ЕРАК КӨНЧЫГЫШ ХИКӘЯЛӘРЕ ЖЕНЬ-ШЕНЬ
Япон самурайларын тар-мар иткән вакытта безнең өлкән командирыбыз каты яраланды. Врачлар никадәр генә тырышсалар да аның хәле көннән-көн начарлана барды. Ул саргайды, кипте. Генерал белән бергә, аның җитәкчелегендә, Сталинградны саклаган, Днепрны, Вис- ланьг һәм Одерны кичкән карт солдатларның. сугышчан офицерларның күзләренә яшьләр килде. Шушындый хәсрәтле көннәрдә безнең берләшмәгә аркасына каен тузыннан эшләнгән сумка аскан, чал чәчен хатынкызлар кебек үреп, башына кызыл тасма беркеткән киң кырлы мамык шләпә кигән, кулына бәләкәй кызыл флаг тоткан! Лисан карт килеп чыкты, «йомышым бик зур, мине, иң өлкән командирыгызга илтегез», — диде ул. Карт бик арган, талчыккан иде, күрәсең, ул бик озын юл үткәндер. Аңа аш һәм яЛ тәкъдим иттеләр. Ул риза булмады. «Йомышым бик ашыгыч» диде. Берничә сәгатьтән соң безнең арада яшен тизлеге белән шатлыклы хәбәр таралды: генералның хәле яхшыра башлаган, теге карт жень-шень китергән икән. Бу шатлыклы хәбәр безнең арада гына калмыйча, ниндидер юллар белән, безнең берләшмә урнашкан ман/кур шәһәренә дә таралып өлгерде. Ә ике-өч көннән, шушындый яхшы эш эшләгән, чиксез авыр газаплар, кыенлыклар белән генә табыла торган кыйммәтле жснь- шеньны1 кызыл командирга кызганмыйча биргән Ли-сан карт турында бөтен Манҗурия сөйли иде инде. Картның даны көннән-көн5 үсә барды. Шәһәрдән алтмыш километрлар читтә, тау итәгенә сыенган кечкенә генә бер манҗур авылында торган Ли-сан картның йортына, аны күреп сөйләшер өчен, йөзләрчә кешеләр агыла башладылар. Алар арасында аның якташлары булган кебек, Кызыл Армия вәкилләре дә күп иде. Шуларның берсе булып, мин дә Ли-сан карт янына килеп чыктым. Мин аңардан кешенең үткән яшьлеген, беткән көчен кабаттан кайтара, авыруларны сәламәтләндерә торган гаҗәеп жень-шень үсемлеген ничек эзләве турында сө иләвен үтенде м. — Сабыр ит, — диде ул. Картлар, нинди генә милләттән булмасыннар, гадәттә хәйләкәр булалар. Сип сораганны алар тиз генә сөйләп бирмиләр. Токтымалга сөйләп бирсәләр, абруйлары төшәр күк. Аннары шунысы да бар: кемгә сөйләргә? Алтынны тоткан кешеләр генә таныйлар. Тотмаганнар өчен алтын) ни дә, тимер ни. — Бу күптән булган хәл, — дип башлады үзенең сүзен Ли.-сан карт. — Ул чакта мин яшь егет идем әле... Еллар томаны баскан вакыйгаларны хәтерләргә тырышкан Ли-сан картның, пәке очы белән генә уел- гаисыман тар ярыклардан караган
Ерак! Көнчы гыт хикәялә ре
кечкенә күзләре тагын да кечерәйделәр. Ә яргаланып беткән юан бармаклары берничә бөртектән генә торган сакалын бөтерә башладылар. — Белмим кайчан, — диде ул,— мнн, моннан бик еракта, Кытайның бик эссе, чүлле җирендә туганмын. Шунда фокуслар күрсәтеп йөрүче Лн-чен дигән бер кеше белән таныштым. Ли-чен миңа жень-шень турында гаҗәеп хикәяләр сөйләде. Имеш жень-шень тамырын табып, аның эчендәге сыекчаны эчсәң, синең түгелгән көчләрең кабаттан кайта, картайган булсаң, яңадан яшәрәсең, үләр хәлдә авыру булсаң — савыгасың. Җеньшеньның тамыры кеше гәүдәсенә ошый. Шуңа күрә, кытайлар . аңа «женьшень» дип исем биргәннәр. Сезнеңчә әйткәндә яшәү тамыры була. Ли-чен сүзләреннән соң шайтан минем муенга һич тә төшмәслек булып менеп атланды. Мин Ли- чен белән манҗур тайгаларына киттем. Жень-шень куе урманлы •биек тауларда, бик тирән тау чокырларында, иң кыргый, кеше һич- кайчан аяк басмагач, бервакытта да янгыннар булмаган тын урыннарда үскәнлектән, без дә женьшень эзләп, шундый җирләргә — кара тайгага чыктык. Ул тайга! Ком чүлләре( янында үскән бер кытай егетенә манжур тайгасы бер хәйран. Ул биек-биек бөке агачлары, ул мәһабәт эрбетләр! Ул тиле нарат дип йөртелгән дәү наратлар, колач җитмәс имәннәр! Аларның күбесе меңнәрчә еллар яшәгәннәрдер. Кайберләре тамырда корып . ауганнар. Алар ауган урыннарда гына күк кисәге күренә. Югыйсә урман эче, кич вакытындагы шиг кслле, ярым караңгы; һава әллә- нинди хуш исләр белән дә, әчкелтем төчкелтем черек исләре белән Дә тулган. Биек агачлар күләгәсендә (/бихисап рәвештә, керсәң чыга •алмаслык булып, төрле куаклар — ясминнәр, манжур чикләвекләре, йөзем тирәкләре һәм бүтән бик күп куаклар үсәләр. Алар барсы да яшел җимешләре тамып торган лианалар белән уралып беткәннәр. Шуңа күрә, урман эче яшел читән белән уралган шикелле тоела. Урманы шундый булгач, андагы җәнлекләрнең дә исәбе-хисабы юктыр. Ул юлбарыслар, аюлар, кызыл бүреләр, төлкеләр — көтүләре белән генә йөриләр.
Ли-чен элек тә тайгада йөргәнлектән, боларга исе китми, ә мин котым очып, телсез калган кеше шикелле, шак катып торам һәхМ эчемнән: «Я, ходай, нинди җирләрең бар икән синең» дип уйлыйм. Шундый ул манжур тайгасы, улым. Аңа бер аяк баскан кеше гомере буенча аннан аерыла алмый. Мин шул тайгада егерме биш ел буенча жень-шень эзләп йөрдем. Тик әллә нигә бер Пекинга, я Харбинга барып, тайгада тапкан алтын комнарын, җәнлек тиреләрен сата идек тә, корал һәм азык алып, яңадан тайгага! кайта идек. Еллар үткән саен Ли-чен да, мин дә картая башладык, йөзләрне са- кал-мыек басты.1. Ләкин мәңгелек белән чагыштырганда егерме биш ел бик аз вакыт иде. Уңышсызлык- лар безнең ышанычыбызны какшатмады. Без, иртәмесоңмы, барыбер жень-шеньны табып, мәңге яшәвебез белән хыялландык. Шуңа күрә, искиткеч кыенлыкларның авырлыгын сизмәдек, урманнарда йокладык, киек кошлар, җәнлекләр аулап тамагыбызны туйдырдык. Туган телләреб.ез онтылды диярлек, без икебезгә генә аңлаешлы бер әллә нинди телдә сөйләшә башладык. . Бер вакытны безгә бәхет юлы ачылды: караңгы тайга уртасында жень-шень куагы таптык. Ләкин ул бпк яшь иде әле. Аның бары ике генә яфрагы бар иде. Ә женьшень. ның өлгергәнлеген аның яфракларына карап беләләр. Яфраклары ни кадәр күп булса, жень-шеньның тамыры шул кадәр зур була. Без аның тирәсендә бер үзебез генә танып ала торган тамгалар салдык та, киләсе елга тагын ки
8 Г. Әпсәләмов
лербез дип, кайтып киттек. Тайгада безнең кебек бәхет эзләүчеләр меңләп йөргәнлектән, без бик нык борчылдык. Үзара бу турыда сөй- ләшмәсәк тә. уйларыбыз гел шул жень-шеньга кайта иде. Табылган җень-шеньның өлгерүен без биш ел көттек, һәр ел саен аның янына барып карадык. Ниһаять, бер| көнне Личен миңа әйтә: — Ли-сан, хәнҗәрләрне кайрыйк, — ди. Безнең дарыбыз күптән беткәнлектән. балтадан, хәнҗәрдән башка коралларыбыз юк иде. Беләү ташлар табып алдык та. көне буе тавыш-тынсыз хәнҗәрләр кайрадык. Аннары Ли-чен үз башыннан бер бөртек чәч йолкып алып, чәче өстенә хәнҗәрен куйды. Чәч урталай киселде. Шуннан ул минем хәнҗәремне дә чәченә ти- бендереп карады һәм саргая башлаган эре тешләрен күрсәтеп елмайды да, хәнҗәрне кире мина сузып: — Шанго! — диде. Тайга; буйлап без, гүя караклар шикелле, посынып кына бардык. Ли-чен иелеп, тирә-ягына пошынып каранакарана атлады. Мин дә шу- лаерак булганмындыр. Менә ул гаҗәеп жень-шень куагы! Сабагы билдән югары түгел, нәкъ түбәсендә җәеп җибәргән| кул бармаклары кебек җиде яфрагы һәм алсу төстә вак кына чәчәкләре бар. Җень-шеньның бөтен хикмәте аның тамырында булганлыктан, һәм ул тамырны, кыйммәтле суы агып китмәсен өчен, зур саклык белән алырга кирәк булганлыктан, без жень-шень төбен ерактан казый башладык. Көне буе казыдык һәм менә бер» заман саргылт ак тамыр күренеп китте. Икебезнең дә йөрәкләре дөп-дөп тибәргә тотынды. Мин урынтын гына Личенга күз төшерәм, ул — миңа. Мин аңа караганда ул миннән күзләрен яшерә, әүвәлге кебек ачык итеп елмаймый да. Йөзе болытлы көн шикелле сүрән. «Ни булды моңа?» дип уйлыйм мин. Без һаман казыйбыз. Ләкин караңгылык безнең эшне бүлә. Без шуннан ерак китмичә учак ягабыз. Ли-чен дөрләп янган коры ботакларга карап, башын аска салган хәлдә борыңгы кытай телендә нидер, җырлый. Мин, аның сүзләрен төшенмим. Шуңа күрә, ул һаман бер үк җырны кабатлый шикелле тоела. Башта минем күз керфекләрем авыраялар, ләкин бирешергә теләмим. Ә Ли-чен һаман җырлый да җырлый. Инде минем күз алларым караңгылана, инде күзләрем йомыла. Мин бик көчле ихтыяр белән генә аларны ачып алам. «Бу мине йоклата» дигән уй башымнан үтеп китә һәм МИН: — Ли-чен, тукта! — дип кычкырам. Ул әзрәк тынып тора да тагын җырлый башлый. Минем’ керфекләрем яңадан таш таккан сыман авыраялар. Бер вакыт мина Ли-чен урыныннан кузгалды, кулында нәрсәдер ялтырады шикелле тоелды. Л4ин сискәнеп китеп, урынымнан сикереп тордым. Ли-чен башын аска иеп, һаман да бөрешеп утыра иде. Иртән без яңадан казырга тотын, дык. Ли-чен жен-шень тамырының зурлыгына гаҗәпләнеп, — Шәп, шәп, — дип мыгырдана башлады һәм тамыр тирәсендәге туфракны бик сакланып алып, уч- лап-учлап читкә ыргыта бирде. Мин аның күзләренең шөбһәле уйнауларына игътибар итүем булды, ҮЛ, билендәге хәнҗәрен суырып алып, миңа| селгәнеп тә җибәрде. Мин чакчак кына аның хәнҗәрле кулын читкә этәреп өлгердем. — А! — дип икебез дә| берьюлы ачы тавыш белән акырып җибәрдек. Шуннан урмандагы иң ерткыч, иң усал хайваннар шикелле, берберебезне өзгәләшә, буыша, чәйнәшә башладык. Күпме вакыт үткәндер, күпме сугышканбыздыр, баздан ничек чыкканбыздыр — хәзер хәтерләмим инде. Мин аңыма килгәндә үземне жень-шен^ куагыннан ун:-унбиш метр читтә, кулыма хәнҗәремне кысып, йөз түбән яткан
9 Ерак! Көнчыгыш хикәяләре
хәлдә) күрдем. Ли-чен дә шунда ук иде. Ул миннән җиде-сигез адымнар читтәрәк, шулай ук кулына хәнҗәр тоткан! хәлдә, йөз түбән ята иде. Ә урман, гүя безнең акылсыз- лыгыбызга хайран калгансыман, тынган, һичбер тавыш ишетелми, һичбер ботак селкенми. Хәтта күләгәләр дә уйнамыйлар. Мин шуыша башладым. Мин кузгалуга Ли-чен дә кузгалды. Мин тынып калдым, ул да! туктады. Димәк, ул тере, ул мине сагалый! Тагын сынап карыйм — минем кыймылдавым була, Ли-чен дә кыймылдый. Мин берничә тапкыр Лң-ченга: «Ташлыйк бу тилелекне, икебезгә дә җитәр» дип әйтеп карыйм. Ул ачулы күзләрен генә уйната. Шуннан минем күңелем дә кузгалып китә. Шулай! без көне буенча, ачудан янган күзләребез белән бер-берс,- безне ашардай булып, ерткычлар кебек сагалашып ятабыз. Мин чак кына хәрәкәтләнсәм, ул да кузгала, ул кузгалса, мин дә калмыйм. Без инде жснь-шеньне кулга төшерү берберебезнең үле гәүдәсе аркылы' гына булуын яхшы төшендек. Шулай да бәхетебезне бүлешәсебез килмәде. Безнең көчләребез бер тигезрәк булганга, ул да, мин дә беренче булып һөҗүм итәргә кыймадык. Чыдамлык белән алдырырга буд- дык. Төнне йокылы-уяулы үткәрдек һәм алга таба бары бер метрга гына шуыштык. Йөрәктә кайнаган ачуның зурлыгын, ачылыгын ничек сөйләргә сезгә? Бәхет шундый якын бит., Ун адым! Ләкин юлда кулына үткер хәнҗәр тоткан Ли-чен ята. Мин чак кына кузгалсам ул да кузгала... Шулай без бер тәүлек, ике тәүлек, өч тәүлек ятабыз. Ачлык) үзен сәгать саен ныграк сиздерә башлый. Көндезләрен җылы булса да меңләгән чебшГ-черкиләр теңкәгә тия, төннәрен җир салкыная, тән дер-дер калтырый. Якында гына бүре улап җибәрә, я шакал шыңшый, я байгыш елый башлый. Коточкыч куркыныч булып китә. Ирексездән кузгаласың, ә син кузгалуга Ли-чен да кузгала. Дүрт) тәүлек без шулай бер-беребезне сагалап яттык. Шул арада куакка таба бары өч-дүрт адым гына якынлаштык. | Бишенче тәүлекнең иртәсеидә мин ниндидер тирән йокыдан уяндым да
кузгалдым. Аркамнан ниндидер кош очып китте. «Тәнемне чукырга’ кил. деңмени, каһәр төшкере!» дип эчемнән сүгендем. Мин кузгалуга Ли-чен; беренче тапкыр кузгалмады. Менә тагын ярты метр, бер метр шуыштым. Ли- чен һаман кузгалмады. Тагын шуыштым һәм куакка өч-дүрт адым калгач, йөрәгемә чыдый алмыйча, күтәрелдем дә дүрт аякланып киттем. Шатлыгымнан үз-үземне белештермәдем, еладым да, көлдем дә, әллә нинди кыргый тавышлар чыгарып кычкырдым да. — А-а-а! — дип урман миңа шаулап җавап бирде. Мин бәхетемне кулыма төшендем дип хис иттем үземне. Ләкин... жень-шень куагында кыйммәтле) су юк иде. Без сугышкан чакта аңа бәрелгәнбез һәм ул кыйммәтле су җиргә агып беткән иде... Бу хәсрәттән мин җүләрләнергә, диваналанырга тиеш идем. Ләкин ничектер) акылымны саклап калганмын. БилеТ^иртелгән хайван кебек сөйрәлеп, көч-хәл белән генә Ли- чен янына бардым. Ул үле иде. Аның иңбашын козгыннар чукый башлаганнар иде.... Ли-сан бабай, башын аска иеп, тынып калды. Бик озак башын күтәрмичә уйланды. Аннары яңадан сүзен дәвам итте. — Шуннан тагын бик күп, бию күп еллар үтте, — диде ул. — Җанымны тетрәткән бу уцышсызлык- тан1 соң да мин, урман янгыныннан шашып качкан юлбарыс кебек, тайганы ташлап качмадым, бәхет эзләүдән тукта м а д ы м. Башы м н а н тагын да авыррак, кыенрак, куркынычрак хәлләр> үт.т.е.. Ләкин, кем эз-
10 , Г. Әпсәләмов
ли — ул таба. Мин дә жень-шень таптым! Тик бәхетсез елларда таптым мин аны. Шулай булды, мең бәләләр белән тапкан жень-шеньны үзем үк яңадан җиргә күмдем. Ни өчен дип сорыйсызмы? Безнен илебезне японнар бастылар. Алар безнең кояшыбызны капладылар, илебез өстенә шомлы караңгы төн китерделәр. Мондый бәхетсез илдә .мин яшь буласым да, мәңге яшисем дә килмәде. Җанлы кол булудан җансыз мәет булып җирдә ятуны артыграк дип санадым. Ниндидер усал җаннар минем женьшень табуым турында японнарга җиткергәннәр. Алар әллә ничә тапкыр миңа килеп, жень-шень дауладылар, үзләре белән алып китеп, кыйнадылар, газапладылар, куркыттылар. Миң аларга шуны гына әйттем: — Сез минем башымны кисә аласыз. Бу сезгә кыен; түгел. Әмма мин илемә шомлы төн китерүчеләр, гә яктылык нуры — жень-шеньны бирә алмыйм, — дидем. Ли-сан карт яңадан тынып калды. Ләкин озакка түгел. Аның сүрән йөзе бик тиз яктырды, күзләре нурланып киттеләр. — Мин бәхетле, — диде ул эчке mail тавыш белән. — Мин каһәрләнгән илемә көн китерүчеләрне, яктылык китерүчеләрне дә күрдем. Ул — сез, ул — Кызыл Армия! Шу,- ның өчен мин, берәү дә сорамаса да, күмгән жень-шеньны казып алдым һәм үз кулым белән аны сезгә илтеп бирдем^ 1V45 ел сентябрь, В.иДивосток.
БЕР МИНУТ ТЫНЛЫК — Агасың да агасың син, әй, хәсрәт елгасы. Ләкин минем йөрәгемдәге* кайгыны юар өчен синең суларың аз, ташкын елга! Яр буенда, чуер ташлар өстендә, башың учлары белән кысып утырган бичара Ма-о шулай уйлады. Ә аның тирәягында шундый дшел, бөдрә яфраклы агачлар үсә,Лзөбәр^-> җәт шикелле зәңгәр күктә ялтырый, зур шәһәр ягыннан гө,- релдәү, музыка тавышлары чыңлап килә. Ләкин бәхетсез Ma-оның күзләре яшел агачларны күрмиләр, якты көн аның өчен барыбер юк, шәһәрнең күңелле гөрелдәве, музыкасы ана ишетелми. Әгәр мөмкин булса хәзер Ма-о, урыныннан торыр иде дә, киң кырлы мамык шләпәсен кыйгач киеп, кулына җиңел ак зонтик! тотып, шәһәргә китәр иде. Сөекле хатыны, шаян улы янына кайтыр иде ул. Ма-о бик, бик) сагынды бит аларны! Ма-о эре сөякле кеше булса да, бу минутта бөтенләй кечерәйгән кебек иде. Йөзен каплаган куллары кызалар. Ул аларда һама^ да әле кайнар кан исе сизә күк. Инде кая барсын Ма-о, нишләсен, кайдан йотылу көтсен? Кем анар ярдәм кулын сузар? Әллә ташкын елгага ташланыргамы? Ул чагында барысы да бетәр иде. Юк, ул чагында да бетмәс иде. Елга сулары аның йөрәк ялкынын баса алмыйча, ул ял,- кынның кызуыннан) үзләре кибәрләр иде. Аһ, нишләсен бичара| Ма-о. Аның өчен дә таң атармы? Әллә кояш яктысындагы коточкыч караңгы төн мәңге шулай дәвам итәрме? , Ма-о тирән өметсезлектә иде. Әгәр дә ул көчсез ихтыярлы бер кеше1 булса бу өметсезлектән акылдан язар иде. Чыннан да ул үзенә һичкайдан котылу күрмәде. Бер генә1 яктан да аның өмет йолдызы кабынмады. Японнар килгәнче алар фәкыйрь торсалар да тамаклары тук була торган иде. Көн саен булмаса да дөге ашыйлар иде. Атлары, сыерлары һәм җирләре бар иде. Японнар килгәч һәммәсен тартып алдылар. Бер нәрсә калдырмадылар. Элек, ичмасам, аларның бәйрәмнәре була торган иде. Ата-бабала- рыннан калган җырларны җырлап күңел ачалар иде. Японнар килгәч кытайча җырлаудан! да тыйдылар. Моның белән алар хезмәт рөючәң
11
Ерак Көнчыгыш хикәяләре кытайларның битләренә генә түгел җаннарына төкерделәр. Тормыш бик кыенга киткәч, Маоның абыйсы рикша булып эшли башлады, һәр көн иртүк торып, ике тәгәрмәчле кечкенә арбасына җигелә дә, урам чатына барып баса иде. Көзге яңгырларда, кышкы салкыннарда, язгы пычраклар һәм җәйге эсселәрдә дә ул шушы урам чатында нәүмизләнеп торды. Шулай көтеп торганда нинди булса бер япон яисә кытай бае чыгып, аның арбасына утыра да, рикшаның аркасына нечкә таяк белән төртеп, кузгалырга куша. иде. Юлда берәр җиргә борылырга, адымнарны кызулатырга яисә әкренәйтергә кирәк булса рикшага сүз кушып торуны артык саныйлар, хайванны әйдәгән шикелле, таяк белән идарә итәләр. 1945 нче елның язы Манҗуриядә аеруча ташкынлы булып килде. Шәһәрнең түбән урамнарын су басты.; Табигатьнең шушындый ташып,- уянып торган көннәренең берсендә Maоның абыйсы үзенең арбасына бер япон түрәсен утыртып, шәһәрнең көньяк капкасына таба алып китте. Киң мәйданны су баскан иде. Аны күргәч рикша икеләнебрәк калды. Язгы су салкын, ә аның аяк киемнәре бик начарлар. Ләкин япон кискен рәвештә рикшаның' аркасына таяк белән төртте. Рикша бозлы суны ерып бара башлагач, японның кәефе тагын да күтәрелә төшеп, «Гүзәл шул манҗур төннәре» дигән романсны җырлап җибәрде. Тик аның кәефе озакка сузыла алмады. Рикша мәйдан уртасында, су эчендә, егылган бер әОң янында туктады. — Әйдә! Әйдә! Никадәр «әдәпсезлек»! Рикша арбасын ташлап, әбигә күтәрелергә булыша башлады. Японның сүгенү- ле сүзләренә колак салмады; — Hirt булды, әбекәем, сиңа? — Хәлем бетте, балам... Өч көн инде бер валчык та капканым юк. Бу сүзләрне ишеткәч, рикша әби- не саклык белән генә култыклады да, мәйдан аркылы алып китте. Су эчендә калган японның янавы аны туктата алмады. Менә шушы| «коточкыч җинаяте» өчен Ma-оның кадерле абыйсын җәзаладылар.
Ул эшкә хәзер берничә ай булды инде. Ләкин Ма-о аны бүген дә оныта алмый. Палач аның абыйсының киселгән канлы башын озын чәченнән тотып, югары күтәрде дә, гыйбрәт булсын өчен, җиналган халыкка күрсәтте, аннары очлы казык башына кадап куйды. Җәз а л а у м ә й д а н ы н н а н к а й тк а н чагында Л4а-о үзенең аяклары астында җир барлыгын сизмәде. Тез буыннары калтырадылар, башымда кайнар ут янды, ә йөрәгендә япон килмешәкләренә тонык, рәхимсез ачу күтәрелде. Шушы минутта ук ул үзенең нәрсәдер эшләячәген, абыйсының хаксызга аккан канын җирдә калдырмаячагын сизде/Тик нәрсә эшләячәген генә ачык белмәде әле ул. Карар соңыннан килде. Өенә кайткач, Ма-о бик әйбәтләп салкын су белән юынды. Аннары хатыныннан чиста күлмәк-ыштан сорады. — Кая җыенасың, Ма-о?— диде хатыны. — Күрмисеңмени, тынлык минуты якынлаша бит, шуңа хәзерлә- нәм,—дип җавап бирде Ма-о. Чыннан! да «тынлык минуты» итеп билгеләнгән вакыт якынлаша иде. Манҗурияне басып алганнан соң, японнар император өчен сугышта корбан булган самурайларны хөрмәт белән искә алу өчен,( тынлык минуты керткәннәр иде. Бу тынлык минутында бөтен халык— нәни балалардан алып, әлсерәп беткән картларга кадәр — аякка басарга һәм бер минут буенча тәгъзнм белән баш иеп тын торырга тиеш. Кытайлар өчен бу минут — милли хурлык минуты иде. Үзләрен коллыкка төшерү юлында үлгән самурайлар хөрмәтенә алар баш иеп, тын торырга мәҗбүрләр иде.
12 Г. Әпсәләмов
Тынлык минуты якынлашканнан якынлашты. Ma-оның хатыны йоклап яткан баласын уятты. — Тор. күз нурым, йокларга ярамый. Японнар күрсәләр я ачуланырлар, я суктырырлар. Яна күлмәк-ыштан кигән Ма-о, җиң эченә нәрсәдер яшереп, өйдән чыгып китте. Хатыны сүзсез генә аның артыннан карап калды. Нәрсәдер сизенде ул. Йөрәге урыныннан чыгардай булып тибә башлады. Кая китте Ма-о? Хәер. Ма-о озакламый кайтып та керде. Ләкин аның чырае качкан, күзләре тонган иде. — iMa-o, сиңа нәрсә булды? — дип куркып сорады хатыны. — Кайнар су бир, минем юынасым килә. — диде Ма-о һәм, канлы кулын хатынына күрсәтмәс өчен, аркасына яшерде. Күп тә үтмәде, урамда шау-шу күтәрелде. Тәрәзә турысыннан полицейскийлар йөгереп үттеләр.; — Нәрсә булган? — дип хатын тәрәзәгә омтылды. Ул арада Ма-о бит-кулларын юып, ак сөлге белән тиз-тиз сөртенде дә, хатыны белән улының күзләреннән үбеп: — Хушыгыз, акыллыларым. Мине эзләмәгез, — диде һәм юк булды. Шуннан соң ул кабаттан өенә кайтмады. Тауларда, урманнарда йөрде. Үзен эзәрлекләүче японнарны эздән яздыру өчен, яшеренгән урыныннан икешәр-өчәр көн чыкмады. Киемнәре өзгәләнеп, үзе каралып, пычранып бетте. Күзләре эчкә баттылар, зурайдылар. Йөзенә ауру сарылык йөгерде. Ма-о үтергән япон бае өчен, самурайлар, Ма-о тора торган урамнан ун кешене, шул/ исәптән Ма-о- ның сиксән яшьлек әтисен дә, кулга алып җәзалаганнар. Бу хәбәрне ишеткәннән соң, Ма-о тәмам өмет- сезлеккә бирелде. «Мин бер японны үтердем, алар ун кытайны җәзаладылар. Лх, нишләргә?»— дип уйлады ул су буенда] утырган килеш. Ма-о аңлы көрәшче булудан ерак тора иде әле> Шуңа күрә аңа бик күп нәрсәләр караңгы, билгесез кү. ренде. Тауларда, урманнарда үзе кебек үк качкыннар арасында йөргәндә ул японнарга] каршы бик күп нәфрәтле сүзләр ишетте. Ләкин алар арасында да юл күрсәтүче таба алмады. Шуңа] күрә Ма-о үз эченә бикләнеп, бөтен кайгы-хәсрәтен үз эченә җыеп, җилкәнсез көймә кебек яктан-якка сугылып йөрде. Тик бер көнне, артык түзәрлек хәле калмагач, Ма-о яшерен рәвештә, төнлә, өенә кайтты. Хатыны аны танымады. — Ма-о, бу синме? — дип куркынып һәм гаҗәпләнеп сорады ул. Малае да әтисенең муенына килеп сарылмады. Бу5 хәл алдында Ма-о- ның күзләреннән яшьләр атылып чыктылар. Ул бичара бу төннең актыккы шомлы төн икәнен белмәде. Иртән алар әллә кайдан ерактан, көнчыгыштагы таулар артыннан килгән каты гөрселдәү тавышыннан куркып уяндылар. — Тайфун башланганмы әллә? — диде] хатыны. Ма-о, һәр көтелмәгән хәлгә әзер торып, ишекне чак кына ачып, тышка колак салды. Гөрселдәү көчәйгәннәнкөчәя иде. — Нәрсә бу, Ма-о? Ма-о ишекне саклык белән генә янты да, бик борчылган төстә: — Туплардан аталар, — диде.— Барыгыз, урамга чыгыгыз. Нәрсә булганын халык белә булыр. , Хатыны белән] улы урамга чыгып киткәч, Ма-о тагын ишекне чак кына ачып, тыңлый башлады. Гөрселдәү һаман туктамый иде. Бу вакытта тышта шундый матур таң сызылып килә иде, мондый матур, якты таңны Ма-о Ман- журиядә моңа кадәр һичкайчан күргәне юк иде. Ул сихырланган- сыман хәйран калып карап торды, ә йөрәгенең иң төбеннән чиксез зур- шатлык | үрентесе ; томан ерып, өскә- калка баптлады. Иң элек Ma-оның малае йөгереп кайтты. — Әти, японнар китәләр! — дип кычкырды малай. Ул арада хатыны да кайтып керде]
Ерак! Көнчыгыш хпкәяләре 13
— Я, нәрсә ишеттең?—дип сорады Мао шыпырт кына.? — Сугыш! — диде хатын шатланып. — Советлар Союзы японнарга каршы сугыш башлаган. Японнар ыгы-зыгы киләләр, китәләр. Бу сүзләрне ишеткән Ма-ога, әйтерсең, җан өрделәр. Ул баскан урынында сикерә башлады. Йөзе яктырды, күзләре уйнап киттеләр. Үзе бер; туктаусыз: — Азатлык! Азатлык!—дип кабатлады. Шәһәрнең бер башыннан японнар чыгып кйткәндә аның икенче башыннан совет танклары керделәр. Аларга каршы, киң урам буйлап, кулларына кызыл флаглар тогкан кытайлар агылдылар. Иң алдан шләпәсенә кызыл тасма беркеткән Ма-о атлый иде. Хәзер ул коточкыч караңгы төннәрнең! үтүен, Ман- журиядә чыннан да якты таң тууын, ул таңны — бәхет/ һәм азатлык таңын кытай халкына . Кызыл Армия китерүен ачык күрә иде. Манҗурия. 19-15 ел. Сентябрь.
АМУР ТОМАН ЭЧЕНДӘ I Киң Амур томан эчендә. Ап-иак пароход дулкыннарда чайкала-чай- кала’ агым уңаена бара. Уң яктагы текә яр томан эченнән беленер-беленмәс күренә, сул як яр тәмам югалган. Югары! палубада Шәйхи бер үзе. Ул култыксага сөялгән. Аңа пароход бик әкрен бара күк тоела. Аның җитез уйлары күптән инде сугышчан дусты Канча Актанка янында, һич тә көтмәгәндә, уйламаганда килеп чыккан дустын күргәч, Актанка, яхшы күңелле, арслан йөрәкле Актанка нишләр! Канча Актанка, Ханкай сазларын кичкән чагында, яраланды. Шәйхи аны ут эченнән алып чыкты. Шуннан! соң дуслар аерылыштылар һәм кабаттан күрешмәделәр. Сугышта күп нәрсәләр үзгәрә, күп нәрсәләр онтыла;1 Тик кан белән беркетелгән, ут һәм тимер беләң сыналган дуслык кына! онытылмый. Шуңа күрә дә Шәйхи, демобилиза- цияләнгәч, Амур буендагы нанай авылларының берсендә яшәгән сугышчан дустын күрмичә, Ерак Көнчыгыштан китә алмады. Шәйхи хәзер дә кан эчендә яткан дустының әкеренәя барган тавыш белән әйтелгән соңгы сүзләрен ишетә кебек: — ... Син минем. агам булырсың, мин — энең. Миң шулай әйттем. Шулай булыр ул. Японнарны җиңәрсең дә, безгә кунакка ки лерсең. Минем өем — синең өең. Бар нәрсә дә уртак: тоткан балыкларым да, аулаган җәнлекләрем дә. Теләсәң бездә бөтенләйгә калырсың, теләмәсәң китәрсең. Шулай диде1 Канча Актанка. , Пароход сузып-сузып ике тапкыр кычкыртты. Томан эчендә йокымсырап яткан ярлар, әллә кайлардан уратыпуратып килгән яңгыраш белән җавап бирделәр. Бераздан соң томан эри башлады. Карасу 1 Амур буена иртәнге кояшның алтын тасмасы сузылды. Әкияттәге сыман матур, урыны- урыны белән! баш әйләндергеч текә ярлар калыктылар. — «Бездә шундый текә ярларга яр чыпчыклары оя ясыйлар», — дип уйлады Шәйхи һәм нәкъ яр кырыена үскән мәһабәт наратка күзләрен текәде} Шәйхи үзенең килүё турында алдан хәбәр итмәде. Шулай| да стойбище турысында туктаган пароходтан төшкән чагында аны бөтен нанай авылы диярлек каршы алды. Текә ярга басып) торган халык төркемен күргәч, «болар кемнедер көтәләр булса кирәк» дип уйлады Шәйхи. Тик ярга чыгучы көймәдә үзеннән башка чит кешене күрмәгәч, бераз аптырап калды. Ул арада яр башындагы халык төркеме кул болгарга тотынды. Шәйхи шул төркем эченнән үзенең дусты Канча Актанканы күзләре белән эзлә
14 Г. Әпсәләмов
де, тик таба алмады. Көймәдән ярга сикереп төшкәч) тә ул аны тиз генә күрмәде — мондагы кешеләр барысы да бер-берсенә бик нык ошаганнар иде шикелле. — Бочкафу! 11 12 — дип кычкырды Шәйхи бөтен халыкка берьюлы мөрәҗәгать итеп. Ә уннарча авазлар бер тавыштан аңа җавап биргән арада төркемнең бер кеше аерылып, — Анда’- — дип Шәйхинең муенына сарылды. Бу — Канча иде. Никадәр үзгәргән ул! Үз милли киемендәге Канчада элекке кызылармеец Канча Актанканы һич тә танырга мөмкин түгел иде. Кунакны колхоз председателе үз йортына алып китте. Халык төркеме дә аның белән бергә кузгалды. Шәйхи, дустыннан исәнлек-саулык сорашасораша һәм шул ук вакытта колхоз председателе карт нанайның колхоз тормышы турындагы сүзлә- ләрен тыңлый-тыңлый, тирә ягына күз йөгертергә дә өлгерде. Нанай өйләре тәртипсез чәчелеп,, бер- берсеннән шактый ерак торалар. Келәтләр биек свайлар өстенә салынганнар. йортлар тирәсендә бик куп этләр. Алар шаулап узучы төркемгә бер дә исләре китмичә, ал аякларына башларын куеп, тыныч кына яталар. Сарайлар яныннан үткәндә Шәйхинең күзләренә балык җәтмәләре һәм кибәргә эленгән балыклар ташланды. Борынына төтен белән бергә укмашкан балык мае исе килеп бәрелде. — Ака Актанка — колхоз председателе: Ул монда тора, — диде башына кызыл яулык бәйләгән, кояштан-җилдән яргаланган кызгылт^ йөзле әлеге карт нанай. Шәйхи шунда гына аның Канчаның әтисе икәнлегенә төшенде, югыйсә аны берәү дә шулай дип таныштырмады. Өйгә кергәч, бар да сәкесыман тоташ урындык өстенә утырыштылар. Бераздан Шәйхи урындык астыннан җылы бөркелеп торуын сизде. Күрәсең, аннан труба үтә иде. Стена буенда Шәйхинең күзенә берсе өстенә икенчесе куелган берничә сандык чалынды. Сандыклар өстенә сырган юрганнар- өелгән иде. Шунда ук каен
11 Бочкафу — исәнмесез. 12 Анда — дустым.
тузыннан эшләнгән төрле бизәкле тартмалар, савытлар тора. Почмакта чал чәчле бер әби туздан ясалган бишектә бала тирбәтә? Әбинең авызында озын трубка, ә баланың бишеге өстендә буш патроннар бик нечкә тавыш белән чыңлыйлар. Ул арада хатын-кызлар өстәлгә зур тәлинкәләрдә юка-юка итеп телеп туралган суган һәм төрле үләннәр белән тәмләндерелгән балык китереп куйдылар. Хуҗаның чакыруы буенча кунаклар барысы да ашарга керештеләр. Аштан соң чәй бирделәр, ә чәйдән соң нанайлар трубка тартырга’ тотындылар. Шәйхигә дә трубка тәкъдим иттеләр. Ләкин ул, рәхмәт әйтеп, папирос кына кабызды. Үз чиратында ул кунакларның барысын да манжур папиросы белән сыйлады. Кунаклар трубка тарткан арада бәхетле Канча җырлап җибәрде: — Безгә кунак килде. Ул бик батыр егет. Ул японнарны бик нык кыйнаган. Ул Канчаны ут эченнән алып чыкты. Ул аның чын дусты... Сый-хөрмәт һәм җыр озакка сузылды. Тәмәке төтененнән Шәйхинең башы авырта башлады. Ниһаять, ул түзмәде, үзенең сул ягында утырган дусты Канчаның кулын бүтәннәргә сиздермичә кысып алды. Шуннан алар икәүләп тышка чыктылар. Кояш таулар артына әкрен генә батып *бара иде. Офык буендагы болытлар көйрәгән күмерләр кебек! яналар. Кичке кояш нурлары янәшә басып торган ике дусны яктырталар. Тын һавадан якын кичнең зәңгәрсу күләгәләре үтепүтеп китәләр. — Я, ничек яшисең, Капча? Сәламәтлегең ничек? Кәләшеңне нигә күрсәтмәдең? Өйләндеңме соң? — дип сорады Шәйхи дустының иңенә кулын салып. — Канча Актанка яхшы яши,— диде нанай.—Сәламәтлеге дә яхшы
Ерак] Көнчыгыш хикәяләре _ 15
аның. Яхшы докторлар аның ярасын төзәттеләр. Хатынын Канча күрсәтмәде. Чөнки Канча өйләнмәгән әле. Тайра күрше авылда, зур мәктәптә укыта. Тиздән Тайра монда кайта. Шунда туй була. Канча бик бәхетле, бик шат. Туйда аның дусты Шәйхи булыр. Дуслар озак сөйләштеләр, ләкин сүзләре бетмәде. Шәйхи бик арыган иде. Кайда булса ял итәр өчен урын күрсәтүне сорады. Аңа икенче бүлмәдәге бердәнбер кроватьны тәкъдим иткәч, ул каршы килде. — Мин солдат кеше, миңа почмакта да ярый, — диде. Ләкин Канчаның әтисе, дошманнарны җиңеп кайткан батырга нанай өендәге иң яхшы урын бирелергә тиеш икәнлеген әйткәч, Шәйхи бу кунакчыл халыкның хәтерен калдырмас өчен риза булды. Йомшак урында яткач ул бу сөйкемле халык турында тирәнтен уйламакчы булган иде дә, керфекләре авырайдылар. Ул үлексыман каты йоклап китте. Иртән Шәйхи бик иртә уянды. Бөтен тәнендә ниндидер рәхәтлек һәм җиңеллек сизде. Тиз генә урыныннан торып киенде дә, тышка чыкты. Тышта ул иртәнге саф һаваны сулап, берничә минут өй каршында басып торды. Аннары әзрәк катыра төшкән җиргә дагалы итекләре белән басабаса, Амур буена төшеп китте. Бозлардан арынган томанлы Амур иркен сулап, мул суларын океанга куа иде. Кичә генә әле салкынча иде, ә бүген, әйтерсең, әллә кайда зур мичләр якканнар: һава җылы, җил бөтенләй исми. Амур үрендәге аксыл томан эченнән мәһабәт кенә кояш күтәрелә. Яр буйларында яңгыр сулары һәм кечерәк күлләр ялтырыйлар. Таулар алсу зәңгәр һәм зәңгәрсу булып күренәләр. Әллә кайда биектә-биектә очып килгән киек кошларның канат тавышлар^ шыелдый. Шәйхи башын югары күтәреп бик озак күккә карап тора, тик бернәрсә дә күрми. Күтәрелеп җитмәгән томан аларны каплаган. Аккошларның моңлы тавышлары Шәйхидә үткән сагышларны уяталар. Ул бала чакларын хәтерли. Сабан сөргән атларын буразнада: туктатып, чабаталы малай, очып килгән кыр казларына менә шулай хәйран булып карап тора торган иде.
Шәйхи әкрен генә кузгалды да, урманга таба юл тотты. Аның аяк асларында язның беренче чәчәкләре,—күгәрчен күзләре, казаяклар» күренде. Урман якынлашкан саен аннан моңлы кәккүкләрнең кычкырулары, беренче шәүлегәннең өзелеп сайраулары ачыграк ишетелде. Аланнаң ак башлы диңгез бөркете күтәрелеп, якындагы агач башына кунды. Сазлыкта йөргән ләкләк муенын сузып, тирә ягына каранды. Рәхәт иде монда. Ләкин кинәт Шәйхи ямансулап җибәрде. «Бездә сабанга чыкканнардыр инде» дип көрсенде ул, йөрәге тирән сагыш белән сызылып китте. Акрын гына искән җил дә| аңа әллә кайдан сабан белән актарылган туфрак исен китергәндәй булды. Шәйхинең борын яфраклары киңәеп киттеләр, күз карашлары үзгәрде. «Дустымны күрдем, хәзер туган кырларыма ашыгыйм инде» дип уйлады ул. Шәйхи онтылыбрак киткән иде ахрысы, иңенә мылтык аскан, биленә атылган кошлар таккан Актанка- ның урман эченнән килеп чыкканын сизми дә калды. — Бочкафу! — дип кычкырды ерактан ук Актанка. Шәйхи сискәнеп китеп, аңа күтәрелеп карады. — Нигә мине ауга уятмадың? — Син йоклый идең. Канча’ ауга бер үзе китте. Монда нишлисең? — Менә Амурны карарга төштем. Томанлы Амур бик матур икән. — Амур яхшы елга. Әти сөйләде: кытайлар) аңа Кара дракон елгасы диләр икән. Юк, алар безнең Амурны белмиләр. Акыллы Амур теләсә кемгә үзенең байлыкларын
16 £. ^Әпсалэиов
күрсәтми. Ә нанайларга Амур юмарт. Сездә дә шундый яхшы елга бармы? — Бар. — диде хыялланган Шәйхи.— Идел бездә.
II Кич белән, кояш баер алдыннан дуслар тау башына чыгып утырдылар. Көне 6yei ауда йөргәннән соң алар икесе дә шактый ук арганнар иде. — Сине дә күрдем, кунак та булдым. — диде Шәйхи дустына,— иртәгә мин китәм инде, Актанка. Актанка акыллы күзләре белән Шәйхигә карады. { — Юк, туган, бераз тор әле. Тиздән Тайра кайтыр. Туй булыр. Канча синнән сорый. Актанка сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, Амур өстендә күп ишкәкле нанай каегы күренде. Көймәне агым капламасын өчен, ишкәкчеләр ерактан уратып, ярга борылдылар. Канча урыныннан сикереп торды. Аннары: — Тайра! Тайра! — дип кычкы- ракычкыра причалга таба кызу йөгереп китте. Шәйхи дә урыныннан күтәрелеп, ярга табан юнәлде. Тайра турында ул Актанкадан ишетеп бераз белә иде. Тайрага унтугыз-егерме яшь. Ул шул авылда, туган, аннары Ленинградта төньяк халыклары институтында укыган. Хәзер күрше нанай авылында укытучы. Шәйхи ярга, килеп җиткәндә Актанка белән Тайра кулга кул тотышып, текә ярдан югары күтәреләләр иде. Тайра бөтенләй диярлек безнеңчә киенгән, башында алсу косынка, кулында кечкенә генә чемодан. Яшьлектән һәм очрашу шатлыгыннан аның бераз киңрәк, ләкин бик сөйкемле йөзе балкый, кечерәк, кысык күзләре, бигрәк тә көлгән вакытта тигез ак тешләре ялтырыйлар. Кунак булуы турында Каича аңа хәбәр итәргә өлгергән иде ахрысы, Тайра Шәйхи белән бик иркен күреште. Егет аның кечкенә кулының җылылыгын һәм көчлелеген сизде. Русча Тайра Канчага караганда да иркенрәк сөйләшә) иде. — Мин сезнең турыда ишеткән идем инде, — диде Тайра кечерәк аяклары белән күбенгән туфракка баса-баса. —
Илебезнең дошманнарын җиңүегез өчен нанай кызлары сезне котлыйлар.. — Рәхмәт, — диде Шәйхи, үзе ни өчендер кызарды. Аннары сизмәделәрме дигәндәй күз кырыйлары белән Канчага карап алды. Канчаның йөзендә ташыган бәхеттән башка һични юк иде. Өйгә кайтып ашаганнан, эчкәннән һәм бик озак сөйләшеп утырганнан соң, Шәйхи, яшьләргә! артык комачауламас өчен, мәктәпкә радио тыңларга барасын әйтте дә, урамга чыкты. Ләкин мәктәпкә ул бармады. Өйдән ерак түгел әрәмәлек эчендә бер таш өстенә утырып, уйга| чумды. .Ничектер бер дә сизелмәстән аның уйларына Тайра килеп бәйләнде. Беренче күрүдә үк бу кызда Шәйхигә нәрсәдер ошады, нәрсәдер аңа карата аның күңелендә хөрмәт уятты. Тайраны) яңадан күрәсе килде аның. Кызның бирегә килеп чыкмаячагын белсә, дә, килмәсме дип, күзләрен сукмактан алмады. — Җүләр мин, — диде бераздан Шәйхи үз-үзенә һәм елмайды. Аннары иртәгә юлга чыгасы барлыгын исенә төшереп, башын чайкады. I — Юк, болай булгач, иртәгә китмим әле, — диде| ул һәм урыныннан торып, стойбищегә юнәлде. Ишек алдында ул Актанкаиың әтисен генә | очратты. Карт ялкау гына трубка тартып утыра иде. Кунакны күргәч, авызындагы труб, касын чыгарып, аңа тәкъдим итте. Шәйхи үзенең трубка тартмавын аңлаткач, карт яңадан үзенең әүвәлге эшенә» кереште. Моннан егерме биш еллар элек, япон интервентларына к а р ш ы су г ы I п к а и к ызы л-
17 Ера к Көнчыгыш хикәяләре
ларны Сихотэ-Алинь сырты аркылы үткәрү өчен юлга чыкканда да, ул шулай йокымсырап, трубкасын тарткандыр. Шәйхинең күкрәгендәге медальләренә картның күзе төшкәч, ул сокланып башын чайкады. — Синеке күп медалең. Минем Канчаның да медаль бар, — диде ул һәрбер сүзен өзеп әйтә-әйтә. — Нанай батыр була. Нанай курку белми. Безнең ыру—Актанка ыруы. Актанка нәрсә? Тыңла. Карт Ака дөресне сөйли.' Күптән, күптән бер кыз булган тайгада. Йөргән ул кыз урманда. Килгән юлбарыс. Юлбарыс әйткән кызга: мин синең ирең булырмын. Актанка — юлбарыс улы. Без юлбарыс улының • балалары. Юлбарыс тайгада иң кыю хайван. Ака Актанка сөйләп бетерде. Ерактан көлешкән тавышлар ишетелде. Бер] төркем яшьләр белән Канча, Тайра килеп чыктылар. Кызлар арасында Тайра иң матуры иде. Бер вакыт, уен арасында, Шәйхи ничектер аның күзләрен очратты. Бу шаян күзләр егетне, әйтерсең, кызган инә белән чәнчеп алдылар. Күктә йолдызлар кабынып, ай калыкканчы яшьләр биештеләр, җырлаштылар. Башта бик дәртләнеп уенга катнашкан Шәйхи, со- выннан ничектер ямансулап китте. Нечкә күңелле Канча моны шунда укз сизде һәм, Шәйхине читкә чакырып: — Сиңа бездә күңелсезмени? — дип сорады. Аннары, тавышындагы калтырауны яшерә алмыйча, — китәсең килә синең, Шәйхи. Китәрсең еракка, еракка. Онытырсың дустыңны, — диде. — Нәрсә? — диде Шәйхи. Тамагына каты төен килеп/ тыгылды. Күк кып-кызыл, һава, _дъш-тын иде. Кайдадыр сазлыкта челәи)кыч кырып куйды, яр буендагы үткән елгы камышлар арасыннан ике үр- Дәк күтәрелеп, Амур буйлап очып киттеләр. | — Юк, Актанка, сугышчан дус- *.С. Ә. ?£„•!. - тымны мин онытмам. Онытсам монда килеп тә чыкмаган булыр идем, — диде Шәйхи. Актанка уйга калды, аннары дустының күзләренә карап: — Анда, китмә, кал биредә. Син минем агам. Мин| сиңа күп-күп яхшылык итәргә тиешмен. Кал монда. Өйлән Тайрага. Ул бик яхшы кыз. Мин аңа әйтермен.
Шәйхи күзләрен зур итеп ачып, дустына карады. Канчаның йөзе бик җитди иде. — Канча, дустым, — дип кочаклады Шәйхи аны. — Тайра синең бәхетең. Син аның бәхете. Әгәр дә мин сезнең бәхетегезне үземә алсам бик яман эш эшләгән булыр идем. Юк, мин алай эшләргә теләмим, Канча. Әгәр дә миңа дус булып каласың килсә, иртәгә иртүк миңа көймә хәзерлә. Ярыймы? Канча нәрсә әйтергә белмичә аптырап калды. Ул Шәйхине яхшы белә иде. Аның теләсә нинди үтенечен дә үтәргә әзер иде. Иртән Шәйхи чыннан да китте. Карт Актанка, бүтәннәргә сиздермичә ак кул яулыгы белән күз яшьләрен сөрткән Тайра, бөтенләй кайгыга чумган Канча, бөтен авыл халкы аны озатып калдылар. Шәйхинең күңелендә исә һичкемгә ачу да, үпкә дә юк иде. Дусты Канча, гүзәл Тайра, аларның карт әтиләре турында ул үзенең күңелендә, йөрәге тибүдән тукталганчы онытылмаслык иң җылы, иң яхшы, иң пак тойгылар алып китә. Кадерле Канча, сөекле Тайра! Шәйхи сезнең бәхетле туегызга кала алмады. Үпкәләмәгез аңа. Ул яшьлек тилелеге белән сезнең бәхетегезгә аңсыздан тап төшермәс өчен, китүен ашыктырды. Ачуланмагыз аңа. Балыкчы нанайлар елганың* уртасына чыктылар, җилкән күтәрделәр... Яр буендагы -кешеләр кечерәйгәннән кечерәйделәр. Шәйхи ике кулын авызына куйды да: — Хушыгыз, дуслар! — дип сузып кычкырды. — Хугшы-гыз... — дип Лмур буй- лары яңгырап җавап бирделәр. 1916 Апрель.