлады («Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» 1912 ел).: Ләкин художество иҗатының халыкка файда китерү роленә ышануда Тукай өчен тагын бер чыганак бар иде, ул — Тукайның остазлары булган рус язучылары иделәр, аларның да иң беренчеләре — Пушкин һәм Лермонтов булдылар. Мәгълүм ки, Тукай үзенә Пушкин һәм Лермонтовның ничаклы зур йогынты ясаганлыкларын берничә тапкыр әйтеп үтте. 1912 елда «Кыйтга» исемле шигырендә ул шушы сүзләрне язды: Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш. Ай кебн нурны алардан икътибас иткән бу раш. БУЛМЫЙ Пушкин шигърене һич хаинанә үз итеп. Булса да <әлхәм> уку ул өр-яца бер сүз итеп. А узын эт япмас, фәкать уйнар гарип сазым минем, Мокътәбислектә Жуковский зур остазым минем. Тукайның Пушкинга ҺӘХМ Лермонтовка бик якын торганлыгы аның башка шигырьләрендә дә бик ачык чагылган. Пушкинда һәм Лермонтовта Тукай югары иҗтимагый һәм художество культурасын алып килүчеләрне күрде. Тукай, татар халкының алдынгы демократ шагыйре буларак, татар художество әдәбиятын рус әдәбияты югарылыгына күтәрергә теләде, һәм шуңа күрә, бөек рус халкы язучыларыннан үзе дә өйрәнде, башкаларны да моңа өндәде. 1906 нчы елда Тукай шушы сүз ләрне ЯЗДЫ: «Безнең милләт тә башка милләтләрдәге кеби хамисез (яклаучысыз— И. П.) фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакыт үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт Пушкиннарга, граф Лев Т олстойларга. .Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына безнең милләт тә башка милләтләрнең тәр.жъкыйсенә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга,... яңа. яңа милли шигырьләргә, музыкаларга һәм rail- ре. юрг ә мох таҗ ✓. Пушкин һәм Лермонтов Тукайның шигъри һәм эстетик карашларын үстерүдә һәм шигырьне кешеләр өчен, тормыш өчен файдалы бер эш төре итеп айларга өйрәтүдә зур урын тоттылар һәм шуның белән алар Тукайда үзенең шагыйрьлек эшенең кыйммәтле икәнлеген төшенүне ныгыттылар. Бу яктан караганда, аның «Пушкинга» дигән шигыре аеруча , игътибарга ия булып тора. Бу шигырендә Тукай бөек рус шагыйренең образын тудыра һәм, шуның белән берлектә, поэзиянең әһәмияте турында үзенең карашларын әйтә. Тукайның үзенә хас бер нур белән яктыртуы аркасында, Пушкин бу шигырьдә актив тормыш көчен җырлаучы шагыйрь булып килеп баса. Поэзия — куәтле көч. Б\ көчтән башка поэзия бернигә дә тормый. Тукайда Пушкин шигырьләрендәге матурлык белән дәртсез рәвештә купшылануның эзе дә юк ул рус шагыйренең даһилыгында аны куәтле һәм гали итә торган серле мәгънәне табарга тырыша.. Пушкинның һәм Лермонтовның һәм үзе укыган, югары бәя биргән башка рус шагыйрьләренең шигыри иҗатлары Тукай алдында аның үз иҗатының очсызкырыйсыз перспективаларын ачарга ярдәм итәләр. Шул ук «Пушкинга» шигырендә ул тикмәгә генә, мин сина тиңләшергә теләр идем, дигән мәгънәне салып язмады. Бу аның иҗаты алдына куйган теләкне — алга бару теләген чын күңелдән икърар итүе иде. Билгеле, эстетик карашларын үстерүдә Пушкинның, Лермонтовның Тукайга ясаган тәэсирләре аларның Тукайда үз иҗатының киңлекләрен төшенергә булышудан һәм шигырь язу эшенең тормыш өчен файдалы бер эш булуын аңларга ярдәм итүдән генә гыйбарәң булмады. Dv тәэсир шулай ук Тукайның башка эстетик карашларында да чагылды. Аның поэзиясендә чагылган мөһим эстетик идеяләрнең берсе Һәм аның т а р а ф I я н н а н күн та и к ы р л а р ә i i тел - i эне — поэзиянең тормышка менә- 
Габдулла Тукай поэзиясендә эстегик карашлар 
 
сәбәте турындагы фикер булды. Алдынгы рус язучылары үзләренең, эстетик карашларының, һәм системаларының. нигезенә нәкъ әнә шул сәнгать һәм тормыш проблемаларын куен яздылар да. Пушкин, Гоголь, Белинский, Герцен, Чернышевский, Горький һәм башка рус язучылары һәм тәнкыйтьчеләре сәнгатьнең, тормышка мөнәсәбәте мәсьәләсен үз накатларында әледән-әлс куйдылар һәм моны хәл кылганда, карашларындагы аерым чагылышларны искә алын әйткәндә дә, тик бер мәгънәдә генә — ягъни тормышны художникның. илһам чишмәсе итен каран хәл кылдылар, ә сәнгатьнең үзен тормышны төзүдә актив бер көч итен бәяләделәр. Белинскийдан элек Н. Надеждин ук язучыларны «беренче художник» булган табигатьтән өйрәнергә чакырды. Белинский һәм Герцен узган йөзнең 40 нчы елларында рус реализмының материалистик нигезләргә корылган эстетикасын тудырдылар, ә бу эстетиканың төп принципларыннан берсе, — художник тормышны, чынбарлыкны югары шигъриятле образларда нәкъ үз дөреслеге белән сурәтли белгән чакта гына бөек язучы була ала, дип раслаудан гыйбарәт булды. Белнн- скийның Пушкин турындагы мәкаләләре моны ачыклаучы дәлилләр булып торалар. Белинский Пушкин турында: «Аның поэзиясенә буш хыял, коры фантастика, ялган, һавада очып йөрүче күркәмлек кебек нәрсәләр чит; бу. поэзия үтәдән-үтәлп чынбарлык белән сугарылган; ул тормышның битенә кершән якмын, иннек сөртми, ә тормышны аның табигый һәм дөрес матурлыгында күрсәтә» — ДИП ЯЗДЫ. 1 I Чернышевский үзенең эстетика • фәне буенча язылган зур китабын I «Сәнгатьнең чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтләре» дин атады һәм ул моның белән бу проблеманың — ягъни сәнгатьнең чынбарлыкка мөнәсәбәте проблемасының мөһимле- 
1 Белинский әсәрләре җыентыгы, т. X’. '395 бпт. 
 
генә басым ясады. Белинскийның эстетик карашларын дәвам игеп тагын да үстереп, Чернышевский, сәнгать ул — чынбарлыкның чагылышы, дип күрсәтте. Шуның белән берлектә, Чернышевский, революционер-демократ буларак, художество әсәренең әһәмиятен тормыш 
хәлләренә суд һәм хөкем карары булуда күрде. Чернышевскийның эстетикасы — чынбарлыкны дөрес итеп чагылдыручы һәм художникны иске дөньяга каршы көрәшкә чакыручы эстетика. 19 нчы йөзнең рус классик эстетикасы бөтен рус сәнгатенә һәм, аерым алганда, поэзиягә гаять зур йогынты ясады. Шулай ук бу эстетика СССР дагы барлык халыкларның язучыларына, аларның эстетик карашлары һәм художество прак тикалары үсүгә зур йогынты ясаганлыгы бәхәссез нәрсә. Мәсәлән, рус шагыйре Некрасовның эстетик карашлары белән укранна шагыйре Тарас Шевченконыц шундый ук карашлары Чернышевскпй- ның теоретик нигезләренә якын торганлыгы ачык мәгълүм. 19 нчы йөзнең алдынгы рус эстетикасы һәм тәнкыйте СССР халыкларының әдәбиятларында күтәрелгән барлык прогрессив эшлеклеләргә, яки туры- дан-туры, яки реалистик һәм халыкчан нигезләргә корылган рус художество әдәбияты .тәҗрибәсе аркылы, бик зур тәэсир иттеләр. Шагыйрь Габдулла Тукай рус әдәбиятының, бигрәк тә 19 нчы йөздәге рус әдәбиятының прогрессив традицияләрендә тәрбияләнеп үсте. Тукай иҗатында без шагыйрьнең илһамны тормыш практикасыннан алуы турындагы, ягъни чын шагыйрьнең үз образларын хакыйкать нигезендә күзәтелгән тормыштан чөмереп алуы турындагы фикерләрнең басым ясалып әйтелүен бик еш күрәбез. Бу нәрсә шагыйрьгә Эстетиканың. төн нигезләрен ачык һәм катгый рәвештә билгеләргә — ягъни шигырь тормышның югары һәм дөрес чагылышы булырга тиеш, дин әйтеп бирергә мөмкинлек тудырды. Шагыйрь өчен тормышны дөрес 0 шО 
62 И. Пехтслев 
 чагылдырудан да югары һәм бәхетлерәк эш юк. дигән фикерне Тукай кат-кат әйтә килде. Моннан элек китерелгән «Соры кортларга» дигән шигырендә Тукай түбәндәгечә ЯЗДЫ: «Чебен җанымны чын юлда бнрәм мең кәррә, кызганмыйм». «Милләтчеләр» дигән икенче бер шигырендә Тукай буржуаз милләтчеләрнең ялганнарын фаш итә, алар- ның т\тан илгә булган уйдырма мәхәббәтләрен ачып сала һәм, халыкка мөрәҗәгать итеп: Милләтчеләр сине фәкать алдый гына, Дигән булып: җанланасың син тиз менә; Алданма’ син, калган акчаң өчен алар Укыйлар ич баш очыңда ясим гына! - I ДИ. 1 үкайның «Вакыты гаҗезем» дигән шигыре бу яктан гаять дәрәҗәдә кызыклы. Ул анда иҗади- фикернең ничек килеп төшүен һәм анын. шигъри образларга ничек салынуын сурәтләп күрсәтә, һәм монда Тукай фикерне әйтү өчен сүзләр табуның ул чаклы читен булмаганлыгын, ә читенлек чын фикернең үзен табуда икәнлеген әйтә. Бу шигырь бик кызыклы булганлыктан, аны тулысы белән күчерен үтәбез: Тапдисәм маузуг, язарга аптырыйм: «Кай төшеннән мин моны (дим) ләктерим?» Ул йозак төсле миңа, юк ачкычым, Я бөек сәт, юк менәргә баскычым. Я көймә ул, юк янымда ишкәгем; Шул рәвеш эчтә кала күп хисләрем. Яки уйга калдырадыр интикат, Итмәсәм дә мин аңар күп илтифат. Уйлыйсың син бер фикерне рас кеби, Шик төшә: «Юк, ул да рас булмас» кеби. Юк әле миндә хакыйкатькә весул, Әллә нигә аерылалмый уң вә сул Я ходай! Кайчан чыгармын шөбһәдән? Кипми ник шөбһә тире бу җибһәдәя? Я ходай! Кайчан бу зольмәтләр бетеп, Юл салырмын күкрәгем берлән этен? Бу шигырь Тукайның, шагыйрь буларак, ни дәрәҗәдә бай хисле һәм тирән фикерле шагыйрь булганлыгын күрсәтә. Ләкин иң мөһиме анын. бу фикер тирәнлегендә генә дә түгел, иң әһәмиятлесс — шагыйрьнең иҗатта хакыйкатьне чагылдырырга тырышуында һәм бу хакыйкатьнең аның тарафыннан тормыштан табигый рәвештә туып килеп чыккан хакыйкать итеп аңлануында. Тукай тема табуда йөдәми: тема бар. Ягъни тормышның теге яисә бу кисәкләреннән алган тәэсирләр шагыйрьнең хәтерендә инде нык утырып калганнар. Бөтенесе ачык кебек. Нәрсәне күрдең, нәрсәне хәтерлисең, үзеңнең хыялыңда, скульптура образы кебек итеп, нәрсәне сурәтли аласың, шул турыда яз. Ләкин Тукай болай язуның тормышны реаль чагылдыру була алмаганлыгын, бик яхшы дип әйткәндә дә, бары тик тышкы характеристикалар белән генә сурәтләгән натураль чагылдыру гына булганлыгын аңлый. Шагыйрь үзенең сурәтли торган нәрсәсен үзенең хисләре белән җанландырырга, фикере белән нурландырырга тиеш, һәм менә шушы чагылдыра торган нәрсәңне фикер, хисләр белән җанландырып бирү инде художник өчен иң читене дә. Югарыда китерелгән «Вакыты гаҗезем» дигән шигырендә ачың күренгәнчә, Тукай художество әсәренең һәрвакытта тирән эчтәлекле, якты идеяле әсәр булырга тиешлеген таләп итә. Шагыйрь һичбер вакытта да тышкы күренешләрне чагылдыру белән генә канәгатьләнергә тиеш түгел, чөнки тышкы характеристикалар һичбер вакытта да хакыйкатьне бирмиләр. Шагыйрь тормышның асылына үтеп керергә, аны, фикер йөртүче буларак, аңларга һәм чын кешелек җаны белән җанландырырга тиеш. Бары тик шул чагында гына иҗат реалистик җайлы һәм хакыйкатькә якын була. Тукайның бу фикере әле безнең көннәрдә дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар. Үзенең әсәрләренә җиңел караучы, аларны язган вакытта тормышның тышкы картиналарын сурәтләү белән чикләнүче шагыйрьләр булганлыгын без әле дә күргәләп торабыз. Андый шагыйрьләргә Тукайның эстетик идеяләрен ныклабрак өйрәнергә, шигъри ирг эшенең читен һәм мөһим бер эш

 
 
Габдулла Тукай поэзиясендә эстетик кара шла
 булуы турында күрсәткән Тукай фикерләре өстендә тирәнтенрәк уйланырга киңәш итәргә кирәк. Югарыда Тукайның интеллектуаль шагыйрь булганлыгын һәм аның шигырьдә фикернең нинди зур урын тотканлыгын аңлавы — аның эстетик карашларының нигезләреннән берсе булганлыгын әйткән идек. I Шагыйрь буларак, Тукай белемнең шагыйрь өчен файдалы һәм кирәкле нәрсә булганлыгын еш кына әйтә һәм шуны пропагандалый. Халык тормышында белемнең һәм мәгърифәтнең гаять зур роле булганлыкны күрсәтү идеясе, агарту эшенең кирәклеге идеясе Тукай тарафыннан аның күп кенә әсәрләрендә җырланган мотивлар булдылар. «Ата илә бала» шигырендә ул: «Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше» дип язды. «Юаныч» дигән шигыре бу яктан үзенә бер игътибарга лаек булып тора. Анда шагыйрь: 
Алда көннәр дә бар әле, Укып, милләт, агар әле. Бер көн килер, ия чыгар, Бу хәлең мөстәгар әле. Мәгърифәт эзлә, бар әле, Истигъдат бездә бар әле, Адаштым дип еглый күрмә: Гыйлем чын эз табар әле. Белемгә һәм мәгърифәткә чакыруның иң көчле бер мотивы аның «Китап» дигән шигырендә «үренә. Китап, — ди Тукай, — кешене кайгылы минутларында юатучы, аның күңелен ачучы, аны киләчәккә ышанырга өндәүче. Бу шигырен ул шушы сүзләр белән тәмамлый: 
Ышанычым арта минем үз-үземә, Өмит берлән карый башлыйм булачакка. \ Мәгърифәтне яклауда, аның халык өчен кирәклеген әйтүдә Тукай Некрасовка якын тора. Мәгълүм булгаиынча, Некрасов та үзенең иҗади эшчәнлегендә һәрвакыт халыкның бетмәс-төкәнмәс талантына ышанып эш итте һәм мужикның «базардан Белпнс кийны һәм Гогольке сатып алын кайтачак» көннәре ту р ы н д а х ы я л л а н д ы. Чернышевский үзенең «Сәнгатьнең чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтләре» дигән диссертациясендә, сәнгатьнең мөһим бер күрсәткече итеп, аның мәгърифәткә, кешенең дөнья турындагы белемен 
киңәйтүгә чакыру чарасы булып торырга тиешлеген күрсәтте. Мәсәлән, Черны- шевскийныц диссертациясендәге 17 нче тезисында болай диелә: «Тормышны сурәтләп бирү — сәнгатьнең гомуми бер характерлы күренеше. Еш кына хәлләрдә сәнгать әсәрләре икенче мәгънәне дә, тормышны аңлату мәгънәсен дә эчләренә алалар. Еш кына алар тормыш күренешләренә карата хөкем чыгару мәгънәсен дә үзләренә алалар». Эстетик карашларның объектив әһәмияте ягыннан һәм үз поэзиясенең йөзе буенча, Тукай да, күп кенә хәлләрдә, безгә Белинскийның һәм Чернышевскийның эстетик карашларын искә төшерә. Үзенең «Сәрләүхәсез» дигән шигырендә Тукай болай язды: Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен. Күренә ки, Тукайның фикере үа. вакытында: 
«Кем яши ачусыз һәм хәсрәтсез. Аның илгә мәхәббәте һич рәтсез». дип әйткән Некрасов фикеренә бик тә ошый. Рус революцион демократ эшлек- леләренә Тукайның якынлыгы аның сәнгатьнең халыкны агартуга булган зур ролен яклавында да бик' ачык күренә. Тукай, хакыйкатьне- әйтүче сәнгать һәм тормышны дөрес чагылдыручы әдәбият кешеләрне, барыннан да бигрәк хезмәт ияләрен, чынбарлыкны дөрес итеп аңларга өйрәтә, дип санады. Аңлашыла ки, Тукайның сәнгатькә болай карашы аның иҗатындагы эстетик идеяләренең торышыннан логик эзлеклелек белән агып чыга, аның, поэзияне кешеләрнең шуклыкларын канәгатьләндерү чарасы итеп карамыйча, ә бәлки тормышның зур таләпләрен үтәүче көчле бер чара итеп каравыңнан килеп туа. Сән
64 И. Пехтслев 
 гатьнең мөһим бурычларыннан берсе— халыкны агартуда Һәм, шуның белән берлектә, халыкта үз көченә ышанычны ныгытуда тора. Бу яктан караганда, Тукайның ч<Театр» (1907 ел) дигән шигыре бггк характерлы. Эченә салынган фикерләренең тирәнлеге ягыннан, аның бу шигыре аерым бер әһәмияткә ия. Аннан кайбер юлларны күчереп үтик: Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,. Күкелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр яктылыкка—нурга илтә. Кире I лга җибәрми. унга илтә. Теагр көлдер-дер. хйпатадыр. Тзгы, үткән гомерне хплатадыр... Тигез к.рә бөтен жанны театр: Кир к кол бул. кирәксә император. ... Вул дсрельголүм. дарельәдәптер. Халыкларны тэзәтмәккә сәбәптер. Тукай театр турында ничек уйласа, әдәбият һәм аның роле турында да шулай уйлый. Китап, шул җөмләдән матур әдәбият китабы, кешеләрне шулай ук өйрәтергә, халыкны яктылыкка өндәргә, кешеләрнең белемнәрен, дөньяга карашларын киңәйтергә һәм яхшы тормыш өчен көрәшкә чакырырга тиеш. Иҗатның бай фикерле булырга тиешлеген Тукай 1 һәрдаим ?күтәреп куйды һәм художество әсәренең бу ягына аеруча уңай бәя бирде. Аңлашыла ки, аның болай бәяләве бөтен сәнгатьләргә карата булмыйча. сәнгатьнең халыкка якын торган һәм тормышны дөрес чагылдыра торган тирән идея—эчтәлекле әсәрләренә карата булды. Ләкин бу нәрсә Тукайны коры үгс тнәсихәтчс итеп калдырмады. Фикер тирәнлеген, художество әсәренең интеллектуаль яктан бай бу“ чырга тиешлеген яклау Тукай эстетикасының мөһим бер сызыгы булып торса да, ләкин Тукай һичбер лкытта да тормышны коры һәм дәртсез чагылдыруны якламады, ул һәрвакыт илһамланып язылган шигырьне, дәртләнеп яну һәм җанлы хисләр нәтиҗәсендә туган поэзияне яклап килде. Бары тик тирән дулкынлану һәм эмоциональ байлык белән туган шигърият кенә һәм, шулар белән беррәттән, зур, әһәмиятле эчтәлекне эченә алган шигърият’ кенә кешеләр тормышында актив көч булып хезмәт итәргә сәләтле булганлыкны Тукай яхшы аңлады. Тукайның фикере буенча, әнә шундый мәңге яшь һәм мәңге илһамлы шагыйрьләрнең берсе Пушкин булды. һәм шунлыктан ул аныц шигырьләренә тауларны хәрәкәткә китерә алырлык көч итеп карады. Тукайның «Шагыйрь» дигән шигырендә адың сабак була алырлык бер карашы чагыла: Күкрәгемдә милем шигырь утым саумы? — Күтәрәм мия, карт булсам да, авыр тауны; Күнелемдә көн һаман аяз, һаман да яз, Шагыйрь күңелендә кыш булмый да, кар яумын. Шулай ук Тукай үзенең «Мәхәббәт» дигән шигырендә дә җанлы дәртлелек белән тудырылган әсәрнең мәгънәсенә күрсәтеп китә. Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми янгыр тамчысы; Кайдан алсьгн шигъри шагыйрь, булмаса илһамчысы. ... Файдасыз бор ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк. Парә, парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы. Кайчакларда, Тукайның шигырьләрен укып, ул, илһам турында нык әйтүе белән, художникның субъектив 'тойгыларын объектив дөньядан, кешеләрдән, кешелек җәмгыятеннән аера, шагыйрьнең тар субъектив дөньясын гына күз алдында тота, дип уйларга да мөмкин. Үзенең тойгыларын һәм уйларын кешелек дөньясыннан аерып җырлаучы, үзләренең интим дөньяларына гына бикләнеп яшәүче шагыйрьләрнең байтак кына булганлыгын дөнья әдәбияты белми түгел. Бу яктан рус шагыйре А. А. Фетның поэзиясе мисал була ала. Тукай икенче типтагы шагыйрь. Аны «саф сәнгать» ягындагы шагыйрь һәм бары тик үзенең субъектив кичерешләрен генә җырлаучы җырчы дип һич тә әйтеп булмый. Тукай, үзенең таланты белән, Пушкин, Лермонтов, Некрасовларга якын тора һәм аның кешеләр тор
Табл у лита Тукай поэзиясендә эстетик карашлар 65 
 агышында поэзия алып барган функция турындагы карашында гражданлык тойгылары аеруча нык чагыла. Тукай бары тик шагыйрьнең шәхси зәүкын һәм шәхси теләкләрен канәгатьләндерү өчен генә язылган иҗатны катгый рәвештә хөкем ител чыга. Үз иҗатын кемнең дә булса шәхси зәүкына һәм уз интересларына гына яраклаштырырга тырышып язучы шагыйрьне, . бары тик үзенең эчке кичерешләрендә генә казынып азапланучы художникны Тукай читлектәге сандугачка ошата. «...Га» дигән шнгы рендә Тукай түбәндәгечә язды: Син дисен, имеш ки, шагыйрьгә барам, Барма, барма, син әрәм, аңгар әрәм! Үз уеңча, шагыйрь ул җырлый, дисең; .Җыр исә тыңларга күңелле, дисең. Син алай әйткәнче, и кашың Һилал! Бар да бер кош кибетеннән былбыл ал; Ал да читлеккә куеп сайрат аны, Мактасын хөснеңне, син саргайт аны. Поэзияне фәкать тар интересларны гына канәгатьләндерүче, яки шуклык чарасы итеп караучыларны Тукайның ничек каты хөкем иткән- ,леге аның бу шигыреннән ачык күренеп тора. Чын поэзия һәрвакыт зур иҗтимагый идеяләрнең һәм тойгыларның чагылышы булып туа килде. Шагыйрь күңел ачучы, коры юатучы түгел, ә бәлки халыкның һәм җәмгыятьнең, остазы; чын ша- .гыйрьнең иҗадияте, һәрвакыт, халыкның яхшы тормыш өчен көрәш идеяләренә буйсындырылган . булырга тиеш. Тукайның фикерләре әнә шундый. Ләкин, шул ук вакытта, Тукай, чын шагыйрь үзенең затлы омтылышларында үзенең бу омтылышларын аңламаучы бер яклы мохит белән маңлайга-маңлай бәрелгәнлеген яхшы аңлый килде. Алай гына да түгел. Тукай алдынгы ре- волюцион-демократик идеяләрне поэзиядә чагылдыруның ни дәрәҗәдә кыен икәнлеген, шул югары идеяләрне чыгылдырган өчен татар буржуасының һәм буржуаз милләтчеләрнең үзенә каршы бөтен бер эер булып чыгуларын, наширләрнең 5. „С. Ә.- X ‘1. аның иҗатына бары тик табыш чыганагы итеп кенә карауларын һәм, аларның барсы бергә җыелып, шагыйрьдәге алдынгы иҗтимагый фикерләрне чикләргә, яки бөтенләй сүндерергә тырышуларын үзенең иҗат практикасында һәрвакыт сизеп килде. Революцион демократ шагыйрь буларак, Тукай буржуа җәмгыятенә каршы көрәш алып барды һәм шагыйрьнең һәртөрле акча капчыкларыннан азат булырга тиешлеген яклап чыкты. Аның эстетик карашларында иҗатның ирекле булырга тиешлеген яклаган , бу фикерләр еш кына кабатландылар. Шагыйрь иҗатының ирекле булырга тиешлеге турындагы идея Тукайның эстетик карашларында иң нык эшләнгән һәм ачык чагылган идеяләрнең берсе булды. Хәтта моннан да артыграк әйтергә мөмкин. Тормыш хакыйкатен эзләүче һәм халыкка яхшылык эшләргә теләүче алдынгы һәм һәртөрле эчке керләрдән имин булган фикер, буржуа җәмгыятенең ялганнары һәм икейөзлелекләре белән, гомумән, һәрвакыт тирән каршылыкта булалар, дигән фикерләрне Тукай нәкъ бер система рәвешенә күтәреп әйтте. Болар барысы да аның күп кенә әсәрләрендә, бигрәк тә аның «Дөньяда торыйммы дип киңәшләшкән дустыма» дигән шигырендә яхшы чагылдылар. Кешегә дөньяда яшәргә кирәкме? Кеше дөньяда ни өчен яши? — менә бу сорауларны Тукай үз иҗатында бөтен ачыклыгы белән куйды, һәм нинди дә булса икенче сораулар бу төп сорауларны күләгәли1 алмадылар. Аның бу шигыре үзенә бер ачы ирония уты белән тулган: Читен тормыш! Капиталга чукынмасаң. Хәзрәтендә тезләр чүгеп укыимасаң, • Тор, рахәтлән, кәп-кәкрсне туры дисәң. Истибдатның намусына тукынмасан! Зинһар, иптәш, хаклык сөйгән булып йөрмә, Ялган сөйлә, күрмә зиндан, күрмә төрмә; Тип! Дөньяда ачялангачЛарны белмә. Иске дөнья тузанын ит күзгә сөрмә! Тукайны аңлавы авыр түгел. Намус, гаделлек, чынлык һәм баш- 
66 И. Пехтслев 
 ка югары иҗтимагый-әхлакый ' идеаллар самодержавие белән, байлык һәм хәерчелек арасындагы кар_ шылыклар белән, изүгә һәм экспло- атацнягә корылган төзелеш белән бергә сыеп тора алмыйлар, дип раслый Тукай. Ләкин яшәргә кирәк. Билгеле, акча капчыгы һәм зур корсаклы бай абыйлар алдында бил бөгеп, аларның тәлинкәләрен ялау өчен түгел, ә бәлки әнә шул комкорсаклар һәм эксплоататорлар дөньясына каршы көрәшү өчен яшәргә кирәк. ч Тукайның фикере буенча, алдынгы эстетик һәм иҗтимагый гаделлек идеяләрен алып килүче шагыйрь үзен чорнап алган сыйнфый җәмгыять белән каршылыкка кермичә л котылып кала алмый. Шунлыктан, Тукайның иҗат иреген сакларга һәм иҗатны һәртөрле исәп-хисапларга, вак табышларга буйсындырырга теләүче буржуа җәмгыятеннән аерып куярга омтылуы табигый хәл булды. Шулай ук Тукайның матбугат һәм поэзия ирке турында шулай нык басым ясап әйтүенең мәгънәсе дә бик ачык. «Матбага берлән уйнаган бер байга» дигән шигырендә Тукай матбугат бастыру эшен табыш һәм байлык көрәү юлында бер чара итеп файдаланучы капиталист образын бирә, һәм ул бу байга ачу белән эндәшеп, түбәндәгеләрне әйтә: 
И аягың коргыры! Намусымызны таптадың, Зөлмәтеңнең хөрмәтенә шәмсемезне капладың! Син үзең сүнсәң сүнәрсең, бу кояш сүнмәс әле, Ул мөкатдәс: залимең әмренә тиз күнмәс әле! Ташла тиз! Пычратма матбугатны, кит! Бер якка кит! И печән өстендә өргән һәм талашып яткан 
Беркемгә дә буйсынмаган кояш турында сөйләве белән Тукай алдынгы демократик аңны һәм шулай ук һәртөрле тышкы басымнардан азат булган алдынгы поэзияне күз алдында тота. Шагыйрьнең ирке һәм бәйссзлегс турында әйтелгән Тукай фикерләренең объектив мәгънәсе ачык: бу — алдынгы демократ шагыйрьнең поэзия өстеннән буржуазиянең көчләүләренә каршы, иҗатны табыш чыганакларына хезмәт иттерүгә каршы һәм капиталистик ерткычларга каршы ясаган протесты булды. Тукайның бу идеяләре гаять дәрәҗәдә прогрессив идеяләр булганлык бик ачык. Тукайның иҗат ирке һәм поэзиянең бәйсезлеге турындагы бу фикерләре, хәтта 
кайбер вакытларда, беренче карашка, Тукай иҗатның һәм художникның абсолют аерымлыгы турында сөйли һәм художество әсәренең, шагыйрьнең үзеннән башка кешеләргә аңлашылмый торган эчке серләрен яклый, дигән фикерләрне дә калдыра кебек күренә. Шулай ук үзенең кайбер шигырьләрендә Тукайның; пессимистик на- строениеләргә төшүе һәм, хәтта, үз әсәрләренең халык өчен файдалы булуына шикләнүе дә күренмәде түгел. Кыскасы, үз иҗатының халык өчен булган ролен бәяләүдә без Тукайның, бер яктан, бик оптимист булганлыгын, батыр, көр күңеллелек белән һәм киләчәккә нык ышанып эш иткәнлеген, икенче яктан, үз шигъриятенең халыкка җитүенә- һәм киләчәгенә шикләнеп, монла- иыпхәсрәтләнеп караучы шагыйрь булганлыгын күрәбез. • Шагыйрьнең бу каршылыклы табигатен ачу өчен, аның үз иҗатыннан алган үрнәкләр ачык мисал була алалар. Лермонтов йогынтысы астындарак язылган үзенең элекке шигырьләреннән берсендә, ягъни «Шагыйрьгә» дигән шигырендә Тукай болай ди: 
Ничек диләр? Сине шагыйрь диләрме? Шигырь язмак белән шагыйль диләрме? Сәмави сүз! Халык аңлар микән соң? Аны аңлаучылар айлар микән соң? Итәм тәпбиһ:’ кызыкма бу исемгә Бу тәнбиһпе төшер һәр дәм исенгә: Гомердә син бу ат берлән аталма, Торып җирдән сәмалардан ат алма. Симе күрсәтмәсен һич кем дә, дип, бу Менә шагыйрь, мөхәррир бу, әдип бу. Явар <•.стеигә боһтапнар, хәсрәтләр, Корылыр юлыңа һәр төрле сәтләр. Беренче карашка, бу шигырьнең бөтен фикерләрен Лермонтовка кайтарып калдырырга мөмкин һәм 
Габдулла Тукай поэзиясендә эстегик карашлар 
 
бөек рус шагыйренең бөтен иҗат характеры белән бәйләнештә алганда ул фикерләр яхшы аңлашылалар Да. Ләкин бу дөрес булмас иде. Чөнки Тукайның бу шигыре Лермонтов шигыренең турыдантуры тәрҗемәсе булмыйча, ә бәлки, Лермонтов йогынтысы астында туган үзенә бер оригинал шигырь булганлыгы ачык. Шунлыктан, «Шагыйрьгә» дигән шигырьнең идеяләре — Тукайның үз идеяләре булып калалар. Чагыштыру өчен Лермонтов шигыренең текстын китереп үтик: Как Вас зовут? Ужель поэтом? Поймет ли мир небесный глас? Я Вас прошу в последний раз, Не называйтесь так пред светом. Пускай никто про Вас не скажет: Вот стихотворец, вот поэт, Вис этот титул только свяжет И будет целью тех клевет; С ним привилегии вовсе нет. Күренә ки, Тукай бу шигырендә шагыйрьнең ролен хәсрәтле роль итеп төсмерли. Толпа художникны анламый. Әнә шул рәвешчә шагыйрьнең ролен хәсрәтле һәм күңелсез роль итеп бәяләү Тукай иҗатында аерым бер очраклы хәл генә түгел. Тукайның «Тәрәддет вә шөбһә» дигән шигырендә, мәсәлән, түбәндәгеюллар бар: 
Аптырыйм: юк изге эш, ятканда да, торганда да; Эш кушарга каршыма һәр дәмдә шайтаным килә. Нәрсә күрдем, бу җиһанда? Ни бетердем? — Уйласам: Алдыма чын эз вә юлдан читкә тайганым килә. Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма? Бер мәләктән яки шайтаннанмы илһамым килә? Ниһаять, «Т атар мөхәрриренә» дигән шигырендә Тукай бөтенләй караңгы һәм өметсез картинаны күрә төсле. Шагыйрьгә мөрәҗәгать ИТСП, ул болай ДИ: Яз, ни язсаң да, синец бар язганыңның наш ире; Ашлыгың үстпсә, бир, тайярдыр аның гашире. Тик онытма, бер заман гүргә керер ялгыз башың, һичберәү булмас яныңда! иптәшең һәм кардәшең. Барча әгъзаң чиркәнеч һәм куркыныч хәлгә керер, Уйлаган башың, каләм тоткан кулың бергә черер. Дөньяда булган кеби язгаь-нарыңның на- шире, Монда да кортлар синең үлгән тәнеңнең «нашир»с. Шагыйрьнең хезмәтен, әнә шул рәвешчә, моңлы һәм хәсрәтле хезмәт итеп аңлау биредә инде апачык. Шагыйрьнең исеме бөек һәм асыл исем булганлыкны Тукай яхшы аңлый. Ләкин ул үзен халык аңлыимыюкмы, фикерләрем һәм хисләрем халыкка җитәме, дигән мәсьәләләр белән борчыла. Ниһаять» әгәр дә ул, шагыйрь, кайчан булса да бер ялгыз кабергә барып керәчәк икән, аның үзеннән соң аның әсәрләре белән нишләсәләр дә барыбер түгелмени? Шагыйрьнең һәм поэзиянең язмышын 
моннан да кызганычрак итеп күз алдына китерү мөмкин түгел һәм кайбер нәтиҗәләр ясарга кирәк. Ләкин нәкъ әнә шуннан гына чыгып нәтиҗәләр ясау ашыгычлык булыр иде һәм бу нәтиҗәләрнең дөрес булмаулары да бик мөмкин. Гадәттә Тукай турында язылган әдәбиятта шагыйрьнең пессимизмы кайдан килеп чыгу турында сөйләп, 1905 иче елгы революция бастырылганнан соң, ягъни кара реакция елларында, Тукай поэзиясенең моңлы һәм пессимистик поэзиягә әйләнүе табигый бер хәл, дигән нәтиҗәгә килүчеләр дә булмады түгел. Ләкин Тукай турында мондый фикер дөрес дип һич тә әйтеп булмый. Бу мәсьәләме ачыклау өчен, беренчедән, пессимистик мотивларның Тукай иҗатында тик реакция елларында гына булмыйча, бәлки аның бөтен иҗат гомере дәвамында чагылгалый килгәнлеген күрсәтергә кирәк. Үзенең эчке настрос- ниесе белән моңлы һәм төшенке булган «Шагыйрьгә» шигыре Тукай тарафыннан 1906 нчы елны язылган һәм аны Тукайның реакция елларындагы иҗатына кайтарып та булмый. Икенче яктан, пессимистик мотивлар Тукайның соңгы еллардагы шигырьләрендә дә чагылгала- 
68 И. Пехтелсв 
 ды. (Мәсәлән, «Көлке түгел», «Авыр минутларда» шигырьләрен күрсәтергә мөмкин). Икенчедән, — һәм бусы иң мөһиме — Тукайның иҗади эшчәнле- гендә күтәренке һәм оптимистик мотивлар һичбер вакытта да югалмадылар һәм бу мотивлар, һичшиксез, анда зур өстенлек алдылар. Гәрчә Тукай буржуаз чынбарлык шартларында шагыйрьнең язмышы бик хәсрәтле, күңелсез язмыш булганлыкны әйтә килсә дә, ләкин, шуның белән берлектә, ул һичбер вакытта да сәнгатьнең һәм, шагыйрь буларак, үз иҗатының файдалы иҗтимагый роленә ышанычын югалтмады. Шагыйрь бу турыда үзе дә еш кына әйтә килде. «Дошманнар» (1912) дигән шигырендә Тукай болан дип язды: 
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим? Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем. ' Шул елда язылган «Интикатка мөтәгалликъ» дигән шигырендә Тукай түбәндәгечә раслый: 
Ушбуның күк куркыталмый чын талантны интикат, Нык үзенә игътимады, һәм сүзенә игътикат. Тик китә кайчакта кәйфен, хакимең булса ишәк, Бер татарга ят, мәхәббәтсез, күсәк һәм килмешәк! Тукайның бу шигырьләреннән күренгәнчә, ул поэзияне һәм үзенең андагы ролен кечерәйтеп карамый, яки пессимистик мотивлар аның эстетик идеяләрендә, хәтта реакция елларында да, әйдәүче тенденция була алмыйлар. Дөресрәге, буржуаз җәмгыять шартларында шагыйрьнең һәм поэзиянең язмышы турындагы каршылыклы уйланулар Тукайның поэзиясендә буйданбуйга кызыл җеп булып сузылып килде, дип әйтергә кирәк. Тукай, бер яктан, поэзиягә югары бәя бирә, сәнгатьнең иҗтимагый дөньядагы файдалы ролен аңлап эш итә һәм, шул исәптән, үз иҗатын халыкка бик кирәкле бер нәрсә итеп карый белә, ә икенче яктан, ул художникны басып, изеп торучы көчне сизә һәм вакыты- вакыты белән шагыйрьнең язмышын гаять дәрәҗәдә хәсрәтле, фаҗигале язмыш итеп күз алдына китерә. Ләкин, шигырь һәм поэзия турында кайчакларда әнә шундый күңелсез уйлануларга килгән Тукай, һичбер вакытта да, язган әсәр-, ләрен әйләнә-тирәдә аңлаучы бул- маганлыктан язып тору мәгънәсез бор нәрсә, дигән ямьсез нәтиҗәгә килмәде. Без анда мондый фикерләр булганлыкны һич тә күрмибез; ул поэзияне 
һичбер вакытта да андый өметсез кыйблага юнәлтеп алып бармады. Киресенчә, Тукай шигъри иҗатның кирәкле һәм зарур бернәрсә булганлыгын икърар итә, ләкин ул шагыйрь һәм поэзия турында кайчакларда күңелсез уйлануларга гына төшә һәм шагыйрьгә үзенең эчке серләрен үз эчендә генә яшереп саклауга, мактауларны һәм җылы карашларны көтмәскә, үзеннән башка кешеләрнең фикерләреннән үзен бәйсез тотарга киңәш итә. Икенче төрле әйткәндә, Тукай сәнгатьнең һәм поэзиянең «автономияле» булуы турында теория кора. Югарыда без китергән каршылыклылык Тукайның эстетик яктан үзен үзе аңлавында төп бер момент булып тора һәм бу як Тукай иҗатының характерлы табигатен ачу өчен зур бер әһәмияткә ия. Тукайның эстетик карашларында булган бу каршылыкларның мәгънәсен ачканда, аларның, күп кенә җәһәттән, шул ук Пушкин һәм Лермонтовның эстетик карашларының Тукайга булган йогынтысы астында килеп чыкканлыгын күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, сәнгатьнең «автономияле» булуы һәм шагыйрьнең бәйсезлеге турындагы фикерләрне Тукай, һичшиксез, Пушкиннан ала. Бу фикерләр Туканда бары тик үзләренең аерым бер конкрет чагылышларың һәм мәгънәләрен генә таптылар. Тукайның Пушкин һәм Лермонтов поэзияләрен пи дәрәҗәдә юга* ры бәяләгәнен без әйтеп киткән 
Габдулла Тукай поэзиясендә эстетик "карашлар 69 
 
ндек, шик юк ки, Тукай Пушкинга J карата мондый зур кызыксыну белдерүе белән, үзенең аны, ягъни яңа рус әдәбиятының атасын — Пушкинны яхшы белгәнлеген, аның әсәрләренең бөтенесен белмәсә дә, һәрхәлдә күпчелек әсәрләрен белгәнлеген күрсәтә. Аңлашыла ки, Тукай бөек рус шагыйренең поэзия һәм гомумән шагыйрь турында » фикер йөрткән шигырьләрен дә яхшы белгән булса кирәк. Әнә шундый шигырьләренең берсендә Пушкин, шагыйрь авызыннан, художникның тормышта нинди урын тотканлыгы турында түбәндәге сүзләрне әйттерә: 
Не для житейского волненья. Не для корысти, не для битв, Мы рождены для вдохновенья. Дал звуков сладких и молитв: («Чернь»). Пушкинның бу шигырен аның сәнгатьнең «сафлыгы» идеясен, сәнгать — сәнгать өчен, идеясен яклап чыгуы дип аңлатучылар да булмады түгел. Пушкин «сәнгать — сәнгать өчен» теориясен яклан чыктымы, әллә якламадымы?—мәсьәләнең мөһиме монда түгел. Ачык кына итеп әйткәндә, Пушкин үз иҗатының һичбер чорында да «саф» сәнгать идеясен яклаучы булмады, ләкин анда моңарга охшаган идеяләрнең чагылып-чагылып китүләре булгалады. Хәтта «Чернь» дигән шигырендә дә, Пушкин, шагыйрьнең «вактөяк көнкүреш ыгы- зыгыларында» катнашы булмаска тиешлекне сөйләү белән берлектә, сарай әһелләрен фаш итүче буларак, гражданлык пафосын җырлаучы шагыйрь булып чыга. Аның югарыда китерелгән шигырьләре «югары дөнья» ияләренең, дворяннар толпасының Пушкинны саран шагыйре итәргә теләүләренә каршы җавап рәвешендә язылган шигырьләр булдылар. Бер үк вакытта Пушкинның бу шигырьләре шул вакыттагы реакцион журналистика тарафыннан Пушкинның патша властена ошый торган һәм власть ияләренең кәефенә ярарлык шигырьләр язуын таләп итүгә каршы да җавап булып төштеләр. Шулай итеп, Пушкин, «сәнгать — сәнгать өчен» дип белдереп, иҗатның крепостник-алпавытлар тәэсиреннән азатлыгын яклап чыкты. Болар барысы да ул вакытта үзенә күрә бер прогрессив әһәмияткә ия булдылар. Плеханов үзенең «Белин- скийның әдәби карашлары» ҺӘХМ «Сәнгать һәм җәмәгатьчелек тормышы» дигән 
мәкаләләрендә Пушкинның әлеге бу «саф» сәнгать һәм шагыйрьнең бәйсезлеге турындагы карашларының мәгънәсен һәм әһәмиятен ачык күрсәтеп үтте. Плехановның күрсәтүенчә, Пушкинның «сәнгать — сәнгать өчен» идеясенә мөрәҗәгать итүе аның дворяннар чынбарлыгы белән ризасызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга. Икенче яктан, Плеханов, Пушкин каршы чыккан «толпа», «чернь» төшенчәләренең халык дигән төшенчәдән ерак торганлыгын, «толпа» һәм «чернь» төшенчәләре — «югары дөнья» әһелләре, бөек шагыйрьне азаплап үтергән аристократия соры кортлары булганлыгын күрсәтә. Плехановның. бу фикерләре Пушкин турындагы күп кенә хезмәтләрендә искә алынып киленәләр. Пушкинның «сәнгать — сәнгать өчен» теориясе буенча соңгы’ чыгышларының берсе итеп, В. Евгра- фовның «Большевик» журналында (№ 15, 1945 ел) басылган «Черны- шевскийның эстетика буенча классик әсәре» дпгән мәкаләсен күрсәтергә мөмкин. Без анда түбәндәге юлларны укыйбыз: «Мәгълүм ки, Пушкин һәм Лермонтов кебек бөек рус шагыйрьләре халык массаларына тирән мәхәббәт һәм изүчеләргә карата ялкынлы нәфрәт белән сугарылган художество эшчәнлеклә- рендә бу теория белән (ягъни, «сәнгать — сәнгать өчен» теориясе белән*— И. П.) сарай әһелләренең эзәрлекләүләреннән качу өчен файдаландылар һәм, шулай итеп, үзләре өчен сарай тирәсендәге дәрәҗәле кешеләрдән беркадәрле бәйсезлек сугышып алдылар». 1825 иче елдан соң (ягъни1 Нико

 
 
 
И. Пехтелеа
 
лай I тарафыннан декабристлар зосстаниясе туздырылгач), ПУШКИННЫ чорнап алган иҗтимагый һәм мораль обстановка Пушкинда сәнгатьнең «автономияле» булуы турында караш тудырдылар һәм аның бу карашы «югары дөнья» әһелләренә. алпавытларга һәм реакцион журналистикага каршы протест төсендә әлбәттә үзенең билгеле бер ачык мәгънәсен тапты. Шулай ук Пушкинның ул вакытта һәр яктан бик күңелсез, төшенке рухлы «Дар напрасный, дар случайный» дигән шигырьне язуының нигезендә дә нәкъ әнә шул сәбәпләр яталар. Ләкин бу нәрсә безгә, Пушкинның эстетик карашларында пессимизм һәм шагыйрьнең язмышын кызганыч итеп күрү төп мотив булып ята, дип әйтергә юл куймый. Шул ук вакытта Пушкинның «һәйкәл» дигән шигыренә күз ташлау гына да аның ничаклы сау һәм оптимистик тойгылар белән тулган шагыйрь булганлыгын һәм үз иҗатының халык өчен ни дәрәҗәдә кыйммәтле икәнлеген белеп язганлыгын ачык күрсәтә. 'Димәк, Пушкинның сәнгатьнең «автономияле» булуы турындагы теориясе 1825 нче елдан соң килеп туган шартлар белән бәйләнешле бер нәрсә булганлыгы ачык. Хәзер бер сорау килеп туа Пушкинның бәйсезлек һәм сәнгатьнең «автономияле» булуы турында Фикерләр куеп чыккан шигырьләрем Тукай белгәнме икән соң? Шик юк, ул аларны белгән булырга тиеш дип уйлыйбыз. Әгәр шулай икән, димәк, Пушкин үз иҗатының һәм эстетикасының бу ягы белән дә Тукайга йогынты ясаган дигән сүз. Пушкинның сәнгатьнең «автономияле» булуы һәм шагыйрьнең бәйсез- леге турындагы фикерләрне эченә алган эстетик карашлары Тукайга йогынты ясаганлыкны күрсәтү өчен без Тукай иҗатыннан бер факт китерә алабыз. Пушкинның «Шагыйрьгә» дигән шигыре белән Тукайның «Киңәш» яки «Гә...» дигән шигырьләрен чагыштырып карау бу ике шагыйрьнең фикер уртаклыкла. рын күрсәтү өчен бик ачык дәлил була ала. Югарыда әйтелгәнчә, Пушкинның кайбер шигырьләрендә шагыйрьнең, бәйсезлегеи, яки иҗатның «автономияле» булуын яклау мотивлары ирек сөюче бөек рус шагыйренең «югары дөнья» әһелләренә, саран затлыларына һәм реакцион журналистикага каршы протест 
төсендә килеп чыкты, чөнки идарә башында торучы бу төркемнәр шагыйрьгә үзләренең кәефенә генә ярый торган әсәрләр тудырырга кушмакчы булдылар. Пушкинның бу протесты ул чагында, чын мәгънәсендә, прогрессив бер чыгыш булып торды. Билгеле ки. Тукайның иҗатка «автономия» таләп итүе яки шагыйрьнең бәйсезлеге турындагы фикерләре андый эчтәлекне ала алмадылар. Принципиаль яктан конфликт тегендә дә, монда да булды, ягъни бу — шагыйрь белән аны әйләндереп алган мохит арасында чыккан конфликт иде, ләкин Тукайның дошманнары, «югары дөнья» әһелләре яки реакцион | журналистика кешеләре булмыйча,. ' поэзиягә<коммерсантлар күзе белән караучы наширләр, татарның буржуаз милләтчеләре һәм шагыйрьне һәртөрле гайбәтләр белән азаплаучы надан тәнкыйтьчеләр булдылар. Пушкин «тупас толпа», «салв кын җанлы чернь» төшенчәләре астында халыкны алмаганы кебек, Тукай да үзен халыктан аерып куярга, үзенең субъектив «мин»е эченә кереп качарга һичбер вакытта да теләмәде. Югарыда сөйләнгәннәрдән ачык бер нәтиҗә килеп чыга: Тукайның иҗатка «автономия» таләп итүе, шагыйрьнең иреклелеге һәм бәйсезлеге турындагы фикерләре ул яшәгән һәм иҗат иткән чор өчен, шулай ук, прогрессив мәгънәне эчләренә алдылар. Тукай, чынлап та. алтын капчыгыннан, капитал йогынтысыннан имин булган демократик сәнгатьне яклан чыкты. Ләкиь Тукай эшчәнлегендә булган кайбер пессимистик характердагы фикер- ләрне инкарь итеп булмый. Димәк. 
70 
Габдулла Тукай поэзиясендә эстетик "карашлар 71 
 моннан, Тукайның пессимизмын нинди мәгънәдә аңларга соң, дигән сорау килеп чыга. Тукай пессимизмының характерын һәм мәгънәсен, барыннан да яхшырак итеп, А. М. Горький аңлый һәм ул үзенең СергеевЦен- скийга язган хатында моны түбәндәгечә яза: I 
«Сез вәгазьчеләр .(проповедники) художникларның бугазларыннан тоталар дип зарланасыз. Бу һәрвакыт шулай булды. Бу дөнья художниклар өчен түгел, — анда аларга һәрвакыт кысынкы һәм уңайсыз булды, — шуңа күрә алар-ның роле мактау- лырак та һәм батыррак та. Ачлыктан һәм чехоткадан үлгәыдә, Казан татарларыннан бер шагыйрь: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы» дип бик шәп әйткән. Очты сүзенең кабатлануында 1 мин шатлык тавышы ишетәм. Ләкин мин үзем, әлбәттә, яшәү шатлыгын артыграк күрәм; коточкыч кызык бу яшәү...» 
Бу очракта А. М. Горький Тукайның «Өзелгән өмит» дигән шигырен күз алдында тотып яза һәм, чынлап та, шагыйрьнең бу шигыре иң тирән төшенкелек мотивлары белән тулган шигырь. Шуңа да карамастан, Горький Тукайның бу шигырендә шатлык тавышы ишетә. Горький Тукайдагы пессимизмның нәкъ асылына күрсәтеп, бу төшенкелек моңнарының шагыйрьне чорнап алган ялган һәм монафик- лык дөньясының, көчләү һәм экс- плоатация дөньясының «художниклар өчен булмавыннан» килеп чыкканлыгын әйтә. Художниклар ул дөньяга караганда югарырак тора торган кешеләр. Шулай ук Горький тарафыннан бөек Лермонтовка карата да шун- Дыйрак бер аңлатма бирелүне әйтеп үтәргә кирәк. Горький Лермонтов турында түбәндәгеләрне китерә: 
«Лермонтовта пессимизмның черталары юк түгел, ләкин Лермонтовтагы пессимизм — хәрәкәтчәм тойгы ул. Бу пессимизмда чынбарлыкка җирәнеп карау һәм аны инкарь итү, — көрәшкә сусау һәм сагыш, һәм үз 
г Русчасында: «Из железной клетки мира .Улетает, улетает юная душа моя». ялгызлыгын сизүдән туган өзгәләнү тавышлары ишетелә. Аның пессимизмы бөтенләе белән «югары җәмгыятькә» каршы юнәлтелгән». Аңлашыла ки, Лермонтовның пессимизмы турында Горький тарафыннан бирелгән бу характеристиканы тулысы белән Тукайга да күчереп булмый, ләкин шулай да без Тукай пессимизмы турында 
да ул «хәрәкәтчән тойгы» дип әйтә алабыз. Бу пессимизм шулай ук Тукайны чорнап алган буржуаз җәмгыятькә каршы юнәлтелгән пессимизм булды. Бу — Горькийның Сер- геев-Цснскийга язылган хатындагы фикерләрдән дә ачык күренә. Иҗатның «автономияле» булуы һәм художникның бәйсезлеге турындагы фикерләр һәм шулар белән бәйләнешле булган кайбер төшенкелек элементлары Тукайның иҗат эшчәнлегендә аңлау өчен иң читен сахифәләрне тәшкил иткәнгә күрә дә без бу мәсьәләләргә шулай киң һәм тирән тукталдык. Тик, югарыда күренгәненчә, Тукай иҗатында һәм аның эстетикасында мондый төшенкелек элементлары булганга карап аның караңгылык һәм перспективасызлык җырчысы дип һәм, бигрәк тә, Тукай кайчан да булса үзенең эшчәнлегендә революцион демократик характерны югалткан җырчы дип әйтә алмыйбыз. Киресенчә, Тукай поэзиясе үзенең бөтен дәвамында иҗтимагый’ активлык, халыкчанлык һәм хәрәкәтчәнлек белән аерылып торды. Шулай ук биредә Тукайның, шагыйрь буларак, «саф» сәнгатьне яклау идеяләреннән ерак торганлыгын да ачык итеп әйтеп китәргә кирәк. Югарыда сөйләнгәннәрнең бөтенесе дә бер нәрсәне — үзенең эстетик идеяләрендә Тукайның рус шагыйрьләреннән, бигрәк тә Пушкиннан һәм Лермонтовтан нык кына өйрәнүен күрсәтәләр. Үз халкының тарихи язмышларын гаять дәрәҗәдә тирәнтен аңлаган һәм татар халкы үзенең азатлыгын рус халкы белән дуслыкта гына табачак икәнлегенә яхшы төшенгән Тукай үзенең әдәби һәм тәнкыйть карашларында рус һәм татар әдә
72 И. ПехтслсЕ 
 биятларының бәйләнеше идеяләрен чагылдырды, татар әдәбиятының, үсүе өчен рус әдәбиятының зур әһәмияте булганлыгын күрсәтте. Шуның белән берлектә, бу идеяләр Тукайда аның башка әдәби тәнкыйть фикерләре белән бергә органик бәйләнештә бардылар. Татар халкының рус халкы белән булган дуслыгына Тукайның нинди югары бәя биргәнлеге мәгълүм. «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре» дигән шигырендә, татар халкы белән рус халкының тарихи бердәмлеге турында сөйләп, ул болай язды. 
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. Без сугышта юлбарыстан көчлебез. Без тынычта аттан артык эшлибез. Тукай, байлыгы һәм тирәнлеге белән зур хәзинә саналган рус әдәбиятын һәм бу әдәбиятның бөеклеген ачык күреп эш итте. Әле хәзергә өйрәнелеп бетмәгән материалларга карап, Тукайның pvc әдәбиятыннан — Пушкиннан, Лермонтовтан, Жуковскийдан, Дмитриевтан, Кольцовтан, Никитиннан, Некрасовтан, Плещеевтан, Майковтан, Феттан. Тютчевтан, Ушинскийдан, Цыганов- тан, Федоров-Омулевскийдан, Суриковтан һәм 18 нче, 19 нчы, 20 нче гасырларның башка байтак кына шагыйрьләреннән татарчага тәрҗемәләр ясаганлыгын һәм файдаланганлыгын әйтергә мөмкин. Тукай шулай ук русның художество прозасын да яхшы белә. Ул Лев Тол- стойның даһилыгы алдында тез чүгә һәм Максим Горькийны гаҗәп бер ялкынлылык белән бәяли. Бөек рус әдәбияты Тукай өчен, һәрвакытта диярлек, туган ил темасына фикер йөртүләрдә төп бер чыганак булып тора. Россиянен һәм рус культурасының бөеклеге турында мәсьәлә күтәрелгән чакларда Тукай мисал итеп рус әдәбиятын -китерә. Мондый бер факт мәгълүм. 1912 нче елны, Тукай Петербургка баргач, Петербургта яшәүче күренекле татарлардан берсе аның янына килә. Тукай замандашларыннан берсенең истәлегенә караганда, әлеге бу кешенең күрешергә килүе Тукайга ошамый. «Куиак»ның Төркиядә укып кайткан малае төрек шагыйрьләрен, Тукай фикере буенча, «бөтен гомерләрен фәкать төрек солтанын һәм аның кәнизәкләрен мактауга багышлаган» шагыйрьләрне мактарга тотына. Тукай 
моңа бик нык ачулана һәм, үзенең Пушкины, Лермонтовы булган бөек бер дәүләтне Төркия белән чагыштыруның мәгънәсез бер нәрсә икәнлеген әйтә; Пушкин һәм Лермонтов белән чагыштырырдай- кешеләр төрекләрдә бөтенләй бул- маганлыгын белдереп, горурлана. Ту Kail безнең илебезнең бөек әдәбияты өчен, үзе чиксез яратып укыган рус әдәбияты өчен үзен мәгърур хис итеп килде. Рус әдәбиятында булган һәрбер факт, зурлыгына яки кечкенәлегенә карамастан, Тукайны кызыксындырды, бу хәлләрне ул тулы йөрәк белән кичерде һәм рус әдәбиятының шатлыгын һәм кайгысын тирәнтен хис итте. Лев Толстой үлгәннән соң, Тукан үзенең «Мөбарәк тәсбих өзелде» дигән хатирәсендә түбәндәгечә язды: 
«Куркынычлы, үзәк өзгеч хәбәр фаш булды. Толстой вафат. Кояш йөзен чытты, аглады. Инде көлми. Агар сулар дөфгатән бозландылар. Ачы җилләр исеп котырып китеп, агач башындагы кошларны кыйблага сөрделәр. Караңгы. Күңелсез. Салкын...». Боларның барысыннан да соң,. Тукайның әдәбиятка карашларында тәмам мөкәммәлләшкән үз фикере булганлыгы бәхәссез. Рус әдәбиятының башка халыкларның әдәбиятларыма карата булган остазлык ролен Тукай яхшы аңлап эш итте пәм ул рус язучыларыида аларның иҗтимагый гуманизм мотивларын һәм дуслык идеяләрен һәрвакыт сизеп торды. Тарихи яктай дөрес һәм законлы булып туган фактка — рус һәм татар әдәбиятларының идея юнәлешләрендәге бердәмлек факты
Габдулла Тукай поэзиясендә эстегик карашлар 
 на каршы чыгучы тәнкыйтьчеләрнең фикерләрен Тукай кыю рәвештә кире какты һәм ул алардан ачы көлеп чыкты. Бу яктан алганда, аның 1912 нче елны язылган «Мөн- тәкыйть» дигән шигыре характерлы. Бу шигырендә ул милләтчелек сөременнән исергән һәм зарарлы идеяләр белән сөйрәлеп йөрүче тәнкыйтьченең тырнак астыннан кер эзләве һәм ахмаклыклары турында сөйли. Тукай аның турында болай яза: 
Ул тота ат койрыгын да: «Бу озын сач!»— дип куя,’— «Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» — дип куя. Ул сукачыны күрә дә: «Җир боза бит!» дип куя, — «Шундый зур эшкә калам әһле түзә бит!» дип куя. Ул күрә куй койрыгын да: «Нинди шешкән!» дип куя, — сРус табибка бу татарлар нинди дошман!» — дип куя. Тукай үзенең икенче бер «Инти- катка мөтәгалликъ» дигән , шигы. рендә, булдыксызлар, наданнар һәм ахмаклар, дип нәкъ әнә шундый тәнкыйтьчеләрне сүгә. Әнә шундый буржуаз милләтче тәнкыйтьчеләр турында үзенең мәшһүр «Кыйтга» шигырен язып, ул алардан түбәндәгечә ачулы КӨЛӘ: 
Авызын эт япмас фәкать уйнар гарип сазым минем. Мокътәбислсктә Жуковский зур остазым минем. Рус һәм татар әдәбиятларының якынлыгы турында әйтелгән фикерләре һәм рус язучыларыннан өйрәнергә кайнар рәвештә чакыруы белән Тукай гаять зур прогрессив эш эшләде. Бу яктан алганда Тукай татарда мәгърифәтчелек һәм культура идеясе орлыкларын чәчкән бөек галим Каюм Насыйри традицияләрен дәвам иттерүче булып чыкты. Рус әдәбияты турында гаять югары бер бәяләү белән сөйләве һәм рус язучылары тәҗрибәсендә өйрәнергә һәрдаим чакыруы белән, Тукай Россия халыклары әдәбиятларының алдынгы зур вәкилләре белән бер сафка басты. Бөек Украина шагыйре Т. Г. Шевченконың рус әдәбияты һәм алдынгы рус революцион фикере белән нинди нык бәйләнештә" булганлыгын хәтергә төшерү дә җитә. Рус алпавытлары, рус самодержавиесе турында Шевченко ялкынлы нәфрәт белән язып китте. Әгәр дә ул рус революционерлары, азатлык өчен көрәшүче ялкынлы көрәшчеләр һәм Россиянен бөек язучылары турында сүз ачса, аның тавышында соклану һәм чиксез рәхмәт тойгылары яңгырый башлый. Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Салтыков һәм башка рус язучылары Шевченкода һәрвакыт тирән кызыксыну уяттылар. 
Чернышевский, В. Курочкин, Добролюбовлар белән Шевченко дуслык мөнәсәбәтләре алып барды. Салтыков-Шедринның «Губерна очерклары» дигән әсәрен укыганнан соң, Шевченко үзенең «Көндәлек- ләр»ендә түбәндәгечә язды: «Мин Салтыков алдында тәгъзпм белән баш иям. О Гоголь, безнең мәңгелек Гоголебез! Үз тирәңдә үзеңнеи шундый даһи шәкертләреңне күреп синең асыл затлы җаның нинди шатлыкларга күмелмәс иде икән!» Рус әдәбиятының азатлык идеяләрендә тәрбияләнеп үскән мәшһүр осетин шагыйре Коста Хетагуров Лермонтов турында чын илһам белән язды. Бөек татар шагыйре Г. Тукайның һәм Россиядәге башка халыкларның әдәбиятлары вәкилләренең идеяләрендә рус әдәбиятына карата булган мондый чын һәм ялкынлы бердәмлек карашы безнең туган илебездәге культуралар арасында әле Октябрь революциясенә кадәрле үк демократик татулыкның ничаклы тирән булганлыгын күрсәтеп тора. Россия халыкларының алдынгы вәкилләре крепостник-алпавытларга һәм капиталистларга каршы көрәштә инде шул чагында ук үзара дуслыкны һәм бердәмлекне ныгыта башладылар. Тукай, рус әдәбияты белән татар әдәбияты арасындагы туганлыкны пропагандалап, татар әдәбиятын безнең илебездәге демо
7 4 И. Пехтслев 
 кратик әдәбиятның уртак бер үсеш процессына кушып җибәрде. Тукайның татар әдәбияты алдында булган бөек тарихи хезмәтләреннән берсе әнә шунда. Чөнки ул, Каюм Насыйри традициясен дәвам иттереп, татар әдәбиятын Россиянең гомуми демократии әдәбияты юлына чыгарды, ә бу әдәбиятның башында. инде 19 нчы йөздә үк дөньякүләмендәге әһәмияте белән танылган һәм бөек әдәбият исемен алган рус әдәбияты торды. Тукай ижатындагы эстетик һәм әдәбптәнкыйть карашлары гаять дәрәҗәдә бай һәм төрлеләр. Тукай поэзиянең асылы турында, поэзиянең тормышка нисбәте, язучының чынбарлыкка мөнәсәбәте турында, халыкның ирек өчен, якты тормыш өчен алып барган көрәшендә художество иҗатының роле турында бик күп принципиаль фикерләр биреп китте. Эксплоататорлар җәмгыятендә, художникны мәхрүмлекләргә һәм борчуларга сала торган, ә аның әсәрләрен оятсыз эксплоа- тация. сатып-алу нәрсәсенә әйләндереп калдыра торган сыйнфый каршылыклы җәмгыятьтә художникның хәле фаҗигале булганлыкны Тукай бик нык сизеп яшәде. Тукай бу эксплоатация дөньясына каршы ялкынлы дәртлелек белән көрәште һәм иҗатның акча капчыкларыннан иминлеген якларга тырышты. Тукай, иҗатның иреклелеген һәм художникның бәйсезлеген. яклавы белән, Пушкин һәм Лермонтовка бик якын торды. Поэзиянең «автономияле» булуы идеясен ул Пушкиннан алды. Ләкин, нәкъ әнә шул бөек рус шагыйре кебек, Тукай да, ирекле сәнгатьне яклавы белән, һичбер вакытта да «саф» сәнгать поэзиясенә басмады. Татар әдәбиятының классик шагыйре Тукай һәрвакыт һәм, карашын һич тә үзгәртмичә, бер позициядә — поэзия зур иҗтимагый идеяләрне һәм куәтле эмоциональ тойгыларны чагылдырырга тиеш, дигән позициядә торды. Тукай, шагыйрьгражданин буларак, һәрвакыт поэзиянең актив көчен яклады, поэзиянең гражданлык ролен, ягъни поэзиянең кешеләргә хезмәт итәргә тиешлеге идеясен чагылдырып килде. Милли татар шагыйре буларак. Тукай рус әдәбиятының әһәмиятен яхшы аңлады гына түгел, ә бәлки бу әдәбиятның башка халыкларның әдәбиятларын һәм культураларын үстерү юлында зур бер терәк бул- : ганлыгын әйтә килде һәм һәрвакыт рус язучыларыннан өйрәнергә чакырды. Үзенең иҗаты һәм алдынгы эстетик идеяләрне пропагандалавы белән, Тукай татар әдәбиятын Россиядәге уртак әдәби процессның киң юлына, Россия халыклары әдәбиятлары юлына, патшалыкка һәм изүчеләр җәмгыятенә каршы көрәштә бердәм союз булып үсә торган демократик әдәбият юлына чыгарды. Тукай нык чарланган эстетик идеяләргә ия булган татар язучы- ларыинан берсе булды. Ул, рус классик әдәбиятының иҗтимагый һәм эстетик идеяләреннән азык алып, һәрдаим алга барды. Тукайдагы эстетик идеяләрнең татар әдәбиятының үсеше өчен булган әһәмияте' гаять тә зур. Аның сәнгать һәм поэзия турындагы фикерләре, эчтәлекләренең тирәнлеге һәм әйтелешләренең батырлыклары ягыннан, СССР халыклары әдәбиятының эстетик идеяләре арсеналында, әлбәттә, мөһим урыннарның берсен алыр.