Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДМИТРИИ ФУРМАНОВ

(Үлүенә 20 ел тулуга карата) 
Язучы-сугышчы, данлыклы Чапаев дивизиясе комиссары Дмитрий Фурмановның исеме миллионнарча совет укучыларына яхшы билгеле. Аның «Чапаев» һәм «Мятеж» исемендәге китаплары бик хаклы рәвештә совет әдәбиятының зур әсәрләре белән беррәттән мактаулы урын алып торалар. Фурманов иҗатының бай художество көченең чыганаклары шунда ки, алар гражданнар сугышының ти рә н те н< д ул к ы н л а н д ы р у ч ы вакыйгалары буенча язылганнар. Язучы-болылевик Фурманов интервентларга һәм акгвардиячеләргә каршы көрәшнең авыр елларында халыклар массасы кичергәннәрнең һәм уйлаганнарның бик күбесен ти- рәнтен уйлан, аларны җанлы һәм конкрет образларда гомумиләштерде. Октябрь казанышларын саклауга күтәрелгән халыклар массасының уянулары «Чапаев» һәм «Мятеж» исемле китапларда гүзәл рәвештә чагылдырыла. Аларда гражданнар сугышының дәһшәтле көннәрендә большевиклар партиясенең җитәкче роле, аның совет халкының иҗат көчләренә тирән ышанычы бик ачык итеп күрсәтелә. 
  
Фурманов үзенең мәкаләләреннән берсендә болай дип язды: «Художество хакыйкате кирәк булганнарның барысын да яшермичә сөйләп бирүдән, ләкин дөрес итеп сөйләп бирүдән гыйбарәт». Шушы принциптан ул беркайчан да чигенмәде. Легендар Чапаев турындагы китап данлы дивизия! Һәм анын командиры турында төгәл һәм дөрес итеи сөйләп бирә. «Чапаев, — дни язды автор, — япги һәм халык тс
(Дмитрий Фурманов 
 
 
 115 
 
 лендә озак һәм озак яшәр, чөнки ул — шушы халыкның үз улы һәм шуның өстенә ул, үз көрәштәшләренең башка шәхесләрендә, башка I характерларда булганнарны нскит- I кеч оста рәвештә үзендә берләштерә». Чапаев ул халыкның художестволы образы. Автор анарда боль- | шевиклар партиясе тарафыннан аң- / лы политик көрәшкә күтәрелгән крестьян халыклары массасын күрсәт- де. Китапның герое — җанлы кеше образы. Анда полководецка хас булган көчле • ихтыяр бар, ләкин аның җитешсезлекләре һәм йом7 шоклыклары да юк түгел. Китапның икенче герое — комиссар Клычков — партиянең һәм эш- | 1,еләр сыйныфының идея көчен гәүдәләндерә. Ул китапта, большевистик ихтыярның, тактның һәм тайпылышсыз ныклыкның бердәмлеген г үзендә чагылдыра. Чапаевчыларны тәрбияләү белән бергб комиссар үзе дә халыктан өйрәнә, аның батырлыгын, азатлык һәм бәхет өчен көрәшкә көчле омтылышын үзләштерә. Фурманов әсәрдә үзен Клычков исеме белән) бирә. Чапаевның үсүен, аның характеры формалашуын, сэ- ьет Ватаны өчен бөек һәм гадел көрәш процессында халык герое- гың иң яхшы сыйфатлары анарда ничек ачылуын Клычков сокланып һәм шатланып күзәтә. Хәзер инде Чапаев, кайчандыр, империалистик сугыш вакытында булганча, шаян солдат түгел. Безнең каршыбызда — үз сугышчылары тормышының, үзенең шәхси тормышының кадерен белә торган, кешелек дәрәҗәсе белән сугарылган, акыллы, инициативалы, ихтыярлы һәм кыю командир. — һәм менә, күрәсезме, иптәш Клычков, — ди Чапаев комиссарга,— мин никадәр югары күтәрелсәм, миңа тормыш шул кадәр кадерлерәк... Сездән яшереп тормыйм, турысын әйтәм— үз турымда шундый фикер, туды... Мин инде хәзер окоп өстендә биемәячәкмен: шаярма, энем, юкка үләсем килми». Фурмановның китабында яңа кешенең, халык эше өчен ныклы көрәшченең образы тирәнтен һәм күн яклардан чагылдырылган. Аның гаять зур тәрбияви әһәмияте, мораль! көче әнә шунда. Фурмановның икенче зур әсәре булган, 1925 нче елда басылып чыккан «Мятеж» повестенда иң яхшы большевистик характерлар тагын да күренеклерәк һәм художество ачыклыгы белән чагылдырыл- ганнар. Бу китапта Семирсчьенең экзотик табигате фонында, үзләрендә Ленин — Сталин партиясенең акылын һәм ихтыярын гәүдәләндерүче большевистик типтагы кешеләр алга килеп баса. Кечкенә бер төркем большевикларның гадәттән тыш кыен шартларда, кулаклар фетнәсен тар-мар итүе турындагы бу повесть тирән игътибар белән укыла. Бу китап халыкка карага какшамас ышаныч белән, партия фикеренең һәм большевистик үрнәкнең куәтле көченә ныклы ышану- белән сугарылган. Дмитрий Фурманов 1891 нче елда, Иваново өлкәсе, Середа авылында, хәзерге Фурманов шәһәрендә, крестьян семьясында туган. Башлангыч һәм урта белемне ул Иваново-Вознесенскийда һәм Кинешма да алган. Студентлык елларын Москвада үткәргән. 1914<нч? елда Фурманов фронтка китә. Империалистик сугыш картиналары анда тирән эчке протест, илне революцион үзгәртеп кору турында яшерен өмет тудыралар. Фурманов фронтта сугыш көндәлеге алып бара һәм шунда бодай дип яза: «Россияне тик бөек переворотлар гына төзи алачак, ә бөек^- переворотлар өчен бөек кешеләр дә кирәк». 1916 нчы елда Фурманов ИвановоВознесенск шәһәренә кайта. Биредә ул эшчеләр курсларын оештыруда катнаша. Эшчеләргә якын тору Һәм гүзәл большевик М. В. Фрунзе белән очрашу аңа үзенең дөньяга революцион карашын тә

 
 
 
А. Лейтес
 
мам формалаштырырга ярдәм итә. 1918 нче елда ул большевиклар партиясенә керә. «Миңа шул кадәр көч, шул кадәр шатлык тулды ки, мин яңадан тугандай булдым, тик- шушы партия — большевиклар партиясе генә безме якты, шатлыклы юлга алып чыга ала» — дип яза ул көннәрдә Фурманов. Фурманов үзенең бөтен энергиясе белән социалистик Ватанга хезмәткә бирелә. Ул коммунистлар партиясенең губерна комитеты секретаре итеп һәм ИвановоВознесенский губерна башкарма комитеты члены итеп сайлана. 1919 нчы елда ул AI. В. Фрунзе отряды белән бергә фронтка бара. Командование аны 25 нче Чапаев дивизиясенең комиссары итеп билгели. 1920 нче елда Фурмановны Реввоенсоветның уполномоченные итеп Семиречьегә җибәрәләр. Биредә ул кулаклар фетнәсен уңышлы рәвештә бетерә. Шул ук елның көзендә инде ул Кубаньда, акгвардиячеләрнең тылларын тармар иткән Ковтюк кызыл десантында була. Шушы походта катнашуы өчен Фурманов Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Гражданнар сугышы тәмам булганнан соң Фурманов аңа хас булган энергия һәм хезмәт сөючәнлек белән әдәби эшкә керешә. Аның «Чапаев» дигән китабы бик тиз арада киң популярлык казана. Бер ел эчендә бу китап алты тапкыр яңадан басыла. Ләкин уңыш язучының башын әйләндерми. Ул, үзенә тагын да зуррак таләпчәнлек к’.уеп, сугышта һәм тормышта тупланган бай тәҗрибәне 
гомумиләштерүгә керешә. Укучы алдында җаваплылык хисе аның бөтен әдәби эше өчен характерлы. Язучы һәрвакыт миллионнарча эшчеләргә һәм крестьяннарга ориентация тота. Аның әсәрләренә хас булган идея тирәнлеге һәм стилистика ачыклыгы менә шуннан килеп чыга. 1926 нчы елда; Фурмановныц әдәби эшчәнлеге иң көчәйгән чакта, гүзәл язучысугышчының тормышын үлем өзә. .Фурманов үлгәннән соң егерме ел үтте, ләкин язучының тавышы хәзер дә кимемәс көч белән яңгырый. Бөек Ватан сугышының бик күп меңнәрчә геройлары аның әсәрләре белән тәрбияләнделәр. Язучы тарафыннан үзенең китапларында ачык чагылдырылган совет патриотизмы рухы һәм гражданнар сугышының героик традицияләре Ватан хакына яңа батырлыкларга чакырдылар. Геройлык, Ватанга мәхәббәт, совет кешесенең мораль бөеклеген җырлаган сугышчы, большевик! язучы Фурмановны без хөрмәтләп искә алабыз.