ШАКИР ШИГАЕВ
4 пәрдәдә, 9 картинада ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ Беренче күренеш.
Урман арасы. Куе куаклар белән капланган ярлы чокыр битләве. Ярга чокылып ясалган землянканың кечкенә ишеге төбендәрәк Артем карт белән Лена Буревая сөйләшеп утыралар. Землянкадан Зоя ике телем ипи тотып чыга.
Зоя. Лена, безнең ипидән башка артык бер нәрсә дә юк инде. Мә, шушы ипине аша. Лена (ипине ала). Мондый вакытта ипигә тук булсаң бик шәп инде ул. Дөрес бит, бабай. Артем. Бик дөрес, кызым, бик дөрес. Ай, ул ипи. Мондый вакытта ипигә аптырамасаң, зур байлык инде ул. Зоя. Бабай, мә, син дә безнең белән табындаш булып, шушы бер телем ипине аша. Артем. Рәхмәт, кызым. Тамагым тук. Сез юл кешеләре, азыгыгызны саклап тотыгыз. Минем тамагым тук. Лена. Бабай, безнең белән аша инде. Артем. Юк, кызым, юк. Мәшәкатьләнмәгез. Алмыйм да, ашамыйм да. Зоя. Ай, бабай, үз сүзеңдә бик каты торасың син. (Ипине алың землянкага кереп китә.) Л с н а карт янынарак шуышып утыра. Л е н а. Артем бабай, димәк син, сазлык аша безгә юл күрсәтеп, озатып җибәрәсең инде. Артем. Күрсәтеп, озатып җибә- рәм. Отряд начальнигының миңа ♦ Ахыры. Башы 2 нчс номерда. боерыгы да шул бит — үзебезнеке- ләргә юл күрсәтү. Шул эшне үтәгәндә тору өчен ул миңа менә бу сарайны салдырып бирде. (Землян- каны күрсәтә.) Лена. Бабай, ул сукмак ышанычлы булыр бит инде. Артем. Мин гомеремне шушында үткәргән карт. Шушы урманнарның җиләк-җимешләрен ашап, кошлары сайравын тыңлап бала чагым үтте. Бүреләрен аулап яшьлегем үтте. Шушы урманнарның серен ачып, көрәк чаклы сакалым агарды. Мондагы ышанычлы сукмакларны мин генә беләм. Лена. Бабай, син тагы: болар минем сукмакларыма ышанмыйлар, дип үпкәли күрмә. Безнең син күрсәткән юллардан барып үти торган эшебез бик мөһим бит. Шуңа күрә- кабатлап-кабатлап сорыйм мин. Артем. Ай, кызым, нинди үпкәләү булсын. Карт кеше үпкәли белми ул. Карт кеше зарлана-сыкрана гына белә. Ай, билем, билем. (Бераз кузгалгалый да, кесәсеннән буш трубкасын алып каба, сакалын селкетә-селкетә аны суыра.) Лена. Эх, исән-сау барып җитә алсак иде. Артем. Җитәрсез, кызым, җитәрсез.
Лена. Юлга аркылы салынган таш тауларын җимереп булса да, барып җитәсе иде шул. А р т е м (яшерен тавыш белән). Кызым, кая барасыз соц сез? Лена (уйланып). Безме... А р т е м. Әйе. (Аңа табан килә.) Л е н а. Без. бабай, эш белән, бер бик зур эш белән... Артем. Әйе, әйе... Лена. Бер бик зур эш белән үзебезнекеләр ягына чыкмакчы булабыз. А р т е м. Үзебезнекеләр ягына, дисең... Лена. Әйе, бабай, үзебезнекеләр ягына. А р т е м. Бик зур эш белән, дисең... Лена. Әйе, бабай, бик зур эш белән. Артем. Очкан болытлар канатларыгыз булсын. Хәерле юл, балалар. хәерле юл. (Башын иеп уйга кала.) Лена. Шулай булсын иде инде. (Кузгалып китмәкче була. Артем аңа күзләре белән карамыйча, кулы белән генә җилкәсеннән тота.) А р т е м. Тукта, кызым, утыр әле. Лена. Нәрсә әйтмәкче буласың, бабай. (Утыра.) А р т е м. Утыр әле, кызым, утыр. (Башын түбән игән килеш, бераз уйланып утыра.) Кызым... Лена. Тыңлыйм, ‘бабай. Нәрсә әйтмәкче буласың. А р т е м (Ленага борыла, тотлы- гатотлыга). Кызым... мин әйтәм... минем кызым... минем кызым Нюра... (Күзләрен каплый.) Лена. Борчылма, бабай, борчыл-- ма. А р т е м. Минем кызым Нюра шушында, сезнең арагызда булса, ул да сезнең белән бергә янар иде, кояр иде. Аркылы салынган таш тауларын җимереп булса да. сезнең белән бергә, үзебезнекеләр ягына, зур эшләр үтәргә барыр иде... (Яшенә тотлыга.) Л е н а. Нюрамы... Нюра барыр иле. Нюра бара торган кыз иде ул. А р т с м. Бичара кызым. Капларда гына үзен ким-хур итеп, әдәм мәсхәрәсе итеп йөртәләр икән. Бәлки без синең белән сөйләшеп утырган шушы минутларда, аны, минем газиз баламны, бер немец кулагының хатыны типкәли-типкәли каткан идән юдыртадыр. Исерек офицерлар утырган арба артына, хайван төсле итеп, бау белән тагыз алып киттеләр бит аны.
Күз күрмәгән, җан тартмаган ерак ят җирләргә кол итеп алып киттеләр бит баламны... (Елый.) Л е н а. Елама, бабай, елама. (Үзе дә дулкынлана.) А р т е м. Елыйм, кызым, елыйм. Мин аның әткәсе бит. Шул көннән башлап рәтле төн йокылары күргәнем юк минем. Ятсам, күземне йомып өлгермим, коточкыч төшләр күрә-саташа башлыйм. Вөҗданым газаплана минем. Елыйм, кызым, елыйм. Башка чарам калмагач, картлык көнемдә, соңгы тамчы яшьләремне тамызып, күңелем туйганчы бер елыйм. (Елый.) Зоя әкрен генә землянка эчендә җырлый. Җыр: Каен яфраклары шаулый Кичке йомшак җилләрдә; Кайгы, хәсрәт, ут эчендә, Ямансу, ят җирләрдә — Саргаядыр яшь кыз сагынып; Канатлары булса, кагынып, Ямансу-ят җирләрдән Кайтыр иде илләргә... Зоя (поход капчыгы күтәреп чыга). Лена, безнең икмәк бик уалган. Менә, капчык төбенә ни кадәрле валчык җыйналган. Лена. Зоя, валчыгын түк син аның. Артем (күзләрен шарландыра). Түгәргә... Л е н а. Ник, ярамыймыни? А р т е м. Ул бит ипи валчыгы. Л е н а. Әйе, ипи валчыгы. А р т е м (сүз таба алмый тора, аннан). Түгегез, түк. Тик менә бирегә, яшел үлән өстенә түгегез. Мин ялгызым гына утырган чакларда, минем яныма бик күп урман кошлары киләләр. Шул кошлар рәхәтләнеп ашарлар. Яшел үлән өстенә түгегез. Л е и а (торып бара, урын күрсә
Шакир Шнгаев 27
тә). Түк менә бирегә. Зоя (илтеп түгә). Әйдә, урман кошлары безгә рәхмәт әйтсеннәр. Артем. Ай, кызларым. Урман кошларының ни дәрәҗә саф, йомшак күңелле икәнлекләрен белсәгез иде сез. Зоя. Лена, әйдә, тыныч чакта, елга буена төшеп меник. Рәхәтләнеп бер юынырбыз. Бабайның котелогы белән су да алып менәрбез. Лена. Әйдә, киттек. Бабай, котелогыңны алыйкмы? А р т е м. Аны нигә сорап торырга. Л е на землянкага кереп котелок алып чыга. Л е н а. Бу бераз корымланган икән. Аны ком белән ышкып, агартып калдырырга кирәк. Без киткәч, янымда кызлар булып китте, котелогымны да агартып бирә белмәделәр, дип бабай безне хурламасын. А р т е м. һай, юкны . сөйлисез, нигә алай әйтим. Л е н а. Әйдә, Зоя, киттек. Китәләр. Аяар бераз киткәч тә, Артем аларга күз. генә салып ала да, тирә-ягына карана-карана, ипп валчыгы түккән җиргә үрмәләп бара. Шул вакыт артына борылып караган Л е н а бу хәлне күреп, баруыннан туктый. Кулын гына селтәп Зояга юлында булырга куша. Үзе туктап карап тора да, әкрен генә атлап кир.е карт янына килә башлый. Артем карт, ашыгып, үләндәге ипи валчыкларын куш учына өереп ала да, тезләнә. Кулындагы ипи валчыкларына карап, калтырана-калтырана сөйли башлый. Артем. Ипи! Әле дөньяда миңа аның валчыгын гына булса да ашарга яңадан насыйп икән. (Ашарга тотына. Кулындагысын ашап бетергәч, үлән төбендә калган валчыкларны чүпләп алып авызына каба. Кинәт Ленаны күрә, артка чигенә. Бераз карашып торалар. Артем карт гафу үтенгән тавыш белән.) Бер ай инде, авызыма икмәк валчыгы капканым юк иде. Бер ай буе үлән-мазар белән генә тукланып көннәремне үткәрдем. Шуңа күрә, мин, нәфессез карт, тыела алмадым. Кошлар өлешенә кердем. Шулай бит кызым! Сез бит аны урман кошларына, дип сипкән идегез. Урман кошлары безгә рәхмәт әйтерләр, дигән идегез. Ә мин, нәфессез карт... Лена (картның янына тезләнеп). Бабай, нигә син үзеңнең ач булуыңны әйтмәдең. Сиздермәдең дә бит ичмасам. (Читкә карап). Нинди оят, үзебез дә шуны белә алмаганбыз. (Йөгереп барып землянкадан
капчык белән ипи алып килә. Ашыгып капчыкны чишә. Бер сынык ипи ала.) Бабай, мә, хәзергә шушы бер сынык ипине ашый тор. Артем. Юк, алмыйм. Сез ерак, авыр юлга чыккан кешеләр. Үзегезгә саклагыз. Мин ничек тә туенып торырмын әле. Шундый минутлар булыр, бер сынык ипи кисәге йөрәгегезгә шаккатыргыч эшләр эшләрлек куәт бирер. Лена. Сөйләшмә дә, бәхәсләшмә дә, бабай. Хәзергә шушы ипине ашап тор. Без хәзер салкын су алып менәрбез. Азрак шикәр кисәге дә бар. Бергәләп утырып ашарбыз. (Көчләп ипи кисәген аның кулына тоттыра.) Артем. Ялгыштым мин, нәфессез карт, сиздердем. (Ленага.) Кирәкмәс иде. Ярамаган эш эшлисез. Л е н а. Бабай, әгәр дә чәй кайнатсак... Артем. Чәй кайнатсак, дисеңме... Зәңгәр төтен чыгарып үзебез үз өстебезгә козгыннар чакырыргамы!? Лена. Беләм, бабай, ярамый... Тукта, мин капчыкны землянкага кертеп куйыйм әле. (Капчыкны ала да, әкрен генә землянкага кереп китә.)
Артем, кулы белән ипине үлчәп, сак кына икегә сындыра. Куеныннан чүпрәк ала һәм ишгнец бер кисәген шул чүпрәккә төреп, кире куенына тыга. Калган кисәкләрен бармаклары белән чеметепчсмстсп алып, алгы тешләре белән күшәэгә тотына. .Ашап беткәч авызын сортә, сакалын сыйпый. Л с н а, землянкадан чыгып. Артем янына килә. Артем ана текәлеп карап тора.
А р т е м. Ашадым, кызым, ипи ашадым!... Дошманнар амбар-амбар икмәкләрне яндырдылар. Күпме ик
Фатих Kopiw
мәкне талап алып киттеләр. Шул кәһәрләр аркасында, диңгез кебек дулкынланып торган иген кырлары саргаеп көйделәр. Көйделәр генә түгел, чокыр-чакырга әйләнеп, сан- сыз-хнсапсыз әдәм сөякләре белән капландылар. Г омер-гомергә җирнең хуҗасы булып, гомер-гомергә иген үстереп яшәгән кешеләр, бер сынык ипигә, күзләрне мөлдерәтеп карап торырлык дәрәҗәдә, мохтаҗ булып калдык. Үз кырларыбызда, үз урманнарыбызда, бер савыт су кайнатыр өчен йомычка ягарга куркып утырыр көнгә калдык без. Ничек бу явыз дошманны тизрәк тар-мар итәргә! Әй, дөнья, дөнья! Лена. Бабай, сугышка кадәр булган көннәрне без барыбыз да әрнеп сагынабыз. Синең күңелеңдә, шул көннәр яңадан кайтыр, без аларны күрербез, дигән ышаныч бармы. Артем (сүзсез башын иеп утыра. Аннан, күзләрен тутырып, Ленага күтәрелеп карый). Шушы землянкада караңгы озын төннәрне ялгызым гына үткәргәндә, башым чыңлый башлаганчы уйлыйм мин. Кайвакыт мине шундый авыр, тел белән әйтергә куркыныч уйлар камап алалар. Уяу килеш бастырыла, саташа башлыйм. Лена. Ышанам. Андый хәлнең бик булуы мөмкин. А р т е м. Ләкин дөньяда кояш бар бит. Төн үтә. Яктылык канатын җилпи башлый. Офык читендәге шаулап торган куе кара урман өсләре таи нурлары белән бизәлә. Менә, бөркелгән саф, якты нурларга төренеп, дөньяга кояш калка. Бихисап күп кошлар, шатлыкларын йөрәкләренә генә сыйдырып кала алмыйлар. Агач башларына җыелып утыралар да, якты кояшка карап, тирбәлә-тирбәлә җырлыйлар. Бөтен күнел өмит ялкыны белән камала! Яр астыннан йөгереп менгән аяк тавышлары ишетелә. /I е и а, сискәнеп, кинәт борыла, җитез берничә адым ясый, туктый; купларын йодырыклап. бөеренә таяна да, түбәнгә, яр астына үрелеп текәлә. А р т е м да, утырган җиреннән күзләрен ялкынландырып, шунда табан үр°лә. Лена янына, куркынган кыяфәт белән, Зоя йөгереп менә. Л е н а. Нәрсә? 3 о я. Киләләр. Ләкин безнекеләр түгел. Л е н а. Немецлармы? А р т е м карт кулларын җәеп урыныннгв. тора. Зоя. Ачык әйтә алмыйм.
Л е п а. Күпме, ничәләп кеше бар? Зоя. Өчәүме, яки дүртәүме. (Яр астына карый.) Әнә алар! Бер-берсенә тотынып бер ике адым арт?а чигәләр. .Пена телогрейкасы астындапл кобурыннан пистолетын ала. Зоя гранат» тартып чыгара һәм аны тиз генә кора. Моны күреп Артем да янында яткан балтасын ала һәм кызлар янына барып баса. Лена. Кая китәсез, туктагыз! (Пистолетын төзи.) Зоя граната күтәрә. Артем балтасы белән кизәнергә әзерләнә. Астан тавыш. Безне ионда саескан озатты, карчыга алып килде. Шуңа күрә курыкмыйбыз. Лена белән Зоя бер-берсенә карашалар. Зоя. Я әле, баскан урыныңда ничә тапкыр әйләнә беләсең? Астан тавыш. Белгән чаклы- сын әйләнәм, санагыз. Лена белән Зоя текәлеп торалар да яңадан берберсенә карашалар. Зоя. Җибәрик. Л е н а. Коралыгызны калдырып, берегез генә менегез. (Үзләре күтәргән кулларын төшерәләр.) Зоя (Ленага). Кара, пистолетыңны сак тот. Артем (Ленага). Кызым, ул-бу булса мин... балта белән. (Балтасын күрсәтә дә, чикмән итәге астына яшерә һәм бераз арткарак чигә.) Шул вакыт яр астыннан Шакир Ш и- г а е в килеп менә. Кызлар аиа алгарзк чыгарга юл бирәләр. Ш и г а е в. Исәнмесез, урман бөркетләре! К ы зла р. Исәнмесез. Л е н а. Ерактан киләсезме? Ш и г а е в. Кызыл кар яуган җирдән. Лена. Урман пропускагыз? Ш и г а е в. Күл камышы. Тик камышны нәпсә белән уралар? Лена. /Хәнҗәр белән. (Б,ерсенә
Шакир Шигаен
берсе карашып торалар. Лена Ши- гаевка якыная һәм елмаеп кул суза.) Сагынычлы җирләрдән килгәнсез. Исәнмесез! (Кул кысыша- лар.) Зоя (Шнгаевка.) Мине дә оныт- магыз. Ш и г а е в. Исәнмесез, исәнмесез. (Аның да кулын кыса.) Лена. Әнә, бабай да безнеке. Бабай, бирегә кил әле. Карт кына түгел, алтын карт ул. Артем сак кына басып, бер кулы белән батгасын чикмән итәге астына яшергән килеш, болар янына килә. Лена. Менә бу Артем бабай. Безнең иң кадерле бабабыз инде. Ш и г а е в. Шулаймы? Бик яхшы. Исәнме, бабай. (Шигаез Артемга кул суза.) Артем ни эшләргә белми каушабрак тора. Аннан сул кулы белән арттан* аяк араларыннан, чикмән итәге астындагы балтаны алып артына яшерә дә, бушаган ун кулын Шнгаевка суза. Күрешәләр. Ш и гаев н ы н кулын җибәрмичә Ленага карын. А р т е м. Кызым, бу үзе кем була, кем дибез инде моны? Лена. Бу иптәш безгә ерактан килгән бик кадерле кунак. Зоя (картның янына ук килә һәм колагына ишеттерерлек итеп пышылдый.) Бабай, бу — кызыллар ягыннан килгән иптәш. А р т е м. Ә... менә көтмәгән хәл. (Артына яшергән балтасын төшереп җибәреп, ик,е кулы белән Шигаев- ның кулын кыса.) Әллә бөтенегез дә бу тирәгә якынайдыгызмы? Ш и г а е в. Якынаюын бик үк якынаймасак та, артык еракта да тормыйбыз. Я, бабай, үзең ни эшләр бетерәсең? Артем. Минем ни... артык эшем юк. Мин... шул инде... диңгез маякчысы булып яшим. Алладан савап алыр өчен, мосафирларны каршы алам, озатып җибәрәм. Ш и г а е в. һәр кешегә дә дөрес юл күрсәтәсеңме? Артем (хәйләле елмаеп). Кешесенә карап инде, фәрештәнең колак- т<а пышылдавына карап. Бөтенесе дә елмаялар. Зоя килеп Артем- ның аркасын кага. Зоя. Безнең бабай үз эшен белә ул. Лена. Зоя, без калган кунакларны оныттык. Бар, син аларны төшеп каршы ал.
Зоя (Шнгаевка). Анда тагын ничә кеше бар? Ш и г а е в. Икәү. 3 о я. Берәрсен онытып калдыруым бар. Шуңа күрә сорыйм. (Җилфердәп яр астына төшеп китә.) Артем да ярга табанрак атлый. Шигаев (Ленага). Гафу итегез, безгә башта ук төп мәсьәләләр турысында сөйләшеп аласы иде. Л е и а. Сөйләшербез, әлбәттә. Башта иптәшләрегезне каршы алып, алар белән дә танышыйк инде. Шигаев. Безгә башта икәү генә сөйләшергә кирәк. Л е н а. Кирәк икән, икәү генә сөйләшербез. Шигаев. Яхшы. Я, сезнең бу тирәләрдә тормышлар тынычмы? Лена (елмаеп). Безнең монда тормыш һәрвакытта да тыныч инде ул. Шигаев. Шулай да? Л е н а. Куркырлык түгел. Шулай да, әнә тегендә, тимер юл күпере төбендә, нигәдер, кичәле-бүгенле немецлар тынычсызлана башлады. Шигаев. Нәрсә өчен икән? Лена. Күрәсең берәр нәрсәгә әзерләнәләр. Соңгы бер ике көн эчендә, алар, күпернең бу як төбенә, пулемет һәм автоматлар белән коралланган бер взводка якын солдат куйдылар. Шигаев. Менә ничек!.. (Ирнен тешли, үзенең борчылганын сиздермәскә тырышып, читкә карый.) Шул вакыт яр астыннан Зоя, Буревой һәм Ф а р р ахов килеп менәләр. Зоя. Менә, кунакларны алып мендем. Буревой белән Фаррахов коралларын, ящикларын бер читкәрәк куеп, башта Артем белән исәнләшәләр, Фаррахов килеп Лена һәм Зоя белән күрешә. Буревой килә. Ленага карый, гаҗәпсенеп туктала.
3) Фатих Кэри*
• 1ена да сулышын эчкә суырып, кулларын күкрәгенә китереп йомарлый. Лена. Павел... бу— син бит! Б у р е в о й. Лена! Лена. Павлуша, син исәнмени!? (Килеп кочаклый, үбешәләр.) Бу р е в о й. Лена, син дә исәнмени!? (Шигаевка.) Иптәш лейтенант... Ш и г а е в. Павел, мин сиңа нәрсә дидем? Л е на аптырап бер Павелга, бер Шигаевка карый. Буревой. Менә болар минем якын иптәшләрем. (Иптәшләренә.) Минем теге сезгә сөйләгән текстильщица апам шушы инде. Фаррахов. Чынмы? Бу р е в о й (Ленаны кочагына ныграк кыса). Чынның да чыны! Ш и г а е в. Сокланырлык, көтелмәгән бәхетле очрашу! Фаррахов. Мин барам, дип күз яшең белән сорадың, күңелең сизгән икән әй. Артем (бер кулын күз өстенә салып Буревой янына килә). Мин... бер нәрсә дә аңламыйм әле. Бу егет кем булып чыкты соң? Буревой. Дед Артем, син түгелме соң бу? А р т е м. Ә син кем? Б у р е в о й. Минме... А р т е м. Бәй, Павлуша... син бит бу! Буревой. Әйе, әйе, дед Артем, мин бу. А р т е м. Ай, Павлуша! (Килеп кочаклый. Кочаклашып торалар да, Артем яшьләнгән күзләрен сөртергә керешә.) Л е н а. Павлуша, мена бу, син белмисең аны, шушы урманнарда танышкан якын иптәшем Зоя. Б у р с в о й. Исәнмесез. 3 о я. Зарланырлык түгел, үзегез исән гепәме. (Кул кысышалар.) Минем сезнең турыгызда Ленадан бик күп нәрсәләр ишеткәнем бар. Буревой. Элек ишетеп кенә белсәгез, менә хәзер үзем сезнең яныгызга килеп чыктым инде. 3 о я. Бу инде көтелмәгән, әйтеп бетергесез шатлык булды... Карагы* әле, без кунакларның бөтенесен уйга чумдырдык. Арып килгән кешеләр һаман басып торалар. Менә- шушындарак утырыйк. Ял да итәрләр, сөйләшербез дә. Ш и г а е в. Дөрес, дөрес, Зоя иптәш. Фаррахов. Кил, карт, утырыйк, бер тартып җибәрик. Артем. Сезнең махорка, яхшыдыр. Кая, кадерле күчтәнәч белән бер сыйлагыз. (Утырышалар.) Ш и г а е в (Лена, янына килә). Иптәш Лена, минем бер әйбер язасым бар иде. Землянкагызда утырып язарлык урын юкмы? Лена. Анда бер өстәл сыманрак нәрсә бар, кереп языгыз. Шигае в/ Рәхмәт. (Землянкага кереп китә.) Лена калганнар янына бара. Л е н а. Иптәшләр, сез гафу итегез, мин су буена төшеп юынып кына меним. Фаррахов. Барыгыз, бар. Лена. Павлуша, әйдә, минем белән су буена төшәсеңме? Б у р е в о й. Киттек; (Утырган җиреннән сикереп тора. Бергәләп төшеп китәләр.) Фаррахов. Әйдә, карт, алай булгач бер тартып җибәрик. А р т е м. Алай димә — карт димә син миңа, улым. (Үзе. Фаррахов кулындагы кисетны алып тутыра, кабызалар, тарталар.) Зоя. Сез «карт» димәгез аңа- Артем Иванович, яки бабай, диегез. Безнең Артем Иванович «карт» дигәнне/ яратмый. Фаррахов. Артем Иванович, сезнең бу якта урманнар бик матур икән. Ләкин кайбер районнарыгызда агач бөтенләй юк. А р т е м. Үзең кай якныкы? Фаррахов. Идел буеннан. 3 о я. Ерактан икәнсез. А р т е м. Ипчек соң, безнең яклар ошыймы? Ф а р р а х о в. Ошаган яклары да бар, ошамаган яклары да бар. Артем. Нинди ягы белән ошамый? Ф а р р а х о в. Гаҗәп, Артем
Шакир Шигасв 31
нович, сезнең бу яктагы/ авылларда мунча юк. Артем. Әйе, ансы бар. Фаррахов. Безнең якта өй саен мунча бар бит. (Каенны күрсәтеп.) Мунчага баргач, менә шушындый каен ботакларыннан бәйләгән себеркене, бөртекле чәй исе чыкканчы пешекләп җибәрәсең... Әх, чөгендер кебек кызарганчы чабынып бер мунча керәсе килә минем, Артем Иванович. Зоя. Ярый инде. Идел буена әйләнеп кайткач, бер генә тапкыр түгел. мең тапкыр керерсез әле. Фаррахов. Кайткач, дисез сез, кайтып булмас шул. Зоя. Ник алай дисез? Фаррахов. Шулай инде ул. Шулай булмаса, мин аны әйтеп тә тормас идем. Артем. Менә кунак егетләрне берәр нәрсә белән сыйларга иде. Башка вакыт булса, мин балык* тотып алып кайтыр идем. Зоя безгә бөтен шартын китереп, уха пешереп ашатыр иде. Зоя. Бабай, мин бит уха пешерә белмим. Артем. Ә пешергәнне ашый беләсеңме? Зоя. Ансында шик тә юк. Артем карт кеткелди. Артем. (Фарраховка). Син, энем, уха яратасыңмы? Фаррахов. Яраттыңни, ярат- мадыңни, ухасы булмагач аның. Безнең татарлар әйтәләр: эрләмәгән. сукмаган, Шогаема штанлык, диләр. Зоя. Сез татармыни? Артем. Бәй, улым, син татармыни? Фаррахов. Әйе, Артем Иваныч, мин татар. Аның да ниндие генә әле. Мунча керергә ярата торганы. Упшем, тимер юлларында йөргәндә, станция саен кипяток без- платно, рәхәтләнеп чәй эчеп йөри торган егет мин. (Үзе дә, башкалар да көләләр.) Артем трубканы тәмләп, тәм поп суыра. А р т е м. Махоркаң бик шәп икән. Бер рәхәтләндем. Фаррахов. Артем Иваныч, әллә синең бөтенләй тәмәкең юкмы? Артем. Унбиш көн инде, бөтенләй булганы юк. Фаррахов. Мә, кисеты белән үзеңә ал; мә, шырпысын да ал. (Ыргыта һәм үзе Артем каршысына тезләнә.) Менә бу муштукны миңа ерактан бүләк итеп җибәргәннәр иде. Мә, муштутымны да ал. Муш- тук белән, тартмасаң, трубкаңның сабы тузгач, минем истәлегем итеп аңардан трубкаңа яна сап ясап куярсың. (Муштугын картның алдына сала.) Артем. Ничек инде бу? Үзеңә кирәкмимени? Фаррахов. Юк, миңа хәзер бзр нәрсә дә кирәкми. Миңа хәзер, Ар тем Иваныч, беләсеңме, тик бер генә нәрсә кирәк. Артем. Нәрсә кирәк соң сиңа? Фаррахов. Артем Иваныч, миңа хәзер, тик бер ничә сәгатькә генә, менә бу күкрәгемдә, җиде батыр йөрәгенә тиң йөрәк кирәк. Үземнең дә йөрәгем начар түгел,, тик җиде батыр йөрәген күкрәгем дә булдырасым килә. Артем. Дөрес, улым, синең кебек егеткә, барсыннан да элек, җиде батыр йөрәге кирәк. Ләкин синең кебек батыр егеткә, әнә шул батыр йөрәгең әйләнәсен бизәү өчен, бу фани дөнья бакчасының бик күп төрле башка чәчәкләре дә кирәк әле. Фаррахов. Юк, миңа хәзер бер йөрәктән башка бер нәрсә дә кирәкми. Артем. Спна кирәк, сиңа кирәк әле. улым. Менә миңа, ак сакаллы картка, хәзер бер нәрсә дә кирәкми. Шулай булуга карамастан, тормышның рәхимсез кара көчләреннән соңгы үч-ачуны алып, дөнья белән актык мәртәбә исәнләшү өчен, әле миңа да йөрәк кирәк, йөрәк кирәк! Фаррахов. Менә бусы дөрес. Йөрәкле һәм гадел карт икән син. А р т е м. Мин хак сүз өчен генә дөньяда сакал агарттым. Хак сүз өчен генә Даулашын бу дөньядан аерылачакмын. Миңа бер нәрсә дә
Фатих Кәрим
кирәкми, һәм минем бер нәрсәм дә юк. (Якаларын ике кулы белән ачып, шәрә күкрәген кцерә.) Менә шушы иске, ертылып беткән чикмәнемнән башка бер нәрсәм дә юк минем. Коры сөяккә калган, җыерчыкланып беткән карт гәүдәмне каплар өчен күлмәгем дә юк минем. Фаррахов. Күлмәгең дә юкмы! (Г и.мнастеркасып салып ташлый.) Артем Иваныч, менә минем яшь тәнемне каплаган соңгы ак күлмәгем синең җыерчыклы карт тәнеңне капласын. Минем истәлегем булсын. Мә, ки Артем Иваныч, карышып торма. (Картның чикмәнен салдыра. Тезләнеп утырган картка эчке ак күлмәген салып кидерә. Үзе кире гимнастеркасын кия). Шул вакыт Ш и г а е в землянка ишегеннән чыга да. карап тора, кулында конвертлап* ган хат. А р т е м. Аңламыйм, нәрсәнедер аңламыйм... (Гаҗәпсенеп, өстендәге күлмәген төзәтә.) Фаррахов. Аңламыйсың, Артем Иваныч, чөнки мин аңлатырга теләмим. Чөнки син карт булсаң да, әле азмы-күпме яшәргә тиеш. Ә мин... Ш и г а е в аның сүзен бүлә. Ш и г а е в. Фаррахов, соңгы минутыңа чаклы, телеңне тешләп, егет була бел. Аңлыйсыңмы, соңгы сулышка чаклы йөрәк кирәк. Ерактан сызгырган тавыш ишетелә. Зоя да. Л р т е м да сикереп торалар, ашыгып Л е н а белән Буревой да килеп менәләр. 3 о я. Иптәшләр, әйдәгез, барыгыз ла землянкага керегез. Ш и г а е в. Ни өчен? Л с н а. Сызгырганны ишеттегезме? Ш и г а е в. Ишеттем. Л е н а. Шуның өчен. Димәк монда калырга ярамый. Яшеренергә кирәк. Шигае в. Була, хәзер керәбез. Без әйберләребезне дә үзебез белән алабыз. Л е н а. Алыгыз, ал. Башкалар бар да землянкага керәләр. Шигае в, Буревой, Фаррахов әйберләрен алыр өчен әйберләре янына баралар. Ф а р р а х о в яшертен генә тавыш белән сүзгә башлый. Фаррахов. Бәхетле син, Павел. Буревой. Ни өчен? Фаррахов. Ичмасам үләр алдыннан туган апаңны күреп, бер туйганчы сөйләшеп, бәхилләшеп аерылышасыз. Ш и г а е в. Фаррахов, димен. Мин сиңа, ул турыда сүз кузгатмаска, дип ничә тапкыр әйттем. Ф а р р а х о в. Иптәш лейтенант, яшерен-батырын түгел. Үләргә булгач үләргә инде. Нигә ул турыда сүз әйтергә куркып йөрергә. Үләргә икән, бергә, кочаклашып, җырлап, җимерәсе күперне җимереп үләргә кирәк. Ш и г а е в. Менә җимерәсе күперне җимереп үлүебез шик астында тора. Шуны аңлыйсыңмы? Фаррахов» т Буревой fНичек... ничек шик астында?.. • Ш и г а е в. Сез бит минем Лена белән булган сүзне ишетмәдегез. Фаррахов. • Буревой. f Юк’ ишетмәдек. Ш и г а е в. Ишетмәдегез шул. Лена әйтә: тимер юл күпере төбендә, нигәдер, кичәле-бүгенле немецлар борчыла бацтладылар, ди. Күпернең бу як төбенә, пулемет һәм автоматлар белән коралланган бер взводка якын солдат куйдылар, ди. Фаррахов. Әллә сизенделәр- икән? Ш и г а е в. Сизенгәннәрдерме, юктырмы. Ләкин хәзергә безнең эшләр шәп түгел, егетләр. Ә приказны үтәргә кирәк. Эш коры үлүдә генә түгел, приказны кушканча үтәп үлүдә. Шулай үлү турында кайгыртырга кирәк. (Карана.) Ярый, әйдә керик. Фаррахов белән Буревой, бөтсв әйберләрен алып, землянкага керәләр. Ши- гасв керми кала. Землянкага керүчедә; артыннан ачык калган ишекне ябарга ки.: гән Лена керми каштан Шигаевны күр Лена. Сез нигә кермисез? Ш и г а е в. Мөмкин булса, сез үзегез бирегә чыгыгыз.
Шакир Шнгаев 33
Лена. Мөмкин. (Чыгып ишекне яба.) Тик әиә теге куак төбенә, яшертен урынгарак барыйк. (Сәхнәнең алгы кырыендагы куак төбенә баралар.) Шигаев. Сезнең белән без житдперәк итеп әллә кайчан сөйләшергә тиеш идек инде. Лена. Хәзер дә, минемчә, сон түгел. Шигаев. Иптәш Леиа, сез кем буласыз? Лена. Ә сезгә кем кирәк? Шигаев. Сез инде беләсез, мин хәрәкәттәге Кызыл Армия кешесе. Миңа сезнең кебек кешеләр кирәк. Лена. Сез бит минем кем икәнлегемне әле белмисез. Шигаев. Бераз беләм кебек. Үзегез әйтсәгез, тагын да яхшырак булыр. Л е и а (уйлана, карангалый). Мин шушы тирәдә хәрәкәт итүче бер партизан отряды начальнигының ярдәмчесе. Шигаев. Менә ничек, шәп! Отрядыгыз кайда, еракмы? Ник үзегез биредә? Лена (елмаебрак). Кирәгеннән артык детальләр сорашмыйсызмы? Шигаев. Бәлки шулаерактыр. Гафу итегез. Л е н а. Юк, зарарсыз. Шигаев. Иптәш Лена, бер теләк өчен сугышып, кан коеп- йөрибез. Мөмкин булса, бераз ачыграк сөйләшик әле. Лена. Тартынмагыз. Сорауларыгызга, мөмкин булган кадәр, тулы җавап ала алырсыз. Шигаев. Үзегез кая юл тотасыз? Л е н а. Сез бирегә килгән кебек, мин дә, әнә шул иптәш кызым Зоя белән, бүгенпртәгә сезнең якка үтәргә тиешмен. Шигаев. Задание үтәргә барасызмы? Лена. Юк, кызык итеп, тамаша кылып йөрибез. (Икесе дә елмаялар.) Шигаев. Лена, якын-тирәдә сезнең, кечкенә группа булса да, көчегез юкмы? Лена. Бик кирәкме? •С. Ә.- № 3 Шигаев. Бик кирәк. Башкача мөмкин түгел. Бу бер. Икенчедән, үзегез иртәгә кадәр юлыгыздан кичегә алмыйсызмы? Л е if а. Бусы да бик кирәкме? Шигаев. Бик кирәк. Башкача һич мөмкин түгел. Лена. Болар барсы да ни өчен? Шигаев. Ни өчен дисезме... Лена. Мөмкин булса, шулай дим. Шигаев. Менә нәрсә. Сезгә без зур бурыч йөклибез. Төнен яки иртә таңда, — ансын билгеләрбез, — мәгълүхм берничә
сәгать вакыт эчендә, сез, нинди генә юллар, нинди генә хәйләләр белән булса да, әнә шул күпер төбендәге немец взводын 150—200 метрга гына булса да, күпер төбеннән читкә, бер якка мавыктырырга тиешсез. Лена. Аңлашыла. Шигаев. Минемчә, мәсьәләне яхшы аңлаган булсагыз кирәк. Артык сүз сөйләп торуның кирәге булмас. Лена (бераз уйланып тора). Планыгыз тиз корылган... Ләкин төпле, өмитле. Без кулдан килгән бөтен ярдәмне күрсәтербез. Бу бурычны бергәләп тормышка ашырырбыз. Шигаев (Ленаның ике кулыннан тота. Шатланып). Мин сездән бүтән җавап көтмәдем дә. (Текәлешеп карап торалар. Лена, бераз уңайсызланып, күзләрен түбән ия. Шигаев кесәсеннән язган хатын ала.) Шигаев. Лена, мин сугышка кадәр район мәктәбендә укытучы идем. Менә, әле шушы юлга чыгар алдыннан гына, укучыларымнан бик матур хат алдым. Ләкин җавап язып җибәрергә өлгерә алмаган идем. Җавабымны сезнең янга килгәч кенә яздым. Менә ул хат, алыгыз! (Лена ала.) Әгәр үлә калсам, шушы хатны ничек тә безнең якка чыгарып, шул балаларга озатыгыз. Л е н а. Яхшы. Бу йомышыгыз, ны да, һич шиксез, үтәрбез. (Ши- гаевның күзләренә текәлә.) Тик сез үлмәгез, исән калыгыз. Минем
34 Фатих Корин
сезне һич тә андый бәхетсезлеккә төшерәсем килми. Ш и г а е в. Лена! (Тагын ике кулы белән аның кулбашларын тота.) Үлемне җиңеп була, үлмәскә тырышырбыз. (Лена боевой төс ала.) Лена. Ярый, эшкә керештек. Тик сездән бер генә үтенеч. Үзегез дә хур булмагыз. Безне дә хур итмәгез. Без хур булу өчен яшәмибез. Хурлыкка каршы көрәшү өчен яшибез. Тормышка ашырырга тиешле теләгебезне уңыш кояшының нурлары капласын! (Шигаевның кулын кыса.)
Пәрдә.
Икенче күренеш Тимер юл күпере төбе. Таң яктысы канатланып килә. Тирә якларда шаулап торган агачлар. Күпер төбендә немец часовое. Баганаларда немецча язулар. Алгырак планда бер зур ташны өстәл итеп ике офицер утыра. Алларында бутылка. ике стакан. Эчәләр. Ликорь килә. Өстәлгә бер бәйләм чәчәк куя.
Ликорь. Господа офицерлар, сезнең татлы бутылкагыз янына, ямь биреп тору өчен, бер бәйләм кыр чәчәге. (Үзе катып кала.) Троль. Ки-рә-ге юк. (Ликорьга карый.) Ул сиңа Париж операсында балерин булып йөргәндә кирәк булган. Бер маркага үзен сата торган балериналар арасында иснәнеп йөргәндә генә кирәк булган. Ә хәзер син солдат! Ликорь. Ләкин мин солдат булып чәчәкне кире какканым юк. Троль (аякка баса). Молчать, опера чебеше! Мефистофель төкереге! Ликорь куркуыннан коелып төшә. Троль янадан утыра. Ш у л ь т. Сөйләгез, үз сүзегезне дәвам итегез. Троль. Офицерство белән утырганда, менә бу чәчәк бәйләме себерке урынына гына кирәк. (Чәчәк бәйләмен кулына ала.) Менә бу бутерброд валчыкларын, тозлы балык кылчыкларын себереп ташлау өчен генә кирәк. (Таш өстендәге чүпләрне себерә. Аннан пычранган чәчәк бәйләме белән Ликорьның борнына бәрә.) Мә чәчәгеңне! Ликорь дерт итеп китә. Икесе дә Ликорьга текәләләр. Ш у л ь т (кулы белән төртеп күрсәтә). Кара, кара,( синең бу Мефистофель төкереген, борнына бәргәч тә һаман катып карап тора. Троль. Тора, таш курчак кебек катып карап тора шул. (Көләләр.) Нәрсәгә катып карап торасың? Итегемә тузан кунган. Я әле, Мефистофель төкереге, әнә шул үзең алып килгән чәчәк бәйләмең белән итегемнең тузанын сөрт! Ликорь алып сөртә башлый. Шулай, шулай. Молодец. Менә бу җирендә калган, сөрт. Яхшы, молодец, шәп булды. (Шультка карый.) Шәп булды бит? Шульт. Мефистофель төкереге чәчәк белән сөрткәч, шәп булмаган кая инде. Троль. Париж операсының балерины итегеңнең тузанын Россия кырларыннан йолкып алган чәчәк бәйләме беләи сөрткәчтен, ничек шәп булмасын. Шәп, шәп! (Көләләр.) Нәрсә катып калдың, кругом... марш! (Ликорь яшен кебек борылып китә.) Шульт (эчемлек сала). Рәхим итегез, сезнең чәчәк белән тузанын сөртеп матурланган, бер кемне кызганмыйча таптый торган дагалы итегегез хөрмәтенә күтәрегез. (Эчәләр.) Ерактай паровоз кычкырган тавыш ишетелә. Т р о л ь. Бөтен тирә-якны безнең паровоз тавышы яңгырата. Ишетәсеңме? Шульт (күзләрен йомып). Ише-
Шакир Шигасв 35
там, ишетәм. Ләззәтләнеп шуны тынлыйм. Янып-пешеп ефрейтор килә. Ефрейтор. Господин офицер, ашыгыч донесение. Троль. Тыңлыйм. Е ф р е й т о р. Әнә теге битләүдәге куаклар арасында бер төркем |нык коралланган партизаннар барлыгы беленде. Алар анда окоплар казырга керешкәннәр. Ике офицер да сикереп тора. Т р о л ь. Партизаннар!? Ефрейтор. Әйе, алар шул битләүдәге куаклар арасында окоплар казып урнашалар. Троль. Хәзер взводка минем приказым: тиз арада ул куакларны әйләндереп алырга! Ефрейтор. Сез килгәнне көтәргәме, яки хәзер үк кузгалыргамы? Троль. Кузгалырга! Мин 'хәзер барып җнтәм... Ефрейтор. Була. Сез дигәнчә. (Борылып китә.) Троль. Каян сизенәләр, каян килеп чыгалар. Бу партизан дигәннәре җанны корттылар бит. Кая барсаң да артыңнан калмый йөриләр. (Стаканындагы эчемлекне сир- пеп җибәрә. Буш стаканны
ташка бәреп чалтырата. Кобурыннан парабеллумын тартып чыгара да, аны һавада селти.) Киттек!
Икесе дә е ф р е й тор киткән якка кереп югалалар. Күпер төбендәге ч а с о в о й, борчылып, офицерлар киткән якны күзәтә. Рельслар ашав’ дамбаның икенче ягыннан үрмәләп менгән Шигаевлың башы күренә. Ул ялкынлы күзләре белән карангалап тера да, ипләп кенә үрмәләп барып, часовой ны арт яктан борып ташлый. Күпергә шаулап кергән бронепоезд, тавышы ишетелә. Шигаев үзе килгән якка кул селти.
Ш и г а е в. Минем янга! (Буревой белән Фаррахов, шартлаткыч әйберләрен күтәреп, дамба артыннан күтәрелеп менәләр. UJuraee, аларнын. урталарына кереп, икесен дә кочаклый.) Я, туганнар, Ватан өчен соңгы омтылышыбызның актык минуты җитте. (Бер яшикны кулына ала.) Әнә, урман артындагы ерак офыктан яна таңның беренче нурлары җемелдәп югары күтәреләләр. Урманнар, таулар, таң нурлары! Qay булыгыз... Бәхил булыгыз. (Борылып күцер эченә карый.) Иптәшләр, минем арттан! Алга! (Бераз бөгелеп, тау харабасына алдан юл күрсәтеп керүче кеше кебек, ике рельс арасыннан күпер караңгылыгына кереп китә. Артыннан Буревой белән Фаррахов атлыйлар.) Пәрдә.
Өченче күренеш Так алды. Янып җимерелгән өй. Кара күмергә әйләнгән бүрәнәләр таралып ята пар. Ляк асты патрон яшиклары. җимерелеп ташланган немец пулеметлары, яньчелгән каскалар белән тулган. Өйдән читтәрәк.яшел үлән бепән капланган калкуда бер кешелек окоп. Шул окопта ике аягы да каты яраланган кызылармеец И ванов ята. Ивановтан ун адымнар чамасы икенче бер кешелек окопта 3 а р’и п о в. Шунда ук снаряд ярылып чокылган воронка. Пәрдә күтәрелгәндә еракта пулеметтан аткан, «Ура!» кычкырып атакага барган тавышлар ишетелә.
Иванов. Ә... оста эшләделәр, оста эшләделәр, егетләр. Зарипов, күрәсеңме, теге сарайны ничек әйләндереп алдылар. Анда нәрсә иде икән.- пулеметчылар иде микән, минометчылар иде микән? 3 а р и п о в. Пулеметчылар. Бөтен пулеметларын шул сарайга туплаганнар алар. И в а п о в. Кызганыч, шул атакага катнашып булмады бит, ә! Зарипов. /Ионда да без эшләрен китердек китерүен. (Окоптан үрелеп карый.) Аларныкы бигрәк тә кызык тоела шул. Әллә читтән карап торганга шулай инде. «Ура!» тавышлары тагын да көчәя. И в а. н о в тагып көч-хәл белән үрелеп карый. Иванов. Зарипов, күрәсеңме? 3 а р п п о в. Нәрсәне?
Фатих Кәрим
Иванов. Күрәсеңме, теге саранны бөтенләй боҗра эченә кысып алдылар бит. Күрәсеңме нинди ыргылып ташланалар. Зарипов. Әйе. немецлардан анда ботка пешерәләр инде. Иванов (ЗарппоБка^арамыйчан гына кулын сузып). Әй, әй. күрдеңме, берничә егет, йөгерешеп, сарайның эченә үк кереп киттеләр. (Кинәт бөгәрләнеп, * кулларын аякларына суза.) Уф, өзелә... өзелеп авырта бит аяклар. Әллә сөякләре дә сынып беткән инде... Зарипов. Син аларны кузгатма. яңадан кан агу көчәер. Иванов (бөгәрләнгән килеш куллары белән башын тота). Ни эшлим соң. авыртуларына һич кенә дә түзәр хәл юк бит. Зарипов. Иванов, булмаса мин сине тиз генә илтеп килим. Иванов (аны ишетми). Ичмасам бер генә аяк түгел бит. Икесен дә эштән чыгардылар. Бер генә аяк булса, ничек тә үзем үрмәләп китәр идем. Зарипов. Иванов, булмаса мин сине тиз генә илтеп килим, дим. Иванов. Кайда? Зарипов. Перевязка пунктына. Иванов. Кирәкми. Зарипов. Нигә? Иванов. Син китсәң, монда бит бер кеше дә калмый. Диңгез чаклы кан түгеп алган бу калкуны, яңадан.- «мәгез инде» дип фрицларга калдырып китәбезме? Зарипов. Мин монда калдым ни, калмадым ни. Бер граната белән ни эшлим мин? Шушы бер гранатадан башка бер генә патроным да калмады бит минем. Иван о в. Уф.л (Үртәлә.) Чудак син Зарипов. Мондый вакытта бер граната мең гранатага тора. Зарино в. Авыртуларына түзеп булмый, дисең ич. И в а и о в. Ничек тә түзәрмен инде. Озакламый санитар килер. Тиз киләм, диде бит. (Тагын үрелеп карый.) Кара әле, күрәсеңме, теге сарайдан ии чаклы кеш - алып чы галар. Утызлап булырмы? Зарипов. Булыр, артыгы белән булыр. Плсннынлардыр инде. И в а н о в. Алар бит, асларына бер үткәрсәң, җылый-жылый пленга биреләләр. (Калку артыннан тавыш ишетелә.) Тавы ш. Әйдәгез, әйдә, иптәш военфельдшер, монда тагып бер авыр
яраланган иптәш бар. Шуның янында утырып торыгыз. 3 а р и п о в белэ’.ч И ванов икесе дә тавыш килгән якка борылалар. Калку артыннан У р а з о в а белән санитар күтәрелә. Уразованыц башы һәм ике кулы терсәгенә чаклы бинтка уралган. Бәйләгән ак бинтлар өстендә кан таплары. Икс кулын да югары күкрәгенә куйган. С а н и т а р аңа ярдәм итешеп алып килә. Зарипоз якындагы снаряд воронкасына кертеп утырта. С а н п т а р. Менә шушында уты. рып торыгыз. Мин тиз килермен. (Ивановка карый.) Иптәш боеи, синең хәлең ничек? (Иванов аңа игътибар итми.) И ванов (пышылдап). Иптәш военфельдшер, сез дә яраландыгызмыни? Уразова күзенә үк төшереп бәйләнгән бинт астыннан күтәрелеп карый. Уразова. Яраландым шул, иптәш боец, яраландым. Зарипов. Нәрсә белән, иптәш военфельдшер? Уразова. Берәүгә перевязка ясап утырганда, якынга гына мина килеп төште. Иванов. О... ярый әле исән калгансыз. С а н и т а р. Иптәш военфельдшер, мии тиз генә теге яралыны алып килим. Аннан өчегезне дә атка утыртып алып китәрләр. Уразова. Бар, бар, ләкин тиз йөр. (Санитар китә башлый.) Иванов. Санитар, санитар! С а и и тар. Нәрсә, иптәш? Иванов. Син безне кайчан алып китәсең инде? Алып китә алмыйсың икән, берәр ящик патрон китереп кит. Ичмасам үлгәндә дә атышып үләрбез. С а н и т а р. Хәзер, иптәш, хәзер, бер авыр яралыны гына алып ки- ләм. Аннан өчегезне дә атка утыртып җибәрермен. (Йөгереп китә.)
Шакир Шигасв 37
Уразова. Ә сезгә перевязка ясадылармы? Иванов. Перевязка ясадылар ясавын. Шул вакыт калку артыннан мотоцикл ъвышы ишетелә, И ванов тагын алдына борылып карый. И ванов. Зарипов, Зарипов, кем анда мотоциклда килә? Фриц түгелме соң? Зарипов. Чукынып кына китсен, фриц. Җитмәсә офицер. И ванов. Нәрсә, ыргытасыңмы? Зарипов. Ыргытам, көлен күккә очырам, хәерсезнең. Тнз генә тезләнеп утыра да, гранатасын алып кора, һәм башын иеп, күзәтеп утыра башлый. Мотоцикл тавышы алар турына җнтәрәк, сикереп тора һәм, гранатасын ыргытырга дип кул күтәргәндә, мотоцикл ягыннан аткан тавыш ишетелә. Зариповныц гранатасы кулыннан төшә. Үзе колачын җәеп, салмак кына гөрселдәп, артка аза. Мотоцикл үтеп китә. Иванов белән Уразова окопка поскан җирләреннән үрелеп, җиргә ауган Зарнповка карап торалар. Бераздан Иванов, башын күтәреп, тирә ягын күзәтә. Уразова. Якын тирәдә андый- мондый кеше күренмиме? Иванов. Юк, иптәш военфельдшер, бер кем дә күренми. (Уразова, терсәкләренә генә таянып, воронка- дан чыга һәм, терсәкләренә таянган килеш үрмәләп Зарипов янына бара, аның күкрәгенә башын сала. Бераздан утыра, башын түбән иг^н.) Иптәш военфельдшер, үлгәнме? Уразова. Үлгән... (Борчыла да, тагын үрмәләп барып • воронка эченә керә.) Иванов. Зарипов белән дә бәхилләштек. Ә шулай да авылны алдык. Иванов, окобыннан үрелеп-үрслеп, калку астына карый. Иванов. Кемнәр болар, безнекеләрме? Уразова. Нәрсә бар? Иванов (Уразовага карамыйча гына.) Ике кеше... пулемет сөйрәп бирегә —- безнең янга менеп киләләр Уразова. Ике кеше... кемнәр алар? Иванов. Белмим. (Карый.) Күзләре' генә атылып чыксын иде, фрицлар. (Янында яткан мылтыгына тотына. Затворын ачып карый да, ачу белән кире ташлый.) Бер генә патрон да калмады бит, ичмасам. (Карый.) Менәләр, тырна- ша-тырнаша менәләр. Пулемет белән бу калку түбәсенә менеп утырсалар, бөтен эшне харап итәләр бит. Әх, бер генә граната булса, пулеметлары-ниләре
белән күккә күтәрер идем мин аларны! Харап итәләр бит, безне дә харап итәләр. (Тагын үрелеп түбәнгә карарга тотына. Уразова, терсәкләренә таянган килеш, воронкасыннан чыга, әкрен генә үрмәләп, Зарипов гәүдәсе янына бара. Зарипов ыргыта алмыйча калып, кулыннан җиргә төшкән гранатаны таба. Аны уртасыннан тешләп күтәрә дә, авызына капкан килеш, үрмәләп Иванов янына килә һәм терсәге белән Ивановка төртә. Иванов кинәт борылып карый.) Бу нәрсә... граната? (Сак кына иңе. кулы белән Уразова авызындагы гранатаны ала, Хис белән елмаеп.) Иптәш военфельдшер, кайдан алдыгыз сез моны? Уразова. Бу, әнә теге үлгән нптәш ыргытырга өлгерә алмый .калган граната. Иванов. Ә... һә! Уразова. Кара, сак маташыгыз, ул корулы. Иванов. Корулы... Алай булгач дөнья төгәлләнде. Башларын ашыйм хәзер. Сез сак булыгыз, ятыгыз шушында. (Уразова яшеренә. Иванов б,ер тын күзәтеп тора.) Киләләр. Нинди тырышып-тырмашып киләләр. Килегез, кил. (Селтәп гранатаны ыргыта да, үзе башын яшерә. Граната гөрселдәп шартлый. Бераздан Иванов үрелеп карый.) Чәнчелдегезме? Хәзер инде кара каныгызны совет җиренең кара туфрагы суырсын. Уразова да күтәрелеп карый. ’ р а з ов а. Яңадан башкалары күренмиме? г И в а н о в. Юк Уразова. Ң ман килми инде?
, күренмиләр. ик бу санитар һа- (Артына әйләнеп
8 Фатих Кәрам
карый һәм курыккан төс алып, терсәге белән Ивановка төртә.) Карагыз әле, әнә теге килгән кешеләр кемнәр? Иванов. Ә... алармы... Иптәш военфельдшер! (Шатлыгыннан Ура- зованы кочаклый.) Иптәш воен- фельшер, алдан килгәне безнең майор бит! Уразова. Безнең майор?! Иванов. Әйе, майор, безнең .майор! Связноен ияртеп1 И и з а м о в килеп керә. Саҗидәне күрү белой тукгын. Н и з а м о в. Кемне күрәм! Саҗидә, бу син бит? Уразова. Мин, иптәш майор. Мин бу. Саттар абый, мин! Н и з а м о в ашыгып килә, тезләнеп, Уразәванын, бзшын кочаклый. Н и з а м о в. Саҗидә, туганкай, яраландыңмы? Уразова. Яраландым шул, Саттар абый. (Бәйләгән кулы белән күзләрен каплый, башын Низамов- ның беләгенә сала.) Н и з а м о в мөлдерәп карап торган Ива- новны күрә. Низа м о в. Ә сез, иптәш... Сез дә яраландыгызмы? Иванов. Яраландым, иптәш .майор. Н и з а м о в. Бик авыр яраландыгызмы? Иванов. Җиңел түгел, иптәш майор. Ике аякны да осколок изде. Низа м о в. Перевязка ясадыгызмы? Иванов. Ясадылар. Низа м о в. Санитарлар кая, берсе дә юкмыни? Иик сезне биредә яткыралар? Уразова (башын күтәрә). Саттар абый, санитар хәзер килә. Ул безне утыртып җибәрер өчен ат алырга гына китте. Низа м о в. Алай булса ярый. Уразова. Саттар абый, бу авылны алып бетердегезме әле? Низа м о в. Авылның төп өлеше күптән безнен кулда. Хәзер елга буендагы куаклыкка тупланган автоматчикларны әйләндереп алырга тырышабыз. (Сәгатенә карый.) Да, яктырып ук килә бит инде. П ә р (Тора, борчылып тешләрен кыса.) Әх, чорт возьми, теге егетләр эшлә, рен башкарып чыга алмадылар ахырысы. Начар. Ә вакыт үтеп бара. Уразова. Саттар абый, нинди егетләр? (Низамов җавап бирми, бинокль белән еракка карый. Уразова кабатлап сорый.) Саттар абый, нинди егетләр? Кемнәр
турында әйтәсез сез? Низамов (кире тезләнә, йомшак кына тавыш белән.) Шигаевлар турында, теге тимер юл күперен шартлатырга китүче егетләр турында әйтәм. Уразова. Күрәсең, барып җитә алмаганнар. Н и з а м о в. Анда барып җитү җиңел түгел. Барып җитү өчен генә дә җитмеш үлем капкасының чылбырларын өзеп үтәргә кирәк. (Шу-1 вакыт ерактан тоныграк булып көчде шартлау тавышы ишетелә. Шартлау ялкынының яктылыгы сәхнәдә дә сизелеп кала. Низамов сикереп тора. Биноклен алып карый.) Менә, инде бу да булды, күпер ут ялкыны эчендә. Бронепоезд килү куркынычы бетте. Молодец Ши- гаев! Ул егетләрне мактар өчен нинди сүзләр табарга! Ә үзләре... (Башын түбән ия. Уразова, аның итәгеннән тартырга теләгәндәй, кулларын суза.) Уразова. Саттар абый, ә үзләренә ни булды икән? Н и з а м о в. Белмим... Әйе, туганкай, ни генә димә, ул батыр егетләр үзләре бу дөнья белән бә- хилләшкәннәрдер инде. Икенче бер с в я з я о ii ашыгып килеп керә. Связно й. Иптәш майор, сезне ашыгыч рәвештә подполковник янына чакыралар. Н иза м о в. Нәрсә бар? Связно й. Бик ашыгыч килергә куштылар, подполковник авыр яраланган. Н и з а м о в. Нәрсә, подполковник... авыр яраланды!?. Связно й. Әйе, подполковник авыр яраланды, әйдә, тиз булыгыз.
Д □
Шакир Шнгаев 39
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
ләрме? Лева (каен башыннан). Каядыр |китәргә җыеналар. Кулларына котелоклар алдылар. Ибрай. Лева, син онытма, ул- бу булса, сайрарсың. Чалбар кесәсеннән бер обойма патрон ала да, луны туп кебек чөя-чөя, ватык самолет янына бара. Патроннарын кире кесәсенә сата. Ватык самолетның, өстенә менеп, канат асларыннан шуып чыгып, актарынып йөри башлый. Бераздан каен башындагы Лева, кыска гына, сандугач булып сайрый. И б р а й моны ишетү белән, самолет өстеннән енкереп төшә дә, куаклар эченә кереп югала. Ул киткәч Лева, каенның аскы ботагына төшеп, аякларын салындырып утыра. Озак та үтми, ике немец автоматы кочаклап, сәхнә аша Ибрай йөгереп үтә. Лева, аякларынкулларын ботгап, сандугач кебек сайрап, аны озатып кала. Шуннан сон тирбәлә-тирбәлә әкрен генә такмакларга тотына: — Ике аю, бер бүре, Алар урманда йөри. 0 бүресе, бүресе Чүлмәккә су тутыра. Ике аю бу хикмәтне Көлешеп карап тора. Ике куян, бер әтәч, • / Ике куян, бер әтәч; Куяннары кечкенә. Әтәч кинәт төчкерә, Борыч салган ашына, Бәла алган башына.* Чәй эчкәндә әтәчнең Теле пешкән ди имеш Ди имеш, ди имеш... Йөгереп И б р а й килеп керә, каен төбенә килә. Лева. Ибрайка, кая яшердең? Ибрай. Патроннар янына. Лева. Нигә анда? Ибрай. Тегендә барып йөрисе килмәде. Лева. Өсләрен капларга онытмадыңмы? И б р а й. Капладым. (Куанып.) Әй, Лева, аларның пулеметлары да бар. Урлыйбызмы? Лева. Пулеметлары? Ибра й. Әйе, пулеметлары да шунда ята. Лева (ботактан сикереп төшә). Ул пулемет бик авыр түгелме икән, ә? Ибра й. Ул кул пулеметы бит. Лева. Тартып алып китәргә бавы бармы? Ибрай. Булмаса, миндә бар. (Күлмәген күтәрә, чалбарына пояс итеп ураган бауны сүтеп ала.) /Менә бу нәрсә, бау түгелмени? Әйдә тизрәк. Хәзер анда бер кем дә юк.
(Китә башлый.) Лева. Ну, тотсалар безне, арт сабакны укытырлар. (Үзе Ибрай артыннан атлый. Куаклар арасына кереп югалалар. Озак та үтми, кур- кышып, кире йөгереп чыгалар.) Ибра й. Лева, кая качабыз? Лева. Әйдә, каен башына менәбез. Алдан Лева, аның артыннан Ибра й каен башына менеп тә китәләр. Бераздан үрмәләп Шакир Шнгаев каен төбенә килеп чыга.. Өс-башы лычма су. поясы юк, ялан баш. Туктый, бер кулына таяна, карангалап тора. Шнгаев. Шул ук агачлар, шул ук шыбырдашып торган яфраклар. Чыннан да, мин тере калдыммыни. Павел, Фаррахов... алар... Ник мин дә алар белән бергә үлмәдем икән. Чыннан да, мин тереме... (Кулы белән яңагын ышкый һәм кулына карый.) Кан! (Канлы кулын көзге кебек каршысында тотып, икенче кулы белән башын капшый. Бармаклары ярага тия. Авыртудан «аһ» дип сыкранып, күзләрен йомып тора.) Хәзер ничек бу фашист козгыннарыннан котылырга? Приказ үтәлде. Әх, исән-сау килеш полкка кайтып керәсе иде. (Тора, итекләрен салып, эчләрендәге суын түгә. Чалбарларыннан, кулы белән сыгып, су агыза. Шул вакыт аллы-артлы Лева белән Ибрай ка-ен башыннан аска төшә башлыйлар. Кыштырдаган тавышка Шигдев сискәнеп юга- ры карый, малайларны күрә.) Бу нәрсә тагын? Әллә саташа башладым инде. Күземә әллә нәрсәләр күренә башлады. (Малайлар ярты юлда төшүдән туктыйлар.) Ибрай. Абый, әй, абый, әллә немецлардан, пленнан кайтып киләсемме? Ш и г а е в. Нәрсә дисен? Лева. Әллә пленнан качып кайтып киләсеңме, дибез. Ш и г а е в. Сез кемнәр соң? И б р а й. Безме? (Үзе «әйтимме» дип сораган кебек Левага карый.) Лева. Без колхозныкылар. «Киров» колхозыннан. Ш и г а е в. Сез колхозчылармыни? Лева. Әйе.
Куе куаклык. Бер кырыйдарак юан каен. Шунда, алан сыманрак җирдә, бәреп төшерелгән немец самолеты ята. Кара тәреле бер канаты ботаклар өстенә капланган, тәресе өске якта. Самолет артыннан кабер өстенә куелган агач тәре күренә. Каен төбендә каен очына карап И б р а й тора. Җәйге авыл малайларынча киенгән. Ялан аяк, башында таушалып беткән кызылармеецлар шлемы. Ибрай. Лева... ә Лева, күренә
40 Фатпх Kopnv:
Ш и г а е в. Шулаймыни? Бире төшегез. Анда ни эшләп утырасыз? И б р а й. Төшәбез, әллә куркырлар дисеңме. (Төшә. Ә Лева соңгы ботакка чаклы гына төшә дә, шунда утырып кала.) Ш и г а е в. Ә син нигә төшмисең? Лева. Төшмим. Ш и г а е в. Нигә төшмисең? И б р а й. Ана төшәргә ярамый. Ш и г а е в. Ярамый, дисең? И б р а й. Ярамый. Ш и г а е в. Ә сиңа яоыймы? И б р а й. Миңа ярый. Ш и г а е в. Алай икән. Кызык. Сез тора торган колхоз моннан еракмы?4 И б р а й. Нигә, әллә безгә барырга әйтәсеңме? Ш и г а е в. Колхозыгызда партизаннар бармы? И б р а й. Белмим. Ә син үзең кем соң? Ш и г а е в. Сугышка кадәр укытучы идем. Лева. Укытучы? Ш и г а е в. Әйе, укытучы идем. И б р а й. Кайда, нәрсәдән укыттыгыз?4 Ш и г а е в. Колхозда, урта мәктәптә географиядән укыттым. И б р а й. Ә сугыш башлангач армиягә алындыгыз да, пленга эләк-’ тегсзме? Ш и г а е в. Әйе. (Ибрай Левага карый. Лева аңа күз кысып елмая.) Лева. Сез география укытучысымы ни? Ш и г а е в. Әйе, география укытучысы. Лева (уйланып тора). Үзегезгә бер сорау биримме? Ш и г а е в. Бир. Лева (тагын уйлана). Менә нәрсә... Тукта, ничек әле... Татар проливы нинди ике диңгез арасында, анда нинди утрау бар? Я, җавап бирегез. Ш и г а е в (елмая). Әллә мина экзамен ясамакчы буласызмы? Л е в а. Сез алай боргаламагыз. Сораганга җавап бирегез. Я! Ш и г а е в. Охотский белән Япон диңгезе арасында. Анда Сахалин утравы бар. Татар проливына Амур елгасы коя. Монысын инде сорамасагыз да өстим. Бәлки «отлично» билгесе куярсыз. (Малайлар бер-беренә карашып ^елмаялар.) Лева. Амур елгасы ул нишләп анда койсын. Ибрай (Левага). Нигә шунда коймасын, шунда коя. Алай булгач син үзең белмисең. Лева. Ник мин үзем белмим? Мин юри генә бит аны... Ш и г а е в. Юри генә экзаменда мине аударырга тели ул. (Малайлар җанланалар.) И б р а й. Сез, абый, пленнан качып кайтып киләсезме? Ш и г а е в. Әйе, пленнан качып кайтып киләм. И б р а й. Сезнең бер әйберегез дә, мылтыгыгыз да, пиегез дә юкмы? Ш и г а е в. Каян булсын. Лева. Туктагыз, тавышланмагыз. (Үрмәләп, каен башына менеп китә.) Ибрай (сер итдп кенә). Сезгә немецкий автомат кирәкме? Ш и г а е в. Әллә сездә автомат бармы? И б р а й. Бар. Ш и г а с в. Бозыктыр ул, патроннары да юктыр. И б р а й. Нишләп бозык булсын. Ш и г а с в. Алып килеп күрсәтәсеңме, еракмы? И б р а й. Түгел, монда гына.
Шакир Шнгаев 41
III и г а е в. Бар, алып кил. Ибрап. Хәзер. (Торып йөгерә. Шигаев шикләнеп карап кала. Каен янына килә, үрелеп өскә карый, Левага). Син ни эш*, бетереп утырасың анда. Лева (югарыдан). Тавышланмагыз. Йөгерә.йөгерә автомат күтәргән И б р а й килеп керә. И б р а й. Мәгез. Шигаев ала, карый. Шигаев. Кайдан алдыгыз моны? И б р а й. Лева белән бездә мондый автоматлар дистәләп. Бездә әллә ни чаклы мылтык, патрон бар. Бездә алар күп. Шигаев. Күп дисең? И б р а й. Күп. Сез менә йолыгыгыз белән тизрәк безнең авылны коткарырга килегез. Без аларның барын да сезгә бирербез. Лева кыска гына сандугач булып сайрый. И б р а й-игътибар белән аңа карый. Лева сайравын кабатлый. И б р а й. Әйдәгез, тизрәк, качыйк. Немецлар килә. Шнгаевны ияртеп ватык самолет артына, куаклар арасына кереп качалар. Бераздан сәхнәгә Лена, аның артыннан автоматлар белән коралланган ике немец солдаты килеп керәләр. Артур. Тукта, утыр шушында. (Ленага, ватык самолетның бер км- рынданрак урын күрсәтә. Лена утыра. Артур аңа күзләрен шарландырып карый.) һосһ, партизан! (Густавка табан борыла.) Господин Троль үзен шушында көтеп торырга кушты. (Густав самолетның икенче кырынарак утыра. Ранецын сала.) Густав. -Син караштыргалап тор. Мин господин Троль килгәнче, сиздермәслек итеп ранецтагы әйберләрне генә рәтләп салыйм. (Ранецын ачып төрле әйберләр чыгара: хатын-кыз оеклары, төлке якалар, кама муфталар, савыт-саба һәм башкалар.) Автомат тоткан Арту р. Ленага кырың күз төшереп, арлы-бирле йери. Артур. Курыкма, курыкма, рәтлә. Үзең исән чакта рәтләп салып куй. Менә тиздән үләрсең. Хәер, үлмәссең, — үтерерләр. Ранецың икен че бер үтереләчәк кешенең кулына төшәр. Ул сине хурламасын, тәртипле немец булган, дип мактасын. Густав. Син нинди үлем турында баш ватасың? Артур. Баш ватмыйм. Чын үлем турында сүз алып барам, һич шиксез, менә бүген, бүген булмаса иртәгә, икебезнең якабыздан бугазлап ала торган үлем
турында сөйлим. (Борылып Лена янына бара, каран тора.) Нәрсәгә күзләреңнең бөтен зәһәре белән миңа текәлдең. Лена (борчылмый гына). Акыллы сүзләр сөйлисең. Артур. Ничек? Лена. Аңламадыңмыни? Артур. Аңламадым булса кирәк. (Густавка.) Густав, менә бу үзе нинди чибәр хатын. Кара әле, ә үзе бөтенләй акылсыз эшләр эшли: телогрейка. солдат итеге киеп, партизанка булып, урманнарда немец солдатларын каршы сугышып йөри, а Лена туп-туры карый, бер сүз әйтми. А р т у р. Сугышып йөрим, дисең, ә, парти-зан-ка! Лена (сикереп тора). Миңа кулыңны сузма. Артур. Кул ярамаса автомат сузармын. (Автоматын алга ала.) Лена. Автоматыңны суз, мә, терә, йөрәгемә ат. Тик мәет исе аңкып торган пычрак кулыңны минем тәнемә тигезмә. (Күзгә күз текәлешәләр.) Артур. Нинди зәһәр, очкынлы күзләр. Густав. Густав! Густав (ранецын төйгечли). Тыңлыйм. Арту р. Тиз генә бирегә кил әле. Синең язмышыңны күрсәтәм. (Ранецын, автоматын тотып йөгерә- йөгерә килә.) Густав. Нәрсә күрсәтәм дисең? Артур. Синең язмышыңны күрсәтәм. Г у став. Минем язмышымны... Кая ул? А рт у р. Менә бу партизанканың күзләренә кара әле. Синең язмышың әнә шунда күренә. Хәзер аның бөтен уе— ничек кенә булса да синең белән мине үтерү... Язмышыңны
42 Фатих Кэряи
күрдеңме инде... Ә үзе... үзе чибәр хатын. Тамак кырган тавыш ишетел». Артур йөгереп .барып карый да. кире килә. Артур. Господин офицер Троль килә. Ашыгып икесе Ленаның ике ягына басалар. Т роль килеп керә, Л е и а каршысына килеп туктый.. Ике кулы белән бөерләренә таянып карап тора. Т р о л ь. Шундый чибәр хатын, ирләр телогрейкасы киеп, партизаннар белән тимер юл күперләре, бронепоездлар шартлатып йөри. Ыһ, сине! (Ленага омтыла да, ярсып, читтән әйләнеп килә. Тагын карап тора.) Хәзер сине нишләтергә? Синең тиреңне энә белән тунаргамы, балта беләнме? (Бер кулы белән генә мыегын сыйпап, артына борыла. Ә үзе... үзе чибәр хатын. Һава сигналы ишетелә. Самолетлар очып килгән тавыш якыная, көчәя Очра. Т роль. Ятыгыз! Артур белән Г устав куак астына кереп яталар, автоматларын Ленага төзиләр. Т роль ераграк китеп кача. Лена ятмый. кулын күзләре өстенә куеп, очып килгән самолетларны күзәтә. Бер.ике адымаг- лап. бер аягы белән самолет ватыкларына к?Д1ланган тәреле канатның тәресе өстенә баса. Л е н а. Әнә, нинди кыйгачлап киләләр. Канат асларында кызыл йолдызлар. Туган илемнең бөркетләре? Очыгыз, оч, батыр һәм матур кошларым. Сезнең зәнгәр күктә кый- гачлауларыгызны, мин бәлки, бүген соңгы тапкыр күрәмдер. Сезнең күкне яңгыратып ярсый-ярсый гөр- лэүләрегезне, мин бәлки, бүген соңгы тапкыр ишетәмдер. Очыгыз, оч, туган илемнең бөркетләре, дошман өстенә дәһшәт ялкыны каплап очыгыз! Минем ялкынлы мәхәббәтемне, сагышлы соңгы сәламнәремне көчле канатларыгыз астына сыендырып, совет иленең ирекле халыкларына п л те п т а п и I ы р ы г ы з! Скелет лар үтеп китеп, тавышлары ерагая. Or бой сигналы ишетелә. Солдат- л а р торып .1 еяа и ы тагын урталарына алалар. Т р о л ь да торып килә. Т р о л ь. Тынлагыз! Арт у р белән Г у с т а в өч адым алга атлыйлар. Артур. ) Густав/, Тыңлыйбыз! Троль. Мин хәзер барып җи- тәм. Сез бу кошны штабка илтеп тапшырыгыз. Офицер Троль хәзер үзе килеп җитәчәк, диегез. Арту р. Була, сез дигәнчә. Шул вакыт Ш и г а е в җимерек самолет артыннан кыска гына автомат очереди бирә. Троль, Артур, Густав өчесе дә егылалар. Лена ике кулы белән башын тота. Авто, мат тоткан Шигаев йөгереп Лена янына килә, аның кулыннан тота. И б р а й да аның белән. Шигаев. Иптәш Лена! Лена (гаҗәпләнә). Иптәш Шигаев, бу — сез! Сез ничек исән! Шигаев. Мин үзем дә, үземнең исән калуыма әле сезне күргәч кенә ышана башладым. Лена. Ничек исән калдыгыз сез? Шигаев. Шартлау мине, ниндидер тимерләр, такталар белән бергә, суга ыргытып бәрде. Суга барып төшү мине котылгысыз үлемнән коткарды. Лена. Башыма сыймый... Ә Павел? Тагын берегез? Шигаев. Алар... алар юк инде. Лена иптәш, әйдәгез, моннан тизрәк китик, качыйк. (Ленаны җитәкләп китә башлый.) И б р а й. Сез ул якка качмагыз. Аида немецлар бар. Менә бу якка качыгыз. Шигаев. Ә син үзең? И б р а й. Мин калам. Сезне куа килсәләр, мин немецларны алдалап, икенче якка буташтырып җибәрермен. Шигаев. Әх, туганнар, батыр малайлар сез! И б р а й и ы күкрәгенә кысып, маңгаен үбә. Аннан Л е н а белән нкесе Ибрай күрсәткән якка кереп китеп югалалар. Ибран каршы якка кереп китә. Бераздан тавыш лар ишетелә. Шаулашып офицер Ш у л ь т һәм икс солдат сәхнәгә килеп керәләр-. Шульт җилкәсеннән тотып төоткәлитөрт кә.ти И б р а й н ы алып керә. Җирдә' яткан 1 өч немецны күрә. Шульт. О, кошмар! (Барып карый, кычкырып җибәрә.) Бусы кем? Господин Троль! (Ибрайга). Болар- ны кем атты?... Боларны кем үтерде дим!
Шакир Шнгаев 43
И б р а й. Белмим. Шульт. Беләсең, эт баласы. Бохарны кем үтерде, дим? Әйт! Ибрай. Белмим. Шульт. Беләсең, әйт! Әйтми- сең? (Ибрайның күкрәгенә атып та җибәрә. Ибрай каен төбенә ава.) Шульт (солдатларына). Бөтен тирәякны актарырга! Ничек кенә булмасын, господин Трольне үтерүчеләрне табарга, табарга! Киттек. Шигаевлар кереп киткән якка кереп югалалар. Сәхнә тына. Әкрен генә каен башыннан Лев а үрмәләп төшә. Соңгы ботакка килен туктый, үрелеп түбән карый.
Л е в а. Ибрайка... Ибрайка... Иб- райка! (Ботакган җиргә төшә. Әкрен генә Ибрай янына килә, карап тора. Янына утыра. Ипләп кенә Ибрайның башын алдына алып сала.) Ибрайка! (Әкрен генә сулыгып елый башлый. Күз яшьләренә тыгылып) Иб... Ибрайка! Ибрайның башын кире җиргә сала. Тора. Каен төбенә бара, аптырап тора. Яшен сөртә-сөртә әкрен генә иелеп Ибрайның җирдә яткан шлемын алып карый. Бер кулы белән үз башындагы иске фуражкасын ала да, аңа карап тора. Аннан фуражканы җиргә куя. Шлемны әйбәтләп башына кия. һәм әкрен генә үрмәләп каен башына менеп югала да, югарыдан сузып, моңлы итеп, сандугач булып сайрарга тотына. Сандугач сайрау тавышы астында тын гына пәрдә ябыла. Пәрдә.
Икенче күренеш
Урман эчендәге алан. Полк ренә. Колонна алдында майор Н фронт реввоенсоветы Р В С члены. Кызылармеец һәм командир иптәшләр! Сезнең полы- гыгыз, немец оккупантларына каршы көрәштә, иң авыр шартларда да, батырларча сугышты. Бөтен сугыш чоры буенча, өстенә йөкләтел- гән бөтен приказларны каһарманнарча үтәп килде. Сезнең полкның сугышчылары, соңгы ике ай эчендә генә дә, дошманның йөздән артык орудиесен, илледән артык танкларын көлгә очырды, биш меңгә якын немец солдатларын кырып ташлады. Берничә дистә авылларны фашистлар тырнагыннан азат итте. Шушы җиңүләрегез өчен, хөкүмәт карары буенча, сезнең полк бүгеннән гвардеецлар полыгына әйләнә. Бу бөек исем белән сезнең бөтенегезне, Ватан сугышының гвардеецларын, фронт реввоенсоветы исемен 1ән тәбрик нтәм. Һәм сезнең полкка '.менә шушы гвардеецлар байрагын тапшырам. Бу байракны зур җиңүләр канаты итеп алга — көнбатышка алын барыгыз! Сәлам гвардеецларга! Дан һәм мактау гвардеецларга! Ура-ра-а иптәшләр! Колонна. Ур-ра! Ур-ра! Ур-ра! Н и з а м о в, бөтен традиция нечкәлекләрен саклаган хәрәкәтләр белән килеп, байракны кулына ала. Фуражкасын салып, байрак астына тезләнә. Аның артыннан мылтыкларын на изготовку алып бөтен колонна тезләнә. Низамов зур дулкынлану белән, тамашачыларга карап, традицион ант бирү сүзен башлый.
Н и з а м о в. Ватаныбызның бөек халкы! Без сезнең улларыгыз. Туган илнең изге җирләрен немец оккупантлары таптый башлау белән, без, кулларыбызга корал тотып, кан диңгезенә әйләнгән дәһшәтле сугыш мәйданына килдек. Вакытлыча немец тырнагында калын изелүче туганнарыбызның, сөекле балаларыбызның зарлы күз яшьләре, һәрвакыт, дошманга булган нәфрәтебезне ял к ы н л а н д ы ру ч ы көч булып, йөрәкләребездә тамып тора. Без хәзер бары үч алу. рәхимсез рәвештә дошманнан үч алу уты белән генә янабыз. Безнең полк, алдынгы ут сызыгыннан бер генә минутка да чыкмыйча, елга якын сугышты. Җиңел булмады. Зур корбаннар бирдек без. Туган илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге хакына, полктагы күпме егетләребез су
колоннасы. Сәхнәдә колоннаның бер кырые гына кү- и з а м о в. Шатлыклы тынлык. Иң алгы планда члены. Кулына кызыл байрак тоткан. Сөйли.
44 Фатих Кәрим
гыш кырында батырларча башларын салдылар. Болар арасында аеруча батырлыклар күрсәтеп корбан булучылардан полыгыбызныц командиры подполковник Орлов, капитан Шумов, сержант Газизев иптәшләрне күрсәтеп китәм мин. Ватан өчен корбан булучылардан кызылармеец Павел Буревой, Фаррахов, лейтенант Шакир Шигаев иптәшләрнең легендар батырлыклары безне аеруча ялкынландыра. Бу байрак шул иптәшләрнең мәңге ялкыны сүнми торган кайнар каны белән кызарган. Күрәсезме, алар- ның кайнар каны белән кызарып җилферди торган байрак бу! Шул вакыт, җитәкләшеп, Шигаев белән Лена килеп чыгалар. Шигаевның башы бәйләнгән. Лена телогрейкасы күкрәгендәге орденының әйләнәсенә чәчәкләр кадаган. У р а з о в а хисле тавыш белән «Шакир!» дип тезләнгән җиреннән күтәрелә, башы, куллары һаман бәйләүле, ләкин бик чиста хәрби киемнән. Шакир белән Лена мәһабәт адымнар белән Н и з а м о в янына килеп, байрак астында тезләнәләр. Алар белән бергә Уразова да үз урнына тезләнә. Низамов Шигаевны - күреп гаҗәеп дулкынлана, яңадан да
ялкынланып дәвам итә. Н иза м о в. Бүген ата-аналары- бызның, хатын балаларыбызны^ өмитләре безгә — Кызыл Армия көрәшчеләренә бәйләнгән. Аларнын тирән карашлы уйчан күзләре безгә, бары безгә генә төбәлгәннәр. Аларны, ил өстендә канлы кылычын тотып торган коточкыч һәлакәттән без генә, тик без генә коткара алабыз. Шушы безгә тапшырылган гвардеецлар байрагын күтәреп бөтен полк исеменнән әйтәм: сугышырбыз; башларыбызны салсак салырбыз, ләкин фашизм дәһшәтеннән туган илебезне коткарырбыз. Шушы гвардеецлар байрагын тотып ант итәм: үлсәк тә, алга — көнбатышка табан атлап кына үләрбез. Биргән антыбызны үтәү өчен, ялкынлы мәхәббәт сулышы кыздырган иреннәрем белән бу гвардия байрагының алтын укалы читләрен үбәм мин! (Иелеп байракның читен үбә. Башкалар да, байрак үбү хисе белән башларын һәм мылтыкларын түбән ияләр.) Пәрдә.
1943 ел. Май Июнь. Хәрәкәттәге армия.