Г. ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕ КҮПМЕ БАСЫЛГАН
Г. ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕ КҮПМЕ БАСЫЛГАН
Г. ТУКАЙНЫҢ РЕВОЛЮЦИЯГӘ КАДӘРГЕ РОССИЯДӘ ҺӘМ СССР ДА АЕРЫМ КИТАП БУЛЫП ЧЫККАН ӘСӘРЛӘРЕ
1907 нче елдан 1917 нче елга кадәр Россиядә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның әсәрләре аерым китап булып 52 мәртәбә, 110.009 тираж) белән басылган; 1917 нче елдан 1946 елга кадәр — татар телендә 55 мәртәбә 413.000 тираж белән һәм башка телләрдә 12 мәртәбә 69.000 тираж белән басылып чыккан. Болардан башка, 1906 нчы елдан алып 1913 нче еллар эчендә чыккан вакытлы матбугат битләрендә Тукайның 214 әсәре басылган. Аның күп шигырь һәм мәкаләләре «Ялт- йолт», «Яшен» һәм «Уклар» исемле журналларда төрле псевдонимнар белән яки бөтенләй имзасыз басылганнар. Шулардан хәзергә кадәр билгеле булган псевдонимнары «Шүрәле», «Гөмберт», «Феакут», «Кызганычлы», «Имам хатип» һәм «Имзасыз да Яраретдинов».
ТУКАЙНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЧЫККАН ТУЛЫ ҖЫЕНТЫК- ЛАРЫ
Тукай үзе исән вакытта үзенең тулы шигырьләр җыентыгын бастыру бәхетенә ирешә алмый. Аның шигырьләре революциягә кадәр вак- вак брошюра күләмендә генә чыгарылалар. Беренче әсәрләр җыелмасын ул авыру хәлендә үзе төзи һәм ‘бу турыда 1913 нче елның 14 нче мартында больницада язган «Уянгач беренче эшем» дигән мәкаләсендә: тиздән 400 битле шигырьләр җыентыгын чыгарачагын вәгъдә итә, ләкин бу әсәре аның үзе үлгәч кенә 1914 иче елда, кулъязмасыннан күп үзгәртелеп, дөньяга чыга. Шуннан) башлап, 32 ел вакыт эчендә аның түбәндәге, җыелмалары басылып чыгалар: 1. «Габдулла Тукаев м ә җ- м уган әсәр е».
Казан, «Мәгариф» көтепханәсе басмасы. 1914 ел. 463 бит. 5.000 данә. 2. «Габдулла Тукаев мәҗ- м у га и әсәре». Казан. «Мәгариф» көтепханәсе басмасы. 1918 ел. 239-53 бит. (15.000 данә). 3. «Г. Тукай шигырьләр е». Казан. «Гаҗур» басмасы. 1926 ел, 224 бит. 10.000 данә. 4. «Г. Тукай әсәрләре». Казан. «Яңалиф» басмасы. 1929 ел, 174 бит. 5.000 данә. 5. «Г. Тукай әсәрләре» 1. II һәм III нче том. Казан. «Яңалиф» басмасы. 1930—1931 нче еллар. I — 2 нче том 302 бит. 5.000 данә. III нче том. XXXII + 208 бит. 5.000 данә. 6. «С а й л а н м а әсәрләр» Казан Татгосиздат. 1938 ел 622 бит. 10.000 данә. 7. «Г. Тукай әсәрләр е». Академик басма. 1 нче том. Казан. Тел, әдәбият һәм тарих гыйльми тикшеренү институты басмасы. 1943 ел. 472 бит. Рәсемле. 9.000 данә. 8. «С а й л а н м а ә с ә р л ә р». Ка зан. Татгосиздат. 1946 ел. 323' бит. 20.000 данә. ) Шулай итеп вак-вак брошюралардан башлап Тукай әсәрләренең академик басмасын чыгаруга кадәр барып җитү, билгеле, татар әдәбияты өчен зур үсеш бу. Шулай ук академик басма исемен куллану да татар әдәбияты тарихында беренче тапкыр Тукай әсәрләреннән башланып китә.
_ -М^—Бурнашева