Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУБАЛ-БАШ


 Буразналарның уталып өелгән өлеше озынайганнан-озыная барды. Бәрәңге сабаклары әле бая гына, эсселектән яфракларын сәлперән- тсп, шундый кызганыч булып утыралар иде, янякларына дымлы туфрак өелгәч алар, хәл алгандай, башларын күтәреп, тураеп киттеләр. һәм чүп үләннән арчылган кара туфрак җирлегендә аеруча яшел булып күренделәр. Эш белән мавыккан балалар кояшның баерга юл тотуын да сизмәделәр. Алар көне буе шау-гөр килеп көлә-көлә, җырлый-җырлый эшләп, хәзер, соңгы төпләрне өйгәндә, сүз берләшкәндәй, тынын калган иделәр. — Әсма апа, кара әле, кара әле тиз генә, — диде алка бизәк төшкән зәңгәр күлмәкле кыз, алабута йолкырга иелгән җирдән башын күтәреп. Кызый бу сүзләрне шыпырт кыча әйткән иде, ләкин кичке тынлыкта укытучы Әсма апа гына түгел, бүтән балалар да ишеттеләр, күтәрелеп карадылар, һәм үзләреп- ьән ун-унбиш адым җирдә, яңа гына өелгән бәрәңге буразнасында с»кергәләп йөрүче кошны күрделәр. Үзссап-сары, башы күгелҗем яшел бу кошчык сокланырлык матур. томшыгы белән туфракчы актарып нәрсәдер алып каба да, көяз г.ызлар төсле кәс-кәс атлап, бернп- 1{ә адым ясый. Аннан, әсәренгән кь,яфәт белән башын күтәреп, як- ягына карап ала иде. Балалар, кошчыктан) күзләрен ала алмыйча, тавыш-тынсыз тордылар. — Сарытүш ул. Без актарып чыгарган кортларны чүпләргә килгән, — диде Әсма апа. шыпырт кына. Ул арада теге кошчык янына кайдандыр тагын бер сарыгүш сикергәлән килде, һәм алар кинәт икесе бер селәүчәнне эләктереп тарткалашырга тотындылар. Бу бәрелешү нәрсә белән беткән булыр иде, белми калдык, кырыйда басып торган, үткер кара күзле, күк май- калы, чандыр малай, тыела алмыйча, пырхылдап көлеп җибәрде, һәм сарытүшләр куркышын очып киттеләр. — Ну, синең шул булыр инде, Илдус! — диде Гариф, таза гына, базык гәүдәле, күзлекле малай. — Аз гына көлми торсаң ни булган? Башка балалар да: — Эх Илдус, Илдус!.. — дип күк майкалы малайны шелтәли бгшла- 1аннар иде, ләкин Әсма апа алар- ьың сүзен бүлдерде. — Әйдәгез, кайтырга вакыт, балалар. Кайта башлагач байтак җир бит. Ярый, бу участокның эше бетте. Рәхмәт сезгә. Бернке көннән мәктәп якындагысы икенче чапкыр өярлек булыр. Хәер, анысы кечерәк тә, якынрак та. Әйдәгез, матурларым, киттек. Балалар китмәннәрен. иңбашларына салып, буразна буйлап кыр казлары төсле тезелеп, шаулаша- шаулаша кайтып ниттеләр. Алар- вың бит-куллары кояшка янып кы

74 Сәрвәр Әдһәыом 
 зарган. Үзләре шактый арган булсалар да. Күңелләре күтәренке иде. Нинди зур участокны башкарып чыктылар бит алар! Бер чүп калмады. Ә буразналар нинди күтәрелде хәзер. — Карагыз әле балалар! Яңа кием кигән төсле булган ич безнең җир! — диде Әсма апа, тагын бер тапкыр бәрәңге басуын күздән кичереп. Хәзер алар участокны үтеп юлга чыккан иделәр инде. Әсма апа белән бүтән балалар юл буйлап авылга таба киттеләр. Илдус исә үзенең дусы Гариф белән икәүләп, юл читеннән эчкәрәк кереп, кузгалак эзләнеп шактый артка калдылар. Менә, ниндидер таныш бер көйгә җыр башлаган балаларның тавышлары да ерагаеп тынды. Алар инде уң як сукмакка да борылдылар булса кирәк. Гариф КИНӘТ: — Илдус! Илдус! Кил әле монда, җиләк таптым!—дип кычкырып җибәрде. Ул юлдан, шактый эчтә бер уйсу җиргә чүгәләп утырган һәм хәзер аның бары тик башы белән ярты г әүдәсе күренә иде. Илдус аның янына йөгереп кил- .де. — Кайда? Кайда? Чынмы? — Икмәктер! Менә тагы берәү. Икене өзеп каптым инде. Мә, ашап кара. Пешкән бит? Ул кулындагы җиләкне сабагы белән дусына сузды. Хәзер алар, китмәннәрен куеп, икәүләп үрмәләп, җиләк эзләргә керештеләр. Ләкин бөтен уйсулыкны әйләнеп чыксалар да, тагын биш- әлты бөртек җиләктән артыкны таба алмадылар. — Киттек әйдә. Адашкан җиләкләр генә булып чыктылар болар, — диде ахырында Илдус. — Газизә урманында ул менә җиләк дисәң дә ярый! Былтыр нәни аналар белән барган идек без анда. — һәм гадәтенчә тиз генә уйлан, җанланып: Әйдә иртәгә җыйнаулап ба рабыз шунда, Гариф, ә? — дип куйды. — Син тагын бигрәк, иртәгә үк. Чү, чү! — диде Гариф салмак кына. Гарифның әбисе Бәгыйдә карчык шулай ике сүзнең берендә: — Чү, чү! Җә, җә!—дип сөйли. Гариф исә кечкенә чакта шаярып, .әбисен үчеклим дип, шул сүзләрне кабатлыкабатлый, үзе дә шуңа гадәтләнеп киткән. Ул иптәшләре ачуланган чакта үзен «Чүчү, Гариф» дип үртәгәнгә гарьләнеп тә куя. Ләкин ул сүзне әйтмәскә тырышса да, бөтенләй бизә алмый, тора-торгач бер әйткәнен сизми кала иде. — Бер дә чү-чү түгел. Барабыз. Иртәгә үк барабыз. Туйганчы җиләк ашарбыз, өйгә дә җыеп алып кайтырбыз. Юкса, без уйлап торганчы Дүртиле балалары җыеп бетерер. Гариф үзендә ничектер бер төрле рәхәт арганлык сизә һәм иртәгә озак йокларга ниятләп куйган иде. Ләкин бу хакта дусына турыдан-туры әйтәсе килми. Чөнки Илдус болай да аның йокларга яратуыннан көлеп «йокы чүлмәге» дип оялтканы бар иде. — Белмим шул, — диде ул, икеләнеп. — Аннан соң тагын иртәгә якшәмбе бит әле! Ася да барыр безнең белән. Хәзер кайтышлый ук Садыйк- бабай янына умарталыкка тия үтәрбез. Кайчакта шимбә көн кичтән үк килә ул бабай янына. Илдусның соңгы сүзләре Гарифның икеләнүен бетерде. Ватан сугышының беренче елында ук көзен, Илдуслар авылыннан дүрт километрдагы район үзәгендә, Ленинградтан күчерелгән балалар өчен балалар йорты ачылган. Яна елда андагы балалар Илдуслар мәктәбенә чыршы бәйрәменә кунакка килгәннәр иде. Шулай итеп, балалар йортында тәрбияләнүчеләр авыл балалары белән танышып, соңыннан бик күбесе белән дусланышын киттеләр. Ә инде ничаклы авырлыклар күрен тә үзенең көләчлеген югалтмаган! Леяны Илдус белән Гариф аеруча якын күрәләр. Аңа бөтенләй үз туганнары тосле ияләшеп киткәннәр иде.  
7 т ба л-баш 75 
 һәм хәзер Илдус Асяны искә төшергәч, башка вакытта шундый салмак Гариф, кинәт җанланып, Илдусны ашыктыра башлады. — Ася да барса... Әйдә алайса умарталыкка... Алар, китмәннәрен алып, юлга чыгып, кызу-кызу атлап киттеләр. — Теге диңгезче турындагы җырның сүзләрен язып китерәм дигән иде әле ул миңа,—диде Илдус, тагын Ася турында сүз башлап. — Ну күп җыр белә улР Ә русча ничаклы сүз өйрәндек без аңардан. — Ул үзе дә бит хәзер Садыйк бабай белән чатлатып татарча <өйләшә. Аңа бабай, бабай дип кенә дәшә, исән булып әтием табылса, бабайны үзем белән Ленинградка алып китәм, ди. — Әнисе үлгән инде. Ичмасам әтисе табылсын иде. Аннан өенә кайткач, ул безгә кызыклы китаплар җибәрер иде, малай. Авыл мәктәбен бетергәч без дә синең белән икәү Ленинградка укырга китәр идек. Диңгез анда! — диде Илдус. Гариф: — Син диңгезче булырсың. Тик менә мин?—-дип көрсенеп, күзлеген төзәтеп куйды. Илдус ничек тә Гарифны юатырга тырышты: — Аңарчы синең күзең дә төзәлер бәлки. Кызамыкныкы гына ич ул. Булмаса, син кораблар ясарга өйрәтә торган мәктәпкә керерсең. Ася әйтә, Ленинградта шундый мңкггәп тә бар, ди. Әтисе шунда укыткан аның сугышка чаклы. Шулай хыялланып бара торгач, алар умарталыкка җиткәннәрен сизми дә калдылар. — Чү, чү[! Садыйк бабай әллә ни эшли әле анда, — диде Гариф, Илдусның терсәгеннән тотып туктатып. Читән белән уратылып алган умарталык алдында Садыйк бабайның җыйнак кйгна куышы тора. Аннан ерак түгел учакта ут яна. Ьер кырыйда карт юкә агачы төбендә аяклары җиргә үк кертеп эшләнгән өстәл. Аның янында Садыйк бабай, балаларга арты белән торган хәлдә, кулын җай гына йөртеп нидер эшли иде. Аның терсәкләре бер алга, бер артка йөреп, туктаусыз хәрәкәтләнәләр иде. Балалар кызыксынып алгарак атладылар һәм башлап Илдус: — Исәнме, Садыйк бабай, Ася килмәдеме? — диде. Садыйк карт, аларга таба борылды да, ничектер җайсызлангандай булып, онлы кулларын киндер алъяпкычына сыпап куйды. Аннан: — Ә, сез икәнсез! Нихәл, егетләр? Килмәде шул әле Ася кызым,— диде һәм үзен акларга теләгәндәй:—Менә ул килүгә бавырсак пешерим дип тора идем әле. Бавырсакны би,к ярата ул, хас Марзия кызым төсле,--дип өстәп куйды. Илдус белән Гариф Садыйк бабайның бердәнбер кызы Марзияның фронтта элемтәче булып хезмәт итүен, аннан Ленинград янындагы сугышларда яраланып үлүен ишетеп беләләр иде. һәм аның, кызы зурындагы шул кайгылы хәбәрне алгач, берәү белән дә сөйләшмичә. тил!е кеше төсле йөргән чагын да хәтерлиләр. Аннан соң алар үткән көзне, бал уңышы бүлгәннән соң, Садыйк бабайның үзенә•тигән бер тәпән балны Ленинград балалар йортына илткән булуын һәм шушда Асяны күргәч, аның күз карашында Марзиясы белән ошашлык табып, кычкырып җылап җибәрүен, Асяны аеруча үз итүе әнә шуннан башлануын да беләләр иде. Шуңа күрә балалар Садыйк бабайның Асяны кадерле кунак төсле каршыларга җыенуына гаҗәпләнмәделәр. һәм аларда битләре, борын очлары онга буялган картның кыяфәтеннән көләсе килү тойгысы да тумады. Хәлбуки башка вакытта Илдус юк кына нәрсәдән көләргә ярата иде. Бу юлы киресенчә булды. Ул эченнән «Дөньяда бер кеме дә юк бит ул бабайның!» дип уйлап әрнеп,, Садыйк бабайны кызганып куйды, һәм аңа ниндидер 
76  Сәрвәр Әдһәмовг 
 бер аеруча ягымлы сүз әйтәсе, ничектер булышасы килеп китте. — Учакка ягарга коры чыбык кирәкмиме, бабай? -Хәзер җыеп китерәбез, кирәк булса, — диде 11лдус — Чыбык җитәрлек, балакаем. Ася кызым бер дә аптыратмый чыбыкка, рәхмәт төшкере. Килгән саен әллә ничаклы җыеп калдыра. Тик әнә бер бүрәнәм бар иде, үзем генә кисә алырлык түгел. Бик армаган булсагыз... Гариф Садыйк бабайга сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде. — Кисәбез, бабай. Пычкы бармы? Без кискәнче Ася да килеп җитәр бәлки. — диде. Илдус белән Гариф күңелләнеп эшкә тотындылар. Бүрәнә дә киселде. Кояш та батты. Ася һаман күренмәде. Ниһаять, балалар, үзләренең ни өчен килүләрен Садыйк бабайга әйтеп, өйләренә кайтырга җы?ендылар. — Ася килсә, әйт бабай: иргә үк безгә барсын. Килми калмасын, яме?^ — диде Илдус, китәргә кузгалып. — Әйтермен, балакаем, әйтермен. Ник утырмадыгыз? Хәзер балга бавырсак болгатам менә. Килер ул. Ася кызымны әйтәм. Бу шимбәдә кичтән кунарга киләм, иртэ үк бал кортларының бал җыярга чыгып китүләрен күрәсем килә ди-. I ән иде, — диде Садыйк бабай алармы озатып. * * Гариф белән Илдус авылга кергәндә, көтү кайтып беткән, урамдагы тузан басылган иде инде. Кураларда кәҗә, сарык, сыерлар кычкырган тавышлар ишетелеп китә. Кайсыдыр бер җитезе сыерын савып сөтен кайнатырга да өлгергән булса кирәк, һавада аз гына көйгән сөт исе аңкый иде. — Их, кайтам да катык ашыйм хәзер! — диде Илдус кинәт карыны ачканын сизеп. — Кайтышлый Гөлнур белән, Кәримне дә күрен үт әле син, Гариф. Юл өсте бит сина... Аларга да әйтербез. Тик ыбыр-чыбырны пярте'л тормабыз. Һашимәгә дә әйтмим, — дип куйды. Бу вакыт алар Гарифлар тыкрыгына җиткән иделәр инде. 
Илдус йокыдан уянып күзен ачы1! җибәрүгә, әнисенең урыны буш икәнен күреп, сикереп торды. Ди мәк, әнисе сыер 
саварга чыгып киткән инде. Җыенырга вакыт. Кояш кыздыра башлар юкса.. Аннан ул, йоклап яткан сецелесе Һашимәне уятмас өчен, аяк очы белән генә басып, алгы бүлмәгә үтте. Анда кичтән үк эченә урманга дигән азыгын салып хәзерләп куйган тырысын алды, һәм ишектән атлыгып чыгып баскычтан йө- /ереп төшкәндә Асяга каршы очрап, аны чак кына бәреп екмады. Ася: — Әй, Илдус! Акрын! — дип кычкырып кырыйга тайпылды. Аннан И лду с ны ң җа йс ызл а н ы п тукта л калганын күреп, көлеп: — Я, ник туктадың? Әйдә, — диде. — Киттек, Ася! Ишек алдына чыккач, Ася, кулындагы корзинын җиргә куйды да, салам эшләпәсенең ике кырыеннан тотып башын бер якка кыйшайтып Илдуска карады. — Менә нәрсә бирде миңа Садыйк бабай! Үзе үргән. Матур бит? Лента куям әле мин аңа! Бездә малайлар гына кия аны. Ася: — Булса ни! Ә мин малай бул- масам да киям, — дип, корзинын алып, зыр итеп әйләнде. Капкадан чыккач алар туры Гарифларга таба киттеләр. Гарифлар капка төбендә башына кыеклап ак яулык бәйләгән аксыл сары алъяпкычлы кыз аларның тыкрыкта// борылуын күрүгә: — Киләләр!—дип кычкырып, ян капкадан йөгерен ке|Усп китге. Гөлнурдыр ул, — диде Илдус, адымын кызулатып. Ул арада Гөлнур, Гариф белән Кәримне ияртеп, килеп тә чыкты. 
Ту ба л-ба in 77 
 Һәм алар шаулашып урам буйлап киттеләр. — Иң күп җиләкне Гариф җыяр инде безнең, — диде Г өлнурның энесе Кәрим, терсәге белән Илдуска төртеп. — Ник? — Дүрт1 күзле ич ул! Гөлнур үзенең шук энесенең бу сүзен яратмыйча: — Кәрим! —дип куйды. Алар сөйләшә-сөйләшә а вылны чыгып җиткәндә, артларында тыпыр-тыпыр йөгергән аяк тавышы ишеттеләр. Әйләнеп карасалар, Илдусның сеңелесе Һашимә килә! Илдус аны күргәч, өйдә бер-бер хәл булды микән әллә, дип, куркып китте хәтта, һәм Һашимәнең кар- шысына барып, кулыннан тотып алды. . j J — Ни булды? Ник килдең? Һашимә исә тиз генә җавап бирә алмады, йөгереп килүдән сулышы кысылган иде аның. Аннан ул өйдән батырланып чыгып киткән булса да, хәзер Илдус каршына килеп баскач, кинәт каушап калды. Чөнки ул үзенең кызу холыклы абыйсының бик ачуын китерсәң, шапа- пак бирүдән дә тартынмавын белә иде. — Мин... минем дә җиләккә барасым килә... — диде ахырдан ул, җыламсырагаи тавыш белән сузып кына. Илдус: — У-у, җен! Котны алдың! — дип җиңел сулап куйды. Аннан, үзен олысымак күрсәтергә тырышып, кырт кисеп әйтте: — Йөрисе түгелһ Бар, кайтып кит? Синең аяк белән йөрсәң анда! Ләкин Һашимә дә үзенә күрә кире, алай тиз генә күнә торган кыз түгел иде. — Барыйм инде-с-е! Илдус абын! Акыллы гына булып йөрермен... — дип шыҢ1 нырга тотынды. Илдусның ачуы да басылган иде инде. Һәм ул эченнән: «Барса үз аягы белән/ бара бит. Кечкенә бәби түгел, көзгә мәктәпкә керәсе инде... Җыймаса җыймас, туйганчы җиләк ашап кайтыр. Өйдә бер үзенә күңелсез шул аңа» дип сеңелесе.{ кызганып та куйды. Ләкин Һашимәгә: «Әйдә, алайса, бар» дип әйтсә, Кәрим белән Гариф көләрләр, дип кенә курыкты. Иптәшләре «Үзе ыбыр-чыбырны ияртмибез дигән иде, үзе сеңелесенең күз яшенә би. реште» дисәләр, гарьлеге ни тора! Ул шулай икеләнеп торганда Ася ярдәмгә килде. — Барса ни булган сон? Мичем шундый сеңелем булса иде әле! Кил, Һашимә, — диде ул Һашимәнең кулыннан җитәкләп. Кызыйның йөзе бердән ачылып китте. Ул Асяның биленнән кочаклап алды да, абыйсыннан качып гша сыенгандай, башын Асяныч култык астына яшерде. Илдус ачусыз гына: — И, Һашимә, Һашимә! Бәла булдың башыма! — дип куйды, һәм үзе дә көтмәгәндә әйтелгән бу сүзгә шаркылдап көлеп җибәрде. — Нәрсә, нәрсә? — диде Гариф аңышмыйча. — Кәбестә! Бу вакыт Ася, Гөлнур, Һашимә бераз алгарак киткәннәр иде. — Ася! Ася! Әнә күрәсеңме? Еракта караеп торган шул без барасы Газизә урманы инде ул,— диде Илдус аларның артларыннан куып җитеп. — Гариф, сөйләп бир әле Асяга. Бәгыйдә әбиең сөйләгән бит сиңа. Илдусның сүзенә Гөлнур кушылды: — Чын. Гариф. Син бик. килештереп сөйлисең. Әсма апа да мактап бетерә алмый үзеңне. Тарихтан мин гел Гарифны гына сөйләтер идем. ди. Гариф, бу мактау сүзләреннән бераз җайсызланып, кызарып китте. Шулай да иптәшләре сорагач ялындырып тормады. Ләкин * никтер башта күзлеген төзәтеп, аннан соң гына сөйли башлады. — Безнең Бәгыйдә әбинең яшь үсмер кыз чагында булган ул хәл. Бу җирләр, урманнар барысы та алпавыт кулында/ булган ул заман.
78  Сәрвәр Әдһәмовг 
 Ул алпавыт үзе дә безнең авылдан ерак түгел җирдә торган. Әби аның исемен дә хәтерли әле, мин онытканмын инде. Аның хатыны бик усал булган диләр. Бер заман шул алпавыт хатыны: балан бәле- ше ашыйсым килә, балан җыеп кайтсыннар миңа дигән. — Балан?—диде Ася Гарифның сүзен бүлдереп. — Нәрсә ул балан? — Шундый бер җиләк! — дип җавап бирде Илдус. — Көз көне пешә ул. — Клюква? Брусника? — Юк-юк, мүк җиләге * дә, нарат җиләге дә түгел. Агач га үсә. ?4енә урманга җиткәч агачын күрсәтербез. — Ярый, Гариф, сөйлә. Шуннан? — Шул. Үзендә хезмәт итүче Майшәкәр белән Газизә дигән ике кызны урманга балан җыярга җибәргән. Бу урман ул заманны тагын да зуррак, тагын да куерак булган, ди. Анда әллә нинди җәнлекләр булган. Кәримнең күзләре елтырап китте ҺӘМ ул ТүЗМИЧӘ: — Эх, хәзер булса иде алар! — дип куйды. — Бүлдермә, Кәрим, сөйләп бетерсен инде, — диде Гөлнур энесенә ачуланып. Гариф та ризасызлык күрсәтеп: — Әй, оныттырдыгыз инде! Нәрсәдә тукталдым әле мин? — диде.— Ә, әйе! Газизә белән Майшәкәр балан җыя-җыя икесе ике якка кереп китүләрен үзләре дә сизми калганнар. Майшәкәр. Газизәне югалтып, эзләргә керешкән. Аны эзлим дин чак үзе адашмаган. Ул арада караигы төшә башлаган. Көзге көн кыска була бит ул. Кычкырып-кыч- кырып та җавап бирүче булмагач, Майшәкәр куркын авылга йөгергән. Газизә ятим кыз икән, авылда аның өчен пошынучы булмаган. Икенче көнне урманга барып ан- нанмоннан караштыргалап кайткан булганнар да, шуның белән тынычланганнар. Ә алпавыт хатыны Майшәкәрне- «Баланны аг алып кайткансың!» дин тиргәгән әле өстәвенә. Газизә куе урман арасында адашып йөри-йөри ачтан үлгәнмедер. Бер-бер ерткыч ашаганмыдыр үзен. Шул югалудан юкка чыккан. Менә шуннан бирле ул урманны Газизә урманы дип йөртә башлаганнар. Менә килеп тә җиттек үзенә. Гариф сүзен бетергәндә, балалар, чынлап та, урман авызына җиткәннәр иде инде. Алар Гариф сөйләгәннәрнең тәэсире астында бер-ике минут сүзсез бардылар. Бу тын- лыкны башлап бозучы Һашимә булды. — Ә хәзер бүреләр юкмы анда? — диде ул куркулы тавыш белән. Илдус аңа көлеп җавап бирде: — Бар, ди, сине ашарга көтеп торалар, ди. Әйттем мин сиңа ияреп йөрмә дип. Шүре тунын кидеңме хәзер? Ася аны шелтәләгән тавыш белән: — Ну, Илдус, ник куркытасын аны! — диде. — Ышанма, Һашимә! Бернинди бүре, дә юк. Эчкәрәк кергән саен урман куера барды. Андагы карт каен, имән, юкә агачлары, җиңелмәс батырлар төсле, мәһабәт булып шаулашып утыралар. Кояш шактый күтәрелеп кыздыра башлаган булса да, урман эче җиләс һәм чирәмдәге иртәнге- чык та кибеп бетмәгән иде әле. Кичтән йомыла торган кыңгырау чәчәкләр, әле һаман йокыдан уяна алмагандай, башларын салындырып утыралар. Нинди генә чәчәкләр юк анда! Әнә вак кына алсу-кызыл йолдызга ошаган канәфер чәчәге. Серле караңгылык белән өртелгән куе агачлар арасыннан бара- сың-барасың' да, кинәт аланга чыккач, алдында пәрдә ачылган төсле яктырып китә. Балалар, бу матурлыкка сокланып, башта үзләренең fin өчен килүләрен дә оныттылар хәтта. Ася чәчәк җыярга тотынган иде дә, Гөлнур: «Кайтканда гына җыярбыз, Ася, шиңеп бетәрләр юкса» дигәч, җыймас булды. Ул арада Кәрим бер агач янына йөгереп барын:
Туба л-баш 79 
 — Ася, Ася! Менә балан агачы! — дип кычкырды. — Ә-ә! Калина! Һашимә дә кызыксынып, — Балан — калина? Әйе, Ася? — дип куйды. Аннан алар җиләк эзләргә керентеләр. Башта җиләк берәм-сәрәм генә очрап, анысы да күбрәк авызга җыела барганлыктан, бер дә үрчемле булмады. Ул арада кэ” уртасы да авышкан һәм балалар савытларын тутырып кайтудан ,емег өзгәннәр иде инде. Ләкин кәкъ шул вакыт бераз алгарак киткән И лд у с н ы ң к ы ч к ы р г а н та t ы ш ы ишетелде, -- Килегез әле! Килегез тизрәк! йөгерешеп барсалар, ни күзләре белән күрсеннәр! Каршыларындагы шактый зур алан кып-кызыл ашъяулык- япкан төсле булып ята иде, — Чү! Чү? Эчкә кереп таптама- 1ЫЗ. Чит-читтән башлап җыйыйк,— диде Гариф, йөгереп килгән иптәшләрен туктатып. Соңгы яңгырлардан; соң аеруча бүртеп кызарып пешкән җир җиләкләре сабакларында салынып-салынып утыралар. Яшь куак төпләрендә һәм түмгәк кырыйларында алар бигрәк тә эре, бармак башы чаклы иделәр. Корзпннар, тырыслар тулды. Аеянын салам эшләпәсенә ДӘ| җыйдылар. Кечкенә Һашимә дә тырысын тутырды хәтта/ Ләкин аландагы жилэкнен очыкырые күренми иде әле. Аннан барысы бергә түгәрәкләнеп утырып, үзләре алып килгән азыклары белән тамак ялгап алдылар да, акрынлап кайтырга булдылар. I -- Әрәм кала бит бу җиләк! Әйдәгез шушы арада тагын бер көнне җыйналып киләбез! —диде Гөлнур, китәргә җыенгач. Гариф аның сүзен җөпләде. — Чын!; Туктагыз алайса, мин тирәякны карап бу урынны билгеләп китим, эзләп табарга җиңел бул ы р. К а й т ы ш л ы й юлдагы агачларга тамга да салып үтәрбез. Ул, шулай дип йөгереп агач арасына кереп, күздән югалды. Ләкин озак та үтми аның: — Килегез әле, күзлегемне югалттым! —дип кычкырган тавышы ишетелде. Балалар җиләкләрен кУеп, тиз генә аңа ярдәмгә йөгерделәр. — Һашимә, син әйберләр янында кал. Бик аргансың да. Без хәзер киләбез, — диде Илдус, сеңслесен туктатып. Һашимә үзе» генә калырга бераз шүрләсә дә. икенче килгәндә ияртмәсләр дип уйлап, карулашып торырга базмады. Аннан чынлап та бик арган! да иде ул. Гарифның күзлеген эзләү байтак вакытны алды. Илдус, Кәрим, Гөлнур, Ася дүртәүләп әллә| ни чаклы җирне үрмәләп, куе үләнне аралап карадылар. Гариф үзе бөтенләй күңелсезләнеп чирәмгә утырып алган иде инде. — Шунда гына төшергән к'ебек идем бит! — диде ул көрсенеп. Аннан/ урыныннан торып кулын селтәде. — Ярар инде булмаса. Эзләмик артык. Ни чаклы урманны чыгасы бар әле. Караңгыга калырбыз. Илдус юатырга тырышты: — Кайгырма, Гариф. Укулар башланганчы, Казанга барып, яңа күзлек алып кайтырсың. Бәлки мин дә барырмын әле синең белән. Сылтау белән Камада, Волгада пароходта йөрербез, Казанны күреп кайтырбыз. Эх! Гариф кинәт тагын күңелләнеп китте. Алар кире аланга таба борылдылар. — Һашимә! Һашимә! Син андамы? Бүре алып китмәдеме үзеңне? — дип кычкырдьц аланга җитәрәк Илдус көЛеп. Җавап бирүче булмады. Гөлнур куркын куйды хәтта. — Ай, ник алай дисең, Илдус? Юраган юш килә диләр. Илдус башта ул сүзләрне көлеп кенә әйткән булса да, сеңелесе җавап бирмәгәч, үзе дә курка төште. «Бүре алып китмәс китүен. Тик нишләп җавап бирми соң ул? Безне эзләп, агач арасына кереп адаш

SO Сәрвәр Әдһәмовл 
 тымы әллә? Нигә генә калдырдым мин аны?» дигән уйлар аныц ба- шында яшен тизлеге белән берберсең куып үттеләр. һәм Илдус яңадан: — Һашимә! Һашимә! — дип кычкырып алга йөгерде. Менә әлеге алан. Ләкин ни булган анда?.. Асяның корзины белән Гөлнурның кечкенә чиләге аунап ята. Җиләкләр чәчелгән. Әнә та- 1ын бер тырыс ауган. Анысы Гарифныкы. Тик Илдус белән Кәримнең тырысларына гына кул тимәгән. Ләкин Һашимәнең тырысы кая соң? Бөтенләй урынында юк бит! Ә ул үзе? Бу юлы инде Илдус үз тавышыннан үзе куркырлык итеп кычкырды: ; — Гариф! Ася! Һашимә!.. — Ни булды?—диделәр балалар барысы берьюлы йөгереп килеп. Ул арала алариың әйберләрен куеп калдырган җирдән бераз чит- тәрәк Һашимәнең йокылы тавышы ишетелде. — Нәрсә. Илдус абый? Аннан карт каен күләгәсендәге биек куе үлән арасыннан Һашимә үзе килеп чыкты. — Менә ич ул! — диде Ася. Үзен куркытуга сәбәпче булган өчен сенелесечә бераз ачуы да кил- 1 әниле Илдусның. Ләкин сенелесе- нен табылу шатлыгы ул ачуны басты. Шуңа күрә ул Һашимәгә каты бәрелми, ипләп кенә сорады: — Бу җиләкләрне син аударып чәчтеңме. Һашимә? Ә үзеңнең тырысын кайда синең? Ю-юк! Б-белмим! — диде Һашимә башта бернәрсә дә аңламыйча, ә инде аунап яткан корзин белән чиләкне күргәч, бөтенләй кур- J ынып җыларга ук тотынды.—Мин йоклан киткәнмен... Илдус абый!.. Бала тар аптырашта калдылар. Һашимә әйберләр янында ятып йоклаган булса, кор.зиинарны йокы аралаш анышмый ул тибеп яисә бәреп аударгач дияр идең, ләкин ул анда йокламаган иде бит. Аннан соң аның үзенең җиләк белән тулы тырысы кая киткән? Димәк, аланда кемдер булган. Алай дисәң, нигә ул бер тырысны гына алган? Башкаларым аудару нигә кирәк булгач аңа? — Бик серле эш бу! Тирә-юньне карап үтәргә кирәк! —диде "ахырында Гариф, гадәтенчә ашыкмый гына. Гөлнур аңа: — Барыгыз, сез карап килегез, Ася белән) без монда чәчелгән җиләкне савытларга тутыра торыйк. Буш кул белән кайтмабыз бит инде, кеше көлдереп, — дип җавап бирде. Илдус, Гариф, Кәрим өчәүләп бик серле кыяфәт белән тавыш-тынсыз аяк очларына гына басып кузгалдылар. Аланның икенче башына җитәрәк Илдус иптәшләрен туктатты: — Карагыз әле! Кемдер үткәнгә ошый моннан. Җиләк тапталган бит әнә. Бая бу тирәдә йөрмәдек ич без. — Чү, чү! Кая?/ Карыйм әле! Эх, күзлеге дә нәкъ кирәк чакта югалды тагын! Гариф иелеп карады һәм Илдусның ялгышмаганын күрде. Хәзер алар эзләрне карый-карый шул якка таба киттеләр, һәм аланны үтеп урман эченнән* бераз барганнан соч. як-ягында гөләп агачлары үсеп утырган кечкенә генә ачыклыкка барып чыктылар. Монда җиләк тә һәм күзгә күренерлек бернинди эз дә юк иде. Малайлар нишләргә белми тукталып калдылар, һәм шунда кинәт уң яктагы куе1 чытырманлыкка күзләре төште. Тырыс бит бу! Йөз түбән капланган тырыс!| Һашимәнеке! Алың төбе тишелгәч, Илдус үзе тышкы яктан туз белән ямап куйган иде. Җиләген ашап бетергәннәр дә, үзен шунда чытырманлык арасына .түнтәреп киткәннәр! Илдус: — Әнә кайда икән ул!—дип кычкырып, йөгереп бара башлаган иде дә, шунда ук кинәт артка чигенде. Бу ни хикмәт?) Тырыска җан кердеме әллә? Кыймылдый башлады ич? Нинди сихерле урман соң бу?

Туба л-баш 81 
 Тариф та кинәт Бәгыйдә әбисенең аны урманга озаткан чакта әйткән сүзләрен исенә төшерде: «Ай-Һай, бикәр ашкынасың, балам. Бер дә күңелем тартмый. Кечкенәдән җаным бизгән шул урманнан. Исән-сау гына йөреп кайта күрегез» дип калды бит ул. Малайлар гаҗәпләнергә дә, куркырга да белми шак катып торган арада, чытырманлык эченнән коц- гыр йонлы кечерәк бер җәнлек йөгереп килеп чыкты! һәм ул башына бик тирән, итеп батырып тырыс кигән иде... Күзләрен дә, танавын да күрерлек түгел хәтта. Өстәвенә та- 1ын бөтен муены, алгы тәпиләре кып-кызыл. Эт дисәң эткә ошамый. Нәрсә соң бу? Менә ул, арт аякларына баскан хәлдә, башын селки-селки, алгы тәпиләре белән әткәләп, тырысны салырга азапланып карады. Ләкин тырыс, бик тыгыз киелгән күрәсең, кузгалмады да. Ә җәнлек үзе, бөтенләй хәлдән таеп, мышнап беткән кде инде. • Илдус түзмәде: — Әйдә, башыннан салдырабыз! Тончыгып үләр .ул юкса, — диде. — Чү-чү! Әллә нинди усал нәрсә булып өстеңә ташланса? —• Кит инде, өчәүләп шуңа бирешеп торырбызмы?! Әйдә, Кәрим, син тотып торырсың. Гариф, үзенең тәвәккәл дусы Илдусның тәкъдименә бик үк кушылып җитмәсә дә, читтә торып калырга гарьләнде, һәм алар өчәүләп барып җәнлеккә тотындылар. — Аю баласы ич бу! — дип кычкырып җибәрде Илдус, тырысны ике куллап тартып салдырган уңайга. Ә бөтен башы, сытылган җиләккә буялып, кып-кызыл булган аю баласы, кинәт иркен сулыш алып, пошкыргансыман тавыш чыгарды. — ААепә кем урлаган икән ул Һашимәнең тырысын! Бу мошенникны нишләтәбез инде хәзер? — Диде Илдус иптәшләренә карап. Тизрәк сызарга кирәк моннан, Илдус. Анасы килеп чыгуы бар. Ана аю бик ycavi була ул. Кораллы * ә.- у. з. сунарчыга да ташлана диләр аны. ДАонысы йөри бирсен шунда. — Ә минем аны үзебез белән алын китәсем килә. Алып кайтабызмы, Кәрим? Гариф курка. Илдус, тиз генә шундый карарга килеп, аю баласын тотарга ташланды. Ул арада аю баласы бераз хәл алырга өлгергән һәм, алпан-тилпән атлап, агач арасына кереп бара иде инде. Илдус йөгереп барып* башта аны күтәреп кенә алып китәргә уйлаган иде дә, ул шактый авыр булып чыкты. Җитмәсә тагын, барып тотынуга, чабалана башлады. — Бил каешыңны чишеп бир әле, Гариф! Гариф, дусының аны) куркак дию. снә хәтере калып, бер читтә карап тора иде. Дәшми-тынмый гына каешын чишен Илдуска ыргытты. Илдус, каешны буш кына итен элмәкләп, аю баласының муенына киертте. — Кәрим, син арттан әйдәп бар! Алар шул хәлдә кызу-кызу атлап килгән юлларыннан кире киттеләр. Аланда Илдусларны көтеп борчыла һәм ялыга башлаган Гөлнур белән Ася һәм Һашимә аларның кайтып килгәннәрен күргәч, каршы- ларына йөгереп бардылар һәм, аю баласын күрүгә, бик гаҗәпләнеп шау-гөр килеп, бер-бер артлы сораулар яудыра башлаганнар иде дә, Илдус аларны бик кызу тотты: — Юлда сөйләрбез. Җыеныгыз тизрәк! Ана аю куып җитәр юкса! Шауламагыз! Алар аланнан тавыш-тынсыз кузгалып шактый җир киткәннән соң, Һашимә кинәт куркынган кыяфәт белән Асяга елышты. — Нәрсә бар? Ни булды сиңа?— диде Ася шыпыртлап. Һашимә бөтенләй калтыранып: — Кечкенә аюның әнисе!.. Күзләрен елтыратып карап' тора әнә...— дип тәбәнәк кенә бер куакка төртеп күрсәтте. ’ * Ася аның сүзенә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Шулай да Илдус һәм Кәрим белән бергә бераз алгарак киткән Гарифны чакы
82 Сәрвәр_ ӘДҺӘМОЕӘ 
 рып алды һәм алар икәүләп саклык белән генә теге куакка таба атладылар. Ләкин барып җитәргә дә өлгермәделәр, Гариф кинәт шатланып: — Күзлегем! — дип кычкырын җибәрде. — хЧинем күзлек ич бу! Ә без аны бая җирдән эзләдек! Куакта чынлап та күзлек эленеп тора, һәм аның пыялалары куакның ботагы җил белән селкенгән саен кояш нуры астына туры килеп елтырап китәләр иде. Менә сиңа ана аю! Күзлеге табылу куанычыннан Гариф бөтенләй җанланып китте, һәм Илдуска булган үпкәсен дә онытып, аның янына йөгерде. Урманны үтеп атлы юлга чыккач, балалар бераз тынычлан иркен сулыш алдылар. Хәзер инде ана аю куарга чыкса да арттан җитә алмас. Ничек тә юл — юл инде ул! Әнә еракта ат тоягы тавышлары да ишетелә. Җырлап килә берәү: — Кара...да...гынай урман, караңгы төн Яхшы атлар кирәк үтәргә. — На-а! Малкай! Мортаза' абзый икән! Почта алып кайта. Менә аның туры аты юл борылмасыннан килеп тә чыкты инде. Ул салмак кына атлап килә. Киң такта арбага посылкалар төягән. Ә Мортаза абзый, аякларын арба кырыеннан салындырып утырган килеш, дилбегәсен буш кына итеп, тез өстенә салып) куйган да, бер кулы белән генә тотып бара. Үзе әледәи әле башын борып, посылкаларга күз төшереп алгалый иде. Балалар, кырыйга чыгып тезелеп, юл бирделәр. — Исәнме, Мортаза абзый! — Дөбердәп! Нихәл, балалар! Җиләктән кайтасызмы? Әллә аю тоткансыз инде?! Ул арбасыннан сикереп үк төште. — Кара әле, чынлап та, аю баласы ич бу! Менә әкәмәт! Кая, утырыгыз әле минем янга, сөйләгез. Малкай тук быел. Сезне генә тартып кайтырлык әле. Җай гына кайтырбыз, йөгем дә авыр түгел бүген. Балалар ялындырып тормадылар. Арбага төялеп җайлап утырдылар. Бөтен юл шул аю баласы әңгәмәсе белән үтте. Мортаза, абзый алардан кайта-кайта сораштырып: — Менә син агай, эш! Менә син агай, эш! — дип куйды. — Газизә урманында әле дә булса аю бар икән, дип әйтәләр иде әйтүен, ышанмыйдыр идем. Станциядән төндә кайткан чаклар була, шунда килеп чыкса, парень!.. Алла сакласын! Күсәк алып йөрергә кирәк булыр моннан соң. Балалар аның сүзләреннән рәхәтләнеп көлделәр. Шунда Һашимә көтмәгәндә генә- — Илдус абый! Илдус абый! У.т аю баласына кем дип исе.м« кушарбыз икән? — дигән сорау бирде. — Тәмле тамак! — диде Кәрич көлеп. — Әй, алай матур түгел. — Ник, җиләк, бал ярата ич у.ъ Чынлап та, тәмле тамак. — Юк, бераз кызыграк исең табарга кирәк аңа, — диде Гариф уйланып. Ул арада Илдус күңелләнеп: — Таптым!! Таптым! Тубалбаш!— дип кычкырып җибәрде.— Тубал баш дип атыйк без аны» ярыймы? Бу исем барысына да ошады. Хәзер инде алар Тубал-башны кайда ничек карап| үстерү турында баш ватарга тотындылар. Шунда Ася кинәт күңелсезләнеп: — Безнең Ленинград зоопаргын- да нинди аюлар бар иде! Хәзер юктыр инде алар. Анда да бомби төште бит, — дип көрсенеп куйды. — Ленинград дигәч искә төште әле, — диде Мортаза абзый аца таба борылып. — Сип шул Ленинград балалары йортыннан бит. Сезгә дә берничә хат бар. Үзең белән алып кит булмаса. Минем әле юл өстендә ике авылга посылка калдырып китәсем бар. Көткән кешегә минуты әллә пи тора бит аныц. Заказной булса бирмәс идем. Ул якка бик строгий Мортаза абза
Туба л-баш 83 
 гыз! —- дип эреләнеп балаларга карап куйды. Аннан авыз эченнән нәрсәдер бы- дырдый-быдырдый сумкасын актарып юка гына бер төргәк хат чыгарып бирде. Ася: — Минем хат ала торган кешем юк инде. Шулай да кемнәргә икән бу хатлар? — дин кызыксынып, конвертлардагы язуларга күз төшерүгә, агарынып китте. — Ой! — Ася! Ни булды сиңа? — диде апын янында утырган Илдус — Әтиемнең кулы! Миңа бу хат. Папа! Ой! Не могу!.. Ул, калтыраган куллары белән, ашыгаашыга конвертны ертып, хатны алып укырга кереште. Кыска гына бу хатта әтисе аңа үзенең башта партизаннар отрядында булып хәбәрләшә алмаганлыгын, җиңүдән соң хат язарга Асяның кай да икәнен моңарчы белми торуын һәм озакламый аны алырга киләчәген язган иде. — Озакламый бездән китәсең инде алайса, — диде Илдус. — Тубалбашны да үзең белән алып китәрсең, Ася, яме? Ленинград зоопаркына бирерсең!