КЫШКЫ ТӨНДӘ
Сугышта сул аягы яраланып, Галим үзенең колхозына кайтты. Уртача буйлы, киң күкрәгенә ике орден һәм өч сугышчан медаль таккан 23 яшьлек бу егетне «Кызыл йолдыз» колхозы членнары бик зурлап каршы алдылар. Аның кайтуы хөрмәтенә багышлап, клубта зур кичә үткәрелде. Уен-көлке һәм биюләр озак дәвам итте. Галим үзенең дә, сугышка кадәрле, клуб идәннәрен дер селкетеп биеп йөрүен исенә төшереп, узганнарын сагынып куйды. Ләкин кичәнең • шау-шуы аны үз тәэсиренә тиз суырып алды, истәлекләрдә казынып торырга ирек бирмәде... Ул колхозчылар белән бергәләп җырлады, алар белән бергәләп көлде. Кыскасы, аның кәефе күтәренке иде. Шушы кичәдән соң атна да үтмәде, колхозда язгы кыр эшләре башланып китте. Эшкә яраклы барлык колхозчылар да кырга эшкә киттеләр. Ир-аттан Галим бер үзе генә диярлек калды. Кече яшьтән үк үксез калып, эштә кайнап үскән Галимне көннәр буе ялгыз һәм өстәвенә тагын эшсез тору бик тиз туйдырды. Ул, көннәрен ничек үткәрергә белми, аптырый башлады. Галим ахыры түзмәде, кыр эшләре башлануның дүртенче көнендә, кичен, правлениегә эш сорап барды. Ул колхоз председателенең наряд биргән вакытына туры килде. — Ял итеп буламы, Галим туган? — дип председатель, наряд биргән җиреннән бүленеп, аны ачык йөз белән каршылады. Галим, председательнең эшен бүлмәс өчен, сүзен кыска тотып: — Ялны җитәрлек иттем инде, Закир абзый. Үз көчемә карап берәр эш бир син миңа, — диде. Закир карт башта, аның сүзенә бөтенләй әһәмият бирмәгән шикелле, чал кергән сакалын сыпыра башлады. Аннан идарә йортындагы халык өстеннән бер кат күз йөртеп чыкты. Галим тизрәк аның җавабын көтә иде. Ә Закир карт, үч иткән кебек, тын гына утыруында дәвам итте. Галим, картның кәефсез вакытына туры килдем ахыры, дип уйлый башлаган гына иде, карт, егетләрчә җәһәтлек белән, урыныннан торды да, Галим кырына килеп: — Рәхмәт, туган, бер генә түгел, мең рәхмәт, — дип аның аркасыннан кагып куйды. Тагын нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачкан иде дә, артык дулкынланудан булса кирәк, сүзен дәвам итә алмады. Галим үзенә төбәлгән күзләрдән ничектер уңайсызланды, аның маң- лаена тир бөртекләре бәреп чыктылар. — Бөтен кырымны бер үзең сукалагандай булдың. Карт кешене шатландыруыңа рәхмәт, — дип, За. кир карт, өзелә-бүленә, тагын озак кына итеп рәхмәтләр әйткәннән сон, шактый ук катгый тавыш белән өзеп, — Галим улым, сиңа ял итәргә, сәламәтләнергә кирәк. Эш кайчан да табылыр, тик саулык кына булсын, — дни сүзен бетерде.
Кышкы төндә 47
Башкалар да аның фикерен бердәм рәвештә якладылар. Галим каршы килергә теләгән иде дә, аңа сөйләргә дә бирмәделәр. Галим үзенең теләгенә ирешмәсә дә, авылдашларының үзенә күрсәткән ихтирамнарыннан күңеле булып, яхшы кәеф белән өенә кайтып китте. Икенче көнне Галим йокысыннан торырга да өлгермәде, колхозыбыздан герой якташыбызга бүләк, дип бер капчык бодай оны, потка якын ярма, май, бал һәм башка нәрсәләр китерделәр. Галим: — Юк, Хабул абзый, мин бу кадәр нәрсәләрне кабул итә алмыйм,—дип бүләкне кире кагарга теләсә дә, КОЛХОЗЧЫ: — Безнең, колхозчыларның бүләген кире кагып, сөекле авылдашларыңның кәефен җибәрергә телисеңме.—дип аның сүзен кырт кисте. Халыкның үзе турында, фронттан яраланып кайткан гади бер сугышчы турында шушылай аталарча кайгыртучанлык күрсәтүе аның эшкә сусавын бары тик көчәйтте генә. Аның бу халыкка нинди эштә булса да ярдәм итәсе килде. Правле- ниедә сөйләшүдән соң берничә көн үткәч, кырга сукачылар янына барырга чыккан Закир картны очратып, яңадан эш сорады. — Мин, эшсез ятып, сәламәт баштан авыруга сабышам инде, — диде ул. — Син, Галим туган, борчылма. Мин инде сиңа эш табып та куйдым. Вакыты җиткәч үзем әйтермен. Ә мине аяк атлаган саен эш сорап аптыратма. Син безгә һава, су кебек кирәкле егет. Шуңа күрә синең тулысымча терелүеңне телибез, — диде дә, үз юлы белән китеп тә барды. Минуты сәгатьтәй тоелып. Галимнең ялы акрын гына үтә барды. Менә шул вакытларда Галимнең хәлен белергә дип аларга күршесе Харис кергәләп йөри башлады. Галим, Харисның, колхозда авыр эшләрдән мөмкин ч а к л ы к а ч ы п, җиңел эшләрдә генә йөрүен, кеше- ләрдән ишетеп белә иде. Ул аны күңеленнән дус та күрми, тик эч пошканнан вакыт уздыру өчен генә аның белән сөйләшеп утыра бирә иде. Менә бүген дә, Галим, тезелеп- тезелеп
эшкә баручы колхозчыларга карап, сокланып утырганда: — Нп хәлләр, Галим? Ял итеп буламы? — дип, шаулап Харис килеп керде. — Хәл яхшы да, эшсез яту туйдырды менә, — дип җавап бирде Галим. — Юкны сөйләмә. Мөмкинлек барда ялдан туйма. Бер эшкә бәйләнсәң, бушап булмый аннары. Менә мин ел бу£ типтерсәм дә туймас идем әле, — дип, уенын-чынын бергә кушып, аңа каршы төште тегесе. — Эш өстендә типтерү түгел, кеше күзенә күренергә дә уңайсыз. — Бөтен кызлар синең бер җылы сүзеңне ишетергә зар-интизар булып йөриләр. Ә син юкны сөйләп утырасың. Герой булып кайт та имеш, кешедән уңайсыз дип сөйләнеп утыр. — Мин нинди герой булыйм, ди. .Башкалар кебек үк, үз бурычын үтәп кайткан гади бер солдат... — Минем алда маташтырып утыруның кирәге юк. Күкрәгең тулы орден. Мин синең урында булсам, шул кызларның берсенә, әйтик Нәфисәгә, тотар идем дә мәхәббәт игълан итәр идем. Нәфисә кыз түгел, алтын ул. Аның кебек кызларны авылда гына түгел, бөтен районда таба алмассың, — дип, Харис Нәфисәне мактый башлады. Соңгы көннәрдә Галим үзе дә бу турыда еш кына уйлана иде. Кичә уку өендә, Нәфисә белән иптәшләрчә сөйләшеп утырганнан соң, аның бу уйлары тагын да куерып киттеләр. Зифа буйлы, тирән диңгезне хәтерләтә торган зәңгәр күзле бу шаян кызның исемен барлык урында да мактап телгә алуларын Галим еш кына ншеткәли башлады һәм аның озын чәч толымнары белән уйный-уйный сөйләшүен дә ошатты.
Мул Шәриф
Кичә ул Нәфисәнең язгы җилдә йөреп каралган бит урталарының көлгәндә батып керүен аеруча кызыксыну белән күзәтеп утырды. Нәфисә исеме чыгу белән, Галимнең тәненә кайнарлык йөгерде, аның йөрәге рәхәтләнеп китте. Ул, Харисның Нәфисәне мактавыннан уңайсызланып. сүзне башка темага борып җибәрергә теләсә дә, көче җитмәде. Нәфисә исеме яңгырап ишетелгән саен, аңа күңелле булып китә һәм ул эченнән бу исемнең та- п ш да кабатлануын көтә иде. 1 ик Нәфисәнең тәрәзә аша: — Бу нишләвең инде, Харис абый. Бөтен кеше эшкә китеп бетте бит! — дип ярым шелтәле, ярым ачулы тавыш белән кычкыруы гына Харисның сүзен бүлдерде. Харис, Нәфисәгә бер җавап та кайтармастан, Галим белән саубуллашып чыгып китте. Харис чыгып киткәч тә, Галим Нәфисә турындагы уйларын дәвам иттерде. Шундый матур, эшчән,, тал чыбыктай зифа гәүдәле кызның үзе кебек аксак бер егетнең мәхәббәтен кабул итүен ул ничек тә башына сыйдыра алмый иде. Харис һаман шулай, Галим янына керү белән Нәфисә турында сөйләшә башлый һәм Галимнең йөрәгендәге ялкынны һаман көчәйтә бара иде. Аларның әшнәләшеп китүләренә дә Галимнең яшь йөрәген ялкынландырган Нәфисә сәбәпче булды. Галим Нәфисәне ярату серен Хариска ачты һәм бу серне Харистан башка кешенең белүен теләми иде. Шулай итеп, Галим Харис белән сердәш булып китте. Вакыт акрын гына үз көе белән уза торды. Галим култык таякларын ташлады, тик Нәфисәгә мөнәсәбәттә булган кыюсызлыгын ташлый алмады. Ул һаман яратуын сер итеп саклап йөртә иде. Урак өсте килеп җитте. Закир карт, Галимне нравлениегә чакырып алып, аның кулына дәүләткә ашлык тапшыру буенча график тоттырды да; — Галим туган, сип транспорт бригадасының^ командиры булырсың. Бу эшнең җаваилылыгын сина аңлатып торасы юк. Фронтта булган кеше. Ватаныбызның тагын да чәчәк атуы өчен икмәк ничек кирәк булуын син миннән яхшырак аңлыйсың. Менә график. Ул,
сугышчан задание кебек үк, төгәл үтәлергә тиеш, — диде. Галим зур дәрт белән эшкә башлады. Сугу эше тоткарлана башласа, ул үзенең егетләре белән ындырга чапты, көлтә ташуга һәм башка эшләрдә ындырчыларга булышты. Кипкән ашлык азайса, сушплкада эшләүчеләргә ярдәмләште. Чистартылган ашлык җитешми башласа, үзенең бригада членнары белән бергә ашлык чистартышты. — Сукыр күп күрер, аксак күп йөрер, диләр. Дөрес сүз икән. Җитмәгән җирең юк синең, Галим,— дип шаяртып әйткәләп куя башла- . дылар аның үзенә үк. һава шартларына, гомумән, һич нәрсәгә карамастан, ашлык төягән кызыл олаулар заготзерно складларына өзлексез агылып тордылар. Колхоз дәүләткә ашлык тапшыру планын срогыннан алда, сентябрь башында ук үтәде. Колхозның амбар мөдире булып эшләгән Рабига Казанга бакчачылар хәзерләү өчен ачылган бер еллык курсларга укырга китте. Аның урынына амбар мөдире итеп Галимне билгеләделәр. Вак яңгырларын сибә-сибә көз дә үтеп китте. Җир өсте ап-ак кардан юрган ябынды. Галим инде аксамый да йөри ала башлады. Ләкин ул барыбер Нәфисәгә үзенең мәхәббәтен белдерергә батырчылык итмәде. Соңгы көннәрдә ул Нәфисә белән шактый иркенләп сөйләшә башласа да, мәсьәлә уеннан чынга күчә калса, яңадан югалып кала иде. Колхозның алты бригадасы арасында иң алдынгысы белән җитәкчелек итә торган Нәфисәнең үз тәкъдимен кабул итүенә шикләнеп карый иде ул. Нәфисә Галимнең үзенә тыныч карамавын, сөйләшкәндә дә дулкынлануын тойса да, нигәдер, сизмәгәнгә салыша иде.
Кышкы төндә 49
Галим, шулай кыюсызланып йөри торгач, буранлы төннәрнең берсендә кинәт кенә батыраеп китте һәм Нофисәгә мәхәббәт белдерүен' сизми дә калды. Ул көнне Галим йокларга гадәттәгедән иртәрәк ятса да, тиз генә йокыга китә алмады. Җилнең шомлы сызгыруы, тәрәзә капкачларын Iшакулары һәм буранның ямьсез тавыш беләи үкерүе аның күңелендә төрле шикләр, әллә нинди билгесез шомланулар уята иде. «Чәчүлек орлыклар саклана торган амбарларның сакчылары үз урыннарында торалармы икән? Мо- гаен, каравыл йортында мич кырыенда кызынып утырудан бушамыйлардыр...» Менә бу сораулар Галимне яткан саен көчлерәк бормый бардылар. Йоклый алмый яткан төннәрендә ул Нәфисә белән булачак мәхәббәтен күз алдына китереп тынычлана һәм елмаеп йоклап китә иде. Бүген моның да файдасы булмады. Ахыры ул яткан җиреннән торып, амбарларны тикшерергә китте. Кар-буранлы җилдән битен якасы беләи каплап, телефон баганалары буйлап, бата-чума көч-хәл белән атлап барды ул. Җилләр аның итәкләреннән артка өстерәделәр. Авылдан чыгуга кар бураны тагын да көчәйде. Ул амбарларның як-якла- рында янучы фонарьларның сыек яктылыгына карап зур тырышлык белән юлын дәвам итте. Галим амбарларны әйләнеп чыкты. Ләкин сакчыларны очратмады һәм шулай ук шикләнерлек нәрсә дә күрмәде. Ныклап ышану өчен яңадан бер әйләнеп чыкты. Бу юлы амбарларның аргы башына җитәрәк кеше төчкерүенә ошаган аваз ишетеп, туктап тыңлана башлады. Ләкин аваз артык кабатланмады. Якын тирәләрне караштыргаласа да, күз ачкысыз бураннан башка бер нәрсә Дә күрмәде. Ул, ялгыш ишеткәнмендер, мондый бурамда кем йөрсен соң, дни китәргә генә кузгалган иде, төчкерү тавышы ап-ачык булып яңадан кабатланды. Галим үзенең шикләнүләре дөрескә чыгуына тәмам ышанды. Ләкин шикле кеше котырынган буран кочагына яшеренгәнлектән, күреп тә булмый һәм эзен табарга да мөмкин түгел иде. Галим нинди карарга килергә белми аптырап кына торганда, якында гына
сакчыларның сөйләшүләрен ишетеп, алар янына китте. Шәйдулла карт аны: — Мондый буранда нишләп йөрисең, улым? Бүген кешеләр түгел, бүреләр дә ояларында гына яталар, — дип сөйләнәсөйләнә каршылады. Галим аның сүзенә әһәмият бир- МӘСТӘН: — Яңа гына кайсыгыз төчкер- ’де? — дип сорады. Галимнең бу соравыннан аптырый төшкән сакчылар, үзләренең әле тик каравыл өеннән генә чыгып килүләрен һәм төчкермәгәнлекләрен белдерделәр. — Нигә икегез дә берьюлы җылынырга кердегез? Амбар янында кемдер йөри, ә сезнең гамегездә дә юк, — диде Галим аларга, ачулана төшеп. — Мондый буранда кем йөрер икән, ялгыш күргәнсеңдер, улым. — Мин бер кемне дә күрмәдем, ә кемнеңдер төчкерүен ишеттем. Ярый, сатулашырга вакыт юк, икегез дә постларыгызга басыгыз. Аз гына шикләнерлек нәрсә булса, миңа хәбәр итегез, — дип аларны амбарның ик*е башына җибәрде, ә үзе амбар буйлап йөренә башлады. Хәер, аңа озак йөрергә, туры да килмәде. Шәйдулла картның чакыру авазын ишетеп, ул эленеп тора торган фонарьларның берсен тотып, аның янына йөгерде. Ул килеп җиткәндә, Шәйдулла карт кем бсләндер тарткалаша- тарткалаша кар өстендә ауный иде. — Менә, амбар астыннан чыгып килгәндә эләктердем, ычкынырга тели, Харис бугай, — диде карт. — Харис? Кая, торгыз үзен, — диде Галим. Харис, каршылык күрсәтүнең фай
з.
50 Мул Шәрф
дасыз икәнен аңлап, ашыкмый гына аягына басты. — Ә, ике ел буе амбар астын кимергән кумак шушы икән инде алайса. — диде алар янына килеп җиткән Шәйхи. — Ялгышасыз, мин сезнең уяулыкны гына сынамакчы идем, — диде Харис, үзен тыныч тотарга теләп. — Сиңа кем кушты? — Үз намусым белән. Ул арада Шәйхи амбар астыннан ярты капчыктан артык бодай өстерәп чыгарды. — Менә, күрдегезме? Үзебезнең киләчәк бәхетебезне дә тиешенчә саклый белмибез, — дип Галим сакчыларны тагын бер шелтәләп алды. — Бураны бик яман шул. Тиз генә җылынып чыкмакчы булган идек. — Сезгә посттан икегезгә дә берьюлы китмәскә кирәк иде. Ярый, анысын правлениедә тикшерербез. Хәзергә эшегезне дәвам итегез. — Сабак булды инде бу, Галим туган. — дип, Шәйхи амбарларның икенче ягына таба китте. — Әйдә, күтәр капчыгыңны, атла!— диде Галим Хариска. Харис, ашыкмыйча гына, капчыгын җилкәсенә салды һәм, сүзсез генә, алпантилпән атлап китте. Амбарларны узганчы алар тын бардылар. — Галим, син мине кая алып барасын? — дип сорады Харис авыл башына кергәндә. — Кая алып барыйм, правле- ниегә. — Дуслык хакына, бергә уйнап үскән балалык хакына! Харап итмә малай! Артык кабатламас идем. — Әгәр дә халык байлыгына кул сузса, сине түгел, үз анамны да яшереп кала алмас идем, — диде Галим, өзеп кенә. — Галим, яшь башымны ашама, азрак кызган! Карт анам ялгыз кала. Балаларча ялынуына карамастан, Галим Харисны правлениегә алып керде. Правлениедә, мич башында кызынып утыручы дежурный малайдан башка, бер кем дә күренмәде. Председатель кабинетында да тавыш-тын ишетелми иде. Галим дежурныйдан председательнең кайдалыгын сорады. — Әле яңа гына өенә кайтып китте, — дип җавап бирде дежурный. — Бар, тиз генә чакырып килүзен. — Нигә ул кадәр ашыгасың, ут чыкмагандыр ич. Мондый буранда килерме икән соң ул? — Килер, бик ашыгыч эш чыкты, Галим абый чакыра, диген. Дежурный, теләр-теләмәс кенә, чыгып китте. Ул чыгып киткәч Харис: — Шулай ук харап итәсеңме? Дус итеп, үзем күз атып йөргән Нәфисәм белән таныштырырга теләвем өчен шуның белән түлисеңме? — дип яңадай ялына башлады. Харисның балаларча ялынуы Галимне тәмам туйдырган иде инде. Моңа кадәр тынычлык саклап килгән Галимнең ачуы тышка бәреп ЧЫКТЫ: — Син нәрсә, Нәфисә турында такылдап, минем намусымны сатып алмакчы буласың... Мин Нәфисә белән синнән башка да таныша алырмын. Телим икән, иртәгә үк сүз кушармын, — диде ул, ачулы тавыш белән. Шул вакыт председатель кабинетының ишеге ачылды. Ишектә Нәфисәнең алсу йөзе күренде. Аның күзләре бәхетле елмаю белән елмаялар иде. — Галим абый, нигә бүген үк түгел? — диде ул көмеш тавыш белән көлеп. — Кире какмасац, бүген дә була, — диде, уңайсызланудан нәрсә дияргә дә аптырап калган Галим. Бераз тын торганнан соң: — Сия анда тавышсызтынсыз гына нишләп утыра идең соң? — дип сорады. — Нигәдер йокым килми. Аннан соң бераз буран басылмасмы дип. көтеп, газеталар укып утыра идем. Көтүем бушка китмәде. Урамдагы буран басылмаса да, йөрәктәгесе басылды, — диде Нәфисә, шаян елмаеп.