Логотип Казан Утлары
Күңелле хикәя

МЕНДӘР



 Ак халатлы симез сестрага путевка һәм язуларымны тапшыргач, мине бер ялгаш кайнар су каршына китереп бастырдылар. Мин бераз уңайсызланып калдым. Монда да ак халатлы бер кыз йөри иде. Дөресе, инде аның халаты узган елдан бирле юылмаган, сабын һәм күмер таплары белән алалы-колалы булып беткән, шулай да аның марлядан ясалган косынкысы) астыннан йомшак көдрәләре иркәләнеп торалар, сызылып- киткән кара каш астыннан үткер карый торган зәңгәр күзләре елтырыйлар иде. Ул караш астында минем тәнем куырылып китте. Үземне кечерәеп калгандай сиздем. Ул үткер һәм оятсыз күзләр минем тәнемдәге җыерчыкларны тикшерәләр кебек булды. Әйтерсең, шушы карашы белән ул, бер ай эчендә минем ничә килога артуымны чамалый һәм, гомумән, минем кыйммәтемне билгеләп калырга ашыга төсле иде. Мин сер бирМӘСКӘ ТЫрЫШЫП: — Сабын бирәсезме? — дидем. — Сабын бар, үзегез юына аласызмы соң? — диде кыз һәм шул сүзләре белән мине үтерде дә салды. Күрәсең, мин, үземнең тарты- ныбырак чишенүем белән, аңа ярдәмсез бер кеше булып күренгәнмендер. — Сез чыгып китмисезмени? — дидем мин. Кыз, йотардай булып бер карады да, бер суз дә дәшмичә, янып торган мичне актара баш: лады: аның бу карашы} мине калтыратып җибәрде. Бу карашның очкыннары минем йөрәктән чыктылар һәм аның «исем китә сиңа, синең кебекләрне мин көн саен пачкалап күреп торам!» — дигән мәгънәсе йөрәгемдә авыр төен булып калды. Ниһаять, мине өченче кеше ир- кенә тапшырдылар. Тагын бер ханым ягымлы гына килеп кулымнан алды, чемоданымны үзе күтәреп мине палатага озата китте. Мин үзем бара алуымны, әйберләремне дә үзем күтәрергә теләгәнемне әйттем. Ягымлы тавыш мине* тиз тынычландырды: — Бездә тәртип шулай, сез — авыру! Ял йортына килгәч, тәртипкә буйсынмый булмый. Күтәреп йөртсәләр дә чыдыйсын икән. Ак халатлы, түгәрәк йөзле няня мине иркәләп кенә палатага китереп кертте. — Менә сезнең койка!... Мин хәзер сезгә... Аның соңгы сүзләрен мин ишетә алмадым, шул. минутта ук ул бүлмәдән юк булды. — Нинди кадер-хөрмәт безнең ял йортларында, нинди сөйкемле кешеләр, туган сеңелең яки апаңмыни!— дип мин үземне чорнап алган ак халатлы ханымиар-кызларга сокланып һәм хисләнеп торганда, әлеге ягымлы няня әйләнеп керде һәм, күбәләк кебек пырхылдап, яныма килеп басты. Мин инде ягымлы тавыш, нечкә мөгамәләнең күплеге астында эреп китәргә һәм шушы соры күзле, түгәрәк юүдәле няняны фәрештәгә охшатырга да 

Мендәр   69 
 
Хезер идем, тик кинәт аның сөйләгән сүзләре миме сискәндереп җибәрде: — Менә сезгә кәгазь, әйберләрне урламаска сүз биреп, кул куегыз,— диде минем күбәләк кебек* җиңел гәүдәле, сөйкемле няням. — Шаярмыймы бу? — дип мин аца текәлеп карадым. Юк, шаярмый. Сабын төрә торган саргылт кәгазьгә тырышыптырышып минем фамилиямне теркәп маташа. Мин, бер санаторийдә дә, бер ял» йортында да мондый тәртип юклыгын әйтеп карадым/ — Кем белә бит сезне, — диде няня. Дөресен әйтергә кирәк, .бу вакытта ул миңа килбәтсез һәм дорфа булып күренде. Ничектер, баштагы сөйкемлелек белән соңгы ышанмаучылык бер-берсенә ябышмыйлар иде. Чынлап та, дорфалык бит бу! Бер ни дә эшләп булмый, алдан хәзерләнгән бланкка шәмәхә карандаш белән үз фамилиям язылып беткәч, кәгазьне кулыма алдым. Түгәрәк йөзле няняның соры күзләре саташканмы, кыска гына симез бармаклары] тыңламаганмы, ул минем фамилиямдәге өч хәрефне төшереп калдырган иде. Аның каравы тексты бик ачык һәм хәреф хатасыз итеп машинкада басылган: «Мин, фәлән фәләнев, Юкә-Тау ял йортының үземә бирелгән кием- салымнарын, урын-җирләрен усал ният белән югалтсам яки урласам, һәрбер югалган яки урланган әйбернең бәясен өч кат арттырып түләргә сүз биреп кулымны куям». Мин кулымны куйдым, адресымны яздым, эшләгән урынымны күрсәттем. — Тыныч булыгыз, сеңелем,' мин усал ният белән бер нәрсәгезне дә урламаска тырышырмын, — дидем. — Менә шушы синең урында яткан Хәлиуллин дә шулай дигән иде. киткәндә үзе бер мендәрне чәлеп киткән,— диде төймә борынлы няня. — Нигә, әллә мәрҗәннәр белән бизәлгән идеме? — дидем мин. — Юк, гади генә колак мендәре иде дә бит... , ,, j £ — Урлаган икән, чарасын күрергә, түләтергә иде хоть... — Директорыбыз телеграмма җибәрде. — Соң? — Шул. Мыскыл итмәгез дип җавап килгәч, кичә завхозны Казанга 
командировать иттек. — Завхоз бер мендәр өчен генә китмәгәндер ннде, башка эшләре дә бардыр. — Мендәр бит казнаныкы. Аңа бит мин җавап бирәм. Б\ ханым кинәт миңа әллә ничек, бик бөрешкән җанлы нәрсә булып күренә башлады. Аны тынычландырасым һәм югалган мендәр ичен тиешде акча чыгарып, күңелен күтәрәсем килде. — Бәлки ул урланган мендәрнең акчасын миңа түләргә рөхсәг итәрсез?— дидем мин. — Юк, безнең Хәкимуллин нык кеше, Хәлиуллинның кабереннән өс терәп чыгарыр, — диде нянч. 
Бераздан мин дүртенче бер ягымлы ханымның иркендә идем инде. Зәңгәр кофтасы өстенә булавка белән ак алъяпкыч эләктереп куйган, ак калфаклы, тутырган тавык кебек тыгыз тәнле бер ханым мине өстәл артына китереп утыртты да, бераздан поднос тутырып ашамлыклар алып килде: — Рәхим итегез! Менә тоз, менә борыч, менә гарчица... — дип тезде ул. Мин алдымда яткан чәнечке, пычаклар белән коралланып, күмәч өстенә Mali ягарга, аны сыр белән каплап, колбаса тәгәрмәчләре түпләргә керештем; шуларның барсын берьюлы тәмле сөт өсте белән авыз эчемдә әвәләп, ял йортының хозурлыгын бөтен тәнем белән тоя башладым. Нәкъ шул вакыт күршедәге өстәлдән бер чибәр кыз каршыма килеп басты. Ул акрын гына, йомшак кына итеп нәрсәдер әйтте дә, ашамлык белән тулып, бүлтәеп 
чыккан яңакларыма күз салгач, минем җавап бирә алмаслыгымны аңлады булса кирәк, тоз савытына кулын сузды. Кинәт, минем урлаш- 

7Э Гази Кашшаф 
 
мау турында расписка бирүем хәтергә килде дә, яшь кыз белән шаярырга теләп. Бер үк ала күрмәгез, мин расписка бирдем, — дияргә ашыктым. Ләкин бу шаяру бик дорфа һәм төзәтеп булмаслык күңелсез килеп чыкты. Авыздагы колбаса, сыр кисәкләре миңа сүз әй гергә комачауладылар һәм мин, кыр мәчесе кебек, җәһәт кенә кызның кулына килеп ябыштым. Кыз сискәнеп китте һәм нәфис кулларыннан кытыршы тоз савыты идәнгә очты. Савыт чәлпәрәмә килде, тозы чәчелде. Ул арада тавыш ишетеш ак алъяпкычлы официантка килеп чыкты. Эшнең нәрсәдә икәнен күргәч, чибәр кызга бәйләнә башлады — Кеше өстәленә ник үреләсез, ни хакыгыз бар сезнең анда барып «^дЕшынырга! — Безнең өстәлдә тоз савыты буш иде. — Буш булса—сорарга кирәк иде. — Мин гаепле монда,—дидем мин. Ләкин минем сүзне ишетүче булмады. Мин, бу күңелсез вакыйга өчен бпк нык уңайсызланып читкә киттем; аппетитым югалды, сөт өстенең тәме бетте һәм, өстәл тулы нигъмәт калдырып, ял итү нияте белән, бүлмәгә күтәрелдем. 
Ишек тавышына уянып киттем. Калын гына гәүдәле, шадра борынлы бер кеше килеп керде. Ак халаттан булганга, мин аны врач итеп кабул итмәкче идем инде, ул — Таныш булыйк, мин директор Хәкимуллин, —диде. Мин кул бирдем. — Юл арытмадымы? Ерак шул,— диде Хәкимуллин. — Мохтаҗлык юкмы, нәрсә җитешми? Чебеннәр к о м а ч а ул а м ы й м f я ? Ул бер-бер артлы сораулар тезә, чин «юк» дип торам, һәм ул, үзенең кайгыртучанлык күрсәтә белүенә үзе ук таң калып, инде чыгарга юрганда гына, мин; — Сез бик каты кагыйдәл )р куллана башлагансыз икән—дидем . Хәкимуллинның иреннәре җәелеп киттеләр һәм ул миңа карап макта н г а н с ы м а н тавыш белән: — Башкача булмый биг, —-диде. — Бу сугыш халыкның холкын бозып бетерде. Кем уйлаган диген, тегү мастерскоеның директоры Хә- лиуллин дигәннәре булды 
бездә, директор чаклы директор, ә үзе мендәрне кыстырып китте. Көн саек сле тарелка ватыла, әле кашык сына... — Тоз савыты!—дип өстәдем мин. — Әйе, тоз савыты да. Менә бүген дә әле. Сезнең белән булган, кажется... Но монда кыз виноват. Акт составит^ итеп үзенә язып бирдек, түли конечно. Тагын кабатланса, кайтарып та җибәрербез. — Гафу итегез, иптәш Хәкимуллин, — дидем мин. — Монда Кызның һичбер гаебе юк, түләргә икән, мин түләргә тиеш!.. Ләкин аның үз сиксәне — сиксән һәм каршылык күрсәтүне яратмый икән. Куелган тәртипләрдән үземнең канәгать булмавымны әйтә башлагач, ул минем ял итүче булуымны һәм администрация энҮенә тыгылырга хакым юклыгын исемә төшерде. — Бездә ял йорты, шуны онытмагыз, монда бернәрсә дә үлмәскә тиеш. Барысы да көлеп, җырлап торырга гына тиеш! — диде ул һәм аның шадра борнына тир бөрчекләре калкып чыкты. — Ә шулай да тоз савыты да ватыла, сөлгеләрегез дә тузып ертыла, мендәрегезне дә урлыйлар!— дидем мин. — Мендәрне табабыз аны! Завхоз алып кайтачак!—диде, ышанычлы тавыш белән. Чыгып киткән вакытта ул мина сак булырга, кушты. Озакламый пижамалар өләшәчәген әйтте, тик аның өчен аерым расписка сора- 1анга кәеф кырмаска кирәклекне белдерде. Адәм баласы нәрсәгә генә күнекми. Без дә ял йорты тәртипләрен үзләштереп бетергән идек инде. Төйнә йоклаганда, тумбочка естенэ япкан салфетканы, тутык таплары

Мендәр   71 
 беләк бизәлгән сөлгене, саклык өчен дип, мендәр астына яшереп куюлар да сәер тоелмый башлады, .мендәр вакыйгасы да онтылды. -Хәер, завхоз Казанга барып та эш чыгара алмаган дин ишеткән идек, ишетүен, тик безгә администрация эшенә тыкшынырга ярамагач, тәфсилләп сорашып тормадык. Юкәле тау тарта иде безне. Җәйнең иркен һавасы йөз еллык юан юкәләрнең яшел яфракларына сылашкан үткен бал исе, мен, төрле чәчәкләрнең хуш исләрё белән бөркелеп тора. Чәчәктән чәчәккә, яфрактан яфракка очып, бал эчеп йөргән кортларның безелдәве, бөҗәкләрнең иркә җырлары гүләп тора. Син бөтен торышын белән җәй көне генә була торган күңелле моң, дәртле музыка тыңлап, рәхәтлеккә чумып ятасың. Менә шулай чәчәкләргә күмелеп, рәхәт чигү көннәре озакка- рак сузылсын иде дип телисең. Үз үзеңнән канәгать булып, табигатьнең матурлыгына ямь бирергә теләгәндәй яңгыратып бер җырлат җибәрәсең. | Шулай бер көнне Юкәле тауның хуш исләренә иркәләнеп, ромашка чәчәкләреннән: — «Сөя—сөйми, сөя — сөйми» — дип фал ачып утырганда, урман өстеннән мотор җырлаган тавыш ишетелде. Башка вакытта безне зур павильон каршындагы юан имән ботагына эленгән рельс яңгыравы гына бу чәчәкләр эченнән аера торган иде. Мотор тавышы безне аякка бастырды һәм без, гомердә беренче кат күргән кебек, баш очыбыздан пырлап очып киткән самолетның кай урынга төшүе беләч балалафча кызыксына башладык. Озакламый, ул тау астындагы тигезлеккә килеп төште. — Кем килде икән? — Нинди начальник икән? v Без йөгерешеп тау астына төшеп киттек. Ләкин мин анда озак тормадым, зажигалкама бензин салгач та, летчикка рәхмәт укыдым Аа, күлмәгемне башыма урап, читләрен кызыл тасма белән каеган трустан гына павильонга юнәлдем. Көн кызу һәм бөркү иде. Ни күзем белән күрим, бүлмәгә барып, керсәм, минем мендәр юк! йөрәгем жу итеп китте. Нишлим, кая барыйм? «Усал ният белән урлагансың» дисәләр, нихәл итәрмен? Башка әйберләр бөтенесе дә исән- сау, үз урынында* ә мендәр юк. Кайдан гына эзләсәм дә — таба алмадым. Кеше-мазар сизеп, караклыкта даның чыгуы мөмкин, дип мин конторага юнәлдем. — Мәгез, миннән мендәрнең өч бәясен алыгыз, усал ниятсез генә мендәр юкка чыкты, — димәкче булдым. Нарат сагызы исе аңкып торган тәбәнәк түшәмле кечкенә бүлмәдә шадра борынлы директор белән кемдер бик кызу гына талашып утыралар иде. — Вакытым юк, соңыннан,—дип кычкырды директор миңа. Шулай да мин кире чыгып китмәдем, ишек төбендәге^ үрелгән урындыкка утырдым. — Бу чаклы мыскылны минем ишеткәнем дә, күргәнем дә юк! — диде миңа таныш булмаган кеше. Ул бик нык кызган иде, хәтта колак яфраклары) ут булып яналар, әледән-әле маңлай һәм муен тирәсен яулык белән сөртеп ала, үзе кая килеп бәрелергә белми, идән буйлап йөри. Хәкпмуллин исә, үшән ишәк кебек, тыныч кына җавап кайтара: ) — Сез директор булып ничек эшлисездер артелегездә, аңламыйм. Сез соң казна малы өчен җавап бирмисезмени?! Мин, сүз барышыннан, таныш булмаган әлеге кешенең мендәр урлап китүче Хәлиуллин икәнен аңлап алдым. — һаман шул бер мендәрмени әле? — дип сүзгә кысылдым. Хә- лиуллнн, ярдәм эзләгән кеше сыман, миңа борылды да, йомшак кына итеп сөйли башлады: — Менә, иптәш, адәм хурлыгы бит, валлаһи, миннән ниндидер мендәр таптыралар. Завхозлары килеп өч көн конторамда болганып йөрде. 
72 Гази Кашшг) 
 Кабул итми башлагач, хезмәткәрләремә дөньяда юк сүзләр сөйләп бетерде. Ун көн эчендә унике «молния» генә алдым. Хәлиуллин бер төргәк телеграммалар сузды, мин аларны укып тормадым, борчылуым! чиктән чыга башлады. «Минем мендәр дә шундый тарих тудырыр микәнни?» дип уйлана идем) мин. — Теңкәмә тидегез, тыгылыгыз барыгыз дип, менә ун мендәр тышы тектереп килдем, — диде Хәлиуллин. — Менә бу формалист кабул итми бит... Судка бирегез ичмаса мине. Мин ай буе бер мендәрдә яттым, икенчесен сорамадым да, күргәнем дә булмады. — Ник кабул итим мин аларны, — диде Хәкимуллин.—Тышлыклары ике сантиметрга кечерәк бит... — Мин бит сезгә унны бирәм, унны... — Ун булмаса, йөз булсын, алар яраксыз! Менә ич мендәрне куырып тора. Ул янындагы табуреткадан бер .мендәр алып, аңа, ак тышлык кидерә башлады. Мин бу мендәрнең үземнеке булуын күреп кал/ым. — Бу— минем мендәр! — дидем мин, шатланып. Хәкимуллин, исе китмәгән кыяфәт белән. — Сезнеке шул, без аны шушы тышлыкларны үлчәп карау өчен алып килдек, — диде. Мендәр табылган шатлыктан, мин шул чаклы дулкынландым, хәтта үземне белештермичә, Хәкимуллип- ның4 кулына килеп ябыштым. — Иптәш Хәкимуллин, бирегез тизрәк, юкса усал ният белән югала башлар, — дидем. Үз мендәрем табылгач, мин Хэ- лиуллинны якларга да онытканмын. Ишектән чыкканда әле Хәкимуд* липның аңа һөҗүм итеп кычкырганы ишетелеп калды: — Моның белән генә' бит әле эш бетми, ә йоны кайда, йоны? Каз мамыгыннан эшләнгән мендәр иде! Юк, сез» миңа йонын табып бирегез, бөртегенә чаклы!.. Эш нәрсә белән беткәндер, ләкин Хәкимуллинның’ самолеты кич белән генә! очып китте. Икенче көнне мин соры күзле түгәрәк нянядан эшнед ни белән бетүен сораштырдым. — Безнең Хәкимуллиннан котылып буламы, таптырды тәки. Кара- I ыбыз бер кешедән түшәк саты.ч алып килергә мәҗбүр булды. Kai мамыгыннан эшләнгән түшәк, ун мендәр чыгар, — диде няня. — Да, — дидем күңелдән генә,— Ник Хәкимуллинның үзен урламый лар икән!) Тик бер-ике көннән соң мин бу вакыйганы онытып, яңадан гамьсез ял итүчегә әйләней киттем. Көннәр уздылар, китәсе көн дә килеп җитте. Ак халатлы ханымнардан распискалар җыеп, барлык нәрсәләрне төгәл тапшырып бетергәч, бу бәндә дә^ ял итте, дигән справканы кесәгә салдым. Чемоданны алырга дип бүлмәгә кергәч, мин, кроватьта берәр нәрсә калмыймы, дип актарына башладым. Кровать башында бер носки эленеп кала язган иде. Тагын берәр нәрсә юкмы, дип матрасның бер катып ачып җибәрсәм, такталанып беткән бер мендәр килен чыкты. ?4ин аптырап, исемне җыеп торганда, мине күзәтеп торган няня эшне сизеп алган иде инде: — Бу шул Хәлиуллин югалткан мендәр инде! — диде ул, артык исе китми че генә. 25.11.46.