Логотип Казан Утлары
Лирик хикәя

ӘТИ КАЙТТЫ


 
1 һәр яз саен шулай... Казанның «ТУМ» кибете чатында аллызәңгәрле һава шарлары сатучы гаҗәеп бер кеше пәйда була. Инде олы яшьләрдәге бу кеше үзенең шушы кәсебе белән, барыннан да элек, үзе мавыккан төсле, иртәдән кичкә чаклы шунда, бер урында басып тора, әледән-әле үзенең буяулы шарларына карап- нарап куя, алучыларга бер дә исе китми, хәтта киресенчә, алмасыннар — шарымны киметмәсеннәр иде, дигән кебек күренә. Сакалына чал кергәнче бала булып туймаган бу кызыклы кеше, бер караганда, үзенең бөтен аллы- зәңгәрле шарлары белән, язны матурлап тору өчен, һавадан очып төшкән кешегә ошый һәм, гомумән, аның яныннан узганда матур уйлар туа миндә. Ул кеше турында әле тагын да матуррак итеп, күбрәк итеп сөйләп булыр иде дә, тел очыма бүтән бер сүз килеп тора. Шулай, кояшлы март көннәренең берсендә, бу агай янына юлдан кайтучы бер капитан туктап, сүз Фәлән катмыйча гына, бер шар сатып алды. Шарны кулга тотарлык, Һ булмаса берәр төшкә бәйләп куярлык җебе боләН өзеп бирде сатучы агай, әйбәтен сайлап бирде, чөнки күренеп тора, алучысы үзе Дә әйбәт иде. Өстендә бераз туза тешкән шинель, җилкәсендә юл капчыгы, кулында чемодан, иңе саен дүртәр йолдыз—димәк, капи- танмы-түгелме, дип икеләнеп торырга урын юк*. Шуның өстенә тагын. яшь булуга карамастан, чәчләрендә сирәк-сирәк кенә «көмеш Тькләр» дә күренгәли һәм, гомумән, 5.С, Ә.“ № 3- күпне күргән кешегә ошый иде ул. Капитан һава шарын җеп очыннан чемоданның, тоткасына бәйләп куйды, җилкәсендәге капчыгын си- керткәләп ипләп алды, аннары кесәсеннән кулъяулыгы чыгарып һәм фуражкасын артка таба этә төшеп, маңлаен, битен 
сөртте, аннары, чемоданын җиңел генә эләктереп, Бауман урамында бер өзлексез арлы-бирле агылып тора торган кешеләр арасына кереп китте. Лә- киң күздән югалмады. Чөнки аның чемодан тоткасына бәйләнгән зәңгәр шары, һава белән уйнап, әле бер якка, әле икенче якка чайкалып бара иде. Шуның өстенә та- I ын ул шар зәңгәр дә булгач, ак яз һәм кешеләрнең кара кпемйәре фонында әллә ' кайдан аерылып, җырлап килгән кебек, килә иде һәм, бигрәк тә кызыгы, ул дошманны җиңеп кайтучы командир кулында иде. Кешеләр урамны иңләп килүче бу капитанга һәм аның кулындагы зәңгәр шарга, тәгъзыйм- хөрмәт күрсәтеп, юл биреп үттеләр, капитанның, шинель чабулары ачы- лып-ачылып китә иде, чөнки ул тиз бара, күрәсең, өенә кайтып җитәргә ашыга, аны кешеләрнең «KapaKa'paJ нинди бүләк тапкан, могаен баласы бардыр» дигән кы- зыксынулы карашлары тотып тора алмый, чөнки аның чынлап та баласы бар, әле нинди генә. Ул киткәч туган малай, хәзер дүртенче яше булырга тиеш, «ни исемле кушыйк икән?» дип аннан хат язып сорагач, ул эш арасында анысын- монысын уйламыйча, «әйдә, бул- гачбулгач Тимер булсын» дип әйткән иде, могаен Тимер булырга тиеш һәм, әнисенең хатта язуына 

66 _ Фатих Хөсш 
 
караганда, ни җитте генә дә түгел, зәңгәр күзле Тимер булырга тиеш. Капитан әнә шулар янына кайтып бара, ул семьясында биш елга якын булмаган, әлбәттә сагынган, шулай булгач нигә соң аның ашыгудан шинель чабулары очмасын! Хәер, без аның артыннан ияреп, аның бөтен адымнарын, кайсы урамныкы булуын, кайткач ничә чынаяк чәй эчүен, чәй янына аз гына мәй дә кушып җибәрүен язып тормыйбыз — ансы шулай була инде аның. Безнең сүз югарыда телгә алынган шук малай тирәсендә барачак һәм шунда малайның әтисе белән әнисенә дә кагылып- кагылып үтәчәкбез. Чынлап та, Тимер исемле булып чыкты аларның ул малайлары һәм, чынлап та, зәңгәр күзле малай булып чыкты. Күз алдыгызга китерегез: дүрт тулып килә торган малай, әтисе-әнисенең бердәнбере, кадерлесе, чак-чак кына усал, чак- чак кына үз сүзле, шырпы төсле каты чәчле, түгәрәк ак йөзле, сөйләшкәндә «Р» хәрефен әйтә алмый, авызын ачса аппак булып сөт тешләре тезелеп күренә һәм әнә ШУНЫҢ дүрт ел буена күрмәгән һәм, гомумән, бер дә күрмәгән әтисе кайтып төшкән. Малай нишләргә дә белми, тыпырчына, өйгә сыеп тора алмаган төсле, йөгереп ишек алдына чыгып китә, кереп әтисенең орденнарын тотып Карый, әнисе кухняда ашарга хәзерләп йөргәндә аның янына чыгып, пышылдап кына, «Әти шулмыни инде? Нигә соң аның борны синеке төсле түгел?» дип сорый, кыскасы, малай үзе шарга әйләнеп калган, ә бит аның әле, башка бөтен әйберләре булу өстенә тагын, әтисе алып кайткан зәңгәр шары да бар. Әйе, малай чынлап та малай булып калган иде ул көнне, тегенди-мондый гына малай да түгел, әтиле һәм шарлы малай булып калган иде. Ул, шаргамы-әтигәме күбрәк гаҗәпләнергә белмиче, көнгең көн буе тәгәрәп уйнап йөрде. Ә кич белән, кичке ашны ашаганнан сон, «Мин бүген йокламыйм», «Мин бүген күземне ачып тик ятам» дип лыкылдый-лыкылдый, үзе дә сизмәстән, утырган җиреннән йокыга китеп, кушеткага авып төште. Ана шунда, кушеткага урын салып бирделәр, ә шары түшәмгә чаклы күтәрелеп менде дә, артык мөмкин булмагач, шунда ябышып, малайдан көлеп торган кебек, тора башлады. 
Шатлыгы күплектәң, малай ул көнне бик арган иде, башта бик әйбәт йоклады. Әйбәт йоклаганлыгын шуннан белделәр, малай то- рып-торын, ими суыргандагы кебек, иреннәрен кыймылдаткалап куя. аннары авыз читеннән чак кына селәгәе дә агып төшкән иде. «Өч яшькә чаклы .имездем, син дә булмагач, бөтен куанычым шул булды, дигәндәй, тәмам әрсезләнеп бетте: кгуршегә керсәм, артымнан кереп, йолкып алып чыгын имә иде. Үзе оялып туктаганчы имде» ;дип сөйләнә-сөйләнә малайның авыз читен сөртеп алды әнисе. Аннары алар утны сүндерделәр. Әгәр сүндермәгән булсалар, төннең бер төшендә, әйтик, төн таңга авышкач, малайның яткан җирдән, ап-ак сөт тешләрен күрсәтеп, көлеп ятуын күргән булырлар иде. Әйе, малай таңны көлеп каршылады ул төнне, елмаеп кына түгел, көлеп. Һәм аның көләрлеге дә бар ид'е шул, бердән — аның әтисе кайтты, икенчедән — аның шары бар. Ни җитте генә дә түгел, очып түшәмгә чаклы менә торган шар. зәңгәр шар һәм аның ул шары, тәгәрәп килеп, малайның төшенә дә кереп өлгергән иде инде. Балалар төшенең зурлар төшеннән аерымлыгы шунда — алар төшләрендә күбрәк югарыда йөрүчән булалар Ә бу Тимер дигән малайга бу төнне бер дә төшмиче һавада гына йөрергә дә була иде. Һәм ул, чыклап та, төннең төп буе диярлек һавада шары белән куышып йөрде, шыпырт кына да түгел, әтисе алын кайткан авыз гармонын кычкырта- кычкырта йөрде. Хәер, гел һавада гына да кыч
Әгн кайгты 67 
 
кырып йөреп булмый икән. Иртәгесен малай күзен ачып җибәрсә, үзен кушеткада күреп, мәсьәләнең нидә икәнен .аңышмыйча бер тын сәерсенеп ятты, димәк, шулай икән шул, теге һавада очып йөрүләр барсы да йоклаган чакта булгаң икән. «Ә әти?» Тукта әле, тукта! Әтисе дә йоклаган чакта гына кайтты түгелме соң анын? Кайда сон,' ул әти дигән кеше? Шарны кинәт бөтенләй онытып җибәрде малай, очып йөрүләр дә- кирәк түгел, җирдә дә йөрергә була, кушеткада да йокларга ярый, бары тик әти генә булсын, һәм ул, тып-тын басып, әтиләренең йокы бүлмәсенә кереп китте. Юк, әтисе йоклаганда гына түгел икән, чынлап кайткан икән, менә икән, әнисе кроватенда йоклаган икән. Әнисе үзе юк, торып каядыр берәр җиргә чыгып киткән булса кирәк, чыгып китмәгән булса, малай аның белән сөйләшмәкче иде. Аз дигәндә, кычкырып бер елап җибәрмәк- че иде малай. Кайтуы белән әтине үзенә генә алмасын, аныкы гына мыни ул әти? Малай кроватька, әтисе янына сикереп менде. Әтисе аны кочаклап алды, ниләрдер әйтеп, сакал )рны белән малайның битен к.ы- ты к л ы й -к ы ты к л ы й, а н ы ү бәр гә, еларга тотынды, ләкин малайның колагына сүз керми һәм ул кочакта гына сыеп ятарга да теләми иде. Барыннан да элек, ул әтисенең «чынлап та кайтканмы юкмы?» булуын беләсе килә иде. йоклаганда һавада очып йөргән шикелле, монсы да йоклаганда гына түгелме? Малай әтисенең аяк бармакларын тотып-тотып карый, санап күрсәтә, аннары үзенең аяк бармакларын әтисеннән саната һәм әтисенең дә, .үзе кебек, унга чаклы бер дә саташмыйча саный белгәненә шатлана. Димәк, йоклаганда гына түгел икән, чынлап кайткан икән. Әтисенең чынлап кайткан булуына тәмам ышанганнан соң, инде малайның исенә «келт» итеп әлеге теге шары килеп төште. Тукта әле, тукта! Шары да бар бит анын дөньяда, ягъни түшәмдә. Әллә югыйсә әнисе, малай йоклаганда, шарны да үзенә алып куйганмы? Әтине үзенә генә алып куйган ич. һәм әнә шунда кинәт әллә нишләп 
китте малай. Чәчләре үрә торды дип әйтер идек, аның чәче бо- лай да гел үрә басып тора, шулай да әкәмәт эш иде бу. Кичә кичтән түшәмгә ябышып көлеп калган шар, җылы, өйдә әкренләп шиңә- шиңә, ахырда мәгънәсез яры кый-- пылчыгына әйләнеп, идәндә аунап ята иде. Моны күреп, малай чак кына елап җибәрмәде. Елап та җибәргән булыр иде дә, әтисеннән шикләнде, ничек кенә булмасын, китүеннән курка. Ә әти белән рәхәт, аяк бармакларын санашып, кытыклашып ятырга була, аннары, гомумән, әти — әти инде ул, өйгә үк килешеп тора. Шулай да әнисе ишектә күренүгә, малай, җан фарман чабып, аңа ташланмыйча булдыра алмады. Ул шары өчен дә, әтисен үзенә генә алуы өчен дә, үзен төнлә кушеткада йоклатып калдырулары өчен дә — барсы өчен дә берьюлы елап җибәрмәкча булды. Ләкин — сәер хәл — елап булмый иде ул көнне. Чөнки әни көлеп тора, үзе моңа тикле беркайчан да кимәгән күлмәген киеп алган, үзе матур, үзе тәмле әйберләр пешереп йөри, үзе бер дә ачуланмый, үзе җылы, үзе рәхәт, үзе әни. Шуның өстенә тагын әти дә бар, әти' үзе зур, үзе орденлы, үзе саный белә, үзе йоклаганда гына кайтмаган, чынлап кайткан. Шулар барсы да бергә, бер өйдә, шуның өстенә тагын тәрәзәдән март кояшы көлеп тора, шуның өстенә әнә тәрәзә төбендә песи битен юып утыра... Шулай да, бүген тагын яңа бер шар алып кайтып бирмәсәләр, малай әтисен әнисенә бирергә риза булмаска чамалап тора.