Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯНЕҢ ШӘҺӘР ҖЫЕЛЫШЫ
 Меңгә якын фән һәм техника, культура һәм сәнгать работниклары, иптәш Сталинның Москва шәһәренең Сталинский сайлау округы сайлаучылары алдында сөйләгән тарихи рече уңае белән алда торган бурычларны тикшерү өчен, шәһәр интеллигенциясенең тулай җыелышына җыелдылар. Җыелыш президиумында—ВКП(б) Өлкә Комитеты секретарьлары Лобков, Бесов, Гафаров иптәшләр, ВКП(б) Шәһәр Комитеты секретарьлары Барышников һәм Гржегоржев- ский иптәшләр, СССР фәннәр академиясенең члеңкорреспоидснты профессор Арбузов, Казан дәүләт 1 нчверсптеты профессоры Дюков, Мехкомбинатның баш инженеры Гаркави, Авыл хуҗалыгы институты директоры Коньков, Горбунов исемендәге заводның баш инженеры Корнеев, язучы Кави ' Нәҗми, ТАССР ның халык артисткасы Рахманкулова һәм башка иптәшләр. Почетлы президиумга Советлар Союзы Генералиссимусы иптәш Сталин җитәкчелегендәге ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросын сайлау турындагы тәкъдим зур күтәренкелек белән кабул ителә. Москва шәһәренең Сталинский сайлау округы сайлаучыларының сайлау алды җыелышында иптәш Сталинның рече һәм интеллигенциянең бурычлары дигән темадагы доклад белән ВКП(б) Өлкә Комитетының пропаганда буенча секретаре иптәш Гафаров чыгыш ясады. Доклад буенча актив рәвештә фикер алышулар булды. Ике тапкыр орден белән бүләкләнгән Горбунов исемеңдәге заводның инженелары һом техниклары коллективы исемен- х с. Ә.- л: нән лаборатория начальнигы иптәш Осипов чыгыш ясады. — Илнең халык хуҗалыгы алдына иптәш Сталин тарафыннан куелган бурыч — чит илләрдә фән һәм техника өлкәсендә булган казанышларны куып җитү һәм узып китү бурычы бездән, промышленность белгечләреннән, техник белемнәрнең тагын да югарырак дәрәҗәсен таләп итәләр. Күп кенә производство мәсьәләләрен эштәге иске методлар белән үтәп булмый. Хәзерге технологияне яхшырту һәм хәтта аны тамырыннан үзгәртү' өчен аны җентекләп яңа баштан карап чыгарга туры килә. Иптәш Осипов Казанда фән һәм техника йорты ачу мәсьәләсен куя. Бу йорт шәһәрдәге барлык фәнни көчләрне берләштерергә тиеш. 15 нчс номерлы мәктәпнең уку- укыту бүлеге мөдире иптәш Калинников яшь буынны тәрбияләүче булган укытучының югары дәрәҗәсе турында сөйли. Ул мәктәптән тыш эш алып бару, мәктәпнең семья белән элемтәсе турындагы мәсьәләләргә аеруча тукталып үтә. СССР фәннәр академиясенең членкорреспонденты профессор Ар бузов үзенең чыгышында болан диде: — Безнең алга иптәш Сталин тарафыннан куелган бурычның җиңел түгеллеген без, галимнәр, аңлыйбы ч Ул бездән бөтен иҗат көчебезне туйлауны, тирән белемле булуыбызны таләп итә. Фәнни-тикшеренү учреждениеләренең, лабораторияләрнең әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүләре халык хуҗалыгын үстерү планнары белән бик нык бәйләнеп <1лын барылырга тиеш. 
       _ Хроника 
 
 Язучы Кави Нәҗми эчтәлекле речь белән чыгыш ясады. Ул болан диде: — Ватаныбызны экономика һәм культура ягыннан чәчәк аттыруның. 9 нчы февральдә иптәш Сталин тарафыннан бәян ителгән гаять зур программасын Татарстанның совет язучылары зур рухлану белән каршыладылар. Сөекле юлбашчыбызның чакыруы белән рухланып, без яңа бурычларны үтәүгә бөтен көчебезне, бөтен талантыбызны бирербез. Фикер алышуларда шулай ук авыл хуҗалыгы институты директоры Коньков. Жиркомбинатның баш инженеры Щербаков, Зур драма театрының художество җитәкчесе Медведев, профессор Русецкий, 
БАШКЫРТСТАН ДА ГАБДУЛЛА Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу юбилеен уздыру буенча Баш- кыртстаида зур хәзерлек эшләре алып барыла. Башкыртстан Совет Язучылары Союзы юбилейгә хәзерлек буенча комиссия төзеде. Комиссия составына С. Кудаш, Г. Шамуков, Г. Әмири, Р. Нигъмәти һәм Г. Зөл- карнәев иптәшләр керделәр. Башгосиздат юбилей көннәренә шагыйрьнең сайланма шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарырга әзерләнә. Җыентыкка кергән шигырьләр орденлы шагыйрь Сәйфи Кудаш тарафыннан башкырт теленә тәрҗемә ителделәр һәм китапның кереш сүзен дә ул яза. Шагыйрьнең балалар өчен язган «Мияу бикә» исемле шигыре аерым китап булып басылып чыкты. 
наштылар. Җыелышта катнашучылар Вата, ныбызда фәнне, культураны, сәнгатьне үстерү өчен армый-талмый эшләргә һәм бөек Сталин тарафыннан куелган мактаулы бурычны үтәргә чакырып, барлык фән һәм техника, культура һәм сәнгать работникларына, барлык интеллигенциягә мөрәҗәгать кабул иттеләр. Җыелышта катнашучылар, зур күтәренкелек белән Советлар Союзы Генералиссимусы иптәш Сталинга хат кабул иттеләр. 
ТУКАЙ ЮБИЛЕЕНӘ ХӘЗЕРЛЕК Республика гыйльми көтепханәсе юбилей көннәрендә шагыйрьнең иҗаты на багы шл а н га н күргәзмә оештыра. Башкырт академия драма театры юбилей көннәрендә Әхмәт Фәйзинең «Тукай» исемле пьесасын сәхнәгә куячак. Башкыртстан тел һәм әдәбият институтының гыйльми сотрудниклары Габдулла Тукай иҗаты турында мәкаләләр язу бетендә эшлиләр. Алар арасында «Тукай һәм башкырт әдәбияты» (А. Кудаш), «Тукай һәм рус әдәбияты» (Заһид Шәркый), «Башкыртның әдәби телен үстерүдә Г. Тукайның роле» (Т. Баеш), «Башкырт халкы иҗатына Тукайның карашы» (Ә. Кирәй) дигән темалар бар.
 
«ӘДӘБИ ҖОМГАЛАР» Март аенда үткәрелгән «әдәби җомгалар» үзләренең тематик төрлелекләре һәм бай эчтәлекләре белән бик әһәмиятле булдылар. Габдулла Тукай юбилее якынла- Hjv уңае белән, филология фәннәре кандидаты допоит И. Нехтелевның «Текай-пын эстетик идеяләре» турында ясаган тирән эчтәлекле докладын аеруча уңышлы дип күрсәтеп үтәргә кирәк. Тукай иҗатын тикшерүдә бу әле мои арча кагылынма- ган тема диярлек. И. Нехтелевның бик күп материалга, фактларга, төрле чагыштырмаларга бай булган доклады тыңлаучыларда зур кызыксыну тудырды. Доклад буенча фикер алышуларда чыгып сөйләгәч К. Нәҗми, Л. Җәләй, Н. Исәнбәт. М. Әмир. Г. Кашшаф, Р. Хәкпмова һ. б. иптәшләр Нехтелевның бу гыйльми хезмәтенә югары бәя бирделәр. Гукай юбилее сессиясендә
Татарстан Совнаркомы председа теле урынбасары 1 Гаврилушкин, ВКП(б) шәһәр комитеты секретаре Гржегоржевский иптәшләр дә кат 

Хроника 131 
 
 
иптәш Пехтелев шул ук темага махсус доклад ясаячак һәм аның бу хезмәте татар һәм рус телләреңдә аерым басылып чыгачак. «Әдәби телнең килеп чыгуы һәм аның үзенчәлеге» темасына филология фәннәре кандидаты доцент Әнвәр Ахунҗаиов ясаган доклад та, шулай ук, аудиториянең зур j игътибарын казанды. Художество I әсәренең төп чарасы булган тел мәсьәләсенә бик нык әһәмият бирергә кирәклек, әдәби телне дөрес һәм тулы, оста куллану, лексиканы баету өлкәсендә язучыларның әле тагын да куп эшләргә, классиклардан өзлексез өйрәнергә тиешлекләре, аерым язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен тел ягыннан махсус тикшерүләр оештыру кирәклеге үзеннән-үзе аңлашыла торган актуаль мәсьәлә булып тора. Фикер алышуларда чыгыш ясаган иптәшләр (Л. Җәләй, С. Фәйзуллин, X. Садри һ. б.) әнә шул чараларның үткәрелергә кирәклегенә аеруча басым ясадылар һәм әдәби тел мәсь- ләсе буенча иптәш Ахунҗановның һәм башка тел белгечләренең тагын да берничә лекцияләрен оештыру кирәклеге турында үз теләкләрен белдерделәр. «Әдәби җомга»ларның берсе фронтовик-шагыйрь Гиз Эль-Габид иҗатына багышланды. Автор үзенең фронтта чакта язган күп кенә шигырьләрен укыды. Бу яшь һәм өметле шагыйрьнең иҗатында сизелерлек уңыш күренә. Җанлы кешеләрнең чын хисләрен бирүдә, алар- ның әйләнә-тирәгә, табигатькә, үзләре катнашкан вакыйгаларга мөнәсәбәтләрен күрсәтүдә автор ва- кыт-вакыт яхшы яңалык һәм кайбер оригинальлек алып килә. Ләкин, үсү юлына яңа аяк баскан бу шагыйрьнең иҗатында һичшиксез бетерелергә тиешле кимчелекләр дә бар. Натурализмга бирелеп киткәләү, тасвир ителә торган вакыйгаларга, геройларның хәрәкәтләренә кайвакыт үзенең ачык актив мөнәсәбәте булмау кебек җитди кимчелекләр турында автор уйланырга тиеш. Шагыйрьнең иҗаты турында чыгып сөйләгән Л. Җәләй, Т. Гыйззәт, Г. Әлсәләмов, Ф. Хөсни, Ш. Маннур, Ә. Юнус иптәшләр, аның ижат уңышларын күрсәтү белән бергә, үсү юлында алда зур гына комачаулык ясавы мөмкин булган әнә шул югарыда әйтелгән моментларга да, бик дөрес рәвештә, авторның 
игътибарын юнәлттеләр. 8 нче марттагы «әдәби җомга» халыкара хатын-кызлар көненә багышлап үткәрелде. Совет хатын- кызларының фронтта һәм тылда күрсәткән искиткеч батырлыклары турында, тыныч шартларда илебез алдында торган яңа зур бурычларны үтәүдә хатын-кызларның рольләре турында Р. Гыйззәтуллина иптәш доклад ясады. Март аенда үткәрелгән «әдәби җомга»ларның берсендә иптәш Бродскнйның «Халыкара хәлләр турында» доклады шулай ук зур кызыксыну белән тыңланды. Кичәнең икенче бүлегендә фронтовик-шагыйрь С. Баттал үзенең яңа шигырьләрен укыды. Ләкин, үзенчәлекле, оригиналь талант иясе булган С. Батталның концерт формасында гына чыгыш ясавы түгел, ә аның иҗаты үзенә аерым куелган булса уңышлырак булган булыр иде. Чөнки аның поэтик иҗат алымнары һәм юнәлеше турында киң җәелеп сөйлисе, фикер алышасы әйберләр аз түгел бит! Үткәрелгән «әдәби җомгалар»ның концерт бүлекләрендә артистлардан, музыкантлардан, шагыйрьләрдән Ш. Кутдусова, 3. Хәбибуллин, Ф. Юсупов, 3. Басыйрова, Г. Җәм- лпханов, С. Әхмәдүллина, В. Шакиров. Ш. Маннур, Ф. Хөсни, Ә. Юнус, С. Урайский иптәшләр катнаштылар.