Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ҺӘМ ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ


 Татар әдәбияты һәм җәмәгатьчелек фикере үсеше тарихында тәнкыйть карашлары буенча булган башлангыч чаткылар XVIII йөзнең ахырларьГнда, XIX йөзнең башларында күренә башлый. Дини әдәбият һәм дини фәлсәфә тармагында Габделнасыйр Курсави (1776—1813) тарафыннан күтәрелгән һәм схоластикага (һәр искегә сукырларча иярүгә) каршы куелган акылга ирек таләп итү фикерләре, тарихи материалларны, әдәби памятникларны жыю һәм өйрәнү өлкәсендә Шиһап Мәржани (1818—1889) һәм Хөсәен Фәезхановлар (1821 —1866) күрсәткән эш чәйлекләр шул юнәлештәге башлангыч хезмәтләр булып торганнар. Дөрес, әле ул төркем укы- мышлылар үзләренең дөньяга карашлары белән идеалистлар булганнар һәм аларныц эшчәплекләре дә беренче нәүбәттә дини әдәбият һәм дини фәлсәфә тармагында барган. Язганнарынын күпчелеге татар халкына аңлаешсыз төрки, гарәп һәм фарсы телләрендә булган. Шуның өчен дә алар татарларда җәмәгатьчелек фикеренең үсүенә бик аз йогынты ясый алганнар. XIX нчы йөзнен икенче яртысында иҗат иткән атаклы галим һәм язучы Каюм Ыасыйри (1825—1902) эшчән леге белән татар әдәбиятында һәм татарларда җәмәгатьчелек фикере үсешендә яңа дәвер башланып китә. Аның татар әдәбиятын һәм фольклорын җыю, фәнни эшкәртү буенча булган хезмәтләре әдәбиятны 'тарихи яктан алып фәнни өйрәнүдә башлангыч адымнар булып торалар. Чын мәгънәсендә халык интересларына, халыкның культурасы үсүенә булышлык иткән әсәрләр нәкъ әнә аның каләме тарафыннан тудырыла башлый. Фатих Әмирхан үзенең «Татар әдәбиятына гаид» дигән тәнкыйть мәкаләсендә Каюм Насыйриның шул тарихи-ролен билгеләп: «Әдәбиятыбыз күп гасырлар шәрык (көнчыгыш. — М. Г.) тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына гареп (көнбатыш. — М. Г.) тәэсире астына да керә башлыйдыр. Әдәбиятыбызның бу гасыры — периоды мәрхүм Габделкаюм Насыйри белән башланадыр. Насыйри гарәпчә вә русча яхшы белгән зыялы бер зат булганлыктан, әсәрләрендә шәрыктан күп нәрсәләр исти- фадә иткән (файдаланган. — М. Г.) шикелле — рус әдәбиятыннан да файдаланадыр... Насыйри үзенең озак вә фәүкыЛь- гадә тырышлык белән иткән хезмәте аркасында, халык тарафыннан вакытында тәкъдир ителмичә генә, 
Габдулла Тукай һәм әдәби _тәикыйть    
 татарларга бик күп нәрсәләр Һәдия иткән. Ул, иң әүвәл татарларны рус теле белән белештермәкче булып, словарь «Әнмүзәҗ» тәркип итүче, ул, иң ә\'вәл татарларга үзләренең бер телләре бар икәнен белдертер өчен — «Ләһҗә» вә «Фәвакиһелҗө- ләсә» тәклиф итүче. Вә ул ук ин әүвәл әсәрләрен татарча яза башлап, һәр язу таныган кеше истифа- дә итәрлек тарызда ясаучы булды» ди. Шул рәвешчә мәгърифәтче Каюм Насыйри югарыдагы укымышлы- лардан үзенең турыдан-туры фәнгә һәм халыкка хезмәт итүе белән аерылып тора, аның татарларда җәмәгатьчелек фикерен реалистик нигездә үстерү буенча барган теоретик хезмәтләре . дәреслекләрен- .дә, күп санда бастырган китапларында, аларга биргән сүзбашларын- да һәм 24 ел буенча чыгарып килгән өстәл календарьларында урнаштырылганнар. Шушы ук XIX йөздә рус галимнәренең бер өлеше дә татар этнографиясенә, фольклорына һәм гомумән әдәбиятына игътибар итә башлап, үзләренең әһәмиятле генә күзәтүләрен, рецензияләрен һәм тәнкыйть мәкаләләрен бирә башлыйлар. Казан һәм Петербург университетларында ’көнчыгыш культурасы н ө й рә н ү ч е гали м н әр дә н профессор Григорьев, профессор Катанов, профессор Смирнов, Березин, Ашмарин һәм башка галимнәрнең татар этнографиясенә, фольклорына һәм шул елларда чыгып килгән китапларга, бигрәк тә Каюм Насыйри хезмәтләренә карата язган рецензияләре, тәнкыйть мәкаләләре, төзегән библиографияләре тарихи әһәмиятле хезмәтләр булып торалар. Ул хезмәтләр, һичшиксез, үз вакытларында ук татар культурасһшың күпме-азмы үсүенә, әдәбиятының бер дәрәҗәдә реализм сызыгына басуына булышлык иткәннәр. һәм хәзерге көндә алар татар әдәбиятын тарихи яктан алып тикшерүчеләр өчен ярдәмче материаллар, кыйммәтле чыганаклар булып та торалар. Без ул хезмәтләрдән, аз булганда, үз заманының тәнкыйтен-бәясен күрә алганыбыз шикелле, вакытына күрә яхшы гына төзелгән шул библиографияләрдән XIX йөздә, Казанда типография ачылгач, татар телендә басыл- ган әсәрләрнең аннотация белән бирелгән тулы исемлеген дә барлый алабыз. Шул рәвешчә XIX йөзнең ахырларында аз булса да татар әдәбиятына карата тәнкыйть-биб- лиография материаллары булган, ләкин әле алар башлангыч беренче адымнар гына булганнар. XX йөз башларында, бигрәк тә беренче рус революциясе күтәрелеше көннәрендә, татар телендә вакытлы матбугатның барлыкка килүе белән, татар телендә дә матбугат аркылы фикер алышуларга юл ачыла. Габдулла Тукай һәм аның фикердәшләре булган демократик язучылар (Гафур Колахметбв, Г. Камал, Ш. Камал) эшчәнлеге белән татар телендә дә чын мәгънәсендә әдәби тәнкыйть үстерелә башлый. Тукайның тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләре иҗатының беренче елларында, Уральск чорында ук башлана. Барлык торышы, бөтен табигате белән реакцион көчләрне күрә алмаган яшь шагыйрь беренче адымнарында ук көчле тәнкыйтьче булып та мәйданга чыга, һәм бик уңышлы рәвештә татар әдәбиятының, җәмәгатьчелек фикеренең демократик нигездә үсә, күтәрелә баруына булышлык итә. Шул барышка комачаулык иткән зарарлы күренешләрне, әдәбият, культура өлкәсендәге реакцион көчләрне бербер артлы фаш итә башлый. Аның бу тармактагы хезмәтләре һәм шигъри, Һәм публицистик әсәрләре буенча алып барылып, фәнни һәм фәлсәфи фикерләрне эчләренә алган Тукайның теоретик хезмәтләре булып торалар. Югарыда искә алганыбызча, беренче рус революциясе тудырган шартларда татар телендә дә вакытлы матбугат барлыкка килә. Россиянең татарлар яшәгән күп 
44 М. Гайнуллин. 
 
кенә шәһәрләрендә (Петербург, Уральск, Оренбург, Астрахань, Казан) газета һәм журналлар чыга башлый. Ләкин күпчелеге буржуаз һәм дворян либераллар кулында булган ул газета һәм журналларның тоткан юллары халык интересларына каршы бара. Аларның идеологлары, халык исеменнән сөйләгән булып, күбрәк халык зарарына эшлиләр. Үзләренең реакцион һәм контрреволюцион эшчәнлекләрендә дин, милләт исеме астына яшеренеп хәрәкәт итәләр. чып йөзләрен яшерәләр. Тукайның тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләренең бер тармагы әнә шул ике йөзле либералларны, буржуаз милләтчеләрне, ялган интеллигентларны һәм алар кулында булган газета-жу риалларны тәнкыйтьләүдән, зарарлы карашларны фаш итүдән башланып китә. Сүзне Габдулла Тукайның 1906 нчы елда «Фикер» газетасының 48 нче санында басылып чыккан «Тәрҗеманның татарларга галәкасы» исемле тәнкыйть мәкаләсеннән башлыйк. Тукай үзенең бу тарихи әһәмиятле хезмәтендә 1883 нче еллардан бирле Кырымда либерал алпавыт Гаспринский җитәкчелегендә чыгып килгән, революция күтәрелеше көннәрендә дә реакцион карашта торган «Тәрҗеман» газетасының телен һәм тоткан юлын тәнкыйть итен чыга. Зарарлы пантюркизм идеясен яклаучы бу газетаның азатлыкка, ирекле тормышка омтылучы татар хезмәт ияләренә бертөрле дә бәйләнеше булмавын төпле һәм ачык мисалларда күрсәтә: «Минем уемча, — ди Габдулла Т\кай.— «Тәрҗеман»ның без татарларга галәкасы (бәйләнүе) бөтенләй юктыр. Чөнки әүвәл аның теле бс шең телебезгә бөтенләй башка бор Кырым теледер. Икенчедән, ул хәзер хөррият дингезе ташыган вакытта да һаман «черные сотни» мәсләк тотып, һаман бюрократларның, хәтта ишаннарның, муллаларның хәерхаһыдыр (теләктәшедер — М. Г.)», ди. Ачы һәм каты сүзләр белән языл- /анбу тәнкыйтендә Тукай аңлы рәвештә сүзне «Тәрҗеман»ның телен тәнкыйть итүдән башлый. Чөнки барлык нәрсәгә халык интересы күзлегеннән чыгып караган Туканга корама бер телдән торган, массага аңлаешсыз «Тәрҗеман» газетасы теле, әлбәттә, ошамый. Бу бер. Икенчедән, «Тәрҗеман» редакциясе үз газетасы 
аркылы күп еллар буенча «культуралаштырырга», хәтта Казан татарларына да әдәби тел итеп тагарга омтылган ясалма «әдәби тел» мәсьәләсе, тик техник мәсьәлә генә булмыйча, бәлки пантюркизм идеясен яклаучыларның омтылышлары 11 чагылдыручы политик момент та булып торган. Революция көннәрендә демократиягә каршы оешкан буржуаз һәм либерал дворян .идеологлары яңадан шул мәсьәләгә кайталар, үзләренең «мөселманнар съезды» дип исемлә н гән җыелы шлар ы ны ң берсендә «Тәрҗеман» телен әдәби телнең үрнәге итеп кабул иткән булалар. Габдулла Тукай менә шуның өчен дә аны гаять зур мәсьәлә итеп күтәреп чыга, аның Казан татарларына мөнәсәбәте булмавын ачык әйтә. Шул ук мәкаләсендә Тукай ул газетаның берничә еллар буенча, аз булса да, татар шәкертләре һәм укымышлылары дарасында укылып йөртелүенең сәбәпләрен түбәндәге җөмләләрдә күрсәтеп уза: «Тәрҗеман» газетасы, — ди Габдулла Тукай, — гыйльми каләм белән кирәкмәгән могътазилә ла әдрияләрне . рәд кылучы 1 татар шәкертләре төсле һаман, егерме биш елдан бирле, «Новое время» белән кычкырышып ятты. Ул шуның белән үзенчә мөселманлык, диндарлык сатты. Ләкин «Тәрҗеман» татарларның андыч хәйләи дәсисәләргә мөкиббән (хәйләле алдауларга ышанып.— М. Г.) китәр заманнары үтмәгән дип уйламасын, әллә капчан үткән. Без моннан егерме биш ел борын ак күмәч булмаганда, IIIHI ашаган һәм кыйбатлы тәмәке булмаганда, махорка 1 Схоластик логика белой коралланган татар шәкертләренең бернәрсәне дә танырга теләмичә үзара CYJ көрәштергәне кебо 
Г аб д у лл а Тука й һәм од әби тәнкыйть 
 
чорнап тарткан төсле генә «Тәрҗе. маи»иы укыдык һәм ихлас багладык, инде бөтенләй үзгәрдек»,— ди. «Уклар» журналының 6 нчы санында басылып чыккан «Шартлар» исемле фельетонында Исмагыйль Гаспрпнский һәм аның компаниясенең торулары, яшәүләре капитал өчен, мөхәррирлекләре капитал өчен генә булуын тагын да ачыграк мисаллар белән күрсәтә. Гомумән, алар член булып торган «Мөселман иттифакы» партиясенең: «... Инсаннарга инсаниять ноктаи назарыннан карамыйча, кода вә кодачалык ягыннан» караучы оешма гына булуын әйтә. Аларны яшәтүче төп шартлардан булган: «Капиталистик строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хәкыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә,... бер мәгънә дә тапмыйм», ди. Г. Тукай тәнкыйть иткән реакцион газеталар арасында аның каләменнән иң күп өлеш алганы булып тагын «Бәянелхак» газетасы һәм аның редакторлары торганнар. Бу газетаны чыгаручылардан булган иң иске карашлы кешеләр — Әхмәтҗан һәм Мөхәммәтҗан Сәй- дәшевләр үзләренең газетасында тик мәгънәсез нәрсәләр, күп сандагы игъланнар гына бастырып таратсалар да, газеталарының исемен «Бәянелхак», ягъни дөреслекне бәян итүче, дип атаганнар. Габдулла Тукай, үзе тәнкыйть астына алган башка реакцион көчләр рәтеннән, бу газетаның да ялган исем таккан булуын «Гаҗәп түгелме?» XIII исемле фельетонында күрсәтеп, ачы көлеп уза. 1906 елны «Фикер» газетасының 24 нче санында «Бик усал» имзасы белән басылган «Алай, болай» исемле икенче бер фельетонында ул реакцион газетаның демократик көчләргә, прогрессив карашлы газеталарга һәм язучыларга каршы көрәшеп! маташуын җилгә каршы төкерүгә ошата, алар тарафыннан күрсәтелгән каршылыкны революция локомотивының таптап-изеп узачагын кисәтеп куя. Без монда Тукай фельетонындагы шул характерлы урыннарын күчереп узабыз: «Син, иптәш Сәйдәш, остабикәләреңнән теләсә ни яздыр. Ләкин дәһ_ ри, 
                     XIII «Уклар» журн. № 6, 1906 ел. 
динсез кеби сүзләргә кадәр җибәрмә. Юк- исә... җилгә каршы төкергән булып күренерсез. Син, Сәйдәш абзый, «Фикер»дә мине хурлаганнар, дип йөрмә. Минем белүемчә, сине хурларга һич хаҗәт юк. Синең бөтен вөҗүдең, синең «Бәянелбаты- лың», яхут газетаңны баскан... сыра игъланнары арасында көчкә генә күренгән сүгенүләрен — һәммәсе ялган. Хатыннарга театрга барырга дөрес түгел дисең дә, ник «Аркадия» бакчасындагы фахишәләрнең игъланын басасыЦ? Мәдәният бер локомотив шикелле ул. Локомотив полный ход барганда син юл өстенә чыгып туктатмакчы буласың. Локомотив ул синең кеби кабан дуңгызларын түгел, төяләрне дә изеп, яньчеп китәдер», ди. Культура исеменнән сөйләп, культура зарарына эшләүчеләргә бу бик ачык һәм хаклы җавап иде. Г абдулла Тукайның системалы рәвештә тәнкыйтенә очрый барган газетажу риалларның исемлеге бу күрсәтелгәннәр белән генә чикләнми, әлбәттә. Либераллар органы булган «Вакыт», «Әхбар», «Йолдыз» газеталары, аларның редакторлары һәм язучылары һәркайсы үзләренең эш хәрәкәтләренә, тоткан юлларына карап, Тукай тәнкыйтендә тиешле бәяне ала барганнар. Кара груһлы клерикаль руханилар җитәкчелегендә Оренбургта «Дин вә мәгыйшәт», Казанда * «Әддине вәльәдәб» исемнәре белән чыгып килгән реакцион журналлар Тукайның иң ачы /әнкыйтенә очраганнар. Тукай аларның иҗтимагый зарарлы йөзләрен фаш иткәндә көлүнең иң каты формасы булган сарказм алымын куллана, кыска һәм гаять тапкыр язылган эпиграммаларында («Дөнья бу», «Гаҗәп түгелме?», «Яңа яза башлаган шагыйрьләргә мәүзүн җөмләләр», «Кешехайваннар» һ. б.) һәм төрле вакытта басылган фельетоннарында («Бозау кадәрле зур фәл
46 М. Гайнуллин. 
 
сәфә», «Өч баш», «Америкадан Вәли муллага телеграм», «Вәли мулладан Америкага», «Былтырның хисабы») аларга үтергеч ударлар ясый. Менә шундый кыска һәм тапкыр сүзләр белән шул газета һәм журналларны бәяләп узган урын- * нарыннан кайбер мисаллар: «йолдыз» исемле тычкан утлары; «йолдыз» — бер газетадыр ки, мәсләксез, юлсыз. «Казан мөхбире» — үз-үзен • мин газета, дип йөри. Дуңгыз — «Дин мәгыйшәт»тер. Гомерендә бер мәртәбә дә аңар тәрәккый күкләренә күтәрелеп карау мөяссәр булмас, һаман шул чүплегеннән борынын күтәрә алмас. <Пдел»— Закир Сәед Задә вә Камил Бәшир кеби шәкерт-шөкерт- ләргә мәрҗәгъ (кайтып туктый торган урын. — М. Г.) вә «угол». Цензур — кызыл кара белән сыза да, дип куя: «Мин зур». Ш; чдый ук тапкыр һәм үткен сүзләр белән буржуаз журналистларны үзләрен дә урыны туры килгән саен бәяләп узган. Менә аның J 908 нче елда «Яшен»’ журналының 5 нче санында . «Словарьдан фал ачу» исеме белән басылып чыккан фельетоныннан тагын берничә мисал: «Гаспринский турында фал ачтым: «хәзер дә Кырым татарлары каршында мәкъбүл озын вә биек папаха» дигән сүзгә күзем төште. Монсына бераз ышана төштем. «БуЛса булыр шул, зур кеше бит, андагы татарларның башына менеп утыргандыр» дидем. Монсы турырак чыкканга, күңелем үсте дә... Мотыйгый турында ачтым: «Мәгънәсез акыл сату, буш бугазлык дигән» сүз чыкты. «Ул кешз шулай ук булырмы икәнни» дидем дә, икенчегә күчтем. Фатих Кәрим хакында ачтым: "Бер сәүдә фирмасы вәкиле» дигән сүзгә очрадым. Башта бераз ышанмаска да ният кылган идем, соңыннан аның хәзер үзеннән эш күрмә- гәилеген, бәлки наширлар әмере белән заказ мәкаләләр язганлыгы хәтергә килгәч, ул хакта да канәгать иттем. Соңра Муса Бигиев хакында ачтым: гаҗәпләнүемнән үзем дә көлеп җибәрдем: «интеллигентный монах, ягъни зыялы монах» дигән сүз чыкты. 
3. Бәшири хакында: «Кыска аяклы маймулларның бер нәүгысы» дигән сүз... күренде. Алар шулайдыр шул инде, дип Риза казый хакында фал ачтым: «Сакит вә юаш» дигән сүз чыкты. «Бервакыт Рәшит казыйга каршы бик каты дулаган булса да, бу сүз дә дөрестер инде» дип Мөфти хакында ачтым: «Үлгән тән» дигән сүз күренде. Качыр — төрек белән татар арасында калган «Шура» әдипләредер. Оренбург— андагы мөхәррирләрнең эшләре аз булса да, борыны зур». Вакытлы матбугаттагы шундый тискәре күренешләрне тәнкыйть иткәндә, Тукай халык җырларында булган тапкырлыктан да киң файдаланып язган. Аның «Авыл җырлары» сериясе астында бирелгән җырларының күп өлеше әнә шул көнкүреш, культура өлкәсендәге җитешсезлекләрне, бигрәк тә андагы иҗтимагый зарарлы якларны тәнкыйть итүгә багышланган. Тукай шул алымының тәнкыйть өлкәсендә тоткан урыны хакында халык иҗаты турында сөйләгән мәгълүм лекциясендә дә түбәндәгечә кабатлап, искә алып уза: 
«Җомры таяк тайларда, Матур кызлар байларда; «Әхбар» тәэмин иткән байлар Йөри икән кайларда? Безнең урам аркылы, Ага суның салкыны; Тарта Казанның яшьләрен Рәмисвләр алтыны. «Менә 6v «сонгый» җырлар да,— ди Г. Тукай, — вакытында бик оригинальный вә нәүзозур (яңалык керткән, М. Г.) нәрсәләр иде. ЧөпкңХкөленергә тиеш бернәрсәдән борщке юллык сүзләр белән тиз генб коленей ташлана иде. Бу озын- озыи мәкаләләр хезмәтеннән артык эш күрә иде» — ди.  
Габдулла Тукай һәм әдәби тәнкыйть _ 47 
 
Шул рәвешчә, Габдулла Тукай тәнкыйть • өлкәсендәге эшчәилеген, бер яктан, киң күләмле публицистик мәкаләләре аркылы алып* барса, икенчедән, памфлетларында, фельетоннарында, эпиграммаларында һәм соңыннан килеп халык җырларыннан файдаланып язган кыска җырларында да дәвам иттерә. 
Әдәби тәнкыйть үзенец бурычы итеп әдәбиятта күренгән тискәре күренешләрне тәнкыйть итүне генә куймый, бәлки әдәбият, культура дөньясындагы туып һәм үсеп килә торган уңай күренешләрне вакытында сизеп, күреп алып популярлаштыруны да ала. Габдулла Тукай тәнкыйть алдына куелган шундый таләпне аңлап эш итә, иҗатының беренче чорында ук яңа туып килгән демократик татар культурасының үсүе өчен кирәк булган шартларны күрсәтеп, уңай программа биргән мәкаләләре белән дә чыга. «Фикер» газетасында басылган «Хиссияте миллия» исемле мәкаләсендә һәм «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» дигән алга барырга тиешлеген Г. Тукай ачык билгели. «Без'..." милләткә әдә-\ бият гөл сулары сибик. Газета ’ мәрвәхә — веерләре илә йомшак / хәте булган музыка илә 
дәртләндечараларны күрсәтә, шул чаралар эшендә әдәбият һәм газета-журнал- лар булдыру белән беррәттән, татарларда 
музыка, рәссамчылык сәнгатен үстерүне 
дә куя. Ул теләкләренең тормышка ашырылуы өчен чың мәгънәсендә халык бәхетенә тырышучы әдәбият һәм сәнгать эшчеләре тәрбияләү кирәклекне беренче чираттагы бурычы итен саный. «Милләт,—ди Габдулла Тукай,— образованный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан 
өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арсланнарына мохтаҗ. Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәб- биләргә, мөрәббияләргә, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә саләхият- ләренә мохтаҗ. Безнең милләт тә башка милләтләрдәге кеби хамисез фәкыйрь халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алыштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт Пушкиннарга, граф Лев Толстой- ларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәкъкыисе- нә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга... яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гай- реләргә мохтаҗ.  __ 
 Бу әйтелгәннәр булмаганда безнең торхмышыбыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле, тынсыз, тавышсыз, рәхәтсез булачактыр. Болардан башка безнең гомерләребез дә бер дә бәйрәмсез, гомерлек мәшгулият, яки бер дә җәйге кояшсыз мәңгелек көз көне төсле үтәчәктер» ди; Шул ук мәкаләсендә Габдулла Тукай яшьләргә уку кирәклегенә һәм уку сүзенең эчтәлегенә туктап түбәндәге гаять тирән эчтәлекле фикерләрне әйтә: «Яшьләргә хәзрәтләрнең мендәр өстендә ял иткәненә канәгатьләнмичә, уку кирәк. Бу аларның иң мөкатдәс, иң беренче Вазыйфаларыдыр. Бу безнең һәртөрле чалмалы бурлаклар тырнагыннан азат булуыбызга вә бюрократия золымыннан, башка милләтләр белән берлектә, безнең котылубызга иң беренче һәм иң тугыры юлдыр. Укы- мак — дөреснең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, саф
фельетонында татар сәнгате һәм культурасының нинди юллар белән 
җил истерик һәм авызына иттифакъ вә иттихат суларын салыйк, җан рә 
рик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик, тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына .карасын, гакылын җыйсын...»[ җөмләләре белән, ярым йокы хәлендә караңгылыкта яшәгән үз халкын аң-белем ягыннан күтәрү өчен кирәк булган 
48 М. Гайнуллин. 
 
лыкның бозыклыкны җиңүләренә нң үткен, иң кирәкле коралдыр. SZKW- мак — фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак — үз җанында булып торган нәрсәләрдән бигрәк фикерләрне булачакларга сузмак, укымак — үткәннәрдән кичеп, киләчәкләр. исты йкъбаллар турында пәйгамбәрлек итмәк. укымак — хәзерге көннәрнең киләсе көннәр өчен, бу көнге мәсьәләләрне, киләчәктәге мәсьәләләрне чишү турында тырышма к димәктер. Укымак — лафзы (сүзе — М. Г.) астында моның кебп хисапсыз мәгънәләр алынса да — барчасы, барчасы үз халкыбызга хезмәд итмәк дигән сүзгә кайтадыр»1. Габдулла Тукай татар культурасының төрле тармакларында туып килгән яңалыкларны гаять зур кызыксыну белән күзәтеп бара. Сирәк һәм яңа гына күренә башлаган әдәби һәм музыкаль кичәләргә, театрларга һәм анда катнашкан яшьләрнең уңышларына куанып, бер яктан аларга дәрт бирү, икенчедән, ул культура чараларының әһәмиятләрен киң күпчелеккә аңлату теләге белән, матбугатта аерым мәкаләләр язып чыга, культура өлкәсендәге ул яңалыкларны күп еллар буенча урнашып килгән искелеккә алмашка килүен күрсәтеп: «Шәһәребезнең яшь интеллигентлары Уральскида иң әүвәл мәртәбә итеп әдәбият ахшамы (яки литературно-музыкальный вечер) ясарга ният иткәннәр. . Әдәбият ахшамы татар халкын «Фазаилешшеһур», «Кисекбаш», «Мөһиммәтелмөсли- мин», «Бәдәвам» китапларыннан башка хәзерге тормыш, хәзерге өчен иң кирәкле, иң мөһим булган үз ана телебездә китаплар белән таныштырачак вә күрештерәчәк. Әдәбият ахшамы карт аталарыбыз- ның чын йөрәгеннән чыккан «Тәф- тиләү», «Әллүки», «Сакмар-су» көйләрен үлгән җиреннән яңадан терелтеп, туган вә туачак балала- рыбызның күңеленә яңа-яна милли 
’ «Хиссияте миллия» дигән мәкаләсен нән. «Фикер» № 94, сентябрь 1906 ел. хисләр, нстикъбал (киләчәк — М. Г.) дәртләре салырга хезмәт итеп, милләт балаларының үлгән күңеленә саба җиле шикелле рух өрдерәчәктер». Монда Тукай яңа туып килгән сәнгать 
һәм әдәбиятта' реалистик образлар туып килүенә игътибар итә һәм ул реалистик образларның дини-мистик образларга алмашка килүен һәм ул фактларның уңай күренеш булуын раслый. Ислам дине фанатизмы куп гасырлар буенча, көнчыгыш халыкларында, шулар эченнән татарларда да. халык иҗатын буып торучы сәбәпләрнең берсе һәм.иң көчлесе булып торды. Халык җырларын һәм музыкасын руханилар һәм шулар йогынтысында булган картлар, һәр җирдә дә дип әйтерлек, тыеп килгәннәр. Ул вакытларда әле сынлы сәнгать һәм рәссамчылык турында уйларга, күз алдына китерергә дә мөмкинлек булмый. Әнә шул күп еллар буенча буылып килгән сәнгатьнең бу тармаклары буенча да Беренче рус революциясе көннәрендә бер дәрәҗәдә эш башларга мөмкинлекләр ачыла. Ләкин Габдулла Тукай шигырьләренең берсендә1 бик хаклы рәвештә «иске чергән дивар» дип атаган дин һәм аның җитәкчеләре революция көннәрендә дә тиз генә бирелергә теләмиләр, реакция көчәю белән тагын да җанланалар. Алар үзләренең реакция хәрәкәтләрендә халык массасының наданлыгына, патша хөкүмәтенең чиновникларына таянып, җәмгыять тормышында, көн- күреш-культура өлкәсендә башланган һәр яңалыкны басарга тырышалар, вакыты һәм урыны белән шул теләкләренә мәгълүм дәрәҗәдә ирешәләр дә. Мәсәлән, 1905 елның көзендә Оренбург шәһәрендә Куда шевАшказарский җитәкчелегендә оештырылган спектакль, рөхсәт алынып афишалар таратылгач, куелмый кала, туктатыла. Казанда да 1906 елның ахырларына кадәр 
1 «Җан азыклары» исемле шигырьләр җыентыгында басылган «Дин вә гавам» шигыре (1912 ел).

 театрны оештырып җибәрергә мөмкинлек булмый. Әле аннан сонгы елларда да алдынгы яшьләрнең зур энтузиазмы белән төзелгән ул труппаларның, эшләренә реакцион көчләрнең каршылык күрсәтүләре, төрле гайбәтләр ташлаулары һәр җирдә һәм һәр адымда очрый тора. Халык массасының күпчелеге дини сөремнәр тәэсирендә булган бер вакытта руханилар һәм мещаннар тарафыннан оештырылган шундый каршылыкларны, гайбәтләрне җиңү өчен зур көч куярга, гаять түземлек белән эш алып барырга кирәк була. Аларның массага ясарга маташкан реакцион йогынтыларын юк итү өчен беренче ’ нәүбәттә ул кара көчләрнең үзләренең чын йөзләрен, иҗтимагый зарарлы эшләрен ачып •күрсәтү бурычы тора. Габдулла Тукай бу бурычны, бер яктан, үзе- 'яец сатирик шигырьләре («Мөритләр каберстаныннан бер аваз», «Мактанышу», «Пыяла баш» һ. б.) һәм үткен тел белән язылган фелье тоннары аркылы үтәсә, икенче яктан, аерым тәнкыйть мәкаләләрендә язып чыга. Аның «Театрның фай дасын халыкка ничек төшендерәбез һәм хәзрәтләрдән ничек дөресләтәбез?» дигән 1906 елның 17 декабрендә «Фикер» газетасында басылып чыккан мәкаләсе һәм башка шундый хезмәтләре моның ачык мисаллары булып торалар. Габдулла Тукай иҗатының беренче чорында ук матур әдәбият әсәрләренең яхшы эшләнгән* булуларына, чын мәгънәсендә эстетика әйберләре булуларына да нык игътибар итә, үз шигырьләрендә поэзиянең матур үрнәкләрен биргәне шикелле, башкаларның язганнарына карата да шундый ук югары таләпне куя. Аның Уральскида басылып чыккан «Мөтәшагыйрьгә» исемле шигыре шундый теләкләр белән язылган. Габдулла Тукайның бу тәнкыйть белән язылган шигырен Дәрдмәид һәм «Вакыт» газетасы язучылары Үзләренә кайтаралар, җавап шигырьләре язып чыгалар. Тукай еларга җавап рәвешендә язылган 
4 .С.Ә- № I. Һәм 1907 елда «Йолдыз» газетасының 143 нче санында «Аңлашу» исеме белән басылып чыккан мәка ләсендә «ЛУөтәшагыйрьгә» шигыренең Дәрдмәндкә каршы булмыйча, талантсыз язылган шигырьләргә карата булуын ачык 
әйтә. «Минем, — ди Габдулла Тукай — бәгызы вакытта дөрес «Борһане тәрәкъкый» дә бер дә кирәкмәгәнгә урын алган бәгызы шигырьләргә эчем пошадыр. «Мөтәшагыйрьгә» шигыре, ихтимал, шундый эч пошулар сәбәпле ихтыярсыз язылган булыр» ди. 
Габдулла Тукайның 1907 нче ел 17 октябрь «Әль-ислах» газетасының 3 нче санында урнаштырылган «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» исемле мәкаләсе — аның Казанга килгәч матбугатта чыккан хезмәтләренең. иң беренчесе. Әдәби тәнкыйтьнең кирәклеген, .иҗтимагый әһәмиятен аңлатуга багышланган бу мәкаләсендә Тукай гаять актуаль һәм теоретик яктан тирәннән уйланган фикерләрне күтәрә. Әдәби әсәрләргә, газета һәм журналларга «тисә тиенгә, тимәсә ботакка» дип кеттә карауга, сәүдәгәрлек интересларыннан чыгып кына аларны басын таратуга каршы чыга: «Тәнкыйть. — ди Габдулла Ту- * кай, — безнең заманыбыз ксби китаплар, рисаләләр, газеталар, журналлар таглар кадәр өелеп бармакта улан бер заманда кирәкле генә түгел, лабедде минһедер (аннан башка мөмкин, дә түгелдер — М. Г.)... һәрнәрсәнең дә хосуле хәд- деннән үтсә, табигый зарарлыдыр. Шуңа күрә безнең дә үз тәнкыйтебез цензорыннан үтмичә «тисә тиенгә, тимәсә ботакка» кабиленнән таралмакта улан әсәрләребез эчендә сададел кариин кәрам (гади күңелле хөрмәтле укучыларыбыз — М. Г.) өчен зарарлы булуы да ихтималдыр... Китап вә рисаләләр таратуның да нур вә мәгълүмат тарату җиренә бәгъзан җәһел вә сүә әхлак (бозык мораль — М. Г.) тарату тарафы да бардыр», ди.
50 М. Гайнуллин. 
 
Шул рәвешчә, Тукай, бик хаклы рәвештә, әдәбиятның иҗтимагый тәрбия чарасы булуына басым ясый. Шунда ук төп максаттан, шул максатка ирешү өчен булган чараны аера белү кирәклегенә укучыларның игътибарларын җәлеп итеп, түбәндәге ачык һәм картиналы мисалларны китереп уза: «Мәдрәсәдәге... нәхү, мантыйк гыйлемнәрен, — ди Г абдулла Тукай, — шәкертләребез васыйта (чара — М. Г.) дип кенә ышанмак җиренә, әллә ничәшәр еллар илә чуалып, шул гыйлемнәрнең үзләрен максат аслый (төп максат — М. Г.) дип белен харап булдыклары кеби, безнең дә әдәбият галәмебездә дә зыялану вә нурлануны шул таглар кадәр матбугат, рисаләләр өелүдән гыйбарәт дип белеп максат аслый- дан мәхрүм калу куркынычы бардыр. Васыйтаны максаттан тәф- рыйк итә (аера—М. Г.) алмау кирәк кем генә өчен булса да хәвефле бер бәладер. Атлар, арбалар, фаэтоннар инсанның хәрәкәтенә ва- сыйтадыр. Өйләр, киемнәр дә һава үзгәрүдән саклау өчен генә васый- тадыр. Яхшы аш вә эчемлекләр дә инсанның бәдәненең хезмәтен вә сәламәтлеген саклар өчен генә файдалы булмакла анчак васыйта- дыр. Әгәр инсан шул яхшы ат, яхшы арба вә фаэтон һәм яхшы йортларга хуҗа булуның 
үзен яхшылык вә дөньяда торудан асыл максат итеп белсә, бу вакытта ул нәрсәләр файдалы булу гына шулай торсын, бәлки зарарлыдыр», ди. Һәм әдәби тәнкыйтьнең укучы массага күрсәтәчәк1 булышлыгы, практик әһәмияте турында туктап., түбәндәге җөмләләрне өсти: «Яңа укып чыккан бер яшебезгә иң ибтидаи уларак нинди әсәрләрне укымак кирәк? Моны сайлый белергә тәнкыйть булмаса мөмкин түгелдер. Чөнки аңар яхшы рисалә табу, бөтенләй борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кңдәр читендер. Ул әгәр мәсәлән, ун ел кадәр ни эләкте шуны укып, зиһененә төрле, төрле рәвештә язылган файдасыз рисаләләряен мәфһүмнәрен урнаштырса, моннан соң аңар бер файдалы рисалә очраса да, ул аның мәгънәсен я бөтенләй аңламас, я һичнәрсәгә дә тәтбыйк итә алмас. Әгәр бер риса- ләне укын та, тиз генә тәнкыйтен Габдулла Тукай һәмТФатих Әмирхан 
Га б лу л л а Ту к а й һәм әдәби тәнкыйть  51 
 табып алса, аңар бик уңай буладыр». Габдулла Тукай тәнкыйть әсәрләренең югары сыйфатлы, объектив һәм тулы әдәби вкус белән язылган булуларын аерым рәвештә таләп итә, тәнкыйтьченең шәхси дошманлыкка бирелмәүче, әхлаклы, объектив карашлы кеше булуын кирәкле саный. Шул мәкаләсенең ахырында әдәбиятның һәм тәнкыйтьнең беренче нәүбәттә халык массасына хезмәт итәргә тиешлегенә басым ясап, халык фикерләрен бутауның җинаять булуын күрсәтеп: «Халык массасы фикерләре белән уйнарга ярамый» дигән җөмлә белән тәмам итә. Габдулла Тукайның бу мәкаләсе шул заманның алдынгы язучыларына гаять уңай тәэсир итә, алар Тукайның фәнни яктан нигезләп язылган бу мәкаләсен программа рәвешендә кабул итәләр. Озак та үтми, газета.һәм журнал битләрендә яңа чыгып килгән әсәрләргә карата төрле күләмнәрдә язылган тәнкыйть мәкаләләре, аерым рецензияләр бер-бер артлы күренә башлый. Шул елларда Г. Тукайның үзе тарафыннан һәм Фатих Әмирхан, Г. Камал, Г. Колахметовлар каләме белән «Әль-ислах» һәм «Йолдыз» газеталарында урнаштырылган рецензияләр үз вакытларында татар әдәбиятын үстерүдә зур урын тотканнар һәм хәзерге вакытта да алар үзләренең әһәмиятләрен җуймаганнар. Шундый хезмәтләр рәтеннән Фатих Әмирханның] Тукай шигырьләренә һәм поэмаларына карата язган рецензияләрен, Фатих Әмирхан һәм Г. Камалның икесенең бер үк вакытта Гафур Колахметовның «Яшь гомер» драмасына язып чыккан тәнкыйть мәкаләләрен күрсәтергә була. Фатих Әмирхан Тукай күрсәтүе белән башлаган тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлегеи системалы рәвештә соңгы көннәренә кадәр алып бара. Аның «Әль-ислах»та басылып чыккан «Татар әдәбиятына гаид» исемле татар әдәбияты тарихына кыскача обзор биргән мәкаләсе, Заһир Бигиев, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев, Закир Һади һәм башкаларның әсәрләренә карата язылган рецензияләре татар телендә әдәби тәнкыйтьнең үсешен күрсәтә торган ачык материаллар булып торалар. Шул рәвешчә, Г. Тукайның башлап җибәрүе һәм принципиаль югарылыкка күтәреп куюы белән татар телендә дә әдәби тәнкыйть эшләре киңәеп, тирәнәеп китә. Габдулла Тукай үзе һәр адымында кыю һәм куркусыз булганы шикелле, башкалардан да шуны таләп итә. Либералларча килешү- чәнлск күрсәтүне бер вакытта да гафу итә алмый. Үзенә иң якын торган язучыларны да, аларның демократик культура өчен көрәш сафларында күрсәткән йомшаклыкларын, кайбер чигенүләрен рәхимсез тәнкыйть итеп чыга. Мәсәлән, 1906 нчы елда реакция башлану белән, Казанда Г. Камал редакторлыгында чыгып килгән, демократик* карашлы газеталарның берсе булган «Азат халык» газетасы туктатыла. Г. Камалның редакторлык хокукын алалар. Шуннан соң Г. Камал «Йолдыз» газетасына секретарь булып эшкә керә. Татар культурасының үзәге булган Казанда барган эшләрне ерак Уральск шәһәрендә торып күзәтеп барган Г. Тукай бу фактны да читтә калдырмый, үзенең «Дөнья бу» дигән шигырендә шул фактка күрсәтү ясап, махсус түбәндәге строфаны багышлый: Социал «Азат халык»ны черносотенный ясап, Һади абзый мәсләген мәсләк дидсрт- кән дөньядыр. Бу, әлбәттә, Тукайның үзенең реакция башланган көннәрдә кара көчләргә баш бөгәргә теләмәвен күрсәтә, шунда ук демократия ягында торган язучыларга ясаган кисәтүе дә иде. Габдулла Тукай Шәриф Камал кебек талантлы язучыларның либераллар органында эшләшүенә риза булып җитмәгәнен шулай ук һәрвакытта аңлатып торды. Урыны 
э2 М. Гамну.ппн 
 
белән сатирик, урыны белән юмористик тонда 1911 иче елга йомгак рәвешендә «Былтырның хисабы» исеме белән язган фельетонында: «Былтыр «Русское слово» Дорошевиче белән «Вакыт» Дорошевиче Шәриф Камал әфәнделәр эш ташладылар» дип язды. Сәгыйть Рәмиевнең реакция елларында демократиядән читләшүенә. байларга, гомумән, либерал- ларга яраша башлавына ачы нәфрәт белдереп шулай ук Тукай чыкты. Аны үзенең ачы сатира белән язылган «Кеше — хайваннар» фельетонына кертеп. түбәндәге җөмләләрдә характерларга мәҗбүр булды.- «Эт — С. Р. Кыйнасалар да. кусалар да. ач тотсалар да хуҗалары — бөлгән байларга рәнҗемәс, әрсез хайвандыр, хуҗалары калган вә яланган сөякләрне ташласалар, ул шуңар һәр заман койрыгын-^сел- кеп. рәхмәт әйтүдән ялыкмас»..) Югарыда исемнәре күрсәтелгән язучыларга бирелгән характеристикалар каты һәм ачы сүзләр белән язылганнар. Ләкин ул тәнкыйтьләр ачы булса да хәкыйкать булганга һәм Тукайның чын күңелдән демократия теләкләреннән чыгып биргән бәясе булганга, алар Г. Камалда да. Сәгыить Рәмиевтә дә, Шәриф Камалда да, Мәҗит Гафурида да Тукайга каршы дошманлыкны китереп чыгармаганнар, бәлки алар- ның идеяхудожество ягыннан үсүләрендә зур урын тотканнар. Чөнки Габдулла Тукай үзенә якын торган шул язучыларның күренгән җитеш- сезлекләрен үз вакытында рәхимсез тәнкыйть итүе белән беррәттән, аларның уңышларын да шатланып күзәтеп барган, кирәк булганда, аларга юнәлеш һәм рух бирүче дә ул булган. Менә 1910 ичы елда, Г. Камалның әдәби f эшчәнлегснә 10 ел тулу уңае белән, юбилей уздырыла. Җирле властьлар рөхсәтеннән башка гына оештырылган бу кичәдә катнашучылар сан ягыннан күп була алмый. Г. Камалны иң якын күрүчеләр зур хөрмәт күрсәтәләр, аны сәхнәгә чыгарып котлыйлар, адреслар бирәләр. Габдулла Тукай да шул мәҗлестә булып, иң алгы сафта утырып, үзенең якын иптәшен тәбрик итә, шунда кичергән хисләреннән, тойгыларыннан чыгып, «Йолдыз» газетасында мәкалә дә язып чыга, шунда Г. Камалның иҗат эшчәнлегенә пң югары һәм хаклы бәяне 
бирә: «Ошбу сәнә бишенче ноябрьда «Новый клуб» залында Сәйяр мөселман артистлары тарафыннан Галпәсгар әфәнденең ун сәнәлек әдәби вә милли каләм хезмәте Шәрәфенә аның «Бәхетсез егет» драмасы илә «Бүләк өчен» комедиясе куелды.... Галпәсгар әфәнденең бу ике әсәре чын татар тормышыннан бик белеп алынган тасвирлар булып, хосусән «Бүләк өчеи»дәге углын өйләндерә торган татар хатынының халәте ру, хиясен белү, аның издеваҗ (өйләлү- кушылу — М. Г.) кеби олуг бер эшкә ничек бер уенчык* кына итеп караганын күрсәтү вә шул хатын авызыннан кыз атасы тарафыннан киләчәк бүләкләрне әлхәм укыган кеби яңлыштырмый гармонично санату— фәкать, фәкать Галпәсгар әфәнденең нечкә хисенә вә тирән күрүенә генә хас бер эш... Минем күңелемдә Г алиәсгар әфәнде әсәрләренә моннан әллә ничә еллар элек ярты сабый вакытымда ук мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде. Аның әсәрләрен бу елларда сәхнәдә күрә-күрә вә мө- ваффәкыятьле чыкканнарына тәгаж- җеп итә-итә шул мәхәббәт һаман үсә бара, тамыр җәя барадыр. Мин юбилей кичәсендә Галпәсгар әфәндене алгы сафта торып, тамагым карлыкканчы кычкырып тәбрик иткәнем кеби, хәзер дә тәбрик итә.М: «Мөбарәк сезнең ун еллык хезмәтегез!» һәм дә татар тормышының. Казан метаннарының иң безгә мәҗһул (билгесез — М. Г.) почмакларын сәхнәдә якты кояш кебк күрсәтергә каләменең көченнән килгәнлегенә хәйрәт итәрәк. аны, Гали- әсгар әфәндене «Татар Островские* нам мөкәррәм вә мөстәхикы белән тәгъзим итен (кадәрле һәм лаеклы
ҺСдул л а Ту ка й 1юм лдәби тәнкыйть 5 3 
 нем белән олылап — М. Г.) сүзне бетерэм. Г. Тукаев. 17 нче ноябрь, 1910 сәнә».1 «Безнең шәһәрнең. серләре»нә карата язган мәкаләсендә Тукай Г. Камалның, шул соңгы әсәренең Казандагы мещан һәм либераллар тормышын күрсәтүдә, аларның җәмәгатьчелек оешмаларын һәм урыннарын реаль гәүдәләндерүдә гаять зур урын тотканын әйтә. Габдулла Тукай әдәби әсәрләргә анализ ясауның яхшы үрнәкләрен күрсәткән мәкаләләрне дә бирде. Менә аның 1911 нче елда «Идел» газетасының 351 нче санында «Яна әсәрләр» исеме белән чыккан тагын бер мәкаләсе. Мәҗит Гафуриның «Хәмитнең хәяты» дигән хикәясенә карата’ язылган бу мәкаләсендә Тукай ул әсәрнең көче һәм кыйммәте реаль тормыштан алынган булуында, тормышны реалистик күрсәтүендә булганлыгын ача. «Мәҗит Гафуриның. бу әсәре... ул язган әсәрләрнең иң яхшысы вә ин тормыштан алынып язылганыдыр дисәк җаиздыр» дип, Габдулла Тукай бу хикәягә' югары бәяне бирә, һәм аның шул югары сыйфатлылыгын- реалистик әсәр булуыннан, характерларны гомумиләштереп бирүеннән күрә. «Бу әсәрдәге бәян ителгән хәлләр, тасвирларның .бер кыйсме мөхәррирнең үз тормыш вә әхвәленә гаид ксби күренсә дә бил гомум (гомумән — М. Г.) бөтенебез, чапкыр тормыш артыннан җитмәгән вә ничектер куарга да керешә алмаган шәкертләрнең халь-әхваленнәп гыйбарәттер» ди. Шунда ук ул хикәядә чагылдырылган реаль тормышның нидән гыйбарәт булуын кыска һәм ачык итеп үзе дә сөйләп бирә. Шул юл белән хикәядә күтәрелгән мәсьәләләрне укучыларга ачыклауга ярдәм итә. Г. Тукайның әдәбият һәм әдәбият белеме буенча булган фәнни карашлары 1910 нчы елда Казанда, Шә- РЫ к к л у б ы и д а « X а л ы к ә д эб пяты» тУрында сөйләгән лекциясендә та- 
1 Шолдыз»,. 1910 ед 22 ноябрь, Ас 613. аерым китап булып басылып чыккан бу хезмәтендә Г. Тукай халык иҗатына нәкъ А. М. Горький караган шикелле үк нык әһәмият биреп карый: «Халык җырлары безнең ки- • ләчәктә мәйданга киләчәк әдәбия 
тыбызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр» — ди. Халык иҗатына болай ышанып карауның сере ни гезендә халыкның үзенә һәм аның көченә ышанып карау, дөрес бәя бирү ята. «Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул, ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру ксби гаризи (читтән килгән — М. Г.) бер хәлдер». Менә Тукайның халык көченә биргән бәясе. Ул аның караңгылыкта яшәвен мәҗбүри бер хәл генә икәнен ачык күрә, басып торган кара көчләрдән коткару өчен һәм шигырьләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә көрәш алып бара. А. М. Горький әдәбиятның иҗтимагый тәрбия чарасы булуына күрсәтү ясап.- «Матур әдәбият кешенең акылына, ихтыярына тәэсир итүче көчле чараларның берсе бу/ лып хезмәт итә» дип билгели дә( шундый көчле тәэсир итәрлек әсәрләрне булдыру сәләтенә ия булу өчен язучылардан түбәндәге сыйфатларга ирешүне таләп итә: «Художник (язучы) үз иленең, үз сыйныфының сизгере, аның күзе, колагы һәм йөрәге, үз эпохасының тавышы булырга тиеш» ди. Халык шагыйре Г. Тукай язучылар алдына куелган бу таләпне барлык хезмәтләрендә һәм тәнкыйть мәкаләләрендә аңлап эш итә. С. Рәмнсвкә язган бер хатында үз эшчәнлеге турында ачык итеп: «Мин бит си нең шикелле коеп куйган поэт кы на түгел, мин общественный    Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә» ди. I. Тукайның тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләре тәнкыйть мәкаләдә 
гын да ачыграк бире « X а л ы к ә дә б и ят ы » лгән. Соңыннан исеме белән 
дипломат, политик деятель дә бит. 
54 М. Гайнуллин. 
 
рен үзләрен тәнкыйть итү буенча да бара. Аның «Аз гына төзәтү», — ^Җавапның җавабы», «Сәгъде Ваккас әфәндегә» дигән һәм башка мәкаләләре шуның үрнәкләре булып торалар. Сәгъде Ваккас дигән Кеше «Шура» журналында бер мәкалә язып. татар шигырьләрендәге рифмаларның уңышсызлыгын күрсәт- мәкче була. Г. Тукай аның китергән мисалларын эләктереп ала да, тәнкыйтьченең үзенең хаксызлыгын күрсәтү өчен төпле дәлилләр китерә. рус, төрек, гарәп, татар шагыйрьләреннән ачык үрнәкләр алып күрсәтә. Мәннан без Тукайның берничә милләт халкының әдәбияты һәм аларның үзенчәлеге белән танышлыгын һәм аның әдәбият теориясеннән дә яхшы хәзерлекле булуын күрәбез. Мәкаләсенең ахырында Тукай ачы сарказмга күчеп, шушы сүзләрне яза: «Мин сүз ахыры уларак» ушбуны әйтәм; һичбер шагыйрь, шигырьнең бер юлы ахырын «такмак» дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр «шакмак» эзләп йөрергә мәҗбүр түгелдер. Шулай ук һичбер назым бер юл ахырын «сукмак» дип туктаткач та, өй алдына чыгып «тукмак» эзләргә, бурычлы түгелдер. Такылдамак белән мәүзүн (шигырь) сөйләмәк икесе башка-башка булырга кирәк. Шигырь Бер үлчәүдә: кырау, сырау, мияу, мырау, һәм кылтырау, һәм шылтырау, һәм кың гырау Вә «өркетик», вә «беркетик», вә «куркытыйк», «Бетик», «көтик» берлән «сытыйк» һәм «кыткытыйк!» Менә шигырьдә юл ахырлары вәзен җәһәтеннән дөрес булса да, шигырьнең эчендә мәчеләр кычкырын, тавыклар кытакларга тотынсалар, бер дә күңелле түгел инде». Тукай монда, әдәбиятта форма мәсьәләсенә игътибар итү белән бер. рәттән, беренче игътибарны идея- эчтәлсккә бирә. Әдәбиятның фермасына идея-эчтәлегенең гәүдәленеше итеп карый. Бу мәкаләсе һәм башка хезмәтләре белән Г. Тукай форманы форма өчен генә дип караучы фармалистларга каршы да нык удар ясаганлыгын күрсәтә. Аның хаксыз һәм надан тәнкыйтьчеләрдән сатирик көлеп язганнары шн- »гырьгә 
салынып та бирелгәннәр («Җавап», «Мөитәкыйть» һ. б.). Соңгы шигыренең берсендә шундый тәнкыйтьчеләргә характеристика биреп үтә: 
«Су тегермәнен күрә дә: «Пар, буы юк!» — дип куя. Ул тота ат койрыгын да: «Бу озын сач!» дип куя, — «Тнк нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» — дип куя. Ул сукачыны күрә дә: «Җир боза бит!» — дип куя, — «.Шундый зур эшкә каләм әһле түзә бит!» — дип куя.» 
** Г абдулла Тукайның тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләре, теоретик фикерләре үз-үзен, үз иҗатын тәнкыйть итү баскычына чаклы күтәрелә. 1913 иче елның язында, авыруы нык кына көчәйгән вакытларында, ул үзенең үткән юлына, бигрәк тә башлангыч иҗат елларында язган шигырьләренә кайтып карап, аларны тәнкыйть күзеннән үткәрә, һәм үзе яраткан, үзенә ошаган шигырьләреннән генә җыеп дүрт йөз бит зурлыгында бер җыентык чыгарырга хәзерләнә. Ләкин сәламәтлеге какшаганнан-какшый барып, авыруы артык көчәеп аяктан егылгач, иптәшләре аны 1913 иче елның 28 нче февралендә Клячкин больницасына илтеп салалар. Шул хәлендә дә ул иҗат эшен бер минутка да туктатырга теләми. Үткәннәренә, тормыш һрм көрәш юлына йомгак ясап, капитализм дөньясындагы га- делсезлекләргә нәфрәт белдереп шигырьләр язуын дәвам иттерә. Больницага кергән көннәрендә генә «Аң» журналында басылып чыккан «Кыйтга» исемле шигырендә: «Көчләремне мин кара көннәргә саклы» алмады* 
Габдулла Тукай һәм әдәби тәикыйт 55 
 
Көннәремнең һичберен дә, чөнки, ак, ди алмадым. Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым, Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым», дип, үткән көрәш юлын үзе бәяләде. Шагыйрьнең бу юлларны язарга мең мәртәбә хакы бар иде. Чөнки- .ул үзенең иң җитешкән, талантының иң гөрләп чәчәк аткан вакытларын кара реакция шартларында кара көннәрне яктырту өчен булган авыр көрәш эчендә уздырды. Физик яктан имгәнеп, авырып, хәлдән таеп егылды. Шул хәлендә дә: «Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч, шул булды эш; Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакли алмадым» дип үзенең хәлдән таюына | түгел, бәлки дөньяның кара көчләрдән лакланганын күрә алмавына, үч алып җитә алмавына җан ачысы белән борчылды. Соңгы сулышла“ рын алганда да тик халык дошманнарыннан үч алу турында уйлады, укучылар массасының игътибарын шуңа ( юнәлтте. Тукай больницада ятканда да иҗтимагый-полн- тик тормыштан, әдәбият дөньясыннан аерылырга) теләми, шул вакыт” ларда Казанда чыгып килгән барлык газета-журналларны күзәтеп барырга тырыша, түшәктә яткан хәлдә, шигырьләр, мәкаләләр яза, аларны «Кояш» газетасында. «Аң» ләм «Мәктәп»| журналларында бастырып чыгара. J Үләренә 18 генә көн калган бервакытта язган, «Кояш» газетасында «Уянгач беренче эшем» исеме белән басылып чыккан самокритик (термин Тукайның үзенеке — М. Г.) мәкаләсендә шагыйрь үзенең бөтен иҗат юлын тәнкыйть күзеннән кичерә. Беренче иҗат чорында язылган «Кичке азан» кебек һәм фор- .масы һәм идся-эчтәлеге белән Тукайның соңгы еллардагы үскән аңына җавап бирмәслек! шигырьләрен: «Бозаудан ахмак төрек шыгырдаучыларына ишәктән тиле тәкълнтләр», «шәкерт яхут бер тә- садеф» кеби инсан-ксше авызыннан чыкмаган диярлек тәркипләр, тагы шундый кабахәтләр» дип атый. Шунда ук* андый идея һәм формасы ягыннан түбән сыйфатлы шигырьләрнең күп еллар буенча басылып таралуына туктап «Менә шундыйлар минем рухани бүлмәдә 7 ел торганнар. Меңнәр мәртәбә халык күз алдын мәсхәрә итеп, кайсылары бишәр меңнән, икешәр кат басылганнар вә хода гына белә, күпме укылганнар» дип 
ачыну белдерә, һәм үзе үк аларның килеп чыгу һәм озак еллар шигырьләре арасында саклану сәбәпләрен дә түбәндәге юлларда ачып күрсәтә: «Соң боларның 7 шәр ел буена бүлмәмдә ятуларына ни сәбәп булган? Менә шул сүзләрнең язылуына нинди кабахәт вә кара көч сәбәп булса, шул сәбәп булган» ди. Тукай истә тоткан бу сәбәпләрнең беренчесе иске тәртипле схоластик мәктәпләр аркылы килеп кергән булса, шунда алган идеяләр йогынтысы аркасында кайбер идея-эчтә- леге ягыннан түбән торган шигырьләр бирүен китереп чыгарган булса, аларның Тукайның үз теләгенә каршы килеп, берничә еллар буенча кабат-кабат басылуларына кара реакция көннәре һәм китап бастыру эшләренең буржуаз издательләр кулында торуы сәбәп булган. Тукай, нәкъ шул хәлне истә тотып, үзенең мәкаләсендә: «Тугры әйтергә яраганда кинаяләргә сыгыну нәрсәгә? Минем кайсы чаклар уянганда тыгызланган вә газапланган матдәләрем төрле диваннарымда һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оя- гым. хәятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып, «нахально» йөрүләре иде. Вә ул шигырьләремнең бүген, бу сәгатьтә үзләрен тотып яндыра вә җәһәннәмгә югалта алмавым сәбәпле гүя минем өстән кычкырып көлүләре иде... Тормыш юлында очрап минем белән белешләнгән, дусланган кешеләр бәгызан аларга бөтен диваннарымны Һәдия итүемне сорыйлар иде. Чит шәһәрләргә налож белән җибәрүемне үтенәләр вә күпме хак 
М. Гашпллик 
 
куйсам да түләп алачакларын вәгъдә итәләр иде. Ул китапларның кибетләрдә сатылуын да төрле сәбәпләрдән чыгып туктата алмаганыма ләгънәт укып йөргән мин, һнчбервакыт үз кулым белән, «борны сизми» дип чын дустыма үлгән мәче Һәдия итәмме сон? Юк. Әлхәмделиллаһи. юк. Менә алла юл ачты, бүлмә себерергә бушадым. Себереп тә чыгардым. әй җир йөзендәге татар баласы. галимме сип. хакимме син. патшамы син, теләнчеме син, инде мин сине өнгә кертергә оялмыйм, инде син кем булсаң да мин сиңа.такмак китапларымны мәгаль ифтихар (мактанып — М. Г.) Һәдия итә алам... Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем. Габдулла Тукаев, Клячкин больницасы, 14/III—1913 ел». Фатих Әмирхан Тукайның үзе самокритика дип атаган шул мәкаләсен «Кояш» газетасының 1913 ел 15 нче март номерында иң күренекле урында бастырып чыгара. Габдулла Тукай газетаның шул номерын алып укыганнан соң, Фатих Әмирхан исеменә түбәндәге хатны яза. 
«Фатих? Мәкаләне бик сирәк нәрсәне баскан кебп зурлап баскансыз. Рәхмәт. Тагы да язмый булмас ахыры, дип торам әле. Хәтереңдә булса Шиһап хәзрәтнен әллә кайсы гарәп шагыйреннән алып «Болгар» манарасына язган бәетен җибәр әле. Хәзер үк. ,, «Кояш» тәртипсез килә. Соң килә. 72 нче номер бер көндә өчәү килде. Бу көнге номер икәү килде. 73 нчене исә бөтенләй күргәне с юк. Зинһар, хәзер бер номерын жибәреэгезлә. Зәкария абзыйга сәлам. 
Бәндәңсз 'Гукай. 
1913 нче сәнә. 18 нче март». Әлсгә кадәр бер җирдә дә игълан ителмәгән бу хаттан без Г. Тукайның соңгы көннәренә кадәр ни дәрәҗәдә тагын да язу теләкләре белән янганын күрәбез. Хатның бе-, ренче өлеше кызыл карандаш белән башланып, ахыры зәңгәр карандаш белән тәмам ителгән.. 
Габдулла Тукайның тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләрен беренче һәм 
башлангыч тикшерүләрдән чыгып кына да, аларның ни дәрәҗәдә тирән һәм әһәмиятле хезмәтләр булганлыклары күз алдына килеп баса. Ул хезмәтләр, беренчедән, Тукай эшчәнлегендә очраклы күренешләр генә булмыйча, бәлки аның бөтен иҗаты буенча системалы алып барылган хезмәтләр булып торсалар, икенчедән, алар, татар әдәбияты һәм җәмәгатьчелек фикере үсешендә гаять әһәмиятле һәм тарихи урынны тотканнар һәм, шулай буларак, хәзер дә әһәмиятләрен югалтмаганнар. Тәнкыйтьче өчен тарих — демократия белән аристократия көрәшеннән, хезмәт ияләре, вәкилләренең паразитларга, әрәмтамаклыкка каршы көрәшеннән гыйбарәт. XIX нчы йөзнең бөек тәнкыйтьчеләреннән Добролюбов үзенең тәнкыйтьләрендә, иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә күренгән төп усаллыкларның нигезендә хосусый милекчелек принциплары һәм шуннан килеп чыккай эксплоатация торганын аңлатып килде. «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә» (Г. Тукай) кешелек дөньясы өчен чын бәхетнең була алмавына төшенгән Г. Тукай да үзенең көрәш укларын беренче нәүбәттә сорыкортларга, әрәм-тамакларга каршы юнәлтте. Добролюбов шикелле үк, ул да бик хаклы рәвештә иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә күренгән усаллыкларның килеп чыгулары нигезендә хосусый милекчелек принциплары ятканын айлап иҗат итте. Шигырьләрендә- генә түгел, тәнкыйть буенча булган өшчәнлегендә дә шул караштан
Габдулла Тукай һәм’ әдлби тәнкыйть ә/ 
 
чыгып эш итте. Габдулла Тукайның тәнкыйть өлкәсендәге карашлары сәнгатьнең халыкчанлыгын яклаучы һәм аңлатучы теоретик фикерләрне эчләренә алганнар. Бу мәгънәдә ул үзенең шул теоретик карашлары белән гаять югары баскычта тора, бөек рус реалистик сәнгатендәге яхшы традицияләрне үз эшчәнле- гендә дәвам иттерә. Әгәр дә Тукай поэзия тармагында Пушкин, Лермонтов һәм башка классик рус шагыйрьләреннән нык өйрәнеп үскән булса, тәнкыйть өлкәсендә XIX нчы йөзнең гениаль фикер ияләре булган Белинский, Добролюбов һәм безнең чорның бөек художникларыннан А. М. Горький карашларыннан да киң файдаланды. Әнә шул әдәбият һәм сәнгатькә карата Тукай тарафыннан куелган теоретик катлауларында сүнгән милли тормыш утын һәм ышаиул^ның саф энтузиазмын 
үзендә саклый» i дип бәяләгән булса, бөтен көчне, төп энтузиазмны халыкта күргән булса, Тукай да үзенең тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләрендә шундый ук карашка килә. 1905 нче елның ноябрепда Владимир Ильич Ленинның. «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» дигән тарихи мәкаләсе басылып чыга. Габдулла Тукай ул бөек хезмәтне үзе күрә алганмы яки андагы төп фикерләр белән Хөсәен Ямашен аркылы танышканмы? Анысы безгә мәгълүм түгел. Ләкин шунсы ачык: Тукайның 1907 нче елда басылып чыккан «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» дигән мәкаләсендә Владимир Ильич Ленин куйган төп фикерләрнең чагылышы бик нык сизе- 
’ В. Г. Белинский —- Сюпсц «Париж серләре» дигән поэмасына рецензия, 1845.
лә. Әдәбият Һәм газета-журналлар- га, ярым сәүдәгәрләрчә, «тисә тиенгә, тимәсә ботакка» дип кенә ка рауга Г. Тукайның каршы чыгуы, әдәбиятның иҗтимагый тәрбия чарасы булуын принципиаль югарылыкка күтәреп куюы гаять әһәмиятле момент булып тора. Тукайның әнә нәкъ шул карашларында югарыдагы бөек хезмәтнең йогынтысы сизелә. Тукай үз иленең, үз туган җиренең чын патриоты булды. Анын өчен үз иленең табигате, кырлары, урманнары, елгалары, авыл һәм шәһәрләре, узганы һәм киләчәге якын һәм кыйммәтлз булып торды. Ул алар турында җылы хис һәм тирән мәхәббәт белән язылган тулы картиналы күп сандагы шигырьләрен биргән булса, тәнкыйть тармагы буенча да, югары идеяле, тирәннән уйланган теоретик фикерләрен калдырды. Шуның өчен дә без Габдулла Тукайны демократик татар поэзиясен нигезләүче, аны классик югарылыкка күтәрүче бөек шагыйрь дип билгеләү белән беррәттән, аның югарыдагы тәнкыйть хезмәтләрен истә тотып, бөек тәнкыйтьче дип тә бер дә шикләнмичә атый алабыз. Ул үз вакытымда' татар культурасының барлык тармакла" рында күтәрелгән җәмәгатьчелек фикерләренә уңай йогынты ясап килде. Бер яктан тискәре күренешләр оелән көрәшсә, икенче яктан; яңа туып килТән демократик татар культурасының уңай якларын популярлаштыручы да ул булды. Менә шуннан чыгып без, Габдулла Гукайны, тәнкыйть өлкәсендә дә классик югарылыкта торды, татар әдәбиятында әдәби тәнкыйтьне чын мәгънәсендә нигезләүче һәм үстерүче булды, дип бәяли алабыз. Аның бу тармактагы теоретик карашлары татар әдәбиятында реалистик сәнгатьне нигезләү Һәм үстерүдә булышлык итте һәм хәзер безнең буын язучылары өчен иҗат чыганагы һәм фәнни тикшерүләр өчен кирәкле . булган гаять әһә- •^вм^е^әдәби мирас белый тора.